Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛЕБЕЗ ӘДИПЛӘРЕ ТУКАЙ ТУРЫНДА


Журналыбызның бу санында 1976 елның Октябренда ихебез- нең башкаласы Мәскәүд» Г. Тукайның 90 еллык юбилеена багышлап уздырылган тантаналы кичәдә сөйләнгән чыгышларның берничәсен урнаштырабыз.
РЕДАКЦИЯ.
Чыңгыз Айтматов,
Ленин премиясе лауреаты
МИРАСЫ —ҺӘРКЕМ ӨЛЕШЕ
Тукай калдырган мираста мин үземне дә өлешле итеп тоям, чөнки Тукай ул татар халкының гына шагыйре түгел. Бу мирасның таралу чикләре
1 күп мәртәбәләр киңрәк Төрки телле әдәбиятларда безнең элгәребез булган бу бөек кеше турында кыскача гына түбәндәгеләрне әйтергә телим
Мин Мостай Кәримнең. Г. Тукай татар тарихында иң боек шәхес, дигән сүзләренә тулысымча кушылам. Мондый шәхеснең мәйданга чыгуы очраклы хәл түгел Минем фикеремчә, андый шәхес тарихның иң киеренке, иң кискен, иң авыр бер мизгелендә, ышаныч һәм өметләр уята торган бер чорында калкып чыга. Россия тарихының революция алды чоры нәкь әнә шундый иде, Тукайның шигъри аһәңе шул җирлектә бетен көченә яңгырый башлады. Тик шулай да Тукай — үзе бер могҗиза Шагыйрь бөеклеге — серле нәрсә, талантны аңлатып бетерүе кыен. Андый талантлар ничек дөньяга килә? Әйтик, М. Ю Лермонтов һәм дөньяда аның белән бер яшь яшәгән Г. Тукай ни өчен дөньяга килә алганнар? Тукай таланты үзенең өлгереп җиткәнлеге белән таңга калдыра, кайчак хәтта дөньяда ул егерме җиде ел түгел, е ике йеэ җитмеш ел яшәгәндер, дип уйлыйсың. Тукайның фикерләү көче һәм зирәклеге өне
Г
шундый. Бу бөек шагыйрь һәм бөек художник үзенең политик сизгерлеге һем социаль аңы дәрәҗәсе белән дә сокландыра. Тукай милләтне уяту, күтәрү өчен көчен кызганмый көрәшә, һәм шул ук вакытта милләтчелекне инкарь итә. Тукай үз урынын милләтне җитәкләп алып баручылар арасында күрә һәм аны артка таба өстерәүчеләргә нәфрәт белән карый.
Тукай эшчәнлегенең әһәмияте — үз халкының тарихын һәм культурасын яңача бәяләүдә. Художник өчен, шәхес өчен бу — бөек казаныш һәм моңа ул рус культурасы, Россия чынбарлыгы белән бердәм булуы нәтиҗәсендә иреште.
Элеккеге Төркестан, бөтен Урта Азия халыклары өчен дә Тукай иҗатының гаять әһәмиятле булуын әйтәсем килә. Төрки телдә сөйләшүче барлык халыклар Габдулла Тукай шигъриятенең чын-чыннан тирән һәм җуелмаслык тәэсирен кичерделәр, ул бүгенге көнгә кадәр изге саклана. Безнең якта, Урта Азиянең төрки телле халыклары арасында, Г. Тукай иҗаты белән таныш булмаган, аны белмәгән кеше юк дип әйтергә мөмкин. Чөнки безнең халыкларыбыз рус культурасын һәм рус тәҗрибәсен үзләштерә генә башлаган чорда Г. Тукай Европа һәм рус революцион художестволы фикерен үткәрүчеләрдән булды.
