Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
8 һәм 9 февральдә язучыларның Г. Тукан
исемендәге клубында Татарстан язу- чыларынын
1976 нчы әдәби ел йомгакларына багышланган зур
җыелышы булып шы Аны ТАССР Язучылар союзы
ида- расе председателе Гариф Ахунов ачты
Үткән■ елда чыккан шигъри җыентыкларда.
«Казан утлары» журналы һәм башка күп төрле
вакытлы матбугат органнары битләрендә басылган
шигъри әсәрләр турында доклад белән күренекле
шатын ребез Сибгат Хәким чыкты. Ул бүген актив
иҗат итә торган дистәЛәрчә шагыйрь- ләребезнек
иҗат җимешләрен анализлады. әсәрләргә хас
үзенчәлекләр, күркәм сыйфатларны, заманның
шигъри авазы булырлык уңышларны барлады,
аерым кимчелекләрне күрсәтте. 1976 ел прозасына
багышланган докладны тәнкыйтьче Флүн Мусин,
драматургиябез турында докладны тәнкыйтьче
Азат ӘХМӘДУЛЛИН сөйләде Алар, бүгенге чор
сулышын, аның рухын тирән чагылдырган повесть
һәм романнарга, сәхнә әсәрләренә киң тукталып.
прозаик һәм драматургларыбыз, театрларыбыз
күтәргән мөһим проблемаларны гәүдәләндергән
образларны күздан кичерделәр, әсәрләрнең көчле
һәм йомшак якларын ачтылар Җыелышта шуМай
ук Татарстанда иҗат итүче рус язучыда рының
иҗаты турында Рөстәм Кутуй. әдәби тәнкыйть һәм
сәнгать мәсьәләләренә багышланган материаллар
хакында яшь тәнкыйтьче Эмир Махмудов, балалар
әдә-
Хок} мәтебез бүлзге журнал байрагында Си /дан
i/ңга журналның баш редакторы шагыйрь Заки
Нури һги җаваплы секретаре язучы Ләбибә
Ихсанова
Рази л Вал ней.
ләләрен күтәрде-:
тәнкыйть
ре белән уртжлаигтмла:’
Җыелышка Гар*у Ахун ды Ул
татар «вт^ларыиы
нәшриятларында -лылган ны
елдам . л
бняты турында шагыйрь . тәрҗемә әсәрләре
хакында тәрҗемәче № ям \\:щ 1е6аев докладлары
тыил.
Фикер алышуда язучылар Фатих WHH
Хасж Сарьян. Ач Гив.ижм "
шг.п нашрняты директоры ГарәфВМ» фсгаиио».
танхыйтьче Рафа.әь М юаматмог Диас Вәлнеа.
Язучылар союзы
Маликов. яэхчы Н- 1 |1Ни
союзының чуваш ‘ ’
Юдин, ЯЗУЧЫ Фаил UJ -!■
мәсьә
>ма әсәрләре,
u үз фикерлә-
Апмгах яса-
Мжкәү үзәк
рләрәием са*
цн-..теп үтте
Р»свмн»рда: КПСС өлкә комитеты
секретаре М. Ф Валиев журналга «Почет
билгесе» орденын тапшыра Уңда — язучы
Мирсәй Әмир.
йөзгә җиткән Г Ахуноа
----------------------- ьэ.чия.р
оештыру чаралары хакында да сөйләде
ның саны ®ч
җыелышта яшь
Җыелыш ахырында КПСС өлкә комитеты
секретаре'М. В Вәлиев «Казан утлары» журналына
«Почет билгесе» ордены бирелүе уңае белән
журнал редколлегиясен һәм барлык язучыларны
партиябез өлкә комитеты, ТАССР Верховный
Советы Президиумы һәм Министрлар Советы исе-
меннән каннар котлады, киләчәк тәрбня- мжат
эшендә, әдәби хәрәкәтне әйдәп алып баруда
журналыбызның тәэсир көчен тагын да үстерүдә
уңышлар теләде һәм хөкүмәтебезнең бүләген
журнал байрагына беркетте. Журналның баш
редакторы Зәки Нури рәхмәт сүзен әйтте, ул хөкү-
мәтебезне. партия өлкә комитетын «Казан
утларымның киләчәктә дә заман байрагын югары
тотачагына, халык белән бердәмлекне илһамлы
хезмәттә раслау өчен көчне кызганмаячагына
ышандырды.
