Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗГӘРЕШЛӘР ҮРГӘ ИЛТӘ


ткән ел минем өчен бик истәлекле булды: партиябезнең XXV съездына делегат итеп сайладылар. Коммунистларның шундый зур ышаныч күрсәтүен мин район партия оешмасы эшчәнлегенә бирелгән югары бәя, киләчәктә тагын да рухланыбрак, ялкынланыбрак эшләргә дәртләндерү, җилкендерү дип аңлыйм.
Съезддан соң бер елдан күбрәк вакыт узды. Ләкин илебез башкаласында партиянең иң югары форумы барган көннәрдә күңелдә туган уй- хисләр тоныкланмый. Киресенчә, көннәр-айлар үткән саен, Кремльнең Съездлар сараенда кабул
... Съезд көннәрендә мин туган Татарстаныбыз турында күп уйландым. Хыялымда Лаеш якларының тарихи сәхифәләре җанлангандай булды. Ул сәхифәләрдән иске Лаеш өязендә туып-үскән бер хатын-кызның образы калыкты. Моннан күп еллар элек Мәскәүгә делегат булып барган. Ильичны тыңлаган, аның белән очрашкан якташыбыз ул безнең.
Октябрь революциясе җиңүгә әле нибары бер ел гына тулган чак. Мәскәүнең таш урамнары акка төренгән. Кыш ул елны үтә зәһәр суыклар алып килгән. Ил авыр хәлдә. Мәскәү эшчеләренең балалары ачыга. Ләкин революцион рухы ялкынланып торган шәһәрдә тормыш кайный. Урамдагы карларны шыгырдатып, бердәм атлап, эшче дружиналар уза. Тимер юл вокзалларында ыгы-зыгы, һәркайсыннан фронтка солдатлар озаталар. Ә фронт — һәр тарафта: Совет республикасына интервентлар һәм акгвардиячеләр ябырылган.
Шундый хәтәр көннәрнең берсендә Союзлар йортының Колонналы залында эшче һәм крестьян хатын-кызларның беренче Бөтенроссия съезды ачыла. Аңа меңнән күбрәк делегат җыела. Шуларның берсе безнең якташыбыз — Анастасия Павловна Шувалова була. Съездга делегат итеп аны Казанның эшче хатын-кызлары җибәрә.
ителгән тарихи карарларның рухландыргыч көче һаман арта бара, бурычларның зурлыгы ачыклана төшә, конкретрак төс ала. Без инде аларны зур тырышлык белән гамәлгә ашырабыз.
Авылдан килгән делегаткаларның өстендә бишмәт тә тире тун. Күбесенең аякларында чабата. Эшче хатын-кызларның киеме дә ялт итеп тормый, әлбәттә. Иң яхшы дигәне — фуфайка һәм иске шәл, киндер олтанлы чүпрәк туфлиләр. Һәркайсының диярлек кулында төенчек, ә ул төенчектә — берничә бәрәңге, алабута кушып пешерел ♦- гән икмәк кыерчыгы. Аларны авылдан делегаткалар алып килгән, о шуны бүлешәләр.
Съездны ВЦИК председателе Я. М. Свердлов ача. Президиумда “ делегат хатын-кызлар: Н. К. Крупская, Инесса Арманд, Александра 2 Коллонтай... Алар «Гаилә һәм коммунистик дәүләт». «Социаль тәэми- > нат бурычлары», «Балалар хезмәтен бетерү турында» докладлар сөйлиләр. Трибунадан яңгыраган һәр сүз, корылыктан көйгән җиргә төшкән яңгыр тамчысыдай, хакыйкатькә сусаган күңелләрнең иң = түренә үтә. %
19 ноябрьда съездга В. И. Ленин килә. Залдагылар рны, дәррәү - урыннарыннан торып, алкышлар белән каршылыйлар. Анастасия Шувалованың карашы Ильичка төбәлгән. Үзе кул чаба, үзе Ленин ♦ нан күз алмый. Юлбашчыны беренче күрүе аның. Әнә ул трибуна янына баскан да алкышлар тынганны көтә. Ләкин зал кул чабудан = туктамый. Ильич сәхнә буйлап йөренә. Хәрәкәтчән. Менә ул, яңадан “ трибуна янына басар да, аз гына алга таба иелә төшеп, сүз башлар. Z Тик алкышлар һаман тынмый. Моңарчы мең төрле изелүдән интек- £ кән, гаиләдә газапланган хатын-кызлар үзләренә хокук алып килгән > Октябрь юлбашчысына рәхмәт хисләрен шулай белдерәләр.
Алкышлар, ниһаять, тынды. Ленин сүз башлады. Шувалова аның һәр әйткәнен күңеленә салып торды.
♦Әгәр дә социалистик переворотка хезмәт иясе хатын-кызларның х гаять зур өлеше җитәрлек катнашмаса, социалистик переворотның " булуы мөмкин түгел...» — ди Ильич. Һәм илдә бөтен тормышны революцион үзгәртеп кору өчен көрәштә хатын-кызларның актив кат нашуын тәэмин итү максаты белән совет властеның ниләр эшләвен сөйли, тагын нәрсәләрне гамәлгә ашырырга кирәклеген әйтә. «Хәзер гә кадәр хатын кызлар коллык хәлендә яшәп килделәр; хатын-кыз үзенең өй хуҗалыгы белән изелгән, һәм аны бу хәлдән тик социализм гына коткара ала. Без вак хуҗалыктан гомуми хуҗалыкка, һәм җир не бергәләп эшкәртүгә күчсәк кенә, тик шул вакытта гына хатын кызлар тулы ирекле булырлар һәм коллыктан азатлыкка чыгарлар».
Юлбашчының бу сүзләрендә үзенең газапта үткән көннәрен һәм киләчәк бәхетен күргән Шувалова соңыннан Свердлов исемендәге Коммунистик университетта укый. Биредә ул В. И. Ленинның дәүләт турындагы лекцияләрен тыңлый. Беркөнне, тәнәфес вакытында, Ильич безнең якташыбыз янына килә дә:
— Сез кайсы оешмадан, иптәш? — дип сорау бирә.
— Казан оешмасыннан, Владимир Ильич.
— Партиядә күптәнме инде?
— Унтугызынчы елның апреленнән...
