ҖИҢЕЛМӘС КАПИТАН
Кереш сүз урынына
айнан Сәетхуҗинның исеме дөньяда велосипед спорты тарихы сәхифәләренә җуелмас хәрефләр белән язылды. Ун тапкыр СССР чемпионы, Рим Олимпиадасы һәм дөнья беренчелеге призеры, күп кенә халыкара ярышларның «алтын лауреаты», атказанган спорт мастеры Гайнан Сәетху- җин, үзенең «ике аяклы атын» иярләп, планета-бызның бик күп илләрен гизде, дөньяны җилдән җитез тизлеге, гадилеге, ярдәмчел һәм нык характерлы капитан булуы белән таң калдырды.
аның кечерәк кенә бер музейны хәтерләткән бүлмәсендә башладым. Алтын, көмеш, хрусталь кубоклар һәм призларның, зиннәтле бүләк-ләр, төрле медальләрнең һәркайсына күренекле велосипедчының исеме, фамилиясе алтын хәрефләр белән язылган. Аларны кайсы илдә, нинди ярышларда алуы күренеп тора, һәр призның үз тарихы, үз шатлыгы, үз борчулары бар. Гайнаннан күпме көч, осталык, түземлек, йокысыз төннәр таләп иткән алар. Моны фәкать чемпион үзе һәм тренеры гына белә. Призлар Гайнан Сәетхуҗинның планета буйлап сәяхәтен күз алдына китереп бастыралар. «Велосипед иярендә» ул 330 мең километр юл үткән. Призларның һәркайсы кызыклы бер новеллага тиң. Алар безгә велосипед спорты «академия»сенең серлә
Атаклы спортчы СССР җыелма командасын халыкара аренага ун ел рәттән капитан буларак алып чыкты. Моңа кадәр спортның бер генә төре дә андый озын гомерле капитанны белми иде әле.
Гайнанның спорт биографиясе белән танышуны мин Сочида,
рен көннән-көн тулырак ачалар.
Авылда үскән гади бер малай бала чагыннан ук велосипедка «гашыйк» була. Зур спортның нәрсә икәнен күз алдына да китермәгән егет, соңыннан үзенең ихтыяр көчен, тырышлыгын җигеп, совет спортын данга күмә, аны яңа баскычларга күтәрә.
Велосипед спортына җаны-тәне белән бирелгән талантның тормыш юлы мавыктыргыч һәм кызыклы эпизодларга бай. Шуларның кайберләре турында сөйлик.
Иң зур бүләк Гайнанда
«Интернациональ» отеленең зур бүлмәсендә ул бер ялгызы. Ачык тәрәзәләрдән бүлмә эченә язгы җылы җил белән бергә гүзәл Прага урамнарыннан агып кергән гүләү Гайнанга фикерләрен тупларга ирек бирми... Менә алты этап инде артта калды. Җиңү көненә багышлап уздырылган велосипед марафонының алты кыен көне булды бу этаплар. Шәхси һәм команда беренчелегендә элеккечә үк голландиялеләр алда бара. Дөрес, безнең команда бүген икенче урынга чыкты. Әмма аны бельгиялеләр, поляклар, немецлар кысрыклый. Нәрсә булса да эшлисе һәм, һич тә кичектермичә, нәкъ менә иртәгә эшлисе иде. Иртәгә Гайнан белән бер үк мизгелдә алҗуның ни икәнен белмәүче голландияле Нийдам, полякларның тәҗрибәле пары Газда-Форнальчик, тынгысыз немец Амплер һәм тагын уннарча шундый көчле спортчы алгы сызыкка ташланачак. Бу минутта бәлки алар да иртәгә буласы хәлиткеч ярыш турында уйлана торганнардыр.
Көтмәгәндә ишек шакыдылар.
Гайнан: «Керегез!» дип җавап кайтаруга, бусагада хат ташучы күренде. Аның кулында дүрткә бөкләнгән телеграмма кәгазе иде.
Гайнан яткан урыныннан сикереп торды да кабаланып телеграмманы алды. «Узышларның барышын игътибар белән күзәтәбез. Кайнар сәлам җибәреп, җиңү телибез. Урал характерыңны күрсәт әле үзләренә! Заводтагы дусларың»,— дигән сүзләр язылган иде анда.
Гайнанның йөзе яктырып китте. Уйлары белән ул үзендә спортка мәхәббәт уяткан Чиләбесенә, эшче дуслары янына очып кайткандай булды.
Гайнан телеграмманы саклык белән генә өстәлгә куйды. Аның уйлары яңадан ярышларга барып тоташты...
Ул дөньядагы иң популяр бу ярышларга ике ел рәттән запас узышчы булып килеп тә ярыш кискенлеген татый алмыйча кире кайтып киткән иде. Ниһаять, 1960 елда тауга күтәрелгәндә биш тап кыр җиңеп, туган илебезгә ул берьюлы ике приз — «Активлык өчен» һәм «Таулар короле» призларын алып кайтты. Бер елдан аны СССР җыелма командасы капитаны итеп сайладылар. Ул елны безнең җыелма команда беренче урынны алды, шәхси беренчелектә Юрий Мелихов җиңде. Шул чакта велосипедчыларыбызның шатлыклары эчләренә сыймаган иде. Капитаннары Гайнанны алар һавага чөйделәр. Ә ул, капитан буларак, үзенең шәхси үрнәге белән егетләрен тагын да рухландырырга кирәклеген яхшы аңлады...
