Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢҮЧЕ СОЛДАТ, СҮЗ СИНЕҢ ХАКТА


агын Май...
Авыр һәм газаплы сугыш истәлекләрен күңелләрне тагын-тагын борчый һәм куандыра төшеп яңарткан ай. Кешелек бәйрәме дә, безнең кешелеклегебез бәйрәме дә ул.
Күп кенә илләр һәм халыкларны иркен сулышлы көнгә китергән, аларның культураларын юкка чыгаруга чик куйган, ирекне буган богауларны өзгән Май ае! Аның сугышта үлгәннәргә һәм сугыштан исән калганнарга тарихның иң биек калкулыгына мендереп куелган һәйкәле исә — безнең Бөек Җиңү.
Әйе. шагыйрь Александр Прокофьев шушы май аеның тугызынчы числосын «Бөек көн» дип бик урынлы атады, чөнки:
Киң колач белән, кырыс һәм кайнар
Гади солдатлар көрәшкән җирдә Алтын канатын җәйде зур Җиңү, Кабул итсенгә дус илләр бергә.
Шул сугышның җиңүчесен — дөресен әйткәндә, аның төп көчен! — зурлап тагын- тагын күп нәрсәне әйтәсе бар әле. Халык хәтерендә ул төрле елларда, төрле чакларда төрлечә итеп аерым-аерым сызылган сурәтләр булып, әлбәттә, күптән яши инде. Ә менә аның киләчәк гасырларга барып җитәсе гомум портретын еллар буе сызарга да сызарга кирәк. Бу — минемчә, бүгенге һәм киләчәктәге барча буын әдипләрнең дә изге бурычы.
1941 елның 22 июне таңында ГиҮлер гаскәрләре безнең илебезгә дәһшәтле ут давылы яудыра башлады. Үлем белән яшәү көрәшенең беренче минутлары иде бу. Күгебезне фашист самолетлары өере каплаган шушы беренче минутларда ук синең портретка тәүге штрихлар эшләнә башлады, җиңүче солдат. Илебезнең күп санлы һәм күп милләтле каләм осталары бергәләп кереште бу эшкә. Ул чакта әле син безнең дөнья шаулатачак Җиңүебез юлына бары аяк кына баскан көрәшче идең. Ә Җиңүгә илтәсе юллар исә коточкыч каты сугышлар аша, чамасыз күп түгеләсе каннар аша узасын кем генә белмәде ул чакта.
Т
Әдипләрөбезнең дә күбесе, илбасарларга каршы рәхимсез керешер ечен, кулына корал алып һем штыкка тиң ителгән каләмен тотыл, фронтның алгы сызыгына— ут эченә китте. Илһамыбызны һәм партияле иҗатыбызны Ватанны саклау эшенә хезмәт иттерү теләге, сугыш турындагы кырыс хакыйкатьне киләчәк буыннарга язып калдыру теләге бездән шуны таләп итте. Ә сугышның чик буйларындагы беренче атакалардан башлап Мәскәүдәге Җиңү парадына хәтле булган авыр ♦ юлын, хәтта аның тар сукмакларын да калдырмыйча, реаль буяулар белән кәгазьгә төшерергә кирәк иде: киң панорамалар да күрсәтелсен, һәр аерым көрәшчеләрнең эчке дөньясын ачкан «җирле әһәмияткә ия» бәрелешләр дә күздән ычкынмасын Көндәлек батырлыкның табигате нидән гыйбарәт? Дошманны җиңәргә солдат ничек өйрәнә һәм яуда аның яңа сыйфатлары ничек ачыла?—шул сорауларны ачыкламый торып сугыш турындагы бөр әсәр, дә тулы канлы әсәр була алмый
Кыскасы, сугышчан сафка баскан музалар, күңелләрне канатландырып, солдатларның җиңүгә ышанычын ныгытып, туплар һәм бомбалар белән бергә шаулады.
