МӘГЪРИФӘТЛЕ КАЗАН
В Иванов,
Татарстан мәгариф министры, тарих фәннәре докторы
оннан нәкъ җитмеш ел элек «Пар ат» шигырендә Габдулла Тукай, үзен Казанга талпындырган уй-хисләрен белдереп: «Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур»,— дип язды. Мәгърифәт, гыйрфан — белем, культура дигән мәгънәле сүзләр. Бөек шагыйрь хаклы иде, чөнки безнең автономияле республиканың хәзерге башкаласы Казан элек-электән мәгърифәт, мәдәният үзәкләреннән берсе булып килде.
Дөнья күләмендә кыйммәтле ачышлар ясаган Н. И. Лобачевский, А. М. Бутлеров, М. Н. Зинин, татар халкының бөек уллары К. Насыйри, Ш. Мәрҗани, X. Фөез- ханов һәм башка бик күпләрнең эшчәнлеге безнең Казанда барды. Химиклар һәм математикларның, физиклар һәм механикларның, астрономнар һәм медикларның Казан мәктәпләре революциягә кадәр үк ил һәм дөнья фәнендә мәртәбәле иде.
Рус халкының җирле халыкка дустанә карашлы укымышлылары тирәсендә Тукайның якташларыннан да фәннең төрле өлкәләрендә гыйльми көчләр үсеп чыга алды. Ләкин Октябрь революциясенә кадәр татар халкы вәкилләре фәнни эш белән шөгыльләнергә тулы мөмкинлек ала алмый килделәр. Чөнки төп халыкның киң катламнарына, фәнгә димибез инде, хәтта белемгә дә юл ябык иде.
Бөек Октябрь фән һәм мәгариф үсеше өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр ачты. Совет властеның беренче көннәреннән үк яңа мәгариф системасын төзү, мәктәпләрнең уку-укыту базасын ныгыту, мәгариф эше кадрларын әзерләү, наданлыкны бетерү юнәлешендә зур эш башланды. Өлкәннәр ул елларны яхшы хәтерлиләр булыр: ил хуҗалыгында таркаулык, җимереклек иде. Идел буена килгән афәт-ачлык безнең якларда тормыш хәлләрен тагын да кыенлаштырды. Шундый шартларда да халкыбыз социалистик төзелешкә бирелеп җигелде, шул исәптән үзенең караңгылыгын җиңә барды. Октябрьның унъеллыгына инде мәктәпләр саны ишәйде, аларда татар укучылары күбәйде һәм 1928 елда укучылар арасында татарлар өлеше 37 процентка җитте. Сугыш алдыннан Казанда йөзгә якын мәктәп бар иде.
Совет мәктәбенең, шул исәптән милли мәктәпләрнең дә үсеш юлы җәмгыятебезнең социализмга, хәзер исә коммунизмга таба үсеш ихтыяҗлары белән тыгыз бәйләнгән. Бүгенге көндә гомуми урта белем алуга күчү тормышка ашырыла. 1975 елда Казан мәктәпләренең сигезенче классларын тәмамлаган укучыларның барысы да урта уку йортларында белем алуларын дәвам иттерәләр иде.
Хәзер Казанда гомуми һәм махсус белем мәктәпләренең саны 140ка җитте. Тугызынчы бишьеллыкта гына унбиш яңа мәктәп салынды. Барлык мәктәпләр диярлек типовой биналар, ашханә, буфетлар белән ¥әэмин ителгән, ә кабинетлар һәМ' лабораторияләр өр-яңа техник җиһазлар белән җиһазланган.
