Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖУРНАЛИСТЛЫК КАЙДА БЕТӘ?


үптән журналистика хакындагы уйларым белән уртаклашасым килеп йөри иде. һәм кайдадыр читтә дә түгел, ә нәкъ менә журналистлар арасында *. Алдан ук бәхәскә исәп тотам. Бәхәс чыкмаса — кызыксыз булачак, шуңа күрә фикерләрегезне бер тузгытып аласы килә.
һәр журналистның һәм язучының иҗаты үзенчә башлана. Аны каләмгә тотынырга мәҗбүр иткән сәбәпләр була. Зур һәм кечкенә сәбәпләр, шәхси һәм иҗтимагый сәбәпләр. Берәүләр, журналистиканың нәрсә, журналистның кем икәнлеген белмәгән килеш, аңарга бала чактан ук омтылалар. Журналистның фамилиясе газета битләрендә басыла, аны укыйлар, аның исемен кабатлыйлар—ул бары шуны гына
Икенче журналистларны тормыш үзе чакырып китерә, өченчеләре көтмәгәндә ачылып китәләр. Бу төр журналистлар — зур идеяләр белән яну, үз халкының тормышын яхшырту, аны коллыктан һәм изелүдән коткару, үз халкын тагын да бәает- лерәк итү, берәр тармакта нәрсәгә дә булса омтылу, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, табигать, фән, социология, сәнгать серләрен ачу уе белән янып яшәү аркасында журналист булучылар — күпчелек дип уйлыйм.
Царизм һәм капитализм белән көрәшнең кырыслыгы, кискенлеге, хальтка каршы һәр төрле партияләр белән шундый ук кискен көрәш ялкынлы кайнар сүзләр, тормыш хакыйкате булган сүзләр, тимер логика белән нык итеп һәм чын күңелдән әйтелгән булуны таләп иткән. Профессиональ революционерларның большевик журналистлар да булып китүләре очраклы хәл түгел. Бу өлкәдә дә алар үзләрен күренекле журналистлар итеп, журналистикадагы бу тармакта яңа сукмак салучылар итеп таныталар. Луначарский, Ольминский, Воровский, Карпинский, Кржижановский, Калинин, КрупСкая, Свердлов, Киров, X. Ямашев, М. Вахитов, Г. Ибраһимов һәм башкаларны искә төшерик.
Журналистика — чыннан да чиксез киң өлкә. Хәзер ул тормышның, гаять күп төрле, катлаулы һәм каршылыклы тормышның, барлык якларына үтеп керә... Бөтенләй керергә ярамый торган төшләргә күз ташлый. Күз ташлау белән генә дә калмый, ныклап ябылган ишекләр артында ниләр эшләнгәнен күрә. Шулай да аның бу юнәлештәге уңышлары һич кенә дә җитәрлек түгел әле... Аның әле космоста булганы юк, ул әле фәннең барлык тармакларын да квалификацияле итеп яктырта алмый...
Барыбыз да беләбез, хәзер фән бик тиз үсә. Соңгы ун елда фәннең бөтенләй яңа тармаклары — космик биология, атом төше физикасы һ. б. барлыкка килде. Университетның физика кафедрасында эшләүче бер доцентның аларда гына да егермегә якын махсус юнәлеш булуы, хәтта физикларга да бер-берләрен аңлавы бик кыен икәнлеге хакында сөйләгәне бар. Ә журналистика? Хәзергә әле ул фән хакында иң яхшы дигәндә информация бирергә генә мөмкин.
Бездә хәзер журналистлар вакыйга һәм күренешләргә тирән үтеп керсен өчен бөтен шартлар тудырылган... Журналистиканың теориясенә тартылу да шуннан килә.
