КӨРӘШКӘ БИРЕЛГӘН ТОРМЫШ
ани абзый ишегалдында йөгереп уйнап йөргән малае Хөсәенне чакырып алды да, келәт янында әлсерәп утырган зур сары этне күрсәтеп:
— Бар, Сарбайны юарга кибеттән сабын алып кайт! — дип, Хөсәенгә акча тоттырды.
Акчаны җәһәт кенә алган малай авыл буйлап кибет ягына таба чапты.
Бу — Гани абзыйның 6 яшьлек Хөсәенне беренче сынавы иде. Максаты — малайның сәүдә эшенә сәләтен чамалап карау. Ул Хөсәенне дә үзе кебек сәүдәгәр булыр дип өмет итә иде. Әмма бүгенге сынау икесе өчен дә бик күңелсез бетте. Сарбайны юарга кибеттән иң арзан, хуҗалык сабыны алып кайтыр дип өмет итеп торганда, Хөсәен иң кыйммәтле, ялтыравык матур кәгазьләр белән төрелгән сабын күтәреп кайткач, Гани абзый түзмәде, беренче мәртәбә Хөсәенне үзенең авыр йод-рыклары белән таныштырды...
Бу хәл Хөсәеннең туган авылы—элекке Пенза губернасы Татар Юнигы авылында булып уза. Авыл мәдрәсәсендә берникадәр белем алгач, әтисе аны Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсенә укырга бирә. Ләкин мәдрәсәдәге иске тәртипләр аны һич тә канәгатьләндермиләр, берничә айдан соң ук Хөсәен аны ташлап чыга. Малаеның русча өйрәнергә теләге булуын искә алып, шулай ук элекке хыялларын да фикердә тотып, Гани абзый Хөсәенне Мәскәү сәүдә мәктәбенә укырга бирә. Мәктәпне бик уңышлы бетерүе сәләтле һәм тырыш малайга белемен Мәскәүдә башта коммерция училищесында, ә аны тәмамлагач — институтында укырга мөмкинлек ача...
Россия эшче-крестьяннарының көннәнчкөн көчәя барган революцион көрәше, боль-шевикларның зур аңлату һәм оештыру эшләре студент Тарпищевның дөньяга карашы формалашуына зур йогынты ясый. Ул сәүдәгәр карьерасыннан кискен рәвештә баш тарта һәм Бөек Октябрь социалистик революциясен көрәшчеләр сафында каршы ала.
Октябрь социалистик революциясе җиңгәннән соң, Россиянең төрле почмакларында совет властен урнаштыру өчен зур көрәш башлана. Илебез өчен шушы җаваплы көннәрдә Хөсәен Тарпищев хезмәт ияләре яулап алган яңа тормышны урнаштыруда үзенең беренче рәттә барырга тиешлеген аңлый. 1918 елның июнендә, байлык кандидатлык стажы үткәннән соң, ул большевиклар партиясе сафына керә һәм шушы көннән башлап коммунистлар партиясе сафында аның актив эшчәнлеге башлана.
Менә Хөсәен Ганиевич — Урта Азиядә. Монда ул партия. Совет эше алып бара, Кәттә-Курган өязе эшче һәм крестьян депутатлары Советы президиумы члены итеп сайлана. Мәгариф эшләрен торгызу юлында күп эшли.
Ләкин аңа монда озак эшләргә туры килми. Ул Кызыл Армия сафларына баса, атаман Дутов бандаларына каршы көрәшчеләр сафында Актүбә фронтына ките- Кызыл Армия сафларында аның оештыру һәм хәрби таланты ачыла, пропагандист
Г
буларак осталыгы үс®: Хөсәен Ганиевич гади кызылармеецтан Кызыл Армиянең куреиакле лолитработнигы булып җитлегә.
