ИДЕЛ КЫЗЫ
БИШЕНЧЕ БАШЛАМ
әле: муллаларның ач күзен туйдырырлык туй бүләге каян аласын? Мәхдүмәне көйләп торырлык сабырлык каян килсен?
— Ул бит мәхдүмә түгел инде, әти. Ул бит Габбас мулладан баш тартты, — диде Солтан, чәйле тәлинкәсен өстәлгә куеп.
Садыйк карт та чәй эчүдән туктады, Солтанга таба иелә төшеп, гыжылдавык тавыш белән тезеп китте:
— Менә шунысы начар да аның! Җүнне кеше газиз атасыннан баш тартамы? Кая яраган эш бу? Кайчан булган эш? Сәвит шулай өйрәтәмени? Ата чаклы атадан баш тарт, димени?! Бүген атасыннан, иртәгә иреннән, аннары... дененнәнме? Юк, Солтан, мәхдүмә дип авызыңны да ачма, мулла кызына өйләнергә рөхсәт итмим!
— Туктале, әти, ул бит инде ничә еллар Казанда яши, совет мәктәбендә укып белем алды...
— Нәрсә син мине әгъвәләп торасың? Әллә мин белмимме, әллә мин дөньяның ачысын-төчесен татымаганмы?! Су белән майның беркайчан да кушылганы юк.
Ахиры Башы 1, 2, 3 саннарда.
йләнү, тормыш кору Солтан Айдаровның холкына әллә ни үзгәреш кертә алмады. Ул әүвәлгечә җитди, нык, ил ни кушса, шуны үтәргә әзер иде. Ләкин өйләнү, дөресен әйткәндә, Солтанга шактый ук зур мәшәкать алып килде. Мәшәкатьнең иң зуры- сы — беренче «әүбәттә—сыйнфый тигезсезлеккә кайтып кала иде.
Өйләнү хакында әтисенә кайтып әйткәч, Садыйк карт алагаемга бер күтәрелеп бәрелде: — Шәмсениса остабикә кызынамы? Аллам сакласын! Шуннан да жүннерәк тагын берәр нәрсә унлап чыгар син, булмаса. Яле, туп-туры карап әйт
— Бер казанга салып кайнатсаң—кушылыр.
— Минем рөхсәтем юк. Теләсәң нишлә. Ата-ана сүзен тыңламый торган җүнсез бала икәнеңне бер күрсәттең бит инде син.
Солтан, сүзне беткәнгә санап, урыныннан торды.
— Ярый, әти, синең рөхсәттән башка гына өйләнербез! — Чөйдән
күн тужуркасын алып киде, башына кепкасын каплады, саубуллашмый * гына чыгып китте. з
Зартугай урамы буйлап, кулын кесәсенә тыккан килеш, үз алдына з сызгырынгалап, озак барды. Халык печән эшендә булгангамы, урам- * нарда кеше-кара күренми, ялан аяклы, киндер штанлы ике малай гы- g на су буеннан ашарга сорап менгән үрдәкләрне чыбык белән киредән g инешкә таба куалар иде. Әнә шул ялан аяклы, кара борынлы малай- “ лар Солтанның буй җитмәс бәхете булып тоелды. *
Үсмер чак хатирәләренә бирелеп, ул мулла йорты һәм мәчет янын- ® нан узды. Мулла йортының сары буяулы биек урыс капкасыннан урам- х га күләгә сузылган, анда ала бозау күшәп ята; мәчет буена мул булып > кычыткан үскән, мәчетнең буяулары уңган-үңгәргән, күрәсең, хәзер аны * махсус карап торучы юк*, элекке заманнардагы шикелле, мәчет картла- * ры, мәхәллә мөритләре мәчет дип атлыгып тормыйлар; әмма юан биек 2 манарасы, манара башындагы урак сыман ае белән ул Солтан күңелендә бик ерактагы тормышларны яңарта, кайчандыр ишеткән азан та- * вышларын колакта чыңлап торгандай итә; әтисенең үҗәтзеге әнә шул ерак азан авазларына кушылып, күңелдә ризасызлык уята иде.
Кояш инде мәчет манарасыннан күп өлеш югарырак күтәрелгән, аның җәй башы икәнне сиздереп торган мул җылысы күн куртка аша кыздыра, талкынган, туңып каткан җанны җылытырга җитә иде. Каравыл йортының биш-алты торыклы тәбәнәк лапасында тәртәләрен югары күтәртеп куйган арба, камыты, ыңгырчагы, дугалары белән, дәү корсаклы иске мичкәсе белән коргаксып тора; яртылаш корыган каен башында колак тондырып чарылдашкан чәүкәләр, тыкрык буйларында авып яткан иске читән, җил-яңгырдан карайган, баганалары кыйгайган утыртма коймалар — болар барысы Солтанның яшьлеге, авыл малае күңеленә гомергә сеңгән, аерылмаслык булып береккән газиз күренешләр. Шушы йортлар исән-имин булсын өчен, ындыр артыннан ук башланып киткән корама юрган төсле басуларда ярлы-ябагай иркенләп иген иксен өчен, аның абыйсы Шәяхмәт авыл кулакларына, алпавытларга каршы сугышып йөрде, авылларда совет урнаштырды, ярлылар комитеты төзеде, үлем баржасының тончыктыргыч сасы, юеш трюмнарында ятты, партизаннар килеп коткармаса, аның җәһәннәмгә җаны олаккан иде инде, ярый әле. Алабуганың карагайлы куе урманнарында яткан партизаннар—Бондюг заводы эшчеләре булды; Шәриф- җан мөгаллимне, яркәм башлыгы Вәҗине, аның әнисен ак гвардиячеләр хурлыклы үлемгә дучар иттеләр Озакламый монда яңа тормыш башланачак. Җирне күмәкләп эшкәртү, ширкәтләр, коммуналар кору. Җир төзү техникумында аны җир хакындагы белемгә өйрәттеләр: межалар тарихын, чәчү әйләнешен. Россиядә булып узган җир дауларын, бунтларны миенә сеңдерделәр. Ул әтисе Садыйк карт кебек кешеләрнең тормышы ямьле булсын дип. яиь-яшь көенә сугышып йөрде, техникумга кереп укыды, инде менә әтисе аны аңларга теләми, күңел тарткан. җан яраткан кешесе белән тормыш корырга рөхсәт итми
Бара торгач. Солтан уйга кала: әллә әтисе хаклымы? Әллә мулла кызы Нурия белән аларның тормышлары барып чыкмасмы?
Авыл урамын ике мәртәбә урап килгәч, ул, ниһаять, Габбас муллаларга керергә батырчылык итте. Чыннан да. нигә икеләнеп торырга? Каршы килә икән килсен, аңардан Солтанның ныклы карары үзгәрмәячәк. Ул бабасы булачак кешенең нинди уйлар, нинди тойгылар белән яшәвен белер, аның тормышын үз күзе белән күреп чыгар...
Капкадан керүгә аны бөрешеп беткән бер карт каршылады. Җәйге челләдә башына колакчын бүрек, аягына киез итек киеп алган бу кешене, әгәр аркасында бөкресе булмаса, Солтан һич кенә дә Бөкре Гафият дип танымас иде.
Гафият абзый башта, кулын каш өстенә куеп, Солтанны озак кына танымый торды. Солтан аның исемен әйтеп сәламләгәч тә әле, аптырап:
— Кем соң син? Әллә кала жнреннән килгән түрәме? — диде.
Солтан үз алдына елмаеп куйды.
— Нәрсә, түрә кирәк идеме әллә, Гафият абзый?
— Кирәгие шул. Ник дибәйтеп әйтсәң, ике бозауга кибәк аерып бирә торганы кирәгие. — Солтанга аның майламаган арба тавышы төсле шыгырдап чыга торган тавышын тыңлап тору бик әллә ни күңелле түгел иде, әмма мулла йортында гомерлек хезмәтче булып торган бу кешенең җитди гозере булуы мөмкин иде, шуңа күрә сабырлыгын жыеп тыңлап бетерергә булды.
— Сөйлә, Гафият абзый, — диде ул өшәнгән ат төсле башын иебрәк торган картка.
— Сөйлә дибәйтеп нәрсәсен сөйлисең инде аның. Габбастан үземә тиешлене дауларга дип килгәнием.
— Ә ул бирмим диме?
— Нишләп алай дибәйтеп әйтсен, бирәм, ди. Әммәкәдн аның бирәм дибәйтеп этүеннән миңа ни файда...
— Нәрсә бирергә тиеш соң ул сиңа, Гафият абзый?
— Ничек нәрсә бирергә? Ат бирергә тиеш. Ат бирмәгәченнән ник мин аңарга егерме биш ел буена бил бөктем, ат абзарында тирестә аунадым?
Солтан, сүзнең асылына һаман барып җитә алмаганга үртәнә биреп, өзеп сорады:
— Мулла бирәме сезгә атны, юкмы?
— Бирәме дип, бирмәскә хакы юк. Мине өйрәтеп җибәрделәр, үзеңә тиешлене сутка биреп ал, муллаларда калдырма, диделәр.
— Син судка бирдеңме? — диде Солтан, ниһаять, сабырлыгы бетеп.
— Нишләп сутка бирим? Мөселман башым белән кешене сутка биреп йөримме соң?
«Акылына зыян килгән булса кирәк. Монардан рәтле җавап ишетеп булмастыр...» — дип уйлады Солтан, тиз генә саубуллашып китәбаш- лады.
Гафият картның кайдадыр тирәндә, төптә утырган күзләренә жан керде, алар чаткылар чәчрәтеп кинәт кабынып киттеләр:
— Качасыз! Гафиятне тыңламыйсыз! Гафиятнең кирәге калмады!
Солтан аның зур киез итекләрен шыштырдатып . капкага килгәнен күрде, капка келәсен күтәргәч тә әле ул беркавым уйланып торды, тик шуннан соң гына авыз эченнән мыгырданып китеп барды.
Солтанның бөтенләй кәефе кырылды, ул инде Габбас мулла янына керми генә китәргә дә исәпләгән иде, тик шул мәлне чолан ишегеннән Шәмсениса абыстай килеп чыкты:
— Кунак бар икән, — диде, авызын яулык чите белән каплагандай итеп.— Садыйк абзый малае түгелме? Син түгелме, Солтан гөлкәем? Мена син тамаша, күршене танымый торам лабаса! Әйдә, өйгә кер, Казаннан кайттыңмы. Нурия исән-саумы? Ни эшләр бетереп ятасыз?
Габбас мулла Солтан белән корырак исәнләште. Чәй янында да бик әллә ни җәелеп китмәде.
Уртага салып сөйләшер сүзне Солтан башлап җибәрергә тиеш иде. Ләкин капка төбендә мулланың элекке хезмәтчесе белән очрашу әле һаман Солтанның күңелендә ямнсез булып утырып тора иде, шуңа күрә ул Гафият карт мәсьәләсенә ачыклык кертми торып Нурия хакындагы сүзне башламаска карар кылды.
— Гафият абзыйны очраттым. Әллә ул бераз ниме? Җиңеләя төшкәнме?
Габбас мулланың таушалган, сакалы җитен сүсенә әйләнеп бетә язган чыраеннан күләгә узып китте.
— Көн дә саен бер кереп чыга инде ул, бичара. Ат сорап килә.
— Бирәсезме соң? ♦
— Бирәм. Ике атның берсен сайлап ал, дим. Миңа дисә — җаны те- з
ләгәнен алып китсен. 2
— Алмыймы? *
— Алмый шул. Көндә саен килә. Атлар янында көне буе кайнаша, g
Ялларын тарап үрә, сугара, башак болгатып ашата, әйләңә-тулгана, g кәефемне бозып бетерә. «Алып кит атның берсен, бүтән килеп йөр- мә»,—дим. Юк. Теңкәмә тиде инде. Алмый. Әллә инде, гомер буе атсыз * яшәгәнгә, кайсын сайлап алырга белми аптырый, әллә инде бүтән ® планнары бар — белмәссең аны...— дип, тонык тавыш белән сүзен 2 очлады Габбас мулла. *
— Инде, Габбас абзый, төп сүзгә күчик. Мин сездән Нурияне co- * рарга килдем. Күреп торасыз, яшьтән үк күршеләр идек, бергә үстек, бергә укыдык, икебез дә Казанда, бергә яшәргә рөхсәт итегез.
Габбас мулла аны дәшми-нитми тыңлады. Башын селкеп куйгала- £ ды, сакалын чеметкәләде, кара бәрхет түбәтәен артка чигереп, башын * кашып торгалады. Солтан аның ризалашуын аңлады, әмма күңелендә нинди уй-тойгылар асрап калуын белә алмады.
«Кая бара бу дөнья? — дип уйлый иде Габбас мулла. — Минем кызымны сорап килер йолкышмы бу? Кучер булып йөргәненә әле кайчан гына бит. Элекке заман булса, ил өстеннән җил-давыллар узмаган булса, минем Нуриямне сорап, бай балалары килерне. Килгәннәрне дә бит. Мәһәренә йөге-йөге белән мал, алтын-көмеш вәгъдә итәрләрне. Мин әле ялындырырыем. Гарәп аргамагы, келәтлек бура, төлке толып сораган булырыем. Дөнья бетереп сатулашырыек, кул сугышып килеше* риек. Аннары кызның бирнәсен әзерләргә керешерлек. Кубарые Зарту- гай, кубарые күрше-тирә авыллар, Габбас мулла кызын кияүгә бирә! Пар атлар белән кыр җыенына чыкканнар! Дугаларда көмеш кыңгырау! Кияү егете булып фәлән бай малае утырган, туйга фәлән пар кунак чакырганнар! Инде менә хәзер мин бердәнбер кызымны киребеткән Садыйкның иманы качкан бер малаена бирергә тиеш. Садыйклар нәселе белән нәселемне кушарга тиеш. Кая бара бу дөнья?»
I!
Университет тәрәзәләреннән Воскресенский урамы күренә. Каршы яктагы ике катлы йортның нәкышли кәрнизләрендә кояш нуры уйный, шул нурлар Нуриягә рәхәт җылы булып тоелалар Ул инде медицина факультеты студенты икәнен, анар хәзер бик тә җитди булырга кирәген оныта; Солтан белән бергә Иш суы буйларында йөргән чакларын искә төшерә, язгы гөрләвекләр, яр читендә тирбәлгән саллар күз алдына килә, пароход артыннан ак болыттай өерелеп, чыелдап, акчарлаклар оча. Ул, истәлекләрен куып җибәрергә теләгәндәй, битен кулы белән сыпырып алып, күршесе Кәшифәгә карый Кәшифә әле ярату га-запларын, ирле-хатынлы булып яшәү сөенечләрен үз башыннан кичермәгән, моңсу-у нчаилыкныц ул нн икәнен »ә белми, кулы белән иягенә таянып, кафедра ягына төбәлеп утыра. Кафедрада — Виннер. Политэкономиядән белем бирүче френчлы, обмоткалы шул солдат, әйтерсең, Кәшифәгә низ көннән бәхет вәгъдә итеп, фал китабы ача. Виннер студент яшьләрнең колагына кермәгән өр-яңа сүзләр әйтә, ул сүзләр, кояшлы көз көнендә тугайларда очып йөргән тоҗымнар шикелле, бер
генә мәлгә хәтергә эленәләр дә булмаган да төсле тагын каядыр китеп югалалар. Нурия бәлки Виннерны тыңламас та иде, әмма солдат киемендәге бу кешенең аның үзен ике-өч ел моннан өлек кенә рабфакта саклап калу факты аңа карата күңелдә ирексездән ихтирам уята, тыңламас Җиреннән тыңларлык иттерә.
Залда — чуар халык. Кайсы тыңлый, кайсы тыңлаганга салышып утыра. Әнә иң алгы рәттәге Алько Дыхно — көнбагыш сабагыдай озын буйлы, сары чәчле студент — утыра торгач әллә арып, әллә шукланасы килеп, урындыгын терәкле ягы белән укытучыга таба борды да, атка атланган кебек, урындыгына атланып утырды. Нурия бик сәерсенде. Дыхноны профессор малае дигәннәр иде, профессор малае булгач, ул бит инде тәртипле, итәгатьле булырга тиеш иде. Күрче, ни кылана профессор улы!
Тукта, чү! Виннер сөйләүдән туктады, күзлеген борын өстеннән алып, кафедрага куйды, үтә дә сабыр, әмма эчтән тулышкан гажәеп бер киеренке кыяфәт белән Алько Дыхнога төбәлде. Лекторның кинәт туктап, тынып калуына гаҗәпсенгән студентлар, муеннарын сузып, Дыхно ягына таба карана башладылар.
Виннер кулын алга сузып:
— Иптәшләр, бер генә минутка тынлык. Аудиториядә башсыз жай- дак пәйда булды. Сабыр гына көтик: башсыз жайдак атыннан төшсен, хәл алсын, ипләп утырсын — аннары сүзебезне дәвам итәрбез — диде.
Зал тынды. Көтә башлады. «Җайдак» урыныннан кузгалырга уйламый да—урындыкка ничек атланып алган булса, шул хәлендә утыра бирә. Виннер да үзсүзле булып чыкты: лекциясен дәвам иттерми. Кем кемне жиңәрдән бик сабыр басып тора.
Студент халкы шаулый башлады: Дыхноны тәртипкә чакыралар. Исендә дә юк «җайдак»ның, авызны колакка кадәр жәйгән, рәхәтләнә елмаеп! Тавыш күбәя бара. Кинәт тавышлар эченнән Колчак Хәсән калыкты. Буй озын, җилкәдә — шинель. Кызылармеецларча төгәл адымнар белән, чакылдатып басып, «җайдак» янына килде, иелеп колагына бер сүз әйтте — күз ачып йомганчы якасыннан йолкып алды, бик каты итеп бер селекте, аннары. . тып-тын калган зал уртасыннан чаптырып алып китте, ишекне ачып, Дыхноның билдән түбәнрәк төшенә тезе бе-лән җиңел чә гөнә төртте дә шап итеп ишекне япты.
Колчак Хәсән «башсыз җайдакның» колагына ни әйткәндер, белүче- мазар булмады, чөнки Хәсәннең мактану, эшләгән эшен сөйләп йөрү гадәте юк иде. Әмма шуннан соң урындыкка атланып утырып, көннең герое булып күренергә теләүчеләр бетте. Белемгә сусаган пролетар балалары галимнәр сүзен тын һәм тыныч аудиторияләрдә тыңлый башладылар.
Нурия белән Кәшифәнең ике-өч ай уку белән үк яраткан һәм яратмаган профессорлары барлыкка килде. Анатомия профессоры Верновский кара костюм, крахмалланган якалы ак күлмәк, кара штиблет кия, сөйләгән чакта Пушкиннан, Гогольдән учлап-учлап цитата сибә, аның лекцияләрен тыңлау үзе бер рәхәт. «Менә бит нинди кешеләр бар дөньяда,— дип уйлый Нурия.— Медицинамы да биш бармагы кебек белә, әдәбиятны да су кебек эчә. Мин дә шулай була алырмын микән?»
Профессорга төбәлеп, аның әйткән бер сүзен тыңлап, күңел салып утыра башлый Нурия. Тик аның уйлары тагын ишеткән сүзгә түгел, профессорның үз-үзен тотышына юнәләләр. Ул аның лекцияләргә бик пөхтә киенеп килүенә соклана, мөгаен, зыялылар нәселеннәндер дип уйлый, әнисенең әтисен гел мужик дип тиргәвен, дорфа кыланасың дип гел шелтәләп торуын искә төшерә, Нуриянең күңелендә зыялылык белән мужиклык төшенчәләре тартыша башлый. Кеше әдәпле, мәдәниятле, белемле булырга тиеш. Моны Чехов әйткән булса кирәк. Чехов Нуриянең уйларын төплерәк, ышанычлырак итә. Верновский, күрәсең,
зыялы кеше: лекцияләргә ашык-пошык кына килми, сакал-мыегы тәртипкә китерелгән, дулкын каккан кара чәчләре пөхтәләп таралган булыр. Аудиториягә кереп, кафедра янына баскач, ул баш кагып исәнләшә, дөньясын онытып лекция укый, аннары матур гына саубуллашып, студентларның бер генә минутын да урламыйча, төп-төгәл чыгып китә.
Нурия Солтанның әнә шулай матур киенеп, әнә шулай чиста-пөхтә ♦ булып йөрүен бик тели. Кечкенә кеше түгел бит аның Солтаны да! з Ж.ир төзүчеләр техникумын тәмамлаган белемле кеше. Әгәр ул да про- з фессор Верновский кебек матур киенеп йөрсә, матур итеп исәнләшә * белсә, матур итеп сөйләсә, аның да авызына карап торырлар иде. Ну- ч рия нинди егеткә кияүгә чыккан дип сокланырлар иде. Юк, Солтанның 5 кызларны авызына каратып тотуы кирәкмәс. Анысы артыграк булыр. “ Бәладән башаяк дигәндәй, алла сакласын, берәрсе Солтанны үзенә ка- ♦ ратып куйса. Хәзерге кызларга ышаныч юк, ирекле мәхәббәт дип авыз =• суларын корыталар.
Күңеленә килгән әнә шул уйдан ул үзалдына елмая: Солтан йөрә- * гендә Нуриядән башка бер генә кешегә дә урын юк. Әгәр урын булса, < Солтан әллә кемнәргә өйләнә алган булыр иде, әтисе белән дәгъвага ке- е рә-керә Нуриягә өйләнмәс иде...
Нурия бу минутларда күңелендә Солтанга карата чиксез ярату һәм * рәхмәт хисләренең тулышып торуын тоя. Үзләренең Гажур йортындагы ■бәләкәй генә бүлмәләрендә ирле-хатынлы булып тормыш башлап жи- бәрүләрен сөенеп уйлый. Туй дигән нәрсәне алар бик гади эшләделәр: Солтан ягыннан Имам Каһарманов, Нурия ягыннан Кәшифә килде. Ка- һарманов бик җитди итеп, йөзенә бергенә елмаю да чыгармыйча, алар- ны социализм җәмгыятендә яңа бер гаилә артуы белән котлады. Аягүрә басып калай кружкадан портвейн эчтеләр. Кәшифә исә бу көнне, юаш табигатенә хас булмаганча, күп сөйләде, күп көлде, аларның бәхетенә сокланып туя алмады. Әле Солтанны, әле Нурияне кочаклап: «Бәхетлеләрем минем», «пар күгәрченнәрем минем!»— дип ду килеп йөрде...
... Киләсе дәрес — Милославскийныкы. Гистология Бу профессор тавышы белән дә, киеме белән дә алдыра алмый. Озын буйлы, чандыр. Менә ул, нәсел нәсәпләреннән үк килгән дворянлык гадәте буенча, көмеш язулы кара таякны соклангыч матур селтәп, кешеләр игътибар итәр дәрәҗәдә туры, төз атлап, практик дәресләр үткәрә торган бүлмәгә килеп керде. Лекциясен башлап җибәрер алдыннан, студентлардан бик зур итагатьлек белән рөхсәт соран, папирос кабызды. Аннары лекциясе беткәнче тәмәке тартудан туктамады. Студентлар аңа «Төтәтүче эпителия» дип исем куштылар.
Нурия аның, беренче лекциясен аңламаган кебек, бүгенге лекциясен дә аңламады; янында мыштым гына, аңлаган сыман кыланып утырган Кәшифәгә:
— Мин, малакаем, моның лекциясенә вакыт әрәм итеп килеп тә йөрмим, китаптан укып үзлегемнән әзерләнсәм, мең өлеш әйбәтрәк булыр, — диде.
Милослаэскийның студентлар, профессорлар арасында дан алуы — дворяннарча таяк атындырып, үрә катып йөрүендә генә түгел, лекцияләрен үзе кебек зур галимнәргә исәп тотып укуында гына да түгел, папирос тарткан саен бик зур паузалар ясап, бер-бер артлы биш-алты шырпы кабызуында да түгел. Аның биографиясендә бөтен университетка шаулаган бер вакыйга бар.
Гражданнар сугышы бетеп, совет оешмалары илдә ныклы тәртип урнаштырырга, гадәттән тыш комиссарлар гаять зур инану белән үз эшләрен башкара башлаган бер дәвердә дворян Лаврентьев, элекке ак офицер, эзәрлекләүләрдән куркып, профессор Милославскийга килде.
— Александр Николаевич, бәла! Язмышым кыл өстендә. Фамильный көмеш ияребезне, кылыч белән алтатарны, зинһар өчен, үзендә яшереп са^ла, еллар иминләнгәч, килеп алырмын,—диде.
Дворян намусы — Милославскийлар өчен иң зур намус. Аңа тап төшергән кеше алар карашында затлы нәселдән булуын шундук югалта һәм аңа дөньяда яшәүнең бер генә дә кызыгы калмый. Милославский Лаврентьевтан фамильный көмеш иярне, кылыч белән алтатарны алып, медицина факультеты урнашкан бинаның чормасына яшерде. Гөнаһ шомлыгы, факультет бинасын каравыллап, кирәк чакта галимнәргә, тычкандыр, күседер, эт-мәчедер ише җәнлекләр әзерләп торган Максимка бу хәлне сизеп калган, икенче көнне үк тиешле урынына барып әйткән. Гистолог Милославскийны («Төтәтүче эпителияне») янтыкларына наган таккан ике яшь кеше төнлә килеп алып та китәләр. Трибунал. Хөкем карары кыска: контрреволюциянең мөлкәтен һәм коралын яшергәне, шуның белән илгә хыянәт иткәне өчен — атарга. Менә кай-чан хурлык килә нәселгә, менә кайчан дворян намусы белән эшче- крестьян намусы кара-каршы килеп бәрелешә. Үлем җәзасын җиренә җиткерер алдыннан гистологтан сорыйлар:
— Соңгы теләгегез нәрсә, профессор әфәнде?
— Үлемемнең Володяга билгеле булуын телим.
— Кем ул Володя?
— Владимир Ильич.
— Ильичны каян беләсез?
— Чит илдә бергә яшәдек, ул минем революционер булуымны түгел, галим булуымны теләде, синең юлың, Саша, фән юлы, диде. Әгәр ул минем үлемемә риза булса, мин үкенмй-йвитми стенага барып сөйләм!
Ленин ул хакта ни әйткәндер, моны берәү дә белми, әмма профессор Милославский исән калган, дворян таягын атындырып Казан урамнарында йөри, пң зур галимнәргә генә аңлаешлы ител лекцияләрен укый, Казан нейрогистологлар мәктәбен җитәкләп алып бара, үз янына яңа яшь галимнәр туплый, галимлеге дә, биографиясендәге серле эпизод та аңар хөрмәт белән карарга мәҗбүр итә иде.
...Көне буе җелекләргә үткән суыктан Нурия, ниһаять, үзләренең Воскресенский урамындагы Гажур йортына, бишенче каттагы сигез метрлы бүлмәләренә кайткач кына котыла. Алар Солтан белән икәүләп мич ягалар, утын пүләннәренең мичтә чытырдап януын карап, бер- берсенә битләрен куеп янәшә утыралар.
Кызып җитмәс борын чи усак пүләннәре ысылдап пар бөркиләр, кибеп җиткәч, чатыр-чотыр яналар: ил өстеннән узган яулар, атышлар, Казан Кремле диварлары буенда һәлак булган комиссарлар турында сөйлиләр....
Нурия мичне томалап бәрәңге тәгәрәтә, сөт белән бәрәңге ашыйлар, чәй эчәләр, җылы өйдә сөякләр язылып китеп, бүген университетта һәм Кремльдә булган кызыклы хәлләр турында сөйләшәләр.
Шулай көн артыннан көн узып, университет аудиторияләрендә өшн- өши укып йөреп, Кәшифә белән бергә беренче имтиханнарны тапшырдылар. Бу әле анатомиядән беренче бүлекләр генә иде: сөякләр, итләр, сеңгерләр бүлеге. Суык кыш узып, май кояшы җылыта башлагач, Нурия, бала анасы булырга җыенганын белеп, бик хәтәр куркуга төште. Икенче курсны башлаган чакта инде аның авыры зур булачак, мичкәдәй корсагың белән яшь егетләр, яшь кызлар алдында ничек күренмәк кирәк. Җәй буе врачларга консультациягә йөрде, ана бик матур киңәшләр бирделәр. Бала анасы булу ул чиксез бәхет икән, бала багуның үз рәхәте, үз серләре бар икән. Моны аңа озаклап аңлатырга тырыштылар, ләкин булачак яшь ананың күңеленә, мин барыбер баладан үләм, дигән ямьсез бер уй кереп утырды. Башта ул уй аны куркытса да, киемгә ияләнгән кебек, Нурия ул уйга да ияләнде, тик
япь-яшь көе табутта ятачагын, иптәшләре аны кызганачагын күз алдына китереп, Солтан югында, рәхәтләнеп бер елады; аннары, күңеле бушангач, үләр алдыннан ике төрле җитди эш эшләүне кирәк тапты. Иң әүвәл деканнары профессор Воробьевтан бер ел укымый торырга административ ял алды. Калын гәүдәле, кара сакаллы профессор бәләкәй куллары белән корсагын яшерергә азапланып утырган Нуриягә, ♦ аның бөтен битен тутырып төшкән сары туткылга, калынаеп, күпереп а киткән сабый иреннәренә бигүк төбәп карарга базмыйча, ипләп кенә: g
— Студентка Уразаева, ирегез кем? — дип сорады
— Солтан, — диде Нурия. §
Профессор ирен кырые белән генә елмаеп:
— Ә фамилиясе? — диде.
— Айдаров. ♦
— Кайда эшли? =
— Кремльдә. S
— Кем булып?—диде профессор, ниһаять, кирәкле сорауга барып >
җиткәч, иркенләп бер сулу алды. *
Нурия башын кырынрак салып, балаларча бер караш белән, шуны ' да белмисезмени дигәндәй, карап торды да:
— Наркомземда... — диде.
