Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХАЛЫК ИҖАТЫ

Муса Җәлилнең әнисе
Рәхимә апа балаларына язган шигъри васыять-хат
Бик нык авырдым, балам, Үлсәм күралмый калам. Зарланып бер хат язам, — Уйлап карагыз, балам.
Бик сагындым сезләрне, Бигрәк тә кызларны.
Иртә торсам да көтәм,
Кичен ятсам да көтәм, Сезнең өчен ут йотам, — Уйлап карагыз, балам.
Ана күңеле — балада,
Бала күңеле — далада. Шул сүз әле чамада,— Уйлап карагыз, балам!
Төштә күреп уянам,
Шуны сөйләп куанам, Кайтырлар дип юанам,— Уйлап карагыз, балам.
Чит җирләрдә үзегез. Хатта килә сүзегез. Үзәгемне өздегез,— Уйлап карагыз, балам.
Көн дә иртә торамын, Хатыгызны көтәмен, Юксынып аһ итәмен.— Уйлап карагыз, балам.
Казаннарда да булдым, Оренбурда да тордым, Ахыр аерылып калдым,— Уйлап карагыз балам.
Кече кызым Хәдичә, Йөзләреннән нур чәчә. Никадәр үкенсәм дә, Үлмәм микән күрмичә?
Ибраһим балакаем, Тыңлагыз әйткәнемне. Мине искә алганда Онытма әткәеңне.
Зәйнәп белән Хәдичә, Сезгә кайгы көннәре. Сезнең өчен януым Көйдерәчәк гөлләрне.
Муса улым, сиңайтәм, Туганнарыңны кара.
Үләр вакытым җитте, — Кылып булмый бер чара.
Ни тилмереп көтсәм дә, Киләлмисез каршыма. Нинди бәхетсезлек бу Минем моңлы башыма?
Ибраһим, Муса, Хәдичә, Зәйнәп, хуш-Сау булыгыз... Исән чакта дөньяда Бергә матур торыгыз *.
1 Башкортстан АССРның Стәрлебаш районы Кызыл Яр авылында Әминә Хабибул линадан (1923 елда туган) язып алынды. Ул бу әсәрне Оренбург якларыннан ише- теп-язып алып кайттым дип сөйли.
Искәрмә: Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә апа 20 нче елларда балаларына язган шигъри хат бу. Безнең кулда янә дә Башкортстанның Миякә, Әлшәй районнарында Башкорт дәүләт университеты студентлары 1974 һәм 1975 елларда язып алган әлеге шигъри васыятьләр саклана. Мин үзем дә 1962 елда Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә Мусаны һәм аның әнисен якыннан белгән кешеләрдән шушы ук хатны язып алган идем.
Биредә васыять-хат, фикер кабатлаудан котылу өчен, кыскартып бирелә.
РИФ МӨХӘММӘТҖАНОВ, филология фәннәре кандидаты. Уфа университетының елкән укытучысы.