Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН КЫР БАТЫРЫ


ыш бик җылы килеп, айлар буе гел җепшек та җепшек булды. Ниһаять, январь урталарында иртән туңдырып җибәрде. Кыш үзенекен итә шикелле: арматура мәйданчыгына менгәндә киез итек астында кар шыгырдый, бияләйләр эченә суык үтеп керә, тимерне ялан кул белән тотсаң, «пешереп» ала. Ә нефтьче, бернигә исе китмичә, гадәти эшен эшли бирә: сальникны тикшерә, электромоторны кармалый, салкын кояшка ка-рап елмая. Аннары — чаңгыларына баса да икенче скважинага юл ала. Таяклары юк аның, канатларын кагынгандай, кулларын селкә-селкә шуа, адымнары пошиныкы шикелле куәтле, матур...
Ул көнне Әнвәр Сафиуллин унҗиде скважинаны йөреп чыкты. Көн саен шулай.
Егерме өч ел рәттән...
Ә ул иртәдә аның, Герой исеме алганнан соң, беренче вахтасы иде.
Моннан егерме өч ел элек үзенең шау-шуы, ыгы-зыгысы белән промысел сугыш елларындагы хәрби комиссариатны хәтерләтә иде. Әмма бу эшлекле ыгы-зыгы иде.
Кадрлар бүлегеннән Әнвәрне өлкән инженерга җибәрделәр. Закиров — үзе дә гадәтләре белән хәрби комиссариат офицерына охшаш кеше — сүзне бик коры тотты.
— Бездә хәзер фронттагы кебек. Көнне төнгә ялгап эшлибез. Дисциплина да армиядәгечә.
— Ярый.
— Шагалиевкә барырсың, — диде Закиров, әйтерсең Әнвәр ул Ша- галиев белән күптән таныш. Әй-йе, өлкән инженер Әнвәр белән ягымлы сөйләшмәде. Бәлки Шагалиев дигәннәре кешелеклерәк булыр...
— Шагалиевне кайдан табарга мөмкин?
— Әй, Рәис, сиңа өстәмә көч килде.
Рәис Шагалиев аңардан да яшьрәк булып чыкты, гәүдәгә дә тәбәнәгрәк. Әнвәргә баштанаяк күз йөртеп чыкты да:
— Монда йөреп тор! — дип бүлмәдән чыкты, ләкин озак тормады.
— Әйдә киттек, — диде, Әнвәрнең җиңеннән тотып.
Озак бардылар. Кәшер авылы янында туктадылар. Скважина янында трактор нефть суырта иде. Каяндыр моторист-оператор килеп
чыкты. Рәис аны насос янына алып килде, сальниктан нефть ага торган урынны күрсәтте.
— Эш урынын тикшереп торырга кирәк. Ничә тапкыр әйтергә сиңа, машина игътибарны ярата, дип.
Әнвәр уйлап куйды: «Кирәгеңне бирер бу, безнең старшинадан да ♦ кырысрак. Әлегә соң түгел...» Рәис аның уйларын бүлде:
— Гадәтлән! Кисәтеп торырлык булмасын!
«Әлегә соң түгел, чистарак урын эзләргә кирәк. Мазут мазут ин- ~ де ул. Машинаны туктатып, төшеп калыргамы икән әллә?» «
Урал-ЗИС, текә борылыш ясап, туктап калды. Каршыга моторист- = оператор килә иде. Өстендә —яңа гына юылган гимнастерка: «үз ж кеше». Йөзе ачык, самими. Ул мазутлы кулларын яхшылап сөртте дә 5 мастер белән күреште һәм хуҗалыгын күрсәтергә алып китте.
Шагалиев бер атна буе Әнвәрне үзе белән йөртте. Әнвәр скважи *" нага беркетүләрен, моторны ходка җибәрүгә, кыргычны төшерүгә ♦ өйрәтүләрен көтте. Ә аны һаман төрле материаллар, запас частьлар, ягулык төяргә-бушатырга мәҗбүр итәләр, ул скважиналарга солярка - ташый һәм тигез итеп бүлә.
Сафиуллин участок территориясе белән танышты. Күп кенә сква с. жиналар Зәй үзәнлегендә иде. Ә Зәй Әнвәргә бала чактан таныш. Ул * монда балык тотты, беренче буразнасын сөрде.
Сиксән җиденче скважинада Шагалиев оператор Дегтяревка: Г
— Сиңа ярдәмче китердем, — диде. Аннары Сафиуллинга мөрә * җәгать итте:— Кара аны,— һәм китеп барды.
