ОКТЯБРЬНЫҢ 60 ЕЛЛЫГЫНА
Владислав Броневский,
поляк шагыйре
Октябрьга баш иям
Рус революциясенә баш иям мин
Полякча итеп, маңгайны җиргә тидереп — Баш иям эшче-крестьяннарга һәм хәрби көчкә Бөтен дөньяга эшләгән өчен игелек.
Башымда ләкин паннар эшләпәсе түгел. Козырегында челән каурые юк аның, Ул — төрмә бүреге, белегез: иясе Шлиссельбурда Варынский булганын.
Алачыкларда яшәргә теләмибез без, Баш иеп патшалар каршына бармадык. Камчылар чыжлауга чик куйдык! Үзебез калкырга кирәкне аңладык.
Баш иям Рылеев каберенә мин, Баш иям Желябов рухына, Көрәштә кем кыю атлады, кем яудан кайтмады — Түбәнчел итеп мин баш иям шушыңа.
Мавзолее Ленинның фикернең үзе кебек гади, Ленинның фикере — ул гади эшчәнлек.
Ә эше Ленинның бөек һәм гади Революция көче белән үлчәнде.
Баш иям Сталинградтагы каберләргә, һәм Берлин, һәм Мәскәү каберләренә. Без шул кургашлы еллардан күпер салабыз Заманның киләчәк көннәренә.
Салабыз без аны һәм рус җирендә һәм Польша илендә. Кан белән мул итеп сугарган һәр төштә Бердәмлек көчәя көрәштә һәм эштә.
Ә тормыш — чәчәктә: бөреләр ачыла Җиңүче батырлар кабере янында, — Күрәбез күкләрдә аларның мәңгелек гомере таңын да.
Иван Варавва
Кубань шагыйре
Бүләк
Җылы яктан, Кубань буеннан, Яшел болын, саргылт кырлардан Килеп җитә алар Горкига Яу утында көйгән юллардан.
Чәчләрендә дары төтене
Төсләре бар — яудан килгәннәр. Сугышканнар Чонгар янында, «Кылыч бездә — үткен!» дигәннәр.
Күздә сагыш, йөздә борчу бар: «Ник сырхаулый һаман юлбашчы?» Әйтә күңел: «Бүләк китердек... Казак сые шифа булмасмы?!.»
Бүләк исә толпар ат түгел һәм бурка да түгел, кылыч та.— Кояш белән эче туп-тулы, Казак аны тота бер учта.
Ул — дәү карбыз! Җиңү чаңнары һәм ал байрак аның эчендә.
Сөю, нәфрәт, һөҗүм көчләре — Барчасы бар аның көчендә.
Тышы яшькелт, буй-буй тасмалы — Нәкъ җир шарың белән бер инде: Шау чәчәктә барча почмагы! — Ильичка ул шулай күренде.
Кул тидерде. Җиңү канатын Хыялында җилпеп очты ул.
һәм елмайды Ленин кояштай. Шул җир шарын гүя кочты ул.
ЗӘКИ НУРИ тәрмемвларе.