Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР КОНКУРСЫ ЙОМГАГЫ


Февраль аенда махсус жюри яшь тәнкыйтьчеләрнең әдәби
әсәрләргә иң яхшы рецензияләренә үткәрелгән конкурска йомгак
ясады.
Утырышта В. Рәхмәтуллинаның «Чишмә суын уртлагач» («Казан
утлары», 1 сан, 1976 ел), Рафис Гыйззәтуллиннын «Фронтовиклар»
романында хатын-кыз образлары» (1 сан.
1976 ел) һәм «Офыклар артында ачышлар» (1 сан, 1977 ел). Фәннур
Сафинның «Саумы, бәйрәм!» (1 сан, 1976 ел), Рашат Низамиевның
«Хикәяләр бакчасында» (5 сан, 1976ел), Р Ба- дыйговның «Инкыйлаб
байракчысы» (9 сан, 1976 ел), Равил Лотфуллинның «Алгы сызыктан
репортаж» (1 сан, 1977 ел), Мансур Вәлиевнең «Җаваплылык хисе,
намус эше» (1 сан.
1977 ел), Ф. Сафаның «Яшь күңелләргә шифа булсын» (5 сан. 1976
ел) исемле рецензияләре тикшерелде.
Беренче премиягә лаек рецензия булмау сәбәпле, беренче премия
берәүгә дә бирелмәде.
100 сум күләмендәге икенче премиягә «Җаваплылык хисе, намус
эше» рецензиясенең авторы Мансур Вәлиев лаек булды.
50 шәр сум күләмендәге ике өченче премия «Алгы сызыктан
репортаж» исемле реценциясе өчен Равил Лотфуллинга һәм
«Хикәяләр бакчасында» рецензиясе өчен Рашат Низа* миевка
бирелде.
Жюри Ф. Сафинның «Саумы, бәйрәм!» (1 сан. 1976 ел). Р.
Гыйззәтуллиннын «Фронтовиклар романында хатын-кыз образлары»
(1 сан, 1976 ел), «Офыклар артында ачышлар» (I сан, 1977 ел) исемле
рецензияләрен уңай яктан билгеләп үтте.