Тарих журналистиканың социаль үзгәртеп корулар, революцион күтәрелеш чорларында үсүен күрсәтә. Нәкъ шулай ук ул халык, ил сынаулар узганда яки яңадан аякка басканда үсә һәм киңәя. 1812 елгы Ватан сугышыннан соң да. Бөек Октябрь революциясеннән соң да. Бөек Ватан сугышыннан соң да нәкъ шулай булган, һәм
' Г Кашшафнын бу мәкаләсе рус телендә язылган булган. Оригиналы автормын иәхсә архивында саклана. Матбугатта беренче тапкыр басыла. Редакция.
К
хвзер, без тарихи адым ясау — социалистик революцияләр гасырының икенче яртысына аяк басу алдында торганда шул ук хәл кабатлана.
Журналистика үсә һәм халык белән бергә үс». Ә халык хәзер грамоталы гына түгел. • бәлки белемле дә. Укучыны хәзер алдый, адаштыра алмыйсың, начар нәрсәне ул кабул итми генә. Хәзер ул журналистикага акчасы белән тавыш бирә — газета-журналларның тиражы үзгәреп тору шул хакта сөйли.
Егерменче еллар башында материалларны редакцияләү бөтенләй диярлек булмаган. Бер журналистның ничек итеп редакторны «алдавы» хакында сөйләгәне бар. Шулай бервакыт мәкалә яза бу. ә мәкаләсе артык озынга, 20—25 бит-ләргә сузыла. Редактор кулъязманы тотып карый да кире кайтара. Яртысыннан артыгын кыскартырга куша. Журналист аны берни эшләтми, бары вак хәрефләр белән тагын бер күчереп чыга, нәтиҗәдә мәкаләнең күләме 10 биткә кала. «Менә бу бара» дип. редактор аны берсүзсез алып кал Соңрак, редактор булып эшли башлагач, миңа 20 китап итеп чыгарырга тәкъдим ителгән шундый күп кенә әсәрләр белән очрашырга туры килде. Зур гына кешеләрнең әсәрләрендә матбугатта җибәрергә ярамаган ха- к талар очравы мине гаҗәпкә калдыра иде. Әйтик, очеркка герой Петр булып килеп = керә, ә Андрей булып чыгып китә һ. б. ш. Исемле журналист ни генә язмасын, <*> аны үзгәрешсез басарга диген язылмаган закон була. (Андый закон хәзер дә бар, u Тик Шолохов, Федин кебек аерым кешеләр өчен генә.)
Мин егерменче еллар ахырында журналистикага килгәндә мондый хәл инде беткән иде. Бүлек мөдирләре, редакциянең җаваплы секретаре, редактор бар иде. Әдәби хезмәткәр буларак, мин аларның һәммәсенә буйсынырга тиеш, һәркайсы төзәтә, кыскарта, яңа эш куша ала. Гадәттә мондыйрак эшләр кушыла иде.
— Фәлән-фәлән темага 200 юл әйбер язарга.
— Ударник турында 120 юл материал кирәк...
Мин промышленностьны, хезмәт кешеләрен ярата идем һәм промышленность бүлегендә эшләдем. Предприятиеләрнең ударниклары, партия комсомол һәм профсоюз активы белән ныклап дуслаштым. Профсоюзлар ул чагында зур роль уйный иде...
Тиздән мин төзәтүсез типографиягә китәрлек материаллар яза башладым Бүлек мөдире укый, җаваплы секретарь юллар санын исәпли, шуннан кулъязма типографиягә китә. Минем почерк тигез, матур булганга, материалны машинкада басыл торасы да булмый, һәм шуның аркасында секретарьны да. төнге редакторны да еш кына уңайсыз хәлләргә куя идем. Кайчан карама, минем материал 200 юл урынына 250 юп, 120 юл урынына 160 юл килеп чыга, һәм төнге редактор, сыймаган гранкаларны кая куярга белмичә иза чигеп беткәч, мәкаләне тота да теләгән җирдән өзеп калдыра һәм иң кызык җирендә өзеп калдыра. Пөхтәлеккә шулай өйрәттеләр.
