Логотип Казан Утлары
Әкият

ЧИКЕРТКӘ

ӘБДЕРӘХИМ КОДА ӘКИЯТЕ
■ 1 ез белмәгән, ә без күрмәгән борын заманда иске
авыл мәдрәсәсендә ата-анасыз бер ятим малай укып яткан. Барыр-торыр җире булмагач, ятим ~ Я шәкерт үзенең хәлфәсенә’ самавар куеп, аш пе-
>1 шереп, җәен-кышын шул мәдрәсәдә яши биргән.
?1 I Хәлфә янында үз тамагы да ач булмаган моның.
" х? Ргб Аннары атна кичләрен авыл малайлары боларга сәдака итеп әз-мәз онын, ярмасын, йомыркасын, сөтен дә китергәлиләр икән. Шулай ук хәлфә
* " - * - ү3е дӘ аш мәҗлесләренә барган җиреннән ятим
шәкертенә бәлеш төпләре кыстырып кайткалый торган булган. Сирәк эләксә дә ярап куйган бәлеш төбе!.. Әмма шулай да үсеп барган малайга ашау асла җитмәгән, буйга һаман үскән, ә тәненә бер дә ит кунмаган, сыйраклары да бик нечкә булып калган. Шуңадыр инде, шәкертләр аңа «Чикерт-кә» дигән ләкаб 1 тә биргәннәр. Ятимнең моңа әллә ни ачуы килмәгән — болай да ул аз сүзле, сабыр холыклы малай булган.
Тора-бара моның чын исеме онытылган, бары шул «Чикерткә» дигән ләкабе генә торып калган.
Менә бер заман озын кыш та үтеп китә, җылы язлар да килеп җитә, шәкертләр дә өйләренә таралышып бетәләр. Хәлфә дә, елдагы гадәте буенча, коръән укып, сәдака җыеп йөрер өчен җәй башыннан ук авыллар арасына чыгып китә. Мәдрәсәдә ятим шәкерт ялгыз үзе
Ләкаб — кушамат.
генә торып кала.
Ләкин бу юлы моның хәлфәсе авыллар арасында ни сәбәптер озак йөргән. Ул калдырып киткән азык та бетә башлаган, атна кичләрен сәдака итеп онын, ярмасын китерүчеләр дә юк бит инде, шулай итеп ялгыз малай бик аптырауга төшкән. Нәрсә ашарга, кайдан алырга? Ачлык — убырлы карчык, җилегеңне суыра ул! Ахырда, уйлана торгач. Чикерткә тәки бер хәйләсен тапкан бит! Мәдрәсә мичендә кыштан калган шактый көл өелеп ята икән, менә шул көлне иләктән үткәреп, бер кечерәк капчыкка тутырган да күрше авыл базарына күтәреп киткән шәкерт... Базарга барып җиткән бу, сатучылар рәтеннән урын табып, капчыгының авызын ачып җиргә куйган — инде килеп сораучыларны гына көтәсе калган.
Базар әкренләп зурая, халык артканнан-арта, менә әле берсе, әле икенчесе килеп, капчыгы янында утырган Чикерткәдән сорый икән:
— Улым, ни бу, нәрсә сатасың?
— Абзый кеше, бу күсе үтерә торган дару, шәп дару, алып җибәр әле булмаса! — ди Чикерткә сәүдәгәрләрчә өлгер генә. ♦
Ә күсе даруы авыл халкына бик кирәк нәрсә икән ул. Агайлар п шунда ук моның көлен учлап-учлап ала да башлыйлар. Чикерткә- н нең капчыгы бик тиз бушап кала, шактый гына акча да төшерә, “ шул акчага үзенә җитәрлек азык-төлек ала да, базарда озак бутал- = мыйча, тизрәк авылына таба сыптыра.
Ә агайлар, базарчылар өенә җыелышкач, бер-берсеннән сорый- * лар икән: бу даруны күсегә каршы ничек кулланырга соң?.. Лә- = кин берсе дә белми, имеш, берсенең дә малайдан сорарга уена кил- = мәгән. Эх, ачык авызлар дип үзләрен тиргиләр икән агайлар. Шун- = нан бер өлкәне яшьрәкләрнең берсенә әйткән:
— Бар, ат менеп базарга чап, малайдан сорашып кайт! — дигән. ~ Егет ат менеп чапкан, ләкин базарда малай утырган җирдән х җилләр генә исә икән. Шулай да, сораша торгач, бер адәм егеткә £ капчык аскан малайның кайсы якка таба чыгып киткәнен күрсәт- кән. Егет шул якка таба чаптырып киткән. Ахырда малайны куып о җиткән. Җиткән дә туктатып сораган:
— Карале, энекәш, син безгә күсе даруы саттың да бит, ә менә ничек итеп кулланырга кирәклеген әйтмәдең... Яле, тиз генә шуны әйтеп бир, юньсез! — дигән.
Чикерткә бер дә каушамыйча гына егеткә болай дип аңлаткан:
— Бик ансат эшләнә ул, кем, абый кеше! Күсене тоткач, шул даруны аның күзенә сибәргә кирәк. Шуннан күсе тәгәри дә үлә, — дигән. — Аңладыңмы инде?
— Аңладым! — дигән егет, атын борган да тизрәк авылдашлары янына чапкан.
Ә Чикерткә исән-имин генә авылына кайтып җиткән. Азык кайгысы күпмедер вакытка онтылган, ятим шәкерт буш мәдрәсәдә артык ваем чикмичә генә тора биргән.
Менә бер заман югалган хәлфәсе дә кайтып төшә моның... Былтыргы шикелле җәяүләп, әлсерәп түгел, ә шәп ат җиккән таза та рантаста кайтып керә бу... Чикерткә хәлфәсен каршыларга йөгереп чыга. Сәлам алышып, кул бирешеп күрешәләр. Бик куана шәкерт хәлфәсенең, ниһаять, кайтып керүенә. Тиз генә эләктереп самава рын да куя, чәй урнысын да әзерли, хәлфә астына йомшак юрган да җәя, таянырга мендәр дә ташлый.
Хәлфә, атын тугарып, юынып сөртенеп кергәч, күчтәнәчләрен ашъяулык өстенә чәчеп сала да үзе йомшак юрганга аяк бөкләп утыра. Кул күтәреп, бер дога кылалар, шуннан соң ашыкмыйча тәмләп кенә ашый-эчә башлыйлар. Ә ашъяулык өстендә төче күмәч, бавырсак, кызыл эремчек, калай савытта бал белән май Чикерткәнең тәмам күзләре яна. Мондый сыйны аның әле беренче күрүе икән.
Хәлфәнең дә кәефе бик әйбәт була. Бу юлы сәфәре уңышлы чыккан икән. Шактый күп сәдака төшергән, шуның өстенә бер байдан карызга 1 да алып торган, менә шул акчаларга җигүле ат та сатып алган. Боларны сөйләп бетергәч, хәлфә шәкертенә әйтә:
— Безгә бу хәерче авыл мәдрәсәсен ташларга кирәк, — ди, — монда ачка киселеп ятудан мәгънә чыкмас. Әнә моннан көн тараф-
Карызга — бурычка.
тагы кыргыз далаларында кәрван үтә торган юллар бар — безгә дә менә шул тарафларга күчәргә кирәк. Ул юллардан мал төягән кәрваннар өзлексез үтеп йөриләр. Кәрван хуҗалары — бай сәүдәгәрләр, сәдаканы да алар мул тамыза. Әмма безгә хәер эстәүче генә булырга ярамый. Без изге затлардан булырга тиешбез. Менә мин сине, шәкерт, ишан итәм, ә үзем синең мөридең булырмын, ийе, аллага тапшырып!.. Төшенәсеңме?.. Без кәрван юлыннан ерак түгел бер хозур гына урында чатыр корып җибәрербез. Мин инде ишан хәзрәтләре торырлык, җефәктән тегелгән чатыр да сатып алдым, — дип сүзен бетерә хәлфә.
Чикерткә хәлфәсенең бу сүзләреннән бик аптырап кала, ни диеп әйтергә дә белми. Әллә мине шаярта гына микән дип тә уйлый, ләкин үзе шиген әйтергә дә курка. Хәлфәсе шуны сизгәндәй моңар- дан сорый:
— Я, ник дәшмисең? Ни уйлыйсың?
— Хәлфә абзый, сез мине ишан итмәкче буласыз да бит, әмма миннән, ай-һай, ишан чыгар микән соң? — ди Чикерткә, түбән карап кына.
— Чыгар, боерган булса! — ди хәлфә, бер дә исе китмичә.— Син зиһенле шәкерт, коръән сүрәләрен дә яттан беләсең, буең-сының да килгән — менә дигән ишан ясап чыгарам мин син сасыктан, алла бирсә!..
Хәлфәсенең сүзе — боерык, күңеле бик үк тартмаса да риза була шәкерт. Шул көннән хәлфә аны ишан кыланышларына өйрәтә дә башлый: ничек итеп йөрергә, ничек итеп утырырга, кешеләр белән ничегрәк сөйләшергә, доганы ничегрәк итеп кылырга — әлхасил, барысын да күрсәтеп бирә хәлфә. Чикерткә боларның һәммәсен дә шактый тиз отып ала.
Ә бер атнадан инде болар юлга да җыеналар. Туры атны әйбәтләп җигәләр, юрган-мендәрләрен, кечкенә сандыкларын, кургашын белән ямаган таз-комганнарын тарантаска чыгарып салалар, үзләре әгузе-бисмиллаларын әйтеп, ипләп кенә менеп утыралар да аллага тапшырып, кыйбла тарафка карап чыгып та китәләр. Бер көн баралар, өч көн, биш көн баралар, җиденче көн дигәндә, ниһаять, кыргыз даласына барып җитәләр. Далада буталып йөри торгач, кәрван үтә торган юлны да эзләп табалар. Инде туктар өчен әйбәт кенә урын сайларга кирәк. Ахырда болар тип-тигез далада көзгедәй ялтырап яткан бер түгәрәк күл буена килеп чыгалар да шуның янында туктарга булалар. Бик ямьле, бик хозур җир икән... Шулай да хәлфә чатырны күлдән читтәрәк, юлдан ераграк калку бер урынга мен-дереп коруны мәслихәт таба, чөнки калкулык өстеннән карап, ике яктан да килеп яткан кәрваннарны әллә каян ук күреп булачак. Шулай ук чатыр үзе дә ефактан ук күренеп торачак. Моның әһәмиятен Чикерткә аңлап бетермәсә дә, хәлфә үзе бик яхшы аңлаган.