ТАГЫН «ХӘЗИНӘ» КИНОФИЛЬМЫ
ТУРЫНДА
Республикабызның нефть районнарында язучы
Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы буенча
Свердловск киностудиясендә эшләнгән кин
экранлы нәфис һәм төсле фильм күрсәтелә башлавы
хакында журналыбызның үткән санында хәбәр
ителгән ище инде. Кинофильм иң элек Татарстан
нефтенең бишеге — Әлмәттә. аннары Бөгелмә.
Леннногорск, Азнакай. Түбән Кама һәм Чаллы
шәһәрләре һәм поселокларында.— барлыгы
утызлап кинотеатрда де- монстрацияләнде. 21
февраль көнне фильм Казан кинотеатрлары
экраннарына чыкты. Бу премьераларда романның
авторы Гариф! Ахунов, фильмны куючы режиссер
Ольгерт Воронцов. Свердловск киностудиясе
директоры Юрнй Асловский, рольләрне башкаручы
артистлар А. Филиппенко. РСФСРның халык
артисткасы Лариса Пашкова. Роман Громадский.
РСФСРның халык артистлары Шәүкәт Биктимеров.
Габдулла Шамуков. РСФСРның атказанган
артисткасы Вера Минкина. Татарстанның халык
артисты Делюс Ильясов. Татарстанның атказанган
артисты Равил Шә- рәфиев һәм башкалар меңнәрчә
тамашачы- тар белән очрашып, әсәрнең геройлары
һәм аларны экранда ничек гәүдәләндерүләре
хакында сөйләделәр.
«Хәзинә» — Татарстан нефтьчеләренә ба-
гышланган беренче нәфис фильм. Бу әсәр өстендә
эшләгәндә режиссер һәм төп рольләрдә уйнаучы
актерлар берничә ай Әлмәт шәһәрендә, нефтьчеләр
арасында яшиләр. Ә фильмның күп кадрлары
бораулау мастеры Галимжая һадиев һәм
скважиналарны җир астында ремонтлау мастеры
Әхәт Гобәйдуллнн бригадаларында төшерелә.
«Хәзинә» романының авторы Гариф Ахунов
фильмны төшерүшең барлык этапларында да
консультант буларак ярдәм күрсәтә. Киноәсәрнең
баш консультанты исә — «Татнефть»
берләшмәсенең генеральный директоры.
Социалистик Хезмәт Герое X В Вәлиханов.
ИҖАТ ОЕШМАЛАРЫНДА
Февральдә Татарстан Язучылар союзы. Казан
театрлары. Г Тукай исемендәге татар дәүләт
филармониясе. Татарстан китап нәшрияты,
кинотеатрлар һәм Казан циркы коммунистларының
берләштерелгән җыелышы булып үтте Җыелышта
партиянең Казан шәһәре Бауман район коми-
тетының иҗат оешмалары белән алып барган еллык
эше турындагы отчеты тыңланды.
УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР
«Казан утларыма хөкүмәтебезнең мактаулы бүләге
бирелү уңае белән журналыбызның редколлегия
членнары, авторлары һәм редакция хезмәткәрләре
предприятиеләрдә һәм колхозларда, мәктәпләрдә
һәм китапханәләрдә журнал укучылары белән күп
кенә очрашулар үткәрделәр. Шундыв берничә
әдәби кичә февраль аенда Мари АССРның Бәрәңге
районы авылларында уздырылды. Язучы Хәсән
Сарьян һәм шагыйрь. журналның бүлек мөдире
Рәдиф Гатауллин, яшь язучы Марсель Галиев
игенчеләр һәм авыл интеллигенциясе вәкилләре
алдыңда журнал эшчәнлеге. әдәбият яңалыклары
хакында сөйләделәр, аларны «Казан утлары»
битләрендә быел басыла торган әсәрләр һәм
үзләренең иҗат үрнәкләре белән таныштырдылар.
«Казан утларымның баш редакторы шагыйрь Зәки
Нури һәм язучы Рафаэль Мос- тафнн Казанның
исәп-кредит техникумы, 22 иче номерлы эшче
яшьләр мәктәбе укучылары һәм 3 иче номерлы
икмәк заводы эшчеләре белән очрашуда булдылар.
Монда да сүз журналыбызның бүгенге торышы.
аның әдәбият һәм заман белән бәйләнеше. анда
дөнья күрәчәк яңа әсәрләр хакында барды. 3. Нури
һәм Р. Мостафин әдәбият сөючеләргә үзләренең яңа
әсәрләрен укыдылар. сорауларга жавап бирделәр.