Рәсүл Гамзатов,
Ленин премиясе лауреаты
V'-/WWWWWWVWW“v'WVWWWWWWWWW
ГАҖӘЕП ЯЗМЫШЛЫ ШАГЫЙРЬ
абдулла Тукай — татар халкының, төрки телле халыкларның мактанычы, иң күренекле рухи углы. Мин моны куаныч белән әйтәм. Хәзер генә шагыйрьнең юбилей кичәсе узды, бик матур узды. Бу шатлыклы хәл. Минемчә, Г. Тукайның бөтен иҗат юлының безнең барлык халыкларга турыдан-туры бәйләнеше бар. Шуңа күрә без Г. Тукайны үз акыныбыз, шагыйребез, үзебезнең зур һәм олы туганыбыз дип саныйбыз.
Г. Тукай әйтерсең лә үзен тудырган бөек халыкның олы талантына таныклык бирел тора. Аңа минем мәхәббәтем нәселдән килә дип әйтергә мөмкин: мин шагыйрь гаиләсендә туып үстем. Тукай исемен бала чагымда үзебезнең тау битендәге сакл!я|быз|да ишеттем, шул чактан ук ул минем күңелемә сеңеп калган. Искиткеч язмышлы шагыйрь ул Тукай! Әтием татарча белми иде бит. Төрле телләрдә шигырь язучы безнең Дагстан шагыйрьләре дә әле бер-берсен белеп бетермиләр иде. Ә менә Тукай исеме ерак Татарстаннан елгалар, диңгезләр кичеп килеп җиткән, һәр өйдә үзенә урын тапкан... Аның хакында әтиемнең: «Нинди искиткеч шагыйрь!» дип әйткәне хәтердә. Атаклы рус шагыйре С. Есенин да аны укып: «Нинди шагыйрь бит!» дигән. Тукай шигырьләре белән танышкан һәр кеше дә. мөгаен: «Нинди шагыйрь бит!» дияр. Әнә шундый бөек шагыйрь ул.
Минем туган ягымда, тауларда, шәм дә. электр да юк чагында, утны сүндерми саклап торучы кешеләр булган. Утны уч төбендәге кебек кадерләп йөрткәннәр. Г. Тукайны да үз халкының ут тотучысы дип атарга мөмкин. Ул талант һәм мәхәббәт уты, ялган һәм вак җанлылык белән килешмәүчәнлек, үз җиренең — һәм инде хәзер безнең бөтен илебезнең — дошманнарына карата нәфрәт уты. Бу утны ул безгә васыять итеп калдырган, һәм без аны еллар, гасырлар аша күтәреп барырга тиеш. Аның яшендәй гомере, исеме һәм язмышы безгә бик кадерле, чөнки ул гомер халык язмышы белән үрелгән. Тукай — зур мирас калдырган шагыйрь, татар халкы өчен генә түгел, барлык халыклар өчен дә уртак мирас ул. һәм шуңа күрә татар
Г
телен белмәвем өчен куп тепкыр үкенәм, үземне ярлы итеп сиэәм. Әмма шул ук вакытта, аны аңлавым, аның мәхәббәтен, аның дуслык хисен, талантын тоюым белән мин үземне бай көше дип исәплим Безгә әнә шундый беек шәхесне бүләк иткән халыкка рәхмәт ейтәм.
Шагыйрьнең Мзскәүдз Татарстан телевидениесенз
биргән интерәьюсынчан
Людмила Татьяничева,
РСФСР дәүләт премиясе лауреаты
МӘҢГЕЛЕК ГОМЕРЕ БАКЫЙ
өек шагыйрьләрнең туу датасы гына була. Ә гомерләре исә, вакытның үзе кебек үк, туктаусыз дәвам итә, чикләрне танымый. Аларның иҗат мирасы җир йөзендә яшәгән һәм яшәячәк һәр буынның казанышы, бө. тен кешелек хәзинәсе булып әверелә. Гомер белән Шекспирны, Пушкин белен Бай- ронны бөтен кешелек дөньясы үзенеке итеп саный.
Ватаныбыз горурлыгы булган олы исемнәр арасында Габдулла Тукайның үлемсез исеме дә биектән якты нур чәчеп балкып тора. Тукайның очкын чәчкән кыска гомере, гражданлылык һәм иҗат батырлыгы, аның элгәресе һәм яшьтәше Лермонтов сызган юл кебек ук, акыл җитмәс дәрәҗәдә гузәл булып курене.