Шулай итеп чатырны калкулык өстенә коралар, чатыр башына ишанның яшел әләме дә кадап куела. Бу эш беткәч, чатыр эченә киез-паласларын кертеп җәяләр, йомшак юрганны буйга бөкләп, сузып салалар, шуның өстенә берничә колакчын мендәр дә ташлыйлар. Аннары нәкъ урта бер җиргә тәбәнәк кенә өстәл куеп, аның өстенә зур-зур, калын-калын китапларны өяләр. (Берсен урта бер җиреннән ачып та куялар.) Бу эшләр дә беткәч, хәлфә Чикерткәне киендерә башлый. Иң элек ул аңа тезенә хәтле үк төшеп торган ак күлмәк белән иләмсез киң ак ыштан кидерә, шулар өстеннән яшел-сары буйлы ефәк чапан кидерә, ә башына егерме аршин ак бәстән, Бохара түбәтәе тирәли, шавадан да зуррак чалма урап куя. Шуннан соң әйтә Чикерткәгә:
— Тәкъсир, Ьинең эшең менә шушы өстәл янында оятыңны бөгеп, изге китап моталага кылып утыру... арсаң, әнә мендәргә таянырсың... Ә калганы минем эшем, — ди.
Тәмам урнашып беткәч, болар башта тәмле күл суыннан чәй кайнатып эчәләр, аннары хәлфә, атка атланып, тирә-якны карап кайтмакчы булып, чыгып китә. Чикерткә тәбәнәк өстәл янында аяк ♦ бөкләп, изге китап «моталага» кылып кала. Хәлфә дала буйлап о шактый озак йөри, ләкин бер җирдә дә бернинди адәм заты якп у җан иясе очратмый. Кәрван юлы да буш, тын, бер атлы, бер җәяү- § ленең килгәне яки китеп барганы күренми. Әллә ташландык юл ми- = кән бу, дип шиккә дә төшә хәлфә, әмма шулай да өметен өзмп. Дө- 1 рестән дә, бер калку урыннан тирә-якка әйләнгәләп карана торгач, _ бик еракта, офык чигендә үк нәрсәдер селкенгән шикелле күренә “ моңа... Көтә хәлфә сабыр гына, көтә, инде кояш баерга да күп кал- х маган була һәм, көтә торгач, теге селкенгән нәрсә әкрен генә килеп х яткан озын бер кәрван булып чыга. Моны күрү белән хәлфә атын ш борып, җан-фәрман чатырына таба чаба. Кайтып керсә, ни күр- ~ сен — Чикерткә чалма-чапанын салып ташлап, мендәрләргә батып, * сабыйдай изрәп йоклап ята, имеш!
— Әй, син, хәшәп, тор тизрәк! — дип кычкыра хәлфә. — Тап- кансың вакыт, әнә кәрван килә ятыр! Чал.ма-чапаныңны ки дә өстә- с лең янына утыр. Кәрван кешеләре безгә сугылмыйча калмас, әзер булып тор!
Үзе шунда ук кире чыгып та китә. Кәрван, дөяләр адымы белән генә килсә дә, шактый ук инде якынлашкан була. Калкулык өстендәге чатырны да күрәләр, ахрысы, менә ике җайдак, кәрваннан аерылып, болай таба чаптырып килә дә башлый. Озак та үтми, килеп тә җитәләр. АтЛарыннан төшәләр, хәлфәгә сәлам бирәләр. Хәлфә дә, түбәнчелек белән башын иеп, сәламнәрен ала, аннары чүгәләп бер дога кылалар. Шуннан килүчеләр җайлап кына: әйтсәгезче, кардәш, бу кем чатыры була, кем тора анда? дип сорыйлар. Хәлфә үз нәүбәтендә зур бер серне ачкандай итеп, бу — бөтен әтрафта дан тоткан фәлән ишанның чатыры була, дип җавап бирә. Нишли соң ул монда, дип сорыйлар тегеләр. Ишан хәзрәтләре, ди хәлфә җавабында, аллаһы тәгаләгә якын торыр өчен адәмнәр арасыннан китеп, ошбу тын сәхрәдә ялгызы көн вә төн изге гыйбадәттә утыра!.. Алай икән, диләр килүчеләр тыйнак кына, ә син үзең кем буласың?.. Мин изге ишанның мөбарәк кулын тоткан мөриде булам, ди хәлфә, һәм бер мәлгә аптырабрак-уйланыбрак калган җайдаклардан үзе сораша башлый: сез кемнәр буласыз, бу кәрван кайдан, кайсы якларга китеп бара? Без кәрван озатучылар булабыз, диләр тегеләр, фәлән җирләрдән фәлән илгә мал төяп барабыз... Юлыгыз УҢ булсын, ходай бәла-казалардан сакласын, ди хәлфә, кара сакалын сыпырып. Җайдаклар кулларын күкрәкләренә куеп рәхмәтләрен белдерәләр, аннары монда изге ишан торганын хуҗаларына кайтып әйтер өчен тиз генә китеп тә баралар.
Хәлфә шунда ук борылып чатырга керә.
— Ә, утырасыңмы? — ди ул Чикерткәгә. — Шулай кирәк, тәкъсир. Тик чалмаңны батырыбрак ки, авып төшмәсен... Тиздән кәрван хуҗалары килергә тиеш. Алар синең догаңны алыр өчен яныңа керерләр. Китаптан башыңны күтәрмә, сүзеңне кыска тот, ә догаңны озак итеп укы, аңладыңмы?
Чикерткә башын гына кага. Ул инде тәбәнәк өстәл янында уты- ра-утыра алҗып беткән була, һавага чыгасы, далада рәхәтләнеп йөрисе килә, әмма булмый — түзәргә кирәк, түзмичә ярамый, хәлфәнең талканы коры, ишан дип тормас, бөкләп ишкән тастымалы мендәр астында гына...
Хәлфә чатырдан чыкканда кәрван туктаган яктан ике кеше җәяүләп кенә бу якка таба килә иде инде. Өс-башларына караганда, болар, һичшиксез, кәрван хуҗалары булырга тиеш. Хәлфә бер таш өстенә утырып, аларны сабыр гына көтеп ала. Менә килеп җитәләр, сәлам бирәләр, утырып дога кылалар, аннары әйтәләр:
— Әфәндем, бу ерак чатырда ишан хәзрәтләренең изге гыйбадәттә утыруын белеп, без бик хәйран вә шат булдык. Инде безгә дә олы зат үзенең хәер-фатихасын бирмәсме икән? Хозурына кереп, тезләнәсебез килгән иде.
— Мәрхабә, изге ният белән килгәнсез икән, — ди хәлфә торып. — Әмма башта үзем кереп, ишан хәзрәтнең рөхсәтен алышым кирәк. Аз гына көтегез.
Кергәч, шыпырт кына:
— Килделәр! — ди. — Каушама. Һаман мөгрәнеп кенә укыган бул, ара-тирә кычкырып та куйгала, ишетеп торсыннар! Мин аларны азрак тота төшәрмен.
Чыккач, тегеләргә әйтә:
— Ишан хәзрәтләре изге китап моталага кылып утыра, бераз сабыр итәргә кирәк булыр, әфәнделәр! — ди.
Кәрван хуҗалары сабыр гына көтәләр, мөридтән ишанның исән- саулыгын, хәл-әхвәлен сорашалар. Ә бераздан хәлфә чатыр эченә башын тыгып карый да: «Инде, кардәшләр, керсәгез дә ярый, тик озак тормасагыз иде, ишан хәзрәт көне буе гыйбадәттә утырып, бик арды булса кирәк»,— ди... Тегеләр чүәкләрен салып чатыр эченә керү белән лып итеп тезләнәләр, тез өстендә генә мүкәйләп ишан хәзрәтнең алдына баралар һәм йөзләрен җиргә оралар. Шул рәвешчә, бик түбәнчелек белән изге ишаннан фатиха бирүен сорыйлар. Чикерткә, чалмалы башын игән килеш кенә, тәсбих аскан кулын күтәреп, әкрен генә селкенә-селкенә бик озак итеп дога кыла. Маңгаеннан алып ияк очына кадәр битен сыйпаганнан соң, мөсафирлардан сәфәрләре турында сораша, сәүдә итеп йөрүнең саваплы эш булуы турында коръәннән берничә аять тә китерә, пәйгамбәремез Мөхәммәт саллалаһегаләйһивәссәләмнең дә сәүдәгәр булуын исләренә төшерә. Мөсафирлар алларына карап, оеп кына, утыралар, ишан хәзрәт сүзен бетергәч, кесәләреннән чыгарып аның алдына сәдакаларын салалар һәм мөбарәк кулына иреннәрен тидереп алалар. Ишан хәзрәт сәүдәләренә уңыш, малларына бәрәкәт, үзләренә иминлек теләп тагын бер озын гына итеп дога кыла. Шуннан соң кәрван хуҗалары ишанга кат-кат баш иеп, тезләре өстендә генә чигенеп, чатырдан чыгып китәләр.
Мөсафирларны озаткач та хәлфә ашыгып Чикерткә янына керә.
— Я, ничек? — ди ул, түземсезләнеп.
Чикерткә учын ачып күрсәтә: ике зур алтын тәңкә?.. Хәлфә айгыр кешнәгәндәй көлеп җибәрә:
— И-ха-ха!.. Менә күрдеңме, сасык!.. Кәрван юлы — хәерче татар авылы түгел шул!.. Мәшә алла иншалла, эшләр ходка китә бо- лай булгач... Ә син, шәкерт, ишанлыкны шәп очлап чыктың, афәрин!.. Шулай кирәк, корьәннән дә, хәдистән дә телеңә килгәнне сип тә утыр!.. Ул хәсисләр барысы да туң күчән, ни әйтсәң дә бата үзләренә... Тик син вәкарь сакла, изгеләрчә тот үзеңне, хикмәт менә шунда гына!..
Тышта кеше авазлары ишетелгәндәй була, хәлфә ашыгып чатырдан чыга. Чыкса, ни күрсен, биш-алты кеше, чатырга якынаерга курыккандай, бер читтәрәк таптанып торалар. Хәлфәне күрү белән аңа иелә-бәгелә сәлам бирәләр һәм без дә ишан хәзрәтнең догасын алырга килгән идек диләр. Хәлфә ялт итеп чатыр эченә керә дә Чикерткәгә: «Тагын бер төркем килгәннәр, төзек кенә утыр, хәзер
кертә башлыйм. Ә тәңкәләреңне яшер, соңыннан санап алырмын», дип әйтә. Шуннан кире чыгып, кәрван кешеләрен берәмләп кенә чатыр эченә уздыра башлый. Тегеләрнең һәркайсы керә дә лып итеп тезләнә, мүкәйләп кенә барып, ишанның мөбарәк кулына авызын тидереп ала, акчасын чыгарып сала һәм ишанга ияреп дога кыла да артын-артын гына ишеккә таба чигенә. Ф
Шулай итеп, ул кичне кәрван озатучыларның барысы да килеп, о ишанның догасын алып, кулын үбеп китәләр. Чикерткәнең киндер- ± дән махсус теккән чапан астындагы тирән кесәсенә алтын тәңкәләр u шактый ук җыелып кала.