♦ * *
Язучы Хәсән Сарьян, шагыйрьләр Роберт
Әхмәтжанов. Рөстәм Мингалимов Күк- мара
районында әдәбият сөючеләр белән шундый ук
очрашу үткәреп, әдәби хәрәкәтебездә «Казан
утлары АНЫҢ тоткан урыны. аның эше һәм
планнары хакында сөйләделәр.

Матбугат тарату алдынгыларының Зеле- Подольск
шәһәрендә үткәрелгән киңәшмәсендә журналның
бүлек мөдире, шагыйрь Абдулла Салахетдинов
катнашты Ул редакциянең эше, планнары, быел
басылачак әсәрләр турында сөйләде. «Казан
утлары» журналын тарату эшендә зур активлык һәм
өлгерлек күрсәткән Зәйнәп Галиуллина. Луиза
Галиева. Рәшидә Гайнуллина иптәшләргә
редколлегия исеменнән Мактау грамоталары
тапшырылды.
Журналыбызның бүлек мөдире, журналист Хәмзә
Зарипов Саба районында жур-
на: укучылары белән очрашты, аларга ре-
дакииянен бүгенге эшләре, тормыш белән
бәйләнеше, алдагы планнары турында сөйләде.
*
Журнал укучылары белән очрашу өчен
Алексеевский 'районына язучы Самат Шакир
барды Авыл хезмәт ияләре алдында v.i «Казан
утлары» һәм аның әдәбият-сән- гать
тормышындагы урыны турында сөйләде
Очрашулар вакытында Урта Тигәнәле. Кыр
Шонталасы. Олы Тигәнәле, Түбән Кондрата һәм
башка авылларның игенче һәм терлекчеләре
журналга өстәмә рәвештә язылу теләге
белдерделәр.
ИСКӘ АЛУ КИЧӘЛӘРЕ
Яэучыларыбызиын Г Тукай исемендәге клубында
күремАкле татар совет язучысы Ибраһим Газиның
тууыма 70 ел тулуга багышланган £ичә үткәрелде.
Әдипнең иҗаты турында әдәбият белгече X Хәйри
кереш сүз әйтте Язучыларыбыздан Г Ахунов. Ф
Хөсни, Р Ишморат һ б. лар мәрхүм әдип хакында
истәлекләр сөйләделәр. Ахырдан сәнгать осталары
концерты булды. эдипнсң әсәрләре укылды.
Казанның 10 нчы интернат мәктәбендә, язучының
туган жире—Кама Тамагы районының Карамалы
авылында да шундый ук кичәләр булып үтте
*
Актерлар йортында күренекле жырчы,
Татарстанның халык артисткасы Гөлсем
Сөләйманованын тууына 70 ел тулуга багышланган
искә алу кичәсе булды. Кичәне ТАССР
Министрлар Советының телевидение һәм радио
комитеты председателе урынбасары Ф Ф
Фазылжанов ачты, җырчының тормышы һәм
нжаты хакында музыка белгече Зәйнәп Хайруллина
сөйләде Татарстанның халык артисткасы, ком-
позитор Сара СадыйКова, РСФСРның атказанган
артисты Илһам Шакнрои, Татарстанның атказанган
артисткасы Зифа Ба- сыйрова, күренекле музыкант
Исмагыил Һплалов, язучы Афзал Шамов, шагыйрә
Гөлшат Зәйнашева һ. б. лар истәлекләре 6с1ән
уртаклаштылар Кичә сәнгать осталары концерты
белән тәмамланды
ЮБИЛЕЙЛАР, КОТЛАУЛАР. ИҖАТ
КИЧӘЛӘРЕ
Казанның Актерлар йортында РСФСР- ның
атказанган, Татарстанның халык художнигы, Г
Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты,
күренекле рәссам Бакый Урманчега 80 яшь тулуга
багышлан- глнкнчә булды. Юбилярның тормышы
һәм плат юлы хакында рәссам Тавил Хажнәх-
матов доклад сөйләде Татарстан Язучылар
союзыннан драматург Риза Ишморат, Культура
министрлыгыннан Ренат Харп г<ч», Үэбакстан
художниклары һәм Б Ур- млнченың Урта Азиядә
яшәүче шәкертләре псемятән хуложшик Әнвәр
Назыйров, Төмәндәге укытучылар исеменнән Газиз
Әх- м-иов, poetryблнкабы эның жәмәгатъ оеш-
малары вәкилләре өлкән рәссамыбызны олы
юбилее белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.
