ДУСЛАР ҖЫРЫ
Виктор Кочетков,
рус шагыйре
Учак
Ил-җир гизеп йөргән чегәннәрдәй Сәфәр чыктым менә тагын да. Ачык күк астында төн уздырам Үзем яккан учак янында.
Чыбык-чабык арасыннан пыскып, Уты аның чак-чак күренә.
Ә кайчакта, ялкын телен сузып, Дөрли-дөрли өскә үрелә.
Тирә-якта әче җил сызгыра, Тынга каба зәһәр сулышы. Сүнми генә янса, учагымның Җитәр әле миңа җылысы.
Караңгылык иңде үзәннәргә, Йоклап китәр вакыт күптәннән, Күзләремә никтер йокы керми, Истәлекләр агыла үткәннән.
Саубуллашып калган егет чагым Килеп төште тагын хәтергә: «Тәүге тапкыр янып сөюемне Җырга салып ничек әйтергә?»
Яшьлегемә тиң җыр табармын, дип Өметләнмәгән соң кем генә!
Тик никадәр генә тырышсам да, Килми ул җыр, килми телемә.
... Мин сискәнеп киттем көтмәгәндә Ишетелгән арба тавышына.
Искәрмәстән шунда юлчы агай Килеп туктады да каршыма, —
Сүнгән төпчегенә учагымнан Ут кабызып алды тын гына. Кырын ятып бераз җылынгач, ул Китеп барды тагын юлына.
Күпме эзләп табылмаган сүзләр Күңелемә килде шул чакта: Сөюебезне тиңлим бер-беребезгә Җылы биреп янган учакка.
Ул да шулай башта акрын гына Сүнәр-сүнмәс кенә дөрләде.
Ә аннан соң дулап кабынды да Сүрелүне кабат белмәде.
Аерым торган чаклар аз булмады, Күп кичердек җилен, салкынын. Тик шулай да барыбер сүндермәдек Үзебез яккан учак ялкынын.
Елга ярында
Күзләренең нуры сүнеп барган Бер ат йөри елга буенда. Йөгәненә таккан чөлдерләрнең Челтерәве моңсу тоела.
Ярдан иелеп карый дулкыннарга. Әйтер сүзе гүя бар аның.
Салмак искән кичке җил тузгыта Тигәнәкләр сырган ялларын.
Ә дулкыннар уйный таллар белән, Кошлар аваз сала тугайда.
Чыклар түгел, атның күзләрендә Мөлдерәмә яшьләр бугай ла.
Телчән саесканнар кызып-кызып Әрепләшә иде үзара...
Кинәт шым булдылар: карт бахбайның Тын уйларын нигә бозарга!
Сизенделәр, ахры, атның алар
Башын нигә аска игәнен:
Болыннары белән соңгы тапкыр Хушлашырга аның килгәнен.
РӘШИТ ГӘРӘЙ тәрҗемәләре.
Олег Шестинский,
рус шагыйре
Әниемә
Ераклашкан саен — мәңгелеккә мине ташлап киткән ул көннән, һаман саен сизгерләнә барам — тирә-юньгә, һәр тавыш-өнгә, миңа төбәп баккан һәркемгә. Я ишетми калырмын димен, миңа дәшеп сүз әйтерсең дә... Әле дә ярый, япа-ялгыз түгел, янәшәмдә — яхшы кешеләр.
А. П. Керн кабере янында
Л Балайга
Яңгыр коя, яңгыр шаулый, ташына да шашына.
Тамалар эре тамчылар аның кабер ташына.
Фани гамьне юа яңгыр, фани уйны куа җил.
Әйдә, яңгыр, үт үзәккә, тамчың белән кис тә тел!
Тирә-юньдә — шау Табигать — уҗым, авыл өйләре...
Монда...
Ята Анна Павловна, Аның өзелеп сөйгәне.
Яңгырда чыланып мин дә сагыш белән барладым күңелдә мәңгегә калган сөйгән газиз ярларны...
Үткәнне гөнаһ дисәң дә. яхшыга юрасаң да — шул кыска көннәр яктырта гомерне — аҗагандай.
Торган саен балкый гына алар белән үткәнем.
Тик алар белән тойганмын бәхетнең ни икәнен!
Калганы — дөнья куу тормышның арбасында. Күз яшен яшереп көлү гайбәтләр арасында.
Дуслык — нур ул,
Кочагыңдагы сирень-чәчәк, чәчләреңне иркәләүче талгын җил ул... «Дуслык» дигәч, әнә шулар күз алдына баса иде элегрәк — яшьрәк чакта.
Хәзер исә... гомер дигән сират күперен кичә-кичә... әгәр берәү «дуслык» дисә, әйтәм:
дуслык — кар-буранлы төндә адашкач, соңгы шырпы белән өшегәнне җылыта алу.
Дуслык — һәр икеңә кыен чакта иптәшеңне җылы сүзең белән юата алу.
Дуслык —
һәлак булган сафташыңның балаларын тәрбияләү, кеше итү.
Амазонка буйлап йөзгәндә
Монда нинди генә яшеллек юк! Табигатьнең могҗизасы — без белмәгән дөньясы!
Әнә какао агачлары, җимешләре кыяр сыманнар. Әнә пальма ботакларында асылынып тора маймыллар. Әнә анаконда — лианаларга уралган да, тора, ахры, нидер сагалап... Бер крокодил ачкүзләнеп әйләндергән зуп-зур ташбаканы. ... Ара-тирә кала яр буйлап, әкияттәге кебек, тәпиләрдә басып торган өйләр — индеецларның авыллары...
... Чү! Әллә, ходай, ялгышаммы, каен!
Үзебезнең сылу ак каен!
Монда, җыен киек-җанвар, елан өнендә безнең каен үсә диген!
Яшьлек ярын күргән кебек булдым. Күңелләргә тулды сөенеч.
Хисләнүне бүлде юлдашым:
— Бу бит каен түгел, туган!
— Ничек инде каен түгел?..
— Монда каен үсми.
Бу агач тик охшаш кына аңа.
Күрәсеңме, ботак очларында бик бәләкәй оя-боҗралар.
Бөҗәк-кошлар керә шунда еланнардан качып.
Күчтәнәчтән мәхрүм калган нарасыйдай калдым боегып.
Ә бераздан, тынычлангач, хисләр утыргач, хәтергә алгач үткән көннәрне тәмам үземә кайттым.
Моңа кадәр дә соң азмы ялгыштың син, бала җан!
Битлек кигәннәрне чын дип йөрдең, чын йөзлене «битлекле!» дидең.
Җиде ятны дустан артык күрдең кайчак, чын дус сүзен — ялагайлар сүзенә тиң куйдың.
Чын сөюне «мәкер!» дидең кайчак, рыялыга теләп җан ачтың...
Алданусыз яшәү, ахры, мөмкин түгел. «Инде ялгышмамын бүтән!» дисең.
Кабат алданганнан соң тагын шуны кабатлыйсың: «Инде ялгышмамын...» Гел шулай...
Р. ФӘЙЗУЛЛИН тарҗемөс»