Бу «изге эшләрдән» котылгач та хәлфә, билгеле, ишан кесәсен ~ бушатып, тәңкәләрне санап ала да үз сандыгына бикләп куя. Анна- ♦ ры таганда пешергән умачын кертә, икәүләп шуны тәмләп кенә = ашыйлар, артыннан баллап чәй дә эчәләр. Шуннан соң «ишан хәзрәтләре» чалма-чапанын салып ташлый да, мендәрләре өстенә су- = зылып, утын ярып аргандай, гырылдап йоклап та китә.
Ләкин хәлфә тиз генә йокларга ятмый әле. Бер бәйләнчек уй = аның башына кереп утыра. Кәрванчыларга ишанның берәр мог- * җизасын да күрсәтәсе иде бит — менә шул хакта һаман баш вата =- ул... Могҗиза кирәк, могҗиза күрсәтсә, ишанның даны әллә кай- ~ ларга таралачак. Ләкин ничек итеп, нинди могҗиза табарга соң? п Ниһаять, бик еракка китеп кояш та бата, дала өстенә бик тиз ка-раңгылык иңә, ә күктә, төнгелеккә бер җиргәрәк җыелган кыргыз малларыдай, бихисап йолдызлар калка. Ә ай юк, айның соңгы көннәре, тиз генә чыкмаячак, шуңа күрә төне дә дөм караңгы.
Хәлфә, чатырдан чыгып, кәрван туктаган якка колак салып тора. Анда да тынлык, шылт иткән тавыш та юк — юлчылар ишанның хәер-фатихасын алганнан соң бик тынычлап йоклыйлар, күрәсең. Шулай да хәлфә ашыкмый, ярты төн җиткәнне көтә төшә, чөнки белә ул — бу вакытта кешеләрнең йокылары каты була.
Менә бер вакыт далада шундый тирән тынлык урнаша ки, әйтерсең дөнья яратылганнан бирле килә бу гаҗәеп, серле тынлык!.. Инде аллага тапшырып кузгалырга да ярый торгандыр... Хәлфә кәрван яткан күл буена сак кына төшеп китә. Аның күзләре, мәче күзе кебек, дөм караңгыда да тирә-юньне аера ала. Бер дә адаш мыйча кәрванчылар янына туры гына барып та җитә... Кәрван йоклый, тик җиргә чүккән дөяләрнең күшәве, атларның солы кетердәтүе генә ишетелеп куйгалый. Хәлфә башта туктап тирә ягын бер аз күзәтә, аннары мыштым гына шул дөяләр, атлар арасына керә. Әзрәк караштырып йөргәннән соң, ялгыз чатыр артына бәйләп куйган ике бик шәп, бик сылу атларны чишеп ала да әкрен-әкрен, сак сак кына кәрван яткан җирдән чыгып китә. Төн. тынлык, сызылып кына йолдыз атылып китә, әмма кәрванчылардан селкенгән кеше дә булмый.
Хәлфә бары таң алдыннан гына үзләренең чатырына кайтып керә. Ул шунда ук «ишан хәзрәтләрен» төрткәләп уята.
— Әй, син, хәшәп, тор! Тор диләр сиңа!.. Арт саныңны онытып йоклыйсың да йоклыйсың... Килешми ул ишанга! Бар, әнә тышка чыгып кер дә, чалма-чапаныңны киеп, өстәлең янына утыр. Бик мөһим сүзем бар сиңа.
Чикерткә торып, хәлфәсе кушканча, тиз генә чатыр артына чыгып керә дә, чапанына чорналып, чалмасын башына батырып, тәбәнәк өстәл янына аякларын бөкләп утыра.
— Инде яхшылап тыңла! — ди хәлфә. — Тиздән кәрван хуҗалары сиңа китап ачтырырга килерләр. Бүген төнлә аларның ике шәп атларын урлап киткәннәр. Менә син аларга шул атларны «табып» бирерсең.
— Ничек итеп?
— Китап ачып дим ич, миңгерәү!.. Башта тыңла! — Һәм хәлфә атларның ни төстә булуын, кай тарафка китүләрен, моннан ничә чакрымда, нинди урында торуларын сөйләп бирә дә аннары әйтә:
— Менә шуларны онытмыйча, китапка карап сөйләрсең... Ягъни мәсәлән, хак тәгаләнең эшкәртүе буенча изге китап сиңа болар* ның барысын да ачып бирә, аңладыңмы?..
— Аңладым аңлавын да, тик ул атлар сез әйткән җирдә булма- са? Сез дә бит, хәлфә абзый, күрәзә түгел.
— Мин өйрәткәнчә эшлә син, хәшәп! Төпченмә! Ату кара аны, ишан дип тормам! Алланың үзенә якын торучы, надан халык белмәгән серләрне белүче, могҗизалар кәшеф итүче — менә кем син, сасык!.. Башкасы сиңа кирәкми... Әнә алдыңдагы кара тышлы китапны моталага кылып утырган бул, ә кәрван хуҗалары килгәч, яшел тышлысын ачарсың.
Чикерткәне шулай боргычлап өйрәткәннән соң хәлфә, чатырдан чыгып, кәрван ягын күзәтергә тотына. Кәрван халкы инде торган була, анда ниндидер хәрәкәт башлана, шаулашкан тавышлар да ишетелә. Озак та үтми, кәрваннан аерылып, өч кешенең чатырга таба килгәне дә күренә.
Хәлфә, чатырның ишек япмасын аз гына ача төшеп, Чикерткәгә хәбәр итә:
— Киләләр!.. Казык шикелле утырма, бөгелеп утыр!.. Күзең китапта булсын!
Ниһаять, тегеләр килеп җитәләр, кычкырып сәлам бирәләр — хәлфә дә тәгазим белән сәламнәрен ала. Шуннан арадан бер таза- мәһабәте, шәп киенгәне, дәрәҗәсен төшермичә, әдәп белән генә әйтә:
— Әфәндем, без ишан хәзрәтләре хозурына килгән идек, аңа гозеребез бар, кабул итүен үтенсәгез иде.
— Белмим шул, — ди хәлфә, уйланган булып. — Ишан хәзрәтнең бүген кәефе юграк иде, шулай да үтенечегезне кереп әйтим. Сез, әфәнделәр, аз гына сабыр итегез!
— Мәйле! Без көтәрбез.
Хәлфә кереп, Чикерткәнең өс-башын, алдын-артын дигәндәй күздән кичергәннән соң, тора төшеп, кире чыга да:
— Мөбарәк зат сезне кабул итәргә булды, рәхим итәсез! — ди.
Кәрван хуҗалары, чатыр эченә узып, шунда ук тезләнәләр һәм башларын келәмгә тидереп алалар. Ишан хәзрәт, уйлары белән бу гөнаһлы җирне ташлап, каядыр гарешкә ашкандай тәмам онытылып — оеп утыра, керүчеләрне гүя сизми дә, тик бераздан гына иләмсез зур чалмасы астыннан боларга бер карап ала. Аннары һич сүз әйтмәстән, озын тәсбих элгән кулын күтәреп, озак кына дога кыла, бары шуннан соң гына телгә килә:
— Алла бәндәләре, йөзегездән күрәм, сезне ниндидер кайгы минем хозурыма китергән булырга тиеш. Сөйләгез! — ди.
— Хак сүз, тәкъсир! — ди кәрван хуҗасы, бөгелеп. — Бүген төнлә ике иң шәп атыбыз юкка чыкты. Явыз адәмнәр угрылап киткәндер дигән шигебез бар, сездән, тәкъсир, шул хакта китап ачуыгызны түбәнчелек белән сорамакчы идек.
— Хак тәгалә эшкәртсә, изге китап алдамас,— ди дә ишан, өелеп торган китаплар арасыннан бер яшел тышлысын тартып ала. Аннары, әгузе-биемилласын әйтеп, урта бер җиреннән ача да авыз эченнән генә мөгрәнеп укырга тотына. Әзрәк укыгач, тегеләрдән сорый:
— Атыгызның берсе тимер күк, икенчесе кыяы.п ■нты wneivre?
— Шулай, тәкъсир, бик дөрес, тимер күк белән кызыл туры? — диләр кәрванчылар өметләнеп.
Ишан хәзрәт тагын китапка бөгелә, озак кына селкенә-селкенә укый, тынып күзләрен йомып тора, аннары тагын укый, ахырдан эйтэболарга:
— Изге китап миңа шуны ачты: атларыгызны бер угры таң ал- ♦ дыннан урлап киткәнг Әмма ләкин көн яктыра башлагач, далада ® тотылудан куркып, атларны бер сай чокырдагы ялгыз агачка бәй- г ләп калдырган. Угрының нияте караңгы төшкәч, яңадан килеп алу £ булса кирәк... Әгәр дә хәзер генә эзләп барсагыз, атларыгызны мот- ? лака шунда табарсыз.
— Кай тарафтарак соң ул сай чокыр, тәкъсир? *
— Мәгърип тарафында... Чыккан кояшка аркагыз белән торып = туры гына барсагыз, чокырның нәкъ өстенә барып чыгарсыз.
— Еракмы соң ул чокыр, шуны дә әйтсәгезче, тәкъсир! =
Чикерткә, ишетмәгәнгә салышып, бераз уйга кала: нәрсә дип w әйтте әле хәлфә абзый? Әллә сигез, әллә унсигез чакрым диде инде 1 шунда, мөртәт?.. Хәер, кем үлчәгән аны? Җитәр, китсеннәр тизрәк! *
Тамак кыргалаган була да әйтә тегеләргә:
— Хәерле сәфәр сезгә, мөсафирлар! Ха: тәгалә башка бәла каза- 7 дав сакласын, амин! a
— Рәхмәт, тәкъсир, бик зур рәхмәт!.. Шулай була гына күрсен!.. Тик без әлеге ни... чокыр турында...
— Кызу чапсагыз, тиз барып җитәрсез! — ди ишан шактый дорфа итеп һәм ашыгып тәсбихенең «хөрмәләрен» тарта башлый.
