Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ ИҖАТЫНДА ЛЕНИН


с Владимир Ильич кебек бөек фигураны бөтен колачы белән, тулаем алып сурәтләүнең аеруча читен мәсьәлә икәнлеген танырга туры килә. Зур һәм кыен бурыч бу. Ясалып бетмәгән портретны, күрәсең, киләчәк гасырлар төгәлләр».
Г. М. Кржижановский.
уса Җәлилнең легендага әверелгән тормышы — данлы ленинчыл идеология мәктәбендә тәрбияләнгән, зур рухи куәткә, рухи гүзәллеккә ия булган шәхес биографиясе ул. М. Җәлил царизм тарафыннан җәберләнгән, ә хәзер, совет чынбарлыгы шартларында, талантлары чәчәк ату өчен бөтен мөмкинлекләр алган татар халкының улы иде. һәм ул үз шигърияте белән генә түгел, көрәшче-гражданин булуы белән дә үзен үстергән халыкның данын бөтен дөньяга таратты. Хатта аның үлеме дә яңа дөнья кешесенә гимн булып яңгырады.
«Исең китәрлек бит: без — французлар, атып үтерелгән Гарсиа Лорка исемен ишетеп тетрәнгән, атып үтерелгән Жак Декурның соңгы сүзләрен яисә нацистлар тарафыннан асып үтерелгән Юлиус Фучикның төрмәдә язган китабын тын да алмыйча укыган кешеләр, бу совет шагыйренең хәтта исемен дә белми идек. Оят эш бу. Ул кеше Казан һәм Новосибирск, Одесса һәм Самарканд, Владивосток һәм Ленинград, Тбилиси һәм Ригада яшәүче барлык туганнары өчен һәлак булган. Ул үзенең гомерен шулай ук без — французлар яисә чехлар өчен дә корбан иткән...»—дип яза атаклы француз Азучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Луи Арагон.
һәр батырлыкның тамырлары еракларга китә. Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең бөтен гомер юлы: ялкынлы яшьлегендә салган беренче сукмаклары, белемен күтәрү, уку, чыныгу чоры, партиянең ару-талуны белмәс яшь һәм дәртле көрәшчесе булып өлгереп җитүе, киң колачлы иҗаты һәм җегәрле эшчәнлеге, ниһаять, Бөек Ватан сугышы елларындагы тиңсез батырлыгы — боларны бүген җир шарының төрле почмакларында яшәүче бик күп кешеләр белә.
Оренбург шәһәреннән туган авылы Мостафага кайту белән үк яшүсмер Муса партия ячейкасы ярдәмендә авыл балалары арасында оештыру эшен башлап җибәрә, Оренбург ягы авылларында беренче дип әйтерлек пионер оешмасы шулай туа. Балаларга ул Бөек Октябрь революциясе, барлык изелгән халыкларның юлбашчысы
М
Ленин хакында сөйли. Яңа тормыш төзү, илгә күбрәк файда китерү өчен бик күп укырга, белем тупларга кирәклеген яшь Муса яхшы аңлый. Егерменче елларның башларында ул Казанга килә, рабфакка укырга керә. Казанда ул зур шигърият дөньясы белән очраша, татар әдәбиятының Кааи Нәҗми. Фәтхи Бурнаш, Һади Такташ кебек күренекле вәкилләре белән таныша, үзе дә якыннан торып иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Шушы ук чорда яшь шагыйрь беренче тапкыр шигырьдә Ленин образына мөрәҗәгать итә һәм «Ленин туды» дигән шигырен яза. Бу шигырь әйтерсең «Авыру комсомолец» поэмасының туачагына алдан хәбәр биреп куя.
В, И. Ленинның вафатын яшь Муса тирөнтен кичерә, «бик яшь көе аннан ятим калып» яшәү шагыйрьгә бик авыр, чөнки «безнең телләр «Корьән» сүзе түгел, Ленин сүзе белән ачылган». «В. И. Ленин» шигырендә ул яшьләргә мөрәҗәгать итә, алар өчен юлбашчы сүзенең, ул калдырган васыятьнең гаять зур куәткә ия булуын раслый. Көннәрне Ленинсыз үткәрү җиңел булмаса да, яшь эшче һәм көрәшче йомшап, өркеп калмас, ул гаҗизлек хисеннән өстен тора, чөнки ул — ленинчы, яңа социалистик җәмгыять төзүдә юлбашчы планнарын тормышка ашыручы. Бу хис-фикерләр «Ленин туды» исемле шигырьдә тагын да киңрәк гәүдәләнә. Үлем турында түгел, ә юлбашчының тууы, барлык изелгән, кыерсытылган юксыллар өчен бу кеннең нинди әһәмияткә ия булуы хакында яза М. Җәлил. Ленинның тууы — хезмәт кешеләре өчен, чыннан да, зур бәхет, шул ук вакытта ул бер очраклылык кына түгел, ө тарих өчен зарури күренеш.