Тиздән ул вахтага берүзе чыкты. Алты чакрымлап җәяү барырга туры килде. Караңгы төн иде. Бала чактан таныш урыннар булганга, ул кирәкле җиргә турыдан китте. Бу урында Әнвәр әтисе белән кай чандыр печән чапкан иде. Әнә вышка очы күренә, гөрелте ишетелә башлады. Бу скважина элеккегесеннән көчлерәк — нефть ташкын бу лып бәрә, ә гөрелтедән арматура һәм трап калтырап тора. Әзрәк куркыныч булып китте: бу гадәти хәлме? Тыңланды, барысын да карап чыкты, тикшерде. Тәртип. Бу — җир асты гөрелтесе.
Ике тармак нефть үткәргеч елга аша үткән урында һәр яз саен боз китәр алдыннан дежур тору тәртибе бар иде Дежурлар зур игъ тибар белән боз торышын күзәтәләр. Боз китә башлаганны искәрмәү зур бәла-казага китерергә мөмкин: нефть үткәргеч торбалар шундук өзелә.
Илле дүртенче елда яз иргә килде. Язгы ташу тиз башланды. Кар эри башлау белән, Зәй елгасында боз күтәрелде. Гадәттәгедән ике ат нага иртәрәк булды бу. Промыселда боз китүгә әзерләнеп өлгерми калдылар. Өлкән оператор Иасыйбуллинга өметле, тырыш егетләрне җыеп, нефть үткәргеч торбаларны саклау бурычы куелды. Насын буллин Язкәр оператив группага Сафиуллинны, Зямревны, Туманов ны һәм Калашниковны алды.
Үткәргеч янына группа кичен килде. Боз куе зәңгәр төстә булып һәм бик тыныч күренә, ул кешеләргә бәла каза китерә алыр дип уйларлык та түгел иде.
— Тын булыгыз! — диде Насыйбуллин.
Боз тонык кына ухылдап куйды, аның өстендә яшен сызыклары сыман ярыклар барлыкка килде. Боз менә менә кузгалырга тиеш иде. Ломнар ходка китте. Башта Зәй өстендә металл тавышлары гына ишетелде: торбаларны боздан аердылар. Аннары тавышлар тонык ланды — бозга күчтеләр.
Боз инде бөтен елга киңлегендә ватылды. Иң ңуркынычы артта калды. Операторларның күңеле күтәренке иде. Алар бер берсенә мә зәк сүзләр әйтергә тотындылар. Иң күбе Язкәргә эләкте
__ Промыселда түгел, бозваткыч пароходта эшләргә кирәк аңа.
— Атом бозваткычы ясый башлаганнар икән.
— Әлегә урын булганда, заявка биреп кал.
— Ничәнче разрядлы икәнеңне әйт. Капитан сине берсүзсез алыр.
— Ни дисәң дә диңгезче шул. Аңа Зәй генә түгел, диңгез дә тубыктан.
Төн буе күз йоммадылар. Боз китә башлавын көттеләр, иртән суга көймәләр төшерелде. Алар торбалар буйлап йөреп торды. Операторлар, боз кисәкләрен багорлар белән эләктереп, яр буйларына китерәләр дә аннан елга буйлатып түбәнгә озаталар. Багор белән дә, ишкәкләр белән дә эш итәргә кирәк иде. Көймәләрнең берсе зур бер боз кисәгенә якын килергә өлгермәде, чак кына капланмыйча калды, ә багор да, ишкәкләр дә суга төшеп югалды. Көймәне баулар белән ярга тарттылар, ярга җитәргә аз гына ара калгач, бер зур боз кисәге бәрелеп, көймәне җимерде. Оператор торбага менде, берничә адым атлады һәм, ярга җитәр алдыннан гына тигезлеген югалтып, суга мәтәлеп төште. Әнвәр белән Туманов елгага кереп, аны ярга тартып чыгардылар, учак янына алып килделәр. Кирза итекләренә тулган суны түктеләр, киемнәрен киптерергә ярдәм иттеләр дә яңадан торбалар янына чаптылар.
Әнвәр өенә иртә белән генә кайтты. Хатыны Фая, ишек ачкач, ирен танымый торды, чак-чак кына «Сезгә кем кирәк?» дип әйтмәде.
— Балык тотуны тәмамладык, — диде Әнвәр.
Мәзәк әйтеп маташа. Ә тавышы гадәттәгечә түгел. Димәк, салкын тидергән. Көч-хәл белән басып тора. Ниткән эш бу?! Аның турында күпме кайгыртырга мөмкин? Иренең юеш киемнәрен ут алдына элә- элә, Фая шулай уйланды. Ә бит кияүгә чыгар алдыннан Әнвәр нефть чыгаручыларның эше турында бик мавыгып, мактанып сөйләгән иде.
Иртәнге аштан соң Әнвәр яңадан промыселга җыенды. Фая беренче һәм соңгы тапкыр: промыселда синнән башка да эш тукталмас әле, дип әйтеп ташлады.
— Фая, мин үзем генә түгел бит. Бармыйча булмый, — дип җавап бирде Әнвәр.