Шагыйрьнең яшьлек рухы белән яктырган йөзенә текәлеп караган, аның әле ярсулы һәм нәфрәтле, әле ялкынлы-гайрәтле, әле искиткеч дәрәҗәдә наэлы-нәфис шигырьләрен йөрәккә куеп тыңлаган саен, аның шәхесенә, югары намуслылыгына, тирән фикерләр белән тулы әсәрләренә сокланганнаи-соклана барасың.
Г. Тукай өлешенә бәяләп бетергесез дәрәҗәдә җаваплы миссия туры килде: ул татар әдәби теленә нигез салучы булды. Русның нәфис сүз өлкәсендә Пушкин нинди эш башкарган булса, үз халкы өчен ул да шул бурычны үтәде, бөек шагыйрь белән рухи туганлыгын ул бик ачык аңлап эш итте.
Нәзыйрсыз шагыйрь улдың (афәрин). Пушкин Александр!
Бәнем дә дәрде шәүкым һәм сәиең д эрдең лә якъсандыр.
Тукай үз халкын Пушкин һәм Лермонтов, Кольцов һәм Никитин шигъриятенә якынайтырга омтылды, аларның әсәрләрен туган теленә гаять оста тәрҗемә итте. «Милләт,— дип язды ул,— образаунный кешеләргә һәм халык файдасын һөртәрле үзенең шәхси мәнафңгышнан вә корсак файдаларыннан өсте тота торган, милләт файдасын куэ өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтажа. Ул үзе дә әнә шундый баһадир йөрәкле зат иде һәм татар яшьләрен, дә до баһадир характерларны күрә алды:
Йөрмәсен бәгъре езек милләт киеп кашсыз йөзек,— Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары!
Тукай—бөркеттәй үткен күзле кеше — еллар пәрдәсе аша ерактан күрә белде, һәм ул үзенең горур тормышын соңгы 1амчысына кадәр якты киләчәк эчен керешне бирде. Белем, ышанам, аның кабатланмас дәртле, ихлас тавышы яшел планетабыз өстендә һәр вакыт яңгырап торыр. Җир шарының һәр яңа әйләнешә саен ул яңгыраш көррәк, гайрәтлерәк була барыр, ченки чын шигърият телләр арасындагы киртәләрне үтел, кешеләрнең йөрәкләрен магниттай үзенә тарта, күңелләрне нур. ландыра һәм канатландыра ала Мәңгелекнең гомере меңгә.
Б
Николай Шундик,
РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре
ХАЛЫКЛАР КҮҢЕЛЕНДӘ
абдулла Тукай үз гомерен «ярты төш» дип атаган. Ләкин шагыйрь күңеле әнә никадәр рухи энергияне үзенә туплаган булган! Ул энергия аның кыска гомеренең бары тик сигез елы буена очкын чәчеп яктырып тора. Үз халкының язмышына ул якты бер комета булып килеп керә. Әнә шундый шәхесне тудырган татар халкы аны бөек илебезнең — һәм безнең илнең генә дә түгел — барлык халыкларына бүләк итте.
Габдулла Тукай кебек зур иҗатлы, тумыштан килгән бөек талант иясен татар халкы арасыннан 1905 ел революциясенең вулканик көче тартып чыгарды. Социаль темалар Тукайны тирән дулкынландыра, аның рухын азатлык, мәгърифәт идеяләре хәрәкәткә китерә. Шагыйрьнең, асылда беренче булып, татар әдәбиятында большевик образын тудыруы очраклы хәл түгел. Сүз атаклы татар революционеры Хөсәен Ямашевка багышланган «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» дигән шигырь хакында бара.
Габдулла Тукай — чын халык шагыйре һәм чын милли шагыйрь, шуңа күрә дә. диалектика кануннары буенча, чын интернациональ шагыйрь. Әгәр художник үз халкын да ялчы ролендә генә күрергә яраткан милләт аксөякләренең милләтчелек омтылышларын түгел, ә халыкның милли үзаңын чагылдыра икән, аның иҗаты һәрчак интернациональ мәгънәгә ия була, бөтен кешелек өчен кыйммәтле хәзинәгә әверелә. Габдулла Тукай да нәкъ менә шундый шагыйрь.