— Алай икән, — диде Воробьев. — Наркомземда эшли икән. Кечке- * нәгез дә булырга тора икән...
Нурия аның, үз-үзе белән сөйләшкәндәй, шулай аның хакында озаклап тәфсилләвенә уңайсызлана калды: бит алмаларының ут янып тора башлавын тойды.
— Квартирагыз кайда соң? — диде Воробьев урыныннан торып.
— Гажурда.
— Алай икән, квартирыгыз Гажурда икән... .
— Ә нигә?
— Бәләкәчне карарга кешегез булырмы соң?
— Кешебез юк.
— Алай икән, кешегез юк икән... Дәресләргә ничек йөрерсез икән соң, студентка Уразаева?
— Балалар бакчасына бирермен.
— Сезнең янда бакча бармыни?
— Бар.
— Яхшы, алайса, Уразаева, секретарьдан административ отпускы алуыгыз турында кәгазь тутыртыгыз, миңа китерерсез, кул куярмын...
Нәкъ бер елга ял алу аңа тынычлык китерде. Ул хәзер берәүгә дә күренеп йөрмәячәк, берәүне дә мәшәкатьләми генә үлә алачак.
Икенче җитди эше аның бала табу йортын сайлауга бәйле иде. Соңгы сулышында ул Солтанны күреп үләргә тиеш. Бер мәртәбә булса да! Солтан аңа авыр булган минутларда, дөнья белән саубуллашкан чакта, Кремльдән чабып чыгып, аның янына сәгате-минуты белән килеп җитәр. Шуңа- күрә Нурия Кремль буе урамындагы беренче бала табу йортын сайлап алды...
Таң алды идеме икән, әллә төн урталары гына узып киткән идеме, ул бик хәтәр эче бора башлаганга уянды Моның нигә икәнен шундук сизенеп, күрше хатыны Мәликә апаны уятты.
— Апам, минем вакытым җиткән, ахрысы, мине больницага илтешеп куй инде. яме... — диде.
— Ирең өйдә юкмыни? — диде Мәликә апа.
— Өндә юк шул, командировкага киткән иде,
— Кая дисең? Анысы нинди җир тагын?
— Командировкага. Әгерҗегә... аа-а,—диде Нурия, сыгылып төшкән хәлдә эчен тотып.
4. «к. у» м 4
49
Мәликә апа, әлегә кадәр биргән сорауларының мәгънәсезлеген аңлап, ашыга-кабалана башлады:
— Белмичә дә торам, кара инде мин мәгънәсезне... беренче балаң бит әле... Хәзер, иркәм, хәзер, әзрәк кенә түз, матурым. Барырлыгың бармы? Булмаса Сәйфелмөлекне ат җигәргә җибәрәм...
— Ат... җигәргә?..— диде Нурия, тулгагы туктаган арада, сәерсенеп, күрше хатынына карады.
— Сун инде, нәрсәсе бар аның, Сәйфелмөлек абзац олаучы бит. Кәнүшниеннән җигәр дә апкайтыр атын. Утырып кына барырсың... Беренче бала бик тә кыен анысы, бик тә кыен... Күлмәк-мазарың бармы чисталыкка? Әзерләп куйганыеңмы? Кайда дип соравым...
— Комодта, аскы тартмасында... — Нурия тагын сүзен әйтеп бетерә алмыйча сыгылып төште.
Мәликә апа, комодтан актарып, чиста күлмәк, яулык, җәймә алды, аларның барысын бергә төйнәде, Нурияне ипләп кенә киендерде дә, белгән догаларын авыз эченнән укып, бик озаклап аскы катка алып төште.
Таң әле беленә дә башламаган, көзге салкынча урамда кеше-кара күренми, багана башындагы фонарьлар тонык сары нур сибеп сүлпән генә яналар, кайдандыр, Проломный урамы ягыннан, трамвай чылтырап узганы ишетелеп куя иде.
Урамнан бик әкрен генә бардылар. Нуриягә, Солтаны өйдә булмагач, кайсы больницага барса да барыбер иде, ләкин ул Кремль буендагы больницаны сайлаган иде шул инде.
Ике көчсез кеше, ике хатын-кыз төнге аулак урам буйлап шунда таба үрмәләделәр.
Алар алдыннан, озын булып, ике кара шәүлә сузылып барды.
Бала табу йортының алгы бүлмәсендә тонык кына, сизелер-сизел- мәс кенә булып ут шәүләләнә. Ишеге эчтән бикле. Мәликә апа ишек кагарга тотынды Төнге аулак урамга бу бик хәтәр яңгырап ишетелә иде.
— Әкренрәк, Мәликә апа. Куркып ачмый тормасыннар. — Нурия, эчен тотып, стенага сөялде.
Мәликә апа шактый үткен хатын булып чыкты.
— Таяк белән каксаң да таманга килер әле. Беләм мин аларны, булнискә беренче генә килүем түгел, аллага шөкер, җиде бала таптым...— дип, тагын да ныграк шакырга тотынды.
Эчке яктан шылтырап келә төшкән тавыш ишетелде, аннары олырак яшьтәге йокымсыраулы хатын-кыз тавышы:
— Әкренрәк кылансагыз булмыймәллә! — дип мыгырданып ишекне ачты.
Нурияне эчкәрге якка алып кереп киттеләр.
Шул сәгатьтән башлап, беренче баласын табачак яшь ананың күңеленнән мең төрле шөбһә, борчу, баласының исән-имин тууына булган өмет — барысы бергә буталды.
Иртәнге сәгать алтыдан кичке сәгать тугызга кадәр сузылган һәм акыл ирешә алмас озак, мәңгелек булып тоелган газаплы гомер узды: Кыз бала дөньяга аваз салды.
Нурияне бала имезергә өйрәттеләр.
Ул үләргә юраган язмышын оныткан. Дөньяга өр-яңа кеше китерүенә нишләргә белми сөенгән, шул ук вакытта ире Солтанның — кирәк бит!—хатыны бала табар чакта гына командировкага китеп баруына рәнҗеп, аермачык газаплар, билгесез өметләр эчендә яна, тетрәнеп, гасабнланып, иренең кайтып җиткәнен көтә; тора торгач, ул гомердә дә кайтмас, ул аның мең газаплар белән җир йөзенә нәни кеше китергәнен белмәстер кебек тоела башлый; бер сөенеп, бер көенеп, очрашу,
кавышу, кызын әтисенә күрсәтү минутларын бетмәс-төкәнмәс зарыгулар белән көтә иде.
Беренче булып аның янына хәл белергә Кәшифә килде. Дусының базардан сатып алган алмасын, бер шешә кайнаткан сөтне һәм дәфтәр битенә язган хатын китереп тоттырдылар. Кәшифә аны баладан котылуы белән котлаган, кызыңа матур исемнәр санлашырмын, тизрәк те- ♦ рел, Солтанга телеграмма суктым, дип язган иде з
Хатны укыганда Нурия хәлсезләнеп китте. Күзенә мөлдерәп яшь 5 тулды. Ахирәт дусының килүе, ире Солтанның килмәве аның күңелендә * давыл кузгатып алды.
Әгерҗедән кайтып җитү өчен нибары ике-өч көн вакыт кирәк иде, 5 югыйсә, Солтан өч көннән, биш көннән соң да күренмәде. Нурия баласы белән өйгә кайтып, бер көн торганнан соң гына кайтып җитте. ♦
Ишектән керүгә ул, чемоданын идәнгә ташлап, хатыны белән бәлә- = кәченә ташланмакчы иде, Нурия аны бик тиз туктатты:
— Ипләп, ипләп! Балама суык тидерәсең. Юлдан кайткан көйгә Z кулларыңны юып килсәң дә бик таман булыр.
Солтан, өстенә салкын су сипкәндәй, кире чигенде, үпкәләмәкче булды, ләкин хатынының сулып калган ап-ак йөзен күрүдән, хәлсез i тавышын ишетүдән туган тойгылары бергә буталып, ул тиз-тиз кулын Z юды, өстен алыштырды, тик шуннан соң гына, карават янына барып, < башта хатынын үпте, аннары:
— Я, кызымны да күрсәт инде,— диде
Нурия биләүсәдә яткан баланың битенә каплаган җәймәсен ачты, Солтан йодрык чаклы кып-кызыл бит күрде, сөенеченнән нишләргә белмичә:
— Гел дә мин булган! Борыннарына чаклы төймә борын, иреннәренә чаклы үземнеке!—дип, әллә ниткән зур эчке бер сөенеч белән кычкырып җибәрде.
— Шаулама, аю! Ипләп кылансаң булмыймәллә? Кызымны курка торган итсәң...— дип сөйләнде Нурия.
Ул һаман да шул хәлсезрәк тавыш белән, чуар халатының чабуларын әйбәтләп ябып, әледән-әле кызчыгына күз төшереп, бала табу йортына Мәликә апа алып барганлыгын, кайтканда олаучы Сәйфел мөле.к абзыйның сиртмәле арбага ястык салып алып кайтканлыгын сөйләде. Тавышы аның тигез, бәхете дә тигез, кызының әтисе соң булса да кайтып җиткәнгә, йөрәк түрендәге рәнҗеш инде югалган, чыраена алсулык чыккан, күзләре дөньяга нурланып карыйлар иде. Әни кешегә бәхетле булу өчен күпме кирәк соң: баласының әтисе янында булса, шул җитә!
Беренче атналарны ул Солтанын эштән көтеп ала алмыйча, сагышлы газап эчендә үткәзде. Төннәрен нәние елап уянса, гел дә менә дөнья беткән төсле булды, ими кабарга теләмәсә, авырып китмәдеме икән дип ут йотты. Күршеләре Камилә апа, үзенә хас дорфа бер изгелек белән аны ләгәндә бала коендырырга, тәнен авырттырмаслык итеп биләүсәләргә, бот аралары пешексә, пудыр сибәргә өйрәтте
— һаман саен кулда күтәреп йөртмәгез. Шуңа өйрәнер кызыгыз. Кем дип кушасыз атын?
— Эльмира,— диде Нурия.
— Әй, ходаем, табасыз инде тузга язмаганны! Сания дип кушсагыз, я Мәрьямбикә дисәгез, ичмасам, бер авыз тутырып әйтеп булырые, үскәненнән дә исемен әйтергә хурланып йөрмәсме. Табасыз! Сездә генә инде алтын бишектән төшкән бала
Эльмирага дүрт айлар чамасы тулганда Кәшифәләр, Колчак Хәсәннәр икенче курс өчен имтихан тапшыра башладылар. Кәшифә ахирәте көн саен әле бер, әле икенче фәнен я дүртлегә, я өчлегә биргән булуын әйтергә керде. Нуриянең күңеленә шом төште. Тукта, бала
бишеге янында утырып калуы түгелме? Кәшифә ахирәте шулай мактанып чыгып киткәннән сон баласын тирбәтә-тирбәтә, сүзсез генә, авыз эченнән моңаеп җырлый, аннары тынычлана, кызым, син язга дәү булырсың, без сине балалар бакчасына бирербез, синең әниең дә җиң сызганып укый башлар, аллаһы боерса, Кәшифәләрне, Хәсәннәрне куып та җитәр, узып та китәр, дип үз-үзен юата торган булды.
Балага җиде ай тулганда әтисе Солтанны тагын Әгерҗе төбәгенә, бу юлы инде атналап-айлап кына түгел, шунда ел буе торып эшләргә җибәрделәр. Ярый әле, ул киткән чагында Нурия, ире белән бергәләп, баланы үзләреннән ерак түгел, Черек күл бакчасы буендагы бер яслегә урнаштырып өлгергән иде. Анда эшләүче өлкән медсестра Полина баланы да, баланың әнисен дә бик үз итте,. Солтан киткәннән соң Нурия, япа-ялгызы бер бүлмәдә яшәргә теләмичә, үзе янына медсестраны да чакырды.
— Полина, кил безгә, миңа булышырсың, бергә-бергә яшәрбез кыш чыкканчы,— диде.
Полинаның торыр урыны юк — ул бик ишле гаиләле бер туганнарында ишек төбендә диярлек кунып йөри иде, сөенеп риза булды.
Солтанга алар икәүләшеп: «Менә кызчыгың нинди матур үсә!» дип карточкасын җибәрделәр.
Солтаннан хат бик көттереп килде, ул анда авылларда өр-яңа тормыш башланачагын, кырларның корама юрганнан арыначагын язган, гаиләсенең ничек яшәвен хат ахырында гына сораган иде. Бу хәл Нурияне тагын бер мәртәбә рәнҗетеп, күңелсез уйларга батырды. Шулай да бу түзәрлек иде әле. Нуриянең йөрәген аеруча телеп алган хәл бераз соңгарак булды.
Эльмира, ун ай тулып, теле ачыла, «әннә», «мәммә» дигән сүзләрне әйтә белә башлаган чакта бик кинәт авырып китте.
Врачлар, диагноз куеп, балада менингит икәнен ачыкладылар. Үзе дә врач булырга әзерләнеп йөргән Нурия өчен бу башына күсәк белән сукканнан ким булмады. Бала я үләчәк, я гомерлек гарип булып калачак. Нурия йокыдан язды. Аның төннәр буе баласы янында утырып чыгуын, эчендә җәһәннәм утлары бар кебек кайнар сулыш алуын күрү Полинага да авыр иде. Көндезен Полина вакытын яследә үткәреп, эштән чыгып арыса, төннәрен Нуриягә булышып, аны кызганып үткәрә иде, шунлыктан, күтәрәмгә калган ат кебек, аягын сөйрәп кенә йөри башлады, йокысы туймаганга күрә күзләре кызарып, күз төпләренә капчыклар асылынды.
Баланың авырып китүен әйтеп Солтанга ашыгыч хат яздылар. Бу юлы хат көттереп килмәде. Ләкин әти кеше тиз генә кайта алмавын әйткән, «тормыш булгач бала авырмый тормас инде»,— дигәнрәк юату сүзләре язып җибәргән иде.
Нуриянең иренә коточкыч хәтере калды. Ул аңар бүтән хат язып тормады, кызының көннән-көн сыза барган организмына эчке бер сызлану белән карап, сабыйның хәлен җиңеләйтергә теләп кенә яшәде. Көндезләрен ул лекциядә үткәргәнгә күрә, баланы иртән һәм кичен генә, больницага барып кына күрә ала, барган саен елап кайта, кичен Полина белән бергәләп елашалар иде.
Тагын бер айдан бала үлде. Телеграмма бирсәләр дә, Солтан кызын күмәргә кайтмады. Хәтта хәбәр дә язмады. Нурия, ирен күрәлмәс дәрәҗәдә рәнҗеп, ул мине яратмый, мулла кызына өйләнгәненә үкенә дип нәтиҗә ясады, тормышын Солтаннан аерым итеп, бергә бөтенләй дә яшәмәгән төсле итеп күрә башлады.
Тагын бер атнадан Солтаннан хат килде. Ул Нурия кайгысын уртаклашып: «Үзеңне бик бетермә, без әле яшь, тагын балабыз булыр»,— дип язган иде.
Бала табарга больницага илтеп куймавы, нәкъ шул көннәрдә Әгерҗегә чыгып киткән булуы, инде менә хәзер баласы үлеп киткәч тә күмәргә дә кайтмавы — бала хәсрәтеннән саргаеп калган яшь ананы өнсез итте. Ичмасам, юату сүзләре дә язмаган бит. «И кызым, безне ташлап киттеңмени?» дип тә көенмәгән, борчылмаган, бигрәкләр дә таш йөрәк, бигрәкләр дә каты бәгырь булыр икән. Әйткән иде аны әнисе, чыкма ♦ Садыйкныкыларга, аларда иман юк, олы абыйсы байларны кылыч бе- 3 лән турап йөрде, монысы да синең кадереңне белмәс дигән иде, тәки 5 дөрескә чыкты. *
Үләр чиккә җитеп рәнҗегән Нурия хатны вак кисәкләргә ертып ң ташлады, аның белән генә риза булмады — идәндә чүп булып аунап 5 яткан хәлдә дә хат кисәкләре аның өчен агулы елан белән бер иде, “ барысын бергә җыеп, дөрләп янган утка атты. ♦
Шуннан соң бушанып китте: бугазына килеп бөялгән ачы төен » ■гарьлекле күз яшьләре булып мендәренә акты...
Ill
Дөньяда вакыт дигән табип бар. Вакыт күз яшьләрен киптерә, әр- Z иеп янган йөрәкләрне шифалы кулы белән сыйпый, төзәлмәс яраларны < төзәтеп бирә.
Нурия иренә айлар-еллар буе үпкәләп, ачу саклап йөри алмады. Узган вакыт яраларны ялгады, үпкәләрне оныттырды. Ул иртән иртүк лекцияләргә йөгерә, лекциядән чыккач, базарга барып, бәрәңгедер, кәбестәдер ише нәрсәләр күтәреп кайта, ашарга әзерли, өйне ягып җылыта, аннары Полина белән бергәләп үзенә шарф бәйләргә, бияләй яки кофта бәйләргә утыра. Кечкенәдән кул эше тотып үскәнгә, ул бәйләүне карамыйча да эшли ала, шуңа күрә аның күзләре буш, күзләре ' патологик анатомия дәреслеге өстеннән йөгерәләр.
Бу — патологик анатомия дигәннәре гаҗәп бер фән булып чыкты бит әле. Аңар тотынганчы студентлар үзләрен чын чынлап медик итеп, булачак врачлар итеп сизмиләр иде. Бу кафедрада төрле-төрле чирләрнең кеше организмында нинди гамәлләр кылып йөрүләрен, ягъни кеше тәнендәге тере күзәнәкләрне ничек итеп җимерүләрен микроскоптан карап беләсең икән. Нуриянең чахоткадан, үпкә яки бөйрәк шешүдән үлгән кешеләрне ишеткәне бар иде. Патологик анатомияне өйрәнгәнче ул чирләр һавада эленеп торган сүзләр генә иде әле. Инде менә кеше тәнендәге катлаулы үзгәрешләрне үз күзе белән күреп белә башлау сукыр кешенең күзе ачылудан бер дә ким булмады.
Нуриягә чын дуслар табарга кирәк иде. Аның белән бергә укый башлаган студент иптәшләре аңардан бер ел алга китеп барганнар, алар белән бер өстәл янында, бер аудиториядә бергә укып йөрмәгәч, аралары шактый ук ерагаеп китте, хәзер анар иптәшкә керәшен кызы Шура Турчанинова, чуваш егете Тимоша Охливанкин һәм Колчак Хәсән торып калдылар. Болар барысы да беренче курстан күчә алмый калган авыл балалары, аларга русчаны такы-токы белүләре комачау-лаган, авылда, ачлы-туклы яшәгән дәвердә алган белемнәре дә чамалы иде. Ләкин авыл баласының гаҗәеп бер хасияте бар — тырышлыгы. Эшнең асылына бер төшенеп алдымы — китә эшләр уңайга Көннәрне атналар, атналарны айлар, айларны еллар алыштыра, тоташ агым булып барган тырышлык көннәрдән бер көнне авылның крестьян баласын кеше күзенә күренерлек итә. Башта аның тырышлыгын таныйлар, сәләтен танымыйлар; әмма тырышып тапкан белем үз артыннан яңадан- яңа мәгълүматлар ияртә торгач, бер дә бер көнне авыл баласының тирәндә йоклап яткан аңы, акылы, зиһене уяна — китә шуннан, мин сиңа әйтим, булдыклылык, сәләт сыйфатларын тану!
Керәшен кызы Шура белән дә, чуваш егете Охливанкпн белән дә*. Колчак Хәсән һәм мулла кызы Уразаева белән дә шулай булды. Патологик анатомиядән башка бер генә дә кызыклы фән юк дип исәпләгән профессор Загуляев башта Шураны күреп алды, аннары Нурияне үз. итте, алар янына Хәсән белән Охливанкинны тартып китерде. Ул әле практик дәресләр беткәннән соң да бу студентларга озаклап микроскоптан күрсәтә, озаклап аңлата, Нурия хәтта дәрестән соң урам буйлап кайткан чагында да тирә-юнендә ни булганны маңгай күзе белән күрмичә, күңел күзе белән күреп, микроскоп аша карап кайта иде. Профессор Загуляев аңа дөньяда иң бәхетле кешедер, үзе теләгәннең барысына ирешкән зур галимдер кебек тоела, ул нинди юл белән, нинди алымнар белән шушы югарылыкка иреште икән дип фикер йөртә башлый.
Ул арада диагностика кафедрасында студентларны кешенең күзәнәкләре белән генә түгел, авыруларның үзләре белән дә таныштыра башладылар. Нурия Уразаева алдында аускультация һәм перкуссия дигән хикмәтле нәрсәләр ачылды. Гаҗәп сәер исемнәр белән йөртелә торган бу могҗизалар бактың исә татарча: бармакбелән сугыптыңлау, колак куеп тыңлау дигән гади генә сүзләргә кайтып кала икән. Врач булырга, хәстәләрне терелтергә теләгән кешенең холкы әйбәт, күңеле киң, акыл-фигыле йомшак булырга тиеш икән. Шуның өстәвенә, әле врачка яхшы күрә ала торган үткен күз, яхшы ишетә ала торган колак, җитез-өлгер кул кирәк икән. Болар Нуриягә тагын Солтанын искә төшерделәр. Ул әнә җир төзүче булып алды да Әгерҗе якларына китеп ничәмә-ничә ай кайтмый ята. Анда врач җаны юк шул инде, йөрәге дә врач йөрәге түгел аның, таш йөрәк! Кайтып кына керсен әле менә: ул аның йөрәген аускультация-перкуссия белән тыңлап карар, ул аңа җанында берничә ай буена җыелганның барысын чыгарып аударыр.
Ләкин Нуриянең ярсынып-ярсынып хыяллаганнары тормышка ашып җитми калды. Авыру әнисе янына Зартугайга кайткан Кәшифә туган- үскән якларыннан кызыклы хәбәрләр алып килде.
— И-и малакаем, — диде ул, Нурия каршысына утырып. — Без синең белән Солтанны икәүләп эт итеп тиргибез, таш йөрәк тә таш бәгырь дибез. Бактың исә аның хәле синнән-миннән дә хөртирәк икән. Авылда җир бүлеп йөргән чакта крәстияннәр аңа сәнәк белән кадаганнар.
Нурия чырыйлап кычкырып җибәрде дә битен кулы белән каплады. Аңын җыйгач:
— Исәнме? Хәле ничек? — диде.
— Ике атна Әгерҗе больницасында ятып чыккан, Эльмира үлгән көннәрдә больницада булган икән, мескенем, синең хәлең авыраер дип кенә әйтмәгән.
— Мин аны барыбер гафу итмим. Больницадан чыккач та кайта алган булыр иде. һич югы, юату сүзе яза алган булыр иде. Сезнең ул Солтаныгыз — таш йөрәк! Аклап маташма син аны, яме, — диде Нурия, үзенең бите буйлап кайнар яше ага иде.
— И Нуриякәем, син алай дисең дә бит, ул бит коммунист, кая кушсалар, шунда бара, синең белән безнең күк үз кайгысын гына кайгыртып йөри алмый. Беләсеңме, Зартугайда Имам абый Каһарманов- ны күрдем, шул бик мактап торды иреңне...
— Нәрсә дип мактый?
— Син, Солтан, нишләп эшкә Нурия белән кайтмадың, нигә яшь хатыныңны япа-ялгыз калдырып аздырасың, дип сораган ием, ди, бер дә аптырамады Солтан, ди, ике сүз белән генә авызымны каплады да куйды, ди.
нан тотты.
— Кайчаннар кайтыр икән? Уф! Уйласам, йөрәкләрем жу итеп китә, явыз
адәмнәр аның башына җитмәсләр микән, Кәшифәкәем? Ярасы төзәлгәнме? Әллә үзем Әгерҗегә китеп барыйм микән?
— Сабыр итик, Нурия. Кайтыр, үзе дә җанын кая куярга белми торгандыр инде...
Самавыр кайнатып чәй эчтеләр, моңаешып, әкрен генә җыру җырладылар. Кәшифә, кайтырга җыенып, юка ак шәлен иңенә сала башлаган иде, ишек шакыган тавышка тукталып калды.
— Керегез! — диде Нурия.
Ишек төбендә кулына кара чемодан тоткан, күн курткалы Солтан пәйда булды.
— Энекәй генәм! Бу нинди могҗиза?!
Бите җил-яңгырлардан яргаланган, ябыгып, суырылып калган, яңакларын каты төкле сары сакал баскан Солтан аларның икесен берьюлы кочаклады. Анардан тәмәке исе, кыр-басулар исе, ир-атка хас тир исе килә иде.
Күрешүдән соң алар өчесе берьюлы тынып калдылар. Бигрәк тә Кәшифә уңайсызланды. Аңа хәзер үк чыгып китәргә, айлар буе аерым яшәгән, бер-бсрсен күреп туялмастай сагынган яшь гаиләне ялгыз гына калдырырга кирәк иде, ләкин ул үзе дә Солтанны сагынган, шуның белән бергә тагын ул Солтаннан башка аның газиз кызын күмешкән кеше, ул Нурияне Солтан янында япа-ялгыз калдырырга курка иде.
Шулай да ул, тойгыларын җннеп, башына ак шәлен бөркәнде.
— Ярар, сабакташлар, мин... кузгалыйм әле .
Нурия белән Солтан, сүз куешкандай, икесе берьюлы, аның шәлен иңеннән тартып төшереп, урындыкка утырттылар.
— Син алай бик чәчрәмә әле, Кәшифә ахирәтем. Безнең әле Солтан алдында җавап бирәсе бар. Бергә яшәдек, Эльмираны бергә җирләдек, җавабын да икебез бергә бирербез, —диде Нурия.
Кәшифә аларда куна калды.
И яшьлек! Нинди саф син, нинди тилемсә син! Синең бар булган байлыгың, бар булган матурлыгың әнә шул сафлыгыңдадыр да инде! Күпме еллар үткәч, зиннәтле фатирларда яшәп дәрәҗәле кешеләр белән генә кунакларга йөрешә башлагач һәм көннәрдән бер көнне сине
— Нәрсә дип әйткән булды икән чучка? — Нурия кызыксынудан һәм ярату хисләре кабынудан кинәт юашланып калды, бит алмаларына алсу тибеп чыкты.
— Мин әле аның хәзер минем иптәшем булып торуына шатмын, дигән Солтан. Врач булып чыккач, минем белән торырмы ул, профессорга кияүгә чыгармы, анысын күз күрер, анар кайчан гына карасаң да, кеше күзе тешәрлек, бөтен өязгә бер ул, аннан да булдыклы, аннан да чибәр, аннан да моңлы баланы көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың, дигән.
Тәмле телле Кәшифәнең аңа байтак кына сүзләрне юату өчен, үзе уйлап чыгарып әйткәнен белә иде Нурия, шулай да бу юлы ышанасы килде.
— Чынмы? Мине юатыр өчен генә әйтмисенме?
— Билләһи әгәр, ипидер. Баскан урынымда чәчрәп үлим, бер генә сүзем ялган булса. Солтан бөтен авылны дер селкеткән. Теге заманда аклар үтергән Вәҗиләрнең, Шәрифханнарның туганнарын кайгыртып йөри, кулак куштаннарының койрыгына баса икән. Монысына да ышанмыйсыңмы?
Нурия ахирәте Кәшифәнең кечкенәдән дингә, хорафатларга ыша- нучан йомшак табигатьле, хәтта бераз куркаграк та кыз икәнен белгәнгә, бүтән ант иттереп тормады, аның сүзенә шундук ышанып, кулын
дәрәҗәле дустын, бик арзан хакка сатып җибәргәч, үзәкләрне өзеп, яшьлек, син искә тешәсен!
Утын белән генә ягып җылытылган, сигез генә метр зурлыктагы бәләкәй бер куышта сабакташ өч дус төн үткәрергә калдылар.
Танга кадәр күзләренә йокы кермәде. Ниһаять, Кәшифә арып-ал- җып, йокыга киткәч, Нурия Солтанга әйтте:
— Торыйк әле.
— Ник?
— Әйтер сүзем бар.
Тордылар. Нурия Солтанны өстәл янына алып килде. Күлмәген күтәреп, күкрәген карады. Солтанның күкрәге марля белән уралган иде.
Нурия куркып, агарынып китте.
— Үпкә тирәсенә тимәгәнме?
— Әзрәк бар, — диде Солтан, ыңгырашып җибәрмәс өчен тешен кысты.
Атналар, айлар буе нахакка рәнҗеп йөргән булуы Нуриянең күңелен яндырып алды.
IV
... Башта Солтан төшендә әтисен күрде. Әтисе «әрме» атына атланып, межалар бүлеп йөри. Кулына ике җәплекәле аршын таягы тоткан Имам Каһарманов сөреп ташланган бик зур басу буйлап, йомшак туфракка тездән бата-бата, бик тиз атлый, Солтан аның артыннан өлгерә алмый, аның аягында киң кунычлы кызылармеец итеге, баскан саен итек кунычыннан йомшак җылы туфрак тула, Каһарманов инде әллә кайларга китеп барды — ул ялан аяк, аның итек кунычына балчык туласы юк. Кемнәрдер табут күтәреп баралар. Табутта Эльмира — Солтанның кызы — чырык-чырык көлә. Солтанга куркыныч, ул бит аны күрми калган иде, ничек терелгән соң ул кызыкай?.. Төрле яктан утлар яктыртып, баш түбәләренә шахтерлар лампасы төсле лампалар беркетеп куйган кызылармеецлар оркестр уйнап баралар, матәм маршы да түгел, дәртле марш та түгел, күңелне баса торган моңлы марш. Шлемнарында прожектор уты, шул уттан Солтанның күзләре камаша, берни күрмәс була һәм ул тирләп-пешеп уянып китә. Караса — күзенә тәрәзәдән төшке кояш бәрә, ишекне каты гына дөбердәтәләр икән...