Тегеләр, бердән авып, маңгайларын келәмгә тидереп алалар, сузылышып ишан хәзрәтнең алдына алтын тәңкәләрен салалар, шуннан соң Чикерткәгә ияреп дога кылалар да бик мәмнүн кыяфәттә ашыга-ашыга кәрваннарына китеп баралар. Ә бераздан инде өч-дүрт җайдакның «мәгърип тарафына» чаптырып киткәнен хәлфә дә. Чикерткә дә күреп калалар.
Атларны табып кайтканнан соң, кәрван шул ук көнне күл буеннан кузгалып, үз юлы белән китеп тә бара. Бер-бер артлы тезелешкән дөяләрнең ике яклап салындырган йөкләре белән чайкала-чай- кала салмак кына атлап барулары тигез далада әле шактый озак күренеп тора.
... Атларны табып биргән «могҗизадан» соң, калкулык өстендәге чатыр эчендә утырган яшь «ишан хәзрәтнең» даны бик тиз тирә якка тарала: менә кайда икән ул изге зат!.. Менә кемдә икән ул хикмәт!.. Вай-вай-вай!.. Аның өчен яшерен бер нәрсә дә юк икән ләбаса!.. Алла тәгалә үзе аңа барсын да эшкәртеп кенә тора икән шул!
Хәзер инде күл буеннан узучы кәрваннар чатыр турысына җит кач туктамыйча калмыйлар. Мал хуҗалары, ялчылар, кәрван озатучылар һәммәсе тезелешеп калкулыкка менәләр, берәмләп кенә чатыр эченә кереп, лып итеп тезләнәләр, мүкәйләп барып. Чикерткәнең «мөбарәк» кулын үбәләр, учларындагы алтын яки көмеш тәңкәләрен тәбәнәк өстәлгә салалар. Ишанның, бөгелеп утыра торгач, авыр чалмадан нечкә муены арып бетә, дога кыла кыла авы зы кибә, куллары тала. Вакыт-вакыт аның хәтта сикереп торасы, тәбәнәк өстәлне тибеп очырасы, чалмасын сүтеп ыргытасы, ә бу «аңгыра сарыкларны» выжлатып куып чыгарасы да килеп китә. Әмма... хәлфә уяу, хәлфәнең күмердәй кара мут күзләре көйдереп алырга гына тора.
Ә көннәрдән бер көнне күл буена баштанаяк коралланган биш алты җайдак килеп чыга. Калкулык өстендәге чатырны күрү белән атларын тизрәк шунда таба боралар. Бу вакытта хәлфә тышта була. Чаптырып килгән кораллы кешеләрне күреп, ул «талаучылар
түгелме икән?» дип шактый шүрләп тә кала. Ләкин килеп җиткәв җайдаклардан берсенең бик зиннәтле киемнәрдән булуын күргәч кенә азрак тынычлана.
Җайдакларның әнә шул шәп киенгәне ат өстеннән төшмичә генә сэла'м бирә, хәлфә исә кул кушырып аның сәламен ала.
— Әйтегезче, изге ишанның чатыры шушы буламы? — дип сорый сәлам бирүче.
— Ийе, ишан хәзрәтләренең изге гыйбадәт урыны шушы була, — ди хәлфә. — Кем дип белик сезне, хөрмәтле юлчылар, кайсы илләрдән киләсез?
— Без фәлән патшалыктан илчеләр булып килдек, — ди юлчы. — Безгә ишан хәзрәтләренең үзен күрү кирәк, хозурына керергә рөхсәт итегез.
— Гозерегез ни соң? — дип сорый хәлфә сак кына.
— Без олуг падишамызның сәламен ишан хәзрәтләренә тапшырырга һәм мөбарәк затны үземез белән алып китәргә тиешмез.
— Алай икән, — ди хәлфә уйланып. — Ни өчен мөбарәк затны урыныннан кузгатырга телисез, әгәр белергә мөмкин булса?
•— Падишамызның әмере шулай... Хафа булмагыз, ишан хәзрәтләренең иминлеген саклаячакмыз, ә барып җиткәч сарайда аңа тиешле кадер хөрмәт күрсәтеләчәк.
— Яхшы, алайса, мин кереп ишан хәзрәтләренә бу мөһим хәбәрне җиткерим. Соңра сезне чакырырмын. Моңа кәефегез кырылмасын, чөнки ишан хәзрәтләре һәрдаим изге гыйбадәттә утыра һәм алдан хәбәр итмичә һичбер кемсәне кабул итми.
Шулай ди дә хәлфә, илчегә түбәнчелек белән баш иеп, чатыр эченә кереп китә. Кергәч, Чикерткә янына тезләнеп, аның колагына шыпырт кына әйтә:
— Бәхетең бар икән, шәкерт!.. Ерак патшалыктан сине алып китәр өчен илчеләр килде.
— Нинди, кайсы патшалыктан? — ди Чикерткә сискәнеп.— Юк, мин беркая да бармыйм, минем үзебезнең Тәпәрешкә кайтасым килә.
Ул инде кайнар яшьләрен агызып елый да башлый. Хәлфәнең моңа бик тә ачуы килә:
— Бу ниткән эш тагын?!. Син хәсискә патша кадәр патшадан махсус илчеләр чакыра килгәндә, бармыйм дип, авызыңны бияләйдәй җәеп шыңшып-елап торасың. Юк, барырсың!.. Хәерче татар авылына кайтырга кайчан да өлгерербез... Бел аны, бу чакыру тикмәгә генә түгел, димәк, син сасыкның даны чит мәмләкәткә дә барып җиткән дигән сүз. Ходай кушып, патшаның да ышанычын казана алсак, беләсеңме, муеныбыздан дәүләткә батачакбыз... Я җитәр! Яшьләреңне сөрт, борыныңны тартма!.. Хәзер илчене кертәм. Төзек кенә утыр. Ишанча... Күп сөйләмә, җавабыңны уйлап кына бир... Падишаһе әгъзам хәзрәтләренең чакыруын кире кага алмыйм диген... Менә шул... Кара аны!..
Хәлфә Чикерткәнең чалмасын төзәтеп, тәсбихен кулына тоттыра да ашыгып чыгып китә.
Ул да булмый, чатырга зиннәтле киемнәре өстеннән кәкре кылыч таккан илче кыю гына килеп керә. Сәлам бирә, туп-туры ишан алдына барып тезләнә, кул күтәреп бер дога кылалар. Шуннан соң илче, вәкарьлеген саклаган хәлдә, үзенең кайсы илдән, кем булуын әйтеп, патша хәзрәтләренең сәламен тапшырып, нинди максат белән килүен аңлатып бирә. Бик йончыган кыяфәттә бөрешеп кенә утырган «ишан» әкрен-сүлпән генә:
— Падишагыз хәзрәтләренә безгә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт инде, — ди, — аллаһе тәгалә үзенә һәм дәүләтенә иминлек
китерсен, амин!.. Әмма аның безләргә гозере нидән гыйбарәт соң?
— Падишамыз хәзрәтләре хозурына баргач, ул үзе сезгә гозерен бәян кылыр, — ди илче, — безләргә исә сезне алып килү вазифасы гына йөкләтелде.
Ишан хәзрәтләре башын иеп, тәсбихен тартып, озак кына уйланып утыра, тик шуннан соң гына болай дип җавап бирә: 2
— Мин фани дөнья ыгы-зыгысыннан, ахирәтен оныткан бәндә- т лардан читкә китеп, бары изге гыйбадәттә утыручы алланың бер £ зәгыйфь колымын, бер нинди сәбәп белән дә мин бу... ни... мәҗбүрән - эшемне бүлмәс идем, әмма ерак җирдән махсус кешеләр җибәреп, ♦ безгә тәгазим күрсәткән, безне үзенең солтанатлы хозурына чакыр- = ган падишаһе әгъзам хәзрәтләренең үтенечен кире кагарга җөрьәт * итә алмыйм. Әлхасил, кадерле илче, мин аллага тапшырып сез- = нең белән озын сәфәргә чыгарга ризалыгымны белдерәм. Инде, бер ы фатиха кылып, мөридемә тиешле боерыкларны бирергә рөхсәт ите- = гез!.. <
Сүзен шулай тәмам иткәннән соң, ишан хәзрәтләре кулын күтә- а. pen, күзләрен йомган килеш, озын итеп бер дога кыла. Илче дә, ® ишан хәзрәтне күндерүеннән бик канәгать булып, аңа ияреп дога £ кыла да, алдына бер янчык алтын тәңкәләр куеп, чатырдан чыгып китә.
Шунда ук ялт итеп хәлфә керә:
— Я, ничек булды?
— Булды инде, сез әйткәнчә булды, хәлфә абзый! — ди Чикерткә боек кына.
— Менә бик әйбәт, муладис!.. Җыендык, алайса! Ай-Һай, мин өйтәм, эшләр кая китте — патша хозурына барабыз гой!
Тиз генә чатырны сүтәләр, әләмне таягына урыйлар, калын китапларны өеп бәйлиләр, шуннан соң барлык әйберләрен, мендәр- юрганнарын тарантаска чыгарып төйиләр дә, атларын җигеп, әлеге җайдакларга ияреп, озын юлга чыгып та китәләр. Чикерткә өчен бу озын юлның газабы шунда иде ки, ул тарантас өстендә барганда да үзенең изге ишан икәнен бер генә минутка да онытмаска тиеш иде. Шуңа күрә еш кына атларны туктатып, су булган җирдә тәһарәт альт, су булмаган җирдә төямим генә сугып, биш вакыт намазын калдырмыйча укып барырга мәҗбүр була. Шуның аркасында юл да оэаккарак сузыла.
Чиксез даланы, даладан соң галәмәт эссе ком чүлен үтеп, болар сигезенче көн дигәндә, ниһаять, ерак патшалыкның пайтәхетенә барып җитәләр. Биек капусыннан керәләр, кәкре-бөкре урамнарыннан узып, чылтырап арыклар аккан бакча эчендәге әллә ни зур да түгел, әмма бик чибәр салынган бер өннең ишеге төбенә килеп туктыйлар. Бу патша боерыгы белән ишан хәзрәтләре өчен махсус әзерләп куелган өй була.
Чикерткәне тарантастан култыклап кына төшерәләр һәм кыйммәтле келәмнәр, алтын кандилләр белән знннәтләнгән шул өй эче нө алып керәләр. Монда аны атлас ефәкләрдән генә киенгән яшь кенә егет-хадимнәр каршы алалар.
Алып кайткан илче ишан хәзрәткә әйтә:
— Тәкъсир, сез инде бүген шушында тәгам җыеп. авыр, озын юлдан соң әйбәт кенә истирахәт итегез... Падишаһ хәзрәтләре үз вакыты белән сезне хозурына чакыртып алыр, ди.