Бала чагыннан ук хәерчелек һәм хокуксызлык ачысын уз җилкәсендә татып, патша ялчылары һәм үз байгуралары изүеннән җәфа чигүче халыкның аяныч язмышын күреп үскән Тукай беркайчан да хезмәт кешеләренә аркасы белән борылмый, шул халыкның җырларыннан, хыял һәм өметләреннән ул үзенең рухына көч туплый. Милли горурлыкның нәрсә икәнлеген ул яхшы белә, ләкин милли кәпрәю, борын чөю кебек түбәнлеккә беркайчан да төшми.
Монда шунысы бигрәк тә әһәмиятле: Габдулла Тукай кебек югары кешелеклелек башлангычын гәүдәләндерүләре белән бүгенге көндә дә тере һәм эшкә сәләтле булган шәхесләр халыкларның үзара якынаюына ярдәм итәләр. Милләтләр арасындагы киртәләрне җимерүдә алар тыелгысыз көчкә ия, үз халкы туплаган рухи хәзинәләрне башка барлык милләт кешеләренә өләшү бурычын аларга язмыш үзе йөкләгән.
Чыннан да, иҗатларының төп һәм асыл мәгънәсе белән алар, ишек-тәрәзәләрне киң ачып, теләге бар һәр кешене үз халыкларының туган йортына, якты өй түренә чакыралар, ә өйнең хуҗаларына исә алар, киң күңеллелеккә өндәп: күпме бирә алсаң— шул кадәр баерак булырсың!—диләр. Икенче яктан исә Г. Тукай башка халыклар рухи хәзинәләренең дә кадерен белә. Әйтик, ул рус халкының йортына керә, Пушкин, Лермонтов, Кольцов шигъриятенә гашыйк була, аларны татар теленә тәрҗемә итә.
Әмма бу хакта сүз алып барганда, мөһим бер шартны истә тоту тиеш: Габдулла Тукай кебек кешеләрнең халыкларны туганлаштыру миссиясе үзенең бөтен тулылыгында бары тик безнең чорда һәм безнең илдә тормышка аша ала. Г. Тукай үз халкының тулы вәкаләтле рухи вәкиле, дуслык һәм туганлык хәбәрчесе булып әверелде, чөнки илебезнең һавасы, ленинчыл тормыш рухы аңа күкрәк тутырып сулыш алырга, кыска гомер юлын 1913 елда ук тәмам иткән шагыйрьгә Бөек Октябрьдан соң яңадан туарга, мәһабәт сыны белән басып, илебезнең барлык халыклары аңында үз урынын алырга мөмкинлек бирде.
Революцион-демократ, чын гуманист Габдулла Тукай рухы хөкем сөргән шушы залда безнең интернационализмның табигате хакында сүз әйтеп китү бик тә урынлы
Г
булыр, чөнки бу шагыйрьнең иҗаты чын-чыннан бөтен кешелек өчен әһәмияте булган һәм иң якты, иң тирән фикерләрне хәрәкәткә китерүче ышанычлы шартлаткыч- детонатор хезмәтен үти.
Прогрессив акыл ияләре халыклар арасында дошманлык һәм үзара читләшүне бетерү юлларын бик күптәннән эзләгәннәр. Габдулла Тукай да шундый кешеләрнең берсе.
Кайсы гына динне алма, аларның бер-береңне ярату, туганлык турындагы өндәүләре буш сүз булып калды. Алар берсе дә чын туганлыкка ирешә алмады. Руханиларның, хәтта ихлас күңелдән тырышкан хәлдә дә, туганлык урнаштыруда аз гына булса да уңышка ирешкәнен кешелек тарихы белми. Киресенчә, тәре походлары китергән афәтләр, инквизиция һәм дини суешлар фаҗигасе генә тарихка билгеле Бары тик без, интернационалистлар гына, хезмәт халыклары туганлыгын күзгә күренеп торган, какшамаслык һәм конкрет чынбарлыкка әверелдердек. Менә ни өчен милли мәсьәләне хәл итүдәге безнең тәҗрибә дөньякүләм әһәмияткә ия.