... Ә тиздән чынлап та берничә скважинага берүзе калырга туры килде аңа.
Операторлар түземсезлек белән бораулаучылардан яңа скважиналарны көттеләр, аларны бер-ике көнгә булса да алданрак көйләп җибәрергә тырыштылар. Сафиуллин да үзенә тиешле скважинаны бик көтеп алды. Кырык алтынчы скважинадан менә-менә фонтан бәрергә тиеш иде. Әмма бу фонтанны туктатырга туры килә. Скважинадан нефтьне кудырырга урын юк. Борауладылар, борауладылар, метрлар артыннан кудылар, югары тизлек өчен премия алдылар — әмма боларның барысы да юкка иде. Кырык алтынчы — Сафиуллин- ның бишенче скважинасы. Бер көнне ул күрше кырык җиденче скважинаның моңа кадәр файдаланылмыйча яткан линиясен тапты. Әгәр дә кырык алтынчы скважинаны вакытлыча шуңа тоташтырсаң? Алай иткәндә скважина срогыннан җиде көнгә элегрәк ходка китәчәк.
Промысел идарәсендә бу гади генә тәкъдимнең нәрсәләр бирәсенә тиз төшендәлер. Тоташтыруның эше бик аз, әмма файдасы гаять зур булачак.
Бу тәҗрибә уңай нәтиҗә биргәч, Сафиуллин идеясе буенча кырык җиденчегә вакытыннан элек өлгергән тагын ике скважинаны тоташ-тырдылар. Берничә еллар үткәч, кырык җиденче күп кенә скважиналардан нефть җыючы установка булып әверелде. Шул көннән баш-
пап Сафиуллин эзләнде, уйланды, тапты һәм гел камилләштерү тәкъдимнәрен кертеп торды. Соңрак ул инженерлар белән берлектә тагын да мөһимрәк яңалыклар уйлап тапты.
Фая тегү тегә. Әнвәр укый, вакыт-вакыт күзләрен китап битлә- * реннән аерып, рәсем ясап утыручы улына карап ала. Быел Илдар бе- 3 ренче класска барачак. Ә хәзергә ул әтисенә һәм әнисенә Беренче Май з бүләге әзерли. Түгәрәк тәрәзәле ике будка ясаган. Алар ике багана < өстенә куелган. Илдар тагын ике багана өсти. Араларын буяп куя. ь Өскәрәк кран-блокка охшашлы тагын бер будка ясый. Нәрсә соң бу? - Әнвәр китабын бер кырыйга куя да:
— Бу нәрсә, улым, буровоймы? — дип сорый.
— Юк, 'бу син, әти. *
— Шулаймыни, ә монысы сыерчык оясымы? Ф
— Түгел. Анысы теге вакытта сине буровойга алып киткән абый.
Якшәмбе көнне булды бу. Барысы да әбиләренә кунакка киттеләр. * Әбиләре өе янына җиткәндә генә аларны сыерчык оясына охшашлы = шушы абзый куып тотты да Илдарның әтисе Әнвәрне ияртеп алып “ китте. Шуның аркасында әбисе өстәлендә бик күп чәк-чәк калды. < Илдар әнә кәгазьгә кара нокталар төшерә. Чәк-чәк булырга тиеш. п
— Тавык төшенә тары керә, — ди Фая һәм урын җәяргә керешә. 5 Шул вакыт ишек шакыйлар. Әнвәр ача. Дегтярев кереп тә тор- “
мый, бусагадан ук: 2
— Киттек, өйдә, — ди.
Фая эш киемнәрен бирә, бер сумкага азык-төлек сала. Кая бара- сыларын, озаккамы икәнен сорап тормый — мәгънәсе юк, кайчан кайтасыларын, эшләре кайчан бетәсен алар үзләре дә белмиләр...
Икенче бер бригада мастеры Тукаев оператор Сафиуллин эшен инде күптән күзәтә.
Партия оешмасы секретаре булганда, Тукаев Сафиуллинны бүтән профоргларга үрнәк итеп китерә иде. Профорг буларак, Сафиуллин, социалистик ярышта җиңүчене билгеләү өчен, иң элек барлык скважиналарны йөреп чыга, барысын да үз күзләре белән күрә, ашган соң гына кәгазьдә раслый. Уйланучан, инициативалы профорг иде Ул. Һәркемнән тигез таләп итәргә мораль хокукы бар аның һәм шул ук вакытта барысы белән дә уртак тел таба белә Сафиуллинны үз бригадасында эшләтәсе килә иде Тукаевның. Бервакыт ул уйлап куйды: «Әнвәр менә дигән парторг була алыр иде. Әмма...»
Тукаев, җае туры килгәндә кереп чык әле дип, Сафиуллинны үзенә чакырды. Вахтадан соң Әнвәр аның янына керде.
— Син, Әнвәр Шакирҗановяч, кайчан партиягә керергә уйлыйсың?