Ул чыгып киткәч тә чибәр егетләр идәндәге келәмгә табын җәеп, төрле кош итләреннән кыздырылган кәбаблар, алтын көмеш тәлинкәләрдә әлвон вә әлвән җимешләр, озын муенлы көмеш савытларда затлы шәрабләр һәм зур табак белән бик әгъла пешерелгән пылау
кертеп куялар. Чикерткә белән хәлфә бу сый-нигьмәтләргә исләре китсә дә, тыштан артык сиздермичә, ефәк мендәрләр өстенә утырып, җиңнәрен сызганып, иң элек әгъла пылауны куллары белән ашыкмыйча гыйа ура башлыйлар. Алар бүре шикелле ачыкканнар иде. Шулай да Чикерткә тыелып кына ашарга мәҗбүр, чөнки ул изге зат, тамак колы булу аңа ярамый — тәнендә җан сакларлык кына ашарга тиеш ул. Ә хәлфәгә ярый, хәлфә ул гөнаһлы бәндә, шуңа күрә олы табак пылауны берүзе диярлек ялтыратып та куя.
Пылаудан соң Чикерткә ширбәт, хәлфә шәраб эчкәләп, җимешләрнең төрлесеннән капкалап бераз хушлангач, теге хадимнәр табынны җыеп алалар да боларның икесен генә калдырып чыгып китәләр.
Икәү генә калгач, мендәрләренә таянып, корсакларын угалап бераз ятканнан соң хәлфә сүз башлый:
— Хуш, шәкерт, менә төшеңә дә кермәгән оҗмах нигъмәтләреннән авыз иттең... Менә ефәк мендәрләр өстендә шәһвәткә бирелеп ятасың... Бу бит синең башыңдагы егерме аршин бәздән ураган чалмаң өчен генә булмаска тиеш... Патша хәзрәтләре, мөгаен, сиңа берәр бик четерекле мәсьәлә йөкләр һәм шуны чишүне таләп итәр Я, шул чакта син ни эшләрсең, ни диеп җавап бирерсең, хәлбуки, яныңда акыл бирергә мин дә булмасам?..
— Белмим инде, хәлфә абзый!..
— «Белмим» — сүз түгел!.. Патшаның гозерен җавапсыз калдырырга һич тә ярамый, бел шуны!
— Ярамаса да нишлим соң? Җавап таба алмасам, патша хәзрәтләре, мин ишан түгел, диярмен.
— Әх, син, туң күчән, иштең ишәк чумарын! — дип кызып китә хәлфә. — Алай дисәң бит, сине шунда ук сарайдан чыгарып, беренче очраган тут агачына асып куячаклар... Юк, син ашыкмәле сыйракларыңны сузарга, аның өчен генә килмәдек әле без чүлләр кичеп, мин барын да онытма әле син, хәшәп!.. Ике колагың белән дә яхшылап тыңла: патша өчен дә син изге ишан булып каласың! Синең эшең корьән сүзләрен тезү, кул күтәреп дога кылу, фатихаңны бирү — бары шул гына... Инде патша хәзрәтләре сиңа берәр төрле чи төенне чишәргә кушса, түбәнчелек белән ипләп кенә әйт: олуг падишам, диген, сезнең әмерегезне үтәр өчен без кайтып, изге китапны ачып карарга тиешбез, диген. Аңладыңмы? Бөтен нәрсәне изге китапка сылта... Ә монда кайткач, без инде икәүләп, менә шулай кырын ятып кына мәслихәтләшербез һәм, иншалла, патша биргән төенне дә чишәрбез. Моңарчы эшли белгән баш бу юлы да берәр әмәлен табар әле, боерган булса!
Шул арада ишек шакып, рөхсәт сорап кына әлеге илче дә килеп керә. Баш иеп сәлам биргәннән соң, ул ишан хәзрәтләрен патша сараена алып китәр өчен килгәнлеген белдерә. Чикерткәнең йөрәге жу-у итеп китә. Әмма хәлфә тыныч. Мөридләрчә өлгерлек белән ул Чикерткәне утырган җиреннән ипләп кенә торгыза, өстенә озын чапанын кидерә, кулына тәсбихен тоттыра да култыклап кына урамга алып чыга. Чыгышлый колагына пышылдап кына: «Матри, нык бул, җебеп калма!» — дип әйтергә дә өлгерә.
Урамга чыккач, ишан хәзрәтләрен көмеш иярле, көмеш йөгәнле, муенына алтын шөлдерек таккан кечкенә ишәк өстенә күтәреп атландыралар. Шул рәвешчә, ике яклап атлы сакчылар озата барган хәлдә, аны сарайга алып та китәләр. Бу өйдә хәлфә үзе генә торып кала.
Барып җиткәч, ишанны, ишәк өстеннән төшереп, ике ягыннан култыклап, сарайның чит ил кунакларын гына кабул итә торган гаять тә бай, зиннәтле бер залына алып керәләр. Яшел бәрхет белән
тышланган, атлас мендәрле йомшак көрсигә китереп утырталар. Шунда ук залның
ике ягындагы ишектән патшаның вәзирләре һәм иң олы түрәләре кереп, үзләренә
тәгаенләнгән урыннарга дәрәҗәләре буенча урнашалар. Озак та үтми, каяндыр
быргылар уйнаткан тавыш ишетелә — залдагы кешеләр барысы да берьюлы
аягүрә катып, бер мәлгә тып-тын булып калалар. Тик Чикерткә генә йом- ♦ шак
көрсигә тәмам баткандай кузгалмыйча утырып кала. Менә бер п заман түрдәге
сырлап эшләнгән, алтын йөгерткән зур ишек гүя үз- * легеннән тавышсыз гына
ике якка ачыла һәм залга, өстендәге ча- £ паны, башындагы таҗы белән елык-елык
уйнаклап, патша хәзрәт- = лэре үзе дә ап-ак сакаллы баш вәзирен ияртеп килеп
керә. Зал уртасындагы атлас чатырлы алтын тәхетенә ашыкмыйча гына барып ♦
утыра. Шунда ук тәхетнең ике ягына гөрзиле сакчылар килеп баса. -
Патша хәзрәтләре утыру белән башкалар да янәдән үз урынна- = рына
утырышалар. Шуннан соң ишан хәзрәтләре тәсбих элгән ку- - лын күтәреп,
селкенә биреп, бик озын итеп дога кыла. Аның артын- 1 нан патша үзе дә,
патшаның вәзирләре дә битләрен сыпырып куя- 7- лар. Дога тәмам булгач, патша
хәзрәтләре ишан хәзрәтләреннән - исәнлек-саулыгын, озын сәфәрне ничегрәк
кичерүен йомшак кына Z сораша, чакыруны кабул итеп, хозурына килүе өчен
рәхмәтен бел- г дерә һәм ахырдан нинди максат белән чакыртуын болай дип әйтеп
° бирә:
— Бәлки ишеткәнсездер дә инде, тәкъсир, билгесез угрылар сараема кереп,
хәзинәмнән күп кенә асыл ташларымны, алтыннарымны урлап чыктылар. Шулар
белән бергә атамнан мирас булып калган, минем өчен аеруча кадерле булган бер
алтын балдак та югалды. Тирә әтрафтагы мәшһүр фалчыларны чакыртып,
угрыларны фаш итүләрен сорасам да, алар миңа ярдәм итә алмадылар. Инде сезнең
халык арасында даны таралган могҗизалар күрсәтүче бер изге зат булуыгызны
ишеткәч, ниһаять, менә сезне үз хозурыма чакыртып алдым. Әгәр дә ки,
ишеткәнемчә, сезнең шундый зат булуыгыз хак икән, сез миңа угрыларны
һичшиксез фаш итеп бирерсез дип ышанам. Ул чагында мин сезне мәмләкәтемнең
баш вә зире итеп куячакмын. Менә шулай... Инде дә мәгәр сез халыкны алдап
йөрүче бер надан, ялган ишан булсагыз, бүтән чара юк, миңа сезнең мут, хәйләкәр
башыгызны халык җыелган мәйданда чаптырырга туры киләчәк. Сезгә бу шаять
аңлашыла торгандыр, тәкъсир?
— Әйе, аңлашыла,— ди Чикерткә әкрен генә.
Патша хәзрәтләренең сүзне бик мөлаем-йомшак башлап та, бу ка- Дәр каты-
куркыныч итеп бетерүе, әйтәсе дә түгел. Чикерткәне бик нык куркуга сала. «Бетте
баш!» дип уйлый ул шунда ук эченнән, сикереп торып ишеккә дә ташланасы килә,
әмма ләкин хәлфәнең биргән киңәшләрен исендә тотып, ничек кенә булса да
сабырлыгын җуймаска тырыша. Патшаның сүзләренә артык исе китмәгәндәй
тәсбихен тартып, фани дөнья уйларыннан киткәндәй күзләрен йомып, озак кына
өнсез-сүзсез утыра. Бары шуннан соң гына ашык мыйча тыныч кына әйтә:
— Олуг падишаһ, безгә күрсәткән игътибарыгыз вә мәрхәмәте гез өчен
тәшәккердән гаҗизмен, әмма ләкин әйтергә тиешмен ки. мин күрәзәче дә, фал
салучы да түгелмен. Мин гомеремне гыйбадәт кә багышлаган тәңренең бер
зәгыйфь колымын, хак тәгалә күңеле мә ни салса, мин бары шуны гына изһар итә
алам. Моның өчен миңа шәһәр ыгы-зыгысыннан китеп, әтәч тавышы да ишетелми
торган берәр аулак урында изге китап ачып карашым кирәк. Шул сәбәпле мин сез
галнҗәнабтән без фәкыйрегезне әнә шундый аулак урынга күчерүегезне һәм өч
көн мөддәт бирүегезне баш иеп сорыймын.
Иншалла, өч көн дәвамында хак тәгалә изге китап аша миңа ни дә булса эшкәртер
д ип ышанам.
Билгеле, Чикерткә мондый шартны аулак җирдән качып китеп булмасмы
дигән бер өмет белән дә куя. Патша аның үтенечен кабул итә һәм вәзирләренә
каладан читтә әтәч тавышы да ишетелми торган берәр өй табып, хәзрәтне
мөриде белән бергә шунда күчерергә куша.
Өй табыла, боларны шунда күчереп куялар. Бик мул итеп, өч көнгә
җитәрлек азык-төлеген дә биреп калдыралар. Тик хадимнәр генә булмый,
чөнки ишан хәзрәтләре аллаһе тәгалә белән аулакта ялгызы гына гәп алып
барыр өчен хадимнәрдән баш тарта.