— Уку авыр түгелме соң?
— Авыр, Владимир Ильич, ләкин миңа булышалар.
— Менә, менә, үзара ярдәмләшү, бер береңә булышу кирәк. Безнең эштә бу бик әһәмиятле, — ди В. И. Ленин.
Ул чактан соң инде күп еллар үтте. Ләкин Ильичның җирне күмәкләшеп эшкәртүгә күчәргә, үзара ярдәм итешү, бер береңә булышу кирәк, дип, якташыбызга әйткән сүзләре минем дә күңелемдә яңгы pan тора шикелле.
Зур елгалар да кечкенә чишмәләрдән башлана.
Илебез куәтенең башлангыч чишмәләре әнә шул ерак еллар кочагыннан — Ильич яшәгән, иҗат иткән давыллы чордан килә.
Залда утырып, ораторларны тыңлаган чагымда мин шуны да уйладым һәм XXV съезд трибунасыннан Ильичның үзен ишеткәндәй булдым. Партиябез форумының бөтен эше, анда әйтелгән һәр сүз Ленин рухы белән сугарылган иде. Ил экономикасын тагын да үстерү. авыл хуҗалыгын күтәрү, халыкның культура хәзинәсен баету турында кабул ителгән карарлар даһи уйларының дәвамы булып яңгырады. Съезд безнең тормыш пульсын тизләтте. Аның тарихи карарларын үтәү барышында барлыкка килгән яңалыклар инде һәр урында тамырлана, яшь үрентеләр булып калка. Кайбер тармакларда алар җимеш бирергә дә өлгерде.
Зур гомумиләштерүләр ясарга дәгъва итмәстән, мин бары тик үз районыбызда гына туган кайбер яңалыкларга күз салып үтмәк булам.
Лаеш яклары — авыл хуҗалыгы районы. Шәһәр яны төбәге буларак, аның үзенә генә хас үзенчәлекләре һәм бурычлары бар. Партия оешмасының төп эшчәнлеге дә — идарә итүне камилләштерү, сыйфат өчен көрәшне нәтиҗәлерәк оештыру, партия эшен үтемлерәк итү — шулар белән билгеләнә.
Игенче яхшы белә: җиргә яхшы сыйфатлы орлык чәчсәң генә югары уңыш көтәргә мөмкин. Нәкъ шуның кебек үк, идеологии эшнең дә үтемле формада, күңелләргә ятышлы итеп, төпле һәм эзлекле алып барылганы гына рухи хәзинәләргә яңа байлыклар өсти ала. XXV съезд билгеләгән зур бурычларны — һәр колхозда, совхозда, предприятиедә фәнни-техник прогрессны тизләтү, фән казанышларын һәм алдынгы тәҗрибә ысулларын практикада куллану кебек төп эшләрне — партия оешмалары оештыра һәм җитәкли. Хезмәт коллективларында микроклимат — дуслык, үзара ярдәмләшеп эшләү, иҗади эзләнү мохиты тудыручылар да алар.
Партоешмалар алдында торган бурычларның һаман катлаулана баруы авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләр белән бәйләнгән. Колхоз производствосы көннән-көн киңәя, интенсиврак төс ала. Һәркайда специальләштерү, концентрацияләү бара. Игенчелектә һәм терлекчелектә механикалаштыру, автоматлаштыру көчәйде. Бу үзгәрешләр колхоз эшчәннәрен профессиональ яктан туктаусыз үстерүне, алар- ның белем һәм культура дәрәҗәсен өзлексез күтәрүне таләп итә. Замана шундый хәзер: беләгең җегәрле булудан битәр, башның белемле булуы кирәк. Чөнки, халык әйтмешли, «беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар». Кешеләрне шундыйлар итеп тәрбияләү- өчен, партия оешмалары эшенең стилен, методларын һәм формаларын да камилләштереп торырга кирәк.
Тугызынчы бишьеллык Лаеш районы хуҗалыклары өчен иҗади эзләнүләргә бай чор булдЬт. Төп хәзинәбез — җирне саклау, туфрак структурасын яхшырту, авыл хуҗалыгы культураларының сортларын яңарту, уңышын арттыру, терлекчелектә нәсел эшен фәнни нигезгә кору, һәр тармакта югары сыйфат өчен көрәш оештыру — менә шундый төп мәсьәләләр игътибар үзәгендә торды. Җыеп әйткәндә, без барлык хуҗалыкларны да тоташ комплекслы нигезгә күчерү, тулысымча концентрацияләү һәм специальләштерүгә керешү өчен ышанычлы база булдырдык.
Октябрьның беренче еллыгында ук Ильич, ул вакыт өчен мөһим булган мәсьәлә итеп, җирләрне эреләндерү, күмәкләшеп эшләү кирәклеген әйтә. Ә бүген, Октябрьның 60 еллыгын каршыларга җыенган көннәрдә, партия безне авыл хуҗалыгы проблемаларын заманга хас масштабларда—эре комплекслар төзү, хуҗалыкара берләшмәләр
оештыру, концентрацияләү һәм специальләштерү юнәлешендә хәл итәргә чакыра.
Бу безнең, Ленин сызган юлдан барып, яңа киңлекләргә чыгуыбыз, тагын да биегрәк үрләргә юл алуыбыз!
Безнең район колхоз-совхозларында да дистәләрчә комплекс барлыкка килде, һәркайсын район масштабындагы КамАЗ дип зурларга мөмкин. Чөнки алар, авыл пейзажына индустриаль төс биреп, зур- 2 зур заводларга охшаган шәһәрчекләр булып калка, тирә-якның йө 5 зен үзгәртә. Гомумән, Лаеш районын безнең көннәрдә авыл хуҗалы „ гы өлкәсендәге КамАЗ дип бәяләргә була. Монда үзгәртеп кору бар j маган бер генә хуҗалык та юк. Әйтик, «Комсомольский» совхозында ■" күркә асрау комплексы барлыкка килде — ел әйләнәсенә ул 600 тон на кош ите бирә. Ә Лаеш кошчылык фабрикасында 250 мең тавык 5 бар. Бу предприятие һаман зурая әле. Сокурида чын мәгънәсендәге 5 фәнни хуҗалы к-эксперименталь база үзәге булдырылды. Анда 600 j баш сыер асрала. «Волжский» совхозындагы терлекчелек комплек- 2 сында мөгезле эре терлекләр 1100 баш. Бу хуҗалыкларның барысында да продукция җитештерү процесслары индустриаль нигезгә корыл- * ган. Аларны салу өчен районыбызга 42 миллион сум акча бирелде. * Лаеш якларындабез хәзер бөтен тавышка трибун шагыйрь Һади -
Такташның шигъри юлларын кабатлый алабыз: 3
| ь*
Бишьеллыкның беек гигантлары 2
һаман үсә, >
һаман күккә таба үрелә... <»
Ct
Эшчәннәренең бу җиңүләре ил һәм хөкүмәт тарафыннан югары « бәяләнде: тугызынчы бишьеллык нәтиҗәләре буенча районга КПСС 2 Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк < Комитетының күчмә Кызыл байрагы тапшырылды. Лаеш районы =* Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендәге Мактау тактасына кертелде.