Чалбарын тартып киеп, майкадан гына килеш, ишекне барып ачты һәм бик күптән күрмәгән дусты Шөкер Лимашны күреп сөенеч белән кычкырып җибәрде:
— У-у, Шөкер дус! Ничә җәй, ничә кыш күрешмәдек! Әйдәле, уз әле, минем майкадан гына булуга исең китмәсен. Нинди җилләр ташлады сине безгә?
— Мин утырып тора алмам, Солтан дус, менә «Зәңгәр шәл»гә ике билет китердем. Нурия белән бүген барып карый алмассызмы?
Солтан Казанны, театрларны сагынган иде, Шөкер дустына ул рәхмәтен ничек итеп кенә әйтсә дә аз тоелды.
— Туктале, минем кайтканны каян белдең син? Театр сагынганны каян белдең? — диде ул, Шөкер Лимашның кара күмердәй көйрәп кабынырга торган күзләренә, шакмаклы аксыл кепкасына, бөрмәләп тектергән, чия төсендәге озын толстовкасына күз төшереп.
— Кайда идең соң син? — дип сорады Шөкер Лимаш үз нәүбәтендә.
Солтан, их син, шуны да белмисеңмени дигәндәй, Әгерҗе якларында крестьян ширкәтләре өчен җир бүлеп йөрүен, төрле гаугалы хәлләргә очравын сөйләп бирде.
— Син ашыкма әле, Шөкер дус, без хәзер чәй куеп эчәбез, шунда беррәттән дөнья хәлләрен дә сөйләшеп алырбыз, — диде.
Тиз генә юынды, өстен киенде, корымлана башлаган калай чәйнеккә су салып, керосинка өстенә куйды, бүлмәгә бик хәтәр керосин исе таралды. ’ ♦
Стенага кадаклаган ак буяулы бәләкәй шкафтан бер түтәрәм ипи, 3 йодрык кадәрле бер шакмак шикәр, такта чәй калдыгы таптылар. 3
— Май-мазар юк икән, — диде Солтан аклангандай. *
— Ярар, анысы кичен булыр, — диде Шөкер күзләрен уйнатып.— =:
Бүген бит минем бенефис. 5
— Шулаймыни? Кемне уйныйсың?
— Ат карагын,— диде артист, аның кара күмердәй күзләре бу юлы ♦
көйрәп яна башлагандай булды. а
— Мәйсәрәне кем уйный?
— Кушловская. х
— Әйбәт уйныймы?
— Әйттең сүз: Кушловская да булсын, әйбәт тә уйнамасын!
— Салих аганың кәефе ничек? — дип, бик җитдиләнеп сорады ♦
Солтан. Z
— Салих аганың кәефе менә дигән. Кәрим агайныкы аңардан да < шәп: «Сүнгән йолдызлар» триумфальный уңыш белән бара, «Җилкән- <езләр»гә халык котырып йөри. Безнең бәхетебез бит ул татар тамашачысы, гел дә менә аркасыннан сөеп торырга тиешле тамашачы! Их, менә шушы көннәрне Габдулла Кариев кайтып күрсен иде!
— Бәйрәм килде дисең, алайса, театрга? Бик шәп, Шөкер дус, бик шәп, театрыбызның, әдәбиятыбызның, музыка сәнгатенең чәчәк атар көннәре алда әле. Кстати, Һадиның хәлләре ничек, Казандамы ул, берәр яры китеп бармадымы? Я, тагын берне эч, көйсез кодагый кебек, көйләтеп утырма әле.
— Булды, Солтан дус, артист кешегә, үзең беләсең, фигураны бозарга ярамый, артист кешегә күбесенчә ач тору мәслихәт. Һади дидеңме әле? Һади өйдә торды бу арада, көн саен яшьләр алдына чыгып шигырь укыды. Энтузиазм ул мишәр егетендә: салам чәчне бер селкеп ала да китә, мин сиңа әйтим, шигырь сөйләп! Менә, ичмасам, сөйли, сөйләп тә карый соң! Сәхнә өчен яратылган бит ул Һади. Минемчә, ул бу араларда Донбасска җыена, татар шахтерлары янына Кәрим абзый котыртты аны, пьеса язарга үгетләде, үзем куеп бирәм дип ышан-дырды.
Солтан әдәбият-сәнгать дөньясыннан соңгы ярты ел эчендә хәбәрдар түгел диярлек иде, күптәнге дусты Шөкер килеп, тау чаклы яңалык әйтеп киткәнгә ул тыны-көне бетеп сөенде, хәтта күкрәгенең чәнчешеп торуын да онытты. Нурия укудан кайтканчы Кремльгә барып, Җир эшләре халык комиссарына озак командировкадан кайтуы турында белдерде һәм «Зәңгәр шәл»гә бару өчен Нурияне көтә башлады.
Көтеп-көтеп тә кайтмагач, ул университет ягына үзе китте. Караса— хатыны республика китапханәсеннән чыгып килә, янында — бер төркем егет. Солтан Нуриясенә читтән генә сокланып карап торды, бала тапкан яшь ана да димәссең, кызларга биргесез: әз генә кылтай- тыбрак кигән берет-кепка астыннан ташып килеп чыккан ике толым кара чәч, билләрне өздереп, гәүдә ыспайлыгын ачып җибәргән нечкә билле зәңгәр пальто, баян төймәләре кебек тезелеп менгән эләктергечле озын кунычлы сары ботинка —юк, Нуриякәй җиргә түгел, егетләр-нең йөрәгенә басып килә. Солтан бәхетСезлеккә очрап, больницага эләгүенә хәтта үкенеп куйды: мондый гүзәллеге белән Нуриякәй-Нөр- кәй бимазасыз гына ятты микән өйдә? Әрсез егетләр аның теңкәсенә тимәделәр микән?
Шулармы уйлап бетерергә өлгермәде, яшьләр төркеме, кинәт кенә Воскресенский урамына таба борылып, Солтанга таба килә башлады. Солтанга бер кая да ышыкланып калыр урын юк иде, ул үзе аларга каршы җитте.
— Падишаһым-Солтаным, иске чабата олтаным, мине каршы алырга чыктыңмыни?!—дип, Нурия барлык игътибарын иренә күчерде һәм шуның белән Солтан күңеленә җыела башлаган шик-шобһәне бөтенләй алып ташлады.
Нуриянең сабакташлары — Охливанкин, Колчак Хәсән, Шура Тур-чанинова— Солтан белән матур итеп кенә исәнләштеләр һәм, артык азапламыйча, юк-бар сораулар белән аның башын катырмыйча, әдәпле генә саубуллашып, үз юлларына китеп бардылар. Әлбәттә, Колчак Хәсән Солтан белән озаграк та сөйләшеп тора ала иде, ни дисәң дә рабфакның салкын баракларында алар икәү бергә туңып-өшеп яттылар, күрәсең, иптәшләреннән аерылып каласы килмәгәндер инде, бәлки күн тужурка, галифе чалбар, ыспай күн итек киеп алган землемер аңар инде чит-ят кеше булып та күренгәндер. Ни булса булды, алар китте, Солтан озын-озакка сузып цормастаи: вакытның бик чикле икәнен, хәзер үк театрга барып җитәргә тиешлекләрен Нуриясенә белдерде, һәм алар театр ягына таба бик кызу китеп бардылар.
V
... Залда ут сүнде. Караңгы зал бер генә мәлгә кыштырдап, пышылдап алгач, тынды. Партеры, балконы, бельетажы шыплап тутырылган һәм инде менә тынып калган театрда моңлы бер көй агыла башлады. Шул моңга ияреп тамашачылар сәхнә ачылганым, саллы авыр пәрдәмен ике якка шуышып кереп җыелганын да сизми калдылар. Күз камашырдай якты, нурлы сәхнәдә Мәйсәрә җырлап килә иде. Җырга суса- 1ан кешеләр, матурлыкка, иреккә сусаган кешеләр Мәйсәрә сылуга карап таң калдылар. Аннары Булат кайтты. Үзе белән авыл егетләрен, авыл кызларын ияртеп керде, шахтерлар санын меңәрләп кенә санаган чит-ят җирләр турында, тирән күмер базлары турында җыр җырлады, сөйгәненә күз явыңны алырлык зәңгәр шәл бүләк итте. Алардан соң Мәйсәрәнең явыз агасы Җиһанша сәхнәдә котырынып йөрде, Ишан хәзрәт: «Алла сакласын, алла сакласын, күкрәгеңә җен оялый күрмә-сен!»—дип, Мәйсәрә тирәсендә бөтерелде. Булат белән Мәйсәрәне, аларның керсез хисләрен һәм шул хисләр алиһәсе булган зәңгәр шәлне хәтерендә саклап, халык тәнәфескә чыкты.
Театр фойесында халык бик чуар иде: чачаклы-чуклы итеп киенгән бистә мещаннары буфетка йөгерделәр; яңа экономик политика чорында кесәләрен калынайтырга өлгергән нэпманнар алдан ук өстәлләр әзерләтеп куйганнар икән, ашыкмый гына шунда барып" утырдылар; фойеда зыялы театраллар белән анда-монда барырга мөмкинлекләре булмаган эшчеләр, совет учреждениесе хезмәткәрләре торып калды, дөресрәге, алар карусель кебек гел әйләнеп тордылар, бүгенге тамашадан алган хисләрен уртаклаштылар, театрга матур киләчәк юрадылар.
Солтан белән Нурия яныннан Кәрим Тинчурнн узып китте. Ул кара костюмнан, галстуктан, штиблеттан иде, мәһабәт олы гәүдәсе белән сизелер-сизелмәс иелә төшеп, ягымлы елмаеп, ике яшь кешенең хөрмәт белән сәламләүләрен алып китте. Нурия белән Солтан шагыйрь Такташны күрмәбезме дип тә хыялланганнар иде, тик бүгенгә аны күрү бәхетенә ирешә алмадылар.
Спектакльнең икенче пәрдәсе, сәхнә ачылу белән үк, халыкны үз ихтыярына буйсындырды. Тормыштагыча чын, хәтта аннан да чынрак
«теп эшләнгән кара урман, жил исеп куйса, шаулый башлар кебек тоела; төрле яктан утлар белән яктыртылганга, күңелдә әллә ниткән зур уйлар кузгата, залда утыручыларның урман белән, елга-сулар белән, сахра-кырлар белән бәйле истәлекләрен берьюлы кабыза иде — күренешкә гөрләтеп кул чаптылар.
Аннары качкыннар җыры башланды. Татар музыкасы күгенә күтәрелеп килгән яна йолдыз — Сәйдәшнен таланты залдагыларны әсир S итте, үз аһәненә, үз ритмына буйсындырды, һәркем үзе җырлардай з булып, ярсынып-дәртләнеп утырды.
Инде шуннан да ныграк таң калдырып булмас, инде шуннан да u күбрәк кабызып булмас кебек иде халыкны, әмма Шөкер Лимашның = ат карагы халыкны тагын бер мәртәбә ярсытып алды. Ф
— Их, егетләр, белмисез ат урлауның рәхәтен, ләззәтен белми- а сез, — дип, тырпайткан бармакларын алга сузып, күзләрен йома төшеп о сүз башлады ат карагы Миңлегали, сүзен ул ничектер серле итеп, пы- - шылдап диярлек сөйли иде: — Менә караңгы төн, ди. Ындыр аркылы х корсак өстеннән килеп, сырт капканың алдына туктыйсын... Йортта < эт өрә башлый, син тыныңны чыгармыйча, күләгә төсле тын торасың, ө Шул арада аргамак җаныем абзарында пошкырып куя, йөрәкләр тиз- - дән кавышуны сизгәнгә кытыкланып китә, сулышлар кысыла башлый < Капка астын казып, йортка керәсең дә, салават укып, агуланган ик- *" мәк, ит кисәкләрен эткә ташлыйсың. Бер ярты сәгатьтән аллага тапшырып эт тончыга. Аргамакның ишегендә чабата хәтле бикләнгән йозак була. Бисмилла әйтеп, отмычка белән келт итеп бер борасың да, йозак шалт итеп борынын күтәреп куя. Абзар ишеге ачылуга, кара бодай басуындагы төсле, хуш исләр анкып китә Аргамак җаныем, көяз кызлар төсле, кызыл билле прәннек кимергән кебек, шыгыр-шыгыр печән кимереп ята, сылу кызлар көлгән төсле көязләнеп пошкырып куя. Барып ялыннан тотып сыйпагач, бәгърем килдеңме, дигәндәй, пуф итеп бер сулап ала Шуннан иренен боргычлап, акрын гына сырт капкадан чыгарасың да, әгузе бисмилла әйтеп атланып, әйдә. .. Тфф! — Ат карагы Миңлегали колакларны ярырлык итеп сызгырып җибәрде дә янында гына яткан бер качкынның сыртына менеп атланды.
Халык кинәт алга сөрлекте Ат кугандай һай-һулап кычкырып җибәрде, ашкынып-шашынып кул чабарга, бис кычкырырга тотынды. Парчалы кәзәкин, укалы кәләпүш киеп алган нэпманнар залның төрле ягыннан сәхнәгә таба йөгереп, «Шәкә, маладис, Шәкә!» — дип кыч- кыра-кычкыра, сәхнәгә акча янчыклары ыргыта башладылар
Шөкер Лимаш, кулыннан ычкынган камчысын ат өстеннән иелеп кенә алган төсле, акча янчыкларын берәм-берәм җыеп, куенына тыга барды — ул осталыкка да халык хуплап кул чаба иде.
Ишан хәзрәтнең йортын яндырып, «тукмачка куерган абыстайларны», ягъни мулланың дүрт хатынын берьюлы көлкегә калдырып, пәрдә ябылгач, артистларны, пьеса авторы Кәрим Тинчурннны, композитор Салих Сәйдәшевне, рәссамны һәм режиссерны сәхнәгә чакырып, аяк өсте торып тагын бик озак алкышлагач, халык, шау-гөр килеп, әле кайтып китәргә бер дә теләмичә, артистларны күреп туймаганлыкла- рын әйтеп, әкрен генә тарала башлады.
— Әйдә, Шөкер дусны котлап чыгыйк инде, — диде Солтан Нурияне кулыннан алып.
— Юк, әйсм, мин анда керергә оялам,— диде Нурия
— Театр караганда оялмадың бит,—диде Солтан хатынына
Алар сәхнә артында бераз адашып йөргәннән сон, артистларның кненү-чпшенү бүлмәләренә килеп чыктылар Монда Нурия бөтенләй югалып калды ул әле генә сәхнәдән сөеп караган Мәйсәрәләр, Булат
лар, Миңлегалиләр, кайсы ярым шәрә, кайсы өстенә шыксыз кара халат киеп алган хәлдә, битләрендәге гримны мамык белән сөртеп маташалар иде.
Алар ашыга-ашыга кире чигенеп барганда, артистлардан усал тел- леләре Нурия исеменә төртмә сүзләр дә әйтеп, моның белән аның сәхнә артына менәргә карышуының дөрес икәнен ышандырдылар.
Ни булса булды, алар Шөкер Лимашның киенеп чыкканын көтеп алдылар. Өстенә сары төстәге кыска каеры тун, башына бәрән бүрек киеп алган Шөкер Лимаш арыган-талчыккан чырай белән чыгып килә иде, боларны күрүгә кояш кебек балкып:
— Килдегезме, матурларым? Карый алдыгызмы?—диде.
— Карадык. Шөкер абый, күздән яшьләр атылып чыкканчы көлдек,— диде Нурия —Сез бигрәкләр дә матур уйнадыгыз. Рәхмәт инде сезгә!
Батыр йөрәкле чая артист чибәр яшь хатынның мактавыннан югалып калды, бераздан соң гына хәл җыеп:
— Сезнең кебек гүзәл ханымнар әйткәченнән гел уйныйсы килеп китте бит әле. Үзегезгә рәхмәт,— диде.
— Ярый, Шөкер дус, без йөгердек,— диде Солтан, аның кулын кысарга үрелеп.
Артист Солтанның кулын тотып алды:
— Дусларым, безнең мәҗлес сыман бер нәрсә бар. Бенефистан соң без шулай җыелып, күңел бушатып алабыз. Мин сезнең дә мәҗлескә баруыгызны үтенер идем.
«Бу тагын нәрсә инде?» дигәндәй, Нурия томыраеп бер иренә карап алды. Солтан эшне озакка сузып, боламык измәс өчен:
— Була, Шөкер дус, син әйткәч, без җир читенә барырга да риза,— дип, тиешсезгә көлеп куйды.
— Хәзер, алайса, сез, дусларым, өстегезгә киенегез дә театр ишеге төбенә чыгыгыз, анда минем «Барабыз»ларым булыр, утыра торсагыз да ярый. Алдан ук кисәтеп куям, качып китәргә уйлый күрмәгез, гомерлек дошманым булырсыз,— диде.
Шул минуттан башлап Солтан белән Нурия артист дусларының кунакларына әйләнеп, ул ни кушса шуны гына үтәп тордылар.
Алар өсләрен киенеп, театр ишеге төбенә чыккан чакта анда егермедән артык олау — «Барабыз»лар килеп туктаган иде. Артистларның киенеп чыккан бере шул олауларга төялеп китә торды. Шөкер Лимаш дусларын үзе янына утыртты һәм кузгалырга торганда ишектән килеп чыккан Салих Сәйдәшевне үз янына чакырып алды.
Аягына кара ботинка, өстенә юка гына көзге пальто кигән Салих Сәйдәшев юка гәудәле, үтә дә чибәр йөзле, кара кашлы бер кеше иде.
— Тукта, тукта, Шөкер әфәнде, син соң театрга яңа артистлар да табып алгансың түгелме?— диде ул, таныш түгел ике яшь кешегә баш иеп.
— Болар, Салих абый, серьезный кешеләр. Синең белән минем ише генә түгел, берсе булачак врач, икенчесе җир төзүче, Кремльдә эшли, так шту сүзеңне чамалап сөйләш,— диде Лимаш.
«Барабыз»лар бер-бер артлы тезелеп, Проломный урамындагы «Казанское подворье» ресторанына килеп туктадылар. Вакыт соң иде, стена сәгате төнге уникене узган, беренче ун минутны күрсәтә иде, Солтан белән Нурия, көтелмәгәндә артистлар арасына эләгүләреннән шаккатып, дулкынланып, үзләрен төш эчендә йөргән кебек сизеп, мәҗлес буласы залга керделәр.
Иңнәренә ак тастымал салган, кара түбәтәйле, кара мыеклы илле яшьләрендәге ике татар, Шөкер Лимаш ярдәмендә, кунакларны табынга утыртып чыктылар.
Ин түргә Лимашнын үзен утырттылар, аның бер ягына Кәрим Тнн- чурин, бер ягына... Сәйдәшне чакырып караганнар иде дә, ул якын да килмәде; иренен бөрештерә төшеп, авыл кызлары кебек кызарынып.
— Бүген синен бәйрәм, үзең генә күкрәк киереп утыр әле яме,— диде.
Шуннан соң үзе янына Шөкер Лимаш, ай-вайларына карамастан, ф Солтан белән Нурияне утыртты. Моның белән артистлар шундук килештеләр, чөнки аларның кунаклары яшь һәм матур, унайсызлану-оя- ? лудан икесе дә алсуга капканнар, күз явыңны алырлык чибәрләр иде. i
* — Әфәнделәр, рәхим итеп таныш булыгыз, болар минем сабакташ дусларым, бик серьезный кешеләр: берсе булачак медицина йолдызы, - берсе жир эшләре профессоры,— дип, Шөкер Лимаш дусларын тагын = бер мәртәбә оялтты. ф
Ләкин, бәхеткә каршы, шуның беләц бетте: артистлар арыганнар. _ ачыкканнар иде, алар шундук ипигә, колбасага, сырга үрелделәр, о өстәлләргә тезеп куйган арзанлы шәрабтан авыз иттеләр.
Телләр чишелде, күңелләр язылды, берәү дә артыгын таләп итмәде, £ мине күрмисез, дип үпкәләмәде, иң якын туганнардай чүкердәшеп < утырдылар. ө
Гаҗәп сәер хәл: Солтан үзен бу атаклы кешеләр арасында чит итеп = сизми, күптәнге якыннары итеп сизә, аның хәтта жир да җырлыйсы < килә иде. Ләкин моны ничек башларга һәм ничек белдерергә? Моның үзеңне күрсәтү түгел, ә бәлки шушында җыелганнарга чиксез ихтирамың икәнен ничек аңлатырга? Гомумән җырлау турында • ничек сүз кузгатырга?
Утыра торгач, ул моның хәйләсен дә тапкандай булды. Әгәр Нурия рояль уйнаса? Әнә бит — почмакта шәмдәл утларын чагылдырып, кап- кара рояль тора. Нурия кебек чибәр яшь хатынның шул рояль уйнавы начар булырмыни? Ул, кыюланып китеп, шул хакта хатынына пышылдап кына әйткән иде, Нуриянең йөзе көл кебек агарды, ул хәтта: «Кит. кит, булмаганны!» — дип, кулларын ук буташтырырга кереште. Әнә шул кул бутау аны харап итте дә.
— Нн булды?—дип сорады Лимаш, аптырап.
— Юк, Нуриядән рояль уйнамыйсыңмы, дип сораган идем
— Ә ул уйный беләме?
— Габәши абыйдан өйрәнде бит. Ике кыш.
— Нигә моңарчы дәшми утырасыз? Хәзер хәбәр итәбез аны!—Шөкер Лимаш аяк өсте басты, матур итеп елмайды — Әфәнделәр, әгәр мин ялгышмасам, бәйрәмдә бенефис хуҗасының теләге үтәлә шикелле
— Әлбәттә!
— Әйт сүзеңне!—днп, табын халкы Шөкер Лпмашның сүзен күтәреп алды.
— Алайса, бик яхшы, минем теләгем шул: менә безнең арада яшь һәм чибәр ханым Нурия Уразаева, минем сабакташның хатыны, минем белүемчә, ике ел буе Солтан абыйдан музыка дәресләре алды. Сорыйк әле, рояль уйнап күрсәтсен әле.
— Сорыйбыз, сорыйбыз!—дип ду килде мәҗлес халкы.
Нурия уңайсызланып урыныннан торды, коточкыч үпкәләп Солтанга күз сирпеде, мәҗлес халкына карап, Сәйдәшевне, Тинчурннны күздән үткәреп, ут кебек кызарды, бит алмаларының көне буе мич кар- шысында торгандай кызыша баруын тойды, әмма мәҗлес теләген үтәми торып котыла алмаячагын аңлады.
Рояль янына китте, барышлый коточкыч дулкынланганын, йөзләгән күзнең аның аяк атлауларына кадәр карап-күзәтеп торуын аркасы белән сизде, ярый әле—аның бәхстднә — мәрхәмәт иясе Салих абыйсы ярдәмгә килеп җитте
— Нинди көй уйныйбыз әле без, акыллым?— диде.
— Каршы килмәсәгез, сезнең «Качкыннар»ны уйнар идем.
— «Качкыннар»!—дип халыкка ягымлы итеп белдерде Салих абыйсы.
Шул чагында Нурия рояль яныннан торып:
— Алайса, Солтан җырласын, мин ул җырлаганда гына уйный алам,— диде.
Солтанның үзенә бу юлы ут кебек кызарырга туры килде, шулай да ул, артистларның бик теләп кул чабуларын күргәч, Нурия янына килеп басты.
Икесе дә бик дулкынланганга башта җыр белән моң бергә кушылып китә алмады, әмма бераздан алар тынычлана төштеләр: Нуриянең озын ак бармаклары рояль клавишалары өстендә бии, Солтанның баритон тавышы бик саф, бик чиста булып, патшаларны, законнарны, прокурорларны, урядникларны юкка чыгара иде. Артистлар жырнын дәртле өлешенә кушылып, күмәк тавыш белән күтәреп алдылар. «Казанское подворье» залларында «Качкыннар» җыры язгы Идел кебек ярсып ага башлады.
Салих Сәйдәшев Солтанны кочаклап үпте, Нуриянең озын ак бармаклы матур кулын үз кулында тотып, гашыйк күзләре белән аңа карап торды. Үз җырларын аның профессиональ җырчы булмаган кешеләрдән беренче тапкыр ишетүе иде — бу аны, чын талант иясен, әйтеп бетергесез дулкынландырган иде. Мәҗлес беткәнче ул сөйләшмәде, гел моңсу гына елмаеп утырды.
Иртәнге сәгать бишләр тирәсендә «Барабыз»ларга чыгып утырдылар.
Шөкер Лимаш олаучыларның башлыгына бер генә сүз әйтте:
— Яна бистәгә!
Егермедән артык олау, артистларны төяп, татар зиратына барып җиткәндә, көнчыгышы ягыннан таң беленә башлады, кар өсләре, зиратның борынгы карт имәннәре караеп күренде.
Каравылчы Мөхәммәтгарифка капканы ачтырып, зиратның эченә керделәр. Тавышланып сөйләшүче булмады.
Солтан, авылда өйрәнгән гадәт буенча, Нурияне зират эченә алып кермәде, килүчеләрнең максаты ни икәнен белмәү дә аның күңеленә бер шом салып тора иде.
Иң алдан Шөкер Лимаш бара, аңа ияреп Салих абыйсы белән Кәрим Тинчурин атлый иде.
Тегеләр туп-туры, эзләнеп-нитеп тормастан, Тукай кабере янына килделәр. Алар белән бергә, бераз читтәнрәк атлап килгән Солтан Шөкер Лимашнын:
— Менә без килдек, Габдулла абый!—дип әкрен генә әйткәнен ишетте.
Аннары алар Фатих Әмирхан, Габдулла Карцев каберләрен йөреп чыктылар, анда сүз-мазар әйтүче булмады, тын гына басып тордылар.
Килүчеләрнең барчасы, төркем-тө.ркем булып, зиратны йөреп чык-каннан соң, Шөкер Лимаш мәҗлескә түләүдән калган барлык акчасын •олаучыларның башлыгы Хәтмулла картка биреп, рәхмәт әйтте.
Өйләренә җәяүләп таралдылар.
...Нурия, Солтанның кулын тоткан көе, тын гына атлый. Шәһәр өстенә сирпелә башлаган таң нурлары аның җанындагы моңсулыкны көчәйтәләр. Шундый олы кешеләр — артистлар, композиторлар алдында рояль уйнарга батырчылык итүенә ул торып-торып уңайсызлана, зал уртасыннан япа-ялгызы рояль янына баруын, үткен һәм сынаучан күз карашларының аңа төбәлүен күз алдына китергәч, тәннәре чымырдап китә. Тик Салих абыйның: «Без нәрсә уйныйбыз әле, акыллым?»— дип үтә дә якын итеп, үз итеп, үзәкләрне өзеп әйткән сүзе аңа тыныч-
лык китерә, ул аңа шул минутта нинди рәхмәтле иде һәм... гашыйк иде... юк-юк, моны хәтта күңелдән генә дә уйларга ярамый..
Солтан да сүзсез кайта. Җаны тулы уй. Аның уйлары жай гына акмый. Өермәләнә, бөтерелә, чоңгыллар ясый. «Без иске культураны себереп түгәчәкбез!» дигән кешеләр белән бәхәскә керә. Тукай искә төшә: безнең халык та үз Толстонлары, \з рәссамнары, үз музыкантла- ♦ ры булуга мохтаҗ! Карасана бүгенге көн — спектакльдә, мәҗлес тә—з тарих булып калачак бүгенге көн бөек түгелмени? Килер заман, татар- з ныи кеме бар дип сорасалар, Тукае бар, Сәйдәше бар! дип әйтергә х мөмкин булыр
Таң нурларыннан балкыган Казак бу минутларда Солтанның күңел 5 күген ачып, киңәйтеп җибәргәндәй булды. Шәяхмәт абыйсының, корал “ коючы Мөхәммәтша абыйсының һәм үзенең яна дөнья өчен көрәшүе ♦ бушка китмәгәнлеген аңлады. Тән иреге өчен генә түгел, акыл һәм х җан иреге өчен дә, мәдәниятләр иреге өчен дә сугыштылар бит алар. ®
Моны аңлау Солтанны чиксез бәхетле итә иде.
VI
Әгерҗе. Больница. Больницаның аргы башына урнашкан кечерәк * кенә бер бүлмә. Кырык биш яшьләрендәге врач хатын, борынын кысып " торган алтын кысалы пенснесын төзәтеп, нурлы яшькелт күзләрен тәрәзә артындагы такта каралтыларга төбәп
— Менә, күгәрченкәйләрем, сезгә шушында яшәргә туры килер,— диде. —Хәзергә әйбәтләп урнашыгыз, Әгерҗе белән танышыгыз, тимер юлны карап килегез, сез эшлисе больница — тимер юлчыларныкы, шуңа күрә барысын да алдан ук белеп тотыну хәерлерәк булыр
Тавышы аиың калайны калайга ышкыган кебек чыкырдап тешкә тия, ягымлы чибәр йөзенә берничек тә туры килми иде.
Чая холыклы Шура алгарак чыкты:
— Гафу итегез, без сезгә ничек дип дәшик?
— Сез миңа Ольга Васильевна дип дәшәрсез. Фамилиям — Пономарева. Әгерҗедә бер ел эшлим, Мәскәүдән килдем. Шулар сезне канәгатьләндерәме?
— Бик тә канәгатьләндерә, — диде Шура белдеклеләнеп.
Ольга Васильевна өстенә ап-ак халат кигән иде, сылулыгын югалтмаган төз гәүдәсен чайкалдыра төшеп, биек үкчәле туфлие белән идәнгә шык-шык басып китеп барды.