Кайчан?.. Бу турыда ул инде күптән уйлап йөри. Әйтергәме моны? Бәлки дөрес аңламас, яки «ник озакка сузасың?» дип гиргн башлар. Ә соң ул нигә суза? Белеме азрак дип саный. Ел саен кичке мәктәпкә керергә уйлап йөри. Гел туры килми. Олыгайган саен партага утырырга уңайсызлана бара. Аннан соң бит әле Илдарны тикшереп тору хокукын да онытырга ярамый. Улы инде җиденчедә укый. Ул үзе сигез классны егерме ел элек бетерде. Бер көнне, аның дәфтәрләрен карап утырганда, Әнвәр иң гади математик мәсьәләнең чишелешен аңлый алмады. Ул Илдарның өлгерешен бары тик язу матурлыгы, төзәтүләрнең булмавы, өчлеләрнең күнме икәнлеге буенча гына тикшерә ала. Әнвәр аның яшендә улы белгән кадәр белми иде. Аңа улы алдында «кулын күтәрергә» яки үзенең белемен арттыру турында гына уйларга кала.
Шунысы да бар: скважиналарында эш гел ул теләгәнчә, ул уйлаганча бармый. Камилләштерү тәкъдимнәре, яңа техниканы үзләштерү исәп-хисапны тирәнтен белүне таләп итә. Ул бер тәкъдим турында сүз кузгаткан иде, нәкъ шул арифметик мәсьәләдә буталды. Ә аның бу тәкъдим өстендә эшләве бөтен промыселга билгеле иде бит.
Әнвәр парторгка әнә шулар турында сөйләде.
Ә парторг болай диде: .
— Әлбәттә, уку — бик мөһим нәрсә һәм син укырсың да. Әмма синең кебекләр партиягә хәзер үк кирәк. Рекомендация бирерлек ике кеше тап. Өченчесен үзем язам.
Бер айдан Сафиуллин партия членлыгына кандидат итеп алуларын сорап гариза бирде. Ә бер елдан эшче яшьләр мәктәбенә керде.
Дәресләрне Илдар белән бергәләп әзерлиләр иде. Әнвәр Сафиул- линга моның кадәр авыр туры килгәне булмагандыр. Зәйдә боз ватканда да, көтелмәгән фонтанны «тезгенләгәндә» дә, төнге вахталарда да мәктәп партасы янындагы кебек киеренкелек юк иде кебек. Белемне башка кертүе кыен. Барысы да онытылган. Әйе, алар буынына күп укырга туры килмәде — сугыш комачау булды. Ә хәзер дөнья мәшәкатьләре Печориннар, Наташа Ростовалар, Базаровлар турында түгел, үзеңнең төп бурычың турында уйланырга мәҗбүр итә. Хәзер ул үзенең улы булырлык укучылар белән бер класста. Бәлки хәзер аталарга һәм балаларга төрле программалар кирәктер, дип уйланды Сафиуллин, Печорин образының психологик катлаулылыгын аңларга теләп.
Математика һәм физика дәресләрендә тагын да катлаулырак. Ул аксиома белән теоремаларны бутый, исбатларга кирәкмәгәнне дә исбатларга тырыша. Ә бер дәрестә, теорияне белмәгән килеш, үзенең рационализаторлык практикасыннан бер мисал китерде. Мисал дөрес иде. Ә мәсьәләнең чишелеше табылмады. Дневникка бәя куелды. Өйгә кайткач, аны Илдардан ерак яшерде.
Болай дәвам итәргә мөмкин түгел, нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Бер көн дәрескә бармады ул, ике көн. Бер атна ял итте. Әмма кичләрен эче поша иде. Шундый кичләрнең берсендә аның янына оператор Дашков керде.
— Әйдә, җыен! — диде ул.
Әнвәр шатланып китте. Бер-бер хәл булдымы икән әллә? Ул һәртөрле аварияне бетерергә риза, тик дәресләргә генә барырга булмасын. Әмма Дашков эш киемендә түгел иде. Сумкасында — китаплар. Шул көннән башлап Әнвәр өстәмә дәресләр ала башлады. Ял итүне, йокыны кыскартты, кинога йөрүне, телевизор карауны сирәгәйтте.
Үзенең эш практикасын физика дәресләрендә алган белемнәре нигезендә тикшерергә өйрәнеп китте.
Сафиуллинны тагын бер нәрсә борчый иде. Озакламый квалификацияле эшче кадрлар җитмәячәк. Димәк, яшьләрдә бала чактан ук һөнәргә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Нефть якларында туып-үскән яшь егет каникул вакытларын буровойларда, промыселларда үткәрергә тиеш.
Әнвәр, беренче чиратта, үз улын аеруча игътибар белән күзәтергә кереште. Тиздән ул паспорт алачак. Ә үзе, нефтьче улы була торып, кырлардагы эшне, бораулауны да күргәне юк. Төп мәсьәлә шунда: бу аның гаебе түгел. Әтисенең уйлап җиткермәве...
