Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ


РӨСТӘМ БАШКУРОВ
(1927—1967)
майда Ростам Башкуровның тууына 50 ел тулды.
I IJ Ростом Шакир улы Башкуров әдәбият мәйданына илленче елларның башында килә һәм тиз арада үзеи үткен каләмле тәнкыйтьче, сәләтле әдәбият галиме итеп танытып өлгерә. Әдәбият галиме буларак, ул сөекле шагыйрәбез Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә аеруча күп көч куя. Аның 1958 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Тукай һәм рус әдәбияты* исемле монографиясен әдәби җәмәгатьчелек тә, киң катлау укучылар массасы да җылы каршылый. Моннан тыш Р. Башкуроа 1960 елда Казанда, 1965 елда Мәскәүдә рус телендә чыккан «Татар совет әдәбияты тарихыян язуда якыннан катнаша.
Берничә ел элек Мәскәүнең «Наука» нәшриятында «Күп милләтле совет әдәбияты тарихы» («История многонациональной советской литературы») дигән коллектив хезмәтнең соңгы томнары чыгып бетте Билгеле булганча, алты томлык бу зур хезмәтнең һәр томында безнең татар әдәбиятына да киң урын бирелгән. Томнардагы «Утызынчы елларда татар совет поэзиясе», «Ватан сугышы чорында татар поэзиясе» дигән бүлекләрне Рөстәм Башкуроа язган.
Республика газета-журналларының 50—бОичы елларда чыккан саннарында Р. Башкуроа каләме белән язылган тәнкыйть мәкаләләре әдәби рецензияләр күл очрый. Аларда ул язучылар коллективы алдында торган актуаль мәсьәләләрне кузгата, теге яки бу язучы иҗатына караган кызыклы фикерләре белән уртаклаша Тәнкыйтьченең Ш. Маннур, Ш. Мөдәррис, 3. Мансур, М. Крымов кебек шагыйрьләр иҗаты турындагы мәкаләләре бүген дә зур кызыксыну белән укыла.
Тирән белемле, югары әдәби зәвыклы каләмдәш дустыбыз башлаган хезмәтләрен тәмамларга, уйлаган эшләрен эшләргә өлгерә алмый калды. Шәфкатьсез үлем кырык яше дә тулып җитмәгән килеш аны безнең арадан алып китте.