Безнең интернационализм зур сынаулар үтте. Нигезе нык аның. Шуңа күрә дә ул җиңелмәслек, табигый көчкә ия булды, һәм үзләрен советологлар дип йөртүче әфәнделәр, милли мәсьәләне хәл итүдә без туплаган бу бөек тәҗрибәнең әһәмиятен, пролетар интернационализмның яшәү көчен шик астына алырга теләп, күпме генә көчәнсәләр дә, файдасыз булачак.
Безнең интернационализм агачының куәтле тамырлары гасырлар тирәнлегенә дә. киләчәк чорларга да сузылган. Шундый идея ияләрен бер кем дә һәм бер нәрсә дә бетерә, йолкып ташлый алмый. Җир шарының миллионнарча һәм миллионнарча кешеләре расачылык һәм колонизаторлык политикасы белән килешеп яшәргә теләмиләр. Безнең интернационализм гасырның үз авазы, кешелек дөньясының якты киләчәгенә ышаныч билгесе булып әверелгән бер идея ул. Кешелекнең иң алдынгы акыл ияләре, милли мәсьәләне хәл итүдә без үткән юлны күз алдына китерел һәм киләчәккә карап, алдагы язмышларының якты һәм бәхетле булуына ышаналар, киләчәк көннәре дошманлык һәм явызлыктан, акылны томалаучы дин пәрдәләреннән, шовинистик һәм милләтчелек шаукымнарыннан азат булыр дип өметләнәләр, һәм тарихта үрнәге булмаган безнең тәҗрибә моңа ныклы нигез бирә. Киләчәкнең бу нурлы йөзе безнең илебез тормышында инде ачык һәм калку булып күренеп тора. Ул гүзәл йөздә без халыклар дуслыгы һәм туганлыгы җырчысы Габдулла Тукай кебек кешеләрнең дә чалымнарын күрәбез. Бүгенге кадерле кичәдә ул үзе дә яныбызда утыра кебек; зирәк шагыйрь Габдулла Тукай белән әңгәмә корганда, күңелгә үзен- нән-үзе әнә шундый уйлар килә.
Михаил Львов,
СССР Язучылар союзының Мәскәү оешмасы секретаре
ДӨНЬЯ КЛАССИКАСЫ ДӘРӘҖӘСЕНДӘ
езнең өчен Тукай — бишек җыры да, баланың, телгә килеп, беренче сүзләр әйтү могҗизасы да. шигъри даһилык сере дә. дөньяга караш тәрбияләү дә ул. Тормышы һәм фаҗигасе, гомер ялкыны, безгә аңардан мирас булып калган һәр нәрсә — барыннан да элек, дистәләрчә мең шигырь юллары, кырык басма табактан артык публицистика һәм тәнкыйть — болар һәммәсе безне таңга калдыра, тетрәтә. Ул 1905 елгы Беренче рус революциясе шагыйре иде революциянең җиңелүеннән соң да ул аңа тугрылыклы булып калды, чөнки ревопю. ция аның күңелендә, канында, фикер һәм хис-тойгыларында иде. Халык намусы һәм революция идеаллары Г. Тукайның шәхси гадөт-холкын, характерын да билгеләде
Б
Тукай әсәрләрен укыган саен, аның шигъри даһилыгына гына түгел, фикер һәм карашларының заманыбызга аһәңдәш булуына сокланмый кала алмыйсың. Халыклар дуслыгы бүгенге тормышыбызда һава шикелле үк ихтыяҗга әверелде. Ә ул заманда исә халыклар дуслыгы идеясен тарату, бу идеянең тантана итәсен алдан күрү өчен гаять үткен һәм зирәк акыл, халыкка, туган җиреңә аеруча тугрылыклы, намуслы кеше булырга кирәк булган бит. Милли рәнҗү хисенә бирелеп, читкә тибәрелергә дә мөмкин иде бит. Әмма ул халкына хас намуслылык белән һәм бернинди чигенүләр ясамыйча, бернинди эчке һәм тышкы коткы-провокацияләргә бирелмичә, Россия халыклары язмышының бер-берсеннән аерылгысызлыгын алга сөрде. Ул татарларның