Күтәрелгән үрләребез шактый биек, ләкин тынычланып калырга урын юк. Авылда хәзер индустриаль нигезгә корылган производство булдыру гына аз, аны идарә итү дә заманча булырга, аның куәтлә ренә, үзенчәлекләренә җавап бирергә тиешле. Безнең бурыч — шуны тәэмин итү. Хуҗалык җитәкчеләренең һәм партия работникларының көндәлек, атналык эшенә бәя биргәндә, барыннан да элек, бу эшнең реаль нәтиҗәләре исәпкә алына. Төп юнәлешебез — җитәкче кадр ларда ленинчыл стиль: эшлеклелек, максатчанлык, мәсьәләләрне тиз һәм дөрес хәл итә белү осталыгы тәрбияләү. Билгеле, болардан соң тагын бер сыйфат — тәвәккәллек тә кирәк, чөнки тәвәккәллек таш яра, диләр бит.
Тәвәккәллек турында сүз чыкканда, беренче чиратта, күз алдыма «Победа» колхозы партоешмасын. Кече елга коммунистларын китерәм. Анда партком секретаре Альберт Беляев производство һәм идеология эшендәге яңалыкларга бик сизгер. Ә колхоз председателе Җәүдәт Вәлиуллин хуҗалык оештыру эшләрендә ут уйната торган кеше. Баш агроном Хөсәен Яруллин — яңалык дигәндә атлыгып торган белгеч. Аның холкын бетен район белә: берәр эшкә тотындымы — үз дигәненә ирешми тукталмас. Колхоздагы барлык орлыкны иң яхшы сортлыларга алмаштырып бетерү инициативасын ул баш лады. Тәҗрибә итеп, егерме гектарга тритикале дигән арыш бодай гибридын ул чәчтерде. Хәзер инде колхоз яхшы сортлы орлык хәзинәсен күршеләре белән дә уртаклаша.
Партоешмада сиксәнләп коммунист бар, шулардан 51 кеше про-изводствода эшли. Күбесе хезмәт алдынгылары. Биредә поручениесе булмаган бер коммунист та юк. Бу формаль нәрсә генә түгел, ө бөтен партоешманың ритмлы эшләвен, коммунистларның производствода һәм җәмәгать эшләрендә активлыгын тәэмин итә торган мөһим фактор. Партком утырышларында, җыелышларда хуҗалыкны үстерү, камилләштерү, колхозчыларны тәрбияләү һәм авылның культура йөзен үзгәртүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр тикшерелә. Аларны җитди өйрәнеп, коммунистларның актив тикшерүе һәм кыю хәл итү — «Победа» колхозы партоешмасының төп стиле.
Кешеләрдәге инициативалылык турында уйлаганда, халык телендә йөргән бер «хикмәт» искә төшә.
Бер юлаучы чит авыл аша үтеп барганда күрә, имеш: урта яшьләрдәге ир чалбар каешы белән улының арт сабагын укытыпмы- укыта икән. Узгынчы аңардан сорый:
— Нишләп улыңны суктырасың, абзый? — ди.
— Кушканны эшләми,— ди малайның әтисе.
— Дөрес итәсең,— ди дә юлаучы китеп бара. Икенче авылда тагын шундый ук хәлгә юлыга. .
— Улыңны ни өчен суктырасың, ни гаебе бар? — дип сорый.
— Кушканны гына эшли, — дип җавап бирә аңа малайның әтисе.
— Дөрес итәсең, — ди юлчы. — Егет кеше үзе белеп тә эшләргә тиеш...
Тормыш диалектикасын шактый үтемле итеп ача бу хикмәт. Бүгенге чынбарлыкта да шулай лабаса. Югары оешмалар кушканны үтәми калырга ярамый, чөнки аларның директиваларында, күрсәтмәләрендә алга баруыбызның төп юнәлешләре, төп юллары билгеләнә. Шул ук вакытта төп юлдан алга баруның конкрет шартлар өчен уңайлырак формаларын, ысулларын эзләргә, табарга, «үзең белеп тә эшләргә» кирәк. Бу җәһәттән безгә, партия работникларына, хуҗалык җитәкчеләренең инициативасына юл ачып, ул мөстәкыйльлекнең эшне кая алып барачагын алдан чамалый белү шарт. Икенче төрле әйткәндә, алмагач үсентесен утырткан чакта ук инде үскәч нинди җимеш бирәсен белергә кирәк.
«Победа» колхозында барган тәҗрибәгә, эзләнүләргә дә нәкъ шулай каралды. Анда коммунистлар партия карарларын үтәүнең заманга хас юлларын эзләделәр һәм инициатива белән эшләделәр. Бу хуҗалыкта идарә структурасын үзгәртү шундый тәвәккәл адымнарның берсе булды. Аны тормышка ашыруның нинди җитди эш икәнлеген чамалау өчен, бүгенге авыл хуҗалыгының барлык тармакларын, бөтен үзенчәлекләрен бер комплекста күз алдына китерергә кирәк.