Әдипләрнең алга әйдәгән көчле һәм кырыс сүзе көрәшчегә, әйтик, командир приказы яки Совинформбюроның дулкынландыргыч яңа хәбәре шикелле үк, кадерле һәм кирәк иде. Фамилиясендә үк хәрби сыйфат күренгән белорус шагыйре Максим Танк әйткәнчә, ул сүзләр
Эссе чүлдә бер йотым су көткән кебек.
Салкын якта кайнар учак яккан кебек.
Ачыкканда или авыз иткән кебек.
һөҗүм ечен патрон көтеп яткан кебек.—
көтеп алындылар.
Җиңүче солдатның сынаудан-сыиауга ныгый һәм көчәя барган каһарманлыгын сүз белән сурәтләү, аның нинди каршылыклар кичерел, тормышның нинди кыенлыкларын җиңел яңадан-яңа сугышчан сыйфатлар белән байый баруын тирән психологик чаралар аша күрсәтү ул көннәрдә дә бик кирәк иде. Ә хәзер ул бигрәк тә
Сугышның чиксез кыен шартларында халык язмышы һәм аерым шәхес язмышлары турында мөмкин кадәр тулырак сөйләү ихтыяҗы солдат көнкүрешен, штаблар эшчәнлөген һәм башка бик күп нәрсәләрне энәсеннән жебенә кадәр җентекләп белүне таләп итте һәм таләп итә. Ләкин белгән кадәресен истән чыгармау да мөһим иде: бу эшкә алынучы һәр әдип һәлак булганнарга һәм яуда исән калганнарга үз йөрәгендә үлмәс һәм сүнмәс мәхәббәт сакларга тиеш. Чөнки сугыш бит асылда һәр йортка килеп керде, фронт бөтен илебез буйлап узды Ул яле хәзер дә безнең төннәрдәге яра эзләре һәм йөрәкләрдәге әрнүләр булып яши бүгенге көннәргә һәм хәзерге заманга аның йогынтысы гаять зур. Сугыш сабакларыннан без килечек ечен дә бик күп нәрсә алырга тмешбех Чөнки җирдә әле баштанаяк коралланган империализм бар, төрле континентларның төрле районнарында фашистик көчләр һаман әле баш калкытып торалар. Сугышның чын мәгънәдә сәнгатьчә эшләнгән елъязмасын үткән көннәрдән бүгенге көнгә кадәр җиткерә алган, укучы йөрәгенә үтеп кергән китапларны вакыт искертә дә. оныттыра да алмый. Алар, революцион традицияләр һәм хезмәт традицияләре белен беррәттен, армия белән халык бердәмлеген тагын да ныгыту, яшь буыннарны социалистик патриотизм һәм интернационализм рухында. Ватанга бирелгәнлек, аны сакларга һәр вакыт әзер тору рухында тәрбияләү өчен кирәк.
Сугыш темасына язылган китапларыбыэның тарихи миссиясен, аларның сугышчан әһәмиятен КПСС Үзәк Комитеты совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 30 ел тулу уңае бөлән махсус кабул иткән карарда әнә шулай бәяләде
Сугыш елларында совет халкының фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыгын киң һәм күпкырлы итеп тасвирлаган әсәрләр илебезнең барлык тугандаш республикаларында да күпләп иҗат ителде. Алар арасында инде бетен дөньяга билгеле гүзәл китаплар да аз түгел. Безнең Татарстан әдипләре генә дә. мәсәлән, 40 тан артык роман һәм повесть, шул хәтле үк сюжетлы-аакыйгалы поэма, егермеләп пьеса, күпләгән очерк, хикәя һәм шигырь китаплары бастырдылар. Әгәр татар язучылары- ның һәр өчтән ииесе сугышта үлеп калуын да (фронтларда 33 әдибебез һәлак бул
ЗӘКИ НУРИ ф ҖИҢҮЧЕ СОЛДАТ. СҮЗ СИНЕҢ ХАКТА