Менә алар яңадан стартта. Алда, җилләрне узып, Юрий Мелихов үзенең ике көпчәкле «машинасын» куа. Гайнан бераз арттарак калып бара. Аның үкчәсенә баса-баса француз, поляк һәм швед велосипедчылары килә. Бераз хәл җыеп алу өчен, Гайнан аларны уздырып җибәрә. Аннары кабат үзе алга чыга. Уңда «90» саны язылган багана күренә. Димәк, туксан километр ара узылган. Бу — бүгенге юлның яртысы диярлек. __
Берсеннән-берсе биек таулар башлана. Көтмәгәндә Гайнанны румын Мойчану куып җитә.
— Тауларда синнән башка кыен, әйдә, кызурак юырт! — ди ул аңа.
Йөз дә илле икенче километрда алар Юрий Мелиховны куып җитәләр. Юра белән Гайнан бер-берсенә карашып алалар. Шуннан артыгы кирәкми. Көчне хәтта елмаюга да әрәм итмәскә — күп көн-
лек ярышларда катнашучы велосипедчыларның законы шундый. Гайнан, Юраның киң иңнәренә ышыкланып, икенче булып бара.
Менә Брноның кызыл кирпечтән салынган йортлары күренә. Стадионга юл сорап торасы юк кебек. Урамның ике ягына тезелгән меңнәрчә кешеләрнең җанлы коридоры үзе шунда илтә. Ләкин стадион капкалары алдында Юра, юлны ялгыштырып, читкә тайпыла. Медьерди белән Мойчану алга уза. Мелихов өченче булып килә.
Ике йөз егерме ике километр озынлыктагы кыен юл артта калды. Берничә сәгатьтән велосипедчылар кунак йортында чираттагы летучкага җыелдылар. СССРның җыелма командасы тренеры Леонид Шелешнев егетләренә ярыш беркетмәләрен таратты. Җиде көн дәвамында шәкертләре аның елчыккан иде.
Брнодан Готвальдовка кадәр йөз утыз җиде километр. Чагыштырмача артык озын булмаган бу этапта безнең команда Германия Демократик Республикасы велосипедчыларын җиде минутка отты. Гайнан Сәетхуҗин үзе бу юлы да беренчелекне бирмәде. Шушы җиңүдән соң аның командасы да, ул үзе дә калган бер этапта да оттырмадылар. 1962 елда Җиңү көненә багышланып үткәрелә торган халыкара традицион ярышларның унбишенчесе СССР командасының тулы җиңүе белән тәмамланды.
...Варшава стадионы. Әле моннан ничә ел гына элек Совет командасының запас велосипедчысы Гайнан Сәетхуҗин нәкъ менә шушыннан, ярышларда катнашу бәхетенә ирешә алмыйча, кайтып киткән иде. Ә бүген монда ул узышларның икеләтә герое — командасы да, шәхси беренчелектә дә чемпион. Авыр юлдан соң ул битеннән тирләрен дә сөртергә өлгермәде, дуслары Юрий Мелихов, Алексей Петров, Виктор Капитонов, Анатолий Черепович, Станислав Москвин ГДР, Чехослойакия, Польша территориясендә 2413 километрга сузылган озын юлда үзләрен җиңүгә рухландырган капитаннары Гайнанны берәм-берәм кочарга керештеләр.
— Мондый капитан белән югалмаячакбыз, — диләр алар.
«Җиңү әләмнәре өчәү һәм алар сары, зәңгәр, шәмәхә төстә була» Бу төсләр бөтенесе дә безнекеләр кулында», дип язды ул чагында «Советский спорт» газетасы журналисты С. Токарев. Әйе, ул елны төп призларның өчесе дә безнең велосипедчыларда иде.
...Гайнан Сәетхуҗинның спорт трофейлары. «музее»нда бик күп телеграммалар саклана. Менә аларның кайберләре:
«Җиңү көненә багышлап уздырыла торган ярышларның унбишенчесендә откан команданың барлык членнарын да зур уңышлары белән котлыйбыз. Чиләбе металлургия заводы эшчесе Гайнан Сәетхуҗинның җиңүе белән аеруча горурланабыз. Спортта яңа уңышлар телибез. Чиләбе металлургия заводы директоры Вяткин, партком секретаре Нефедов, завком председателе Дегтярев, комсомол комитеты секретаре Показов».
«Горурланам. Кулыңны каты итеп кысам, Гайнан,— дип яза Көньяк Уралның танылган корыч коючысы, РСФСР Верховный Советы депутаты Василий Мокронский. — Сиңа һәм синең командаңа чын күңелдән яңа уңышлар телим».
маюын беренче тапкыр шунда күрделәр. Беркетмәдә совет командасы беренче урынга язылган, ә шәхси ярышта Гайнан Сәетхуҗин алга
Гайнан Сәетхуҗин.
«Кадерле Гайнан,— дип котлый аны Чехословакиядән унбиш яшьлек укучы Ян Билек,— мин спортны бик яратам. Сез һәм сезнең барлык иптәшләрегез миңа бик ошый. Телевизор экранында мин Сезнең Готвальдов стадионына ук кебек атылып килеп керүегезне күрдем. Моны һич онытасым юк».