Бөкре әткәемнең шахтасыннан. Икмәк сүзе белән ялганып, Яңрап чыккан чүкез авазы, Әнкәемнең тире заводыннан, Түккән күз яшенә алланып. Җиргә төшкән әрнеш карашы Тудырдылар аны.
М. Җәлил бу шигырендә Ленйнны «миллионнарча әтисм-әниләремнең углы» дип атый, үзе исә, шул ук образ ассоциациясе буенча, аңа «әтием» дип эндәшә. Коллык һәм эксплуатация дөньясының җимерелүе, Россия халыкларының азатлык яулап алуын, кешелекнең яңа эрасы башлануын яшь шагыйрь үзенең шәхси язмышы аша күз алдына бастыра, өнә шул сурәт чаралары белән тасвирлый.
М. Җәлил Ленин образын һәрчак күңелендә йөртә, шигырьләрендә до аңа кат- кат әйләнеп кайта. В. И. Ленин әле исән чакта ук Муса илнең иҗтимагый тормышында кайный, яңа тормыш өчөн көрәшүчеләрнең алгы сафларында булырга тырыша. Хак эшнең тантанасы өчен актык сулышкача көрәшү—егерменче елларда ук инде шагыйрьнең девизы әнә шундый. Бөек Октябрь һәм Ленин, ленинчыларның тормыштагы тарихи роле М. Җәлил иҗатында граҗданин-шагыйрь күзлегеннән гоү- даләндерелеләр, ул үзен марксизм-ленинизм идеяләренең ялкынлы пропагандисты итеп күрә.
Без туганбыз Октябрьда. Без — Октябрь баласы, Октябрьда туганнарның Ленин була бабасы.
Сугыш алды елларында, башлангыч классларда укыганда, шушы җырны җырлап йөрүебез оле дә хәтердә. Ул җыр минем шикелле меңнәрчә пионерларның күңелендә Ленин һәм Октябрьга мәхәббәт орлыклары чәчеп үстергән.
В И. терелтер бейлмгы. евреемның ~Р~һл-
•W-e. ,,р менччлеклчр »>. М. Желн» «• обратмнын
•па бер, ,Л8 икенче сыйфатына мережетатт ите, анып тирен асылы һем еттмер көчән, юмор һәм ирониясен аерым алып сурәтли.
Муса Җәлил яшьлер тормышын аеруча яхшы беле, еның хезмәт фронтында күрсәткән батырлыкларын, тормькины үзгәртеп кору романтикасын лаеклы сурет-
ИСХАК ЭӘБИРОК ф МУСА ЖӘЛИЛ ИҖАТЫНДА ленин
пәргә омтыла. Ул үзе дә бу көрәштә турыдан-туры катнаша, эзлекле рәвештә беләмен күтәрә һәм барлык сәләтен практик эшкә бирә.
Ленин сукмагыннан киң эз белән
Үтүче ил!
Синең каршыга
Сыналырга килдем.
Мин — яшь егет.
Мин туганмын күчү таңында.
Укыганмын көрәш мәктәбендә.
Тикшергәнмен Ленин сабагын.
Бәһаңны куй — Менә синең алда Сабагымнан сынау ясадым.
Комсомол яшьләр темасы—шагыйрьнең иң яраткан темаларыннан берсе. Яңа җәмгыятьне төзүчеләрнең образларын ул һаман тирәнрәк ачуга ирешә, алар җәмгыять алдында торган бөек бурычлардан аерылгысыз итеп сурәтләнәләр, коммунизм тантанасы өчен үз->үзеңне корбан итәргә әзер булу — алар өчен бик табигый халәт.