ды...) искә алсак, алда китерелгән саннарның мәгънәсе никадәр зур икәнен тагын да тирәнрәк аңларбыз. Ул китапларның кубесе илебез халыклары телләренә һәм чит телләргә тәрҗемә ителде. Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләремне кергән шигырьләре, сугышчан һәм поэтик батырлык темасына караган китаплар арасында беренчеләрдән булып, Ленин премиясе белән бүләкләнде. Соңрак елларда чыккан китаплар арасыннан Габдрахман Әпсәләмовның Ватан сугышының өч яшь батыры турындагы өч повестен, Хисам Камаловның «һәркемнең гомере бер генә» исемле романын, Геннадий Паушкинның чик буе сакчылары, Юрий Белос- тоцкийның очучылар тормышын чагылдырган повестьларын күрсәтергә мөмкин. Үзләренең хәрби биографияләрен гомумиләштереп, Әмирхан Еники «Без дә солдатлар идек», Әдип Маликов «Яшьлек утравым» дигән повестьларын яздылар. Самат Шакир үлем лагеренда җәзаланган коммунист, командир һәм әдип Хәйретдин Мөҗәйнең сугышчан юлын ачыклады һәм аның сугыш елларында язган әсәрләрен укучыга җиткерде. Бу темага караган китапларның хәзер күпчелеге яшь буын авторларның еллар буе эзләнүләре, документлар өйрәнүе нәтиҗәсендә туа. Шамил Рәкыйпоәның әдәби-документаль повестьлары — нәкъ шундыйлар. Ул очучы Мәгубә Сыртланова һәм аның полкташлары турында «Кипарислар җыры» дигән тагын бер китап чыгарды. Кырымны азат итү сугышларын тасвирлаган бу әсәр әнә шундый матур символик исем белән аталган.
Кыскасы, бу темага совет язучылары һәм социалистик илләрдәге каләмдәш дусларыбыз язган әсәрләр санап бетергесез! Димәк, тикшерәсе һәм беләсе нәрсәләр күп, тупланган тәҗрибә зур — хәзер, шулардан чыгып, киләчәк өчен яңа иҗади проблемалар билгеләргә кирәк.
Җиңүче солдатның күренекле рәссамнарыбыз эшләгән титаник һәйкәле Берлинның үзәгендә—1945 елның маенда безнең гаскәрләребез бәреп кергән Рейхстагка якын гына бер урында тора. Аның бөтен кыяфәтендә тантаналы бөеклек һәм чиксез тирән символик мәгънә бар: биек постамент өстендә ялан баш кыю солдат басып тора. Өстендә поход гимнастеркасы, киң җилкәсенә плащ-палатка япкан. Аның уң кулында фашистлар свастикасын аяк астына салып тураклаган зур кылыч, ә сул җилкәсенә исә зур ышаныч белән нәни бер кызчык сыенган. Еракка төбәлгән караш. Кысып йомылган иреннәр. Әмма йөрәге түреннән көчле тавыш белән: «Батырлыкка дан! Бернәрсә дә онытылмады, беркем дә онытылмас!» дигән сүзләр күкрәп чыгадыр шикелле.
Биредән аның үткен күзләренә Европада ул үзе азат иткән илләрнең якты таңнары да, Германия фашизмын һәм Япония милитаризмын тар-мар иткәннән соң күн кенә илләре колониаль коллыктан инде азат булган ерак Азия, Африка, Латин Америкасы киңлекләре дә ачык күренә булыр.
Кайчандыр бөек Ньютон болай дигән: «Әгәр мин бүтәннәрдән ераккарак карый һәм ерагракны күрә алганмын икән — димәк, мин гигантлар җилкәсенә басып торганмын». Безнең җиңүче солдатыбыз да нәкъ шулай: аны Октябрь революциясе җиңгәч туган безнең гигант Ватаныбыз җилкәсе, илнең экономик куәте шундый биеклеккә күтәргән. Әнә шуңа да ул карашы белән бик ерак араларны иңли ала. Басып торган постаменты да аның үзенә бер төрле аерым материалдан ясалган: образлы итеп әйтсәк, ул материалны коммунизмның җиңүчән идеяләре белән безнең мораль- политик бердәмлегебез катнашмасыннан торган иң нык корыч дияргә мөмкин.