Телеграммалар күп. Магаданнан һәм Тбилисидан, Норильскидан һәм Таҗикстаннан, Франциядән һәм Мексикадан, Бельгиядән һәм Италиядән... Әмма Гайнан өчен аларның үзенең туган ягыннан — Чиләбедән кил тәннәреннән дә кадерлерәкләре юктыр...
«Беренче бүләгем әтигә»
Рәхмәтулла абзый — шактый кырыс кеше. Гайнанга велосипед «җене» кагылу аның күңеленә бер дә хуш килми. Улының өйгә соңга калып, ачыгып, тәмам арып кайтуын ошатмый ул. Өстәвенә, өсте- башы пычранып беткән була. Сеңелләре Маһирә белән Сәгыйдә бо- ларны әтиләренә белгертмәскә тырышалар. Гайнан капканы ачып керүгә, җылы су алып, аны юындырырга чыгалар. Өйдә исә Рәхмә-тулла тамагын кыра-кыра: «Нигә юк-бар нәрсә белән азапланасың? Ташла, егет, бу эшеңне,— дип Гайнанны әрләп каршылый.— Татар халкына көрәш хас. Мин, синең урыныңда булсам, сөлге тотып мәйданга чыгар идем»,— ди.
Гайнан дәшми. Гаиләдә шундый тәртип: олыларга каршы сүз әйтеш юк. Шулай булмаганда, спорт белән хушлашуыңны көт тә тор. Ә инде Сәгыйдә дә Гайнан юлыннан киткәч, Рәхмәтулла абзыйчың кәефе тагын да бозыла төшә, шулай да ул балаларының юлына киртә булырга теләми. Сәгыйдә, абыйсы белән бергә, заводның спорт секциясенә йөри. Эштән соң алар һәр көн саен икәүләп велосипедта күнегүләр ясыйлар.
Гайнанга һаман бер уй тынгылык бирми: кайчан соң ул зур ярышларда приз алыр да аны әтисенә бүләк итәр икән?.. Ә бу көн вллә ни ерак булмый инде. Ул, завод чемпионатында беренче разряд
МӘГЪСҮМ ГӘРӘЕВ ф ҖИҢЕЛМӘС КАПИТАН
Берлин. Ярышлар алдыннан.
нормасын үтәп, предприятиенең җыелма командасы составына кертелә.
Беренче җиңүдән соң спортчыны нигәдер уңышсызлыклар эзәрлекли торган була. Гайнан да нәкъ шундый җәфаны кичерә. Ул кышның-кыш буена чаңгы һәм тимераякта шуа, төп игътибарын физик әзерлеккә бирә. Ә яз җиттеме — оттыра: стартка зур өметләр белән чыкса да, финиш сызыгын һич кенә дә беренче булып үтә алмый. Бу хәл Сәетхуҗинны үчектергәннән-үчектерә һәм ул күнегүләргә вакытны тагын да күбрәк бирә башлый.
Көннәрнең берендә заводның велосипед спорты секциясенә Чилә- бенең иң тәҗрибәле тренерларыннан берсе Борис Садовников килә. Гайнан аның кул астында укый, өйрәнә, характерын чыныктыра. Әмма «фәннәр» кыен, зур түземлек, көч һәм чыдамлык таләп ите. Шулай да ул кыенлыклар алдында каушап калмый. Күнегүләрнең берсендә аның велосипедының тәгәрмәч сугымы сына. Шәһәргә әле ун километрдан артыграк ара калган була. Ул велосипедын иңба-шына күтәрә дә җәяүләп атлый. Шушы вакыйгадан соң атна буена секциягә барырга кыймый йөри. Ләкин спортны ярату үзенекен итә...
1955 ел Гайнанга уңышлар китерә: ул берсеннән-берсе матур нәтиҗәләргә ирешә, ярышларда җиңү артыннан җиңү яулый.
Нальчик шәһәре. Гайнан өчен беренче зур старт шунда була. Ярышларда илебезнең велосипед спорты «йолдызлары» катнаша. Аның белән янәшәдә Колумбет, Бебенин, Крючков, Чижиков, Матвеев, Плотицын... Советлар Союзының үзе бер җыелма командасы!
Төне буе йокы керми аның күзләренә. Шундый күренекле спортчылар белән узышка чыгачагына ул әле ышанып та җитә алмый... Бу старт аның өчен велосипед спортының үзенчәлекле бер университетына әверелә. Гайнан анда илебезнең иң көчле велосипед спортчылары белән очраша, аларның ярыш алымнарын өйрәнә, чемпионат аңа гыйбрәтле сабак була.
Тренерлар, яшь егетнең тырышлыгын күреп алып, аны Мәскәү — Минск — Киев — Харьков — Мәскәү маршруты буйлап күп көнлек ярышларга чакыралар. Бу шатлыклы хәбәрне аңа завод секциясендәге дусты Вадим Стешин җиткерә.
— Җыен, Гайнан, җыен! — дип кычкыра ул Сәетхуҗиннарның бусагасыннан атлап керүгә.— Сине «Металлург»ның иң көчле велосипедчылары күнегүләренә дәшәләр. Аннан — күп көнлек узышлар.
