ФИДАКАРЬЛЕК
орький урамы белен барып, Татар дәүләт академия театрын һем Татарстан радио тапшырулар комитеты урнашкан биыаны узгач, Горький һем Гоголь урамнары чатында сугышка кадәр үк салынган дүрт катлы сары бер йорт бар. 17 иче йорт. Татар халкы өчен кадерле һәм истәлекле йорт Ь/ хакта стенага эленгән мәрмәр такта да сөйләп тора: биредә 1940—1941 нче елларда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил яшәгән Беренче катта, беренче квартирада. Шушы ук йорт, шушы ук кәартира безгә икенче яктан да кадерле: монда озак еллар дәвамында татар халкының социалистик культурасын үстерүгә гаять зур өлеш керткән күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим, язучы, тәнкыйтьче, журналист, Җәлилнең иң якын һәм ышанычлы дусты Гази Кашшаф яшәде, соңгы кеннәренәчә шушында иҗат итте. Бу квартираның хуҗасын — киң күңелле, гаять ягымлы һәм самими Гази аганы — язучылар гына түгел, куп төрле профессия кешеләре яхшы белә, тирән хөрмәт белән сагынып искә ала Бөек Ватан сугышының авыр елларында фронтка киткән язучыларның семьялары биредә сыеныр урын — җылы почмак талкан. Сугыштан соңгы елларда да квартираның ишеге һәр кемгә, һәр вакыт ачык булды. Көндезен өйдә туры китәрә алмыйсыз икән, кичен рәхим итегез! Әгәр театрга кереп китмәгән булса, ул сезне якты йөзе белән мөлаем елмаеп каршы алыр, эшен куеп торып, эштән бүленгәнгә борчылуын чыраена чыгармыйча, иркенләп сөйләшер. Эшләгән вакыты булса, өстендә аның, мөгаен җәлил- челәр бүләк иткән җылы халат булыр. Җылы халат дип басым ясап әйтүнең дә сере бар. Беренче катта булуы, зур һәм биек булуы белән Гази аганың квартирасы болай уңайлы гына иде. Әмма җылылык мәсьәләсендә ул хуҗасын бер дә кинәндермәде Гази ага райсовет, горсоветларга да мөрәҗәгать итте Берничә тапкыр килеп, ремонт үткәреп, хәтта батареяларны алыштырып та карадылар — хел әллә ни үзгәрмәде. Гази агага җылырак квартира алу мөмкинлекләре булды, шундый җылы квартираларны тәкьдим иткәләп тә карадылар Әмма ул күчмәде. Олы яшьтегеләргө бер ияләшелгән җирдән китүе, гадәттә, авыр була. Әмма Гази агага килгәндә хикмәт ияләшенгән җирдән китә алмауда гына түгел, моның сәбәпләре тирәнрәк һәм җитдирәк. Монда аның характерына хас сыйфатлар чагыла дияр идем Сүз тугрылык һәм даимилек турында бара. Иҗатында да. тормышта да ул шулай даими һәм тугры булды. Әдәбиятка, татар культурасына ул гомере буена (егерменче елларның ахырыннан алып үзенең соңгы көннәренәчә) фидакарьлек белән бирелеп хезмет итте. Аеыр еллар һәм салкын айлар да. күңелен рәнҗеткән кеннәр дә аз булмагандыр. Әмма ул үпкәләп читкә тайпылмады, ачуланып аркасын бормады — даими һәм тугры булып калды. Әдәбият һәм сәнгать исә тугрылыкны, даимилекне, фидакарьлекне ярата. Шушы уңайдан Башкортстаиның халык шагыйре Сейфи Кудашның Гази Кашшаф турында әйткән сүзләрен китерел үтәсе имле:
Г
«Минемчә, Гази Кашшаф татар совет әдәбиятының сабан туйларында яки ипподромнарда елына бер тапкыр чаба һәм юырта торган аргамакларыннан түгел,— дигән иде ул,— Ул татар совет әдәбиятының ел әйләнәсенә муеныннан камыт төшерми торган йөк аты булды. Аны нинди зурлыктагы арбага җиксәләр һәм аңа күпме йөк салсалар, ул шуны тарта һәм алга таба сөйри бирде».
Хаклы әйтелгән сүзләр... Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда (20 елга якын) Татарстан Язучылар союзының партоешма секретаре булып эшләгәндә, озак еллар дәвамында Язучылар союзы идарәсенең председатель урынбасары вазифасын башкарганда, шулай ук «Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы булганда аның нәкъ әнә шул сыйфатлары аерата ачык күренде. Казан университетының яңа ачылган журналистика бүлегендә укытканда да аңа «авыр йөк аты» кебек эшләргә туры килде: ничә ел буена 900—1000 сәгатьле нагрузка алып барды, өр-яңа курслар хәзерләп укытты. Күпме йөк салсалар, шуны тартты...
Иптәшләре һәм дуслары белән мөнәсәбәттә дә ул шундый — принципиаль һәм тугры иде. Шушы уңайсыз квартирасыннан күчеп китмәве дә, мөгаен, аның Җәлил һәм башка каләмдәш дуслары белән бәйләгән соңгы җепләрне, тарих белән бәйле истәлекләрне, театр белән якынлыкны өзәргә теләмәвеннән килгәндер.