Җиңүче солдат портреты матур әдәбиятта нинди штрихлар белән сызыла соң?
Ул—барыннан да элек, партия тәрбияләгән яңа, егерменче гасыр кешесе. Ватанның саф намуслы, идея ягыннан нык чыныккан патриоты. Аның ил дошманнарына каршы аяусыз көрәшкә әзерлек хисе беркайчан да сүнми-сүрелми. Үзенең батырлык эшләргә һәр вакыт ашкыну хисләрен шагыйрь һәм солдат Фатих Кәрим сүзләре белән:
Дошманга ялкын сибүче Җил булып барсам иде. Тәвәккәллек, батырлыкта Җыр булып калсам иде,—
дип өзеп әйтә ул. Шагыйрьнең тимер һәм тимерче турындагы балладасындагычэ уйланып, тимер тауны — дошман танкын бернинди куркусыз чәлпәрәмә китерә ул
һәм «сулый танк янында — гүя аны өреп яндыра*. Чанки җиңүгә бару юлында аның адым саен, минут саен күңелендә кабатланган иманы шундый
Үлем турында уйлама.
Илең турында уйла,— Илең турында уйласаң, Гомерең озын була.
Муса Җәлил әйткәннәр белән нихәтле аваздаш фикер:
Батырлык һәм илгә тугрылыкны
Шушы үлем белән белдерик!..
Аннары менә шагыйрь һәм солдат Алексей Суркоаның инде безнең гаскәрләр немец җиренә барып кергәч әйткән сүзләре:
Югалту көннәре, кайгы-хәсрәт көннәре аша Килдек без бу илгә — һөҗүмче иленә.
Бер адым чигенми, һич тә бил бөкмичә
• Күтәрде һәр солдат зур йөкне иңенә. Кутуйча итеп әйтсәк исә, җиңүче солдат бер генә сүзгә — «Алга!» сүзенә генә өйрәнгән батыр ул. Ул ата-бабасы корган илендәге изге йорты турында уйлап көрәшә һәм шунда тизрәк кайтыр өчен Берлинга ашыга. Ул горур атлый, чөнки чит илдә ♦ әсир булып түгел, җиңүче булып йөри ул. Аңа «һәр йортның капкасы, һәр өйнең - ишеге ачык*. Берлинга ул «иле белән аерылу кайгысын моннан соң һичкайчан — татымас өчен* чиксез ачу белән бара. Илне сагыну аның көч-дәртен арттыра, рухын - канатландыра: «Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга — кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу хәтле сагынмас идем*, һәм «сугышчы * баһадирларның исемнәрен Йолдызләр белән күккә язып булсачы!» дигән нәтиҗәгә килә әдип Кутуй, солдат Кутуй.
Ә бу соңгысы исә һәр вакытта да кешенең югары мораль сыйфатларга ия булуын күздә тота. Бары тик шундый солдат яки партизан, шундый офицер яки генерал гына үз бурычына турылыклы була белә, уз эшенең хаклыгына ышанып көрәшә, кирәк булган чакта исә. я самолеты белән дошман самолетын шартлатып, я үз гәүдәсе белән дошман амбразурасын каплап шуны исбат итә ала. Батырлык эшләүне аның йөрәге таләп итә, батырлык аңа ирекнең үзе шикелле үк кадерле нәрсә Шуңа күрә ул «көчемне дә, гомеремне дә кызганмыйча дошманнан рәхимсез үч алырмын!» дип солдат анты яки партизан вәгъдәсе язылган кәгазьгә кул куйды Соңыннан исә ул үз фамилиясен, штык очы белен уел, Рейхстаг ташына яэды. Бу — бер үк вакытта аның «кешелек тормышында сугышлар гомумән булмаска тиеш!» дигән документка салган имзасы да иде
Әмма җиңүче солдат 1941—1945 елларда бөек Маркс Һәм ялкынлы Тельман иленә, Гбте һәм Гейне, Бах һәм Бетховен иленә каршы сугышмады, Германияне, немец халкын мәсхәрәләмәде ул. Аның миссиясе — халыкларны фашизм афәтеннән коткару иде. Чөнки бит тулаем алганда халыкларның берсенең дә кешелеккә дошман булуы мөмкин түгел.