— Улым, — диде ул бер көнне вахтага китешли. — Бүген мпңа төшке ашны китерерсең.
Илдар иптәшләре белән велосипедта кырык җиденчегә килде. Үлән өстенә утырып тамак ялгадылар. Кинәт кенә насос тавышы ишетелде. Ул автоматка көйләнгән. Малайларның күзләре шар булды. Кем эшләтә башлады аны, ул ничек эшли?
— Сез физикадан поршеньлы насосларны үттегезме?
— Җиденче класста ук.
— Димәк, аның эшләү принцибын беләсез? Әйдәгез, хәзер автоматны карыйбыз.
Оператор автомат ячейкасын ачты. Нефть билгеле күләмдә җыелгач, калкавыч насосны эшләтә башлый. Нефть кимегәч, насос туктый. Алар автомат эшен гаҗәпләнеп карадылар, скважинага килүләренә бик канәгать булдылар.
Илдар әтисе янына бик еш килеп йөри башлады. Һәм мәктәбеннән соң укырга кереп, Мәскәү нефть институтының автоматика бүлеген тәмамлады.
1971 елның 14 мае. *
Бу көнне Әнвәр Сафиуллин үзенең егерме скважинасыннан Та ф тарстан миллиарды исәбенә соңгы тонналарны чыгарды. Беренче а тонналарны да ул чыгарган иде.
Бу көнне аның дуслары һәм ярышташлары өч мең дә 100 нче Z скважинадан миллиард тоннаның соңгысын алдылар. Аның 25 про- Z центтан артыгы «Әлмәтнефть» өлешенә туры килә иде.
Бу көнне Әлмәттә тантаналы бәйрәм булды. Тагын биш кешегә Социалистик Хезмәт Героеның Алтын медальләрен тапшырдылар. = Геройлар инде хәзер егерме кешегә җитте. Бу көнне Әнвәр Сафиул- < лин егерме беренче Герой үзе булачагын белми иде әле. Әмма ул - җиңүгә нинди кыенлыклар аша ирешкәнлекне яхшы аңлый. Ә киләчәктә кыенлыклар тагын да күбрәк булачак, планны арттырып үтәү авыргарак киләчәк. Чөнки катламнар зәгыйфьләнә бара, нефть за паслары азай. Елга 100 миллион тонна — Татарстан территориясен дә җир астыннан нефть чыгару мөмкинлегенең чиге шул. Ләкин чигенергә ярамый. Фронттагы кебек приказ бирелде — ирешелгән чикне озаграк сакларга! Бу, Төмән фронтында һөҗүм киң җәелгәнче, массированный оборонага охшый иде. Ә мондый оборона вакытында гадәттә аеруча батырлык күрсәтүчеләрне генә бүләклиләр.
«Әлмәтнефть» участокларында иң иске скважиналар. Коллектив үз алдында нефть өчен көрәшнең иң авыр еллары торганын яхшы аң лый иде.
Җитмеш өченче ел бик авыр башланды. Январьда кар күп яуды, буран барлык юлларны күмеп китте, электр баганаларын аударды. Тирәндәге насослар, качалкалар тынып калды. Җир астындагы искергән колонналар һәм үткәргечләр дә үзләрен сиздерә тордылар. Өстәвенә катламнар нык суланды.
Егермеләрендә графиктан чыктылар. РИТС начальнигы Александр Карпович Ильин Сафиуллинны вахтадан соң калырга сорады.
— Менә егермесенә сводка, — диде Ильин.
Әнвәр бер тәүлеклек мәгълүматларны карады: промысел җиде йөз уналты тоннага артка калган иде. Барысын да исәпләдек, бары сын да карадык кебек. Эш шунда: бары тик катлам үзгәртү’ озакка киткән саен югалтуларны бетерү кыенлаша бара. Ильин әйткәнчә, берничә яңа скважиналарны сафка кертү, куәтлерәк насослар к\ю һәм башка чаралар үткәрү промыселга графикка керергә һәм табигый югалтуларны чикләргә мөмкинлек бирәчәк Әмма югалтулар та-бигый гына түгел иде.
—- Әнвәр Шакирҗанович, коммунистларны җыярга кайчан булдыра аласың?
— Хәл кыен, Александр Карпович. Бер промысел кече белән генә эшне төзәтеп булмый. Артта калуның сәбәпләре бер бездән генә тормый бит.
— Син нәрсә тәкъдим итәсең?
— Партия җыелышына безгә хезмәт күрсәтә торган башка цехларның да коммунистларын Чакырырга кирәк. Безнең сүзләрне ишетү аларга да файдалы булыр.