Кичәдә Татарстан Верх ный Советы Президиумы
Председателе С Г. Батыев катнашты’ Юбилярны
котлап һәм зур ижат уңышлары теләп, ул Б Ур-
манчега партия һәм хөкүмәтебезнең мактаулы
бүләге — Хезмәт Кызыл Байрагы орденын
тапшырды
РСФСРның һәм Татарстанның халык артисткасы
Мәрьям Рахманкуловага 75 яшь тулды Юбиляр
адресына Мәскәүдән, илебезнең башка культура
үзәкләреннән котлау телеграммалары һәм хатлар
килде Түбәндә без әле утызынчы елларда ук татар
опера студиясендә С Сәйдәшев, Ф Яруллин, Н
Җиһанов, Җ Фәйзи кебек композиторларыбызны
укыткан, татар музыка культурасы үсешенә
сизелерлек өлеш керткән профессор Генрих Ильич
Литинскнй хатын урнаштырабыз
ШАТЛАНАМ ҺӘМ ГОРУРЛАНАМ
Татар һәм күп милләтле бөтен совет музыка
культурасы күгендә беренче дәрәҗә дәге якты
йолдыз — Мәрьям Маннан кызы Рахманкулованың
тууына 75 ел тулды
Утызынчы еллар уртасында Мәскәү дәүләт
консерваториясе каршында татар опера студиясе
ачылган көннән алып, Мәрьям Рахманкулова аны
бизәп тора торган бер шәхес булды Татар халык
жырлиры- ның иң тирәндә яткан хасиятләренә үтә
сизгерлеге жырчыга операда җырлау осталыгын
нечкә үзләштерергә ярдәм итте, «Алтынчәч».
«Илдар» кебек беренче татар опера хәзинәләре
ижат «телгәннән соң ук Тугзак, Сабира
партияләрен башкарып, рпера сәнгатендә әйдәп
баручы жырчы бу лырга мөмкинлек бирде
Бай артистлык таланты белән М М Рахманкулова
музыкаль һәм уен дәрәж-ке ягыннан тинсез опера
образлары тудырды, алар артисткага алмашка
килүче татар җырчыларының яшь буыннары өчен
югары үрнәк булып тора
Татар халык музыкасы җирлегендә нык басып
торуы М М. Рахманкуловага композиторлык
талантын да үстерергә ярдәм итте, аның оркестр
һәм төрле вокаль инструменталь ансамбльләр өчен
башкзрган хезмәтләре татар профессиональ
музыкасының башлангыч чорында зур гына роль
уйнады
Татар музыкасының зшлеклесе һ<м иске дусты
буларак, мин барыбыз өч--и дә кадерле булган
Мәрьям Маннановн н«ы истәлекле юбилее белән
котлаганда м и«ыч- лы хисләр кичерәм, озак
елларга анә сәламәтлек һәм ижат шатлыклары те.чм
Башкарган һәм башкарачак барлык хезмәтләре
өчен зхр рәхмәт аңа
Г И. Литинский. профессор.
Татарстанның халык артисты.
Мәскәу . 12 январь. 1977 ел.
Казан дәүләт консерваториясенең Актлар залында
РСФСРның Г типка исемендәге Ләү тэт премиясе
лауреаты композитор
Фасил Әхмәтов һәм композитор Ринат Енииеевның
ижат .кичәсе үтте. Кичәдә аларның яна симфоник
әсәрләре башкарылды. Р. Еникеев эшкәрткән халык
җырларын. Татар дәүләт симфоник оркестрына
кушылып. РСФСРның атказанган артисты Илһам
Шакиров җырлады. Яшь дирижерларның дүртенче
Бөтенсоюз конкурсы дипһоманты Равил Мартынов
дирижерлык итте.
ЯШЬ ИЖАТ КӨЧЛӘРЕ ҮСӘ
Мәскәүдә яшь композиторларның дүртенче
Бөтенсоюз пленумында Татарстаннан килгән яшь
ижат көчләре дә катнашты. Концертларда Ш
Шәрифуллинның Казан дәүләт консерваториясе
студентлары хор ансамбле тарафыннан
башкарылган «Мөнәҗәтләр» әсәре уңыш казанды.
Шул ук көннәрдә анда Казан консерваториясенең
дүртенче курс студенты Шамил Ти-мербу-
латовның виолончель һәм фортепиано өчен
язылган сонатасы тыңланды.
ТЕАТР ЯҢАЛЫКЛАРЫ
Алма-Ата шәһәрендәге Уйгур республика
музыкаль-драма театры үзенең кырык өченче
сезонында татар драматургы Шәриф Хөсәеновның
«Әни килде» драмасын сәхнәләштерде. Әсәрне
театрның баш режиссеры Кадыйр Җетпнсбаев
куйган, музыкасын Казагыстан ССРның халык ар-
тисты композитор Латыйф Хәмиди язган.