Берлинның үзендә башын фашист балтасы кискән Җәлил сүзләрен хәтерлик. Ул беек Маркс иле һәм давыллы Шиллер ватанының «алар бакчасында үскән гәл- ләригә — немец халкының мәгърур егетләренә мөрәҗәгать итә
Борыгыз муенын момсыз карчыганың!
Кояш чыксын алман җиренә, Күтәрелсен Тельман трибунага. Маркс. Гейне кайтсын иленә!..
Илле миллионлап кешенең башына җиткән сугышны кабызган җиргә — җан тетрәткеч вәхшәтләр эшләгән фашистларның үзләре тарафыннан җәрәхәтлеген герман илене совет солдаты азатлык алып килгәч, ул анда бик күл ачларны күрә, немец баласына ипи телеме тоттыра, бик күп картлар-карчыклариы. хатын-кызларны
ҖИҢҮЧЕ СОЛДАТ. СҮЗ СИНЕҢ ХАКТА
үлемнән аралый. Юк, гадел сугышчы йөрәге намуслыларга үч белән дә, көч белән дә янамады һәм янамый. Ә совет иленә басып кергән, дәүләтебезне юк итәргә план корган көчле һәм мәкерле фашистлар исә халыкларга үчле иделәр.
Үз кулына эләктерергә теләгән җирләрнең зурлыгы турында уйлап, Гитлер «немец сабаны белән сөреләсе ул мәйданнарны кылыч яулап алырга тиеш» дигән. Инде билгеле булган документларга караганда, Советлар илен ул гаять зур бәлеш белән чагыштыра һәм аны «бердән, кулга төшерергә, икенчедән, аның белән идарә итәргә, өченчедән, аны эксплуатацияләргә кирәк» дип яза. Җинаятьчел максатларны тормышка ашыру өчен, шундый ук җинаятьчел чаралар билгеләгән күрсәтмәләр дә (Герингның «яшел папкасы», палач Кейтель приказлары һәм инструкцияләре, Розенберг указлары, «Ост» һәм «Барбаросс» исемле планнар) сугышны башлаганчы ук бик күп алдан эшләнә. Аларның коточкыч эчтәлеген аңлату өчен хәтта сүз табуы кыен. Гитлерчылар, үзләре теләгән колонизаторлык режимын гамәлгә ашыру өчен, совет кешеләрен куркытып һәм күпләп кырып, ә калганнарын Себергә куып бетерергә уйлаганнар, яулап алынган җирләргә исә немецларны күчереп урнаштырырга хыял корылган.
Шушы документлардан кайбер юлларга гына булса да күз салып үтик:
...Табигый ки, гигант мәйданның бугазын мөмкин кадәр тизрәк томаларга кирәк. Моның өчен иң яхшысы —безгә кырын караган һәркемне атып үтерү.
...Көнчыгыштагы тарихи һәм әдәби истәлекләрнең бернинди әһәмияте һәм кыйммәте юк.
...Үтерелгән һәр немец солдаты өчен... кимендә 50—100 коммунистны юк итәргә.
...Халыкны яхшы ашату турында сүзнең булуы да мөмкин түгел... Аны биологик яктан хәлсезләндерү өчен бик күп юллар бар... яулап алынган җирләрдә без калын санын аңлы рәвештә киметергә тиешбез...
...Аерым өлкәләрне планлы рәвештә аерыл-бүлгәләп алу — рус халкының көчәюенә каршы иң мөһим чара. Рус булмаган халыкларны теләсә нинди очракта да Мәскәү^ә исәп тотмаска дигән фикергә инандырырга кирәк... Ул халыклар үзара аралашсын-бәйләнешсен өчен анда немец теле кертүне уйларга...