Икәү генә калгач, болар патшаның таләбен ничек итеп үтәү турында баш
вата башлыйлар. Сарайдан алтыннарны чәлдергән ул мәлгунь каракларны
кайдан табарга?.. Чикерткәгә бу эш бөтенләй өметсез булып күренә — мәшһүр
фалчылар да фаш итә алмаган ич аларны! Хәер, ул башын артык ватмый да,
чөнки өч көннән соң барыбер газиз башкайдан аерылырга туры киләчәк. Әнә
хәлфә ватсын, баш аңа кирәгрәк, ник дисәң, аның мәдрәсә сандыгы Чикерткә
җыеп биргән алтын тәңкәләр белән тула язды инде.
Ә хәлфә чынлап та уйлана, ашау-эчүен дә онытып уйлана. Башымны
чабарлар дип тә курыкмый ул (аныкын түгел, ишанныкын тәгәрәтәчәкләр ич!),
әмма ләкин шул «ишан» аркасында патшаның ышанычына кереп, сарай
кешесе булып китү хыялы аңа бер генә дә тынгылык бирми... Моның өчен күп
тә кирәкми ләса — каядыр посып яткан угрыларны фаш кына итәсе... Ахыр
чиктә, түбәтәен бер салып, бер киеп уйлана торгач, хәлфә абзаң тәки хәйләсен
таба. Ул тота да Чикерткәдән түбәндәге игъланны яздыра: «Падишаһи- әгъзам
хәзрәтләренең чакыруы буенча пайтәхеткә үзенең изгелеге вә күрәзәлеге белән
бөтен мәшрикъка даны таралган ишан хәзрәтләре килде. Килүеннән максат
шул ки, ишан хәзрәтләре, изге китап ачып, падишаһ хәзинәсен баскан
угрыларны фаш итәчәк. Әгәр дә мәгәр угры үзе үз ихтыяры илән урлаган
алтыннарын вә һәм падишаһ хәзрәтләренең атасыннан мирас булып калган
мөһерле балдагын китерсә, ишан хәзрәтләре аның җанын саклап калуны
өстенә алачак. Инде дә ки китермәсә, угры барыбер тотылачак һәм иң каты
җәзага хөкем ителәчәк. Килү мөддәте ошбу игълан хәбәр ителгән көннең
икенче тәүлегеннән дә соңга калмаска тиештер. И угры, изге ишан хозурына
килеп, тез чүгәргә ашыгың!.. Ул сине мәрхәмәтеннән ташламас».
Игъланны тагын берничә нөсхә күчерткәннән соң, хәлфә, Чи керткәне
ялгызын гына калдырып, үзе каланың базар мәйданнарына йөгерә-чаба
диярлек китеп бара. Мәгълүм ки, бу илнең тәртибе буенча, мәйданнарда
быргылар уйнатып җыйган халыкка патша фәрманын яки төрле мөһим
хәбәрләрне кычкырып әйтүче көр тавышлы махсус адәмнәр була — хәлфәнең
исәбе менә шул хәбәр салучылардан әлеге игъланны укыту иде. Ь.әм ул шулай
эшли дә — зур каланың барлык мәйданнарында булып, үзенең игъланын ха-
лыкка кычкырып укыта.
Шул рәвешчә эшен бетереп, хәлфә, шактый арыган булуына да карамастан,
кала читендәге аулак өйгә күтәренке кәеф белән кайтып керә. Ә Чикерткә
нарасый баладай борынын әкрен генә сызгыртып йоклап ята. Хәлфә аны тибеп
уята:
— Бу ниткән эш? Мин эт шикелле телемне салындырып чабам, ә син тук
мачы кебек бөгәрләнәсең дә йоклыйсың! Тәмам аздың, малай!
— Хәсрәттән, хәлфә абзый, ачуланма, — ди Чикерткә, күзләрен уып.
— Нинди хәсрәттән?..
— Бетә бит, китә бит инде баш!.. Шуны онытып торсын дип яткан идем.
— Юк, син ашыкмәле башыңнан аерылырга! Ахмаграк булса да торсын әле
ул үз урынында... Ни өчен чабам соң мин бу каланың кәкре-бөкре урамнарыннан?
Менә быргылар уйнатылды, игъланны < кычкырып укыдылар, мондагы такыр
башларның колагына керде га инде ул... Иншалла, моның бер нәтиҗәсе булмыйча
калмас... Минем i исәбемчә, карак та берәү генә булмас, икәү яки өчәү булырга
тиеш ~ алар... Игъланны ишеткәч, өчәүнең берсе килер, килмичә калмас... Ё Белом
мин адәм баласын, иптәшен сатып булса да башын сакларга ~ тырыша ул!..
<
— Ай-Һай, хәлфә абзый, башы өчен курыккан кеше патша хәзн- = нәсен
басармы икән? Булмас, — ди Чикерткә сүлпән генә.
— Ни беләсең син, мәдрәсә чыпчыгы? Урлаганда бар да батыр, = ә тотыла
башлагач, һәркайсы шыр җибәрә. Батырлык белән куркак- - лык кешенең
йөрәгендә гел алмашынып тора ул, тәкъсир! Менә кө- = теп карыйк, ут яктысына
килгән күбәләк кебек берәрсе килмәсә, * патша кызы миңа харам булсын!
Хәлфәнең бу гаҗәеп күрәзәлеге шул ук кичне раслана да. Иң 5 элек караклар
чынлап та өчәү булып чыга. Билгеле, ишан хәзрәт ләренең игъланын алар да
ишетәләр һәм, билгеле инде, бу хәбәр аларны шактый хәвефкә сала. Үзара киңәш
коралар: нишләргә? Малмы, башмы? Бер куркаграгы әйтә, алтыннарын ишан
хәзрәткә тизрәк илтеп бирик, ди. Икенчесе — хәйләкәррәге — ашыкмаска куша:
иң элек белик, нинди ишан икән ул, ди. Китап ачып фаш итәм дигән. Ничегрәк
итеп, кайсы битеннән ачып фаш итмәкче була ул безне, башта шуны күрәсе иде,
ди. Ахырда өченче бер тәвәккәллесе төнлә ишан торган йортка барып, читтән генә
хәзрәтне күзәтеп кайт- макчы була.
Базарлар таралып, кибетләр һәм кәрханэләр ябылып беткәч, шәһәр дә әкренләп
тынгач, ишан йортын эзләп китә угры. Бара-бара, ж ниһаять, кала читендәге ялгыз
йортны барып таба. Дөнья тын, төн караңгы, тик ишан тәрәзәсендә генә ут яна.
Угры бик саклык белән, диварга елышып кына шул бердәнбер якты тәрәзәгә килә.
Ә бу вакытта хәлфә белән Чикерткә дә йоклап ятмыйлар. Берсе ишек төбендә,
икенчесе бүлмәдә төнге кунакны көтәләр.
Угры диварга сылашып, бүлмә эченә үрелеп кенә карый һәм күрә: бүлмә
уртасындагы тәбәнәк өстәл янында чалма-чапан кигән берәү әкрен генә селкенә-
селкенә калын китап укып утыра. Ишан хәзрәтләре шушы үзе микәнни инде? Нәкъ
шул чакта ишек артын нан хәлфә бер генә тапкыр «эһ-һем» дип тамак кырып куя,
ләкин угры моны ишетми. Ә ишан хәзрәт китабыннан башын күтәрмичә нидер
мыгырдана башлый, аннары кинәт кенә сикереп тора да: «Берсе килде, берсе
килде!» —дип кычкырырга тотына.
Угры, моны ишетеп, бөтенләй коелып төшә: «Килгәнемне белде, китабына
карап белде! Чукынган да ишан икән!» Ул шунда ук тәрәзә яныннан сыза. Ашыга-
ашыга иптәшләре янына кайта да ишет кән-күргәннәрен түкми чәчми аларга
сөйләп бирә. Өч угрының ике се күп уйлап тормыйча, болай булгач, алтыннарны
тизрәк илтергә кирәк, барыбер у*л безне фаш итәчәк, диләр. Ләкин әлеге
хәйләкәре, юк, ашыкмыйк, тагын бер сынап карыйк әле, ди. Пичек итепме?.. Менә
икәү барып карыйк, икәүләп килгәнебезне белерме юкмы?..
Шулай килешеп, угрыларның икесе яңадан ишан йортына китәләр. Барып
җитәләр. Ишан тәрәзәсендә ут яна. ә үзе тәбәнәк өстәл янында һаман китабына
төртелеп утыра. Бу юлы инде хәлфә ишек артыннан ике тапкыр әкрен генә тамак
кырып куя. Угрылар исә тә
рәзәнең ике ягына ышыкланып, ни булыр икән дип, тын да чыгармыйча карап
торалар. Ишан хәзрәт, селкенә-селкенә бераз укыгач, шашынган шикелле кинәт
кенә сикереп тора да, кул-аякларын болгап: «Икесе килде! Ике-сее!»—дип, бик
яман акыра башлый... Угрылар тәрәзә яныннан җил өргәндәй юк булалар. Шактый
чапканнан соң болар туктап, үзара сөйләшеп алалар:
— Алай, эш харап икән, ул тилергән ишаннан котылып булмас, хәзер үк
патшаның алтыннарын китереп бирергә кирәк, баш кадерлерәк! — диләр.
Әмма кайтып җиткәч, теге хәйләкәр комсызы тагын әйтә: «Нигә
алтыннарны илтергә, алтыннар калып торсын, балдакны гына илтик, патшага
атасының балдагы кадерлерәк дигән ич ишан үзенең безгә язган хитабында»,
— ди.
Үзара озак кына тарткалашканнан соң, ахырда балдакны гына илтергә
булалар. Бу юлы да ишанны сынап карыйсылары килә — алтыннарны
таптырырмы, юкмы ул?
Шул ук төнне өчәүләшеп тагын ишан йортына китәләр. Ә тәрәзәдә һаман
ут яна... Килеп җитүләре була, ишан хәзрәт бүлмәсендә котырына да башлый:
«Өчесе дә килде. Өчесе дә, өчесе дә!..» Ул хәтта кызып китеп, киң ыштан
балакларын җилфердәтә-җилфердә- тә, чатлы-ботлы биергә дә тотына...
Угрылар тәрәзәдән генә балдакны бүлмә уртасына ташлыйлар да үзләре,
тасыр-тосыр чабып, төн эчендә эреп тә югалалар.
Шунда ук тыштан күзләрен елтыратып хәлфә килеп керә:
— Я ничек?
Чикерткә учына йомган балдакны ачып күрсәтә:
— Менә... ташлап киттеләр.
— Шәп, бик шәп! — ди хәлфә, кулларын угалап.
— Ә алтыннарны китермәгәннәр, — ди Чикерткә нәүмизләнен.
— Алтыннарына төкер! Безгә бусы да җиткән.