рус халкы белән элек-электән бергә яшәүләрен күрсәтеп, «без шушы олуг мәмләкәтемезнең сакчысы вә чын гражданы вә бөтен мәгънәсе белән «ватан хадиме» (хезмәтчесе — тәрҗ.) булырга тиешлемез», дип язды, һәм Тукайның укучылары аның бу васыятенә тугрылыклы булуларын меңнәрчә тапкырлар исбат итчеләр. Шагыйрь туган җиргә, халыкка, Россиягә, революция, демократия һәм гуманизмга тугрылыгы белән иң авыр һәм караңгы чорларда да халыкны тәрбияләүдән тукталмады. Тормышның шушы бөек юнәлешен яклап һәм раслап нинди генә бәрелешләр аша үтәргә туры килмәде аңа?1 Дошманнарыннан чаткылар очты, аларның каурыйлары өтелде. Тукай сатирасын аның шигырьләрен белгән кадәр үк белмиләр. Егерме еллар элек Татиздат тарафыннан Г. Тукай әсәрләренең рус телендәге ике томлыгы (чәчмә әсәрләрдән торган икенче томын редакцияләүдә мин дә катнаштым) әзерләнгән вакытта татар шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итү эше белән Казанга М. Луконин килеп төште, һәм мин аңа, әле кулъязмада килеш, шагыйрьнең публицистика һәм сатирасыннан аерым өзекләрне укый башлагач, ул сокланып бетә алмады һәм болар дөнья классикасының иң яхшы сәхифәләре, Гейне язган иң яхшы үрнәкләр дәрәҗәсендә тора, моны шиксез басарга кирәк, чөнки болар Тукайның иҗат йөзенә бик күп яңалык өстәячәк, безнең барлык республикаларыбыздагы укучылар аңында аны баетачак, диде.
Г. Тукай — гаять үткен публицист, ярсулы һәм аяусыз полемист, тирән фикерле тәнкыйтьче, сабыр һем зирәк тәрбияче. Аның шигърияте дә. публицистик мирасы да дөнья әдәбиятының иң югары сәхифәләре белән янәшә тора.
Г. Тукай Пушкин һәм Лермонтовны изге итеп күрде, аларны кояшка тиңләде, үзен исә аларны чагылдыручы ай дип атады. Әмма үз халкы өчен ул шушы бөек шәхесләр башкарган эшне башкарды.
Семен Липкин, тәрҗемәче VWVU\A/VVWVWVVV\AAAAAAAZVVVVV\AA
МАЯК КАБЫЗУЧЫ
Тукай — мөселман мөхитендә яшәп, үзен Пушкинның шәкерте дип атаган шагыйрьләрнең беренчесе. Ватаныбызның төрки телле әдәбиятлары аның әсәрләре аша рус әдәбиятының куәтле йогынтысын татыдылар. Без Тукайның Пушкинга нинди зур хөрмәт белән каравын беләбез. Үзенең атаклы «Шүрәле» әсәрен дөньяга чыгарганда, сүз ахырында ул «...мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән яздым», ди. «Шүрәле» бүген Ватаныбызның бик күп телләренә тәрҗемә ителгән. Мин дә «Шүрәле»не рус теленә тәрҗемә иттем. Тәрҗемә өстендә эшләгәндә, мин татар шигыренең мәгънәсен генә түгел, ә музыкасын да бирергә тырыштым.
Г
Иосиф Брагинский, филология фәннәре докторы 'zzizzzzzirzawyzzvzzzzzz^zyzzzzzzvzvv- -zz.-.-z.w
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ҺӘМ УРТА АЗИЯ ӘДӘБИЯТЛАРЫ
у тема гаять күпкырлы һәм әле ныклап ейрәнүне сорый, табигый, бер генә чыгышта 1 аны иңләп бетерү мемкин түгел. Шуңа күрә мәсьәләне кен тәртибенә кую белән чикләнәбез. Сүз Габдулла Тукай иҗатының бер татар мәдәниятендә генә түгел, ә бәлки Урта Азиядәге тугандаш халыкларның мә. дәниятләре үсешендә тоткан роле һәм бу мәсьәләне алга таба өйрәнү юллары хакында бара.