Менә стартлар көне килеп җитә. Беренчелекне алу өчен бөтен көчләрен туплаган велосипедчылар колоннасы ил буйлап чаба. Смоленск, Орша, Минск, Бобруйск шәһәрләре инде артта кала. Велосипедчыларны һәр этапта меңнәрчә тамашачылар каршылый һәм озатып кала.
Башта эшләр әйбәт кенә бара. Беренче этапны ул шактый җиңел үтә. Аннары икенчесен, өченчесен уза. Озакламый кыен һәм авыр юллар башлана. Гомельга якынлашканда салкын, зәһәр җил велосипедчыларның йөзләренә китереп бәрә һәм кәрванны тузгыта башлый. Баруы чиктән тыш кыенлаша. Куллар күшегә, аяклар кургаш итек кигәндәй авырая. Шул чак Чиләбе вокзалы перронында озатып калган дуслары күз алдына килеп баса Гайнанның... Томан эчендә тренерның йөзе күренеп киткәндәй була.
Чернигов — Киев этабы тәмамланганнан соң, лидерларны куып җитү өчен нәрсә эшләргә кирәк икән дип баш ватып утырган минутларын һич онытасы юк аның. Армия спорт клубы велосипедчылары белән ярышу уен түгел. Илебезнең җыелма командасы тулысы белән диярлек шулардан тора бит!
— Егетләр! — дип сүз башлый шунда Виктор Лобанков.— Иртәге Гайнанның туган көне! Аңа егерме яшь тула!
Дуслары, елмаеп, Гайнанга борылалар.
Арадан берсе җитди генә итеп әйтеп куя:
— Этапны җиңсәк, бергәләшеп бәйрәм итәбез.
— Дөрес,— дип аны куәтли Юрий Макаров.— Болай булгач, син, Гайнан,
Лубныга беренче булып барып җитәргә тиеш. Үзеңә Немы- товны яки тагын кемне дә булса иярт тә туп-туры финишка элдерт!
Этапны оту — һәр узышчының хыялы. Һәм ул тәвәккәлләргә була. Киевта старт алу белән лидерлар рәтенә чыга. Алда «Динамо» егете Кацинскийның сары чәчле башы күренеп китә. Миша Курбатов туп кебек алга оча... Узышучылар төркеме бөтенләй бутала. Кече финиш якынайган саен тәҗрибәле осталар ярсый-ярсый һөҗүм итәләр. Гайнан да, бөтен көчен җыеп, соңгы тапкыр алга ыргыла. Асфальт юл кыскарганнаи-кыскара бара. Менә ак тасма көпчәкләр астына шуып килеп керә. Гайнанның башыннан яшен тизлеге белән уй йөгереп уза: «Оттым!»
Киев — Лубны дистанциясендә җиңүе өчен аны кул сәгате белән бүләклиләр. Танылган спортчылар белән ярышта җиңеп алган зур бүләк — кул сәгате — аның беренче призы.
Ярышлардан кулына сәгать кенә түгел, күкрәгенә «Спорт мастеры» значогын да тагып кайта ул. Вокзалда аны якын дуслары Борис Садовников, Геннадий Чурбаков, Вадим Стешин, Виктор Андреев, бертуган Володкиннар, сеңелесе Сәгыйдә һәм әтисе Рәхмәтулла абзый каршылый. Рәхмәтулла абзый, кулындагы газетасын селки-селки, улына сүз ката:
— Күрче, күрче, кем кайткан! Чемпион! Рәхмәтулла малае, спорт мастеры Гайнан!
Ә Гайнан сумкасыннан «Победа» сәгатен алып әтисенә суза.
Гайнанның туган көнендә, аңа егерме яшь тулган көнне була бу истәлекле вакыйга.
Пирамидалар илендә
Совет велосипедчылары, Прага, Цюрих, Афина аэропортларында тукталыш ясаганнан соң, ниһаять, Каһирәгә килеп җитәләр. Мисыр халкы һәм күп көнлек узышларны оештыручылар пирамидалар иленә беренче тапкыр аяк баскан безнең спортчыларны җылы каршылый.
Булачак узышлар һәм совет спортчылары турында Каһирә матбугаты күп яза. Газеталарның берсендә безнең велосипедчылар менә мондый юлларны укыйлар: «Совет спортчылары Мисыр буйлап узышта беренче тапкыр катнаша. Аларга әле трасса таныш түгел, команда халыкара ярышларда тәҗрибәсе булмаган велосипедчылардан төзелгән. Әмма алар башка командалар белән тигез көрәшәчәкләр Һәм русларның җиңүе шик тудырмый».
