Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗӘК ПРОБЛЕМАЛАР


т«ттллҮзан Комитетының «Әдәбият-сән- КПСС гать тәнкыйте турындаогы мәгь- 'лүм карарыннан соң бездә әдәбият белеменә һәм әдәби тәнкыйть мәсьәләләренә караган китаплар саны бик нык артты, Әдәбият тарихына караган хезмәтләр һәм төрле монографияләр белән бергә, тәнкыйтьчеләрнең коллектив җыентыкларын чыгару гамәлгә кереп бара.
Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторы һәм Татарстан Ябучылар союзы каршындагы тәнкыйть секциясе тарафыннан хәзерләнгән шундый беренче җыентык 1972 елда дөнья күргән иде. «Герой, стиль, осталык» исемле ул китапны әдәби җәмәгатьчелек җылы каршылады.
Узган ел шул ук сериядән «Метод, стиль, жанр» исемле икенче җыентык басылып чыкты. Исеменнән үк күренгәнчә, бусында да әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть алдында торган мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Метод, стиль һәм жанр кебек проблемалар бер ише мәкаләләрдә гомум теоретик планда, ә икөнчеләрендә аерым әдипләр иҗатына һәм аерым әсәрләргә нигезләнеп яктыртыла.
Җыентык күренекле әдәбият галиме Гали Халитның «Иҗат методы һәм стиль мәсьәләләре» исемле зур күләмле мәкаләсе белән ачыла. Аның бу хезмәте совет әдәбияты фәне ирешкән казанышлар югарылыгында, шул казанышлар белән тыгыз бәйләнештә язылган. Галимнең фәнни фикерләре— тирән һәм дәлилле Автор иҗат методын язучының дөньяга карашы, идея позициясе белән генә чикләүгә, яисә аны сәнгатьчә чаралар һәм алымнар системасы итеп кенә карауга каршы чыга. Аныңча, иҗат методы ул дөньяны сәнгатьчә сурәтләү принциплары бердәмлегеннән гыйбарәт. Мәкаләнең метод һем стиль арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклауга багышланган урыннары аерым әһәмияткә лаек. Билгеле булганча, әдәбият галиме Л. И. Тимофеев «стиль — методның индивидуаль чагылышы» дип саный. Г Халит моны стиль һәм метод арасында*ы катлаулы мөнәсәбәтләрне гадиләштерү һем схемалаштыру дип бәяли. Стильне «худож-никның сәнгатьле фикерләү үзенчәлеге, эчтәлекле форма» итеп карап, ул аның эстетик идеал белән аерылгысыз бәйләнештә булуын искәртә.
Автор, бер стильлелек һәм күп стильлелек. синтетик стиль, стиль аныклыгы, норматив стильләр кебек татар әдәбияты белеме өчен яңа төшенчәләр, атамалар кулланып, татар әдәбиятының үткәндәге сәхифәләренә. Тукай, Ибраһимов, Дәрд- мәнд, Рәмиев. Гафури, Такташ. Җәлилләрнең сәнгатьчә фикерләвенә караш юнәлтә.
XX нче гасыр башы татар әдәбиятындагы тизләтелгән үсеш процессы турында Г. Халит моннан берничә ел элек язып чыккан иде. Бу мәкаләсендә ул әдәбиятыбызда тизләтелгән үсеш һәм стильләр яшәеше арасындагы закончалыклы мөнәсәбәтләрнең асылын ачарга омтыла. Галимнең проза һәм поэзия стильләре, лиризм, эпиклык, лирик драма, романтик реализм турындагы фикерләре шулай ук әдәбиятыбызның үткәне һәм бүгенгесе турында тирәитен уйлану нәтиҗәсендә туганнар. Алар безгә бу хакта кабат-кабат фикер йөртергә, эзләнергә юл күрсәтө-
Рафаэль Мостафинның «Үсештәге, хәрә-кәттәге тәгълимат» исемле мәкаләсе исә социалистик реализм методы хакындагы бәхәсләр уңае белән язылган. Автор со-циалистик реализмның революцион чын-барлыкны чагылдыруда чикләнмәгән мөм-кинлекләре булуга басым ясый, аны тарайтыл яисә, киресенчә, киңәйтеп, «ярларсыз» итеп карауга каршы чыга Әйе, со-
циалистик реализм үсештә, хәрәкәттә һәм ул чыннан да чор сулышын, чор кешесен күп төрле юллар белән, ләкин сәнгатьчә дөрес гәүдәләндерүгә хезмәт итеп килә. Р. Мостафин буржуаз язучылар иҗаты белән социалистик реализм әдәбияты арасындагы капма-каршылыкларның асылын да шактый төгәл күрсәткән.