Шушы урында мин материалларны редакцияләү турымдагы мәсьәләгә күчәр идем. Журналистика тарихына караган бер генә хезмәттә дә бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирелми Минем уемча, бу журналистиканың үзенә аерым бер тармагы Әгер журналистиканы иң элек практик журналистика һәм теоретик журналистика кебек ике кисәккә бүлеп булса, практик журналистиканы үз чиратында татый берничә олешкә бүлгәләргә мөмкин
а) иҗади журналистикага — бусына газетадагы барлык- жанрларга да яза ала торган журналистларны кертергә була;
б) һәм ярдәмчел журналистикага — бусына. редакциянең техник хеэмәткәрләрен-
ЖУРНАЛИСТЛЫК КАНДА БЕТӘ? ф
нән тыш, язганнары белән иҗади журналистларга ярдәм итүче, ә үзләре әле гомумиләштерү көченә, фантазиягә, кыю эзләнүләр югарылыгына ирешеп җитмәгән жур. налистлар керә. Ышанып әйтергә була: мондый журналистлар аз түгел. Алар информацион характердагы фактлар табалар, килгән хатларны тикшерәләр, кайчак аларга теге яки бу фактны тикшерергә кушалар, алар укучы хатларына җавап язалар һ. б. Сирәк-мирәк алар хатларга күзәтү ясыйлар һәм шуннан да югарырак баскычка күтәрелмиләр. Мин редакциядә кырык ел һәм аннан да күбрәк вакыт эшләп матбугатта үз эзен калдырмаган андый журналистларны белә идем.
Ә менә редактура эше ничектер үзенә аерым тора. Ул иҗади журналистиканың, сәяси яки әдәби юнәлешнең, оештыру эшләренең эретмәсе. Редактура ул — информацион характердагы материалларны сайлап ала белү, жанрларны чиратлаштыру. иллюстрацияләрне оста урнаштыру, һәр санга авторларны сайлап ала белү дигән сүз. Редактура ул—координация үзәге, ә сүзләр яки җөмләләр төзәтү түгел (бу эш бүлектә эшләнә)...
Инде теоретик журналистикага килсәк, ул иҗади журналистикадан (теоретик журналистика шулай ук иҗади характерда була, шуңа күрә, бәлки, практик журналистикадан дип алу яхшырактыр) нык артта кала. Билгеле, кайбер эшләр бу өлкәдә дә эшләнә. Тарихчылар зур ярдәм күрсәтә. Матбугатның үсешен тарихи яктан күзәтеп бару, тематик күзәтү, журналистиканың тормыш белән бәйләнеше, партия һәм партия съездлары карарларын, хөкүмәт карарларын пропагандалауда матбугатның роле — боларның һәркайсы өйрәнелә дияргә була. Бу — шулай ук бик кирәкле һәм бик мөһим эш. Әмма журналистика өлкәсендәге тикшеренү эшләре шулар белән генә чикләнәмени?!. Юк, билгеле.
Журналистика фәне — бөтенләй яңа фән. Аның барлык төп мәсьәләләрне иңләп бетерә алганы юк әле. Хәзергә ул ничектер партия тарихы, СССР тарихы, әдәбият тарихы арасындагы чиктә тора (хәер, әдәбият галимнәре журналистиканы әле һаман яхшы әдәбият, классик әсәр үсеп китәргә мөмкин булган ярдәмчел җирлек итеп карыйлар. Җәяләр эчендә генә шул кадәресен дә әйтеп үтәргә мөмкин: рус һәм татар әдәбиятларының классикларына багышланган күп кенә монографияләрдә өйрәнелә торган язучыларның... журналистлык эшчәнлекләре читләтеп үтелә.)
Жанр мәсьәләләре, әйтик, искиткеч зур әһәмияткә ия. Яки катнаш жанрлар (дөрес, теориядә мондый термин юк) мәсьәләсен алыйк. Кайда зарисовка тәмамланып, очерк башлана? Кайда корреспонденция тәмамланып, мәкалә башлана? Нәрсә ул уңай фельетон? һәркем фельетонның шундый төре бар дип раслый бит.