Сәңгы арада шәһәрнең өч районында укыту-производство комбинатлары төзел-
М
де. Аларда жхде меңләп алкан класс укучысы шөгыльләнә. Биредәге кабинетларда ич аңа приборлар, инструментлар, сызымнар, белешмә һәм техник әдәбият, кыскасы, кирәкле һәр җиһаз җитәрлек. Бу кабинетларда ашалар электрон-хисалләу машиналары операторы, злектр җиһазларын моитажлаучы булырга, радио-электро- м ника өлкәсендәге һөнәрләргә—барлыгы ун төрле һөнәрнең берсенә өйрәнә Аңла- _ шылса кирәк, болай иткәндә укучыларга үзләренә гомерлек һөнәр сайлау җиңел- | ләшә, аларда хезмәткә коммунистик мөнәсәбәт тәрбияләү мөмкинлекләре арта. * мәктәп белән промышленность предприятиеләре арасында нәтиҗәле бәйләнешләр ныгый төшә.
Яшь буынны тәрбияле һәм белемле итү эшенә шәһәрдә алты меңнән артык ө педагог көч куя. Аларның күбесе — үз хезмәтенең чын остасы. Менә, мәсәлән, г Г. 3. Зарифоаны алыйк. Инде утыз биш елдан бирле ул укучыларына физика фәне- 2 иең гаҗәеп дөньясын ачып килә. Кайбер мәктәпләрдә табигать белеме фәннәрен- 5 ней: физика, математика, биология һәм башкалардан өлгереш түбәнрәк булып кала биргәндә, Габдрахман Зарифов укучылары физиканы «яхшы» һәм «бик яхшы» бил- _ геләренә укый. Алар бу фәнне үз итәләр, яраталар, аңа гашыйклар. Г. Зарифов— о РСФСРның атказанган укытучысы. Социалистик Хезмәт Герое. х
Мәгълүм хакыйкатьтер: укытучы үзе укудан өзелмәскә тиешле. Моны аңардан * тормышыбыз, фән, техника һәм социаль алга барыш темплары таләп итә. һәм укы- х тучыга профессиональ яктан үсәргә шартлар Казан кебек шәһәрдә чагыштырмача я яхшы булып килде, тагын да әйбәтләнә бара.
Казан — профессиональ-техних белем бирү үзәге дә. Соңгы оч бишьеллык чорында гына училищеларның саны егерме бердән кырык җидегә җитте. Аларда егерме меңгә якын яшь кеше белем, һөнәр ала, тормыш итәргә әзерләнә. Узган бишьеллыкта гына училищеларны йөз дә ун төрле белгечлек буенча илле мең егет һәм кыз тәмамлады.
Белем бирүнең бу системасы шулай ук туктаусыз үсештә. Әйтик, авиация заводы нигезендә 1940 елдан бирле училище эшләп киле. Ул уналты меңнән артык эшче-белгеч әзерләде. Шулар арасыннан Социалистик Хезмәт Герое, СССР Верховный Советы депутаты фрезерчы Г. Әсхәдуллин кебек хезмәт осталары, до үләт эшлеклеләре өлгереп җитеште. Алар исә нигездә һөнәр алып чыкканнар иде, хәзер инде училище урта белем дә бирә торган уку йорты итеп үзгәртелде. Шуңа бәйләнешле рәвештә анда укытуның техник базасы яхшыртылды, педагоглар коллективы көчәйтелде. Монда тәрбияләнгән яшьләр эшче коллективларга җиңелрәк керәләр, хезмәтләрен уңышлырак башкаралар, җәмәгать эшләренә теләбрәк катнашалар.
Урта белем бирүче училищеларның киләчәге зур. Хәзер үк индо Казанда гына алар унау санала, е бу бишьеллыкта барысы да диярлек шундый итеп үзгәртеләчәк. Әйтергә җиңел булса да, чынбарлыкта бу эш бер селтәнү белән генә хәл ителә алмый. Сүз укыту-төрбия эшенең сыйфатын яхшырту турында бара, моның эчен исе тиешле техник база, инженер-педагог кадрлар булдырырга кирәк.
