Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гимнастерка


Нинди генә кием юк дөньяда, Моданың да бик күп төрлесе. Тик бар микән өскә ятып торган Гади гимнастерка төслесе?!
Кидең исә япь-яшь егет итә, Җырламыйлар юкка: «Яшел ки!..» Буй-сыныңны, килеш-килбәтеңне Тулы күрсәтә ул, яшерми.
Солдат киеме чыдам — солдат кебек, Шуңадырмы аны үз күрдек, Безне фронтовик абыйларның Шинельләре җылытып үстерде.
Абыемның кирза итегеннән Европаның кызгылт тузанын Кага-кага, авыл урамыннан Эре генә атлап узганым
Бүгенгедәй әле хәтеремдә.
Танымыйча торган картларга Фашистларны кыйнавымны сөйләп. Булды алдалаган чаклар да.
Моның өчен гафу үтенергә Тапмам инде авыл картларын. Хәер, соңра солдат дигән олы Исемне мин барыбер акладым.
... Эш киемем белән янәшәдә Гимнастеркам тора эленеп, Яшьлек елларымны сагына-сагына Карыйм аңа хискә бирелеп.
Нинди генә кием юк дөньяда, Моданың да бик күп төрлесе. Тик бар микән ир-егеткә килгән Гади гимнастерка төслесе?!
юэ
Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен, Көтмәгәндә башым әйләндергән өчөн, Әлегәчә гади булган бар нәрсәне Әллә нинди сихри ямьгә төргән өчен.
Рәхмәт сиңа төшләремә кергән өчен, Көтеп алган яңгыр булып килгән өчен, Сулса әгәр, күңелемдәге гөлләремә Яшәртүле яшәү көче биргән өчен.
Рәхмәт сиңа иң бәхетле көннәр өчен, Кавыштырган сихри айлы төннәр өчен, Рәхмәтемнең иң олысы: мәхәббәтне Гомер буе саклап кала белгән өчөн.
Әгәр кайчак мине югалтсагыз, Әллә кайдан эзләп йөрмәгез. Менә, дуслар, сезгә шигырьләрем, Шигырьләрдән мине эзләгез. Күрешергә хәтта вакыт тапмый Гаҗәп дөнья төзеп йөрдем мин. Ялгыз гына төзесәм дә, анда Башлап сезгә урын бирдем мин. Галәм бөркетләре, Нефтьчеләр, КамАЗ салучылар, Эшчеләр, Игенчеләр, Солдат, Студентлар Күңелем аша шунда күчтеләр. Әти, әни күчте тыйнак кына, Алып минем бала чагымны. Белгәндерме, гомер буе шунда Күчердем мин сөйгән ярымны. Бормаланып аккан Чирмешәнем, Печән чапкан болын буйлары, Нарат егетләре белән бергә Сакта торган Мәскәү урманы, Үзегез белгәнсезме, Сезнең белән Мин шигырьдә бик еш кавыштым. Сезнең белән уртак бар шатлыгым, Сезнең белән уртак сагышым. Ә сез бәлки мине югалткансыз, Кая икән, диеп, күренми,
... Ялгыз калып шулай, моңсуланып; Шигъри дөнья төзеп йөрим мин.