1924 елның көзендә М- Җәлил «Авыру комсомолец» («Үткән юллар») исемле поэмасын яза. Әсәрдә Ленин образы күренекле урын тота, ул монда шагыйрь һәм аның яшьтәшләренең үз тормыш тәҗрибәсе күзлегеннән сурәтләнә. Поэмасы белән Җәлил, асылда, Ленин темасын гәүдәләндерүдә әдәбият алдына яңа бурычлар куя. Әсәр үзәгендә революция эше өчен үзен корбан итүче фидакарь көрәшче образы тора. Яшь герой Ленинны үзенең йөрәгендә саклый, ленинчы булу аның өчен чын горурлык һәм чиксез бәхет. Поэма 1925 елда М. Җәлилнең «Барабыз» исемле җыентыгында басылып чыга. Шагыйрь бу әсәрен комсомоллар алдында еш укый һәм зур уңыш казана.
Күңел нидер көтә.
Кинәт
Трибунада ул үзе...
Ленин...
Баскан.
Безгә сәлам укый.
Йөрәкләргә үтә һәр сүзе:
«Комсомолец — бөек исем.
Ләкин
Көч исемдә түгел, эшендә».
М. Җәлил юлбашчының комсомол съезды трибунасыннан речь сөйләвен сурәтли, аның эчке психологик портретын гәүдәләндерүгә, кешелек сыйфатларына үтеп керергә омтылыш ясый. Поэманың яшь герое Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романындагы Павел Корчагинга бик якын тора. «Батырлык көрәштә туа. Батырлык кыенлыкларга һәр көн каршы торып, алар белән аяусыз көрәштә тәрбияләнә» — Н. Островскийның бу сүзләре М. Җәлил поэмасы героена да бик туры килә. Ул да. өметсез авыру хәлендә урында яткан килеш тә, көрәшче булып кала. Ул. Павка Корчагин кебек үк,— батырлык, рухи ныклык үрнәге.
Муса Җәлил шигырьләрендә без һәрвакыт авторның үзен дә күрәбез, ул үзе сурәтләгән вакыйгаларның шаһиты гына түгел, аларда шагыйрь үзе якыннан торып катнаша, тормышны алга әйдәп бара. «Батрак ана» шигыре нәкъ әнә шундый әсәрләрнең берсе.
Бишле лампа кайчак сәке буйлап Түргә ташлый тонык шәүләсен.
Анда мүкле калын стенада Басыл тора Ленин гәүдәсе.
Батрак ана улын сагынганда Карал куя шушы сурәткә. Хәтерендә: аны элгән чакта Ярсып әйтте улы йөрәктән: — Әнкәй, бу — Ленин бу! Барыбызга да Юл күрсәткән Ленин бабай бу! Син сакла аны. яме! Ә мин инде Менә шушы Ленин сабакларын Укырга дип иртән барамын...
Шигырьдәге яшь герой һәм аның батрак әнисе шагыйрь белән бергә тормыш* — та уз урыннарын ныклы тоеп яшиләр, алар Ленин һәм Октябрь алып килгән тарихи “ хакыйкатьне беләләр.
Октябрь революциясе М. Җәлил алдында аң-белемгә, зур иҗатка юл ачты, р Студентлык елларында ул К. Маркс. Ф. Энгельс, В. И. Ленин әсәрләрен тирәнтен * үзләштерә, рус, татар, Кенбатыш Европа, Шәрык поэзиясен ейрәиә. М. Горький J һем В. Маяковскийның Ленин образын гәүдәләндерү тәҗрибәләре дә яшь шагыйрь- S не күп нәрсәгә өйрәтә. Еллар үткән саен М. Җәлилнең шигъри таланты үсә. тирә- ф нәя бара.
В. И. Ленинның үлүенә ун ел тулганда үзәк нәшриятта «Ленин СССР халыклары О җырларында» дигән җыентык басылып чыга. Җыентыкта М. Җәлилнең дә «Ленин турында җыр»ы урнаштырыла. Бу җырга композитор Латыйф Хәмиди музыка яза. из Сүзләрен русчага С. Болотин тәрҗемә итә. Авторлар юлбашчының шигъри һәм ’ музыкаль образын чагылдырырга омтылалар.
Пионеры! Ленин умер.
Болью в сердце скорбь стучит Храбро биться за коммуну Вождь наш Ленин нас учил.
Ленин һәм партия темасы, комсомол яшьләр образлары Муса Җәлилнең «Партиягә», «Съезддан», «Комсомолларга», «Туган ил». «Авыл советына», «Безнең авыл», ■Иптәшкә» һ. б күп шигырь һәм җырларында үстерелә.