Шура белән Нурия, ул киткәч, һичбер сәбәпсезгә көлешеп алдылар. Яна урынга килеп төшүләренә, икесенә бер бүлмә эләгүенә, өстәвенә, ул бүлмәнең больница бинасында ук булуына кәефләре килде, ахрысы.
Стенаның ике ягына куелган тимер караватларга үзләре белән алын килгән җәймәләрен яптылар, сөлгеләрен кәрзиннәреннән алып, . чөйгә элделәр дә сүзсез калдылар. Иртәгесен алар авырулар белән очрашырга, мөстәкыйль эш башларга тиешләр, шуңа күрә хәзер врачлык практикасын уйлап каушабрак утыралар.
Яман ачы сызгыртып һәм больница тәрәзәләрен дырыл^атып, товар поезды узып китте.
— Менә, Уразаева, без врач булдык. Иртәгә операциягә авыру китерсәләр, нишлибез инде?—диде Шура
Ләкин авыруны иртәгәсен түгел, шул көнне кич үк китерделәр. Авыру аңын җуйган тимер юл эшчесе иде Кара бушлаттан, тезен.> ямау салган кара чалбардан килеш, ул топчанда чалкан ята, тырпай- ган үрдәк борыны, уч төбе хәтле киң мыегы күзгә чекерәеп ташлана иде. Больницаның ир врачы Борис Львович Осповат тимер юлчыга мамык белән нидер иснәтә иде Осповат Ольга Васнльсвианың ире икән.
Мәскәү тормышыннан туеп, җанлы эшкә, халык арасына килгән. Юк- са, илдә рядовой врачлар җитмәгәндә профессор чаклы профессор Әгерҗегә тәтер идемени?! Осповат баш түбәсендә бер бөртек чәче до калмаган, ике якка асылынып төшкән зур җирән мыеклы, җете зәңгәр күзле кеше. Аңа, хатыны белән бергәләп, көненә бишәр операция ясарга туры килә икән. Алар үз эшләрен шул тикле дә намус белән үтәргә өйрәнгәннәр, каты авыруларны җиде төн урталарында да кереп карыйлар икән.
Борис Львович авыруны бил тиңентен чишендереп, бармак чиртеп һәм колак куеп тыңлаганнан соң, Нурия белән Шураны да чакыртып китерде.
— Тыңлап карагыз әле, кызлар.
Тыңладылар.
— Нинди диагноз куябыз?
— Үпкәсендә ялкынсыну булырга тиеш, — диде Шура.
Нурия тиз генә әйтмәде, уйга калды.
— Ә сезнеңчә, чибәркәй?
— Минемчә дә шулай.
— Сәбәбе?
— Үпкәсенә салкын тигән.
Авыру саташа иде. Койкасыннан ыргытыла башлагач, аны бәйләп куярга кирәклеген аңлатты Осповат. Нурия белән Шура беренче тапкыр тере кешене койкасына бәйләргә дип, озын сөлге тотып, авыру янына килделәр.
Дудин аларны якын җибәрмәде, кулына орынуга:
— Уйди, собачья морда, пусть ко мне подходит моя хохлушка! — дип кычкыра башлады.
Авыруның хәлен җиңеләйтү өчен, бер төн эчендә дүрт мәртәбә укол кададылар. Шура белән Нурия, алар белән бергә ирле-хатынлы Осло- ватлар авыруны каравыллап чыктылар.
Иртән сәгать алтыда Дудин үлде.
Нуриянең җаны тетрәнде. Керфек какмый, исәр кеше сыман, ул мәетнең очлайган иягенә, кан качкан битенә карап торды. Үксеп елыйсы килә, әмма тамакка менеп утырган каты бер төен еларга ирек бирми иде.
Көн яктыргач, тимер юлчының хатыны килде. Башында — зур шакмаклы шәл, аягында киез итек. Приемный бүлмәсенә керде дә ишек төбендә туктап калды. Нуриянең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. «Ничек әйтә инде моңа Борис Львович иренең үлгәнен?»—дип уйлады, хатынның чыраен күрмәс өчен тәрәзәгә таба борылды. Ләкин алай тору да мөмкин түгел иде.
Менә Борис Львович, ак халаттан, чаплашкадан, йомшак кына басып, хатын янына килде, аның йөзенә туры карап:
— Ирегез үлде... Аны коткару мөмкин түгел иде,—дип иренен кысты.
Нурия тимер юлчы хатынының:
— Доктор! — дип җан ачысы белән әйткән сүзен ишетте, сын кебек катып калуын күрде. Менә аның бер ноктага төбәлгән нурсыз күзләренә мөлдерәп яшь тула башлады, ул бите буйлап аккан яшен бирчәйгән кара бармаклары белән яңагына сылый-сылый:
— Алы-ыыс! — дип кычкырып җибәрде, такмаклап елый башлады:— Кемнәргә калдырып киттең син безне? Биш бала белән мин кай- ларга барыйм инде? Туендыручым, йорт башым, а-а-а!! Па ходай, ник күпсендең син аны бездән, ник алып киттең аны кара гүргә? Минем балаларымның әтисе кем булыр? Кем аларны еласа юатыр, кем алар- га үгет-нәсихәт бирер? Кая куйыйм бу башларымны? Поезд астына ташланыйммы, суларга төшимме? А-а-а...
Нурия анар стакан белән су китереп бирде, такмаклап елаган чакта хатын башыннан шәлен тартып төшергән иде, аны бөркәтте:
— Тынычланыгыз, зинһар тынычланыгыз, хәзер инде елап кына ирегезне кире кайтарып булмый бит,— дип юатырга тырышып карады.
Хатын аның саен ярсый, аның саен илерә, үрсәләнә иде.
Дудинны больницадан алып китеп, Әгерженен аргы зиратына ил- ♦ теп күмгәннән сон да Нурия тиз генә тынычлана алмады. Ашаудан, з йокыдан калды. Аның уенча, биш баласы булган кешене врачлар ни- з чек тә коткарып калырга тиешләр иде. Беренче мәртәбә аның күңелен- х дә медицинага, врачларга карата, ышанмау белән бергә, күңел рәнҗе- § ше туды. Шура Турчанинова бу үлемне ансат кичерде:
— Кодайның тәктире шулайдыр,— дип юатты ул Нурияне.
Нурия бу сүзләргә янә бер мәртәбә рәнҗеп һәм аптырап сабакта- ♦ шы белән көне буе сөйләшмәде, врач Осповатлар янына да кермәде. ® Шура, киресенчә, ул көнне больницада, Осповатлар квартирында йө- ° pen үткәрде. Кичен үзен караңгы, боек чырай белән каршы алган Ну- > риягә: *
— Ай-гай, аңсыз кеше син, Уразаева, Дудинны мин агу эчертеп үтермәгән бит, нәрсә син миңа авыз-борын төяп йөрисен? — диде. |
— Ә нигә үлде соң ул? Бәлки аның диагнозы дөрес куелмагандыр? & Бәлки без ялгышканбыздыр?—диде Нурия, ни эшләргә белмичә. *
— Дөрес куелган. Борис Львович авыру тарихына «осложнение-менингит» дип язды. «Бик хафаланмаска тырышыгыз, балакайлар, без гаепле түгел. Дудин эчәргә яраткан, салкын аракы эчеп, үпкәсенә суык тидергән, гаиләсе аны безгә бик соң китерде. Аны дөньяның иң бөек могҗиза ияләре дә коткарып кала алмаячак иде», дип әйтте. Ул безне үзенә чакырды. «Иптәш кызына әйт, кич икәүләп безгә кереп утырыгыз», — ди. Барабызмы, Нуриякәем?
Алар икәүләп врачлар өенә бардылар. Борис Львович сөйләргә ярата торган кеше икән, ул гражданнар сугышы вакытында хәрби госпитальләрдә булуын, кызыл сугышчыларны коткарган чакта медикаментлар җитмәвен, яке бүлмәле казна квартирларының түр ягында ишек- ле-түрле йөреп, вакытчвакыт теше сызлагандай, йөзен җыерып сөйләде. Аның сакалы юк, ике якка асылынган зур җирән мыегы кичке саргылт лампа утында ялкын теле төсле тоела иде. Ольга Васильевна ул сөйләгән чакта аш бүлмәсендә кайнашты, ире сөйләп бетергәч, кызларны эремчек ватрушкасы белән сыйлады.
Практикант кызлар врачлар өендә икенче көнне дә, өченче көнне дә булдылар. Борис Львович операция вакытында нинди кызыклы һәм авыр хәлләр булуын сөйләде. Нурия белән Шура аның сөйләгәннәрен авызларын ачып тыңладылар, моның белән ирле-хатынлы ике врачның үзләрен операциягә әзерләгәнлекләрен башларына да китермәделәр.
Ниһаять, ун көн чамасы узгач, аларны операциягә чакырдылар. Башта алар моны белеп бетермәделәр. Гадәттәгечә, Борис Львовнчнын кызыклы хәлләр сөйләвен тыңларга дип килгәннәр иде.
— Бүген, күгәрченнәрем, кич утырырга вакыт юк. Операциягә җыеныгыз,—диде Ольга Васильевна.
«Җыеныгыз» дигәне башта мунча керү, бер мәртәбә дә кимәгән яна эчке күлмәк кию, кулларны бик һәйбәтләп спирт белән юу, ак халат кию, авызны марля белән бәйләп кую икән. Ольга Васильевна болар- иың барысын аерым бүлмәдә үзе эшләп күрсәтте, үзе белән бергә кызларның да шуны ук эшләп баруларын таләп итте. Шура шундук чишенеп ташлады. Нурия, олы яшьтәге Ольга Васильевнага тәнен күрсәтүдән оялып, бер почмакка барып сыенды.
Ольга Васильевна аны көч-хәл белән генә үгетләп чишендерә алды.
Операцияне утыз яшьләрдәге нр кешегә ясадылар. Аны башта чалбарына чаклы калдырып чишендерделәр, беләгенә наркоз уколы кадап
йоклаттылар, кулын бәйләделәр, авыз-борынына ясалма сулату өчен кислород аппараты куйдылар. Бу эшләрне Нурияләрнен күргәзмә д*. ресләрдә кабатлап караганнары бар, әмма тере кеше белән эшләган- нәре юк иде әле.
Кислород аппараты белән эш итүне Борис Львович хатыны Ольга Васильевнага тапшырды, Нурия белән Шура кайнар судан алган ин-струментларны операция ясаучы Осповатка биреп торырга тиешләр иде. Гадәттә мондый эшне бер генә ассистент башкарганга күрә, кызлар бүген инструмент бирергә ике кеше куелуын, шуның өстәвенә, больницаның үз хезмәткәре дә булуын күреп, бераз аптырабрак калдылар. Әмма врачларның бу эшне уйлап эшләгән булуын шундук төшенделәр. Борис Львович кулына юка резин перчатка кигән, күзен генә калдырып, борыны белән авызын марля белән каплаган, башына ап-ак калфак, өстенә, арттан китереп бәйләп, ак халат кигән иде. Анын тәненнән дә, сулышыннан да авыруның ярасына инфекция-мазар керерлек калмаган иде.
Нурия авыруга якын ук тора, Шура арырак, ,ул эмаль таздан алган пинцетны, скальпельне турыдан-туры Борис Львович кулына тапшырырга тиеш иде.
Менә Борис Львович йодка манган мамык белән авыруның тигез генә сулыш алган корсагы өстенә күкрәк чокыры тирәсеннән башлап кендек аркылы сыек дегет белән майлаган төсле бер сызык үткәрде, кендек турысын да кат-кат майлап, таяк башындагы мамык белән түгәрәк ясап торды, аннары аска—туры сызыкка аркылы китереп, тагын бер сызык сызды. Нуриягә таба ым какты, тегесе аңар скальпельне сузды; хирург пычакны кара сызык өстеннән бик тырышып үткәрде. «Бу мал суя торган пычактан үтмәсрәк була икән», — дип уйлап өлгерде Нурия, нигә алай булуын уйлап торырга вакыты юк иде, Борис Львович аскы сызыкны да скальпель белән сызып бетереп, пинцет сорап алды. Пинцет белән яраны ачты, тире астында ап-ак май катламы күреп, Нурия йөзен чытты, чирканып куйды; Борис Львович мамык сорап алды, яраны ачкан чакта бөрчек-.бөрчек тибеп чыккан канны мамык белән сөртеп табакка ташлады. Тиредәге кан юлларын кыстыргыч белән тиз-тиз беркетә башлады. Нурия бүлмәдә һава җитмәвен, башы әйләнә башлавын тойды. Кан исе аңа бик начар тәэсир итә, сулышы кысыла, ул укшып җибәрергә әзер иде. Борис Львович, хатыны ягына карап, нидер ымлады, Ольга Васильевна, тиз генә килеп, Нурияне култыклап алды.
— Чыгыйк әле без, кадерлем, — диде.
Коридорга чыккач, ул аны ачык форточка янына китерде.
— Суз башыңны,—диде.
Нурия сузды.
— Күп итеп һава сула. Курыкма, курыкма, уза УЛ, без ул хәлләрне барыбыз да баштан кичергән. Менә шулай. Җиңелрәкме? Хәлең рәтләнгәч тә керерсең.
Ольга Васильевна, тиз-тиз атлап, операция бүлмәсенә кереп китте.
Нурия үзенең көчсезлегеннән, Мәскәү чаклы Мәскәүдән килгән атаклы врачларны кыен хәлдә калдыруыннан газапланып, ачык форточка янында басып торды. Бәлки мин врачлыкка ялгыш кергәнмендер, мнн ул эшкә бөтенләй дә ярамый торганмындыр дигән уй күңелен яндырып узды. Чиксез үкенү хисе туды. Ләкин ул озакка бармады, һаваны күбрәк сулаган саен, аның кәефе рәтләнә барды, төшенке уйлары күңеленнән чыгып киттеләр, һәм ул, батыраеп, тагын операция бүлмәсенә барып керде.
Шура, исе дә китмичә, Борис Львовичка инструментлар биреп тора, ул моны бик җитез һәм бик игътибарлы үти. Борис Львович канәгать
•С
булса кирәк, бер генә замечание дә ясамый, ым кагып ни кирәк икәне! 'енә әйтә иде.
Нуриянең кергәнен беренче булып Ольга Васильевна күрде, практикантның янына килеп, кайнап торган суда пешекләнгәннән суынгая инструментлар ята торган таз янына китерде.
. — Шурага биреп торырсың, — диде. *
Нурия, тагын күңеле болгана башлаудан куркып, операция өстәле- ? нә карамый, Шураның ак халатлы аркасына гына карап тора, ул борылу белән кирәк әйберне шундук китереп бирә иде. Шулай ярты сәгатьтән артыграк эшләгәч, ул барыбер борылып карамый булдыра ал- « мады. Карады, күңеле болганмады, ул инде кан исенә ияләшә төшкән = иде булса кирәк. Ул операция өстәлендә яткан кешенең эчәкләре тышкы якка чыгарып куелганын күрде. Борис Львовичнын үтә күренмәле сары перчатка кигән куллары, җитез бармаклары авыруның кайдадыр “ яшеренеп яткан нәрсәсен эзли иде. =
Нурия күңеленнән барлап карады: әнә шундый җитезлеккә, армый- х талмый эшләргә аның көче җитәрме? Монда бит сүтелгән машина тү- •* гел, сүтелгән кеше ята; ул үзе аңында түгел, торып торсын әле, нртәгә « килеп төзәтеп бетерермен дип икенче көнгә калдыра алмыйсың. Авыру = йоклаган, ник сез мине ботарлыйсыз дип әйтергә аның көче юк, зиһе- < не юк, аның язмышы бөтенләе белән врачлар кулында, врачлар наму- - сында.
Нурия уйларын уйлый торды, хирург Осповат үз эшен эшли торды. Ул эшли-эшли тирләп тә китә бугай. Ольга Васильевна марля салфеткалар белән ара-тирә аның маңгаен сөртеп ала иде.
Нурия операция беткәннән сон авыруның ярты ашказанын кисеп алганнарын, түбәнрәк җиреннән тагын җәрәхәт ясап, сукыр эчәгесен- нән суалчан сыман үсентесен дә алып ташлаганнарын белде.
Авыруны арба белән аерым бүлмәгә кертеп салгач, Борис Львович, шәфкать туташы Никитичнаны чакырып, авыруның җәрәхәтләренә салкын куярга кушты, ә үзе врачлар кабинетында операциянең нәтиҗәсен язарга утырды.
Егерме минутлар чамасы узгач, ул Нуриягә авыру палатасына барып килергә кушты.
— Әгәр авыру аңына килсә, ул ыңгыраша башлар, аның шул вакытын сагалабрак тор, яме, практикантка Уразаева, — диде.
Нурия бүлмәгә керде. Авыру ыңгырашмый. Нурия борчыла башлады. Менә доктор үзе килеп керде, чиста ак жәймәне ачып җибәрсә, артына егылып китә язды, җәрәхәтләргә салкын куясы урында Никитична грелка китереп куйган!
Борис Львовичнын төсе качты Грелканы күтәреп идәнгә бәрде дә, ашыгып-кабаланып, кабинетына барып керде. Нишләргә кирәген белә алмыйча, Нурия Уразаева да аның артыннан иярде.
— Ольга, үтенеп сорыйм синнән, Никитичнаны ныгытып бер орыш әле Ул нәрсә, акылыннан язганмы әллә, җәрәхәткә салкын куясы урынга грелка китереп куйган. Ачуыңнан шартларсың, билләһи! Ярый әле, үзем кереп җиттем, авыруны һәлак итәргә мөмкин бит алай. — Доктор, читлеккә ябылган арысландай ярсып, ишекле-түрле йөренә башлады.
Ольга Васильевна аны бик зур ихтыяр көче белән, сабыр гына тынлап торды да:
— Тынычланыгыз, Борис Львович, — диде. — Бәхетебез, әле еез күреп өлгергәнсез. Бу сестрабызның яше олыгая барган саем акылы зәгыйфьләнә дип әйтимме? Борчылмагыз, мин аны бик каты ачуланырмын.
Борис Львович авыруның җәрәхәтенә салкынны үзе илтеп куйды.
авыру аңына килгәнче аның янында утырып, Мәскәүдән монда ничек эләгүенең тарихын практикантларына сөйләп бирде:
— Юлга чыккайда ук әйттем, Ольга, дидем, оин больница баш. лыгы, я баш врач булып керсәң генә глубинкага барабыз, дидем. Бигрәк бер дә ачулана алмыйм шул кешене, җебегән бер адәм булганым өчен үземә-үзем ачуум килә...
Авыру әкренлек белән терелде. Аның ярасын көн саен эфир белән юып, яңадан бәйләделәр. Беренче көннәрне бу эшне практикантлар күзәтеп кенә торганнар иде. Аннары Ольга Васильевна ул эшне кызларның үзләренә тапшырды. Иң элек Шура батыраеп тотынды, аны карый торгач, Нурия дә күнегеп алды.
Авыру утыз биш яшьләр тирәсендәге куе кара кашлы, кара тут йөзле кеше, паровоз машинисты иде. Кызлар яраны ачып юганда, ул тешләрен шыгырдатып ыңгыраша, татарчалатып сүгенеп тә җибәргәли иде. Бер көнне практикант кызларның эшен карарга кергән Борис Львович аны бик сәер итеп оялта башлады:
— Йа аллам, оят түгелме сиңа, чибәр егет? Җитмәсә әле, үзең рабочий класс, Россиядә диктатура урнаштырган кеше, паровоз машинисты. Чебен тешләгән чаклы яраң бар, шуңа дөнья бетереп ыңгырашасын. Мине шундый чибәр кызлар дәвалый торган булсамы — пыяла кисәге белән булса да корсагымны ертып куяр идем.
Паровоз машинисты операциядән соң беренче мәртәбә йөзен чытып» елмайды.
Тагын ике атнадан аның ярасы төзәлеп җитә язды. Ул кызларны коридорда очратса бик яктырып исәнләшеп китә, инде тизрәк өйгә кай-таруларын сорый; кызлар аңа, иртәрәк әле, дисәләр, кара тутлы чибәр йөзенә моңсу күләгә куна иде.
Кызлар өчен ул бик тә кадерле кеше. Ул аларның үлемнән йолып алып калган кешеләре. Бу хәл аларны чиксез дулкынландыра, алдагы көннәренә өмет уята иде.
Авыруны өйгә җибәрәсе көнне атлы чана белән, толып һәм ястык алып, Имам Каһарманов килде. Нурия аны күреп таң калды:
— Имам абый, авыру сезнең кемегез була?
— Агай-энем.
— И-и, без әле сезнең энегезгә операция ясаганбыз икән. Менә син тамаша! Нишләп соң мин аны беркайчан да Зартугайда күргәнем булмады?
— Аның Зартугайдан киткәненә егерме ел булгандыр инде. Әтиләре бәхет эзләп Себер ягына киткәннәр иде, революциядән соң гына әйләнеп кайттылар. Мансур Себердә үсте, шунда машинистлыкка өйрәнгән,— диде Каһарманов һәм үз чиратында гаҗәпләнеп:—Ә син соң әле, Нурия, врач булып та җитештеңмени? Менә син, ә! Солтанның хәле ничек? Операциядән соң дип әйтәм? Өйгә кайтып җиттеме?
— Кайтты, рәхмәт. Зарланмады.
— Солтан зарлана торганнардан түгел, имәндәй нык аның характеры. Әйбәт егеткә кияүгә чыктың син, сеңлем. Котлыйм, бәхетле булыгыз,— диде Каһарманов, энесен толыпка төреп чанага утыртты, атка чөңгереп китеп барды.
Ирле-хатынлы хирурглар, Уразаева белән Турчанинованың беренче мәртәбә операциядә катнашуларын искә алып, аларны кичен үзләренә чакырдылар. Кызлар Ольга Васильевнага табын әзерләргә булыштылар: Нурия йорт тукмачы басты, Шура өйне җыештырды, бәрәңге әрчеде.
Өстәл янына утыргач, Борис Львович уймак хәтле генә рюмкаларга су белән сыеклатылган спирт салып, кызларга һәм үзләренә куйды.
— Ягез, күгәрченнәрем, чиркәнчек алуыгыз белән!
Шура ялындырмый-нитми рюмканы кулына алды, Нурия башта
куркыбрак калган иде, кыланчык дип әйтүләреннән шикләнеп, эчеп җибәрде, ут капкандай өтәләнеп, ике кулы белән берьюлы авыз тирәсендә селтәнә башлады.
Борис Львович белән Ольга Васильевна аның кыланышыннан рәхәтләнеп көлештеләр.
— Кәбестә кап, кәбестә, үзем тозладым. Әгерҗе халкын кәбестә ♦
тозларга өйрәтәм әле,— диде Ольга Васильевна. з
— Башта әйт, яшелчә үстерергә өйрәтәм, диген.
Уймак чаклы гына рюмка Нуриягә кыюлык кертеп җибәрде. Аның * көләсе, җырлыйсы, сөйләшәсе килә башлады. Бу ике кешегә изгелекле ч булганнары өчен рәхмәт әйтәсе иде, тик бу минутта гына матур сүзләре 5 телгә киләмени аның — Нурия сорау бирүдән ары китә алмады:
— Борис Львович, операция вакытында авыру кычкырса, ыңгыраш- ♦
са, нишләргә кирәк? а
— Кайчан ничек бит. Кайвакыт кычкырмаганга караганда кычкыр- 2 ганы шәбрәк. Моннан дүрт айлар элек мин бер егеткә операция яса- >, дым. Тешен кыскан, тынын да чыгармый. Әллә үлдеме, дим, юк — * уртын чәйнәп ята.
— Каян ул, кем? 2
— Землемер. Казаннан, терелеп кайтып китте инде — сәнәк белән Z
кадаганнар иде. *
Нуриянең битенә шаулап кан йөгерде.
— Фамилиясе Айдаров түгелме?
— Так точно: Айдаров. Ә сез каян беләсез?
— Ул бит Нуриянең ире,— диде Турчанинова, түземсезләнеп.
— Ну?! Кара син аны! Кем уйлаган минем клиентымның хатыны миндә практика узар дип. Хәле ничек соң ирегезнең? Исән-сау кайгты- мы ул Казанга?
— Кайтты, рәхмәт. Мин сездән сорамакчы идем әле, Борис Львович, сорарга уңайсызланып кына йөри идем: аның хәле бик куркыныч түгелме? Ул бит, сез әйтмешли, шундый тешләк, минем хәлем әйбәт, диде. Авызы тулы кара кан булса да төкерми ул. Әйтми йөреп, хәле начарланып китмәгәе дим...
— Операциясе уңышлы чыкты. Сәнәк очы үпкәсенә дә эләккән иде. Мин хәзергә бер генә киңәш бирә алам: салкын тидерүдән сакланырга кирәк. Бигрәк тә үпкәсенә. Үпкә авыруына әйләнергә мөмкин: туберкулезга...
Нурия мөлдерәтеп Борис Львовичка карап торды, күзен әчеттереп керфек төбенә кайнар яшь килүен тойды, табын янындагыларга күрсәтмәс өчен, кашыгын куеп, китеп барды..,
VII
Никадәр генә очсыз-кырыйсыз булып, исәпсез-сансыз булып тоелмасын— студентлык еллары да бер узып китә. Төннәр буена күз бетәштереп хәреф чүпләүләр, ягылмаган бүлмәләрдә авыздан бөркелгән җылы пардан өзлексез дымланып торган микроскоп окулярын сөртеп интеккән чаклар да артта кала. Барысы онытыла, онытыла, сине эш көтә, эш көтә!
Нурия Габбас кызы Уразаева медицина институтын тәмамлап чыккан чакка Солтан Айдаровны Казан җир төзүчеләр техникумының директоры итеп күтәрделәр. Бубер караганда нурөстенә нур кебек иде. Хатыны — әле генә институт тәмамлаган яшь врач, ире — әле генә техникум директоры итеп билгеләнгән яшь белгеч. Сөенергә кирәк моңа, сөенергә!
Сөенергә. Туктап тор, туганым, диерләр. Сөенергә ашыкма. Нурия Уразаева Казанда пичәмә ел укыган дәвердә гел Казанда булып килгән җир төзүчелек техникумын Казаннан җиде чакрым ары — авыл
хуҗалыгы институтының фермасы янына күчереп куймасыннармы! Туктап тор, туганым, дип тагын бер тапкыр әйтерсең. Җиде чакрым зры күчү белән генә калмады бит әле, Солтан Айдаровка нәкъ шунда, техникум урнашкан төбәктә ике бүлмәле өр-яңа квартир да биреп куйдылар. Ничәмә еллар гомер кичергән сигез метрлы уңайсыз фатирдан барлы-юклы нәрсәләреңне олаучы абзый арбасының төбенә сал да өр-яңа урынга күчеп кит!
Алай тиз генә күчеп китеп булмый икән шул. Атаклы профессор Милославскийның, Казанның гистологлар мәктәбен җитәкләп барган кешенең күңеленә Кама иделе буенда үскән татар кызы Уразаева ошар да, ул аны үзенең ассистенты итәргә ният кылыр дип кем уйлаган?!
Нурия Уразаева кулына аттестат алырга кергән җирдә Александр Николаевич та сакалын учлап утырып тора иде. Аның лекцияләренә бик әллә ни тырышып йөрмәгәнлектән, йөрергә теләмәвенең сәбәбен кайбер иптәшләренә дә әйткәнлектән, Уразаеваның эченә шөр йөгерде. Әгәр шуннан бу дворян профессоры аяк өсте басыИ, тәмәке кабызып җибәрсә, аннары шыгырдавыклы коры тавышы белән: «Аһа, Уразае- вамы? Ул аттестат алырга лаек кеше түгел, ул бит гистология дигән иң кирәкле фәнне тырышып укымады, гистологияне укымаган кеше врач була алмый» дисә, ни хәлләр итәрсең? Битеңне кулың белән каплап чыгып йөгерерсеңме?
Юк, йөгермәде Уразаева. Йөгермәде, чөнки Александр Николаевич тәмәке дә кабызмады, шыгырдавыклы коры тавышы белән аттестат бирмәскә кирәк дип тә әйтмәде. Комиссия җитәкчесе:
— Врач Уразаева, сез кайсы районга китәргә теләр идегез? — дип сорагач, профессор гадәтенчә бик тә итәгатьле итеп, дворяннарча бер зыялылык белән: '
— Хөрмәтле коллегалар, әгәр дә бу эшне мөмкин дип санасагыз, врач Уразаеваны гистолөгия кафедрасы карамагына калдыруыгызны сорар идем, — диде.
Моңа Нурия генә түгел, комиссия членнары да аптырашып калдылар. Ник дисәң, институт бетерүчеләрне эшкә билгеләү берничә ай алдан хәстәрләнеп куела, аспирантурага, ассистентлыкка, лаборантлыкка калучылар исемлеге күптән комиссиягә тапшырылган була бит инде! Уразаева хакында студентканың ни үзеннән, ни кафедра җитәкчеләреннән институтта калдыру турында заявка кермәде. Нишләргә?
— Хөрмәтле Александр Николаевич, без сезнең үтенечнең максатын аңлап җиткерә алмадык бит әле,— диде комиссия председателе, уңай-сызланып.— Гафу итегез, институт тәмамлаучы Уразаеваны институтта калдырырга теләвегезнең сәбәбе нәрсәдә соң?
Комиссия председателе, институт директоры булуыннан файдаланып, моңарчы бик тә вәкарь белән генә сөйләшеп утыра, кирәкле-кирәкмәс якка башны бормый, кара костюм, чытыр ак яка, матур төенле галстук аны аеруча дәрәҗәле итеп күрсәтә иде. Менә хәзер ул профессор Милославский алдында йомшак, хәтта төчерәк бер тавыш белән сүз башлагач, озын өстәл янында тезелешкән галимнәр үзләрен уңайсыз сизә башладылар.