Мәрхүм Иван Рябов, әгәр фельетон көлдерми икән, бу әле аның зур кимчелеге түгел, ди иде. «Уңай фельетон,— дип яза ул,— очерк кебек формада һәрчак күтәреп булмый торган мәсьәләләргә кагыла. Очерктан ул үзенең формасы, теле, интонациясе белән аерылып тора». Л. Леоновның «Дусны яклап» исемле әсәрен ул уңай фельетонның үрнәге дип саный.
Ә Семен Нариньяни менә беркем дә, берни дә тәнкыйть ителмәгән фельетонны уңай фельетон, үткен тәнкыйть булганын кире фельетон дип саный. Бу дөрес түгел. Оста язылган һәм социалистик төзелешкә файда китерә торган фельетонны мин уңай фельетон дип, ә бер генә кимчелек, бер генә начар кеше дә фаш ителмәгәнен кире фельетон дип исәплим...
Рябов һәм Нариньяни бу өлкәдәге кытлыкны бетерделәр дип буламы? Юк, билгеле. Бу әле теория түгел, ә бәлки әлеге фельетонистларның үз фикерләре генә. Монда яшь галимнәр өчен эш бик күп. Теоретик гомумиләштерүләр ясар өчен монографияләр кирәк. Практик журналистиканы, аерым журналистлар иҗатын өйрәнәсе дә, өйрәнәсе әле...
Тагын бер мәсьәлә. Миңа калса, СССР кебек күп милләтле ил өчен ифрат мөһим мәсьәлә. Алай гына да түгел, мин аны хәтта халыкара мәсьәлә дияр идем. Саф милли журналистика бармы? Милли республикаларда журналистика ничек үсә? Бу рус журналистикасына да кагыла торган мәсьәлә. Мин безнең шартларда аерым рус журналистикасы шулай ук юк, ө бер-берсен баета, бер-берсенә йогынты ясый торган совет журналистикасы гына бар дип саныйм. Моның белән мин һич тә рус журналистикасының җитәкчелек ролен, аның бай тәҗрибәсен, традицияләрен һәм
квалификациясен инкарь итәргә җыенмыйм, болар һәммәсе милли республикалао- дагы журналистика өчен һәр вакыт бер мәктәп, өлге булып торды һәм торачак.
Революциягә кадәр, азчылык милләтләрне царизм изеп яшәгәндә милли журналистиканың аерымлыгы була, әлбәттә. Азатлык хәрәкәте, халыкның үзаңы, милли горурлыгы белән бәйле бик күп мәсьәләләр публицистиканың тематикасын да. проблематикасын да, пафосын да үзенчәлекле итеп билгели. Октябрь революциясен- ф. нән соң да андый мәсьәләләр яши әле. Төрки хатын-кызларны азат итү, ислам , диненең гадәт-йолаларыннан котылу өчен озак һәм кискен көрәш бара. Элекке - артта калган халыкка интеллектуаль тәрбия бирү кебек специфик бурычлар да — кала. Социализм төзелешенең уңышлары аларны акрынлап көн тәртибеннән ала. Без 2 хәзер гасырның икенче яртысына аяк басу алдында торабыз. Хезмәттә булсын, дош- - маннарга каршы көрәштә булсын һәм көндәлек тормышта булсын, Советлар Союзы “ халыклары шул хәтле якынайдылар, хәзер инде милли журналистикага гына хас S специфик мәсьәләләр булмаска да тиеш кебек. Шулай да барлык чикләр җуелып 5 беткәнме әле? Бу гади мәсьәлә түгел... х
Халыклар аерымлашуга таба түгел, ә кушылуга таба баралар. Ләкин шул хәтле озак һәм катлаулы процесс, әлбәттә, декретлар белән җайга салынмас. Бездә хәзер = катнаш семьялар күп. Рус татарга өйләнә яки, киресенчә, әтисе — яһүд, өнисе — татар, кызлары үзен рус дип йөри. Әтисе — хохол, әнисе — башкорт, уллары үзен ' татар дип йөри... Андыйлар күп... Гаилә кору һөм өйләнешү кебек нәрсәләр әле ♦ бик озакка хәтле журналистикада проблема булып калачак — бу социологик эзләнү- * пэр алып баруны таләп итүче бик кызыклы мәсьәлә.