Берникадәр вакыттан соң, Оренбург фронтында хәрәкәт иткән Беренче революцион армиядә Хөсәен Ганиевич армия политотделы начальнигының ярдәмчесе вазифаларын үти. Соңыннан, 1919 елның июлендә, Үзәк Мөселман хәрби коллегиясенең А карары белән X. Г. Тарпищев Беренче Татар бригадасына хәрби-политик эшкә җибәрелә. Монда ул, Йосыф Ибраһимов, Шамил Усманов, Бэкер Белоусов, Нигъмәт Ени- j кем, Якуб Чанышев кебек күренекле татар хәрби эшлеклеләре белән кулга-куя < тотынып, кызылармеецларны хәрби-политик яктан тәрбияләү өстендә эшли. Ә 1920 ел- £ да Идел буе хәрби округы төзелгәч, Хөсәен Тарпищев округ политбүлегенә җитәкче — работник итеп җибәрелә.
Коммунист буларак, Хөсәен Ганиевич кызылармеецлар белән эшләгәндә больше- 5 аиклар партиясе линиясен тайпылышсыз үткәрә, хәрби дисциплинаны ныгыту чара- = ларын күрә. Эшче-крестьян дәүләтен аңлы рәвештә яклау кирәклеген, илебез ха- лыклары арасындагы мөнәсәбәттә пролетар интернационализм принциплары нигә- i зендә эш итүнең мөһимлеген армый-талмый аңлата.
Хөсәен Тарпищевның партия политикасын тормышка ашырудагы принципиальлеге ® Совет һәм хәрби органнар тарафыннан югары бәяләнә һәм аңа еш кына зур җа- A валлы эшләр тапшырыла. Мәсәлән, 1920 елда Идел буе хәрби округыннан Мәскөүгә тибәрелгән бер донесениедә Башкортстанда буржуаз-милләтчеләргә каршы алып □ барылган көрәш һәм бу эштәге кыенлыклар турында языла. Күрелгән чаралар ре- — тендә анда «...мөселманнар арасыннан иң яхшы политработник, политуправление на- “ чальнигы ярдәмчесе иптәш Тарпищев һәм аның белән берничә сотрудникның» җибә- н релүе әйтелә (САУДА, ф. 9, тасвирлама 21, эш 1). Тапшырылган һәр эштә ул үзене £ күрсәтелгән ышанычны аклап чыга. G
1920 елның ахырында Реввоенсовет карары белән Үзәк Мөселман хәрби колле- гиясе үзгәртелеп корыла һәм ул Реввоенсовет Политуправлениесенең Көнчыгыш бүлеге дип йөртелә башлый. Озакламый Хөсәен Ганиевич Тарпищевның бу бүлекнең х җитәкчесе итеп билгеләнүе аңа партия күрсәткән зур ышаныч турында раслаучы " тагын бер мисал булып тора.
Совет властеның беренче елларында ук коммунистлар партиясе рус булмаган халыклар арасында партия һәм совет эшләренең куелышына зур игътибар бирде. Совет властеның асылын аларга үз ана телләрендә җиткерергә кирәк иде. Шушы максат белән 1917—18 елларны Милләтләр эше буенча халык комиссариаты янында милли комиссариатлар һәм РКП(б) Үзәк Комитеты янында милли секцияләр тозеле. Тиздән аларның урыннардагы органнары да булдырыла. 1918 елның ахырында РКП(б) ҮК янында Көнчыгыш халыклары арасында эшләү өчен махсус секция оештырыла. Соңыннан ул РКП(б) Үзәк Комитеты янындагы Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы дип йөртелә һәм аның урыннардагы секцияләре дә төзелә. Кызыл Армия сафларында хезмәт итү дәверендә Хөсәен Ганиевичка Казанда, Самарада, Оренбургта һәм башка шәһәрләрдә булырга туры килә. Монда ул губерна партия комитетлары янында мөселман секцияләренең эшендә де актив катнаша. Мәсәлән, 1920 елның башында Казан губкомының мөселман бюросы составына Хөсәен Тарпищев та сайлана. 1919 елның ноябренда Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының икенче съезды җыела. Хөсәен Ганиевич съездны хәзер-ләү комиссиясендә эшли, һәм нәкъ менә шушы көннәрдә аңа беренче мәртәбә 8. И. Ленин белән очрашырга туры килә.