...Менә велосипедчылар утырган поезд старт бирелергә тиешле Луксорга килеп җитә. Тугыз илдән килгән кырык биш велосипедчыны борынгы милли киемнәр кигән егетләр һәм Мисыр велосипед спорты федерациясе президенты Исмәгыйл Таһир котлый. Шуннан соң велосипедчылар кәрваны 221 километр озынлыктагы юлга кузгала. Юлның беренче өлешен барысы да диярлек бер үк тизлектә Үтә. 130 нчы километрда Болгария һәм Румыния командаларыннан
МӘГЪсҮМ ГӘРӘЕН ф ҖИҢЕЛМӘС КАПИТАН
жкешәр, ГДРдан бер узышчы алга чыга. А. Олизаренко, Г. Сәетхуҗин һәм команда капитаны А. Черепович алардан калышмаска тырышалар. Сохагтагы финишка 10 километрдан кимрәк ара калып бара. Шушы араны узганда Болгария велосипедчысы Б. Коцев, румын К. Мойчану, ГДРдан Г. Штользе, безнең егетләрдән Г. Сәетхуҗин төп группадан алга чыгалар. Б. Коцев финишка — беренче, Гайнан өченче булып килә. Дистанция алты сәгать унбиш минут илле ике секундта узылган. Бу — уртача тизлек сәгатенә 35 километрга якын дигән сүз. Эсселек утыз градуска җиткән кызу көндә һәм комлы юлда уздырылган ярыш өчен начар нәтиҗә түгел!
Ләкин бу әле озын һәм ялыктыргыч юлның башы гына. Алда — яңадан 1700 километр... Сохаг — Асьют этабы Гайнаннар командасы өчен, мөгаен, иң күңелсез булгандыр. Стартта тузан өермәсе күтәрелә. Безнең велосипедчылар венгр Г. Торокның алта узып китүен абайламый калалар. Г. Торок йөз унбиш километрлы дистанцияне баш группадагы алты велосипедчы арасында Асьютка беренче бульш килеп кергән А. Петровка караганда ике минут унтугыз секундка элегрәк тәмамлый. Шулай да ике этап нәтиҗәсе буенча СССР командасы төп көндәшләрдән өч минутка алда була әле.
Этап артыннан этап. Чиратта — Порт-Сәет.
— Менә шушы этапта җиңсәң иде,— дигән уй Гайнанның башыннан бер минутка да чыкмый. Аның күңеленә ут салгандай, Сүәештән киткәндә шаян малайлар Гайнан Сәетхуҗинга: «Сәет! Сәет!» —дип кычкырып калалар. Тизлек артканнан-арта бара. Утызынчы километрларда Болгария велосипедчысы Д. Колев, аның артыннан А. Олизаренко, А. Петров, ГДРдан X. Каппель һәм Румыниядән В. Добреску алга ыргылалар. Төп группадан тагын бер велосипедчы — Гайнан Сәетхуҗин аерылып китә. Лидерлар арасында безнекеләр өчәү, җиңү өчен иң уңай чак. Тактик көрәш нәкъ менә шушында башлана да. Алда юлны ремонтлыйлар, тагын сулга борылырга кирәк. Бу хәл велосипедчыларны бөтенләй саташтыра, комлы юлдан узышу тәмам хәлдән тайдыра. Сәетхуҗин, тешләрен кысып, бөтен көченә педальләргә баса. Ләкин башкаларның да бирелергә исәбе юк. Чөнки шәһәр янәшәдә генә. Биш, өч, ике, ниһаять, соңгы километр. Велосипедчылар, финишка җиткәндә, гадәттәгечә, торналар шикелле, бер-бер артлы тезеләләр. Көндәшләре җай эзләгән арада буй-буй сызыклы ак күлмәк кигән берәү сулдан алдырып узып та китә. Гайнан, Гайнан Сәетхуҗин ич бу! Молодец, Гайнан! Менә сиңа Сүәеш малайлары озатып калган «Сәет!»
Гайнанны финиш сызыгына чакыралар. Аның уң кырына Петров килеп баса. Аларны Порт-Сәет губернаторы Мөхәммәд Риад тәбрикли. Бу этапта җиңгән Гайнан Сәетхуҗинның муенына ул чын чәчәкләрдән үрелгән таҗ кидерә.
СССР велосипедчылары бу узышларда команда беренчелегендә Дә җиңеп чыгалар. Моның өчен Гайнанга тагын бер приз бирелә. Ә команда Мисыр президенты Җамал Габделнасыйрның көмеш кубогы белән бүләкләнә.
Рим Олимпиадасында
Спорт тормышы көтелмәгән вакыйгаларга искиткеч бай. Бүген син чемпион, ә иртәгә финишка соңгы кеше булып килүең мөмкин. Олимпия уеннарына, дөнья чемпионатларына барырга хокук алганчы нинди генә хәлләр татымый спортка гашыйк кешеләр. Гайнан кебек
күпне күргән, күпне кичергән һәм җиңү шатлыгы күргән егетләрне велосипед спорты әлегә белми. Рим Олимпиадасына әзерләнгән вакытта булган бик гыйбрәтле бер очрак турында искә төшереп узасы килә. Велосипедчылар, Минскида старт алып, Балтик буе республикалары аша үтәләр. Аннары юл Мәскәүгә борыла. Мәскәүдә ул ♦ көнне тантана — В. И. Ленин исемендәге Үзәк стадионда СССР халыкларының икенче җәйге спартакиадасы ачылуга багышланган спорт бәйрәме бара. Шундый тантаналы көндә стадионга кемнең генә беренче булып атылып керәсе килмәсен! Финиш инде кул сузымы гына җирдә диярлек. Сәетхуҗин, төп группадан аерылып, Горький урамына чыга. Шул вакыт чиләкләп яңгыр коя башлый. Ләкин Гайнанны туктатырлык бернинди көч тә юк инде. Дөньясын, барлык көндәшләрен онытып, ул алга чаба. Стадион капкаларына хәтле нибары 100 метр ара калып бара. «Велосипед поезды»н озата килүче мотоциклчылар, узышучыларга юл биреп, читкә тайпылалар. Сәетхуҗин да алар артыннан иярә. Шунда ук кинәт кемнеңдер: «Кире борыл, ялгыштың!» —дигән сүзләрен ишетә. Егетнең коты оча, маңгаена салкын тир бәреп чыга. Юлдан кире борылып, капкадан килеп кергәндә, Горький егете Александр Ючковның стадион буйлап элдерткәне күзенә ташлана.