Махсус урта уку йортлары да шәһәрдә зур үсеш юлы үтте. Әле гражданнар сугышы тәмамлануга Казанда техникумнар ачыла башлады. Шулерның берсе—яшел- чә-бакчачылык техникумының эшләп китүе В, И. Ленин исеме белән бәйләнгән. Швейцариягә сувенирлар сатудан керемнең бер элеше юлбашчы күрсәтмәсе белен шушы максатка тоту эчен бүленгән. Казанда махсус уку йортлары ачу шулай башланып, Совет властеның унъеллыгына аларның саны егерме икегә җитте. Аларда биш меңләп яшь кеше белем алса, шуларның ечтен ике элешеннән күбрәге эшчеләр, крестьяннар булып, яртысы татарлар иде.
Беренче бишьеллыклар чорында махсус урта белемле белгечләр әзерләү темплары тагын да тизләште. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1928 елгы июль һәм ноябрь Пленумыннан соң, аның күрсәтмәләрен тормышка ашыру йөзеннән, Казандафинанс- моиомнка. аетоюл, төзелеш, мехчылар, авиация һәм элемтә техникумнары бер-бор артлы эшли башлады.
Боек Ватан сугышы алдыннан Казанда иллә махсус урта уку йорты бар мдө. Аларның читтән торып белем алу бүлекләрендә оч меңнән артык эшче, колхозчы һем хезмәткәр укыды. Дәрес, сугыш елларында уку йортларының да. укучылариьҗ М свны кимеде Сугыигтән еоңгы чорда хаяык жуҗалыгы үвоше ихтыяҗлары бу
өлкәдә яңа күтәрелеш тудырды. 1970 елда шәһәрдәге техникумнарда, махсус училищеларда 24 мең кыз һәм егет 70 төрле белгечлек буенча әзерләнә иде.
Фән һәм техниканың кызу темплар белән алга барышы тудырган ихтыяҗларны искә алып, КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы махсус карарында белгечләр әзерләүне яхшыртуга юнәлдерелгән зур бурычлар билгеләде. Хәзер алар тормышка ашырыла: укыту-тәрбия эшләренең эчтәлеге һәм формалары яхшыртыла, укытучы-инженер кадрларның әзерлек дәрәҗәсе күтәрелә, укытуның заманча чаралары куллануга алына. Узган бишьеллыкта шәһәрдә илле меңнән күбрәк урта буын белгечләре әзерләнде.
Бөек Октябрьдан соң югары мәктәпне тамырыннан үзгәртеп кору башланган иде. Әле 1918 елда ук эшче һәм крестьяннарны вузларга әзерләүче курслар эшли башлады. 1919 елның ноябрендә университетның эшчеләр факультеты, тагын бер елдан татар рабфагы ачылды. Шуларда әзерлек үткән хезмәт иясе татарлар соңыннан Мәскәү, Ленинград, Казан һәм башка шәһәр университетларын, институтларын тәмамладылар.
Югары уку йортлары һәм фән учреждениеләре челтәре туктаусыз киңәя барды. 1920 елда ачылган ГИДУВ — Врачларның белемен күтәрү дәүләт институты тиз арада эре гыйльми һәм педагогик үзәк булып өлгерде. 1922 елда авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты, шулай ук татар коммунистик университеты ачылды. Аларда Татарстан һәм күрше республикалар өчен кадрлар әзерләнә башлады. Белгечләрнең күбесе эшче, крестьян һәм хезмәт интеллигенциясе арасыннан үстерелде.
Шәһәрдә илнең иң эре уку йортларыннан берсе — университет. 1925 елның июнендә аңа В. И. Ульянов-Ленин исеме бирелде. Ул чакта университетта ике мең студент, 44 профессор, тугыз доцент, йөздән артык ассистент эшли иде. Фәнни- педагогик кадрларның көчле һәм ишле булуы аңа үзеннән яңа уку йортлары аерып чыгарырга мөмкинлек бирде. Аның нигезендә медицина, финанс-экономика, юридик һәм башка институтлар ачылды, 1930 елда университетның һәм политехник институтның химия факультетлары нигезендә химия-технология институты эшли башлады, ике елдан соң авиация институты төзелде.