— Ә патша таптырса?
— Таптырмас, патшаның болай да алтыны күп... Кая, бир әле монда
балдакны. Ай-Һай, авыр да икән соң, ләгънәт, ничә мыскал булыр бу?!
Ә Чикерткәнең һаман үз кайгысы:
— Угрыларны фаш итеп булмады бит, хәлфә абзый, патша хозурына
баргач, мин нәрсә дип әйтермен?
— Я, җыларга тормале, чебеш?.. Мин барын онытма! Патша хәзрәтләрен
шаккаттырачаксың әле син бу балдак белән!
— Ничек итеп?
— Анысын иртәгә белерсең... Ә хәзер сөтләп, йөземләп бер чәй ләп
җибәрик булмаса!
Төн уза, таң ата, Чикерткә ефәк юрган астында йоклап кала, ә хәлфә,
балдакны эләктереп, иртән иртүк патша сараена китеп бара. Сарайның бик зур
бакчасы була. Бакчада гаҗәеп агачлар, гаҗәеп гөлләр үсә, түгәрәк күлләр
елтырап ята, чылтыр-чылтыр чишмәләр агып тора, һәм шулай ук анда нинди
генә кошлар да булмый!.. Баш бармак хәтлесеннән алып, бозау чаклысына
кадәр!.. Аларның сайравыннан, кычкыруыннан бөтен бакча гөж килеп тора.
Әмма ничек керергә соң бу җәннәттәй бакчага? Хәлфә биек диварлар буйлап
йөри йөри, ләкин бер дә керерлек тишек таба алмый. Ахырда йөри торгач,
дивар астыннан агып чыккан бер арыкка туры килә. Күп уйлап тормыйча
сикереп төшә дә, каты агымны ера-ера, дивар астыннан бакчага кереп тә китә.
Кергәч, арыктан чыгып, чабуларын сыгып, бер юан агач артына ышыклана да
бакчадагы кошларны күзәтә башлый. Күлдә йөзгән кошлар аңа кирәкми,
җирдә йөргәннәре генә кирәк — аларның да тик иң зуолапы гына...
Ахырда аның алдына салмак кына атлап берничә тәвә кошы килеп чыга.
Арада берсе, шәрә башлысы, аеруча зур-таза була.
i Хәлфә теге балдакны кесәсеннән тиз генә чыгарып ипи йомшагына әйбәтләп төрә
дә, ТӘВӘ- кошының алдына ипләп кенә ыргыта. Тәвә кошы аны шунда ук йотып
та җибәрә. Хәлфәгә шул гына кирәк тә иде. Яңадан арыкка төшеп, бата-чума дивар
астыннан чыга да уңга- сулга карамыйча өенә сыптыра. ♦
Ә бу вакытта Чикерткә: «Тагын кая китеп олакты бу хәлфә 2 абзый?»—дип,
бүлмәсендә боегып утыра. Әллә ташлап качтымы £ дип бик борчылып, куркып та
куя. Алай дисәң, тәңкә тулы сандыгы ж менә монда, мендәр астында гына...
Алтыннарны ташлап качмас ул = кеше! Ф
Чынлап та, бераздан хәлфә үзе дә тирләп пешеп кайтып керә. _ Керүе белән
үк сорый: 2
— Сарайдан килмәделәрме әле?
— Юк, күренмиләр...
— Шөкер алайса, кайтып җиттем... Тиздән килерләр, әзер булып _ тор! <
— Мин әзер, тик син генә әллә кайда йөрисең? — ди Чикерткә, £ үпкәсен
белдереп.
— Синең башыңны саклап калыр өчен йөрим, сасык! Бүген пат- « ша
хозурында җавап тотасың бар, белеп тор!
— Беләм. Тик син миңа балдакны биреп куй.
— Балдак юк.
— Ничек юк? — ди Чикерткә, коты алынып.
— Мин ул балдакны, — ди хәлфә, кара сакалын учлап, — аллага тапшырып,
тәвә кошына йоттырдым.
— Алдыйсың, алдыйсың, — ди Чикерткә үрсәләнеп. — Яшергәнсең, үзеңә
алып калмакчы буласың...
— Үкермә, хәсис!.. Могҗиза бу, аңлыйсыңмы? Изге ишан мог җизасы!..
Балдакны патшага чыгарып тоттырмыйсың, ә изге китап сүзе белән әйтеп бирәсең:
атагыздан калган мөһерле балдак тәвә кошының карынында, дисең... Төшендеңме
инде?
— Ниткән тәвә кошы, кайда соң ул?
— Патшаның сарай бакчасында. Син, Чикерткә, шуны гына бел: балдак кош
карынында, вәссәлам!..
— Ә ышанмасалар?
— Ышанмасалар — суеп карарлар. Тик шуны онытма: тәвә кошлары анда
берничәү... Шәрә башлысында диген, ягъни мәсәлән, таз башлысында,
аңладыңмы?
— Аңладым, — диде Чикерткә мөгрәнеп кенә.
Ә бераздан ишан хәзрәтләрен алып китәр өчен сарай атлары Җигелгән
зиннәтле фаэтон килеп тә җитә. Чалма-чапаннарын киеп, әзерләнеп торган ишан
хәзрәтләре ящел таягын алып, фаэтонга ашыкмыйча гына чыгып утыра. «Хуш,
хәлфә абзый, күрешмәсәк, бәхил бул!»—ди Чикерткә, чак еламыйча, «һи,
шәкерт,—ди хәлфә, кәефле генә елмаеп,— бу фаэтон мине дә алырга киләчәк әле,
кайгырма!»
Атлар кузгалалар һәм Чикерткәне тибрәндереп кенә алып та китәләр.
Ә бу вакытта патша хәзрәтләре үз тирәсенә бөтен вәзирләрен җыел, тәхетендә
ишанны көтеп утыра. Менә бер заман ишек ачыла һәм ике сарай хадиме ишан
хәзрәтләрен ике ягыннан култыклап, патша хозурына алып керәләр. Тәхет
каршына китереп, кыйммәтле келәм каплаган бер калкурак урынга үзен ипләп
кенә утырталар. Ишан хәзрәтләре башта озак кына итеп дога кыла. Башкалар да
лнп ипппллп. HTVHHBH соң патша хәзрәтләре ишан хәзрәтләренә әйтә:
— Тәкъсир, сезгә бирелгән өч көн мөддәт үтеп китте. Шушы вакыт эчендә
сез изге китап ачып, минем хәзинәмне талаучыларны фаш итәргә тиеш идегез.
Шартын беләсез: я үлем җәзасы, я вәвнр- лек вазифасы!.. Я, ни әйтәсез?
Чикерткә җавап бирергә ашыкмый, күпмедер вакыт патшаның, үзен дә,
сүзен дә оныткандай күзләрен йомып, тәсбихен тартып утыра. Аннары кинәт
кенә уянгандай башын күтәреп, патшага туп- туры карый да һич каушау
сиздермичә, тыныч кына сөйләп китә:
— Олуг падишаһ, хак тәгаләнең эшкәртүе буенча изге китаптан без
фәкыйрегезгә шул мәгълүм булды: хәзинәгезне талаган угрылар өчәү булган,
ләкин алар урлаган алтыннарын алып чит мәмләкәткә чыгып киткәннәр.
Аларны шуннан гына эзләп табарга була... Әмма... (Чикерткә әз генә тынып
тора.) Әмма атагыздан мирас булып калган кадерле балдакны табарга мөмкин,
ул шушыннан, сарай ихатасыннан чыкмаган.
— Чыкмаган! — ди патша, алга омтылыбрак. — Кайдан табарга соң аны?
— Табуы читен булмас... Изге китап күрсәтүенчә, балдак бакчагыздагы
тәвә кошының карынында!
Моны ишеткәч, патша ышанмыйча башын гына селкеп куя.
— Ай-Һай, тәкъсир, изге китап сезне алдамый микән?!. Аннары тәвә
кошлары минем бакчамда берәү генә түгел бит, кайсы юньсез- нең карынында
икән соң ул балдак?
— Таз башлысында! — ди Чикерткә.
— Таз башлы тәвә кошы юк минем бакчамда! — ди патша, ачулана биреп.
— Ягъни мәсәлән, йоны коелган шәрә башлысында, — ди Чикерткә һаман
шулай тыныч кына.
— Андые бар шикелле, — ди патша ахыр килешеп. — Ләкин әй- тегезче,
тәкъсир, балдак аның карынына ничек итеп эләккән соң?.. Үзе сарайга кереп,
сандыкны ачып йотмагандыр ич?!
Менә бу сорауга хәлфәдән бернинди дә сүз-киңәш булмаган иде. Ни диеп
җавап бирергә? Чикерткә, тәсбихен тарткан булып, аз гына уйланып тора да
бик гади генә итеп аңлатып бирә:
— Угрылар ашыгып бакча аша качканда балдакны төшереп калдырганнар.
Ә тәвә кошы, мәхлук, шуны табып, таш урынына йоткан да җибәргән.
Патша рәхәтләнеп бер көлә, вәзирләр дә тыелып кына көлешеп алалар.
— Ярый, тәкъсир, — ди патша, көлеп туктагач, — сүзләреңнең хаклыгын
хәзер белербез!
Шунда ук ул сарай Хадимнәренә шәрә башлы тәвә кошын тотып китерергә
һәм үзе алдында суярга да куша.
... Атланып чабарлык таза, мәһабәт кошны патша алдына тотып китерәләр,
озын аякларын ныгытып бәйләп, кырын яткыралар да, әгузе-бисмилла әйтеп,
чалып та җибәрәләр. Аннары эчен ярып карыйлар һәм менә патшаның күз
алдында кош карыныннан әлеге балдак ялтырап килеп чыкмасынмы?! Бу
тамашага бөтен сарай әһеле ис-акыллары китеп, тәмам хәйран вә вәйран булып
калалар. Күпмедер вакыт бөтенләй телләренә килә алмыйча торалар. Патша
хәзрәтләре балдакны кулына алып, авырлыгын белергә теләгәндәй, чөеп тә
карый, бары шуннан соң гына аягүрә басып, Чикерткәгә әйтә:
— Афәрин, тәкъсир!.. Инде мин сезнең хак ишан булуыгызга тәмам
ышандым, — ди.
Ә Чикерткә, һич исе китмәгән бер кыяфәт белән, тәсбихен тарткалап тик
кенә утыра бирә.
— Ләкин, тәкъсир, — ди патша, сүзен дәвам итеп, — минем сезнең белән
икәүдән-икәү генә сөйләшәсем килә. Әйдәгез әле, булма- са, бакчага чыгыйк!
Патша тәхетеннән төшә, ишан урыныннан тора, башкалар барысы да аларга
баш иеп калалар.