Гайнанга ачы сабак була бу.
I960 ел—Рим Олимпиадасы елы. Италия җирендә булачак стартларга планетабызның төрле почмакларында әзерләнәләр. СССРның велосипед спорты федерациясе дә күнегүләрнең махсус программасын төзи. Җиңү көненә багышланган традицион халыкара ярышларда иң яшьләрне сынап карарга булалар. Яңа команда төзелә. Аның составында Горькийдан Александр Ючков, эстон егете Антс Вяравас, Харьковлы Михаил Курбатов һәм Гайнан Сәетхуҗин кертелә. Капитан итеп Павел Востряковны сайлыйлар.
Узышларга Чехословакиянең башкаласы Прага шәһәрендә старт бирелә. Прага урамы буйлап алга ыргылучы чуар колоннада күпләргә әле бөтенләй таныш булмаган совет спортчысы татар егете Гайнан да бар. Аның янәшәсендә немецлар, чехлар, поляклар, венгрлар, бельгиялеләр, шведлар, тунислылар, болгарлар, норвегиялеләр... һәркайсының максаты — беренче дистанцияне оту. Сынатырга ярамый. «Сиңа да һөҗүмгә күчәргә вакыт», — ди Гайнан үз-үзенә. Уңай моментны туры китереп, сөзәк юл кырыннан түбәнгә ташлана. Көндәшләре моны хәтта сизми дә калалар бугай. Кече финишка ул беренче булып үтә.
Ләкин куанырга әле иртәрәк шул. Бу — ике мең километр озынлыктагы дистанциянең кыска бер этабы гына. Гайнан алда торган авыр маршрутны хәтта күз алдына да китерә алмый. Безнең команда рәттән ике дистанциядә оттыра.
Өченче этап аның хәтерендә бүгенгедәй ачык саклана. Братисла- вадан Готвальдовка кадәр — 195 километр. Яңа дистанциядә совет велосипедчыларының эшләре җайлы гына бара. Немецларның көрәшне артык кискенләштерәселәре килми. Поляклар көчләрен Варшавага саклыйлар. Шулай булгач, тәвәккәлләргә кирәк. Таулы урыннар Гайнан өчен бигрәк тә кулай. Тауларда ул үзен аеруча әйбәт күрсәтә. Безнекеләр арасында аның «Таулар короле» дигән кушаматы тнкмш'э түгел бит!
— Алга ыргыл!—дип кычкыра аңа Павел Востряков. — Үргә менгәнче лидерларны ничек тә куып җит...
Капитан әмерен үтәргә кирәк. Һәм ул лидерларны куып җитә. Тау бүләген алу өчен 20 километр юл үтәсе бар. Югарыга алып менгән юл куе урман эченә керә. Бераздан яңгыр, аннары ишеп-ишеп
МӘГЪСҮМ ГӘРӘЕВ ф ҖИҢЕЛМӘС КАПИТАН
Прага, 1962 ел. Җиңү көненә багышлап үткәрелә торган Халыкара ярышта беренчелекне алган совет командасы спортчылары.
кар ява башлый. Барысы да арыган. Карлы сөзәк юлдан Гайнан алга ыргый һәм Готвальдов стадионына беренче булып килеп керә. Чехословакия җирендә аңа беренче призны тапшыралар. Бу бүләк командага бер минут ташлама ясый. Монысы әйбәт, бик әйбәт.
Җиңү көне ярышларын Сәетхуҗин уңышлы тәмамлый: бу ярышларның ул елгы чемпионы, ГДР спортчысы Эрих Хагеннан барлык этаплар суммасы буенча дүрт минут чамасы гына калыша. Командалар арасында совет спортчылары өченче урынга чыга. Сәетхуҗин туган илебезгә «Таулар короле» призын алып кайта. Моннан тыш Гайнан дистанцияләрдәге егерме алты кече финишның ундүртендә! беренче булып килә һәм Рим Олимпиадасына бару өчен ышанычлы адым ясый.
Туган илебездә Сәетхуҗинны тагын бер җитди имтихан көтә. Римга бару өчен дүрт кеше инде путевка алган. Ә бишенчесе әлегә билгесез.
— Бишенчесе Сочидагы узышларда җиңгән кеше булачак, — ди велосипедчыларга СССР җыелма командасы тренеры Леонид Шелеш- нөв. Гайнан тренерга биргән сүзендә тора һәм беренчелекне яулап ала. Гайнан Сәетхуҗинны Олимпия командасы составына кертәләр.
