Логотип Казан Утлары
Мәзәк

ПУДЭШ ПАТЯН МӘЗӘКЛӘРЕ


АЕРМАСЫ КЕЧКЕНӘ
улай бервакыт Патян Нюргечи дигән авылга кирпеч сатып алырга киткән.
Күп кенә осталарда булып, алар суккан кирпечләрне капшап караган.
Ләкин берсенекен дә ошатмаган. Шунда аның янына күршедәге Янкасы
авылыннан бер агай килгән дә болай ди икән:
— Бу кирпеч кирпечмени? Син менә безгә кил, чын кирпечнең нинди
икәнлеген шунда күрерсең.
— Әй,— дип кулын селтәгән Патян,— беләм мин сезнең кирпеч- ләрегезнең
нинди икәнлеген. Боларныкыннан бары тик бер генә ягы белән аерыла.
— Нинди ягы белән?
— Кулыңнан ялгыш төшереп җибәрсәң, боларның кирпече урта- лайга, ә
сезнеке өчкә ватыла.
КАЙСЫСЫ ФАЙДАЛЫРАК!
Бераз кәефләнеп алган поп чиркәүгә килүчеләргә үзенең белдек лелеген
күрсәтмәкче булган:
— Кояшка караганда Ай файдалырак. Чөнки Кояш көндез генә, ә Ай төнлә
дә яктырта.
Моны ишеткән Патян:
— Алай булгач, синең борының да күзләреңә караганда файдалырак бит, —
ди икән.
— Ни өчен?
— Чөнки синең күзләрең якты вакытта гына күрә, ә борының караңгыда да
ис сизә.
ЧЕГӘН ХАТЫНЫ ФАЛ АЧА
Көннәрдән бер көнне урамда Патянны чегән хатыны туктата да әйтә моңа:
— Яле, фал ачыйм үзеңә.
— Барысын да дөрескә китерерсеңме соң?
— Тамчысына кадәр! Алла исеме белән ант итә алам.
Чегән хатыны Патянга нәрсәләрдер такылдарга тотына. Сүзенең ахыры
күренмәгәч, Патян аны бүлдерергә мәҗбүр була:
— Ә менә син иң кирәклесен дөрес әйтмәдең, — ди ул. — Бу минутта минем
кесәмдә бер генә тиен дә акчам юк!..
Ш
СЫРА КҮБЕГЕНЕҢ БӘЯСЕ
Патян урам чатындагы кечкенә кибет янына туктап сыра эчкән дә сатучыдан
сорый икән:
— Бер кружка сыраның күбеге ни хак тора?
— Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә? Бер тиен дә тормый.
— Алайса, миннән... ярты кружка сыра өчен алыгыз!
ПАТЯН ТУЙГА БАРА
Кияү йортына төшкәндә яшь кәләш, туй йоласы кушканча, юл буенча елап
бара. Йортка килеп җитәрәк ул бөтенләй акырып үкси башлый. Дуслары да,
туганнары да аны һичничек юата алмыйлар. Шунда кызны озата баручылар
белән бергә атлаган Патян арага керә.
— Нигә сез аны кияүгә чыгарга ирексезләп мәҗбүр итәсез? Әти- әнисе
йортына кире кайтарып куегыз.
— Юк, юк, мин инде еламыйм, — дип җавап кайтара шунда аыз, куркуга
төшеп.
ПАТЯН ҺӘМ ИСЕРЕК
Бер авылда бер исерек Патянның юлына аркылы төшә.
— Син дә миңа каршымы?! — дип кычкыра ул, аңа бәйләнергә теләп.
— Юк, мин түгел, сиңа әнә теге бакчадагы кеше каршы,— дип җавап
кайтара Патян һәм җилдә селкенеп торган карачкыга күрсәтә.
Ярсыган исерек читән аша бакчага сикереп керә дә карачкы белән «сугыша»
башлый...
МАЙ ЗАВОДЫНДА БУЛГАН ХӘЛ
Май заводында берникадәр вакыт ниндидер бер хәйләкәр бәндә җитәкче
булып эшли. Кайбер астыртын эшләре өчен аны судка бирергә тиеш булалар.
— Син ничек уйлыйсың, Патян? — дип сорый моның белән кы зыксынучы
берәү. — Яначакмы ул, юкмы?
Патян көлемсерәп җавап кайтара:
— Юк, хәтта аз гына да көя дә башламаячак.
— Ни өчен?
— Майны күп салган...
ПАТЯН СУДТА
Судта аерылышу турында гариза карала. Ике якны да тыңлаганнан соң:
«Гаризаны канәгатьләндерергә, балаларны һәм йорт-җирне хатында
калдырырга», дигән карар чыгарыла. Ахырдан судья зал- дагыларга мөрәҗәгать
итә:
— Гражданнар, зирәк Пудэш Патян да судта утыра. Суд карары турында
аның да фикерен ишетәсе иде.
— Минем фикерем мондый,— дип, урыныннан күтәрелә Патян. Балаларны
да, йорт җирне дә иргә бирергә кирәк. Ләкин әле болар гына аз булыр.
— Ә соң тагын нәрсә? — дип гаҗәпләнә судья.
— Ә тагын аңа менә бу акыллы һәм гүзәл ханымны — үзенең хатынын да
бирергә кирәк.
Залдагылар аның бу сүзләрен кул чабып алкышлыйлар.
Моны күреп, күңелләре йомшаган ир белән хатын кабат килешәләр. Рәшит Гәрәй таржемәләре.