Партия җыелышының көн тәртибе бик гадәти иде: «Планны үтәү чаралары*. Ильин доклад ясады. Ул үз хуҗалыгындагы җитешсез- лекләрне күрсәтте дә ремонтчыларга күчте.
— Март аеннан башлап майга кадәр, — диде ул, — промысел өстендә кара төтен эленеп тора. Нигә без үзебезнең арттан кара эзләр калдырабыз? Ремонтчылар аркасында...
Ремонтчыларга эләкте. «Ну Карпыч, үзеңә дә әйтәсе сүзләр бар әле»,— дип уйлап утырды Сафиуллин.
Ул җир өсте җиһазларын прокатлау һәм ремонтлау цехын тәнкыйтьләде. Электрикларга да өлеш чыгарды.
— Барысы да дөрес, — диделәр цех работниклары. — Нефтьнең
югалган тонналары гаебен без үз өстебезгә алабыз. Тик сез дә аны бүлешегез. Январь аенда гына безгә планнан тыш күпме эш йөкләдегез?.. Дәшмисез?.. Ә скважиналарны ремонтлауга ничек әзерләдегез? ■
— Вакыт булмады.
— УмырзаяI җыйдыгызмы?
Нефть чыгаручыларның кимчелекле якларын, әлбәттә, алар яхшы беләләр һәм юкка сүз болгатмыйлар. Яраның нәкъ үзәгенә күрсәтәләр...
Бу җыелыштан соң барысының да күзләре киңрәк ачылды.
Сафиуллин участогында бораулаучылар яңа ике скважина бораулап бетереп киләләр. Әмма икесе дә нәтиҗә күрсәтер кебек түгел иде. Ул моннан ун еллар элек бораулаучыларның траншеяларда су үткәргеч коммуникацияләрен калдырып китүләрен исенә төшерде. Аның очы да хәтердә. Бу нәкъ ул унбиш яшьлек малай вакытта беренче буразнага аяк баскан урында иде.
Әнвәр бу урынга таң алдыннан килде. Кыш буе ял иткән җир апрель кояшы астында тирән сулый. Дөя тавы итәгенә килеп тоташкан кыр читендә пычрак соры төстәге кар катламнары ята. Ә кыр өстендә, игенченең күңелен дулкынландырып, куе пар күтәрелә.
Әнә кыр уртасына газик машинасы килеп туктады. Машинадан ике кеше чыкты. Чүмәштеләр. Учларына туфрак алып, иснәп карадылар, бармаклары белән изгәләделәр. Аннары аны сак кына кабат җир өстенә сиптеләр. Председатель белән агроном булырга тиеш, дип уйлап куйды Әнвәр, язгы чәчүгә керешергә җыеналар. Аның йөрәген нәрсәдер чеметеп алды. Менә игенче шатлыгының дулкынландыргыч мизгеле. Аны яучы көтүче кыз күңеле белән генә чагыштырырга мөмкин. Кызык, нинди игенче чыгар иде икән Әнвәрдән. Хәзер эшче хезмәтен яраткан тикле крестьян хезмәтен ярата алыр идеме икән ул. Йоклаган баласын уятырга вакытмы-түгелме дип уйланып торган анадай, җир хакында бу ике кеше кебек борчылып кайгырта белер идеме икән... Хәер, ул үзе дә шушы ук кырдан «уңыш» җыя бит. Туган җирнең тирән катламнарыннан. Менә инде егерме елдан артык. Үзенең көченә ышанып, белеменә, табигый талантына таянып эшли. Ә бәлки шуңа күрә аның эше уңышлы бара-
I Яз көне калкып чыккая кар катыш нефтьне шаяртып умырзая дип йөртәләр. .
дыр: бу бит аның беренче мәртәбә буразнага аяк баскан кыры, аның туган кыры...