Җитмешенче елларда колхоз гаҗәеп катлаулы, күп тармаклы, бик үзенчәлекле производство берәмлеге ул. Бер яктан индустрия куәтенә таяна, икенче тарафтан — фәнгә, өченчедән — кешеләрнең осталыгына. Промышленность предприятиесеннән аермалы буларак, колхоз производствосы табигый шартларга да бәйле. Аңа, Тукай әйтмешли, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яусын, кары да җитәрлек төшсен. Монысы хуҗалык итүнең объектив ягы. Субъектив факторлар да бар. Болар — идарә итү, җитәкчелек системасы, белгечләрнең белем дәрәҗәсе һәм башкалар. Менә шуларның заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә оештырылуы объектив факторларга да йогынты ясый, аларның тискәре көчен киметеп, уңай якларын көчәйтүгә китерә. Шулай итеп, табигать белән кеше арасында союздашлык мөнәсәбәтләре урнаша һәм ныгый. Производствоны идарә итү структурасын камилләштерү — шундый зур эшнең әһәмиятле элементы.
Билгеле булганча, бу мәсьәлә башлап КПСС Үзәк Комитетының
1965 елгы март Пленумында куелган иде. Аннары партиябезнең XXIV һәм XXV съездларында, авыл хуҗалыгын үстерүнең башка мөһим проблемалары белән беррәттән, ул тагын да конкретрак итеп билгеләнде.
Безнең районда бу зур эшкә җиң сызганып берничә хуҗалык кереште. «Победа» колхозы — шуларның берсе. Монда партком секре * таре белән идарә председателе кешеләрне яңалык көченә ышандыра 2 алдылар.
Яңача идарә итү системасына күчү хакында сөйләшү-киңәшүләр 1974 елда ук башланган иде, ә күчеш исә былтыр гына гамәлгә ашы £ рылды. Колхоз җитәкчеләре, кызу канлы булсалар да, акыл белән - эш итәргә, «җиде үлчәп, бер кисәргә» омтылдылар. Производствоны £ цех структурасына корган совхозның тәҗрибәсен башта колхоз пред § седателе энәсеннән җебенәчә өйрәнде. Аннары, партком киңәше бе- 3 лән, баш белгечләр һәм экономист, һәркайсы үз күзлегеннән күрше- <5 ләрдә «гыйбрәт-сабак» алды. Шуннан соң Кече елгада партком һәм « идарә утырышларының берсендә производство тармакларын цех ларга бүлделәр, икенчесендә цех начальникларын һәм аларның * вазифаларын расладылар, өченче утырышта һәр цехның индустрия * куәте билгеләнде. =
Райком, әлбәттә, «Победа »ның эшен, эзләнүләрен читтән күзәтеп а кенә тормады: кирәк чагында тиешле ярдәм күрсәтелде, киңәш би £ релде. Тик без аларга әзер карар, әзер рецепт бирергә уйламадык һәм ч аларны ашыктырмадык та: уйласыннар, яңача эшли торган хуҗалык >• ларның тәҗрибәсен өйрәнсеннәр, үзләре тәвәккәлләсеннәр, дидек. Бу исә коммунистларның җаваплылык тойгысын арттырды, колхоз де ж мократиясенең бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигәргә мөмкинлек ачты. -
Хуҗалык җитәкчеләренең бер ишеләре вак төяк мәсьәләне дә, х зур итеп, райком белән килештерү ягын каера. «Райком хупласа, мин әзер» — боларның принцибы. Алай иткәндә, әлбәттә, җан тыныч була. Төптәнрәк уйласаң, әлеге «җан тынычлыгы» дигәннәре җавап лылыкны өскә алудан читләшү икән. Без мондый «җаваплылыкка», дөресрәге, җавапсызлыкка, каршы. Юк, иптәшкәй, коммунист икән сең, җаның тынгысыз булсын! Заман сулышын той. зиһенгә партия сүзен сал да үзеңә йөкләнгән вазифа киңлекләрендә кыю эш ит, эзлән, уйлан.
♦Победа» коммунистлары тынгысыз җанлы булып чыкты. Алар заман куйган бурычны кыю үтәделәр. Идарә итүнең цех структурасы беренче елда ук көзен санарлык чебешләрне күп бирде. Шуларның кайберләрең генә булса да әйтеп үтик.
Элек артель хуҗалыгы берничә бригадага бүленгән иде. Һәркай сына тракторлар, кыр эшләрен башкару өчен кирәкле техника бирел гән. Бригада башлыкларының төп принцибы да бик билгеле: «Үз бригадамның эше барсын, бүтәннәрдә гамем юк». Әйтик, яз көне, ди. Беренче бригада кырларында инде туфрак өлгереп җиткән — чык та тырмала, культивация үткәр, чәчә башла. Ә икенче бригада басула ры өчен әле кояшның тагын ике-өч көн елмаеп торуы кирәк. Мондый чакта, үзеннән үзе аңлашыла ки, бөтен техниканы өлгергән участокка чыгару, эшне дәррәү башкару кирәклеге көн кебек ачык. Ләкин «бүтән» бригада башлыкларының исәбе башка — алар «үз» кырларында туфрак өлгергәнне көтәләр. Техниканы «күрше» басуына чыгарырга әйтә күрмә. Ә председатель яки партоешма секретаре бригадирларга нәкъ шуны — «колхозныкы — димәк, барыбызныкы да» Дигән гади хакыйкатьне кабат аңлатырга мәҗбүр булалар. Шуннан соң гына механизаторларга «күрше» бригада кырларына чыгарга нә- рәт бирелә.
Ә цех структурасы — бөтенләй башка. Игенчелек цехы начальны
гы — ул, гадәттә, колхозның баш агрономы да — кыр эшләренә кагылышлы бөтен техникага үзе хуҗа. Кешеләрне дә ул оештыра. Колхоз председателенә: «Гайнан агай, иртәгә семена ташырга чыгарсың, сиңа Зәйни абзый булышыр», — дип, радио аша нәрәт бирү дә кирәк булмый. Ул инде колхоздагы барлык эшләрнең оператив барышын контрольдә тота, төп мәсьәләләрне хәл итә, икенче төрле әйткәндә, нәкъ менә үзенең җитәкче вазифаларын үти ала. Колхозның аргы басуы өлгерсә дә, биргесе кибеп җитсә дә — ул белә: цех начальнигы техниканы кирәк чакта, кирәк төшкә ’чыгарачак. Механизаторлар гвардиясе аның командасын гына көтә һәм үтәргә әзер тора. Шулай итеп, яңа структура колхозның индустриаль куәтен — техниканы маневрлы һәм җитештерүчән файдалану мөмкинлеге тудыра. Заданиелар, конкрет күрсәтмәләр бирү дә гадиләшә — аларны цех начальнигы җиткерә. Болар барысы да эш темпларын тизләтә. «Победа»да җитмеш алтынчы елгы язгы кыр эшләре биш көндә төгәлләнгәч, моңа хәтта күпне күргән белгечләр дә гаҗәпләнде. Игенчелек цехы начальнигы Хөсәен Яруллин болай диде:
— Ничә еллар эшләп, мондый темпны күргәнем юк иде...