Нацистлар совет кешеләренә хас иң изге һәм иң көчле көчкә — халыклар дуслыгына әнә шулай кизәнәләр, үзләренә үлем белән янаган шул дуслыкны таркатып. Россияне яшен тизлеге белән ай ярым-ике ай эчендә басып алырга җыеналар...
Әмма үзенең һәр сүзендә һәм һәр адымында халыклар дуслыгын яклаган Җиңүче солдат фашистларның бу кыргый планнарын, гаять зур чыдамлык белән һәм бик күп көч куеп, җимерде, юкка чыгарды. Кайбер фронтларда, әйтик, мәсәлән, Новороссийск янындагы «Үлем Үзәнлегендә», шул солдатның берүзе өстенә бер тоннадан артык снаряд һәм бомба яудырылган чаклар да булганы билгеле. Ләкин шундый дошман да халыклар дуслыгы көче белән бергә кушылган совет коралы көченә каршы тора алмады. Хәзер ирексездән шуны уйлыйсың: Берләшкән милләтләр оешмасы уставына: «халыклар бергә, үзара дус булып, яхшы күршеләр кебек яшәргә тиешләр» дигән юллар нәкъ шул чакта, Ватан сугышы фронтларында, безнең утлы пулялар ялтыравы белән, бомба чокырлары тезмәсе белән язылгандыр кебек!
Җиңүче солдат, фронт вәкиле буларак, башта, әлбәттә, илебез башкаласы Мәс- кәүгә кайтты һәм анда Владимир Ильич Ленин Мавзолееның алдына дошмач кулыннан тартып алынган байракларны ташлады. Фронтның иң алгы сызыкларында үзенең батыр һәм күңелле юлдашы Василий Тёркин белән бергә йөргән кыю шагыйрь Александр Твардовскийның ихтирам сүзләре аңа, Ватан исеменнән, бәлки нәкъ шул чакны юллангандыр да:
Синең солдатың — Ватаны өчен
Кан һәм тир түккән яклаучың кайтты.
Дүрт ел йөрде ул зур походларда, Янган чакта да хәтәр утларда «Яшәргә телим!» дип кенә әйтте.
Үтәде солдат изге бурычын
Синең мәңгелек байрак хакына.
Синең хактан да кемнең хакы зур Күмәргә аны сею — ялкынга!
Үзенең тантаналы салюты һем сүзе белән, залпы белән сугышка соңгы ноктаны шулай куйганда Җиңүче солдатның нәрсә уйлап, нәрсә теләгәнен күз алдына китерүе һич кыен түгел: моннан соң җирдә минем Ватаным бары тик тынычлык фронтында гына һөҗүм алып барсын һәм ул һөҗүмнең төп лозунгысы менә нинди булырга тиеш: «Тынычлык телисең икән — тынычлык политикасы өчен көрәш!»
Шулай, һичшиксез шулай әйткән Җиңүче солдат.
һәм менә инде ул—тыныч хезмәт фронты көрәшчесе. Рус шагыйре Михаил Луконин сугыштан аның буш җан белән кайтканчы, буш җиң белән кайтуы яхшырак дип язган иде. Юк, Җиңүче солдат фронттан кешеләргә һәм хезмәткә — димәк, тагын батырлык эшләргә! — мәхәббәт ташып тулган җан белән кайтты. Чөнки, шул ук Луконин әйткәнчә, яуда көрәшкән өчен медаль дә, хезмәт җиңүе медале дә бер үк металлдан коела бит. Безнең хәзерге яшь буынга эштә батыр, тормышта матур булырга менә нинди остаздан өйрәнергә кирәк!
