Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЯНУ


Хәтер дәрьясының зәңгер яры
I
Китәм дигән идем кара төнне ярып — мәхәббәттә куркак... Китеп булмый, булмый гомер буе— истәлекләр уртак!
Ак тирәкләр арасында йөри синең җырың...
Хәтеремнең зәңгәр ярларында калды Сөю елы.
Ә ул шәһәр алган чаклар!
Ә ул диңгез төсе!
Үткәннәрдән Хәтер дәрьясының ярына килә Кеше...
II
Дулкын-дулкын сагыш тауларыдай ярга килә күк су.
Ишетелә там-там авазлары, көтү, чакыру, үксү!
Ап-ак күбек... Төпсез мәңгелектән гүя көлү кебек.
Я ишетелә сөю, яну, тәүбәләр һәм өмет!
Гүя көтә сине шушы ярда яшьлек белән кавышу...
Кабырчыктай йөрәгемдә тора диңгез тавышы.
Яшьлек тавышы!
Ill
Син — минем зәңгәр иртәм дә, син — минем көндезем!..
Диңгезең бар, һаман шаулый-дулый, — синсез бит диңгезең...
Өркеттеме әллә күкләр уты, төпсез упкын шавы?
Тау-тау дулкын арасында йөзә диңгез акчарлагы...
Йөри күченеп ерак ярдан-ярга синең бер сүзең, — күзләремә карап, көпә-көндез әйттең бит син үзең: • «Акчарлаклар шомлы давылда да ташламый диңгезен».
Ә үзең?..
IV
Диңгезгә су чәчрәтә!
Үзе куана, көлә!
Баш очында Кояш җырлый, яшьлеге шау чәчәктә!
Әллә шуңа бер сәбәпсез көлә диңгез — тиңсездән: көлә-көлә су чәчрәтә учы белән — диңгезгә!
Диңгезе — әле тездән.
Топольләр җилгә каршы.
I
Таң алдыннан тәрәзәмдә топольнең таныш шавы: имин икән җилләр, кошлар, ерак йолдызлар — бары...
Таң алдыннан өй түрендә бер торып шаулап ала: әйтерсең яфраклар аша гомерләр шаулап ага...
Җил исеп куя да кинәт таң киләсе яклардан, өй түремә хәтер ява, моң түгелә яфраклардан. Моң түгелә яфраклардан...
II
Әйләнде безнең гаиләгә, башыннан кичте бар да... Сыенды безнең кыекка күкрәүле яңгырларда...
Тәрәзәдән карап торды туган йортның миченә.
Мөнәҗәт әйтеп керде ул төнге җилләр эченә...
Тора ул, шаулап тора ул елларда, еракларда...
Туган өйнең тәрәзеннән ут төшкән яфракларга...
Ill
Калды яшең — боҗраларда, түземлегең — давылларда, сурәтең калды — яшеннәрдә, истәлегең — елларда, сулышың калды — яңгырларда, шавың калды — җилләрдә, яшьлегең — тамырларда.
IV
Без, тополем, бергә!
Йолдыз яңгырлары астында кичеп чиксез еллар дәрьясын, кешеләр һәм топольләр барысы ялан аяк, ялан баш, һәрчак баралар — җилгә каршы.
Күк утлары, зилзиләләр уты аша, кулга-кул тотынышып, кушылып зур төркемгә, баралар...
Гомерләр һәм туфрак иркендә.
Көзге кичке кояш
Мансур ага Мозаффаров ядкаре
Кичке Идел өсләренә коела болыт артларыннан нур көлтәсе. Иделен, болытларын, офыкларын — килә тоташ бер җыр итәсе!..
(Шундый якты нурлар төшә иде бала чагым киноэкранына!) Кеше, туктап, бер яктыра җирдә гомер кояшы баер алдыннан.
Бер тукталып яктыра ул шундый! — фанатик ул — хәтта җыр яза!
«Яз!» дип тополь кышын яфрак ярса, көзен кайтса «Яз!» дип кыр казы — чагыштыру мөмкин шуның белән, — миндә, ди ул, яшьлек уртасы!
Ә бит, юкса, аяк очына тиеп, уелып ага Әҗәл елгасы...
Ул Җыр язды Идел өсләрендә, калды моңы янып күңелдә — шәфәкъ булып балкый кичләремдә, кояш җыры — таңгы Иделдә!