Шулай да, миңа калса, милли журналистика тел (материалны теге яки бу милли ~ телдә бәян итү) ягыннан гына аерылмый, жанрлар мәсьәләсендә булсын, көндәлек ~ специфик мәсьәләләрдә булсын, беренче карашка күзгә ташланмый торган төсмер- ж лар бар, миллилек мәсьәләсе шулай ук журналистларның турыдан-туры яки читлә- х теп кенә теге яки бу халыкның милли горурлыгын кузгаткан публицистик чыгышларында да сизелеп кала, һәрхәлдә, бер нәрсә ачык, милли журналистиканы үстерергә s- һәм өйрәнергә кирәк.
Ләкин бөтен совет журналистикасының уртак үсеш юлына караган икенче мәсьәлә дә бик мөһим. Шул уңайдан тагын бер мәсьәләгә кагылып үтәсем килә. Журналистика проблемалары журналистларның үзләре тарафыннан теоретик яктан үзләштерелми торып, практик-иҗади журналистика үсә аламы? Бу сорауга кыска гына итеп: «юк» дип җавап бирергә мөмкин. Журналист бары мәкаләләр, репортажлар гына язып, ә кемдер коры теория белән генә шөгыльләнеп утыра алмый Чыннан да, кем (һич югы, үзе өчен) жанр мәсьәләләрен һәм үзенә якын журналистның иҗат тәҗрибәсен өйрәнә, кем каләмдәш дуслары туплаган тәҗрибәне үзләштерә, шул кеше генә осталык үрләренә күтәрелә ала...
Көндәлек матбугатта инде көн тәртибенә куелган тагын бер кызыклы мәсьәлә: язучы белән журналист арасында нинди аерма? Алар арасында берәр төрле дистанция бармы? Бу сорауларга төрлечә җавап бирергә мөмкин. Аңа. шаяртып, болан җавап бирүчеләр дә булды: үз китабын чыгара алган журналист бәхетле кеше һәм ул язучы дип йөртелә, ә инде китап чыгара алмаганы бары тик журналист кына булып кала. Бу, чыннан да, шаяру. Билгеле, алар арасында аерма бар һәм аз түгел.
Беренчедән, язучы үзен бары бер генә мәсьәләгә багышлау кебек юмартлыкка юл куя ала: мәсәлән, 1905 елны, коллективлашу чорын яки Бөек Ватан сугышы елларын өйрәнү һәм яктырту. М. Шолохов. Мих. Соколов («Искры»), Вяч. Шишковлар («Пугачев») кебек. Кайчак бер тема, бер проблема язучының тормыш максатына әйләнә.
Журналист шулай эшли аламы? Юк. Ул заман белән бергә атлый, талантлы икән—заманнан да алдарак атлый. Аның детальләр өстендә утырырга вакыты юк. Аңа күренешнең иң мөһим сыйфатларын, асылын ачу, аны башкалар күрмәгән ягыннан күрсәтү мөһим
Икенчедән, язучы хезмәтендә иң мөһиме фантазия, хыял. Журналист эшендә болар иң мөһиме түгел. Фантазия һәм хыял аңа ярдәмче алым буларак кына хезмәт итәләр. Факт һөм күренешләрне, тарихи материалны өйрәнеп, язучы тормышта
булуы мөмкин хәлләрнең җанлы рәсемен сурәтли. Журналист нигездә фактларга таяна. Алар хезмәте арасында башка аерымлыклар да күзгә ташлана—темага, проблемага якын килүдә, фикерләү алымнарында (масштаблыльж һ. б) алар арасында нечкә нюанслар бар.