...Сугыш турында моңарчы язылган әсәрләребездә сурәтләнгән, хәзер исә тормышта сугыштан соңгы буын белән янәшә басыл бер сафта атлаган Җиңүче солдатның җыелма образы әнә шундый гади һәм шундый якты, әнә шундый күптөсле һәм күпкырлы. Аның бүгенге көн белән рухи элемтәсе шундый нык һәм шундый соклангыч! Кайчандыр күпләп күтәргән сугыш йөкләренең авырлыгын гүя хәзер дә җилкәсендә тоеп, ул ерак киләчәккә атлый. Батырлыгы аның яшьләр йөрәгенә дәрт- ялкын өсти. «Дошманның ут ноктасына күкрәге белән капланып аны сүндерде—» Александр Матросовның комсомол билетына язылган бу сүзләр дистәләп еллар узгач Анатолий Мерзлов билетына «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм 1972 ел уңышын коткарганда һәлак булды» дип язылган сүзләр белән аваздаш яңгырый.
Бу турыда уйланулар киләчәктә безгә сугыш батырларының характер сызыкларын тагын да яктырак буяулар белән, тагын да калкурак итеп күрсәтергә ярдәм итәчәк.
Әдәбиятта магистраль темаларның берсе саналган бу тема әле бик күп яктыртылырга тиеш һәм яңадан-яңа әсәрләр туктаусыз язылыр да Алар идея-тематик яктан да, жанр төрлелеге белән дә. тормыш дөреслеген раслау осталыгы белән дә баерак була барырлар. Чөнки сугышның тарихи сабакларын әле кабатламаган, кулланышта булмаган сәнгатьчә алымнар белән сурәтләргә, батырлык чыганаклары һәм үрнәкләренең моңарчы күрелмәгәннәрен эзләргә һәм табарга кирәк. Бу бит батырлар даны алдында баш ию өчен генә түгел, ә замандашларыбыз тормышта үзләре кылган эшләрне Ватанга хезмәт итүнең иң югары үрнәкләре белән чагыш- . тырып бәяләсеннәр өчен кирәк.
Әдәби хезмәтнең иң төп күрсәткече булганы өчен, сыйфат сүзе биредә дә «иң яхшы» дигән эпитет белән генә бәяләнергә тиеш. Чөнки ашыгып, эзләнмичә, теләсә каян яки теләсә кемнән «прокатка» алган алымнар белән язганда теләсе нинди яхшы теләкнең дә юкка гына чыгуы мөмкин. Ә соңгы елларда алымнар охшашлыгы— бигрәк тә поэзиядә — күзгә бәрелеп тора башлады
«Мин Ржев янында үлдем...» дип исемли Александр Твардовский үзенең сугыш елларындагы бер шигырен. Анда һөҗүмдә һәлак булган кеше үз үлемсезлеге турында үзе сөйли. Бөтенесе солдатча конкрет: бернинди артык сүз, декларация һәм эндәш билгеле шапырынулар юк. Шуңа да аның герое, аның авторы кебек үк, шигырь туган кеннән башлап ук үлемсеэгә әйләнде Бераз икенчерәк тавьш бирел, әмма шулай ук истә калырлык үзенчәлек белән Грузиянең зур шагыйре Ираклий Абашидзе бер шигырендә капитан Бухаидзеның шундый ук үлемсезлеген сурәтли. Кавказ тауларында дошман пулясы еккач, әлеге капитан, әгәр тереле алсам
һөҗүмнәрдә тагын бирер идем Йөрәгемне туган ил өчен.
Үләр идем имде мине күптән Каплап торган шушы җир өчен,—
дигән сүзләрен әйтә. Аннары без әрмән каләмдәшебез Ашот Грашиның кыска, •мма зур эчтәлек салынган шигьри этюдында тормьяичан һәм күңел тетрәткеч юлларны укыдык:
ЗӘКИ НУРИ ф ҖИҢҮЧЕ СОЛДАТ, СҮЗ СИИЕҢ ХАКТА ф
Мин тош күрдем: төнлә ишегемне
Яуда үлгән дуслар кактылар.