Бу—1919 елның 21 ноябрь көне була. Съезд ачылыр алдыннан В. И. Ленин бер группа делегатлар белән РКП(б) Үзәк Комитетының киңәшмәсен уздыра. Киңәшмәгә килгән Хосәен Тарпищевны, Шәймәрдән Ибраһимовны, Кадыйр Габдрахманоаны, Керим Хәкимовны, Халик Садриевны һ. 6. В И. Ленин бик җылы каршы ала һәм аның председательлегендә җитди киңәшмә башланып китә. Бу вакытта милли политикада иң актуаль проблемаларның берсе—Идел буе халыклары ечен милли Совет автономияләре тезү иде. Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы тезелгән иде инде. Чиратта Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын тезү ’Ора. Бу киңәшмәде катнашкан карт большевик Кадыйр Габдрахманов үзенең истө-
лейләрендә күрсәткәнчә, Хөсәен Тарпищев бер төркем делегатлар тапшыруы буенча ТАССР төзү турында алдан хәзерләнгән документ белән киңәшмәдәгеләрне кыскача таныштыра. Тикшерелә торган мәсьәләләр һәм шулай ук съездда каралачак сораулар буенча җанлы фикер алышу башлана.
В. И. Ленин Казан губернасы эшчеикрестьяннарының көнкүреше һәм настроение- се турында җентекләп сораша. Ул шулай ук промышленность һәм авыл хуҗалыгының торышы, татар хәрби частьларын оештыру һәм татарлардан партия кадрларын хәзерләү мәсьәләләре белән кызыксына. Әңгәмә вакытында В. И. Ленин тикшерелгән мәсьәләләр буенча язмалар калдыра. Ул анда рус хезмәт ияләре белән тыгыз элемтә кирәклеген аеруча басым ясап әйтә. В. И. Ленин киңәшмәдә чыгыш ясаган ораторларның исемлеген яза. Бу язмалардан күренгәнчә, киңәшмәдә Хөсәен Гание- вич ике мәртәбә чыгыш ясый. (Кара: Ленинский сборник, XXIV. М., 1933, 194 бит.) Киңәшмә ахырында В. И. Ленин Татарстан республикасы төзү турында кайбер күрсәтмәләр бирә һәм илебез халыклары арасындагы дуслыкны ныгыту кирәклеге турында аеруча басым ясап әйтә. (Кара: В. И. Ленин. Полн. собр. соч., т. 39, 462 бит.)
Иртәгесен Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының икенче съезды ачыла. В. И. Ленин делегатлар алдында чыгыш ясый.
Хөсәен Ганиевич тын да алмыйча Ильичны тыңлый. Башка делегатлар кебек үк, ул да бөек юлбашчының һәр сүзен үзенә сеңдереп калдырырга тырыша.
Владимир Ильич үзенең чыгышында Совет Россиясенең халыкара империализмга каршы алып барган авыр көрәше турында сөйли. Империализм тарафыннан гасырлар буе изелеп килгән көнчыгыш халыкларының якын киләчәктә көрәшкә күтәреләчәкләрен әйтә, һәм шушы юлда көнчыгыш халыклары коммунистлары алдында торган бурычларның үзенчәлекләре турында сөйли.
В. И. Ленинның РКП(б) ҮК янындагы Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының икенче съездындагы чыгышы бу халыклар арасында эшләүче коммунистларга, шул исәптән Хөсәен Ганиевич Тарпищев өчен дә, директив документ булып хезмәт итте.
Гражданнар сугышы тәмамлангач, коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте алдында сугыш вакытында коточкыч җимерелгән халык хуҗалыгын торгызу мәсьәләләре килеп баса.
Илебезнең ташкүмер промышленносте үзәге Донбассны мөмкин кадәр тизрәк торгызырга, заводларны, фабрикаларны, транспортны ташкүмер белән тәэмин итәргә кирәк иде.