Утызынчы елларда вузларда укыту-тәрбия бирү эшләрен камилләштерү, алар- ның производство белән бәйләнешен ныгыту юнәлешендә күп эш эшләнде. 1932 елда Казанда югары һәм урта уку йортларының беренче конференциясе булды. Аларның кайберләре ил күләмендә алдынгы урыннарга чыкты, университет икенче урынны алды.
Партия һәм Совет хөкүмәте милли өлкәләрнең хуҗалык һәм культура ягыннан үсеше өчен зур тырышлык куйдылар. Бу кайгыртучанлыкның җимешләре Казан вузлары эшендә дә чагылды: аларның матди нигезе ныгыды, профессор-укытучылар составы көчәйде. Сугыш алдыннан аларда бер академик, 132 профессор. 231 доцент, сигез йөзләп өлкән һәм кече фәнни хезмәткәр булып, шулардан 65 профессор һәм доцент татар милләтеннән иде. Алар арасында М. Фазлуллин, Б. Кондратский, X. Мөштәри, X. Шәмсетдинов кебек галимнәр эшләде.
Казан югары уку йортларында Бөек Ватан сугышы елларында да белгечләр әзерләү буенча киеренке эш барды. Нәкъ шул авыр чорда университетта татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылды. Сугыш беткән елны Татарстанда консерватория эшли башлады. Сугыштан соңгы елларда югары мәктәп зур үсеш юлы үтте. Яңа вузлар ачылды. Яңа факультетлар, кафедралар һәм бүлекләр барлыкка килде. 1946 елда төзүче инженерлар институты яңадан эшли башлады. Университет юристлар һәм журналистлар әзерләргә кереште. Ветеринария, педагогия һәм авыл хуҗалыгы институтларында яңа белгечлекләр буенча кадрлар укыту гамәлгә кертелде.
Югары уку йортларының укыту-тәрбия, торак шартлары яхшыртыла торды. 1968 елда университетның физика факультеты төзелешенә нигез салынды. Хәзер тагын күп катлы бер бина калкып чыкты. Бүгенге университет үзе бер фән шәһәрчегенә әверелде.
Казанда югары уку йортлары ишәя бара. Культура институты, физик тәрбия институтының филиалы үсеп килә. Вузларның промышленность предприятиеләре белән иҗади бәйләнеше ныгый. Алар хәзер халык хуҗалыгы өчен йөздән артык белгечлек буенча кадрлар әзерләп чыгаралар.
Хәзерге этапта югары белем бирүнең үсеше коммунизм төзелешендәге бурычлар зурая баруы, фэн-техника һәм иҗтимагый прогресс үсеше ихтыяҗлары белән тыгыз бәйләнгән. Уку йортлары хәзер яңа уку планнары нигезендә эшли. Аларда исә студентларның фәнни һәм махсус әзерлеген күтәрүгә, укытуны фәнни-тикшеренү эшләре белән тыгыз бәйләүгә, практика белән якынайтуга зур әһәмият бирелә.
Халык хуҗалыгын фән һәм производствоның яңа тармаклары буенча белгечләр белән тәэмин итү максатларыннан чыгып, авиация, химия-технология, медицина институтларында өстәмә факультетлар ачылды. Казанда тугызынчы бишьеллыкта энергетика, тирә-юнь мохитны саклау, вакуум техникасы һәм башка төр белгечлекләр буенча кадрлар әзерләнә башлады. Шул елларда гына 50 мең, ягъни сигезенче бишьеллыктагыга караганда ун меңгә артык, белгеч чыгарылды.