Соңгы елларда әдәбиятларның милли үзенчәлеген өйрәнү юлында совет әдәбият фәне уңышлы гына адымнар ясады. Безнең республикада бу юнәлештә Йолдыз Нигьмәтуллина аеруча уңышлы эшләп килә. Мин аның «Эстетик идеалның милли үзенчәлеге» («Национальное своеобразие эстетического идеала») исемле китабын күздә тотам. Рецензияләнә торган җыентыкта ул «Милли стиль диалектикасы» дигән мәкалә белән катнаша. Татар әдәбияты белемендә беренчеләрдән булып, автор сәнгатьле фикерләү процессына психик төзелешнең милли, үзенчәлекләре тәэсир итү юлларын ачыкларга омтыла. Сәнгатьле фикерләүдә психик төзелешнең милли үзенчәлекләре гәүдәләнүне калкурак күз алдына бастыру нияте белән ул әрмән һәм татар әдәбиятлары тарихына мөрәҗәгать итә. XX гасыр башы әрмән әдәбиятыңда трагиклык, монументальлек, ә шул чор татар әдәбиятында төсмерлелек, нюанслылык, аныңча, милли стильнең бер гәүдәләнеше итеп карала ала. Әлеге әдәбиятлар тарихына бу ноктадан карап якын килү аларның эстетик табигатьләрен, үзенчәлекле үсеш юлын тагын да ачыграк күзаллауга юл ача. Бүгенге поэзиябезнең күренекле вәкилләреннән X. Туфан һәм С. Хәкимнең сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләрен күзәтү исә мәкаләне тагын да тулыландыра төшә.
Татар әдәбият фәне һәм тәнкыйте әдәби стильне өйрәнү белән әле егерменче елларда ук кызыксына башлый. Флүн Мусин үзенең мәкаләсен татар әдәбият фәнендә һәм тәнкыйтендә әдәби стильне өйрәнү тарихына багышлаган. Автор Г. Иб- раһимов, Г. Сәгъди, Г. Нигъмәти кебек галимнәрнең хезмәтләрен күздән кичерә, алардагы җитешсез якларны ачып салу белән бергә, ул алар эшчәнлегендәге уңай моментларга да нык игътибар итә.
«Метод, стиль, жанр» китабындагы «үпчелек мәкаләләр әдәбиятыбыздагы төрле жанрларның үткәненә һәм бүгенге торышына багышланган. Мәсәлән, А. Әх- мәдуллин хәзерге драматургиягә хас жанр һәм стиль үзенчәлекләрен тикшерә. Д. Вә-
лиев, X. Вахит, Т. Миңнуллин, А. Гыйләҗев һәм башка драматургларыбыэның әсәрләренә нигезләнеп, автор бүгенге сәхнә әсәрләренә хас тенденцияләрне ачыклый, бу өлкәдә яшәп килгән кимчелекләрне тәнкыйть итә. Язучыларыбызны шартлы алымнарга, театральлекнең төрле формаларына кыюрак мөрәҗәгать итәргә өнди. Н. Хан- зафаров мәкаләсендә беренче карашка сүз Н. Исәнбәтнең сәхнә әсәрләре хакында гына бара кебек. Ләкин чынлыкта мәкалә пьесаларыбызның һәм спектакльлә- ребезнең киң сулышлы һәм эстетик югарылыкта булуының мөһим алшарты — жанр аныклыгы мәсьәләсен үзәккә куеп, аны язучы стиленең үзенчәлекләре белән бәйләнештә карал язылган. 4
X. Хәйри тарихи роман жанры турында уйлана. Әдәбиятта халыкның үткәнен, тарихын гәүдәләндерү тәҗрибәләрен күздән кичерә килеп, ул беренче тарихи романның татар әдәбиятында Октябрь революциясенә кадәр үк тууын әйтә.