Милославский аларга мәшәкать тудыруын сизде бугай, ул чандыр озын гәүдәсе белән урыныннан торды, председательгә карап түгел, каушап басып торган Уразаевага төбәлеп:
— Мин гистология кафедрасына аспирант урыны алуга ирештем. Шунда иң булдыклы бер татар кызын алмакчы булам. Миңа Уразаеваның озын нәфис бармаклары бик ошый! —диде.
Картның вакыт-вакыт иләсләнеп китү, үзенә калса, бик нечкә итеп шаярту гадәтен белгәнгә күрә, комиссия членнары «озын нәфис бармаклардан» ирен чите белән генә елмаеп куйдылар.
Елмаюын елмайдылар, әмма Милославскийга каршы авыз ачын
сүз әйтә алмадылар. Александр Николаевичның авторитеты бик зур иде шул, намуслылыгы да зур иде, күрәсең. Шундук һәммәсенең күңелләрендә Ленинның аны үлемнән саклап алып калган булу факты яңадан калыкты. Ленин чаклы Ленин аның тормышын кайгырткан икән, Милославский Советлар иленә кирәкле кеше Менә шул кирәклелек мәсьәләсе комиссия членнарына аның үтенечен үтәргә куша иде. ♦
Шул бәхетле минутлардан башлап Нурия Уразаева, Зартүгай бала- 2 ларыннан беренчесе булып, медицина фәненә аяк басты
Ләкин Казаннан жнде чакрым ары бирелгән уңайлы, ике бүлмәле ш фатир белән аспирантураны ничек бергә бәйләргә? Казанда машина- ч лар бик аз, трамвай техникум фермалары янына кадәр бармый, ә Ура- 5 заева дигән аспирантка көн саен институтка килергә, Милославский = дәресләренә әсбаплар әзерләргә, микроскоп белән үткәрелә торган ♦ практик дәресләрне мөстәкыйль рәвештә башкарып чыгарга тиеш' »
Әнә кая таба китте Кама иделе буенда үскән татар кызының с эшләре! *
Менә шунда гына Нурия кияү буласы кешесен дөрес сайлаганын * белеп алды. Солтан аны ферма янына күчеп килергә кыстамады, Нурия * баш-күз алганчы дип, Солтан янына Шәмсениса абыстай вакытлыча * күченеп килде һәм ул яраткан киявен бик зур тырышлык белән ка- рап-багып тора башлады <
Гаҗәп бер тамаша булды бу аларнын аерым-аерым яшәүләре. Бер атна эчендә Нурия Солтанны өзелеп-өзелеп сагына Шимбә көн кич җиткәнне ул түземсезлек белән көтеп ала да фермада ат караучы Саттар абзыйның Солтан җибәргән олавын эзләп, толыпларын күтәреп, Суконный базарына юнәлә. Ә дүшәмбе көнне анар иртүк, сәгать биштән үк кузгалырга туры килә. Солтаны белән ярты төн уртасына чаклц чүкердәл, назланып ятканга күрә, иртән ул мендәрдән башын күтәрә алмый, күз кабаклары ачылырга теләми аптыратып бетерә, бөтен тәнендә- рәхәт-татлы бер оеганлык сизә, Солтанының җылы кочагына сеңә бара, сеңә бара Ләкин дөньяда балаларының бәхетен баш очында ук басып саклаучы аналар бар. Шәмсениса абыстай Нуриянең эшкә соңга калуын һич кенә дә теләми, шуңа күрә ул Нурия торып чыкмыйча ишек төбеннән китми: әкрен генә ишек чиртеп, йомшак көйле тавыш белән, һаман да бер үк сүзне кабатлап тора
— Нурия, бәбкәм, тор инде, үскәнем, тор. Алла сакласын, соңга
калып куюың бар. Тфү, тфү, әстәгафнрулла, әйттем исә кайттым, эшеңнән куып чыгарулары бар. •
Иртәнге алтылар тирәсендә, бәрән толыпка төренеп, Нурия Казан каласына, профессор Милославский янына юнәлә. Толыпларын я Га- журдагы квартирына, я булмаса (соңрак кузгалган көнне), лабораториягә генә куеп тора. Сәгать сигездә төп-төгәл башлана торган немец теле дәресенә өлгерергә кирәк аспирантка Уразаевага Институтта укыган дәверендә ул чит тел дәресләренә бигүк игътибар биреп бетер- мәсә дә, хәзер кебелә кебек ябышты Ул аспирантурада укыйсы йөзләгән китап — медицина гыйлеме — немецча иде.
Профессор Милославский бер көнне аны үзенең ишле асснстентла- рынннан берсе, озын буйлы, ак халатлы кеше янына алып килде дә
— Нуруся, сине медицинада галим итәчәк кеше менә шушы булыр Син аны Николай Григорьевич дип олылап дәшсәң, аның дәшкән саен күңеле булыр, һәм ул сине теләбрәк өйрәтер, — диде
Профессор Милославскийның Нурияне русча Марусяга җайлаштырып Нуруся дип әйтүе Голосовка да ошап китте, шуңа күрә мединсти- тутның кечерәк бер лабораториясендә ике кешенең үзара: «Николай Григорьевич!» — «Ау, Нуруся?» дигән сүзләрен бик еш ишетергә була иде
Иртән сигездә башланган эш төнге сәгать уннарда гына бетә. Нурия
көндезләрен лаборатория техникасын үзләштерә, чит телләрне өйрәнә, Аннары тәрҗемәгә утыра. Нәкъ менә Нурия аспирантурага кергән елны институтларда татарча дәреслекләр булдыру бурычы куелган иде.
Кафедра саен берәр-икешәр сибелгән татар врачларына булдырса- булдырмаса, теләсә-теләмәсә дә русчадан медицина дәреслекләрен тәрҗемә итү бурычы йөкләтелде. Вакытын да бик аз бирделәр—нибары бер ел!
Александр Николаевич көндезге сәгать уникеләрдә, көмеш башлы кара таягына таянып, лабораториягә килеп керде. Буй —озын, сакал— чөй. Тавышны шыгырдатып сүз башлады:
— Балакайларым, Николай Григорьевич, Нуруся, минем сезгә әйтер сүзем бар. Кафедраларга татарча дәреслекләр кирәк. Нуруся гистология дәреслеген тәрҗемә итәргә тиеш, ә син, Николай Григорьевич, моңа шартлар тудырырга тиеш. Аңлата алдыммы?
— Бик тә аңлаешлы булды бу, Александр Николаевич, — диде Голосов, халат җиңнәренең төймәсен каптыра-каптыра,— димәк, сез Ну- русяны миңа бер кулыгыз белән бирдегез, икенче кулыгыз белән тартып аласыз?
— Кем әйтә алам дип?
— Нуруся көне буе термин эзләргә, сүз ясарга, бер ел эчендә тәрҗемә итеп бетерәмме, юкмы, дип, ут йотып йөрергә тиеш. Шул эшләр белән йөргән чагында аның микроскоп янына килергә дә, бакалар, тычканнар, этләр ярып карарга да вакыты булмаячак, — дип, методик бер көйгә салып, корыч логика белән сөйли башлады Голосов.
Бу методик кәйлелекне профессор Милославскийның шыгырдавыклы тавышы бозды:
— Күгәрченем, Коленька, Владимир Ильич миңа тормышымны бүләк иткән икән, ул моны мин совет власте үткәргән чараларга каршы төшеп торсын дип бүләк итмәгәндер дип беләм. Совет властена врачлар кирәк. Милли кадрлардан кирәк. Совет власте миннән татарча дәреслек әзерләп бирүемне таләп итә һәм совет власте әйтә, ассистент Голосов бу эшкә аяк чалмастыр дип беләм, ди.
Голосов — акыл иясе, кире беткәнлек аның холкында юк. Тәрҗемә эше аспирантка Уразаеваны төп эшеннән аерганны белә ул, әмма бу этапта аның тәрҗемә эше ил өчен кирәк икән, эшләсен. Ләкин гистологиядән кем дәреслеген тәрҗемә итәргә?
— Ничек кемнеке? Андый сорауның куелуы дөрес түгел. Әлбәттә, Аварзинныкы!
— Ә ни өчен Милославскийныкы түгел?
— Әйе шул, — дип, Нурия дә сүзгә килеп кушылды, әмма, моны тыйнаксызлыкка санап, шундук телен тешләде.
Профессор урындыктан торды, таягы белән идәнне тукылдатып:
— Аварзинныкы, ишеттегезме, Аварзинныкы! Бүтән кабатлаттыр-массыз дип ышанам,—диде һәм саубуллашмый-нитми чыгып та китте.
— Картлачның кәефен алдык, ахрысы, — диде Голосов, ул чыгып киткәч.
— Үпкә саклый торган кеше түгел ул,— диде Нурия, җитәкчесен тынычландырырга теләп.—Беләсезме, Николай Григорьевич, профессор Милославскийның әзерләп чыгарган укымышлылары егермедән артык, диләр. Ә нигә аның китаплары аз?
— Аз дигәнен ничек аңларга?
— Дүрт-биш кенә китабы бар.
— Дүрт-биш китап аз түгел ул, Нуруся. Чын галим үз гомерендә бер китап яза, шуның белән үзен аклый. Ләкин ул китап — фундаменталь хезмәт булырга тиеш. Биш фундаменталь хезмәт безнең шефыбыз Александр Николаевичның бик зур галим икәнен әйтеп тора түгелме?
— Ә бит башкаларның хезмәтләре егермедән арта.
— Бар андый хәл,— диде Голосов, кашларын җыерып.— Бар. Ләкин алар барысы да үзләре язган хезмәт түгел, кул астында эшләгән яшь галимнәр язган хезмәт, алар әнә шуңар да кул куеп, соавтор булып йөриләр. Безнең шефыбыз андый кеше түгел, ул бары тик үзе язган хезмәтләргә генә имзасын куя һәм шул хезмәтләрне генә үзенеке ф дип таный.
Нуриягә хәтта күңелсез булып китте. Ул бит А. Н. Милославский 3 дигән бөтен илгә атаклы галим белән янәшә Н. Г. Уразаева дигән Э* фамилия дә күрергә теләгән иде. Болай булгач булмады инде! ч
Ләкин безнең Нуриябезгә борын салып йөрергә вакыт юк иде. Тәр- £ жемә эше тәжрибәсез кеше өчен болай да бик авыр эш булса, шуның = өстәвенә, медицина терминнарының эшләнмәгән булуы, әдәби тел ка- ф гыйдәләрен Нуриягә эзлекле рәвештә укырга туры килмәү — аны кыен я хәлгә китереп куйды. Аның уенча, инде башка кафедраларда тәржемә- о нең яртысын эшләп бетергән булырга тиешләр иде, эшли алмавын ул = үзенең булдыксызлыгыннан күреп, Солтанга күрсәтми генә бер-ике * мәртәбә балавыз да сыгып алган иде, әмма көннәр үткән саен зарла- ■* ну авазлары барлык кафедралардан да ишетелә башлагач, тынычлана ө төшкәндәй булды. =
Эшләрнең ерып чыга алмаслык тупикка килеп терәлүен институт < житәкчеләре дә сизеп алдылар. Көтелмәгән зур бер чара күрергә ки- u рәк иде. Тәржемәгә тотынган татарларны һәм җитәкчеләрне җыйгач, иң әүвәл терминология комиссиясе төзәргә, аннары, татар врачларының татар теле һәм әдәбиятыннан бик сай белемле булуларын искә алып, тел-әдәбият курслары ачарга дигән ныклы фикергә килделәр.
Озак та узмады, исеме Татарстанга билгеле тәнкыйтьче Гомәр Гали врачларны тагар теленең нечкәлеген, борынгыдан ук килә торган әдәби хәзинәләрнең зурлыгын аңларга өйрәтә башлады.
Болар барысы аспирантка Уразаевага бик зур мәшәкать өстәделәр, ләкин ул хәзер үзен ныграк, көчлерәк итеп сизә, чөнки ул хәзер сукыр суфи кебек капшанып бармый, тел кануннарын белеп эш итәчәк иде. Шуның өстәвенә, Уразаева тәрҗемәне тизләтүнең яңа бер чарасын да эзләп тапты. Шул көннәрдә генә Алабугадан Казанга кайтып урнашкан Зәйтүнә Уразавваиы— мөгаллимә апасын ярдәмгә чакырды. Зәйтүнә апасының исә тел-әдәбият кануннарын өйрәнеп торасы юк, ул аларны биш бармагы кебек белә иде.
АЛТЫНЧЫ БАШЛАМ
1
Аксагыз таулары ягыннан таң беленә башлаганда, Шәмсениса абыстай гөлдерәп кенә Хәнифәне уятты:
— Әллә-торасыңмы, яшь бикә? Көтү куасы бар, башка эшләр дә муеннан
Хәнифә имчәк баласы белән түбән өйдә ялгызы йоклаган иде. Эчке күлмәктән, ялан аяк, аңгы-миңге килеп, идәнгә төшен басты Олы абыстайның тавыш-тынсыз түбән өйгә керүен дә берничек тә башына сыйдыра алмый, вакытның иртәме-кичме икәнен дә белми, ярты төнгә чаклы елаган баласын көч-хәл белән юатканнан сон, ул, мәрткә киткән кебек, дөньясын онытып йоклаган иде. Менә хәзер аның каршында кара трико күлмәк, кама кырпаулы яшел камзул кигән, баш түбәсенә энҗеле кара калфак кадап, муенына тавык күкәе чаклы сары гәрәбә таккан остабикәгә тәмам алҗып, хәйран булып карап тора иде.
— Нәрсә, мулла абыстай, кунакка барасызмы әллә?—диде ул, ниһаять, аңына килеп.
Шәмсениса абыстайның маңгайга терәп биргән сораудан кәефе кырылды. Нәзакәтле булырга, кешене кыен хәлдә калдырмаска дип күпме өйрәтә инде ул аны, булмаса да булмый икән бу үксез бозаудан...
— Кунакка тикле эш бик күп әле, гөлекәем, — диде Шәмсениса абыстай. Көндәшенең соравын өнәп бетермәвен «гөлекәем» сүзенә күчерде.
Хәнифәнең ашыгырга нияте юк иде. Ак матур кулларын баш артына күтәреп, тавышланып киерелде, юка батист күлмәк аркылы имиләре шалкан кебек төртеп чыктылар; ул, авызын кулы белән каплап ис- ни-исни, олы абыстай артыннан ишекне шапылдатып ябып калды.
Кичтән үк комганга су сал^ш, мич алдына куйган иде. Талыккан җылымса су белән озаклап тоынды, таһәрәт алды, иртәнге намазга утырды.
Шәмсениса абыстай ярты сәгать көтте, бер сәгать — көндәше юк. Сабырлыгы төкәнеп, тагын түбән өйгә төште. Чигүле намазлыкны кыйбла якка турылап, бик рәхәт җәелеп утырган яшь остабикәгә аеруча үтемле, татлы тел белән аңлатырга кереште:
— Син, гөлекәем, намазыңны тизрәк тот әле бүген. Әйберләрне жилләтеп керәсе булыр. Көне бик матур булырга тора. _
Хәнифә аңа каршы авыз күтәреп сүз әйтмәде, бәйләнчек чебенне куып җибәргәндәй, кул гына селтәде дә, фани дөнья хәлләре белән исәп-хисабы юк кеше сыман, шул исәптән дөньяда Шәмсениса остабикә барлыгын да онытып, тагын намазга оеп китте...
«И ходаның бер рәхмәте, иллә дә үзсүзле соң!» — дип уйлады олы абыстай, әмма, зурга китүдән куркып, Хәнифә көндәшенә бүтән сүз катмады.
Келәткә кереп, Габбас мулланы уятып чыгарды:
— Тор, хәзрәт, тор, атыңны кара, башак болгат, барасы җир ерак, юлда арып калып хур булмыйк тагын!
Хәзрәтнең ачуы чыкты:
— Нишләп әле син таң тишегеннән кытаклап йөрисең? Күкәй сала алмаган тавык кебек. Кунакка беренче генә баруыбыз түгел ләбаса!
— Барыгыз да бик остарасыз әле бүген! Тегесе, эш кушкач, намазлык өстенә менеп кунаклады, ярлы тәкәббер! Үзенә күрә генә түгел, сәвнт ирек чыгарганнан бирле койрыкны тәмам сыртка салды. Каноэләрдән котыртып кайтарганнардыр, ахры. «Асрау булып торган чакларын өчен мулланы судка бир, үзенә тиешлесен каертып ал да яшь кияүгә чыгарсың», дип әйтәләр, ди. Беләм мин, бергә өелеп сөйләшәләр, су чокырга җыела...
Габбас мулла, өстеннән ак җәймәне алып ташлап, күзен уа-уа урыныннан күтәрелде:
— Нишләп әле син, Шәмсениса, кояш чыкмас борын көфер сүз сөйли башладың? Ичмасам, эш эшли торырыең. Әнә сыер мөгрәп тора, жилене тулгандыр, бихисап оста булсаң, шуны сава башла.
Бүген ул төшендә әтисе Җамалетдинны күрде. Зур төпле киндер ыштаннан, чабатадан, күз явыңны алырдай кама бүректән, балаларын V3 янына җыйган ла калач өләшә. Аппак калач. Малайлар калачны алалар да югалалар, алалар да югалалар. Габбас берүзе торып кал- 1ы аиа калач юк. Ул да түгел, Габбаска эләкмәгән калач, әтисенең кулыннан ычкынып, күккә менеп китте, зурайды, зурайды, нур чәчә башлады. күк гөмбәзеннән йөгертеп килеп, тегермән буасындагы суга барып төште, су кандай кызыл төскә керде. Җамалетдин карт әнә шул калач эрүдән кып-кызыл булган суны кушучлап эчә башлады.
Таң алды йокысында изрәп, уяныр-уянмас хәлдә, нигә шундый төш керүен, моның яхшылыккамы-яманлыккамы икәнен белергә теләп, әтисенең ишле бала арасыннан бёр аны гына өлешсез калдыруына үпкәли
биреп, уйланып-тәшвишләшеп ята иде, монда тагын денья мәшәкате белән Шәмсениса кортка килеп тыгылды. Бака ботын кыстырган күк—
Габбас мулла Габделхәлим кайнагасынын кунакка чакырганын исенә төшерде. Абзый кеше юлаучы артыннан хат җибәргән: «Картайдым, хәлем дә бетеп бара, дөньялар да бик болгавыр, исән чакта бер күреп калыйк дисәгез, җомга көнне Шәмсениса белән килеп китегез». *
Картның «хәлем бетеп бара» дип әйткәне хәйлә генә. Тук халыкны, сату-алу белән кайнашкан нэпманны совет бик каты китереп кьгсты, з шатырдатып налог сала башлады, я җилкә күтәрмәстәй салымны тү- 2 ләп,сәүдәгәрлекне дәвам итәргә, я ирекле баштан казакъмы, үзбәкме арасына чыгып таярга кирәк. Әнә шуңа көйсезләнә Габделхәлим аб- 5 зыйлары, укымышлы кешеләр дип, Габбас белән Шәмсенисадан ки- = ңәш-табыш итмәкче була. Әллә ни кыдырата алмаслар алуын, шулай да барып кайтырга кирәк. Бәлкем әйтәсе сүзе, васыяте-мазары бардыр
Көн-ай җәелгәндә, ниһаять, Хәнифә абыстай да оешып җитте. Самавыр куеп, чәй кайнатып китерде, табын әзерләде: сыерны савып, сөтен марлядан сөзеп, кар базына төшереп куйды, тавыкларга җим сипте. Шәмсениса абыстай рияланып, аны табын янына чакырса да, утырып тормады, балам уянып ятмагае дип, янә дә түбән өйгә төшеп китте. Чынлап та бишектәге бала — тугыз айлык Шәфика инде уянган, еламакчы булып шыншый да башлаган иде, әнисе аны күтәреп алып, чүлмәккә аяк тоттырды.
— Үскән кызым бит ул минем, кысталган булган бит ул. Менә бит аның әннәсе нинди, вакытында килеп җитмәсә, артын җәеп югары өйдә чәй эчеп утырса, балык тотасы икән бит минем кызым.
Хәнифә сабыен тезенә утыртып имезә башлады.
— Я, тешләмә. Кара син аны, мыкыртны. Им, кызым, им, матурым Мулла абыстай тиздән кунакка китеп барыр, без менә дәү кызым белән икәү генә аулак өй калырбыз. Тып-тыныч кына, өй саклап кына, Сысканыбыз барые башыгызга, диген, кызым. Бик кирәгегез барые, диген. Без үзебез дә бик әйбәт тора беләбез, йокла, балам, йокла .
Хәнифә Габбас мулладан ун ел эчендә дүрт бала тапты, баштагы икесе гомерсез булдылар Көне-төне ялчы хәлендә, авыр эштә йөргәнгәме. берсе җитлекми туып үлде, борее кызамык чиреннэ'н вафат булды. Шәмсениса абыстай Хәнифәне төче телләнеп иренә димләгән чакта: балаларыңны үзем багармын, җил-янгыр да тидермәм, дип зурдан кубып вәгъдәләр бирсә дә, вәгъдәсен үтәп җиткерә алмады, үз мәшәкате үзенә җиткән иде. Шулай да Хәннфәнец үлгән балаларын бик кызганды.
«Бигрәкләр вакытсыз әрәм булдылар шул,— диде.— Ни хәл итмәк кирәк, тәкъдиреңә ни язса, шуны күрәсең. Менә минем дә, гөлекәем, өч баладан икесе үлде, бер Нуриям генә исән калды. Син әле яшь, тагын табарсың», — дип юатты. Тик монардан Хәнифәгә җиңел түгел, аның җир куенына киткән балалары белән бергә йөрәгенең бер чите кителеп китеп бара, үзенең дә дөньяда торырга теләмәгән көннәре була иде
— Хәнифәүүү! Син исәнме әле, гөлекәем?—диде Шәмсениса абыстай, тәрәзәдән карап.
— Чыгам, хәзер чыгам, — диде Хәнифә —Эшсез утырмагае дип йөрәкләре алына, балаң ник үз бәвеленә үзе буялып ятмый, берсенең бер эше юк, — дип, үзалдына сөйләнеп куйды.
йорттан әйберләрне чыгара башладылар. Габбас мулла төлке тунны үзе алып чыгып, үзе какты һәм, ак бәскә төреп, киредән ак келәткә кертеп куйды. Хәнифә моңа үпкәләмәде, бер мәшәкать кимрәк дип сөенде генә.
Келәттән өй чоланына тикле бау суздылар. Иң элек аңар стена келәмен элеп, таяк белән тузанын кактылар. Дөресрәге, бу эшне Хәнифә эшләде. Аннары җиләндер, чапандыр, камзулдыр ише әйберләр белән,
ГАРИФ АХУН О В
кыска тун, озын тун, билле бишмәт, плүш бишмәт, ефәк, атлас, кәши- мир күлмәкләр белән өч бау тулды: энҗеле калфак, укалы түбәтәй, хәтфә кәләпүш, колакчын бүрек, кама бүрек, тәкыя ише баш киемнәрен аерым-аерым, берәм-берәм селектеләр, каз канаты белән, щетка белән сыпырдылар, хәситә, чулпы, беләзек, тамчылы көмеш алка, муенса ише алтын-көмеш бизәмү әйберләрен берәм-берәм барлап, шкатулкага салып куйдылар. Болар барысы бикле капка эчендә эшләнде. Заманалар бик болгавыр, тычкан таяк белән йөри торган вакыт, шул тикле байлыкны яман күзгә күрсәтү жүнлегә илтмәячәк. Шәмсениса абыстай гомер буе җыйган байлыгын кеше-карага күрсәтми генә күздән үткәреп, төрен төргә аерып, сандыкларга салып куярга тели иде.
Ул үтә дә тәмле тел белән Хәнифәне өйрәтеп торды:
— Ипләп кенә как, яме, гөлекәем. Болар барысы сина каласы. Ике катлы ташпулат салырга җитәрлек мөлкәт бар монда. Кадерен белеп тоткан кешегә. Гыйматдин хәзрәт үтә дә чыккан мал җанныклы кеше ие, хаҗга киткәнче берәмтекләп җыйды, Мәкәрҗә ярминкәләреннән алып кайтты. И дә кечелекле ие соң, Шәмсе-кояшым дип кенә дәшәр иде миңа. Урыны җәннәттә булсын, телгә дә бик оста, халыкка вәгазь сөйли башласа да, сары майлар кебек эретә торганые. Авыл халкы белән дә бик тату яшәде, аллаһы тәгалә риза булсын, сәдаканы бер дә генә кызганмый китерә торганнарые...
Шәмсениса абыстай никтер үтә дә ачылып үз итеп җибәрде бит әле Хәнифәне.
— Габбас хәзрәт, рәхмәт яугыры, мал кадерен белеп бетерми, гөлекәем. Затлы нәселдән түгел, һаман да үзенең мажиклыгына тарта. Малны бит аны табу белән генә түгел, саклый белергә дә кирәк. Җәйгесен кышка кергәндә, кышкысын җәй башында җилләтәсең. Югыйсә, көя дигән хәшәрәт бер җәй эчендә ашап бетерә аны. Элегрәк елларны сабак укучы кызлар йонымны егерләп, суымны китереп, бакча чүбемне утап бирәләрие. Хәзер ярамый шул инде, заманасы башка, закуны башка... Ярар, гөлекәем, әллә нәрсәләр сөйләшеп, гөнаһлы булмыйк тагын, монда сөйләшкән монда калсын, үзең генә бел, менә сиңа өч тәңкә көмеш, күчтәнәч алырсың, мампаси-маздр, я Шәфикага курчак,— диде ул, аннары шыпыртрак тавышка күчеп, ачыклабрак әйтте: — Без бүген Габделхәлим абзыйларга барабыз, сырхаулап тора икән, килсеннәр дип әйттергән, без югында берүк өйдән чыгып йөри күрмә, явыз күздән алла сакласын, я әйберләрне урлап чыгарлар, я үч итеп ут төртерләр, өйдә генә тора күр, яме, гөлекәем. Без ике көннән артыгын тормабыз, урак өсте җитә...
Габбас мулла тарантаска кара айгырны җикте, яшел печән салды; Кәнифә бизәкле зур ястыкны алып чыкты, аны зәңгәр палас белән төрде; хәзрәт белән абыстай, мамык ястыкка аркаларын терәп, икәү бергә кунакка китеп бардылар.
Хәнифә аларны капка ачып, капка ябып озатып калды.
Аның үзенә мулла хатыны була торып та бер генә мәртәбә дә хәзрәт белән янәшә тарантаска утырып йөрергә туры килмәде. Хәер, бер тапкыр килгән икән. Печәнлеккә печән өйгән чакта Хәнифәнең аягына тимер сәнәк кадалды. Печәнлектән төшкәнгә күрә сәнәк аның аяк йөзен аркылыга тишеп чыккан иде. Зартугайда табип-мазар юк иде, аякны чиста су белән юып, чиста чүпрәк белән бәйләп куйдылар. Аяк төне буе сызлады, көне буе сызлады, оялудан Хәнифә ул хакта мулла абыстайга да, хәзрәткә дә бер сүз әйтмәде. Өченче көнне аягының сызлавына түзәр хәле калмагач, өйдә һава җитмәгән сыман сизеп, баскыч төбенә чыкты, бусаганы атлаганда, ялгыш абынып, авырткан аягына китереп басты һәм, сыны катып, авып китте: шешкән аягыннан кара кан һәм үлек ага башлады.
Хәнифәнең кычкырган тавышына Габбас мулла йөгереп чыкты,
Шәмсениса абыстай йөгереп чыкты; баскыч төбендә авып яткан Хәни- фәне, идәндәге канны күреп, төсләре качты; аякның чүпрәген чишеп, йөзләрен чыта-чыта, яраның канын, үлеген сөрттеләр; Габбас мулла кара айгырны тарантаска җигеп, яшь хатынын Салагыш фельдшерына алып барды.
Ул хәлләргә ун елга якын вакыт узды бугай инде, әмма авыл чык- ♦ каннарын Хәнифә бик яхшы хәтерли, ник дисәң, күрше-колан, карт- 3 коры капкадан башын тыгып, үтә дә сәерсенеп сөйләнеп калган иде. 3
— Рамазан хәерче кызын кырантаска утыртканнар!
— Бу ни әкәмәт? ч
— Мулла яшь катыны белән кунакка бара! 5
— Сугышлар бетеп, дөньялар иминләнергә булсын!
— Әссәләмәгаләйкүм, хәзрәт, сәфәрләрегез уң булсын! ♦
Мулла абзый бик ачулы иде, авыл картларының сәламен дә алып а тормастан, кара айгырны җан-фәрманга чаптырып киткән иде.
Шуннан бирле Хәнифәнең ире белән янәшә тарантаска утырганы юк. > Заманында Шәмсениса абыстай: «Бары да син дигәнчә булыр, гөлекә- * ем,—дип,—бал-майда гына йөздерермен, остабикә булып кыңгырау- лы пар атларда дөнья гизәрсең»,— дип кызыктырса да, пар ат дигән- * нәренең олы абыстайдан бер дә генә артканы юк. а
Тормыш Габбас мулла өендә гел дә элеккечә калды. Хәнифә асрау * кыз чагында да түбән өйдә яши иде, хәзер дә түбән өйдә. Хәтфә келәмле, терәкле чаналарда, түшәк салган тарантасларда элек тә Шәмсениса абыстай йөри иде, хәзер дә ул йөри. Хәнифә аңа элеккечә үк «мулла абыстай» дип, «олы абыстай» дип дәшә, аш-суны элеккечә үк улпе- шерә, мал-туарны да карый, өй-кураны ул җыештыра; Казанга китеп барган Нуриянең өс-башын юу, чәчен тараулар да кайчандыр аның өстендә иде бит әле.