Бакчага чыккач, патша ишанны үзе дусларча култыклап, бераз ф аны-моны
сөйләнеп барган була да аннары кинәт исенә нидер төш- э кәндәй тукталып кала.
— Тәкъсир, сез атлый торыгыз, мин хәзер артыгыздан җитәр- - мен, — ди ул
ишанга.
Ишан моңа шактый гаҗәпләнә калса да, билгеле, атлый тора, ~ ләкин артына
борылып карарга курка. Ә арттарак калган патша ♦ хәзрәтләре шул арада җиргә
чүгәләп нәрсәдер тотарга азаплана. = Бер чүгәли, ике чүгәли, учы белән җиргә
сугып та алгалый, аннары t торып ишанны куып җитә дә, йомарлаган кулын сузып,
аңардан co- = рый:
— Я, тәкъсир, әйтеп бирегез әле, минем шушы кулымда нәрсә? -
Ишан ни әйтергә дә белмичә аптырай тора, ә патша аны отыры х кыстый да
кыстый:
— Я, әйтегез — әйт! Сез изге зат икәнсез, белергә тиешсез. Я, нәр- Z
сэ минем учымда?.. п
Ниһаять, ишан хәзрәтләре аңЛап ала: бу — сынау, патша хәзрәтләре тагын бер
мәртәбә аны сынап карамакчы икән!.. Ләкин нәрсә әйтә алсын ул, учына патша
нәрсә йомганын каян белсен ул? Хәлфә абзые да юк бит янында! Менә кайчан
килеп җитте «изге ишанның» соңгы сәгате! Килә икән шул, күпме генә хитрит
итсәң дә, барыбер килә икән!.. Беткән баш — беткән дигәндәй, малай-ишан ахырда
бик ачынып үз-үзенә әйтә: «Әй, Чикерткә, Чикерткә? Бер сикердең — котылдың!
Ике сикердең — котылдың! Өч сикердең — анысыннан да котылдың! Инде менә
дүртенчесендә котыла алмадың — тотылдың!»
Моны ишетүгә патша хәзрәтләре шатлыгыннан хәтта кычкырып җибәрә:
— Ах, тәкъсир, белдең бит, белдең!.. Менә ходаның хикмәте! һәм йомарлаган
кулын ачып күрсәтә — учында яшел бер... чикерткә!
«Я хода, мең шөкер сиңа! — дип куя ишан да эченнән генә. — Дөньяда
чикерткәләрең бер мин генә түгел шул синең!..»
— Синдә икән күрәзәлек, синдә икән зирәклек! — ди патшл.— Дөрестән дә
бит, мин бу бөҗәкне тотар өчен дүрт тапкыр чүгәләп. Дүрт тапкыр учым белән
җиргә сугарга мәҗбүр булдым. Инде минем бер шигем дә калмады, тәкъсир, син
чын мәгънәсендә изге зат, олы акыл иясе икәнсең!.. Вәгъдә — иман, бүгеннән мин
сине үзем нең баш вәзирем итем һәм, өстәвенә, сиңа бердәнбер кызымны да бпрәм.
Ризамы?
— Рәхмәт, патша абзый! — ди Чикерткә бичара аптыравын нан. — Мин инде
сезнең теләккә каршы килә алмыйм. Тик бер шартым бар.
— Әйтегез, тәкъсир!
— Миңа һәр вакыт итәгать белән хезмәт иткән мөридемне мин чон
аермасагыз иде.
— Теге сезгә ияреп йөргән чандыр, кара хәлфәне әйтәсезме? Бмк мут кешегә
охшаган ул, әмма акыллы адәм булса кирәк. Ярын, мин риза, үз яныгызда бер
хадимегез итеп тотарсыз, ә киләчәктә бәлки аңа берәр төрле дәүләт эше дә
бирербез, әгәр бик мутлашып китмәсә...
— Рәхмәт, падишам, рәхмәт! Тыныч булыгыз, мин аны үз ку лымда нык
тотармын.
Шул ук көнне патшаның боерыгы белән фаэтон җибәреп хәлфә не сарайга
алып та киләләр. Озын кара казаки киеп, кырпу бүреген кырын салган хәлфә,
кияү егетедәй, тәңкә тулы сандыгын култык астына кыстырып кына килеп
төшә.
Икенче көнне инде патшаның бердәнбер кызын ишан хәзрәтләренә
никахлап бирү турында бөтен илгә рәсми хәбәр дә таратыла. Патша сараенда
туйга хәзерлек башлана. Шәһәрдәге бөтен йортларга бәйрәм флаглары эленә.
Күрше дәүләтләрдән ханнар, шаһлар, шаһзадәләр кунак итеп чакырыла. Илдәге
бөтен мәшһүр җырчылар һәм уенчылар сарайга җыела.
Никах укыласы көнне халык урамнарга, мәйданнарга агылып чыга. Бө тен
җирдә — бәйрәм, шатлык, җыр-музыка... Алар өчен мәйданнарда зур-зур
казаннар асыла. Әллә ничә йөз баш куй, тана, тәвәләр суела... Ә сарайдагы туй
мәҗлесен инде әйткән дә юк — анда нинди генә кош итләреннән кәбаблар
кыздырылмый да, нинди генә зат ашлар, җимешләр, шәрабләр табынга
куелмый!
Никахтан соң безнең Чикерткә, чалма-чапаннарын салып ташлап,
шаһзадәләрчә тоташ ефәктән җиңелчә генә киенеп, дөньяда тиңе булмаган
сылулардан-сылу, гүзәлләрдән-гүзәл кыз янына кияү булып керә... Шул
керүдән инде ул мөгътәбәр кунаклар янына бүтән чыкмый да — аның изге ишан
да, шайтан да, беркем дә буласы килми, бары тик бәхеткә чумган яшь кияү генә
булып каласы килә. Ә шаккатыргыч туй җиде көн, җиде төн дәвам итә. Хәлфә
исә, «ишан хәзрәтләренең» бердәнбер якын кешесе буларак, мәҗлеснең иң
түрендә утыра һәм үзенең зирәклеге, тапкыр сүзләре белән бик күпләрне
авызына каратып та өлгерә. Чит ил кунаклары, исләре китеп: «Һай, бу нугай,
кандай адәм бу?..»—диләр. Ә хәлфә, бөеренә таяна биреп: «Безме, без шундый
адәм инде. Бөтен җирдә баш вәзир! Эшли дә, ярый да беләбез!» —дип кенә
җибәрә.
Туйлар узгач, Чикерткә, баш вәзир сыйфатында, әкренләп дәү ләт эшләрен
үтәргә дә керешә. Хәлфә һәр вакыт аның янында була. Әйтергә кирәк, дәүләт
эшләрен дә алар акыл белән бик оста йөртәләр. Патшага бик ошыйлар, патша
алардан бик канәгать була.
Шул рәвешчә тату-тыныч кына шактый еллар бергә гомер кичерәләр. Ләкин
патшаның ир баласы булмый, шул сәбәпле үзеннән соң илдә патшалык итүне
рәсми фәрман белән киявенә тапшыра.
Менә көннәрдән бер көнне карт патша, ниһаять, үлеп кптә. Гәүдәсен ак
мәрмәрдән махсус эшләнгән төрбәгә бик олылап җирлиләр. Илдә бер атналык
матәм көннәре игълан ителә. Шуннан соң, әлеге фәрман нигезендә, патшалык
итү Чикерткәгә күчә. Тора-бара халык та аны ярата, чөнки кече яшьтән үк
нужаны бик нык татыган безнең ятим Чикерткә үзен акыллы, гадел һәм
миһербаилы патша итеп таныта. Үз урынына исә ул хәлфә абзыен баш вәзир
итеп куя. Хәлфә дә инде олаеп бара, шуның өстенә өйләнмичә дә кала (сарай -
дагы җарияләр белән генә юана), әмма Чикерткәгә шул кадәр ияләшә — аңардан
башка инде ул яши дә алмый...
Чикерткәнең биш баласы була — өчесе малай, икесе кыз. Хаты ны бер дә
картаймый. Бик тату, матур, бәхетле яши алар... Озак яшиләр... Инде Чикерткә
вафат булганнан соң... Хәер, Чикерткәдән соң ниләр булганын без белмибез.
Әкият шуның белән тәмам. Нокта куйдык! Бигайбә! Әкият ары, мин бире,
аркасына чи тире!
Кода сөйләп беткәч, мин аңардан сорадым:
— Кемнән ишеткән идегез бу әкиятне?
— Беркемнән дә түгел, үзем... — диде кода, тыйнак кына елмаеп.
— Ничек «үзем?»
— Ну... үзем чыгарган әкият.
— Шулаймыни? — дидем мин, гаҗәпләнүемне бер дә яшермичә.
— Мин дә бит кайчандыр ятим шәкерт идем, — диде кода, акланырга
теләгәндәй. — Хәллерәк шәкертләрдән әзрәк өлеш тимәсме дип, кичләрен мәдрәсә
идәнендә тезелешеп яткан чакларда мин аларга озын-озын әкиятләр сөйли торган
идем... Тамак кайгысы хыялны эшләткән, күрәсең...
— Алай икән... Интересно...
Мин, коданың чал башына карап, бераз уйланып тордым, аннары өйрәнелгән
гадәт буенча әкият турында нидер әйтергә кирәк таптым. Билгеле, хәзерге заман
күзлегеннән карап...
— Макташудан булмасын, кода, әкиятегез кызыклы, хәтта бик кызыклы. Тик
менә ахыры әллә ничегрәк. Дөрес түгел кебек, минемчә.
— Нәрсәсе дөрес түгел?
— Сез үзегезнең Чикерткәгезне иң ахырда гына яхшы, гадел патша иткәнсез
бит!..
— Нигә, ярамыймыни?
— Ярап бетмәс шул. Беләсезме, бик шәп фәкыйрь дә, баегач, бигрәк тә
патша булып алгач, еш кына иң, алама кешегә әйләнә дә куя... Ә сездә
әйләнмәгән. Ни өчен?
— Юк, — диде кода, башын селкеп. — Элек бөтен әкиятләр дә шулай бетә
торган иде, ник дисәң, халыкның һәр вакытта да яхшы патша күрәсе килгән.
һәм ул моның бик күп мисалларын китерде. Кыскасы, ышандырды кода!
Әкиятнең бер гаебе дә юк икән монда. Хикмәт исә халык ның өмет-хыялында
икән. Бәс, шулай булгач, коданың бу әкиятен дә нәкъ үзе сөйләгәнчә калдырырга
туры килә, иптәшләр! Әлеге ни... рациональ орлыгы өчен генә булса да...