Ә көзен, партоешманың отчет җыелышында, өлкән яшьтәге коммунист Нурулла абый Хәбибуллин цех структурасы өстенлекләрен үзенчә аңлатып бирде.
— Элгәре безгә эш кушучы, күрсәтмә бирүче начальство күп була торган иде. Ә хәзер бер генә командир. Фронттагы шикелле. Цех начальнигы әйттеме — вәссәлам!.. Шуны үтисең.
Яңа система белгечләр күзендә дә, гади колхозчылар карашында да үз өстенлекләрен раслады. Элек бригадирлар председатель кушканны үтәүчеләр генә иде, ә цех начальниклары — гомуми үсеш, уртак уңыш өчен җаваплы кешеләргә әйләнде. Биредә без бик кызыклы проблема — производство үсешенең кешеләр аңына тәэсире һәм ул аңның шул ук производствоны тагын да үстерүгә йогынтысы белән очрашабыз. Соңгы елларда колхоз тормышында булган кайсы гына үзгәрешне алсаң да шул закончалыкны күрергә мөмкин. «Победа» колхозы мисалында моны партком секретаре Альберт Беляев былтыргы отчет җыелышында болай аңлатты:
— Идарә итүнең яңа системасы безгә, күп мәшәкатьләр беләң бергә, җиңеллекләр дә алып килде. Күчешне әзерләү, беренче ядым- нар кыен булды. Аның каравы, цех структурасы шартларында эш темплары һәм сыйфат ягы сөенерлек. Яңача эшләвебезнең беренче елы зур уңыш китерде. Бу, әлбәттә, табигать бүләге генә түгел. Көзнең гадәттән тыш явымлы булуына карамастан, урып-җыюда югалтуларга юл куелмады. Урып-җыюны без районда беренче булып төгәлләдек. Быел, колхозыбыз тарихында беренче тапкыр, дәүләткә ашлыкны өч план күләмендә тапшыруга ирештек!
Тугызынчы бишьеллык йомгаклары буенча «Победа» КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Ко-митетының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнде. Унынчы бишьеллыкның беренче көзен дә Кече елга эшчәннәре зур җиңүләр белән каршылады. Тагын партком секретареның отчет докладына күз салыйк: «Иң яңа техника белән җиһазландырылган ындыр табагы булдырдык. Ашлык чистарту һәм киптерү заводы диярлек ул! Аның экономик нәтиҗәсе дә сизелерлек. Элек ындыр табагында 47 кеше эшли иде, хәзер сигезәү калды. Бөртек әрәм-шәрәм ителми. Эконо- мистларыбызның исәпләвенә караганда, ындыр табагында урнашты-рылган агрегат колхоз кассасына елга 15 мең сумны кертеп торачак. Мондый үзгәрешләр терлекчелектә дә бар. Аларны чагыштырмача тиз оашкарып чыгуыбызның төп сәбәпләреннән берсе — идарә итүнең яңа структурасына күчү».
Партком секретаре хаклы. Производствоның структур формасы да, аны идарә итү дә хезмәт җитештерүчәнлеген, димәк, үсеш темпларын тизләтә. Моны без киләчәге зур булган идарә формасы, авыл хуҗалыгын промышленность нигезенә күчерүдә әһәмиятле адым, дип бәялибез. Ф
Унынчы бишьеллыкны сыйфат һәм нәтиҗәлелек бишьеллыгы дип атыйбыз икән — моңа зур һәм тирән мәгънә салына. Димәк, промыш- 2 ленностьта булсын, авыл хуҗалыгында булсын — һәркайда бөтен эш = не сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. Ә сыйфатлы эш бар яктан да - уйланылган, барлык үзенчәлекләре комплекста хәл ителгән чакта £ гына мөмкин. Бу бер производствога гына кагылмый. Безгә, партия " работникларына, экономик, социаль, әхлак, психологик проблемалар » белән эш итәргә туры килә. Шуларның барысын да ленинчыл пөхтә- 5 леккә ирршеп, төгәл һәм конкрет хәл итә алсак, производствода уңыш- £ ларга ирешәчәгебез бәхәссез. Район колхозларында һәм совхозларын- 2 да оештыру эшләренең төрле формаларын эзләү һәм нәтиҗәлеләрен > гамәлгә кертү процессы бара. Ф
Безгә еш кына: «Кем ул хәзерге колхоз председателе?» дигән сорауны ишетергә туры килә. Аңа болай җавап бирергә мөмкин: бү- 1 тенге колхоз яки совхоз җитәкчесенең вазифалары производствоны = оештыру белән генә чикләнми, аңа кырларда, терлекчелек комплекс- = ларында ил байлыгын тудыручылар арасында идеологии эш алып £ барырга да, педагог һәм тәрбияче булырга да, агитатор һәм пропа- ч гандист хезмәтен үтәргә дә туры килә. Ул — партиянең аграр полити- £ касын конкрет шартларда тормышка ашыруны оештыручы кеше. Е( Ул — политик эшлекле дә. агроном да, механик та, җир-туфрак хик- к мәтләрен практикада үзләштергән тәҗрибәле игенче дә, кырларда = төрле тәҗрибәләр үткәрүче укымышлы да, культура эшләрен оеш- ~ тыручы да. Бүгенге авыл хуҗалыгын төпкә җигелеп тартучы җитәкчеләр шундый.
Моннан берничә ел элек, «Кызыл йолдыз» колхозына барып керүгә:
— Безнең якларда туфрак начар!.. Көлдә нинди иген үссен инде? — дигән зарны ишетергә туры килә иде. Пәрәү авылы кешеләре бу хакта иман ныгытканнар иде шикелле. Хуҗалыкка председатель постына коммунист Тәвкил Вафин тәкъдим ителде. Ул исә үз эшен кешеләр күңелендәге шушы ялган «иманны» какшатудан башлады.