Ләкин журналист белән язучы арасындагы аерманы башлап кузгаткан кеше боларны гына күздә тотмаган, билгеле. Ул кем биегрәк дигән нәрсәне дә күзаллаган. Бу сорауга җавап бирү кыен. Монда талант дип йөртелгән икенче бер атрибут килеп катнаша! Талантлы язучылар, шулай ук талантлы журналистлар да бар.
Ләкин бурыч шунда, әгәр язучы белән журналист арасында ниндидер дистанция бар икән, аны соңгы чиккә хәтле кыскартырга кирәк. Бүгенге журналистлар бу юнәлеште файдалы һәм кызыклы бик күп эш башкаралар. Аграновский, Татьяна Тэсс, Валентин Зорин, Виктор Маевский, Крутинскийларның эш тәҗрибәсен алыгыз...
Әлеге журналистлар мисалында мин кайда журналист бетеп, кайда язучы башланганын әйтергә кыенсыныр идем. Пушкиннан алып Паушкинга кадәр барлык күренекле язучыларның иҗат эшчәнлеге һәрчак журналистлык практикасы белән бәйләнгән булган. Ихтимал, киләчәктә дә шулай булыр (дөрес, сугыштан соңгы чорда яшь шагыйрь һәм язучыларның бөтен бер төркеме әдәбиятка башка юл белән, газета практикасын читләтеп килделәр... Аларның язмышы ничек? Күбесе соңыннан газетага әйләнеп кайтты. Бездә Роберт Әхмәтҗанов...).
Язучы журналистлык мәктәбе аша узарга, газетада эшләргә тиеш, чөнки бу дисциплинага өйрәтә, күнекмәләр бирә, тормыш темпына иярергә, ничектер, җыйнак булырга өйрәтә.
А. М. Горький гомере буе газета-журналлар белән элемтәдә була, һәм үзе үк К. Фединга газета эшен ташларга куша. «Сезнең өчен газета — агу,— ди ул.—Мин үзем газетада эшләдем. Сезгә үз өстегездә әдәбиятчы буларак эшләргә, әдәбиятка керергә, әдәбиятта эшләргә кирәк... Газетада үз-үзеңне саклап буламыни?» Әйе, яшь чакта газетада эшләргә кирәк. Соңыннан, журналистлык эшендә тәҗрибә, кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе туплагач, чемоданнар көндәлек дәфтәрләре белән тулгач. гомумиләштерү көченә ия булгач эшкә утырырга мөмкин. Ләкин яхшы журналист беркайчан да журналны, газетаны ташлап бетерми... Сүз җаеннан көндәлек дәфтәрләре турында берничә сүз. Вакытында журналист бөтен язганын бастырып бармый, янга калдыра... Үзем берничә очракны хәтерлим, файдаланмаган материалларны каләмдәш иптәшләремә биргәнем бар (С. Хәкимгә. Г. Минскийга, Ә. Ени-
Тиз арада журналистларның осталыгы шундый югарылыкка күтәрелер, язучы белән журналист арасында барган яшерен конкуренция ике як өчен дә файда гына китерер, дип уйлыйм. Кем шул ярышка кушыла алмый, ул (журналист булса да, язучы булса да) читкә алып ташланачак һәм управдом булып эшләргә китәчәк!
Шулай итеп, журналистлык кайда бетә? һәркем үзенчә журналист була. Бәләкәйдән, кечкенәдән башлыйлар, шул гөрләвек зур тормышка килеп кушыла, масштаб белән фикер йөртүче кешеләргә, халык тормышында үзенчәлекле компаска әйләнәләр, һәм алар үлем белән генә бетми, юк... Әгәр теориядән аерылса, тормыштан аерылса, үз сүзен — яңа сүз әйтергә, шулай ук үз китабын чыгарырга омтылмаса, ул журналист журналист булудан туктый. Күп тәҗрибә туплапан, күп нәрсә күргән журналист язган китаптан да кызыклырак берни дә юк.
27 октябрь, 1967 ел.
Казан.