...Блиндажмыни — бар да иелеп керде. Мылтыкларын кысып күкрәккә.
«Менә,— диләр,— хәзер безнең Җиңү
Дөнья күген ничек күкрәтә!
Юк, җырлама үлем хакында, дус!
Кара гүрдә күптән черсәк тә,— Безнең учтан үсеп чыга үлән Язгы-җәйге матур бер чакта...»
Ә менә хәзер үзләре сугышны күрмәгән күп кенә яшь авторларның шигырьләре дулкын арты дулкын булып укучы өстенә ябырыла башлады. Җиңел — һәм инде үтелгән! — юл, җиңел алым сайланганлыгы күренеп тора. Ә бит охшашлыклар һәм кабатлаулар — кипкән бер елганың ике яры ул.
Хәрби темага язу, үзеннән-үзе аңлашылганча, вакыты белән бары тик яшьләр эше булачак.
Солдат идем. Күземә сугыш керде:
• Янгын итеп күрәм ал таңны. Күк күкрәве исә хәтерләтә Фронтларда туплар атканны.
Яшьләребез әнә шулай дип, фронтовик шагыйрь Михаил Дудинча итеп, беренче заттан, әлбәттә, яза алмаслар. \Алар инде икенчел материал җирлегендә эшләргә, сугышта катнашучыларның истәлегенә, архив материалларына мөрәҗәгать итәргә- тиеш булалар. Ә моңа исә бик бирелеп өйрәнергә кирәк.
һәм, ниһаять, сугышчы турындагы китапларның елмаюлы-көлүле булулары» яклап та берничә сүз әйтмичә булмый. Күңелле булу, шаяра белү — совет кешеләре характерының бер сыйфаты бит ул. Хәрби прозабызның иң яхшы үрнәкләре, нинди генә кыен шартларда да аптырап, сагышланып калмаган, киресенчә, нинди дә булса мәзәк сөйләп, тапкыр сүз, урынлы кулланылган фольклор уклары яудырып көрәштәшләре күңелен һәр вакыт күтәргән солдат Василий Тёркинның һәм җыелма, һәм классик образы, шулай ук фронтларда татар телендә чыккан газеталарда Хуҗа Насретдинны сөйләтеп бирелгән көлке һәм үткен материаллар моңа ачык мисал. Без, партизаннар, мәсәлән, белорус телендә чыгарылган «Фашист-еланны таптап изик!» дигән сатирик газета материалларының бөтенесен диярлек ятлый һәм халыкка сөйләп йөри торган идек. Алар дошманга нәфрәт һәм уч хисен үстерде.
Быел нәшриятыбыз чыгарган «Кыска җырлар» китабында да (төзүчесе Илбарис Надиров) халыкның Ватан сугышы елларындагы елмаюлы һәм чәнечкеле иҗатыннан менә дигән шәп үрнәкләр бар. Мисалга ике генә җыр китерсәк тә җитәр кебек:
Сукыр Гитлер сука сөрә,
Утырып елый межага.
Безгә нужа күрсәтәм дип.
Үзе калды нужага.
Килгән чакта немец килде
Ике аягы белән.
Кире сыптыралар хәзер Култык таягы белән.
Сугыш турында акыллы да, күңелле дә булган яңа китаплар белән очрашуны без барыбыз да зарыгып көтәбез!
Безнең армиябез, Максим Горький әйткәнчә, бары тик хәрби көч кенә түгел, ул һәр вакытта культура көче дә булды һәм булачак. Чын сугышчы ул үзе дә күңеле белән шагыйрь һәм иҗатчы. Аның батырлыгын әсәрдән-әсәргә тирәнрәк һәм- киңрәк сурәтләп яхшы китап язу — бу үзе дә героика, бу үзе дә батырлык. Җиңүче солдат портретына штрих, аның турында гимнга өстәр өчен, хәрбиләрчә әйткәндә, мишеньнең нәкъ уртасындагы «алмага» тия торган иң көчле сүзләр эзләү фронтындагы җиңүләребез күп булсын!