Казан югары уку йортларының зур темплар белән үсешен университет үрнәгендә күрәбез. 1974 елда аның 170 еллыгы билгеләп үтелде. 1976 елга аны 45 мең кеше тәмамлаган, аларның 35 меңе Совет власте елларына туры килә. Казан университеты шәһәребезнең генә түгел, илебезнең иң дәрәҗәле уку йортларыннан берсе санала. 1974 елда ук аның сигез факультетында ун меңгә якын студент белем вла иде. Университет бүген ике фәнни-тикшеренү институтын, астрономия обсерва-ториясен, гаять бай гыйльми китапханәне, хисаплау үзәген, проблемалар буенча тугыз лабораторияне эченә ала. Биредәге 65 кафедрада йөздән артык профессор һәм фән докторы, ярты меңнән күбрәк доцент һәм фән кандидаты җитмешкә якын белгечлек буенча яшьләргә белем бирә.
Моннан җитмеш ел элек Тукай: «И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!» — дип өметләнеп кайткан Казан ул чорда ук, шагыйрь бик дөрес әйткәнчә, мәгърифәт үзәге булса, хәзер исә Советлар иленең иң эре югары уку йортлары үзәкләреннән берсенә әверелде. Биредә 11 вуз һәм оч филиалда 50 меңнән артык студент укый! Студентларның тугандаш гаиләсендә кырыктан күбрәк милләт вәкилләре, шул исәптән егерме биш меңнән артык татар яшьләре, белем һәм тәрбия ала. Галим-укытучылар сафында йөздән артык фән докторы, өч меңнән күбрәк фән кандидаты бар. Шулерның сигез йөзгә якынын татарлар тәшкил итә.
Фәннең үсеш юлын күздән кичергәндә шунысын да искә алырга тиешбез: фәнни традицияләр Казанда революциягә кадәр үк салынган иде. Әмма ул чорның иҗтимагый шартлары, изүчеләр строе хакимлеге фән прогрессын тоткарлап килде. Бөек Октябрь җиңүе генә хезмәт кешесенә фәнгә юл ачты, кешелек цивилизациясе тарихында беренче мәртәбә буларак фән-техника казанышларын халык казанышына әйләндерде.
Әле егерменче елларда ук Казанда, гыйльми кадрлар әзерләүнең төп формасы буларак, аспирантура үсеш алды. Ул чактагы аспирантларның күбесе гражданнар сугышы мәктәбен үткән, хезмәт чыныгуы алган сәләтле яшьләр арасыннан иде Шундый аспирантларның берсе Гыйлем Камай булды Соңрак ул күренекле химик РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, СССР Дәүләт премиясе лауреаты булып җитлекте. Идел ярында йөк ташучы улы, яшьлегендә үзе йекчо егет Гыйлем ата-анасы кушкан исемен революциядән соң гына аклый алды: 30 яшендә татарлардан беренчеләр рәтендә профессор, зур гыйлемле галим булды. Аның мышьяк һәм фосфорорганик кушылмалар белән бәйләнгән ачышлары фәнне баетты.
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы тел. әдәбият һәм тарих институты, вузлардагы иҗтимагый фәннәр кафедралары гуманитар фән проблемаларын тикшеренү үзәге булып тора. Филиал галимнәре, шул исәптән алты фән докторы һәм 50 фон кандидаты, татар халкының тарихын һәм культурасын, Идел һәм Урал буе халыклары милли культураларының үзара тәэсир итешү һәм баетышуына бәйле меһим проблемаларны өйрәнү өлкәсендә нәтиҗәле эш алып бара. Институт эшендә Татарстанда һәм күрше автономияле республикаларда, елкәлердә социалистик һәм коммунистик төзелеш мәсьәләләрен өйрәнү зур урын алып тора. Аларның гыйльми ззләнүләро зур бәягә лаеклы.
Шулай үсә безнең борынгы Казан, мәгърифәт һем фән шәһәре Тукай сүзләре •иың бүгенгесенә һәм киләчәгенә бигрәк тә туры килә тешә: «И Казан!.. Нурлы Каэан!»