Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТ ЯШЬЛЕГЕ


зган ел Татарстан китап наш* рияты күренекле татар совет ябучысы Афзал Шамовның «Сайланма әсәрләр»еи 2 басып чыгарды. «Бер мәхәббәт турында» исемле ул җыентыкка авторның нигездә егерменче- утызынчы елларда иҗат ителгән хикәя- лвре һәм повестьлары тупланган.
Афзал Шамов — яңа туып килгән әдәбиятның, татар совет әдәбиятының беренче сафларында торган әдипләрнең берсе. Гражданнар сугышы фронтларыннан ул әдәбиятка татар авылын, тагын да киңрәк итеп алганда, татар халкы тормышын социалистик үзгәртеп кору идеяләрен алып килә.
Язучының беренче хикәяләре матбугат битләрендә 1919 елда күренә башлый. Шул чордан алып, прозаик, публицист, тәрҗемәче, республиканың иҗат көчләрен оештыручы буларак, ул өзлексез төстә татар әдәбиятына хезмәт итеп килә. Мемуарчы һәм татар әдәбияты классикларының томнарын төзүче буларак та аның роле бәяләп бетергесез зур.
Тематик яктан нихәтле генә чуар булып күренмәсен, «Бер мәхәббәт турында» китабы эчке бөтенлеге белән аерылып тора. Ул әсәрләрдә революциядән соңгы еллардагы авыл һә*\ шәһәр тормышы, гражданнар сугышы вакыйгалары, авторның сугышчан яшьлеге чагыла. ■Бер мәхәббәт турында», «Днепр буен-да», «Очрашу» повестьлары А. Шамов үзе дә актив катнашкан гражданнар сугышын сурәтләүгә багышланган Әдипне шулай ук совет властеның беренче елларындагы авыл тормышы до үзенә тарга- «Рәүфә» повесте һәм «Налог» шуны раслый Җыентыкка кергән хикәя- повестьларның байтагы моңарчы кат-кат басылган әсәрләр. Бу үзе ук аларның заман сынауларын уңышлы узган булулары хакында сөйли Ул әсәрләрне укып, бүгенге яшьләр җәмгыятьне революцион юл белән үзгәртеп кору чорындагы вакыйгалар белән, егерменче һәм утызынчы еллардагы тормыш белән таныша алалар
А. Шамов китабының тагын бер үзенчәлекле
2 А. Шамп» СаВланма асәрлар Ь*-р о»т турыңда Казан, 1076 ел.
сыйфатын билгеләп үтәргә кирәк: аның геройлары төрле милләт кешеләре. һәм алар бергәләп яңа тормыш төзү өчен көрәшәләр. Китап битләреннән безнең алга шул заман кешеләренең тере образлары килеп баса. «Рәүфә» исемле повестьтан бәхеткә, яңа тормышка омтылучы Рәүфә, авыл егете, соңыниан Кызыл Армиянең яшь сугышчысы На-сыйх («Очрашу» повесте), яшь комсомолка Рабига Салихова («Бер мәхәббәт турында» повесте) — әнә шундыйлар. А. Шамов әсәрләрендәге бу һәм башка персонажлар тормышчан, хис һәм фикерләренең чын булулары белән аерылып торалар. Персонажларын тасвирлаганда язучы үзен әдәби характерлар кою остасы итеп таныта. Аның әсәрләрендә пейзаж сәнгатьчә тасвирның меһим бер чарасы булып тора, ул органик тесте әсәрнең сәнгатьчә тукымасына килеп керә, үз геройларының рухи халәтен бирү ечен автор аңардан ифрат оста файдалана. Әйтик, «Рәүфә» повестеның башындагы язгы табигать күренеше беренче юллардан ук авторның идея-змоцно- наль максатын аңларга булыша. Тагын А. Шамоа әсәрләренең лексик байлыгын билгеләп үтәсе киле. Ул бүген де матур- лыияарыи. афадисгик «ермпераерын югалтмаган халык тәгъбирләрен, мәкаль- ә итем иярне мул һәм оста куллана. А. Шамовның образлы, тиран мәгънәле теле күп кенә яшь һем башлап язучылар ечен үрнәк була ала. Беркемгә дә
У
еер түгел, кайбер яшь язучыларның теле төссез, ярлы һәм коточкыч дәрәҗәдә бертөсле.
