Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙӨЗ ДӘ БЕРЕНЧЕ МОГҖИЗА


яэyчылapының алтынчы съездында, әдәби иҗат эшенең ифрат та үзенчәлекле бер өлкә булуына басым ясап, Г. М. Марков болай дигән иде: «Язу өстәле янында утырганда язучы күп нәрсә турында уйланырга, күп нәрсәне күңеленнән уздырырга тиеш. Бу минут һәм сәгатьләрдә аның бөтен тормыш тәҗрибәсе, әдәби сәләтенең барлык яклары, иҗтимагый вөҗданы, дөньяга карашы һәм фикер сөреше гаҗәеп бер хәрәкәткә килә. . Бөтен игътибарын туплап, өлегә үзенә дә бик үк анык булмаган нәрсәне эзләп азапланган бу кешегә читтән караганда: менә бер вак һөнәрче каләм-өтергесе белән сихерчелек кылып утыра, дип уйларга мөмкин... Нәрсә тудырырга тиеш соң ул? Могҗиза, бөек могҗиза туды-рырга тиеш ул!»
Камил Мостафинның «Современник» нәшриятында чыккан яңа җыентыгы янә бер тапкыр Г. М. Марковның шул сүзләрен искә төшерде. Җыентык үзе дә «Йөз дә беренче могҗиза» 1 дип аталганга күрә генә түгел. Хикмәт шунда, андагы шигырьләр белән танышканда, мин чын поэзия
‘ К Мостафнн П»т дә беренче мәгҗиаа “"тырьләр. рус телендә, Мәскәү, «Соаремен- нәшрияты, 1971> e.i әсәрләрендә генә очрый торган могҗизага орыну ләззәте кичергәндәй булдым.
Камил Мостафин — поэзия белән генә көн күрүче профессиональ шагыйрь түгел. Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлагач, менә егерме ел инде ул Чиләбе шәһәрендәге заводларның берсендә инженер булып эшли. Гәрчә татар поэзиясендә күптән үз урынын алган шагыйрь булса да ул әле һаман да рәсми рәвештә Язучылар cete- зында член булыл тормый. Әмма поэтик эшләнешләре, шигъри культурөлары ягыннан аның шигырьләре — тәмам җитлеккән профессиональ әсәрләр Алар тирен фикерле. табигый яңгырашлы, формаларының пөхтә эшләнгән булулары белән игътибарны җәлеп итәләр.
Камил Мостафинның иҗатын мин беренче адымнарыннан ук күзәтеп барам Шагыйрьнең матбугатта чыккан тәүге шигырьләрендә үк мине фикер тирәнлеге, форма төгәллеге сокландыра ире Нүрәсең, матбугатта басыла башлаганчы ук инде ул шактый гына әзерлек чорын үткән булган, һәрхәлдә, укучылар каршына Мәмил Мес- тафин шигъри тәҗрибәләр һәм әйрәнчек әсәрләр белән түгел, ә бәлки үзенең каләм көченә ышандыра торган тулы кан
ет
лы шигырьләр белен чыга. Тик аның акрынрак язуы гына күңелне борчый иде. Чыннан да. өч-дүрт, хәтта биш елга ике, иң күп дигәндә өч басма табак күләмендәге юка гына җыентыкны һич тә күп дип әйтеп булмый. Хәер, ныклабрак уйлап караганда, бу әллә ни зур гөнаһ та түгел-дер әле?!
Камил Мостафин иҗаты ни өчендер тәнкыйтьчеләр игътибарыннан читтә кала килә. Унбиш-егерме ел эчендә басылган ике-өч дежур рецензия һәм ел йомгакларында әйтеп үтелгән берничә авыз сүз... Бар булганы әнә шул диярлек. Шагыйрьнең иң әйбәт шигырьләре тупланган «Йөз дә беренче могҗиза» җыентыгының дөньяга чыгуы миңа аның иҗат юлына күз төшереп үтәргә, аның шигырьләренә хас үзенчәлекле якларны ачыклау юлында бер омтылыш ясап карерга мөмкинлек бирә.