Хәнифә дөнья тигезсезлеге турында озаклап уйлый белә торган җиңгә түгел иде — уйлап карый белергә аны берәү дә өйрәтмәде. Патша хезмәтендә ярты гомерен үткәреп кайткан Рамазан картның ишле гаиләсендә ул соң дәрәҗәдә фәкыйрь иде. яшь-җилкенчәк уеннарына да катнаша алмады, аның өзелеп сөйгән егете дә юк, егет белән егетне аерырлык, арадан берсен сайлап сөярлек танышлш ы да юк иде Беренче аңар күз аткан кеше Габбас мулла булды, беренче мәртәбә анар бала итәкле ал сатин күлмәк, репс камзул, аягына биек үкчәле чәмчәле читек, башына алма бизәкле яшел батист яулык, чуклы ефәк шәл бөркәндергән кеше Шәмсениса абыстай булды. Шушы икедән бүтән кешене ул күрмәде дә, белмәде дә, хаҗга китеп вафат булган Гый- матдин хәзрәтнең чарлаклы, ике катлы йортында, биек коймалар, урыс капкалар эчендә бикләнеп калды.
Ләкин кеше күңеленә табигать салган сәламәт орлык, яшәү һәм сайлану инстинкты барыбер үзенекен итми калмый икән. Бер генә егет тә күрми, бер генә яшьтәше белән дә аралашмый яшәсә дә, соңгы көннәрдә, Шәфикасын тапканнан соң, аның күңелендә дә эзләнү башланды. Ул зарыкты, төннәрен төшендә елаганын күреп уянды; аның күңеле генә түгел, сәламәт, дөрес тормыш белән яшәгән тәне дә зарыгып нидер көтә, дөресрәге, кемнедер көтә, әмма көткән кешесенең кем икәнен тәгаен генә белмәү аны тагын да сагышлырак уйларга батыра иде.
Габбас мулла белән Шәмсениса абыстай кунакка китеп баргач, ул сабыен, бәби арбасына салып, ишегалдында тирбәтеп йөрде, җырулар җырлый-җырлый тирбәтте, йоклап киткән баланы лапас күләгәсенә илтеп куйды. Озын толымнарын баш тирәли урап, яулык белән бәйләде, күлмәк итәген ыштан бөрмәсенә кыстырып, аягына калош киеп, югары өйнең, болдырның идәннәрен юып чыгарды, битен-күзен юып, чәй кайнатып эчте. Ул арада көтү кайтты, сарыкларны берәм-берәм санап абзарга япты, унбиш бәрәннең унбише дә кайткан иде, күрше-коланнан
эзләп йөрисе булмады, моңа ул күңеленнән тын гына сөенде. Коба сыерның сөтен савып, кайнатырга куйды, мулла абзыйлар кайтканчы яңа сөзмә ясал куярга ниятләнде. Башмак тана әле беренче генә бозавын бозаулаган иде, җилененә кагылуга чамасыз кытыклана иде, анын алдына бәрәңге юып куйды, арт аягын бау белән бәйләде.
— Түгәнәем, түгәнәем, — дип, йомШак сүзләр әйтеп, сөтен савып алды да анысын да казанга салып кайнатты, казан төбенә утырган касмагын бака кабырчыгы белән кырып, казанны юды, тик шуннан сон гына йокларга әзерләнә башлады. Ләкин — ни хикмәт бу? — утны сүндерүгә аның күңеленә шом төште, ул ялгызлыктан курка башлады, кызын бишектән алып, үз янына салды, ул да курку-шикләнү тойгысын басмады. Ә бит аның мулла абыстайлар кунакка киткәндә ничәмә-ничә еллар өй саклап калганы бар иде, ялгыз өйдә кунам бит, ай-һай ләбаса дип, ул уена да кертеп карамый иде.
Шикләнү-шөбһәләнүләрен җиңә алмагач, ул күрше карчыгы Кафия әбине аулак өйгә иптәшкә алып чыкты, аны такта чәй белән, балга катырган бавырсак белән сыйлады. Аннары алар, йоклар алдыннан укый торган догаларын укып, ачык савыт-сабаның өстен бисмилла әйтеп ябып, йокларга яттылар — җиделе лампаның утын бөтенләй сүндереп бетермәделәр, кучкарга куеп, филтәсен кысып кына калдырдылар. Гадәт буенча, быдыр-быдыр авыл хәлләрен сөйләштеләр, күбрәк Кафия әби сөйләде, Хәнифә аның сагышлы әкрен тавышыннан изрәп йоклап китте.
Ул кемнәрнеңдер тамак ертып кычкырган тавышларына сискәнеп уянды. Уянган мәлгә ни булганын аңлый алмый тәрәзәләргә каранды: урамда, тәрәзә артында кызыл шәүләләр биешә, кычкырган шомлы тавышлар отыры көчәя бара иде:
— Пожар! Пожар! Янабыз!
— Ни булды? Ни булды?—диде коты алынып уянган Кафия әби. Ул ачык изүен кулы белән каплаган хәлдә, сәкедә урын өстендә чабалана башлады. Ниһаять, эшнең нидә икәнен аңлап алды:
— йа аллам, бер тәңрем, минем йортым яна түгелме соң?!—дип, ашыгу-каушау сәбәпле нишләгәнен белештермичә, сәкедән идәнгә егылып төште.
Хәнифә, җан ачысы белән кычкырып, кызы Шәфикага ташланды, аны күкрәгенә кыскан көе, бер кат эчке күлмәктән ишегалдына чыгып китте. Капка ачу аның башына килми, читлектәге җанвар кебек, ул бөтен ишегалдын бер итеп чабып йөри иде, аның яныннан мүкәли-мү- кәли Кафия карчык узып китте. Капканың бастырыгын тартып ачарга карчыкның көче җитми иде, Хәнифә белән икәүләп көч-хәл бел?н ачтылар, Кафия карчык, алдына-артына карамый, өйләренә элдертте.
Ул Габбас муллалардан өч кенә өй аркылы иде. Чиләк-көянтә күтәргән хатын-кыз, озын саплы багор, балта-көрәк тоткан ир-ат, түбән очныкылар булса кирәк, мышный-мышный, шаулашып-кычкырышып, янгын сүндерергә чаптылар.
Кафия карчыклар йортыннан түшәк-ястык, кием-салымны урамга чыгара башладылар. Урамны кыңгырау тавышына күмеп, атлы арбалар, мичкәләр чабышты, олаулар кузгаткан тузан, төтен белән аралашып, әйләнә-тирәне каплап алды.
Хәнифәгә дә өйдән әйберләрне ташый башларга кирәк иде, ләкин ул әле һаман да, баласын күкрәгенә кыскан көе, капка төбендә басып тора. Җил белән килгән көлтә чаклы ут инде Габбас муллаларның йорт түбәсен яндыра башлады.
Нишләргә? Нишләргә?
Иң элек сыер абзарын ачарга кирәк. Менә син, хәерсез, абзарны ул кичтән йозак белән бикләп куйган икән. Ачкычны кая куйганын үтерсәң дә хәтерләми. Ул ишегалдында чабулап йөргән арада ихатага ха-
лык тула башлады. Хәнифәне баласы-ние белән жилтерәтеп алып чыгып киттеләр. Ул, ни эшләгәнен белештермичә:
— Өйдә песи калды, песи калды!—дип кычкыра һәм бармаска теләп карыша иде.
Аны югары очка, үзе туып-үскән йортка алып кайттылар, — беркая да чыгармаска кушып, янында олы апалары Банат белән Бануны кал- ♦ дырдылар. ' а
Халык килеп житкәндә инде мулла йортын ут чолгап алган, өйне тышлаган коры такта чатыр-чотыр яна, кандай кызыл шәүләләр биеш- * кән күк йөзенә беләк буе утлы кисәүләр очып, буяулы калай түбәгә ч шапылдап килеп төшә иде; мулла йорты янына жыелган халык ян- £ гын сүндерүчеләргә тиешле-тиешсез киңәшләрен кычкырып тора иде. =
Туксан яшьлек Зиятдин карт кәкре артыш таягына бөтен гәүдәсе ♦ белән яткан: а
— Ут—ходай тәгалә биргән каза, су белән генә сүндереп булмый о
аны. Кара тавык йомыркасын ыргытырга кирәк. Кемдә кара тавык йо- “ мыркасы бар? *
Өч яшьләрендәге күк байталны чаптырып, Нажия Уразаева килеп * житте, җиңел сиртмәдән җиргә сикереп: •
— Р-разойдись! Кемгә әйтәләр?!—дип кычкырып җибәрде. Нажия- ней башсызлыгын белгәнгә, халык, бәладән башаяк дип, артка чиген- « де, бала-чага күрше як койма башларына, капка түбәләренә үрмәлә- u де; Салагыштан, ЯуморзадаН, Машик-Пилгадан килеп җиткән янгынчылар өч насостан берьюлы ут өермәсенә су коя башладылар, атлы мичкәләр тегермән буазына су алырга дөбер-шатыр чапты; акылына килеп өлгергән ир-ат, өй эченә кереп булмаслыкны абайлап, абзардагы мал-туарны коткарырга ташланды; котырып үкергән коба сыер белән башмак тана лом белән каерып ачкан абзар ишегеннән атылып килеп чыктылар да, күзләренә ак-кара күренмичә, кырга чыгып чаптылар. Урам тулган халык, тапталудан куркып, ике аякка ауды. Әмма сарыкларны абзардан чыгару берничек тә мөмкин булмады. Алар ишекне дә, капканы да күрмиләр, дөрләп янган утка ыргып сикерәләр дә, дары мичкәсе кебек шартлап, егылып төшәләр иде. Шуны күреп торган бер хатын, битен кулы белән каплап, акылдан язган кешедәй, ачыргаланып кычкырып җибәрде.
Таң атып килгәндә янгынны туктаттылар. Төнге пожар, җиде йорттан кара баганалар һәм тырпаеп торган морҗалар гына калдырып, сүнде Көл өеменә әйләнгән йорт урыннарыннан әле һаман кисәү исе аккып тора, су парлары белән кушылып, аксыл төтен пыскый иде
Көн яктырганда Габбас муллалар кунактан кайтып төште. Шәмсениса абыстай, йорт урынына көл өемен күрүгә, кычкыра да алмыйча, тораташ катты Габбас мулла тарантастан төште, кара күмер булып калган йорт урынын бер әйләнеп чыкты, бик мескен хәлдә бөгәрләнеп яткан комган калдыгын читек башы белән әйләндереп карагач, үзләре янына җыела башлаган халыктан:
— Хәнифә кайда? Балам исәнме?—дип сорады.
Мулла белән абыстайны Хәнифәләргә алып киттеләр. Хәнифә алар* ны, баласын күтәргән килеш, капка төбендә каршылады Габбас мулла белән Шәмсениса абыстай, тарантастан төшеп, аның белән сүзсез генә ■исәнләштеләр. Алар хәзер өчесе дә бертигез Шәмсениса абыстайны Хәнифәдән аерып торган мал-мөлкәт төтен булып күккә очкан иде, Хәер, Хәнифә хәзер алардан өстенрәк: аның кул көче бар. яшьлеге бар, эшлисе дә ашыйсы, шуның өстәвенә, күз нуры булган Шәфикасы, күңел юаткычы үзе белән калган иде
Тагын бер атнадан Шәмсениса абыстай Казан каласына, кызы Нурия янына китеп барды, аннан ул хат та язмады, хәбәр-хәтерен дә ■рештермәде— суга төшкән кебек югалды.
I!
Уттан зыян күргән кешеләргә йорт салыр өчен авыл Советы урманнан диләнкә бүлеп бирде. Тик Габбас Уразаевка гына, мулла булганы өчен, диләнкә эләкмәде. Моңа ул бик гарьләнде, ник дисәң, авылның диндар картлары аны, кызын Пәнжәрдә рус мәктәбендә укытканы өчен, көфер дип, кызыл мулла дип күзен ачырмасалар, инде менә бәлагә тарыгач, авыл Советы башлыклары да аның хәленә кермәде, аны буржуй сыйныфына яздылар. Монда аеруча тырышканы аның туганы Наҗия Уразаева булды. Габбас мулланы яклап, аның гражданнар сугышы заманында берәүгә дә зыян китермәгәнен бик тырышып сөйли башлаган Әфләтун абзыйга ул авыз ачарга да ирек бирмәде.
— Бу ниткән әкәмәт? Бу ниткән көпә-көндез мулла-мунтагайны яклап утыру? Кайсыгызның ике катын асрарлык хәлегез бар? Кайсыгызның кара туры айгыр җигеп, тарантаска кырын төшеп, кунакка йөрер хәлегез бар? Кем дә кем Габбас мулланы яклый, ул безнең өчен контра! Габбас Уразаев мужиктан чыгып, гошер садакасына корсак күпертте, мулла булды, пожар аны авыл ярлылары белән бер рәткә китереп куйды, менә хәзере ул тагын шул хәлне үз шкурасында татып карасын әле.
Авылда башлангыч мәктәптә балалар укытып йөргән Зариф Сарбу- латов, халык телендә йөргәне — «Усал Зариф», мөгәллимнәргә хас сабырлык белән урыныннан торды, сул күз астында тартыша башлаган тамырны басарга тырышып, беркавым дәшми торды, аннары мәрҗән тезгән кебек йомры-йомры сүзләрен тезә башлады.
— Иптәшләр, ил агалары, без тагын бер мәртәбә уйлап карыйк әле, яхшыны яманнан, уңайны киредән аерып карыйк. Габбас Уразаев егерме ел буена Зартугай балаларына белем бирде, бүгенгесе көнне мин үзем дә, наркомзем булып эшләгән Ибраһим абзый да, Казанда күренекле урыннарда утырган Габидулла абзыйлар да, барыбыз да Габбас Уразаев шәкертләре бит. Казна акчасы алып, жалуньяга укытмады бит ул безне, мужик ни китерсә, шуңа риза булып укытты. Бирик без аңар диләнке, мулла бу дип бер яклы гына карамыйк.
Наҗия Уразаева икенче кабат урыныннан сикереп торды:
— Мин Сарбулатов иптәшне аңламыйм! Аңлаудан баш тартам. Син түгелме. Усал Зариф, Зартугай буйларында ак әфисәрләрнең йөрәгенә шом салган кеше? Син түгелме Усал Зариф, Таминдар Тураев мәдрәсәсеннән бунт ясап чыгып киткән кеше? Син түгелме Нәбкәй старосталарның, кулак куштаны Кысык Минҗаннарның Шәрифҗан-активистны кыйнап үтергәннәренә шаһит булучы, и шулай ук безнең пролетар сыйныфының нахакка түгелгән каннарын ак әфисәрләрнең каны белән түләтүче? Инде бүген мулла-мунтагайны, гошер-фытыр козгыннарын яклап утырасыңмы? Син безгә, ярлылар комитетына, туп-туры әйт: башымдагы кызыл йолдызлы шлемым хәрәм диген, салдырып алыгыз, диген, мин үзгәрдем, мин буталып беттем диген, ул чагында мин сине аңлармын, Усал Зариф, мин сиңа безнең белән бер юлдан атламаучы итеп карармын, и шулай ук авыл крәстияннәренә балаларын укытырга сина китермәүләрен үтенермен!
Бәлки мөгаллим Сарбулатов үзендә Наҗия Уразаеваны җинә алырдай көч тә тапкан булыр иде, әмма шул мәлне авыл Советы башлыгы, унсигезенче елдан ук коммунист Мәрдән Мурзин Наҗия-милиционер- ны яклап чыкты.
— Кем дә кем Габбас муллага булыша, кем дә кем аны кызганып күз яше түгә, ул безгә юлдаш түгел! Халыкка әйтегез, кем дә кем шундый эш эшләргә, буржуй сыйныфын арттырырга өстенә ала, кәнсәләр- гә чакыртып, иманын укытам!
Мәрдән Мурзинны авылда элеккерәк елларны алай ук кансыз, ми-
һербансыз кеше дип белмиләр иде. Чехлар килгән заманда тирә-як авылларда түгелгән кан-яшь аның бәгырен таштай каты итте. Кысык Минжанны, Нәбкәй старостаны ул үз кулы белән Алабуга чекасына илтеп тапшырды. Шунлыктан йортсыз калган Габбас муллага ярдәм итәргә ашкынып торучылар бигүк күренми, дин-шәригать юлында шәһит китәргә әзер торган берничә кеше генә, авыл йоклагач, җиде төн ♦ уртасында яки таң әтәчләре кычкыра башлаган чакларда гына, Габбас 3 мулла яшь хатыны белән яшәгән келәткә килеп, садакаларын биреп § китәләр иде. Күбрәк Габбас белән Хәнифә икесе эшләделәр. Йорт уры- 2 нын атна буе көлдән, күмердән әрчеделәр; бәхетләренә ак келәтнең бер ч стежасы гына күмерләнеп калган, түбәсе дә, өч стенасы да исән иде, g көннәр әле җылы булганлыктан, болыннан чабып алып кайтып киптер- “ гән коры печән өстендә йокладылар,— хәзер инде хәзрәтне нәүбәт сак- ♦ ламауда гаепләрдәй кеше янда юк, ул тавыш-тынсыз Казанда ята иде... а
Көннең-көн буе көл өеме, күмер өеме актарганга, алар берәр сә- ° гать эшләү белән үк җен кебек каралалар, бер-берсенә комганнан су > салып торган чакта, көлмичә һич кенә түзә алмыйлар иде.
Көтелмәгәндә килгән бәла-каза аларны бнк тиз туганлаштырды. * Икесе тиң крестьян баласы, икесе тиң буразнада аунарга яратылган * кеше, көне буе эшләп арыгач, бәләкәчләре Шәфиканы урталарына 2 алып, ак келәттә, яшел печән өстендә дөньяларын онытып йоклап ки- * тәләр иде.
Ниһаять, йортның үзен кайгыртыр көн дә җитте.
Габбас мулла ак келәттә сакланып калган төлке тунны, коба сыерын сатты. Ул гына да җитми иде, җаны сыкрап булса да, кара айгырны сатты. Айгырның даны тирә-күрше авылларда күптән йөри иде — анысын Габделхәлим абзый алды, кара айгыр бәрабәренә ул иске йортын һәм, тояк урынына тояк булсын дип, җирән биясен бирде. Авыр көнендә Габбасны да хур итмәскә кирәк. Ни генә дисәң дә, Шәмсениса, Гыйматдин хаҗидан тол калгач, Габбас белән көн күрде бит. Ләкин мондый уйлар кызыл малчы Габделхәлимнең үз күңелен юатып риялануы гына иде. Чынында исә аны яңа заманның аяусыз законнары стенага китереп терәде: хәзер ул бер генә йортлы, бер генә атлы булып калырга, тагын бер атын шыпырт кына сатып җибәрергә тиеш иде.
Төлке тунны да Габбас мулла аңа сатты. Кара айгырга алыштырган җирән биягә утырып, төлке тунны ул Габделхәлим кайнагасына үзе алып барды. Кызыл малчы аны элекке заманнардагыча яктырып каршыламады. Дегет белән майлаган күн итектән, постау курткадан, туры якалы кара сатин күлмәктән, кара түбәтәйдән иде
«Киемне алыштырган бу, хезмәтчеләре киеменә якынайта төшкән, карт төлке», — дип уйлады Габбас мулла. Ул аның әле күптәймени туры итеп тегелгән парча җилән, парча камзул, атлас күлмәк киеп, башына алтын ука белән чиккән кәләпүшне кырын салып йөргән заманнарын хәтерли, әфлисун төсендәге ут янып торган киң ыштан балагын бизәкле читек эченә тыгып йөргәнен хәтерли. Татар миллионерларын Таминдар Тураевларда ниндирәк каршылаган иде! Ә хәзер үзенең олаучысы Гарифулла бабай киемнәрен өстенә чәпәгән. Дөнья аның битенә дә үз бизәкләрен өстәгән: калфак чугына ярарлык чем-кара мыек, түгәрәк кара сакал урынына бүре йоныдай сорыланып һәм киезләнеп калган сакал--мыек ябыштырып куйган
— Әссәләмәгаләйкүм, еллар имин булсын! — дип сәлам бирде Габбас мулла.
— Шулай булсы-ы-ын,— дип үртәгәндәй, иренеп кенә әйтеп куйды кайнатасы,— Нинди бәла-каза сине безнең якларга китерде, менла кем Габбас?
— Бәла килгәндә кем дә килер, Габделхәлим кайнаган, мин әле, аллаһы тәгаләнең ризалыгы белән, сине баетырга дип килдем
— Бик хуп, бик хуп, менла кем Габбас. Әллә, мин әйтәм, казалы булганыннан, соранырга килгәнсеңме дип торам, хи-хи-хи, баетырга исәп тотып йөргәч, бик хуп. Әйдә, өйгә керик, чәй янында иркеннәбрэк сөйләшербез...
Самавыр кайнап чыкканны көткән арада Габделхәлим кайнатасы шактый ук төче телләнеп сөйләп алып китте:
— Әдәм әйтеп әдәм ышанмас, янып китүегезгә бик тә кайгырдым, менла кем Габбас. Үзем янганнан да болайрак кайгырдым. Үземне синен алда гел дә менә гаепле санап йөрим. Мөселман кардәшемне юри бәлагә тарттырган кебек. Әллә, мин әйтәм, безгә кунакка килмәгән булсалар, янмыйча да калган булырларые дип фикер йөртәм. Чарлаклы, ике катлы йортыгызны кызганып үләр чиккә җитәм. Уй- лыйм-уйлыйм да тагын бер тапкыр: сабыр итәргә кирәк дип уйлап куям. Киләсе каза булса миңа килмәсәгез дә килерие. Ходаның кодрәте киң: тели — бирә, тели — кире ала. Шәмсениса ни хәлләрдә сон, бик жыламыймы?
— Белер хәл юк,— диде Габбас мулла, аермачыгын әйтмичә.
— Туктале, син бик томанлы сөйләшәсең? Әллә кайтмадымы әле Казаннан?
— Кайтмады шул.
— Хәбәр-хәтере дә юкмы?
— Юк. Күрәсең, минем аңа кирәгем калмагандыр инде. Нурия белән икәү генә яшәргә исәп тота торганнардыр.
— Ала-а-ай...—диде кызыл малчы Габделхәлим, йөзе бик кинәт, күзгә күренеп кырысланды, бүре йоны төсле соры мыегы тырпаебрак китте. Сүзен ул өзеп әйтте:— Кая, баетырга дигәнең нәрсә? Күрсәт!
Габбас ак бәзгә төргән төлке тунны тарантастан алып керде.
Кызыл малчы Габделхәлим төенчек чишкәнне бер дә исе китмәгән кыяфәт белән, сабыр гына көтеп торды; Габбас мулланың уалып китәргә торган әйберен тоткандай, өф итеп кенә тотып торган кулыннан дорфарак бер хәрәкәт белән тунны алып, шундук җиңнәрен әйләндерә, җиң төпләрен бармаклары белән капшый башлады, итәк очларын сыпырып, тартып-йолкып, берәм-берәм тикшереп чыкты, урыны-урыны белән йонын чеметеп карады, янә дә җиңнәрен кире әйләндереп, исе китмәгән кыяфәт белән тунны хуҗасына кире кайтарды.
— Нәрсә, оша.мыймәллә?—диде Габбас мулла, сабырлыгы бетеп,
— Ошамый,— диде кызыл малчы.
— Иске дисеңмени?
— Юк.
— Нигә?
— Төлке хәзер фасунда түгел. Сусар булса алырыем.
— һе,— диде Габбас мулла, хәтере калып. Тунны сүзсез генә киредән ак бәзгә төрде, тарантас башына илтеп тыкты да, печән ашап торган атының аркалыгын күтәреп, йөгән тезгенен дугага бәйләргә тотынды. Кызыл малчы ул кадәресен сабыр гына күзәтте, эш аркалык күтәрүгә килеп җиткәч, шул ук гамьсез тавышы белән сорады:
— Торып тор, нигә сатасың тунны, кайнагай?
— йортка кирәк.
— Мин бит инде сиңа йорт бирдем. Ат урынына ат бирдем.
— Йортны бит аны, кайнагай, салдырасы бар әле.
— Ну, ярый, миннән булсын яхшылык: калдыр. Ике йөз тәңкә бирәм.
— Ике йөз?!
— Ә нигә шаккаттың?
— Әллә син көләсеңме миннән, кайнагай? Мин бит аны теге заманнарда өч йөз тәңкәгә алдым. Исеңә төшереп кара әле, ул чакта вч
йөз тәңкәгә мин сиңа биргән төсле нәсел айгыры алып буладырые, хәзерге ике йөз тәңкәгә нәрсә алып була?
— Ул чакта бит ул! Ул чакта, менла кем Габбас, минем сандык- сандык кызыл малым барые, Гарифуллаларым, Шәрифуллаларым барые. Мине яклап йөрүче Таминдар бай барые. Кайда алар хәзер минем олаучыларым? Мине яклаучыларым? Я, кайда?—диде ул, ал- ♦ дында кан дошманы торгандай кычкырынып. Аннары, кызып киткәнен з аңлап, йомшый төште:—Менә сина өч йөз тәңкә көмеш, санап ал да з яхшылап, йортыңны салдыра башла, шуннан артыгы бер тиен дә юн. * монысын да кайнагай булганың өчен бирәм, миннән булсын бер ях- j? шылык.
— Мин сиңа, Габделхәлим абзый, гозер белән килдем, гозер белән . килгән мөселман кардәшеңне талау яхшы эш түгел, аласы булсаң, * чынлап торып сөйләшик тә мин кайтып китим.
— Ярый, синең бәянне ишетеп карыйк.
— Тун, Габделхәлим абзый, кимендә ике мең ярым тора. Ул әле £ өр-яңа. Кунакка киеп чыкмаганда минем аны алып та караганым < булмады, келәттә төреп куйган килеш торды да торды. Менә шуңа © күрә...
— Син мина аңлатма, Габбас, яратмыйм мин озаклап аңлатканны. < Син тиярен генә сора. Күпме бирим?
— Миңа йорт салдырырга мең ярым акча кирәк. Өстәлдер, савыт- сабадыр ише нәрсәләргә өч йөзләп кирәк булыр: барысын яңабаштан башлыйсы бит. Шулай итеп, җәмгысы — бир син мина бер мең дә сигез йөз тәнкә акча, мин, аллага тапшырып, үз юлыма китеп барыйм.
— Ярый, менә сиңа түп-түгәрәк бер мең тәңкә! Калганын сорама да, рәтем дә юк, риза булсаң бир кулыңны!—Габделхәлим алтын балдаклы уң кулын югары күтәрде, сул кулы белән Габбас мулланың кулын тотып алды.
Тегесе, кулын тартып алып, бик кискен баш чайкады
— Юк, кайнагай, булмый. Пычаксыз суйма син мине, көпә-көндез кычкыртып талама,— диде Габбас мулла, уңайсызланып. Аның борын очы тирләп чыкты. Сакалын учлап, башын түбән иде. Озак кына шул хәлендә басып торды, аннары башын күтәрде:—Син ходаның рәхмәтле бәндәсе, алланы бар дип вә бер дип белсәң, башың белән уйлап кара, минем пожардан калган бердәнбер мөлкәтем шушы лабаса! Инде аны да шалкан бәясенә биреп кайткач, мин кая барам? Яле, әйтеп кара, кайнагай, йортны нәрсә белән салдырам? Осталарга акча каян алып түлим?—Габбас мулланың тавышы калтырап китте, күзләре дым-ланды.
— Авыл халкы булышмыймыни?—диде Габделхәлим, йомшый төшеп.
— Булышмый...— Сүзсез торгач, өстәде:— Авыл Советы рәисе миңа булышканнарны Себергә олактырам, ди. Наҗия булып Наҗия хәлемә кермәде. Туганнан туган сеңлем бит, югыйсә. Кулына пугач тотып, халыкны куркытып йөри. Имансыз, затсыз кавем Ул бит безне, әйләнә-тирә муллаларын, унтугызынчы елны Алабугага куып китереп, айт-двага бастырып йөртте, ай буе кар ерып урман кистерде. Кемнәр белән диген? Поплар белән!
Кызыл малчы Габделхәлим чаларган көлсу сакалын бармаклары белән аралаштырып, кашларын җыергалап, Габбас мулланы бик җитди рәвештә тыңлады Тыңлап бетергәч, хәленә кереп сорады:
— Банкыга салганын бер дә югыемынн соң?
— Банкыдагысын революция алып калды бит. Совет чорында садака бирергә бик атлыгып тормыйлар, чамалап кына бирә башладылар.
Аннары... мин бит, кайнагай, дөресен әйткәндә, гомерем буе үз көчем белән дөнья күргән кеше. Гыйматдин хаҗидан калганнары төтен булып күккә очты...
Кызыл малчы, ул тирәдә сүзне озынга сузмаска теләп, кисәк кенә бүлдерде:
— Ярый, менла кем Габбас, күңел булганчы сөйләштек. Бигайбә, эш кешесенең эштә булганы мәслихәт. Мин сиңа тиярен бирдем, бүтән бирә алмыйм. Үзем дә бөлеп беттем, сәвнт кон саен налукны арттыра тора, бу исәптән үз теләгең белән Себер китәрсең, валлаһи! Әнә Саран- байлар, Яуморзалар, Тәмәк-Чүрәкәйләр иле-йорты белән кузгала, дя. Мал-мөлкәтен сатып Себергә, Уралга китә. Байлар түгел, урта хәлле- ләр Ник диген? Наҗия Уразаева кебек имансызлар, аркага мылтык терәп, күмәк хуҗалык ясыйсылар, имеш. Халыкны күмәк итеп бер йортка тутырасылар, болын чаклы бер юрган ябындырасылар, кем катыны кем белән була —бер хода гына белә. Менә шундый болгавыр заманда мин синең төлке туның белән нишлим?