Муса Җәлилнең күп кенә тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик чыгышлары да ленинчыл фикер йөртү стиле белән аерылып тора. «Югары сыйфат өчен көрәшкәндә», «Съездның кән тәртибенә», «Интернационал» тәрҗемәләре өстендә» һ. б. хезмәтләрендә ул әдәбиятта Ленин һәм тугрылыклы ленинчылар образларын тудыруны җитди бурыч итеп куя. Җәлил публицистикасы ул заманның яшь буын каләм ияләренә әдәби иҗатта партиялелек һәм халыкчанлык принципларын үзләштерергә, гражданлык позицияләрен табарга ярдәм итә. Аның «Югары сыйфат өчен көрәшкәндә» исемле чыгышы бу яктан аеруча характерлы. 1940 елның 7 декабренда М. Җәлил әнә шул темага Татарстан азучыларының гомуми җыелышында доклад ■сый. Доклад тиздән «Совет әдәбияты» журналы (1941 ел, 1—2 саннар) битләрендә мәкалә булып басылып та чыга. Автор анда Бөек Ватан сугышы алды елларында татар әдәбияты барышына төпле анализ ясый һем әдипләр алдына тулы бер иҗат программасы куя. Әдәбиятта дөнья пролетариаты юлбашчысы 8. И. Ленин образын күрсәтүне М. Җәлил идея эчтәлеген үстерүдәге «иң куанычлы һем иң мөһим күренеш» итеп санавын әйтә. Ленин темасына багышланган әсәрләр өстендә эшләү югары гражданлык, чын иҗат атмосферасы, үзара бердәмлек һәм ярдәмләшү булганда гына уңышлы алып барылырга мөмкин. Докладчы үз алдына әнә шундый максатларны куя да. Ленин темасына язылган әсәрләр арасында ул Р Ишморат белен X. Фәтхуллинның «Ялкынлы яшьлек» исемле пьесасын бәяләп үтә. •В И. Ленинның студентлык дәверен эченә алган һәм аның Казан университетындагы беренче революцион чыгышын чагылдырган бу пьеса, Ленин образын эшләүлеге һәм драматургии сюжетны корудагы эур гына җитөшсеэлекләреиә карамастан.
безнең әдәбияттагы зур җиңешләрнең берсе булып тора», дип яза М. Җәлил һәм уңышның нигезен тарихи материалга һәм Володя Ульянов образын тудыруга авторларның иҗади якын килүләрендә күрә. М. Җәлил әдәбиятта М. Вахитов, X. Ямашев, К. Якупов кебек күренекле татар революционерларының образларын сурәтләүне мөһим бурыч ител куя. «Зур тарихи вакыйгалар фонында бу эре эшлеклеләрнең көчле, ачык художестволы образларын тудыру хезмәт ияләре массасын коммунизм рухында тәрбияләүдә зур җитди хезмәт булачак»,— ди ул.
«Съездның көн тәртибенә» исемле мәкалә дә әдәби әсәрләрдә көрәшче большевик образын сурәтләү, аларны тулы канлы, җанлы характерлар итеп бирү мәсьәләсенә багышланган. Ул бу өлкәдәге кимчелекләрнең сәбәпләрен эзли, социалистик реализм әдәбиятына лаек иҗат уңышларына китерерлек алым һәм чаралар хакында уйлана. М. Җәлилнең «Интернационал» тәрҗемәләре өстендә», «Драматургиябез алдындагы бурычлар» һ. б. күп мәкаләләре дә нәкъ әнә шундый югары таләпчәнлек рухы белән сугарылган.
Муса Җәлил иҗади яшьләрнең кайгыртучан һәм игътибарлы дусты, киңәшчесе иде. Эшчәнлегенең бу ягы белән дә ул үзен көрәшче-ленинчы, чын мәгънәсендәге коммунист итеп танытты. Ленин һәм партия, туган ил һәм хезмәт кешеләре темасы аның барлык әсәрләренең һәр күзәнәгенә үтеп кергән. Бары тик Ленин мәктәбен узган, ленинчыл чыныгу алган кеше генә фашист төрмәсендә үлем көтеп ятканда да югары сәнгать хасиятләренә ия булган, җиңүгә какшамас ышаныч белән сугарылган шигырьләр иҗат итә ала иде. М. Җәлил шигъриятенең сәнгать көче—аның югары партияле легенда. Ленин һәм партияне сурәтләгән әсәрләре белән ул бөек максатларга хезмәт итүче мөһим миссияне — социализм, интернационализм һәм хезмәт ияләре бердәмлеген пропагандалау миссиясен үтәүгә өлеш кертте.