Яңа председатель колхозга җитмеш өченче елның башында килде. Кыен чак иде. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 5.5 центнер уңыш алынган. Фермалардагы терлек азыгы кыш уртасына хәтле генә җитте.
Тәвкил Вафин Апае якларында туып-үскән кеше. Ә ул тирәләрнең туфрагы безнең колхозчыларның төшенә генә керә. Пәрәү җирләре аның янында— чүл комы. Яңа председательгә шул «комда» иген үстерү мөмкинлеген эштә расларга, кешеләрне шуңа ышандырырга кирәк иде.
Ул Пәрәү кешеләренә үз хыялларын, планнарын аңлатырга кереште.
— Шушы кырлардан җыеп алынган ашлык көшелләрен күреп, үзегезнең дә исләрегез китәр әле! — дип кабатларга ярата иде ул. Ләкин аңа тиз генә ышанмадылар. Шулай да ярдәмгә килүчеләр булды. Төрле тәҗрибәләр башланды. Туфракны ашлау вакытлары һәм ашлама дозаларын билгеләү буенча фәнни тикшеренүләр үткәрелде. Туңга тирән һәм сай сөреп карадылар. Эзләнә торгач, комлы туфракның да җиме табылды. Биредәге шартларда ул җим дигәнебез — туфракны язын һәм көзен ашлау, уҗымны тамырда тукландыру, туңга тирән сөрү һәм тагын бик күп төрле агротехник чаралар комплексы
булып чыкты. Ниһаять, 1974 ел көзендә пәрәүлеләр моңарчы һич күрелмәгән уңыш — гектардан 18,4 центнер бөртек алдылар. Колхоз җитәкчесенең Пәрәү җирләренең серенә төшенүен танырга теләмәүчеләр сагаеп калды: «Очраклы хәлдер бу! — диделәр. Киләсе ел нй бирер тагын, карарбыз», янәсе.
Ә «киләсе ел» үтә коры булды. Күп кенә хуҗалыкларда чәчүлекләр көеп бетте. Ләкин «Кызыл йолдыз»да гектардан 14,7 центнер бөртек алынды. Бу инде алдан программалап куелган уңыш иде. Былтыр исә Пәрәү кырларының һәр гектарыннан 23,7 центнер ашлык җыеп алдылар. Җиргә караш үзгәрде:
— Үз кырларыбызның ни кадерен, ни хикмәтен белмәгәнбез икән моңарчы, — диләр хәзер.
Вафин үзе мондый сүзләргә әллә ни колак салмый. Ләкин шактый кырыс чырайлы бу җитәкченең карашында юк-юк та җиңү шатлыгы чагылып китә. Күңеле сөенә председательнең, ә уе тагын да нәтиҗәлерәк яңалыкларны эзли. Җирне ярата ул, аның кадерен белә, игенче хезмәтенә мәхәббәте олы.
Ихтыярсыздан, бу җирдә аңарчы эшләгән кешеләр турында уйлап аласың. Шушы колхозда ничәмә-ничә ел буена агроном булып Фәсих Шәһитов торган. Туфракның уңдырышсыз булуына ул шаһит. Туган ягы кырларының хикмәтен нигә аңлый алмады икән ул? Белем җитмәгәнме? Эзләнә, тикшеренә белмәгәнме? Әллә җирне яратуы чамалы булганмы? Өзеп әйтүе дә кыен. Ә җитәкче кадрлар белән эшләгәндә, мондый сорауларга да төгәл җавап табарга кирәк була. Мин үзем болай уйлыйм: авылда җитәкче постта эшләүче кеше җирне ярата белсен! Ул үзенең җитәкче булуын онытып та тора ала, әмма җирне ярату хисеннән башка яши алмый. Шунсыз ул игенче түтел,— аны үстерә алмый, шунсыз ул әйбәт җитәкче түгел, — кешеләр күңеленә ачкыч таба алмый. Игенченең күңел ачкычы да — җирдә, туфрак куәтендә, игендә. Шуны аңлаган кешеләрнең эше уңу чан була. Җирне сөйгән, игенчеләрне яраткан тынгысыз җаннарның тырышлыгы уңдырышсыз туфракны да юмарт итә. Авылда башкарырга мөмкин булган иң зур эшләрнең берсе бу.
Үз заманында татар шагыйре Габделҗәббар Кандалый: «Иген игкел, рәхмәт өмид итәр булсаң»,— дип язган. Ничәмә-ничә ел буена ашлык уңмаган басуларда мул уңьпп үстерә алган Тәвкил Вафин, яшь агроном Фәннүр Ибәтов, сыйфат комиссиясе члены. Бөек Ватан сугышы инвалиды Әмирхан ага Корбанов һәм «Кызыл йолдыз» колхозының башка игенчеләренә нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәң дә аз булыр!
Биредә кыр киңлекләрендә үскән башакны саклый да беләләр. Бу сыйфатны да кешеләр күңелендә тынгысыз председатель керткән яңа алымнар тудырган.
Былтыр көз, шул колхоз кырлары аша узганда, сәер хәл күрергә туры килде. Комбайн арыш ура, ә артыннан механизатор бара. Комбайнчының ярдәмчесе булса кирәк. Нигә агрегатта түгел ул? Без туктап калдык, карап торабыз. Менә ул, иелеп, җирдән бер-ике башак алды да тагын китте. Тагын иелде... Башак җыя лабаса!.
Шундук борылып, «Кызыл йолдыз»га кайттык. Председательне «кыздырып» алырга исәп. Кылны кырыкка ярырдай көндә комбайнчы ярдәмчесен башак җыйдырып йөртмәс!
Тик Вафинны кыздырырга туры килмәде.
— Берәүгә дә башак җыярга кушканым юк, — диде ул.
— Ә җыялар бит..
— Алар сыйфат өчен көрәшә, — дип җавап бирде председатель.— Балл җыялар алар, Дания Салиховна.
Хикмәт колхозда сыйфатны бәяләү өчен кертелгән яңалыкта бу-
лып чыкты. Урып җыюда югалтуларга юл куймас өчен, һәр агрегатка сыйфат кенәгәсе бирелгән. Анда, бер квадрат метрда фәлән башак калса, ничә балл киметелүе акка кара белән язылган. Шул ук кенәгәдә икенче язма да бар: иң югары баллны җыйган агрегат, башка түләүләрдән тыш, сыйфат өчен өстәмә премия ала. .