Камил Мостафинның үз укучылары бар, әдәбиятта үз урыны бар. Аның артык күп булмаган, әмма үзләренә җәлеп итә торган шигырьләреннән башка безнең поэзиянең күге шактый дәрәҗәдә тоныкланып калыр иде.
Аның шигырьләренең җыйнак һәм төгәл эшләнгәнлекләрен алда әйтеп үткән идем. Бу исә авторның шигърияткә бик җитди һәм профессиональ күзлектән чыгып каравы турында сөйли. Дөрес, бүгенге көндә моның белән генә укучыны шак- каттырып булмый. Чөнки хәзер югары профессиональ дәрәҗәгә ия булу бөтен татар поэзиясе, хәтта башлап язучылар өчен дә хас нәрсә. Камил Мостафин иҗаты безне иң элек башка шагыйрьләрдә булмаган, башка шагыйрьләрдә очрамаган сыйфатлары белән үзенә тарта. Берише шагыйрьләр, әйтик, шигырьләрендә табигать күренешләре, күргән-белгәннәре, ки-черешләре турында сөйләп бирәләр. Икен-челәре үзләренең хисләрен, тормыштагы теге яки бу вакыйга уңае белән туган тойгыларын образлар ярдәмендә гәүдәләндерәләр. Ә Камил Мостафин үз шигырьләрендә уйлана:
Без серләрне югалтабыз. Югалтабыз,
Кыен җавапларны тапкан чакта
Серне саклап йөртә күңел Серле күңел нинди бай ул өмет кебек, Ә ачылса сере, күңел — укылган хат. Иске китап Нигә серләр мәңге түгел’ («Без серләрне югалтабыз • >
Камил Мостафин шигырьләрен мин ин-теллектуаль шигырьләр дияр идем... Әгәр соңгы вакытта үзләрен интеллектуаль кешеләр дип расларга азапланучылар бу төшенчәнең кадерен бетереп ташламаган булсалар. Шагыйрь безне бүгенге кешенең әхлакый эзләнүләре мохитенә алып керә, хәзерге көн мещанының потребительлек омтылышларына каршы чыга. Аны дөньяның, табигатьнең, безне чорнап алган тирә-юньнең киләчәге борчый. Аның иҗатында тормыштагы теге яки бу конкрет вакыйга уңае белән язылган шигырь-ләр очрамый диярлек. Ул шулай ук риф. малаштырылган публицистиканы да өнәми. Ләкин, моңа карап, К. Мостафин заман ихтыяҗларына битараф шагыйрь икән, дип уйларга ярамый. Аның заманчалыгы, заманга аваздашлыгы — фикерләвендә, әйбер һәм күренешләргә мөнәсәбәтендә. Шагыйрьнең лирик герое — «теоремалар, исәпләүләр, саннар дөньясы белән» чолганып алынган кеше, һәм ул, нинди дә булса әйбернең яки күренешнең асылын ачыклаганда, эмоция, хисләргә бирелүдән бигрәк, аны улчәп-тикшереп карарга, башкача әйткәндә, төпченергә ярата. Менә шуңа күрә Камил Мостафин шигырьләренең кайберәүләргә салкын булып тоелуы мөмкин. Чынлыкта исә бу салкынлык бүгенге көн кешесенең, техник интеллигенция вәкиленең рациональ акыллы булуын чагылдыра.
Шуның белән бергә, аның лирик героена эмоцияләр һәм ургып торган кайнар хисләр дә ят түгел. Әмма ул эмоцияләр, ул хисләр, шагыйрь иҗатына хас булганча. ирләрчә сабырлык белән ачылалар.
Кзр нинди саф — безнең намус кебек Карлы юллар — зәңгәр, аксыллар. Аумасыннар утка тез «аратлар.
Часовойлар булып калсыннар.
(«Тез наратлар утка аумасыннар».)