Калды ул җыр — йөри чиктән-чиккә, офыклардан күчә офыкка...
Идел өсләрендә, тынга калып, аны тыңлый кичке болытлар.
Бер фәлсәфә
Агач гомерен билгелиләр — боҗралардан, атның яшен билгелиләр — карап тешенә... балыкныкын — тәңкәдәге сыры белән, кеше гомерен — җырлый торган җыры белән, салган эзе, юлы белән.
Бәялиләр — карап эшенә...
Бер әдәби бәхәстән
һәр ягыңда, Илем, җырда гына әйтеп булмый торган матурлык.
... Берәүләрнең анда әйтерсең лә тауда яшәүләре — батырлык!
Үз түбәсе бар бит һәркемнең дә, алар горур, бөек төс белән кычкыралар үзәндәгеләргә:
«Без югары ничек, сез — түбән!..»
Юк шул бездә таулар, җирләр — яссы, бөтен киңлек монда — җилнеке.
Идел! диеп бер кычкырыр идек, Идел дә бит бөтен илнеке!..
Очышка!
Бар, оч, туган, син — һава кешесе, егылма, тотын!
Күккә карап күгәрде күзләр!
Син моны яуладың яндырып сабырлык утын!
Очу ул — бер көнлек, диделәр, көлделәр — Мәңгелек атына ябышкан агайлар!
Ике кулыңны җәеп, сикердең ярдан, — төшләрендә йолдызга сикерде малайлар!
Очтылар малайлар — хыялда, төшләрдә. Ә өндә — әйләнеп кайттылар галәмнән! Очу ул — бер көнлек, купшылар темасы — шул сүзләр түгелде скептик каләмнән.
Очыш мәйданында күкләргә ыргылып, ничә мегатонна куәт тора ярсып...
Ычкындыр тезгенен! — безнең азат гамәл яңа галәмнәргә сәлам алып барсын!
Оч, туган, туйганчы, йолдызлар артына, — бу хакны яуладың гасырлар буе!
Оч, әйдә, гали зат, икарлар оныгы, кояшлар утына җиткәнче буең!
Оч, әйдә, сөюдә, оч, әйдә, җырларда, өметле язмышта, бәхетле минутта; иң якты сәгатьтә, иң гүзәл сәнгатьтә, табынып максатка — иң изге бер утка!
Өлкән таллар урамы
Өлкән таллар урамында узган җәйнең моңы тора. Иң чал тал да кыштырдамый, тын утыра.
Урам өстенә иелеп уйлый таллар, чумып моңга, — ә уйлары сузылып ята күләгәләр булып юлга.
Өлкән таллар урамында кызыл йолдызлы капкалар. Эңгер төшсә, ачыла-ябыла: хәтерләр кайталар...
Кайта башлый кайтмаганнар, кайта хатирәләр, сагышлар...
(Өлкән таллар урамында — онытылган тавышлар!..)
Кисеп чыга юлны ак өметләр — кайталар — яшьли киткән егетләр.
Аксакаллар тамак кыра, күршеләр...
Кемдер буш нигездә көрсенә.
Көннәр сәлам бирә бер-берсенә...
Йөри анда, кыймый гына, киленнәрнең көләчлеге.
Чагылып китә, моңлы төштәй, әниләрнең яшьлеге!..
Аналар хәләл сөтен имезгән — кайталар бар да туган нигезгә: кайталар улларыннан яшь аталар, аталарын узып чалланган уллар...
Эңгер төшүгә, өлкән таллар урамына кайталар — бер-бер артлы еллар!..
Уяну
Шәһәрдә чүпләр яна — узган җәйнең үләннәре... Төшә тургай тирбәлеп, сайрый яңа шәһәргә язгы хәбәрләрне!..
Син дә инде ялыктың, сүрән кышның куеныннан тартылып яз утына, чыктың якты урамга — нурлы яз туена!
Ялыккандай, сөймәгән ят яр белән яшәүләрдән. Чыктың — күңелең җилбәгәй — сорый наз һәм азатлык синең бөтен гәүдәң!
Газонда яна утлар, сузылып якты болытларга... Ягасы иде иске тутыкларын күңелнең салып шул утларга!
Чүксен иде көлләнеп шаулап торган көн каршында, — хөрләнеп көлсен күңел, ягасы иде чыгарып мәйдан уртасына!