Донбасс шахтерларының интернациональ отрядында татар эшчеләре дә аз түгел иде. Украина тикшеренүчесе Ю. Римаренконың күрсәтүенчә, 1921 елда Украина территориясендә 90 мең тирәсе татарлар яши. Шуларның яртысыннан артыгы Донбасска туры килә. Шуның өстене 1921 елда монда көн саен 100 дән артык татар эшчесе килеп тора. Менә ни өчен коммунистлар партиясе Донбасстагы татар эшчеләре арасында партия эшен оештыруга зур әһәмият бирә, һәм алар арасында политик эш алып бару өчен партия Хөсәен Ганиевич Тарпищевны җибәрә.
РКП(б)ның Донецк губкомы янында татар-башкорт коммунистлары секциясе оештырыла һәм аның җитәкчесе итеп Хөсәен Тарпищев куела. Секция шахтерлар арасында агитация һәм пропаганда, кулыгура-агарту эшләрен киң җәеп җибәрә. Партиянең Донецк губкомының турыдан-туры ярдәме белән ул татар телендә «Эшче тавышы» дигән газета чыгара башлый. Аның битләрендә марксизм-ленинизм идеяләре, халыклар дуслыгын ныгыту мәсьәләләре пропагандалана.
Шул ук вакытта татарлардан идея-теоретик яктан тиешле дәрәҗәдә коралланган җитәкче кадрлар хәзерләү буенча чаралар күрелә. Шушы максат белән Украинада уку-укыту эшләре татар телендә алып барыла торган партия-совет мәктәпләре ачыла. Хөсәен Ганиевич бу мәктәпләргә булдыклы һем партия эшенә бирелгән кадрларны тарту өчен зур эш башкара. Ул үзе дә бу мәктәпләрдә укыту-төрбия эшләре алып бара. Хөсәен Тарпищев җитәкчелегендә татар-башкорт коммунистлары секциясе татар һәм башкортлар өчен культура-агарту учреждениеләре, мәктәпләр ачуга да күп кеч куя.
Донбасста өч ел эшләгәч, 1924 елның апрель аенда Хөсәен Ганиевич Мәскеүгә, РКП(б) Үзәк Комитеты янындагы Татар-Башкорт секциясе Президиумы члены һәм инструкторы итеп күчерелә. Бу органның төп вазифасы — Башкортстан һәм Татарстан ДССРлар төзелгәннән соң, автономияле республикаларга керми калган Идел һәм Урал буе татар, башкорт халыклары арасында партия эше алып бару була. Ул туры- дан-туры коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты җитәкчелегендә эшли. Хөсәен Ганиевич ил буйлап күп йөри, хезмәт ияләре арасында оештыру һәм аңлату эшләре алып бара. Шушы ук чорда аның Мәскәүдә чыга торган «Эшче» газетасында мәкаләләрен дә күрергә була.
Партиябез илне индустрияләштерү мәсьәләсен куйгач, 1925 елның сентябрендә Хөсәен Ганиевич Татарстанга җибәрелә һәм аның экономикасын күтәрү өстендә актив эшли башлый.
Башта ул Дәүләт банкының Казан конторасы управляющие урынбасары була. Бер ук вакытта аңа башка җаваплы хуҗалык эшләренә дә җитәкчелек итәргә туры килә. Хуҗалык эшләрен партия кушканча, игътибар белән өйрәнү үзенең нәтиҗәләрен бирә. Тиздән Хөсәен Тарпищев үзен хуҗалык эшләре буенча да тәҗрибәле белгеч ител таныта. 1930 елның 11 январенда Татарстан АССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Хөсәен Ганиевич Тарпищев Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы хөкүмәтенең финанс эшләре буенча халык комиссары итеп билгеләнә. Бу елларны Хөсәен Ганиевич даими рәвештә республиканың партия һәм җитәкче органнарына сайланып килә. Ул партиянең өлкә комитеты җибәрүе буенча республика районнарында еш була, икмәк хәзерләү, колхозлар оештыру эшендә турыдан-туры катнаша.
Илдә социалистик төзелешнең яңа этабына хәзерләү өчен, перспективалы халык хуҗалык работнигы буларак, Хөсәен Ганиевич Промышленность академиясенә укырга җибәрелә. Моннан соң аңа Татарстанга кайтырга туры килми, ләкин кайда гына эшләсә дә, ул үзенең бөтен көчен социализм төзүгә бирде.