Ф. Хатипов-ның татар совет прозасын психологизм проблемасына мөнәсәбәттә тикшерүен дә хупларга кирәк. Психологик прозаның вакыйгалы прозадан аермалы яклары турында фикөр йөртеп кенә калмыйча, ул геройның эчке дөньясын бирүдә «мин» исеменнән һәм автор исеменнән сөйләүнең урынын, тышкы хәл, вакыйгалар белән үрелеп бару юлларын дә күрсәтә алган. Татар прозасы турында сүзне алга таба И. Бәширова дәвам иттерә. Ул сүз белән тасвирлау үзенчәлекләрен әдипнең индивидуаль осталыгын ачу юлындагы мөһим чара итеп карый. Авторның Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, Н. Фәттах, Р Төхфәтул- лин кебек язучыларыбызның кабатланмас индивидуаль стильләре турындагы уйлануларын кызыксынып укыйсың һәм мондый төр эзләнүләрне киләчәктә дә дәвам иттерү кирәклегенә ышанасың.
Татар әдәбияты тарихында шигъри жанрларның туу-формалашу һәм яшәешләре хакында җентекле тикшеренүләр әлегә сирәк күренә. Шунлыктан X. Курбатов иың «Татарәдәбиятында ирекле шигырь» дигән мәкаләсе белән очрашу да безне нык шатландырды. Автор, дөнья әдәбият белеме казанышларына нигезләнеп, ирекле шигырьне өч төргә бүлә, аның татар әдәбияты җирлегендә дә классик формалар белән янәшә яшәргә хаклы булуын яклый.
М. Гайнетдиноа күренекле шагыйребез Хәсән Туфанның илле еллык иҗатын тари-
хи плеяда карый, үсеп-үзгәреп, яңарып килгән хасиятләрен заман, чор сулышына бәйләп күзәтә. Яшь әдәбият белгече Н. Морадымов исә Әхмәт Фәйзинең сати- ра-юмор жанрына караган әсәрләре хакында сүз йөртә. Автор Ә. Фәйзинең егер- менче-утызынчы еллар, сугыш, сугыштан соңгы чорлар дәвамында иҗат ителгән әсәрләрен шагыйрьнең идея-эстетик эволюциясенә бәйләп тикшерә.
Бу хәтле мактагач, китап бар яктан камил икән дип уйлый күрмәгез. Билгеле, анда кимчелекләр дә шактый гына. Әйтик, анда метод, стиль һәм жанр төшенчәсенә карамый торган мәкаләләр дә урын алган. Язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатына хас үзенчәлекләрне эзләп, чагыштыруларга тагын да кыюрак мөрәҗәгать иткәндә, әсәрләрнең эстетик табигатьләре ныграк ачыла төшәр иде. Баштагы мәкаләләрдә күтәрел* гән мәсьәләләргә җыентыкта катнашкан башка авторларның да мөнәсәбәтен күрәсе килгән иде. Бу нәрсә күренми. Гомумән, киләчәктә мондый төр китапларда проблемаларның тыгыз үрелеп куелышына ирешү кирәктер.
Биредә борынгы һәм 18—19 гасырлар татар әдәби әсәрләре фәнни-теоретик фи-керләү мәйданында бик аз урын алганлыгын да әйтеп үтәсе килә.
Шулай да китап бүген басылып чыгып иртәгә искерә торган басмалардан түгел. Татар әдәбият фәне үсеше, галхмнәребеэ- нең мөһим проблемаларны бөтен тирәнлегендә куя, чишә алулары «Метод, стиль, жанр» китабында бик ачык күренә.