...Рим олимпиячеләрне каршылый. Храмнар, кинотеатрлар, кибет витриналары, хәтта борынгы һәйкәлләр Олимпиада эмблемалары белән бизәлгән. Бу эмблемалар биш континент спортчыларының дуслыгын чагылдыра. Римлылар үзләре дә, олимпиячеләргә охшатып, ак, кызыл, яшел, зәңгәр, сары костюмнар һәм эшләпәләр кигәннәр. Бөтенесе Олимпиада ачылу тантанасын көтә.
Олимпия авылында спортчыларга урын — түрдән, хуҗалар алар- ны ачык йөз белән каршылый. Гайнан ГДРдан, Польша, Япония,
Бельгия, Норвегиядән килгән велосипедчы танышларын чәй эчәргә чакыра. Үзе дә аларга кунакка йөри. Менә нинди ул Олимпиада! Барлык илләрнең егетләрен һәм кызларын бер-берләренә якынлаштыра, аларның дуслыкларын ныгыта.
Олимпиада каникуллары эш көннәре белән алышына. Велосипедчылар программасының беренче эш көне — командалар узышы. Гайнан бу ярышларда катнашмый. Ул тамашачы гына...
Узышны итальяннар башлый. Алар, үзләрен чын хуҗаларча тотып, әйләнештән-әйләнешкә отыш секундларын җыялар. Не мецларның да квартеты менә дигән. Әнә безнекеләр. Алар да әйбәт бара.
Тик менә Алексей Петровның гына эше көйсезләнеп бара кебек. Ул бер велосипедчыны үзеннән алга уздыра да артка кала. Аның каравы, Капитонов бөтенләй арымаган кебек. Ә Петровка нәрсә булды икән?
Финиш. Итальяннар — беренче, немецлар — икенче, совет “ командасы өченче урында. Юра Мелихов һәм Евгений Клевцов Z хәлсезләнгән Петровны култыклап киләләр. Ул көч-хәл белән генв • сулыш ала.
— Врач чакырыгыз! — дип кул изи Капитонов. ►
Массаж ясаучы йөгереп килә.
— Эссе суккан, — ди ул. «*
Алексейга массаж ясыйлар. Тәненә салкын су коялар. Ниһаять, £ ул күзен ача. Беренче сүзе итеп, дусларыннан сорый:
— Ничәнчеләр?
— Бронза медальләр алдык, — дип тынычландыра аны Капитонов.
Гайнанга да чират килеп җитә. Италия башкаласы буйлап группалы ярышлар башлана. Катнашмаучы спортчыларның барысы да трассага чыга. Алар чиләкләр, кружкалар сатып алалар.
— Без сезгә Мәскәү һавасы ясыйбыз, — дип шаярта безнең спортчылар, ярыштагы иптәшләренә су биреп һәм су сибеп торырга әзерләнәләр.
Дистанциянең икенче өлешендә Виктор Капитонов белән итальяи Ливио Траппе төп группадан аерылып китә. Бик күпләр моңа гадвтн нәрсә итеп кенә карый. Финишка чаклы берничә әйләнеш калгач, башта немецлар алга ыргыла, Тэвэ Шур бик кызу куалый. Ван ден Вергын да Бельгиягә Олимпиада медален алып кайтмакчы. Безнеке- ләрдән Капитонов алда.
Соңгы километрлар аеруча озын, ялыктыргыч булып тоела. Капитонов һич икеләнмичә җиңүгә бара. Рим узышында ул моңа ирешә дә. Велосипед спорты буенча, әле беренче тапкыр буларак, илебезгә Олимпия медален алып кайта.
Оркестр, Италия башкаласын яңгыратып, Советлар Союзы Гимнын уйный. Бу тантананың сәбәпчесе Виктор Капитонов, мәһабәт көйне тыңлап, мактау пьедесталының иң өске баскычында горур тора. Икенче көнне Римда чыга торган барлык газеталар Виктор Капитонов җиңүе турында язалар. «Рус егете — Олимпиада чемпионы!» Виктор итальяннарның иң яраткан спортчысы Ливио Траппены Узды! Рим тып-тын булып калды. Хәтта ирләрнең дә күзләреннән яшь бөртекләре тәгәри. Гайнан, фиништан соң, Ливио Траппеның балаларча үксүен бик озак карап тора. Нишлисең бит, спорт шундый нәрсә инде ул: җиңәсең дә, оттырырга да туры килә...
Тагын дүрт елдан соң унсигезенче Олимпия уеннарына Япониягә Гайнан СССР велосипедчылары командасы капитаны булып барды.
ф Ж.ИНВЛМӘС КАПИТАН
«Юманите» кунагы
— Без тәгәрмәчләр өстендә яшибез, — дип сөйләргә яраталар велосипедчылар. Бу сүзләрдә зур хаклык бар.
Кичә генә Гайнан Сәетхуҗин командасы Җиңү көне Ярышларыннан алтын медаль отып кайтты. Бу җиңү аларга аеруча кадерле иде. Ярышлар кызып барганда гына совет велосипедчыларыннан берсенең аягы имгәнә. Безнең командада биш кенә кеше кала. Әмма башка командалардан бер кешегә ким булса да, бу авыр көрәштә совет командасы җиңеп чыга алды.