Комбайнчыларның эшен кич белән сыйфат комиссиясе кабул итә. о Участокка аның «очлы күзе» төшкәнче дип, комбайнчылар анда-сан- ± да калгалаган башакларны җыеп чыгалар икән. Комиссия члены - сыйфат кенәгәсенә баллны язып куя, колхоз экономисты, шул сан р нигезендә, механизаторларга тиешле премия күләмен билгели, председатель шуны раслап кул куя. Күрәбез, сыйфат өчен көрәшне 7 оештыруның шактый җитди уйланылган системасы бу. Партком аны 2 председатель тәкъдиме белән раслаган.
Хезмәт сыйфатын болай бәяләү алымы безнең район шартларын- % да әйбәт нәтиҗәле булып чыкты. Ул күпләрне кызыксындырды. Был - тыр октябрь аенда без «Кызыл йолдыз»да җирдән файдалануны ях- ' шырту юллары һәм техниканы саклау мәсьәләсенә багышланган семи- ♦ нар уздырдык. Шунда колхоз председателе Тәвкил Вафин болай диде: <
— Без исәпләп карадык: балл системасы колхоз буенча һәр гек- - тардан 1,5 центнер ашлыкны артык җыеп алырга мөмкинлек бирде, = Безнең җирләрдә аның һәр бөртеге кадерле бит. Кимендә 1850 цент- £ нер игенне саклап калдык. Дөрес, механизаторларыбыз сыйфат өчен £ премияне аз алмады. Ләкин саклап калыиган ашлыкның экономик > файдасы меңнәр белән исәпләнә. Аннары бит, иптәшләр, эш акчада ° гына да түгел. Хикмәт—икмәктә! Хикмәт — кешеләр аңында! Без ' шушы җирләрдә дә ярыйсы гына уңыш үстерергә мөмкин дигән ка- * рашны раслый алдык һәм үстерелгән ашлыкларның һәр башагын = сакларга кирәк дигән хакыйкатьне сүз белән түгел, сыйфатны бәя < ләү системасы белән аңлата алдык...
Бик дөрес нәтиҗә ясады иптәш Вафин. Хәзер ул бөтен тармак ларда да сыйфатны балл белән билгеләү мөмкинлекләре турында уйлана. Сыйфат кенәгәсе урынына «Хезмәт паспорты» кертергә ният ли. Без, әлбәттә, сәләтле, уйлана торган председательнең тәҗрибәлә рен күз уңында тотабыз. Яңа алымнарны эзләнүче, тормышка ашы рырга омтылучы һәр җитәкчегә кирәк ярдәм һәр вакыт күрсәтеләчәк.
Сыйфат өчен көрәшнең максаты барлык хуҗалыклар өчен уртак булса да, аның формалары бик күп төрле. Әйтик, «Кызыл йолдыз»да балл системасы белән эш йөртсәләр, Столбшце совхозында «Сыйфат ны идарә итү советы» эшли. Икесенә дә хас булган уртак моментлар Да, аерымлыклар да бар. Безгә шушы охшашлыклар һәм аерымлык ларны белеп эшләргә кирәк. Менә шуңа күрә райком һәр хуҗалык ныц үзенчәлекләрен өйрәнә, алардагы җитәкче кадрлар һәм коммунистлар белән эшләүдә урындагы шартларны нигез итеп ала.
Столбище коммунистларының бер җыелышына «Сыйфатны идарә итү советы» махсус план тәкъдим итте. Анда совхоз производствосының барлык тармакларын үстерү, фән-техпика казанышларыннан киңрәк һәм нәтиҗәлерәк файдалану юллары билгеләнгән иде. Шул планда «Бөтен чәчү мәйданнарындагы культураларның уңышын күтәрү программасын эшләргә» дигән пункт та язылган. Зур планның шушы өлешен үтәү өчен генә дә совхозда гаять күп төрле һәм җитди эшләр башкарылды. Баш агроном Рафас Мәҗитов җитәкчелегендә белгечләр һәр участокта агрохимик тикшеренүләр үткәрде, туфрак структурасын анализлады. Шул нигездә, кайсы басуга нинди куль тура чәчү нәтиҗәлерәк булыр, дигән сорауга җавап алынды, һәр Участокка күпме һәм нинди ашлама чыгарырга кирәклеге билгеләнде. Бу эшләр — чын мәгънәсендә, булачак уңышның якынча күлә-
мен һәм хәтта үсәчәк бөртекләрнең сыйфатын да алдан программалау иде. А '
Бүгенге колхоз-совхозлар өчен гадәти хәл инде болар. «Аргы басуга бодай чәчик, биргесенә солы да ярар» дип эшләгән заманнар үтте. «Аргы» басуның да, «биргесенең» дә хикмәтләрен-узенчәлеклә- рен бел башта, аннары ни чәчәсеңне, нинди орлык чәчәсеңне билгелисең. Колхоз җитәкчеләреннән, белгечләрдән фәнни нигезләрдә эшләү таләп ителә.
Район партия оешмасы күтәргән кадрлар арасында үсеш перспективасын алдан күреп, заман таләпләренә җавап бирерлек эшләүче, билгеләнгән планнарны инициатива белән үтәүче кешеләр дә аз түгел. Партиянең аграр политикасын яхшы аңлый, аны конкрет эштә, үзенә тапшырылган хуҗалыкта, тармакта, участокта тормышка оста ашыручы кадрлар барында, халык әйтмешли, таулар күчерергә була. Тәҗрибә шуны раслый: теге яки бу хуҗалыкның «аксап» китүе күп кенә очракларда аның башында торган кешенең үз чанасында утырмавыннан килә. Нишлисең бит, андый очраклар да булгалый әле. Әйткәнебезчә, җитәкче кешегә заманның таләпләре бик зур һәм җитди. Кайберәүләр аларны җиренә җиткереп үтәрлек сәләтле, энергияле дә була алмый.