Әлеге ике кеше кабат машинага утырды. Кирегә борылсалар, берике сәгатьтән тракторлар килеп җитә, аның ниятеннән берни чыкмый кала. Ары китсәләр — бүтән участокны тикшерәчәкләр. Ма- ♦ шина ары юнәлде. Димәк, туфрак өлгермәгән әле биредә. Әнвәр 3 бу участокта язгы кыр эшләре башланганчы, яңа скважиналарны г иске нефть үткәргеч торбага тоташтыру өчен, кичекмәстән траншея- £ лар казырга карар кылды. ■«
Техниканы бик тиз җибәрделәр. 11290 һәм 10034 нче скважина- з лар шул ук көнне гомуми системага тоташтырылды. Үз төркемнә- * рендәге установка сафка басканчы алар 25 мең тонна нефть бирде- < ләр. £
Сигезенче установкада эш моның белән генә чикләнмәде. Төзүчеләр аны вакытында өлгертә алмадылар, җирне сөрергә керешер ♦ алдыннан биредән китәргә мәҗбүр булдылар. Установканы көзге я кыр эшләре алдыннан сафка кертергә ниятләделәр. Скважиналарны ® тоташтыра торган торба очларын әлегә җир астына яшерделәр. Янә- - се, көз көне табылыр... *
Җәй көне бу тирәдә тагын биш скважина борауланды. Әмма идарә нефть чыгару буенча планны үтәмәде. Бер тонна нефть чыгару ч өчен тугыз тонна су кудыртырга кирәк иде. «Әлмәтнефть» партко- = мы скваҖина фондларын, хезмәт һәм производство дисциплинасын * тикшерү, ярыш оештыру һәм резервларны ачу буенча махсус ко- = миссия төзеде. Бу комиссия идарәгә ярдәм итәргә тиеш иде. Комиссия алдынгылардан саналган беренче служба участокларында да кимчелекләр тапты. Күптән нефть бирүдән туктаган, ремонт көтеп яткан скважина әле эшли торган скважина булып исәпләнә икән. Администрация дә, партия оешмасы да бу күзбуяуны вакытында искәрмәгән. Ильин белән Сафиуллин уңайсыз хәлгә калды: ремонтка тукталган өч скважина тикшерү вакытында ремонтланмыйча җибәрелгән. Сафиуллин өчен бу гомерендә беренче җитди кичереш иде.
РИТС начальнигына һәм партия оешмасы секретарена кисәтү белдерделәр. Сафиуллинга моның бик зур тәэсир итүен күргән партком членнарының берсе коридорда аны тынычландырырга кереште:
— Ул кадәр кичермә. Төзәтерсең. Личное делоңа язмыйча гына бит.
Әһәмияте бармы соң аның: делога яз ни дә, язма ни. Эш шунда: ул күзбуяучы, куркак булып калды. Нишлисең инде, бер кыйналганга өч кыйналмаганны бирәләр, диләр...
Бөтен коллектив белән бердәм булып эшкә керештеләр. Яңа скважиналар кабул ителде, искеләренең режимын яхшырттылар. Скважиналарны машинага көйләү һәм герметизация системасына күчерү планы тиз арада үтәлде. Шулай да эш һаман да киеренке дәвам итте әле.
Ильин Сафиуллин белән Гриникны үзенә чакырды.
— Төзүчеләр сигезенчегә кайта алмыйлар. Шушы көннәрдә колхоз анда туңга сөрү башлаячак. Шуңа кадәр барлык скважиналарны Установкага тоташтырырга тырышыгыз, — диде.
Игеннәр инде урып-җыелган. Сигезенче төркемдәге ун скважина үз чиратларын көтә. Ә камыл белән капланган кыр астыннан тоташ тырылырга тиешле торба очларын һич кенә дә табып булмый. Алар- ны табу өчен операторлар һәр торбага су җибәрергә булдылар. Насос эшләргә кереште. Басымны арттырганнан арттыра бардылар. Манометр әнә егермене күрсәтә, егерме бишне...
— Тагын азрак арттырыйк әле!
Стрелка утызны күрсәтә. Кинәт кыр өстенә зәгыйфь кенә фонтан бәреп чыкты — бер торбаның очы табылды. Акрынлап башкаларының да очыннан су бәрде. Соңгы торбаны тоташтырганда, туңга сөрергә чыккан колхоз тракторлары установка янында тора иде инде.
Көн ахырына таба Ильинга бораулау службасы начальнигы шалтыратты.
— Ничек инде алай була, Александр Карпович? Без бораулыйбыз, сез нефтьне суыртасыз. Бертуганнар кебек. Ат аунаган җирдә төк кала, диләр. Бер-беребезгә бәйләнмик инде.
— Эш нәрсәдә? Юньләп сөйлә!
— Безнең егетләр скважинаны үзләштергән арада азрак нефть түккәннәр. Җир өстендә кечкенә генә тап калган. Синең операторың килде дә акт төзеде.
— Башта ук шулай диләр аны. Ул — Сафиуллин. Актны укыдым мин.
— Аңа ход бирмә инде син. Без аны үзебез чистартабыз. Бәлки күндерерсең үзен?
— Бу эшкә мин алына алмыйм!
— Карпыч?
— Ул акт инде миндә юк. Сафиуллин аны, шәһәр Советы депутаты буларак, санэпидстанция аша райсоветка җибәрде.
— Акылдан шашканмы әллә ул?
— Аңла син аны. Ул бу җирләрне яшьтән үк эшкәртеп үскән. Сөргән, чәчкән, урып-җыйган... Ә сез ул җирләрне пычраткансыз. Аны үгетләргә минем тел бармый.
Трубка беравык тынып торды. Аннан икеләнеп кенә тагын телгә килде.
— Бәлки минем үземә аның белән сөйләшеп караргадыр?
— Сөйләшеп кара.