Габбас мулла, сатулашуның соңгы ноктага килеп җиткәнен аңлап, ялварулы тавыш белән әйтте:
— Габделхәлим абзый, мин сине мал-мөлкәтле кеше дип кенә түгел, кайнагай итеп тә килдем. Туннан башка минем кыртышым да юк. Хәлемә кер, үтермә, мөмкинчелек бир миңа, йортны салып керим, минем дә, дөнья булгач, кирәгем чыккан чаклар булыр, дөнья — кула- са, бер басмаса бер баса... Арттыр тагын биш йөз.
Бер мең дә өч йөзгә килештеләр. Кызыл малчы Габделхәлим, алданудан куркып түгел, Габбас мулланың бүтән беркая да борын төртә алмаслыгын белеп, шул сумада терәлде дә калды: бер генә тиен дә арттырмады да, киметмәде дә.
Габбас мулла юл буе кайнатасының комсызлыгын, кычкыртып таларга әзер торуын уйлап кайтты. Нинди айгыры китте аның аңа, нинди сыеры китте. Төлке тунны, кешенең соңгы киемен, ярты бәясенә алды бит, комагай зат, бәке авыз. Ачуы килеп, җирән биягә кычкырып җибәрде:
— На, үләт ялагыры, Габделхәлим* йолкышы! Бер аягыңны алганчы икенче аягыңны эт ашый.
«Кунак-кунак уйнаулар, Салагыш базарына килешли, күчтәнәч алып килүләр картаеп тол калган Шәмсенисага түзгән өчен генә булган икән. Күрербез менә хәзер, Шәмсениса минем йортка аяк басып карасын!»— дип ярсынып уйлады. Ул байлыкның кешеләрне затлы һәм затсыз нәселгә бүлеп йөрткәнлеген менә хәзер тагын бер мәртәбә — бу юлы үз җилкәсендә татыды.
Осталар аңа ике көннән йорт салырга керештеләр. Йортны, элекке кебек үк дәү, элекке кебек үк бизәкле булмаса да, Имам Каһарманов- ка һәм имансыз Наҗиягә үч итеп, ике катлы, болдырлы итеп салдырды. Авылның балта остасы Мәснәви, дин юлында җаннарын фида кылырга торган тагын берничә карт, өмә ясап, хәзрәт йортын бер ай эчендә җиткезеп бирделәр.
Соңгы эшләрен хәзрәт үзе күз-колак булып эшләтте: биек урыс капка койдырды, өй түре койманың өч торыгын челтәрле рәшәткә белән бизәттерде. Өч төп канәфер куагы, сәрби һәм шомырт үсентеләре утыртты. Килер заман: өй алды бакчасында шаулы яфраклар эчендә тан кошлары сайрар...
Хатыны Хәнифә белән бәләкәче Шәфиканы югары очтан алып кайтты. Муллалыгын бөтенләй диярлек ташлап, башкалар кебек, сука сукалап, тырма тырмалап, чәчү чәчеп, яна нигездә янача көн күрә башлады.
Ill
Имам Каһарманов, балаларын урамга чыгарып җибәреп, шыңгыр- давыклы зур сандыкны ачты. Идәнгә тезләнгән хәлдә, ярты гәүдәсе белән сандык эченә тыгылып, башы белән сандык капкачын терәп, ф үзенә кирәкле кәгазьләрне эзли башлады.
Шыгырдап ишек ачылган тавыш аны сандык эчендә казынудан « туктарга мәҗбүр итте, ләкин әле ул сандыктан башын тартып алырга 5 ашыкмады. «Кызларымның берсе кергәндер»,— дип фикер йөртте. ч Ләкин ни хикмәт—керүче дәшми. Әгәр аның Хуриясе яки Һәдиясе й кергән булса, күлтән инде әтисе янына йөгенеп килер, җилкәсенә ме- = неп атланыр, муеныннан кочаклап: ф
— Әти, әти!—дип тәкатьсезләнә башлар иде. а
Имам сандык эченнән чыгып, бер кулы белән сандык капкачын о терәде. Ишек төбендә үк, бармагын авызына кабып, ялан аяклы биш = яшьләрендәге кызый басып тора. Ул, күрәсең, өстендәге алма бизәкле х яңа кызыл күлмәген «котлатырга» кергән, шомырт кара елтыр күзләре * белән өй эчен актара—иптәшләре Хурия белән Һәдияне эзли иде ө бугай. s
— Мулла кызы, кем кирәк?—диде Имам. <
«Мулла кызы» бармагын авызыннан алды, сандыкка таба килә u башлады.
— Има-а-ам, сандык капкачыңны тотып торыйммы?
Каһарманов чак кына көлеп җибәрмәде. Биш яшьлек кызый анар, кырык яшьлек ир уртасына «Имам» дип дәшә. Абый юк, фәлән юк. Ләкин Каһармановка көләргә ярамый, ул тагын бер сәгатьтән бу кызыйның әтисен — Габбас мулланы раскулачивать итәргә керергә тиеш. Мондый чакта күңелне нык тоту хәерле. Волком вәкиле белән авыл Советы рәисе килеп җиткәнче аның әле тиешле квитанция кәгазьләрен дә табып куясы бар.
Шулай да һәркемгә хас булган кызыксыну тойгысы аның түрәлеген җиңде.
— Ә ник тотып торасың син сандык капкачын?—диде, кызыйның баш түбәсенә күбәләк ясап беркеткән ак тасмага күз төшереп алды.
— Капкач башыңа төшсә?
— Төшсә ни?
— Башың авыртыр бит.
«Ах, син, кәлтә җылан, дөньяга туганыңа күпме генә, ниләр уйлап тора бит!» — Каһарманов, олы кешегә сынап караган кебек, күбәләк- кызны күздән үткәрде. Коеп куйган әтисе. Күзләр — гел дә Габбас мулланыкы: шешмәк кабаклы, чем-кара, кояш нурыннан җемелдәшеп, чаткыланып торалар.
Каһарманов инде бүген икенче мәртәбә сыйнфый дошман кызына күңеле йомшавын сизеп, кырыс кына дәште:
— Әй, мулла кызы, кил әле якынрак, ябып куйыйм үзеңне шушы сандыкка! — Бер кулы белән сандык капкачын этеп җибәрде. Сандык шап итеп ябылды, бикләре зыңгылдап куйды.
«Мулла кызының» күзләре зураеп китте, сандык ябылган уңайга- ул сискәнеп җиргә чүгеп куйды һәм, кычкырып елап, урамга йөгерде.
...Тагын ярты сәгатьтән дүрт кеше Совет йортына җыелдылар. Кызыл гвардияче Кадыйр Гонцов, партячейка секретаре Имам Каһарманов, Совет башлыгы Мәрдән Мурзин һәм җир белгече Солтан Айдаров.
— Иптәшләр, бүгенгесе көнне безнең алга миравай революция китереп куйган бурыч бер генә: Габбас Уразаевны раскулачивать итү. Дин әфиунын халыкка таратучы дошман илиминт буларак, Габбас мулла авылдан куылырга, мал-мөлкәте тартып алынырга тиеш. Мин шулай уйлыйм. Башкалар ничек уйлый? — Каһарманов, зур авызы
белән бергә, аска төшеп киткән ияген ябып, күз йөртеп чыкты. — Кстати, волкомның Шәяхмәт Айдаров безгә, җир бүлү, межалар тарихындагы низагларны хәл итү өчен наркомземнан иптәш чакыртты. Барыгызга да мәгълүм: Айдаров иптәш, ягъни ярлы крәстиән малае- безнең үз авылыбыз Зартугайныкы, шушы җирдә, Иш буенда аунап үскән егет. Азин дивизиясендә ак генераллар белән сугышты. Өстәвенә, совет учреждениесендә югары образование алып чыккан спис. Җир бүлгәндә күрдегез: миравай революция өчен көрәшергә әзер. Габбас Уразаевны раскулачивать итүдә катнашырга теләк белдерде. Как райком вәкиле и наркомземнан җибәрелгән спис буларак, безнең аны үзебез белән алмаска хакыбыз юк.
Буденновкалы, тырпайган каты мыеклы Кадыйр Гонцов партячейка секретареның юлын бүлеп куйды:
— Сүзем бар сиңа, Каһарманов. Читкәрәк китик әле.
— Әйт сүзеңне, монда чит кеше юк.
— Партийный эшкә барабыз. Чиста эшкә. Айдаровны алып бару килешерме? — диде шаһитлыкка килгән Гонцов.
— Ә нигә?
— Солтан — Габбас мулланың кияве.
— Кияүнең монда ни катнашы бар?
— Туган-тумачалык килеп чыкмасын! Айдаровның ныклыгы җитмәсә? Җан тартмаса да, кан тарта дигәне бар бит әле!
Каһарманов, шаһит булып килгән Кадыйр Гонцовнын сүзен тыңлап бетергәч, кинәт гасабиланып:
— Давай, егетләр, бүрәнә аркылы бүре кумыйк. Айдаровның кем икәнен сез бик яхшы беләсез. Ике ел буена Колчакка каршы сугышты. Абыйсы Шәяхмәт — кристальный большевик, унөченче елдан РКП(б) члены, үлем баржаларын узган кеше. Айдаров кебек кешенең намуслы булуыннан шикләнү пазур!
— Син бик чәпчемә, Имам. Алып барабызмы, юкмы? — диде авыл Советы башлыгы.
— Барабыз.
— Ул-бу чыкса, син җаваплы. Син — партячейка секретаре.
Алар бүтән сөйләшмәделәр. Каһарманов озын чандыр гәүдәсе белән иелә төшеп, ара-тирә ямьшәйгән иске кепкасын исән кулы белән төзәт- кәләп алдан атлады, тәбәнәк, базык гәүдәле Мәрдән аның артыннан җитешергә теләп, юырттырып барган җирдән, Имамның йөзенә карарга тырыша, әмма тегесе бөгелеп алган да, әллә кәефе китеп, әллә үз уйлары белән, алдына-артына карамый элдертә, пинжәк чабуы җилфердәп ачылган чакта биленә таккан наган кабурасы күренеп кала иде.
Мулла йортының буяулы сары капкасыннан керделәр.
Мулланың яшь хатыны Хәнифә, күлмәк итәкләрен ыштан бөрмәсенә кыстырып, ишегалдына кер юган суны түгәргә чыккан, биш яшьлек кызы Шәфика әнисенең күлмәк итәгенә ябышып килә иде. Кыз бала, Каһармановны күрүгә, шырыйлап өйгә йөгерде.
Хәнифә абыстай, кулына тоткан шакшы сулы ләгәнен җиргә куярга да, түгеп җибәрергә дә белмичә, ялан аякка тирән эчле галош кигән килеш, шәрә ботын ялтыратып ишегалды уртасында басып калды.
— Хуҗа өйдәме? — диде Каһарманов беренче булып.
— Өйдә.
— Чыксын әле, чакыр.
— Нигә?
— Йомыш бар.
— Бәтәч! Көпә-көндез бала-чага куркытып, эт көтүе чаклы булып нишләп йөрүегез бу? Бәндәдән курыкмасагыз, алладан куркыгыз
Култык астына папка кыстырган Мәрдән алга килеп чыкты
— Иптәшләр, минем арттан! — Зур-зур атлап, йортның болдырына менде, ишекне каерып ачам дигәндә, каршыларына килеп чыккан Габбас муллага юлыкты.
Әллә берәр җиргә барырга җыенган, әллә көтелмәгән кунакларның киләсен сизенеп, юри әзерләнеп торган — мулла парадный формада чыккан иде. Башында — ап-ак бохар чалма, өстендә — парчалы яшел ♦ чапан, аның җилбәгәй җибәргән чабулары аша, атлас казаки, атлас з чалбар күренә, аякта —сафиян читек.
Болдырда ул, кайсыдыр театр сәхнәсеннән килеп төшкән артист ж шикелле, көтмәгәндә пәйда булды. Каушамып-ннтми, кулын күкрәк g турысына кушырып, горур кыяфәт белән’
— Әссәләмәгаләйкүм, хуш киләсез, кунаклар! — дип, матур, куе “
тавыш белән сәлам бирде. ' ♦
Мондый каршылауны көтмәгән кунаклар бер генә мәлгә каушап « калдылар Уңайсыз тынлык булып алды
Габбас мулла Хәнифәгә өйгә кереп китәргә кушып ым какты. Хә- > иифә, ләгәнен ишегалды уртасына куеп, юл уңаенда күлмәк итәген * тартып төшерә-төшерә, әллә ничек чыгымчы ат кебек, яны белән, яны белән ишеккә таба китте
— Тукта! — диде ана Каһарманов. Z
Хәнифә абыстай эшләрнең уен түгел икәнен хәзер генә төшенеп < алды бугай — ире янына килеп басты Бохар чалмасыннан, атласка, ефәккә төренгән Габбас мулла янында ул хәзер төсе уңган ситсы күлмәктән, артка чөеп бәйләгән ак яулыктан, ялан аякларына кигән тирән эчле галоштан янәшә куеп булмастай контраст булып күренә иде. Ләкин ул хәзер аннан китә дә алмый, чакырылмаган кунакларның авыр күз карашларыннан куырыла төшеп, ул анда басып торырга мәҗбүр иде.
— Хәбәрне әйт! — Каһарманов авыл Советы башлыгына борылды. Мурзин алга чыкты, папкадан кәгазь чыгарып.
— Гражданин Уразасв, сез, авылда дин агуы таратучы дошман нлимент буларак, раскулачиваяиегә эләгәсез,—диде.
— Иа хода, бер таландым бит инде.
— Бүлдермәвегезне үтенәм, гражданин Уразаев. Сез, авыл Советы һәм партячейка карары белән, ике катлы, чарлаклы йорттан чыгарыласыз. Бүген үк. Мөлкәтегез конфисковать ителә.
Чакырылмаган кунаклар болдырга килделәр.
Габбас мулла тик шунда гына Солтанны танып:
— Кияү! — дип кычкырып җибәрде — Минем ни гаебем бар? Кемгә минем начарлыгым тигән? Күзләрен наданлык баскан кешеләр ябырылсын да ди, сон бит син... сон бит укымышлы кеше ләбаса!
— Бу... мин чыгарган закон түгел,—дип. Айдаров йомшаграк тавыш белән сөйләнә башлаган иде. Каһарманов. Солтанга сүзен Әйтеп бетерергә ирек бирмичә, барысын берьюлы ашыктырып, өйгә алып кереп китте. Габбас мулла да өйгә керергә мәҗбүр булды.
Команданы Каһарманов биреп торды:
— Биш метрлы ситсы чаршау. Алыгыз'
— Сандык. Эчендәге мөлкәт: кәшимир күлмәк, ситсы күлмәк, шакмаклы йон шәл...
Хәнифә, җан ачысы белән тартышып, сандыктан алып биргән малны бер өемгә салып торган Катыйр Гонңовнын кулына килеп ябышты:
— Бирмим! Үтерсәгез дә бирмим! Мин аларны мулла йортында aepav булып җыйдым. Зартугай хәерчеләренә дигән мал юк миндә. Мин үзем хәерче Рамазан кызы! Гомере буена Зартугайга йорт салып, бура бурап торган Рамазан кызы мин Унсигез елым минем әрәмгә китәргә тиешмени? Алай икән, акылыгыз алтын икән. Бик ансат кына килеп, талап китмәкче икәнсез Монда әле Габбас мулла гына түгел.
мин дә бар. Сез алып чыгып киткәч, кем миңа өс-баш ясап бирер? Кем миңа кәшимир күлмәк алып бирер? Ә минем өстемә кияргә бер кат күлмәгем дә юк чакта сез кайда йөрдегез? Таракан күк ярыкларда посып яттыгызмы?
— Син бит миңа кияүгә чыкмадың. Муллага кияүгә чыктың,— диде Мәрдән Мурзин.
— Ә син мине алам дип килдеңме? Килдеңме? Бәлкем мин мулла абзыйга түгел, синең ише яшь егеткә чыккан булырыем. Рәтең булса. Бәлкем әле син бер тиенгә дә торгысыз печкән тәкәдер.
Идән уртасында сын кебек катып торган Габбас мулла, чамадан тыш уңайсызланып, хатынының җиңеннән тарта башлады:
— Хәнифә, үскәнем, гөлекәем, нишләвең бу? Алар бит барыбер синең хәлеңә кермиләр, алар синнән көләләр генә. Акылыңа кил...
Сыер дуласа — аттан яман. Хәнифә күзенә ак-кара күренмәс дәрәҗәгә җитеп ярсыган иде.
Почмак яктан бәләкәй чемодан алып чыгып килгән Мәрдәнгә очып кунды:
— Кая алып барасың минем кызымның әйберләрен? Атаң малы дип белдеңме әллә аны, хәерче! Кара син аны, табылган акыллы баш! Җыен жүлек, йорт басучы... Салагышыңны тала әнә, Зартугайда синең дәхелең юк!
— Гражданка, тый телеңне, влас вәкилләренә тел тидергән өчен._
— Нинди былач буласыз ди сез. Талаучылар! Көпә-көндез. Maia бусы,— Солтан Айдаровка бармагы белән төртә-төртә өстенә килә башлады:—Менә бусы кабер якасына җиткән Садыйк картны үтерергә тотынды. Иман юк, оят юк! Денсезләр! Ата хәтле атага кул күтәр, имеш. Җирен калхузга талап алды. Садыйк абзый зимнәмир чокырына төшеп яткан. Җирен бирмәс өчен. Ә бу пугачтан атам дип куркыта, ди, тамук кисәве! Иманын каферга саткан, мәлгунь. Чыгыгыз минем йортымнан, күземә күренмәгез. Туктале... мин сезне пумала белән өйкәп чыгарыйм әле!
Башыннан яулыгы шуып төшкән, чәчләре тузгыган Хәнифә мич яныннан көлле пумаланы сөйрәп чыгарып, чакырылмаган кунаклар өстенә китте.
Хатын-кыз белән сугышып тору бөтен авыл алдында абруеңны төшерүдән башкага илтмәячәк иде. Мал алырга килүчеләр дәгъвасыз гына кайтып киттеләр... ,
Каһарманов Салагыштан атлы ике милиционер чакыртты. Габбас мулланы өйнең бер почмагына, яшь остабикәне икенче почмагына бастырып. бар булган әйберләрнең бөртеген дә калдырмый алып чыкты.
Кичкә таба мулла йортын сүтәргә керештеләр. Каһарманов йортны Совет йорты итеп тау башына салдырды, җилләрдә җилфердәп торсын өчен, йорт башына кызыл флаг кадап куйдылар.
Мулла йортыннан альт чыккан мал-мөлкәтне, каралты-кураны торг белән саттылар.
Зартугай халкы хәзер көн дә саен булып тора торган вакыйгалардан, мәшәкать-гаугалардан арып, йокыга талгач, түбән очның Пәдеш белән Дәүли карт, хәрабә хәленә әйләндерелгән мулла нигезенә килеп, мунча тәрәзәсен чиерттеләр.
Ишек ачарга хәзрәт үзе чыкты:
— Кем әле тагын мондый төндә вакытсыз йөри?
— Без әле бу, хәзрәт. Казаныңны китердек.
Габбас мулланың тавышы калтырап китте:
— Каһармановлар белсә...
— Белсеннәр. Без бит аны урлап алмадык. Үз акчабызга сатып алдык.
Габбас мулла авыз ачып бер сүз дә әйтә алмады, сүз әйтерлек хәле юк — күңеле тулган иде.
Тагын бер атнадан Хәнифә аның бердәнбер исән калган күлмәк- ыштанын юып бирде, төенчек белән юлга азык әзерләп, Казанга озатып җибәрде.
Төнге сәгать унберләр тирәсендә ишек шакыдылар, Нурия сәерсенеп £ караватыннан төште. Бу вакытта анар шәриктәш иптәшләре дә, ту- s ганнары да килми торган иде. Әллә Солтан кайттымы? Иа рабби, алай ♦ булганыннан, нишләп ачмый тора соң әле ул? Кинәт күңеленә килгән в шул уйдан, җанын биләп алган сөенеч ташкыныннан зиһене чуалып, о берни уйлый алмас дәрәҗәгә килеп, ул ишекне барып ачты, кинәт: * «Ай!» — дип кычкырып җибәреп киредән япты. Ишек төбендә мескен х бүрекле, билен кызыл пута белән буган чит-ят кеше басып тора нде. * Ә ул бер кат эчке күлмәктән чит ир алдына килеп чыкты. е
Нурия ашыгып өстенә халат эләктерде, чәчләрен ашык-пошык төй- Z нэп, башына яулык бәйләде. Шуннан соң гына икенче кабат ишекне < ачарга җөрьәт итте. Бәлки ачмаган да булыр иде, ишек артындагы ке- *” ше бик сак кына, ипләп кенә тагын чиертте ишеккә. Авыл мужигының ул кадәр сак кылануы мөмкин түгел, кем булыр бу? Ачаргамы, юкмы?
Ашыгып кына ачып-япкан чакта да кунакның йөзе таныш кебек чагылып калды — авылдашларыннан берседер. Күршеләредер. Бәлки Солтаннан хәбәр китергәннәрдер. Күңеленә Солтан килгәч, ул тагын сак кыланырга кирәген онытып, ашыгып барып ишекне ачты.
Бу юлы аның каршысында — шул ук кызыл путалы, бишмәтле, әмма мескен бүрекле түгел, ак чалмалы әтисе басып тора иде. Ул аны тартып диярлек эчкә кертте, ашыктырып чишендерә башлады.
— Иа рабби, әтекәем, бәгърем, нишләп йөрисең төннең берендә? Киләм дип хат язсаң булмас идемени? Мескен бүректән мин сине танымадым да бит. Исәнме? Нәрсә белән килдең? Поездмы, пароходмы? Ничек килеп чыгасы булдың, авырмыйсыңмы?
— Өйдә кеше юкмы? —диде Габбас мулла, бишмәтен, чалмасын салып.
Нурия аның шыпыртлап әйткән сүзеннән сагая калды.
— Юк, нигә алай дип сорыйсың?
— Әниең кайда соң?
— Аны Бишбалта карчыклары утырмага алып киткәннәр иде.
— Алай икән. Ярар. Утырып бер дога кылыйк.
Габбас мулла көрәктәй дәү кулын бит турысына күтәрде — Нуриянең җанын айкап, Зартугайлар, Салагышлар, кыңгыраулы атларда килгән Габделхәлим абзыйлары, Таминдар Тураен биләмәләре күңелендә яңарды. Бөтен яшьлеге анын шуның белән тулы иде. Аны кинәт курку алды — узган, сызып ташланылган, киләчәктә кирәк булмаячак тормыш аны куркытты. Ул әтисе янына утырып кул күтәрмәде, әмма әтисен дога укудан да туктатмады. Дога арасына тормыш вак-төяген, көнкүреш хәлләрен китереп кыстырды. Габбас мулла ул сүзләрне вак итеп кабул итмәде, бу анын кызының, бердәнбер баласының тавышы иде, бу тавыш аңа үтә дә газиз иде. Күңеле аның бу йортка иминлек теләде, теле дога сүзләрен әйтте, колагы чишмә чылтыравыдай матур, яңгыравыклы, рәхәт тавышны, кызының тавышын тыңлады.
Дога кылып бетергәч, аңар инде икегә бүленмәскә, ягъни кызының тавышын дога сүзләре аркылы сөзеп алмаска, турыдан-туры ишетергә
мөмкин булды. Рәхәтлек белән бергә, кызының тавышындагы сагаю чалымнары да аның күңеленә инде, бу хәл аны вәсвәсәләндерде.
Нурия примуста чәй кайнатып алды. Сүзсез генә.чәй эчтеләр. Аннары Нурия сорады:
— Киявеңне күрмәдеңме? Зартугайга килеп чыкмадымы әле?
— Күрдем. Килеп чыкты.
— Соң? Әйтеп бетер инде. Нигә соң бәгъремне теләсең, әти?
— Минекен күбрәк телделәр.
— Ничек итеп?
— Киявем җиремне тартып алды. Совет — йортымны.
— Моны ничек аңларга?
— Ничек аңлыйсың? Ничек әйткән — шулай аңла. — Габбас мулла чал сакалын учы белән гасабилы угалап, кызының күзләреннән теләктәшлек эзләде. — Имам Каһармаиов белән Мәрдән Мурзин авылны таларга керештеләр. Солтан — аларның беренче булышчысы. Җирне тартып алырга кирәк — ала. Газиз атасын да кызганмады. Җир эшкәртү ширкәтен таратырга кирәк — тарата. Күзен дә йоммый. Каһарма- новларга ияреп, йортымны конфисковать итәргә килде.
— Иттеләрме?
— Итмичә! Сәгате-минуты белән сүтеп алып киттеләр. Мунчада яшибез. Ә бит минем йорттан Гыйматдин хаҗи малын эзләү дөрес микән? Хәнифә белән икәү без күпме интектек! Борыныбыз белән әрчедек пожар кисәвен...
— Инде нишләргә уйлыйсыз?
— Хода белсен. Түләп булмаслык нал ук китереп салдылар. Белам мин аларны — Себер җибәргәнче тырышалар.
Нурия әтисенең соңгы сүзләрен Казанга килергә рөхсәт сорау дип аңлады, һәм ул курыкты. Өч ел рәттән рабфактан чыгарылуы күз алдына килде. Завуч Виннерга ялыну, наркомзем бусагасын таптаулар, җыелышта Нух Галләм сөйләгән ямьсез сүзләр күңелендә яңарды. Әтисе аларга торырга килсә, ул мулла кызы булудан туктамый, нәсел- нәсәбе аны гомер буе эзәрлекли булып чыга. Әнисе белән алар ничек килешерләр? И каһәр суккан язмыш!
Нурия корымлы калай чәйнектән чәшкәгә чәй агызды. Әтисенең чәй тәлинкәсен тырпайган бармаклары өстенә утыртып, сакал-мыегы эченнән алсуланып сузылган иреннәре белән шул тәлинкәне гүя үзенә тартып китерүен күңеле нечкәрер дәрәҗәдә күзәтеп утырды.
Чәй эчелеп беткәч, сөйләшер сүз дә калмады.
Басынкы, тонык чырай белән үзалдына карап байтак вакыт сүзсез утырганнан соң Габбас мулла әйтте:
— Менә сиңа килдем инде, кызым, ни диярсең?
Нурия, җаны телгәләнгән хәлдә, калтыранган куллары белән аны муеныннан кочаклады, бите буйлап мөлдерәп күз яше агып төште:
— Әти... Син безгә килми торсаң иде...
V
Габбас мулла юньле-рәтле йоклый алмады. Төш күрә дә саташып уяна, төш күрә дә саташып уяна. Үзе тагын уянып торып утыргач, нинди төш күргәнен дә хәтерли алмый. Ярты төнгә чаклы шулай саташыа чыкты. Аннары төшләр ана төзегрәк булып керә башлады. Пожарда янып беткән олы йортларын күрде. Чибәр чагы йортның, карап туйгысыз чагы. Ул чарлаклары, ул нәкышле тәрәзә йөзлекләре, ул сары буяулы капкалары! Яз. имеш, тәрәзәләрне ачып җибәргәннәр, сирень
нәр зәп-зәңгәр. бөтен өйне янгыратып, күкеле сәгать суга, шул ук сәгать граммофон булып уйный; Габбас өстенә сары атлас күлмәк, кара казаки, укалап чиккән кара кәләпүш кигән, зәнгәр атлас чалбарны чигүле читек өстеннән чыгарып салган, Хәнифә янына зофаф кичәсенә керергә жыенып йөри. Керер алдыннан тәсбихын эзли, эзли торгач таба, ул да түгел, зәнгәр атлас чалбары юкка чыга, ап-ак эчке ыштан- * нан чабулап йөри. Өйнең бер почмагыннан Шәмсениса карчык карап 2 тора. Зур, мәһабәт. Өстендә камзул, башында энжеле калфак. Габбас з чалбарсыз дип көлә. Габбас ояла, бөрешә, якты төшмәсен өчен тәрә- ж зәне авыр кара пәрдә белән капламакчы була. Тәрәзәләрдә — көлтә- g се белән ут, әле бер тәрәзәдән килеп керә ут, әле икенче тәрәзәдән... 5 Янгыр ява, күк күкри. Ләкин берсенең дә тавышы юк. Ут өермәләре ~ генә, яшен булып, бер тәрәзәдән кереп, икенчесеннән чыгып йөриләр. * Ул да түгел, Габбас ак ыштаннан, ялан аяк, ялан баш, сакалын сәлпе- ® рәйтеп, урамда йөри. Урамнар, ишегаллары су белән тулган, су тезгә 2 җитә, су билгә җитә, ләкин үзе юеш түгел. Урамда юллар * юылып беткән, яшел чирәм юылып беткән, су кызыл балчык белән * кушылып, болганчык кызыл төскә керде, әнә шул болганчык су ишегалдының урта бер җирендәге сиртмәле коеның бураларын җимереп, 2 балчыгын ашый-ашый, чиста сулы коега тулды. Габбас белән Хәнифә I икесе бергә, ярым шәрә килеш, коега су тулганны куркынып карап * торалар: Габбасның кулында ләгән, ул шуның белән коедан су бушатырга чыккан Суык, калтырата, кемнәрдер, сәләмә киемле кешеләр, авызларын зур ачып көләләр, Габбас алардан качмакчы була, качар урын тапмый: өйне дә, амбарларны да су агызып алып киткән, капка- сыз-нисез лапас кына торып калган, аркылыга-буйга җил йөри, Габбас моннан йөгереп чыгып китмәкче була, аяклары атламый, караса, лапас буенда Имам Каһарманов, — партячейка секретаре — Хәнифәне муеныннан бер кулы белән уратып кочаклаган да суырып-суырып үбә. Габбас йөрәге авыртудан, көнләшүдән ыңгырашып куя, Имамның башына ләгән белән доңгырдатып суга да коты чыгып уянып китә...