Әсәрнең композициясен кора, мавыктыргыч фабула төзи белүне дә язучының осталыгы хакында сөйләүче бер сыйфат дип санарга кирәк. Бу яктан бигрәк тә «Туйда» әсәре аерылып тора. Анда асылда повесть эченә повесть сыйган, өстәвенә язучы үзенә кирәкле идеяне кызыклы формада җиткерә алган (Туры Хикмәтнең хикәясе). А. Шамовның хикәя- позестьлары сурәтләнгән чынбарлыкка автор мөнәсәбәтен белдерүнең эмоциональ төсмерләре ягыннан да күп төрле: «Рәүфә» повестендагы кебек, без лирик- драматик сөйләү алымы белән дә очра-шабыз, «Туйда» повестендагы, «Кыз урлау-, «Юлда» хикәяләрендәге кебек, җылы юмор белән өртелгән хикәяләү алымы да күзгә ташлана. Яшьләр һәм бер яшьләр генә түгел, башка укучылар да ул әсәрләрне зур кызыксыну белән укырлар дип ышанам. Чөнки алар безнең үткәнебез, хорафатка ышану, караңгылык, хәерчелек күренешләре тулып яткан иске тормыш турында хәбәр бирәләр Җыентыктагы «Ана» һәм «Госпитальдә» хикәяләре бу җәһәттән бераз аерылып тора. Ана темасы, тормышның үзе кебек үк, мәңгелек тема. «Днепр буенда» исемле хикәядә хатын-кыз азатлыгы күтәрелә, бу яңа тема түгел, әмма актуаль тема.
А. Шамов иҗатының тагын бер кызыклы сыйфатын билгеләп үтәсе килә. Аның рецензияләнә торган җыентыктагы хикәя һәм повестьларын укыганда аларда тормыштагы үзенә яхшы таныш кешеләр. вакыйгалар турында ашыкмый гына, тәфсилләп сөйләүче авторның иркен сулышын тоясың. Әдипнең язу алымы әйбәт традицияләрдән, төрки әдәбиятларындагы прозаның милли үзенчәлегеннән килә—мөһим нәрсәләр хакында ашыкмый, кабаланмый сөйләргә кирәк. Әмма шактый салмак, детальләргә мул бу алым әсәрне кабул итәргә комачауламый гына түгел, киресенчә, әсәрдә сурәтләнгән кешеләрнең рухи дөньясын яхшырак аңларга булыша, һәртөрле мактауга һәм хуплауга лаек әлеге алымны, кызганычка каршы, татар язучыларының хәзерге буыны онытып бара. Салмак хикәяләү алымы турында сөйләгәндә без һич тә буш фәлсәфәдән торган озын-озын бүлекләрне түгел, ә тормышны сәнгатьчә сурәтләү алымын күздә тотабыз. Татар әдәбиятында һәм башка төрки әдәбиятларда хикәяләүнең салмак алымы күпче-лек очракта язмада, бигрәк тә диалогларда «диде» сүзе белән белдерелә. Беренче карашка, күп тапкырлар кабатлана торгач, салмак, эпик «диде» сүзе сүлпәнлеккә, бертөрлелеккә алып килә төсле. Әмма татар телендә «диде» формасы органик төстә сәнгатьчә сурәтләү чаралары составына керә.
Фикерне түгәрәкләп шуны әйтәсе килә: А. Шамовның повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы кызыклы, мәгънәле булып чыккан. Китаптагы барлык әсәрләрнең эчтәлеген сөйләп чыгуның хаҗәте юк, безнең фикерләрнең дөреслегенә ышану өчен, җыентыкның үзе белән танышырга кирәк.