Камил Мостафин поэзиясе уңдырышлы туфракта, Габдулла Тукай, Һади Такташ. Муса Җәлил кебек киң ябалдашлы имәннәр күләгәсендә шытып чыга. Шул ук вакытта аның шигырьләре традицион характерда да түгел. Гасырлар буена көнчыгыш шигърияте эзеннән барган татар поэзиясе өчен әдәби сурәтләрнең шактый дәрәҗәдә бизәкле булуы хас. (Бер уңайдан шул кадәресен дә әйтеп үтәргә кирәк, безнең шигъриятнең бу үзенчәлегенә укучылар да күнегеп беткән инде.) Ә Камил Мостафин поэтик тәгъбирләрнең ифрат дәрәҗәдә гади булуына, сулышның һәм сөйләм ин-тонациясенең табигыйлегенә омтыла, көн-чыгыш поэзиясенә хас булган бизәкләрдән качарга тырыша.
Без очрашабыз йәзгә-йчз.
Тик кирәкми монда хәнҗәр һәм наган. Ячзгә йвз. йврәкхә-йөрәк. күзгә күз Ә вакыт, ах. чабуыннан туктагач («Мәхәббәт».)
Бу юллар мәхәббәт турында. Әмма мәхәббәт турында сөйләгәндә, шагыйрь безнең башка шагыйрьләр белән бәхәскә керә сыман. Шунысы характерлы, шагыйрь биредә оригиналь булып күренергә тырышып һич тә көчәнми. Шул ук вакытта үзе булып калуы белән үк ул инде оригиналь. Ул—урта буын вәкиле, башыннан аягына кадәр шәһәр кешесе. Ләкин ул үзенең балалык еллары узган авылны да онытмый. Аңа бүгенге фәнни-техник фикернең иң югары казанышы булган космик ракета да, «борынгы. Бах органы» да бер үк дә-рәҗәдә якын һәм кадерле. Фәлсәфи фикер йөрткәндә ашыкмаучан, тыныч, сабыр холыклы бу кеше үзенең тойгыларын белдергәндә дә бик тотнаклы:
Кыш килмәгән әле. чирәмнәргә
Кяг яумаган
Кара читән . Ул кыйшайган гына,—
Ул аумаган.
Ә читәндә — әни элен куйган
Иске казан
һәм мин уйлап куйдым (һаман исән кебек'
«Ник алмаган?..»
Шагыйрь монда әнисен яратуы, аны югалтуның никадәр авыр икәнлеге турында бер сүз дә әйтми. Ләкин бу хисләр шигырь юлларына салынган һәм шуның белән, укучы буларак, миңа көчлерәк тәэсир дә итә. Троплар, чагыштыру, метафора кебек сурәтләү чаралары кулланганда да шагыйрь бик саран. Вакыты-вакыты белән аның шигыре нибары ике генә төрле — кара һәм ак буяулар ярдәмендә ясалган гап-гади рәсемне хәтерләтә.
Күрәи бүген карлы җирдә ике твсяе ак һәм кара. Ап-ак түбә. кара койма Кара морҗа һәм ак сукмак. Ә сукмакка кемдер әнә кара каргалармы койган Ак каеннар кара белән бизәкләнгән Кара кечек карны ялый мыштым гына («Күрәм бүген кара җирдә ике твсяе*.)
Белмим, шушы рәаешчәрәк язылган әсәрләр өчен шагыйрьне гаепләргә кирәкме икән? Монда аның поэтик йөзенә хас үзенчәлекләренең берсе чагыла түгелме соң? Өстәвенә, безнең алдыбызда тәрҗемә шигырьләр тупланган җыентык ятканлыгын да истән чыгарырга ярамый Шагыйрь Лев Смирнов тәрҗемәсендә чыккан бу җыентыкта кайбер төгәлсез лейләрне, аерым очракларда уңышсызрак тәрҗемә ителгән юлларны да эзләп табарга мөмкин. Ләкин, тулаем алганда, оригиналда мин белгән шагыйрьнең иҗат рухы рус телендә дә әйбәт сакланган. Каләмдәш дустының шигырьләрен тәрҗемә итү өлкә-сендә күптәннән һәм намус белән эшләүче шагыйрьнең төп уңышын мин әнә шунда күрем.