Ууф! Кирәк бит шундый төш керергә! Ул сәке йөзлеге кырыена ак ыштанлы аякларын асылындырып, күлмәк изүе аша тыгылып, йонлач күкрәген ышкый-ышкый, озак кына уйга батып утырды. Мыш-мыш йоклап яткан Хәннфәгә, аның күкрәгенә башын төрткән сабые Шәфикага, тәрәзәдән төшкән таң шәүләсенә моңсу гына карап торды. Хатыны белән кызының битләре төтен сыман күгелҗем күләгә эченнән йомшак, күңел кузгаткыч нәфис булып, алсуланып күренә, алар икесе дә, дөньяда гамьнәре юк кешедәй, рәхәтләнеп йоклый алалар. Алар өчен ике катлы чарлаклы йорт ни, мунча сәкесе ни! Нигә соң ул шулар кебек гамьсез була алмый? Дөнья малы шулай ук җан тынычлыгыннан кадерлерәкмени ана?
Габбас мулла ишекне шыгырдатып ачып, мунча алдына чыгып утырды. Өйне Имам Каһарманов әмере белән сүтеп алып киткәннән соң бүре базы төсле ыржаеп калган кара чокырга карамаска тырышып, төнге салкынча һаваны бөтен күкрәге белән сулап, офык читенә өелешкән шәмәхә-кызгылт болытлар өеменә күзләре талганчы карап торды
Кайдадыр, тегермән буасы ягында, тартар кычкыра: тарт-пышвыйк, тарт-пышвыйк, тарт-пышвыйк. Бик еракта, Каф таулары артында кебек, каравылчы шакылдавыгы ишетелеп кала.
Дөнья кош сайраулары, каравылчы шакылдавыклары белән яши Дөньяның үз агымы, аның Габбаста эше юк. Иртәнге салкынча һава калтырата башлагач, ул тагын мунча эченә керде; һава авыраймасын өчен ишекне ачып калдырып, үз урынына барып ятты Күзенә йокы кермәде: Хәлифәнең тигез сулыш белән, рәхәтләнеп йоклый алуына сәерсенеп ятты, шундук аны аклады: җанында бер генә дә борчу юк шул аның. Шәмсенисаның да бәлки җанында борчу юктыр, Нурия
белән икесе чүкердәшел кенә яши торганнардыр. Аңар хәзер Габбас кирәк түгел. Кызыл малчы Габделхәлим аларны бергә кушып бәхетле итмәкче иде. Морза кызы Шәмсениса белән буразнадан күтәрелгән мужик Габбас кушыла алмады: ничәмә еллар бергә гомер итсәләр дә, алар һаман икесе ике дөнья кешесе булып кала бирделәр. Шәмсениса аның белән араны мәңгегә өзү өчен берәр сылтау чыкканны гына көткән икән, өйләре янып китүгә ул калага китеп барды, мәңгегә киткәнлеген, алар арасында бер генә төрле дә уртаклык юклыгын хәбәрсез ятуы белән аңлатты. Ул киткәннән бирле Нурия дә әтисен онытты.
Габбас мулланың моңар да сабырлыгы җитәр иде, ни генә димә, ул әле гаилә бәхетеннән мәхрүм түгел, аның әле үзе төсле үк мужик кызы булган Хәнифәсе янында, багалмадай кызы — Шәфикасы янында, тик менә пожардан соң мең бәла белән җиткергән соңгы йортын тартып алып, үзен мунчада яшәргә калдырулары, киңәш сорап калага баргач, Нуриянең аны караңгы чырай белән каршы алып, бүтән килеп йөрмәвен үтенүе Габбас мулланы тетрәтеп җибәрде. Шул минуттан башлап аның өчен дөньяда яшәүнең кызыгы бетте...
Атна буе ул балтасы суга төшкән кеше кебек йөрде. Моңарчы кичергән гомерен күз алдыннан үткәрде. Җамалетдин крестьянның ишле гаиләсе, мәдрәсә җәфалары, казакъ арасында, далада үткәргән көннәре, аннары Шәмсениса, аннары муллалык... Муллалык дигәннән ул үз акылы белән бер нәрсәгә барып җитте: муллалар өч төркемгә бүленә икән. Беренче төркем — шымчы муллалар. Боларның зур указлары була, болар жандармерия идарәсендә хисапта торалар, болар авыл халкы арасында барган барлык хәлләрне охранкага җиткереп, хәбәр итеп торалар. Болар алланың барлыгына һәм берлегенә ышанмыйлар, болар өчен кеше җанын кыю бер тиен дә тормый һәм болар моны алла исеменнән, патша хәзрәтләре исеменнән эшләп килгәннәр. Зартугайнын Сөләйман хәзрәт шундый булган, эшләгән эшләренең Совет власте алдында кичерелмәс гөнаһ икәнен белгәнгә күрә дә ул аклар белән бергә табан ялтыратты. Икенче төркем муллалар — шагыйрьләр. Гасыр саен андыйлар булган: Габделҗәббар Кандалый, Утыз Имәни, Мэр- җани. Боларның укымышы зур. Болар кеше җанының матурлыгына ышаналар, болар халыклары алга китсен, аңы үссен дип гомер буе тырышалар; патша ялчылары аларны эзәрлекли, кайберсенең иманын сындыра, әмма шагыйрьлектән туктата алмый. Әнә Даут мулланы ак офицерлар тураклап киттеләр. Аның язганнары кайчан да булса бер халык кулына тапшырылыр микән? Әллә ул түккән көч, җанын сарыф итеп җырлаган тойгылар мәңгегә тарих диварлары астында күмелеп калырмы? Өченче төркемгә кергән муллалар халык өчен иң зур эшне эшләгәннәр: гомер буе балалар укытканнар, кара халыкны агартырга тырышып яшәгәннәр. Аларга казна акча түләми, алар патша хәзрәтләренең дә сөекле балалары түгел, мәгърифәткә булган ихтирам, башкаларга да дөньяны таныту хисе аларны алга әйдәгән. Монысы — Габбас үзе. Аның шәкертләре хәзер кайда гына юк. Күбесе дөнья өчен дә кирәкле кешеләр булып чыктылар, Казан каласына, китеп, зур урыннарга кереп утырдылар. Алар халыкка азатлык бирдек дип күкрәк кагалар, алар мулла-мунтагай, кулак-куштан дип кычкыралар. Алар Габбас мулла кебекләр өстенә дә кемнәрнедер естерәп җибәрәләр. Әнә бит аны, йортсыз-җирсез калган байгышны. Бөкре Гафият хәл белешергә килгән булып мыскыллап китте:
— Нихәл, мулла абзый, тимер караватка сузылып, чарлаклы өйдә гәҗит укуы рәхәтрәк иеме, мунча ләүкәсендә сузылып ятып укуы рәхәтрәкме?
— Бик рәхмәт, Гафият, хәл белә килүеңә, бу көнне сиңа бирсен,— диде Габбас мулла.
Карале, хикмәти хода, Габбасның моңарчы күңелен нык итеп тоткан нәрсә икәү булган икән: берсе — кызы Нуриягә булган ышаныч, икенчесе — авыл халкының ихтирамын тою.
Хәзер боларның берсе дә юк. Кызы Нурия аны күңеленнән сызып ташлады. Аңа ата түгел, аңа үз җаны кадерле. Үз куышында тыныч яшәү өчен ул әтисен җир йөзеннән сызып ташларга әзер.. ♦
Гафият бөкренең сүзләрен оныта алмыйча, Имам Каһарманов бе- 3 лән Мәрдән Мурзинның йортны, мал-туарны тартып алган чактагы § кыланышларын оныта алмыйча, Габбас мулла бик озак вәсвәсәләнеп * ятты. Ята торгач, тагын йокыга куергандай булып, берсеннән-берсе ямьсез төшләр күреп саташа башлады. S
Кәжән кигән Бөкре Гафият тычкан сагалап утыра: бер тычкан ике = булды, өч булды, кисәкләргә бүленеп чәчелеп китте дә Бөкре Гафият ♦ тирәсендә тычкан туе башланды. Бөкре Гафият аларны чикмән чабуы а астына җыя, алар, терекөмеш тамчылары кебек, бер урынга җыелды- ° лар да кыр куяны чаклы зур бер тычканга әйләнделәр. Бөкре Гафият * әнә шул куян чаклы тычканны куа, тычкан әле ләүкә өстенә менеп * китә, әле мич артына кереп кача, мунча алдына, чарачага чыгып китә: * куа торгач, Бөкре Гафият тычканның койрыгына китереп баса, зур ө тычканның эченнән кечкенә тычкан чыгып, тәрәзә аша ярканат булып * очып китә... <
Габбас мулла тагын куркудан йөрәге тасырдап типкән хәлдә уянды.1- Чигәсен ике кулы белән кысып, бик озак уйланып утырды; тәрәзәдән алсу таң шәүләсе үрләгән, мунча тәрәзәсе кечкенә булганга, ул, алсу бер тасма булып, алар яткан сәкегә сузылган, йокыларыннан әле һаман уянмаган Хәнифә белән Шәфика-сабыйуын йөзен алсу нурга мана иде...
Көн-ай җәелгәнне Габбас мулла көч-хәл белән көтеп алды. Хәнифә уянгач, комганга җылы су салдырып, озаклап юынды. Юынып сөртенгәч, Габбас мулла пакь күлмәк-ыштан сорап алып киде Төпченергә яратучан Хәнифә:
— Нәрсә, хәзрәт, әллә тагын Казанга барасыңмы?—дип сорады.
— Юк,— диде Габбас мулла, хатыны самавыр куярга чарачага чыккач, сәке буена килде, юрганнан буынтыклы ак кулларын чыгарып, чайрап йоклаган Шәфикасы өстенә иелде, үбәргә курыкты, сакалы тиюдән баланың сискәнеп уянуы мөмкин иде, кулын күкрәгенә кушырып, бер тын карап торды, борын канатын ачыттырып, бер тамчы күз яше төште дә сакалы эчендә югалды
Габбас мулла ашыгып, артыннан куып килгәндәй, кабаланып урамга чыкты.
Шул чыгудан ул өйгә әйләнеп кайтмады.
Хәнифә аны өйлә җиткәнче сабыр гына көтте. Өйләгә, төшке ашка да кайтмагач, сабырсызлана башлады. Сабыен җитәкләп, күршеләренә кереп чыкты, югары очка төп йортка барып кайтты, күршеләрдән, та- ныш-белешләрдән сораштырды: юк — хәзрәт суга төшкән таштай югалды. Инде бер дә карар урын калмагач, әллә ходаем, үлгән балалары рухына корьән чыгарга киттеме икән дип, зиратка барды.
Чыннан да хәзрәт шунда, буралап салынган чардуган буендагы карт бер каенга маңгаен терәп басып тора иде.
— Әй, мулла абзый, Габбас дим, нишләп торасың анда? Ашым суынып бетте бит, кайт инде’— дип дәште Хәнифә
Җавап булмады.
— Хәзрәт дим, кайт инде, кайт!
Җавап юк.
— Я инде, хәзрәт, үпкәләдеңме соң? Нигә дәшмәгән буласың?
Хәнифә ялына-ялына дәшсә дә, елар чиккә җитеп чакырса да, Габбас мулладан җавап ала алмалы.
Кереп, кулыннан җитәкләп алып чыгар иде, хатын-кызга зиратка керергә ярамаганын белә.
Югары очка, төп йортка китте.
— Нәрсә, тапмадыңмы?—диде апасы Банат.
— Таптым ла...
— Суң?
— Зиратта ул, әллә миңа үпкәләгән инде, дәшеп тә карадым, намаз укыган кеше кебек, каен ягына карап тик тора.
Банат тиз-тпз киенде, күршеләреннән өч кешене ияртеп, зиратка китте.
Тагын бераздан Зартугай урамнарында, өйдән-өйгә шомлы хәбәр таралды:
— Габбас мулла асылынып үлгән. Зират каенына!
Зират остендә козгыннар каркылдашты. Яна хәбәрне ишетеп аякка баскан Зартугай халкы зират ягына таба агылды.
Мәрхүмнең гәүдәсен каен ботагыннан чишеп алырга берәү дә ашыкмады. Авыл Советы башлыгы Мәрдән Мурзин белән партячейка секретаре Имам Каһарманов суд тикшерүчесе килми торып халыкны зиратка кертмәскә боердылар.
Габбас мәрхүмгә тагын бер сәгатьтән артык халык күз алдында асылынып торырга туры килде
VI
Габбас мулланың авыл Советы бинасы итеп тау башына күчереп салдырылган ике катлы йортында Наҗия Уразаева шәһитләрдән сорау алды.
Беренче итеп мулланың яшь хатыны Хәнифәне чакырып китерделәр. Ул, үзләренең ничәмә еллар күреп өйрәнгән .борынгы өстәлләре янында тезне-тезгә чәнчеп, тәмәке тартып утырган милиция киемендәге Наҗия Уразаеваны ир-атка санап, авызын яулык белән каплап килеп керде дә ишек төбендә тукталып калды.
— Якынрак килегез, гражданка Уразаева, утырыгыз, биредә кеше ашаучы юк,— диде участковый, өстәл яныннан торып.
Хәнифә аның тавышыннан хатын-кыз икәнен таныды, әмма янтыгына таккан кара наганнан, күн итекләреннән һәм фуражкасыннан бу кешене хатын-кыз дип икърар итәргә базмыйча, өстәл буендагы терәкле урындыкның читенә генә чүмәште.
— Яхшылап утырыгыз, гражданка Уразаева. Миңа таба борылыгыз, авызыгыздан кулыгызны алыгыз, безнең сүз озак булачак,— диде.
• Авыл Советы секретаре, уналты яшьлек Шибай (чын исеме Шиһабетдин), ике хатын-кыз арасында барган шундый әкәмәт хәлгә түзә алмыйча, пырхылдап көлеп җибәргән иде, участковый кул сырты белән тегенең муенына шундый итеп бер сызып алды, Шибай шундук телен тешләп тынды.
— Гражданка Уразаева,— диде участковый, ныклы тәртип урнашуына ышангач.— әйтегез әле: мәрхүм, ягъни асылынып үлгән Габбас Җамалетдин улы Уразаев сезгә кем тиешле иде?
— Соң туктале...— диде Хәнифә, әле һаман авызын ачып җиткермәгән килеш.— син бит сон... Наҗия түгелме? Әстәгафирулла! Габбас мулланың туганнан туган сеңлесе бит син, нәрсә белмәгән булып кыланасың?
— Сез сораганга җавап бирегез, гражданка Уразаева: зират каенына асылынып үлгән Габбас Уразаев сезнең кемегез иде?
— Ай аллам, ничек инде кемем булсын? Җәмәгатем.
— Менә шулай дип әйтергә кирәк. Димәк, асылынып үлгән Җамалетдин улы Уразаев — сезнең ирегез.
— Ийе. Унжиде ел гомер иткән ирем.
— Кәсебе буенча ул кем иде?
— Йа аллам, нишләп минем башымны катырасың инде, Нажня? Габбас мулланы бит Зартугайда ыштансыз йөргән балалар да белә. . Мин аларда асрау булып тордым, уналты яшемнән. Нурияне карадым, идән юдым, кер чайкадым, киндер бәләкләдем, ашарга пешердем, сыер - саудым. Эшләгәнне эшләмәдем дип әйтә алмыйм бит инде мин =
— Дәвам итегез.
— Нәстә?
— Сөйләгез дим, сөйләгез.
— Тагын нәстәсен сөйлим инде аның? Мулла абыстай әйтте хәз- * рәтнең сиңа күзе төшкән, синең белән кети-мети...
Шибай тагын түзә алмыйча пырхылдап җибәрде.
Участковый өстәл яныннан сикереп торды, йодрыгы белән өстәл х тактасына сугып:
— Конца концов, допрос алырга ирек бирәсеңме син, юкмы, сы- < быэгы борын?! —дип кычкырып куйды.—Без монда дәүләт күләмен- е дәге эш белән шөгыльләнәбез, ә ул, безобразник, ат кебек кешнәп = утыра! Яле, ал кәгазь, ал карандаш, допросны яза бар Бел аны, жи- £ ренә җиткереп үтәмәсәң, корчаңгы этне куган кебек куып чыгарырмын. i_
Акчалы, мәртәбәле эшкә урнашкан Шибайга кәнсәләрдән куылып чыгу файдалы түгел иде, ул, канаганчы иренен тешләп, допросны яза башлады.
— Та-а-ак, дәвам итәбез, гражданка Уразаева. Мал-туар карадыгыз, идән-сәке юдыгыз, Габбас мулланың сезгә күзе төште
— Хак әгәр,— диде Хәнифә, авызын яулыгы белән тагын бераз каплап торгач.— Мин аңа кияүгә чыкмаган да булырыем, үземә насыйбы бетмәгән бул<рые әле, мулла абыстай теңкәмә тиде бит
— Нәрсә дип теңкәгезгә тиде?
— Кама тамак туннарым сиңа булыр, чәмчәле читекләрем сина булыр, алтын-көмеш беләзекләрем сина булыр, диде. Мин инде картайдым, диде, озакламый үләрмен, диде. Нуриягә аларнын берсе дә кирәк булмас, диде, хәзер инде башка заман, мал-мөлкәтемне сиңа калдырып үләрмен, диде.
— Калдырдымы?
— И-п, сорап торган буласын! Кисәү таягы да калмый янып беттек бит. Шәфикамны күтәреп урамда калдым Тугыз айлык баланы Калганын тартып алдылар: Сәвит башлыгы Мәрдән белән коммун Имамп
Участковый иренен кысты.
— Гражданка Шәмсениса кайда?
— Анысы тагын кеМ?
— Габбас мулланың олы хатыны
— Соң шулай дип әйт аны, Шәмсениса абыстай диген, әллә ниткән гражданкин дип маташтырасың.
— Кабатлап сорыйм: Габбас мулланың олы хатыны кайда?
— Кайда булсын, Казанда.
— Кайтканы бармы?
— Нишләсен ул монда кайтып! Исе дә юк. Мин мал мөлкәт тапты рыр дип курка торгандыр. Сорамасыем әле, ут авызы белән бүре авы зына киткәнне каян аласың инде аны...
— Нинди бүре турында сүз алып барасыз?
— Сәвит тартып алган йорт турында әйтәм инде, бүре авыз .Мәрданнәр турында. Агач башыннан йөрми ул, әдәм башыннан йөри. Портыбызны тартып алып, мунчага илтеп япкан булдылар. Атыбызны кычкыртып алып киттеләр, жир чәчәргә симәнә калмады, шатырдатып
налук салдылар. Ат булмасын, сыер булмасын, чәчәргә симәнә булмасын, нәрсә белән түлисең ул налукны, көйрәк кеше ие бит Габбас, төннәр буе йоклый алмый уйлап ята торганые. Уйлый-уйлый да ыңгыраша. «Ни булды?» —дип сорыйм, әйтми, эченә җыеп бара. Эчкә җыярга ярамый, кеше белән бүлешергә кирәк, эчкә җыйдыңмы, кара кан сава, әнә шул алып китте якты дөньядан бәгырькәемне...— дип, Хәнифә монда кергәннән бирле беренче мәртәбә бик хәтәр күңеле тулып, ачы күз яше белән елап җибәрде.
— «Бүре авыз Мәрдән» дигәнен языйммы, мильцанер апа?
— Анысын язма, исәр хатын сүзе ул, белеп сөйләгән сүз түгел! Ире үлгән, кайгыдан акылын җуйган. Вот! — Участковый Хәнифәгә таба борылды, аны елавыннан туктатыр өчен, тавышына борыч өстәп:— йортны нинди акчага салдыгыз?— диде.
— Нинди акчага дип... менә тагын тора торгач торҗагун... Үзебезнең акчага, урлаган акчага түгел. Хәзрәт чаклы хәзрәт, дөньяга данын сатып, урлашып йөрмәс бит инде.
— Нинди акчага салдыгыз дип сорыйм мин йортны?
— Кара туры айгырны сатты. И-и дә әйбәт ат ие, башак болгатырга керерием янына, әһәһәһәй дип келтерәп кенә каршы алырые, ялларын сыпырырыем, битләреннән сөярием... Габбас мәрхүм, урыны җәннәттә булсын, үлеп тә яратадырые айгырны. Мулла абыстай белән парлашып, кара кырандаска кырын төшеп китәрләрие кунакка, артларыннан күзләрем талганчы карап калырыем... йорт янмаса сатмый- дырые инде ул аны, кирәк кирәкне ега шул...
Наҗия Уразаева аның моңлы бер сагыш белән истәлекләр дөньясына кереп китүен, бүлдерми-нитми, озак кына тыңлап утырды. Хә- нифәнең, мулла йортында асрау хәлендә яшәгән яшь кенә хатынның, җәбер-золым турында бер генә сүз дә әйтмәве, бар булган хәлне шулай булырга тиешле кебек кабул итүе аны уйга калдырды. Авылда кискен көрәш башланган, кулакны сыйныф буларак юк итү бара, фактта аны икенче революция, диләр. Ә менә шушы Хәнифә кебек аңнары үсми калган томана крәстиян белән күмәк хуҗалыкны ничек төзисең дә ничек алга алып барасың? Ай-Һай, күп эшләргә кирәк әле авылда...
Хәнифәне ул бүтән азапламады, Габбас мулланың өйдән кайчан, ни рәвешле чыгып китүен, ул көннәрдә аларга кемнәр килүен сорагач, кайтарып җибәрде. Габбас мулланың күршеләреннән берничә кешене — шаһитләрне чакырып сорау алды. Арадан берсе дә мәрхүмне яманламады, аңар тел тидермәде. Тырыш ие, укымышлы ие, халыкны таламады, садаканы да бирсәң алды, бирмәсәң сорамады, ярлы-ябагайның хәленә керә торган кеше ие, үкенечле үлем белән китәр дип кем уйлаган... диделәр. Кызгандылар.
Соңгы кеше булып чакырылган Садыйк карт Айдаров, сирәк сары сакалын сыпыргалап, ара-тирә уч төбенә йөткеренгәләп алды:
— Бәхетсез кеше булды ул Габбас. Үзенә дә юк, кешегә дә.
— Моны ничек аңларга?
— Өйләнде, катыннан уңмады. Муртайган агач кебек карт катын туры килде. Кыз үстерде, кыздан уңмады: калага китте дә әтисен онытты. Әле минем Солтан да шуның Нуриясе белән башы-күзе әйләнеп калада ята. Укый-укый-укый, чиге бардырмы ул уку дигәннәренең, юктырмы, берәр нәрсәгә ярыйдырмы ул уку — хода белсен, зимнәмир булып кайтты әнә Әгерҗе төбәгенә, халыктан кан-яшь түктереп, жир бүлеп йөрде. Бактың исә, ул башта әтисе белән киңәшергә тиеш ие, тияргәме җиргә, әллә тими торыргамы? Ник дисәң, җир бик кадерле әйбер, аның өчен ничәмә-ничә кешенең хәйран башлары вәйран булган, Себер китеп черегән.
— Калага кайчан барды Габбас Уразаев?
— Ун көннәп булгандыр барганына. Өен талап алгач, закун эзләп
кызы янына киткәнне, әллә ни якты чырай күрсәтмәгән шәй, бәк тә сөмсерләре коелып кайтып керде.
— Ни сөйләшкәннәрен әйтмәдеме?
— Әйтте. Кодаларыек бит. «Син, дигән, безгә, дигән, килеп йөрмә
инде, әти», дигән. Менә шул. Баланы багасын, актык телем ипиеңне гшатып үстерәсең, аннары менә сиңа мә — килеп йөрмә! Бозылды за- ♦ мана: ата улны, ана кызны белми, туган туганны суярга әзер. з
Нажия Уразаева, абыйсы Габбас Уразаевның эшен тикшерергә чык- д кан чакта, ярлылардан берәрсе үчлек белән үтермәдеме икән дигәнрәк * уй белән чыккан иде, сорау алганнан соң ныклы бер карарга килде: g Габбас мулла, дөньядан гайрәте чигеп, үзен-үзе үтергән. Сәбәбе: ба- 3 рыр юлда яктылык күрмәү, пессимизм Шуңа күрә ул мәетне суд s экспертизасына тапшырмады, күмүне авыл халкының үз ихтыярына ♦ куйды. Ул белә: мәет яру элек-электән авыл кешеләре арасында гаять « зур ризасызлык, рәнжеш тудыра, тоташ күмәкләшү башланган бер ° дәвердә моны эшләү халык күңелендәге икеләнүне тагын да арттыра- > чак һәм тирән бер яра салып калдырачак иде.
Моның шулай икәнен ул икенче бер мисалда да күрде. Габбас мулланы зиратка күмеп кайтканның икенче көнендә участок милииио- ? поры Уразаеваны Салагыш волостеның милиция башлыгы үзенә чакы- Z рып алды: *
— Зартугайда тәртипсезлек! Ярдәмгә ике милиционер алып, атларга атланып, хәзер үк шунда китегез. Ни булганны миңа, йомышчы җибәреп, хәбәр итәрсең.
Нажия Уразаева, ике милиционер белән, тузан туздырып авылга килеп кергәндә, Зартугай купкан, урам тулы халык мәчет ягына таба агыла иде.
Участковый халыкны аралап, мәчет янына килеп җитте: өстә — билләрен дилбегә белән бәйләгән ике кеше, кулларына пычкы тотып, мәчетнең манарасын кисәргә җыеналар, өченчесе, кулына балта тотып, алар янында басып тора иде. Мәчет тирәсендәге халык, кычкыра-тир- гәиә, умарта күче кебек гүли иде.
Участковый Уразаева милиционерларга һавага атарга боерык бирде: өчесе берьюлы — залп белән — һавага гөрселдәттеләр.
Мәчет янында кабер тынлыгы урнашты
Участковый Уразаева өзәңгеләренә басып күтәрелде дә:
— Хәзер үк түбәдән төшегез!—дип боерды
Мәчет түбәсендәгеләрнең берсе, башына буденновка кигән Кадыйр Гонцов:
— Безгә Сәвит башлыгы үзе кушты. Искелек калдыгының көлен күккә очырмый төшмибез!—дип кычкырды.
Халык тагын ду килде.
— Кисеп кенә карасыннар!
— Самасут ясыйбыз!
— Деннән көләргә берәүнең дә хакы юк.
— Әй, милиция, нәрсә карыйсыз, үтереш булганны көтәсезме?
— Атып төшерергә кирәк ул имансызларны?!
— Көпә-көндез, изге рамазан аенда
— Әй, тавыш! Тавыш!—дип тамагы карлыкканчы кычкырды участковый Уразаева. Тавышлар тынгач, тагын өзәңгесенә басып күтәрелде, тыныч булырга тырышып, әмма ярсынуын берничек тә жинә алмыйча:
— Соңгы тапкыр кисәтәм: төшегез! Боерыкка каршы килү —контрлык дип исәпләнәчәк,— дип буыла-буыла кычкырды.
Түбәдәгеләрнең икесе, билләрендәге дилбегәләрен чишеп алып, төшү ягына кузгалдылар. Кадыйр кузгалмады, япа-ялгызы биленнән бәйләмәгән килеш, балтасын тотып баскан хәлдә торып калды.
». «к У» м з 97
— Революция исеменнән боерык бирәм: мылтыкларны на взво-оод! Чакылдап мылтык затворлары ябылды, мылтыклар мәчет манарасы ягына таба төбәлде, Кадыйр әле һаман манара буенда басып тора, балтасын кулыннан төшермәгән иде.
— Тыңла минем команданы: огонь!!
Берьюлы ике мылтык атылды һәм Кадыйр Гонцов, көлтә кебек авып, җиргә тәгәрәп төште. Халык аһ итте. Кадыйрга ташландылар. Ул исән: тик егылып төшүдән аягын гына имгәткән иде. Чатанлын-ча- танлый торып баскач, атлы милиционерларга йодрык селкеп, авызыннан төкерек чәчә-чәчә, ярсулы тойгыларыннан ташып кычкырды:
— Контра! Дин сакчылары! Революцияне саттыгыз! Трибуналда җавап бирерсез!
Тагын бер атнадан Наҗия Уразаеваны волкомга чакырып алып аңлатма бирүен таләп иттеләр. Ал арга Зартугай коммунистлары Кадыйр Гонцов белән Мәрдән Мурзиннан жалоба килгән иде.
Наҗия Уразаева аңлатманы язмача бирде.
«Мәчет манарасын кисәргә менүчеләр хәвефсезлек кагыйдәләрен бозганнар. Киселгән манараның авып төшеп, мәчет янына җыелган халыкны имгәтүе мөмкин иде. Манара кисәргә балигъ булмаган һәм сыйнфый көрәшнең асылын аңламаган үсмер малайлар менгән. Романтика эзләүчеләр. Эш рәтен белмиләр, халык кәефе белән исәпләшмиләр. Башлап йөрүчеләре һәм волкомга жалоба язучы Кадыйр Гон- цовның мәсләге юк, партиягә гражданнар сугышы вакытында кереп калган, революциягә бернинди дә файда китермәгән. Сыйнфыйлык ягы: люмпен, аерым бер һөнәре юк, авыл халкы телендә йөргән исеме: ата зимагур. Революцион җаваплылыкны үз өстемә алып, сугыш-чыларыма мылтыктан залп белән һавага атарга команда бирдем, үзем наганнан гөрселдәттем. Шуның белән чуалыш бетте, Зартугай халкы тынычланды. Социализм строена, совет властена булган ышаныч халыкта сакланып калды. Кирәге чыкса, социализм ныгыгач, мәчет манарасын трактор белән тарттырып аударырбыз».
Беренче китап тәмам.
Әгерҗе—Әлмэт—Казан, 1962—197».