Мурманск өлкә драма театрында Туфан
Миннуллннның «Әлдермештән Әлмәндәр»
драмасы сәхнәгә куелган. Әсәрне русчага Ю
Мочалов тәрҗемә иткән. Режиссеры — РСФСРның
атказанган сәнгать эшлеклесе В В. Киселев.
Минзәлә татар дәүләт драма театры
әзербәижан драматургы Имран Касумов- ның
«Тормыш бүләк итәм» драмасын сәхнәләштерде.
Режиссерлары — Рафаэль Усманов һәм
Татарстанның атказанган артисты Мөхәррәм
Зәйнуллин.
Татар дәүләт республика күчмә театрында Т.
Миннуллннның «Ак тәүбә, кара тәүбә» исемле яңа
комедиясе бара. Аны сәхнәгә ТАССРның
атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай премиясе
лауреаты Равил Тумашев куйган Композиторы —
РСФСРның Дәүләт премиясе лауреаты Фасил
Әхмәтов.
ТАТАРСТАН ТУРЫНДА ТӨСЛЕ ФИЛЬМ
Казан документаль фильмнар студиясе
«Татарстан» исемле төсле документаль фильм
әзерләде. Ул В. Стрельков һәм В. Левашов
сценарие буенча эшләнгән. Режиссеры — А.
Сырых, операторлары — Р. Гәрәев һәм А. Привин.
Бөек Октябрьның 60 еллыгына багышланган бу
фильм гарәп илләре һәм Африка илләрендә күр-
сәтеләчәк.
Казан телевидениесе экранында күренекле
язучы Мирсәй Әмирнең «Саф күңел» романы
буенча эшләнгән инсценировка күрсәтелде. Аны
телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов куйган.
Рольләрне Г. Камал исемендәге татар дәүләт
академия театры артистлары башкарды.
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР ҺӘМ БҮЛӘКЛӘР
Совет театры өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г.
Камал исемендәге татар дәүләт академия театры
артистлары Шәхсәнәм Ибраһим кызы
Әсфәндиярова һәм Әзһәр Шәфыйк улы Шакировка
РСФСР Верховный Советы Президиумының 1977
ел. II февраль Указы белән РСФСРның атказанган
артисты дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Татар совет опера сәнгатен үстерүдәге
хезмәтләре өчен һәм 75 яшь тулу уңае белән
РСФСРның һәм Татарстанның халык артисткасы
Мәрьям Маннан кызы Рахманкулова ТАССР
Верховный Советы Президиумының Почет
грамотасы белән бүләкләнде.
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге, кадрлар
әзерләүдәге хезмәтләре өчен һәм 70 яшь тулу уңае
белән Казан дәүләт консерваториясенең өлкән
укытучысы Георгий Васильевич Виноградов КПСС
өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар
Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ
ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
Бүлек утырышында. КПСС Үзәк Комитетының
«Ижат яшьләре белән эшләү ту- рындахгы карары
уңае белән, нефть якларыңда яшәүче яшь
авторларның әдәби активлыгы мәсьәләсе
тикшерелде. Бүлек җитәкчесе Ә. Маликов
докладында яшң язучыларның соңгы елларда ижат
иткән әсәрләре күздән кичерелде. Җыелышта
язучылардан Ш. Бикчурин, М. Хәсәнов, С. Сө-
ләйманЮва, Җ. Рахимов. Лениногорск һәм
Азнакай әдәби берләшмәләре җитәкчеләре Әсрар
Галиөв, Нур Әхмәдиев. КПССның Әлмәт шәһәр
комитеты инструкторы Абдулла Хисамиев
чыгышлары тыңланды. Яшь язучылар белән
эшләүне тагы да активлаштыруга юнәлдерелгән
конкрет чаралар билгеләнде.
26 январьда бүлек җыелышында яшь язучы Газиз
Кашаповның «Еллар тыныч иде» исемле яңа
повесте тикшерелде. Әсәр бүгенге ил сакчылары
тормышын һәм хезмәтен сурәтләүгә багышланган.
Фикер алышуда катнашкан Ш. Бикчурин, Г. Афзал.
Ю Эминов, С. Сөләйманова. Р. Төх- фәтуллин, Ә.
Маликов һ. б. лар повестьны камилләштерү
юнәлешендә киңәшләрен әйттеләр.