Әлеге мәсьәләне дөрес хәл итү өчен, аны киң тарихи аспектта алырга һәм мәгърифәтчелек әдәбиятлары үсешенең уртак характердагы тарихи-типологик закончалыклары белән бәйләнештә карарга кирәк. Совет әдәбияты фәне тарафыннан һәм Көнбатыш, һәм Көнчыгыш әдәбиятлары материалында ныклап өйрәнелгән ул закончалыкның асылын кыскача болай аңлатырга мөмкин. Мәгърифәтчелек идеяләрендә, бер яктан, демократик, халыкчан, икенче яктан, саф буржуаз тенденцияләрнең бергә үрелүен, ә кайчакта үзара бәрелешүен истә тоткан хәлдә, мәгърифәтчелек хәрәкәте, нең беренче этабында бу әдәбият вәкилләренең карашларында зур охшашлык һәм шуннан соңгы этапларда алар сафында бүлгәләнү, идея ягыннан аерымлану барлыкка килүне бу хәрәкәткә хас уртак күренешләрнең берсе дип санарга кирәк. Россиядәге Шәрык халыкларының—Идел буе, Урта Азия, Казагыстан һәм Кавказ халыкларының— әдәбиятларындагы мәгърифәтчелек идеяләренең үсешендә дә шул закончалык күзгә ташлана. Шуның белән бергә, XX йөз башыннан алып. Урта Азия һәм Казагыстан белән чагыштырганда, сыйнфый көрәшнең нәкъ менә Идел буенда һәм Кавказда аеруча кискен төс алуы аркасында һәм алдынгы рус мәдәниятенең рухландыргыч тәэсире зуррак булганга күрә, татар һәм әзербәйҗан әдәбиятларындагы мәгърифәт-челәр арасында аерымлану, дифференциацияләнү аеруча кискен төс ала. Мин бары татар әдәбиятына гына тукталам.
Чыннан да, XIX гасыр ахырында татар халкы арасында барлыкка килгән һәм җәдитчеләрнең кадимчеләргә каршы бердәм көрәше төсен алган мәгърифәтчелек херекете прогрессив характерда була. Идел буенда масса күләмендә революцион хәрәкәт барлыкка килгәнче, җәдитчеләрнең феодаль-яслермкаль тәртипләрнең аерьои күренешләренә каршы көрәше чагыштырмача прогрессив роль уйный. Шуңа күрә ул заманның алдынгы карашлы язучылары җәдит шәкертләрне уңай геройлар итеп еу- ретлилер. ә аларның дошманнарын — кадимчеләрне кискен тәнкыйть ителер (мосе- лен, Муса Акъегетнең 1886 елда язылган «Хисаметдин менла» исемле сатирик пә- вестенда).
XX йоэ башыннан, бигрәк тә 1905—1907 еллардагы Беренче рус революциясеннән соң хәл тамырдан үзгәрә. Ике юнәлешкә, асылда ике лагерьга — алдынгы, револю. цион-демократик һәм артка калган, буржуаэ-милләтчелек лагерена — тамырдан аерымлану шуннан башлана да инде.
Г. Тукай лоээиясе беренче юнәлеш — революцион-демократик юиәлешнои байрагына әйләнә, өстәвенә, татар мәдәнияте масштабында гына да түгел, о бәлки күп кенә дәроҗеде Урта Азия халыкларының медонняте өчен дә. Г. Тукайның «Мнл- пәтчеләр» (1908 ел) исемле мәгълүм шигыре программ характерындагы эсер булып яңгырый. Шуннан берничә юл мисал китерик (биредә инде җәдитче шәкерт бөтенләй башка, халыкка каршы планда алынган):
Б
Милләтчеләр сине фәкать алдый гына.
Дигән булып: «Җанланасың син тиз менә». Алданма син, калган акчаң өчен алар Укыйлар ич баш очыңда ясин генә!..