Моннан берничә ел элек районда бер совхоз «аксый» башлады. Партия оешмасы бу хуҗалыкка директор итеп А. Н. Белобородовны тәкъдим итте. Яңа «хуҗа» эшне кадрлардан башлады. Аларның булдыклылыгын, оештыру сәләтен һәм башка сыйфатларын исәпкә алып, кайберләрен бүтән участокларга күчерергә дә туры килде. Болар барысы да эш өчен кирәк иде.
Лаеш кошчылык фабрикасы — иң яңа фәнни-техник казанышлар, аларны практикада куллану җирлегендә барлыкка килгән предприятие. Бу хуҗалык мисалында бүгенге авыл производствосын промышленность нигезләренә күчерү, специальләштерү һәм концентрацияләү кебек иң мөһим проблемаларның бергә төенләнешен дә, хәл ителүен дә күрергә мөмкин.
Анда производство киң масштаблы, технология катлаулы. Эш ритмын атналар-айлар түгел, көннәр-сәгатьләр билгели. Бу ритм «мәрхәмәтсез» : һәр эшчедән, һәр җитәкчедән төгәллек һәм оперативлык таләп итә. Бүген йомыркадан чыгасы чеби нәкъ бүген һәм графикта билгеләнгән сәгатьтә «пип-пип» дип тавыш бирәчәк. Фабрикада бу авазны вакытында ишетәләр. Эш ритмының төгәллеге шуннан башлана. Моңа исә эшчеләрне укыту, профессиональ дәрәҗәләрен күтәрү, тәрбияләү, алар өчен яхшы хезмәт һәм көнкүреш шартлары тудыру нәтиҗәсендә ирешелде.
Бүгенге авыл тормышында бер күренеш кайбер җитәкчеләрне зарланырга мәҗбүр итә. «Безнең авылда нигәдер яшьләр тормый, шәһәргә китү ягын карый» дигән сүзләрне еш кына ишетергә туры килә. Әйе, билгеле чамада безнең районда да бар андый күренеш. Ләкин зарланып кына хәл ителә торган мәсьәлә түгел ул. Аны уңай хәл итүнең үрнәге дә үзебездә — шул ук кошчылык фабрикасы. Аның шәһәрчә салынган поселогыннан яшьләр китми. Киресенчә, элек киткәннәре дә кайта. Монда аларга бөтен мөмкинлекләр бар. Тораклар шәһәр тибында, яслесе, балалар бакчасы, ашханә, культура йорты... Фабрика яшьләре өчен бию мәйданчыклары, тынлы оркестр, төрле түгәрәкләр. Әйе, хуҗалык җитәкчесе яшьләрнең бию мәйданчыгы турында да кайгырта белергә тиеш. Ул производство өчен генә түгел, шул производствода эшләүче кешеләрнең социаль аңы, культура дәрәҗәсе өчен дә җаваплы. Бу җаваплылыкны ^ңа, җитәкчелек вазифалары белән бергә, партия йөкли. «Безнең авылда нигәдер яшьләр тормый...» дип зарланучы җитәкче агайларга җаваплылыкның
шул ягы турында да уйлана башларга бик вакыт. «Нигәдер» дип мәсьәләне кую үзе үк, без моның хикмәтен аклап бетермибез, дигән шикеллерәк булып ишетелә. Ә төшенергә кирәк. Әлеге зарланырга яратучы агайларыбыз тормышның производстводан тыш якларын — тәрбия, культура, көнкүреш мәсьәләләрен «иртәгәгә» калдыруны артыграк күрәләр. Ә А. Н. Белобородов производствоны күтәрү эшен нәкъ менә шул яктан — кешеләр турында кайгыртудан башлады. Үзләре турында кайгыртучанлык тойган эшчеләр производство интересларына гамьсез калмый. Фән-техника казанышларын производствога кертә белгән шикелле үк, производствоны яшьлек романтикасына да бәйли белү осталыгы кирәк безгә. Без моны унынчы бишьеллыкта яшьләр белән эшләү программасы дип саныйбыз.
Сыйфат бишьеллыгына район күләмендә гомумән мондый бурычлар билгелибез: производствода нинди хезмәт башкарсаң да, эшең югары нәтиҗәле һәм сыйфатлы булсын! Сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтүне оештырабыз икән — бу эшебез өчен кешеләр рәхмәт әйтерлек булсын! Авылларыбызны төзекләндерү, хезмәт ияләренең культурасын күтәрү, ялын оештыру турында кайгыртабыз икән — бу кайгыртучанлыкның нәтиҗәсе бөтен халыкны сөендерерлек булсын!
Эшен югары сыйфатлы итеп башкарган кеше, кайда гына эшләсә дә, җәмгыять тарафыннан тиешенчә бәяләнергә тиеш. Монысы инде һәм мораль, һәм материаль стимуллар өлкәсе.
... Мин күңел күземне якын киләчәккә төбим. Анда район колхозлары һәм совхозларының унынчы бишьеллыкта күтәрелгән үрләре балкый. Анда яңа комплекслар:
«Путь Ленина» совхозында 800 баш сыер асрый торган предприятие, «Казан» совхозында 10 мең баш мөгезле эре терлек бар. «50 лет Октября» совхозы бозау үстерү буенча махсус хуҗалык итеп үзгәртелгән. Анда алты мең баш бозау исәпләнә.
Столбище белән Песчаные Ковали авыллары арасында яңа кошчылык фабрикасы салынган. Тавыклар саны — 1 миллион!
«Кызыл ялкын» колхозы сарыклар үрчетүгә специальләшкән. Биредәге комплекста 10 мең баш сарык асрыйлар.
«Нармонский» совхозында яшелчәчелек комплексы эшли. Андый- лар республикада ике генә әле: берсе — Чаллы ятында, икенчесе — безнең Лаеш районында. Ул комплекс ел әйләнәсенә 40 мең тонна яшелчә бирә. Аның биләгән мәйданы — 2500 гектар. «Яшел фабрика» янында ук яңа поселок — хәзерге заманның иң яхшы архитектура казанышлары нигезендә төзелгән агрошәһәрчек...
Болар барысы да унынчы бишьеллык ахырына булачак. Бу зур эшләрне башкарып чыкканнан соң, без инде әйтә алачакбыз: Лаеш районында авыл хуҗалыгы производствосын специальләштерү һәм концентрацияләү төгәлләнде, аның барлык тармаклары индустриаль нигезгә күчерелде.
Без шул конгә барабыз.