...Гайнан кулында бүген тагын яңа телеграмма. Парижга Франция коммунистлары газетасы «Юманите» призына ярышларга чакыралар.
Совет спортчылары Парижның таныш урамнары буйлап атлыйлар, истәлекле урыннарга тукталалар. Франция хезмәт ияләре һәр- кайда «Юманите» газетасы бәйрәменә әзерләнә. Менә Монмартр һәм Мәхәббәт бульвары. Моннан берничә сәгать кенә элек эш киемнәрен салып, бәйрәм костюмнарын кигән эшчеләр «Юманите» газетасы саталар.
Александр Кулибин иптәшләренә бер тәкъдим ясый:
— Әйдәгез, егетләр, без дә сатышыйк!
Велосипедчылар, куллары белән ишарәләп, эшчеләргә үзләренең теләкләрен белдерәләр.
Гайнан французча берничә сүз дә белә икән. Ул сүзләр, спорт терминнары гына булсалар да, парижлылар белән уртак тел табуга ярдәм итәләр. Гайнан Сәетхуҗин янына шунда ук зур чират тезелә.
Кичен Гайнанны һәм аның командасын Франция Коммунистлар партиясенең сугышчан органы «Юманите» редакциясенә чакыралар. Безнең егетләр редакция сотрудниклары белән танышалар, газетаның киләсе санында басылып чыгачак үз рәсемнәрен карыйлар.
Иртән — старт...
Гайнан узган ел Парижда булган вакыйгаларны исенә төшерә. Совет велосипедчылары күп көнлек «Тур де Лавенир» ярышларына килгәннәр иде. Профессиональ велосипедчылар ярышы иде ул. Моны инде Җиңү көне узышлары, яисә «Юманите» газетасы призына ярышлар белән һич чагыштырып булмый. Соңгы икесе спортчыларны үзара дуслаштыра, алга таба югары нәтиҗәләргә ирешү өчен ярдәм итә. «Тур де Лавенир»ны оештыручы буржуаз эшкуарлар һәвәскәр велосипедчыларны: «Моның өчен сезгә күпме түлиләр?» «Табышыгыз күпме?» дигән сораулар белән йөдәтеп бетерәләр. Безнең егетләр суыткычлар өчен двигатель һәм запас частьлар сатучы фирма вәкиленә тап була. Бу әрсез француз танылган профессиональ велосипедчы Жак Анкетиль аша Алексей Петровтан стартка күлмәгенә шушы фирманың эмблемасын тагып чыгуын сорый. Алексей аның тәкъдимен көлеп кире каккач, француз тәмам аптырашта кала. Совет кешеләренең спорт белән кәсеп итү өчен шөгыльләнмәүләрен эшкуар французга аңлатып бирүе бик кыен була. Профессиональ спорт турында уйланганда Гайнан немец дусты, менә дигән спортчы, Магдебург шәһәре металлисты Густав Адольф Шурны искә төшерә. Алар беренче тапкыр 1960 елда Җиңү көне ярышларында очрашканнар. Шуннан бирле дуслыклары ныгыганнан-ныгый бара. Шурның спорт даны Җир шарының барлык континентларында шаулый. Аны Германия Демократик Республикасы Халык палатасы депутаты итеп
сайлыйлар. Ул яраткан эшенә, туган иленә бирелгәнлеге белән безнең велосипедчыларга һәр вакыт үрнәк булып тора. Ике тапкыр дөнья чемпионына Көнбатыш Германиянең профессиональ велосипедчылары оешмалары акылга сыймаслык зур суммага контракт төзергә тәкъдим ясагач, Шурның моңа җен ачулары чыга һәм ул болан дип җавап бирә:
— Мин Германия Демократик Республикасы гражданины һәм шулай булып калачакмын да.
Гайнан менә ГДРдагы дусты Густав Адольф Шур белән «Юмани- те» газетасы призына ярышка чыга. Икесенең дә кулында «Юманите» эмблемасы төшерелгән кызыл әләм. Франциянең хезмәт халкы аларны котлап кул чаба, җиңүгә рухландыра. Кыен, бик кыен була бу ярыш. Көн буена сузылган авыр көрәштә Гайнан Сәетхуҗин җиңә, икенче ел рәттән «Юманите» призын ота.
Бөтен дөньяда танылган Гайнан Сәетхуҗин спортта әнә шундый катлаулы юллар аша берсеннән-берсе җаваплырак ярышларда җиңү яулый. Беренче рәсми ярышын педале сынган велосипедта завод чемпионы булып башлаган Гайнан зур спортта җиңелмәс капитан булып ирешә. Канада, Англия, Бельгия, Норвегия. Төркия, Голландия юлларында җиңелүне белми. Польшада аны «ук» дип йөртәләр, чехлар «җиңелмәс капитан» дип атыйлар. 1971 елны Гайнан Мәскәү педагогия институтын тәмамлый, шул ук елда СССР халыкларының V җәйге спартакиадасында, РСФСР җыелма командасы капитаны буларак, тагын бер алтын медаль ота. «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. Хәзер Гайнан Сәетхуҗин Мәскәүдә яши. Ул — РСФСР җыелма командасы тренеры. Велосипед спортының дөньядагы иң танылган вәкилләре белән бер сафта атлый.