Ә эш болай булган иде. Скважиналарны карап йөргәндә, Сафиуллин кипкән чишмә ерганагында нәрсәдер ялтыраганын күреп алды. Бу — нефть ага иде. Ул ерганак буйлап югарыга таба атлады. Алда — нефть тулы зур гына чокыр. Өстендә кыр үрдәге тыпырчына. Мөгаен, нефтьне су дип белгәндер дә төшеп ябышкандыр. Әнвәр таяк табып алды да үрдәкне кырыйга тартып чыгарды. Каурыйлар, нефть сеңеп, бер-беренә ябышкан, канатлары авырайган. Әнвәр аны кулына алды. Үрдәк авыр итеп бер сулады да тынып калды. Ә Әнвәр, үрдәкне кулына тоткан килеш, ерганак буйлап ары китте. Ерганак аны буровойга алып килде. Скважинаны бораулап кына бетергәннәр. Үзләштерү бара. Территориядә өч бульдозер нефть җәелгән мәйданны туфрак белән каплый иде.
Сафиуллин тимер белән торбага сугып, чаң кагарга кереште. Бульдозерлар тукталды. Буровойда да эш тынып калды. Күпердән ашыкмыйча гына аның янына бораулаучы төште.
— Оһо! — диде ул. — Менә бу трофей! Ау сезонын озайттылар- мәллә?.. Петро, кил әле. Син юкка гына берданкаңны апкайтып куйдың. Кешеләр тик тормый. Әнә, төшке ашка нинди каклаган үрдәк китергән!
— Мин сине, имансызны, үзеңне каклармын, — диде аңа оператор һәм борын төбенә үрдәкне китереп төртте.
— Син нәрсә үләксәң белән селтәнәсең? Нефть исенә түзәрлек түгел. Ташла.
— Ә нигә нефтьне агыздыгыз. Мастер кайда?
Бораулаучы эшнең нәрсәдә икәнен аңлады, тынып калды. Аннары:
— Әнә, будкада, — дип ымлады.
Будкада сүз зур булды.
Икенче көнне Ильин янына бораулаучы үзе килде.
— Рәхмәт, — диде.
— Килештегезме?
— Килештек. «Колхоз басуларын пычраткан өчен» дип, үз кесәмнән илле сумга чек язып бирделәр. Елмай, елмай. Бүген сез безне, ә иртәгә без сезне түләргә мәҗбүр итәрбез.
— Менә монысы инде туганнарча түгел, — дип җавап бирде Александр Карпович.
Аның В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңае белән бирелгән «Хезмәттәге батырлык өчен» медале бар иде. Ул инде сигезенче бишьеллыкта ирешелгән уңышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән иде. Аңа республикада нефть промышленностен үстерүдә күрсәткән зур хезмәтләре өчен «Татарстанның атказанган нефтьчесе» исеме бирелде. Актив депутатлык эшчәнлеге өчен ул Әлмәт шәһәренең Почетлы гражданины исеменә лаек булды. Ләкин ул еллар үсеш еллары, һөҗүм еллары иде, үзеңне күрсәтергә җиңелрәк иде.
Әмма Әлмәт нефтьчеләренә бөтен фронт буенча киеренке оборона тотар вакытлар җитте. Елның иң ахыргы көненә кадәр Ленин орденлы «Әлмәтнефть» идарәсендә планның үтәлүе-үтәлмәве билгеле булмады. Шуңа күрә коллективта күзгә ташланып торган хезмәт батырлыклары да юк кебек иде.
Шулай да нәкъ Яңа ел алдыннан Мәскәү газеталарында Указ басылып чыкты. Указда болай дип язылган иде: «Хезмәттә күрсәткән батырлыгы һәм социалистик йөкләмәләрне үтәүдә ирешкән зур казанышлары өчен иптәш Сафиуллин Әнвәр Шакирҗан улына Са- циалистик Хезмәт Герое исеме бирелә».
Яңа елның беренче вахтасына ул Герой исеме белән чыкты. Көне буе, скважинадан скважинага йөргәндә, бер үк вакытта шатлык та, горурлык та, борчылу да кичерде. Герой исеме егерме өч ел дәвамында кичергән кыенлыклар, авырлыклар өчен түгел, ө алдагы, киләчәктәге авырлыклар белән көрәшкә рухландыру өчен бирелгән кебек тоелды аңа.
Иртәгесен дуслары митингка җыелды. Аның портреты астына зур хәрефләр белән котлау сүзләре язылган. Ораторлар аның турында сөйли, залдагыларның күзләре — аңарда. Димәк, бүгеннән башлап ул һәркемнең күз алдында. Шушындый ук салкын январь көнне—Фая бала табу йортыннан Илдарны алып кайтасы көнне — еенә кайта алмавы никтер исенә төште. Скважинада насоска нидер булган иде. Икенче вахтага калырга туры килде. Герой исеме аны хәзер дә шундый кыенлыкларга, хәтта артыгракка да мәҗбүр итәчәк...