Алданмыйча, ялгыз башың кабергә керт. Милләтчеләр барчасы да эшсез шәкерт; Алар өчен барыбер: син теләсәң бет!
Алданма син: шәкерт алар, шәкерт! Шәкерт!
Таҗик әдәбиятына нигез салучы С. Айни «Истәлекләр»ендә алдынгы татар культурасының узенә бик нык тәэсир итүе турында яза. Заманында ул миңа Г. Тукай шигырьләрен ничек яратып укуы, аларга ничек соклануы турында да сөйләгән иде.
Остаз үлеп, берничә ел вакыт үткәч, миңа аның Ташкенттагы рус большевиклары йогынтысында җәдитчелек карашларыннан арынган чорда язылган (1918 елның маенда), моңарчы беркайда да басылмаган «Әй, Ватан» дигән эпиграммасын табарга һәм матбугатта чыгарырга туры килде. Әлеге эпиграммада С. Айни Урта Азиядәге милләтче-җәдитчеләрне камчылый. Халыкка мөрәҗәгать итеп, шагыйрь болай яза:
Золымнан башка ул сиңа һич нәрсә кылмаса да. Күрсәтә үзен: җан эшем, халкым, ди, фәкать сиңа! Дисен ул: «Хәтта гомерем дә ил өчен. Ватан өчен!» Барчасы үзен кайгырту, алданма, дисә: «Сиңа!»
Тукай үлеп байтак вакыт узгач язылган бу эпиграмма эчтәлеге ягыннан да, аерым мотивлары һәм тәгъбирләре ягыннан да нәкъ аның иҗаты белән аваздаш.
Бу — очраклы хәл түгел. Бу — гыйбрәтле хәл.
Эш шунда, политик аренага бераз соңрак, шактый дәрәҗәдә 1905 ел революциясенә реакция төсендә чыккан Урта Азия җәдитчелеге үзенең беренче адымнарыннан ук XIX йөз ахырындагы таҗик мәгърифәтчелегеннән (Әхмәт Дониш һәм аның даирәсе) бер адым артка китү булып торган. Анда, әйтик, татар һәм әзербәйҗан әдәби- ятларындагыча, төгәл һәм анык аерымлану булмый. Күпмедер мәгънәдә аерымлану бер юнәлеш эченнән намуслы кешеләр эзләүгә кайтып кала. Нәкъ менә С. Айни яки үзбәк әдәбиятындагы Хәмзә һәм Зәүкый кебек, намуслы төстә хаклыкны эзләүчеләр үзләренә аһәңдәш мотивларны Габдулла Тукай поэзиясендә очраталар, үзләренең революцион-демократик идеологиягә таба үсешләрендә аңарда әхлакый таяныч табалар.
Габдулла Тукай поэзиясенең революционлаштыру роле турындагы мәсьәлә киңрәк күләмдә куелырга тиеш. Тукай ялгыз булмый бит. Рус революциясе белән рухланып, татар мәдәниятенең башка талантлы вәкилләре дә хәрәкәт итәләр. Шәрыктагы беренче большевистик газета Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә нәкъ менә татар телендә чыга бит. Боларның һәммәсе «Айкап» журналы тирәсенә тупланган беренче казакъ язучыларына да революцион йогынты ясамый калмаган, билгеле. Русның демократик, революцион культурасының рухландыргыч йогынтысын таратуда да алдынгы татар культурасының роле сизелә. Шул җирлектә Идел буе. Казагыстан һәм Урта Азиядәге алдынгы кешеләрнең үздра якынаюы һәм туганнарча аралашуы бара. Бу исә безнең бөек совет Ватанының көнчыгыш чикләрендә әлеге халыкларның ленинчыл партия җитәкчелегендә Октябрь һәм социализмның җиңүе өчен бергәләп көрәшүләренә нигез сала.
Боларның һәммәсе җентекләп һәм һәрьяклап өйрәнүне, өстәвенә, коллектив төстә—тугандаш республикалар галимнәренең бергәләп өйрәнүен көтә. Әгәр бу чыгыш шуңа этәргеч бирсә, автор үзалдына куелган бурычны үтәдем дип саный ала.