Гази Кашшафның театр тәнкыйтьчесе буларак формалашуында квартирасының театрга якынлыгы нинди роль уйнагандыр, әйтүе кыен. Әмма шунысы ачык: театр Гази агага үз йорты кебек якын булды. Соңгы елларда үзенең фәнни һәм әдәби тәнкыйть эшчәнлеген йомгаклаган китаплар чыгару уе тугач, ул бу эшен театр һәм драматургия турындагы мәкаләләрен туплаган җыентык төзүдән башлады. Шундый җыентык төзеп, нәшриятка тапшырырга да өлгерде. Тик «Күңел көзгесе» исемле ул җыентыкның дөньяга чыкканын гына күрергә өлгерми калды...
Бу квартира белән күп истәлекләр бәйле. Гази аганың шәхси тормышына караган истәлекләр генә түгел, татар әдәбияты тарихына, аның барышына караган, күп язучыларның, театр әһелләренең исемнәре белән бәйле истәлекләр. Бөек Ватан сугышы елларында шушы йорттан язылган хатлар хәрәкәттәге армия сафындагы татар язучыларына әдәбият яңалыкларын ирештергән, аларның күңелләрен җылыткан, аларны иҗатка рухландырган. Шушы йортның хуҗасына — ул чакта Татарстан Язучылар союзының җитәкчесе һәм партоешма секретаре, «Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы булып эшләгәй Гази агага фронтовик әдипләр журнал һәм яңа чыккан китаплар сорап кына түгел, семьяларына ярдәм итүне үтенеп тә, рәхмәтләр әйтеп тә хатлар язганнар. Әгәр М. Җәлил, Ф Кәрим, Г. Кутуй, И. Гази, Ш. Маннур, А. Шамов, Н. Баян, Г. Әпсәләмов, Ш. Мөдәррис, Г. Хуҗиев һ. б. язучыларның Г. Кашшаф белән язышкан хатларын бергә җыеп бастырырга мөмкин булса, сугыш елларындагы әдәби хәрәкәт шактый тулы булып күз алдына басар, әдәби хәрәкәтне оештыруда, җитәкләүдә Гази аганың нинди роль уйнавы шактый ачык күренер иде.
Бу йорт үз стенасындагы мәрмәр такта белән генә түгел, эчке яктан да Муса Җәлил рухын һәм аның истәлеген даими һәм тугры рәвештә саклап килде. Беренче квартираның Җәлил тормышын һәм иҗатын өйрәнүче үзәк булып әверелүе дә очраклы хәл түгел. Биредә хәзер дә Җәлилнең тормышына һәм иҗатына караган гаять кыйммәтле документлар, материаллар саклана. Әминә ханым Җәлилова Казанга килгән чакларында һәр вакыт шушы йортка туктый. Кызы Чулпанны, бабасына бик нык охшаган оныгы Таняны алып килеп, өти-бабаларының эзләре калган истәлекле урыннар белән таныштыра. Элегрәк, Гази ага исән чакта, аңа Казанга килү күңеллерәк тә, җиңелрәк тә иде. һәр вакыт Гази ага үзе каршылый, үткәннәрне искә алып төн ката сөйләшеп чыгалар, иртәгесен бергәләп Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куялар иде. Хәзер — авыррак... Мәскәүдән алып килгән кып-кызыл роза чәчәкләрен ул икегә бүлә — бер өлешен Җәлил һәйкәленә, икенче өлешен татар зиратына Гази ага каберенә илтә...
Муса Җәлил һәм Гази Кашшаф... Тормышта озак вакытлар бергә очрашып, якын дус булып киткән бу ике шәхеснең исемен үзләре үлгәннән соң да тормыш гел бергә йөртә... Китапларда, газеталарда, документаль фильмнарда, күпләгән кешеләрнең күңелендә... Максим Горький урамындагы йортта бергә очрашканнәр
Ь»м үлгәннән соң да шулай янәшә яшәүләрен дмам итәләр икән, монда тирән символик мәгънә бар сыман.
Әдәбиятның Горький урамы... Бу—донья әдәбиятында Горький нигез салган, хезмәт халкының яңа дәвердәге революцион энергиясен, талант көчен, гуманистик омтылышларын чагылдырган яңа типтагы әдәбият... Шушы яңа әдәбиятны тудыру процессында Горький юнәлеше — Горький урамы ике талантлы татар егетен очраш- 5 тырв, дуслаштыра һәм тормышның төрле давылларында аларның дуслыгын төрлечә 2 сыный. Утызынчы елларда сыный. Бөек Ватан сугышы елларында сыный.. Җәлил < хәбәрсез югалганнан соң да тәнкыйтьченең шагыйрь дустына булган тугрылыгын < сынау дәвам итә.
Җәлилнең иптәшләре һәм дуслары бик куп булган. Авыр вакытлар килгән чак- е ларда ул шул дуслары арасыннан иң ышанычлы дигәннәрен сайлап алган, шуларга ♦ таянган, шуларга ышанган. Гази Кашшаф Җәлилнең әнә шундый иң ышанычлы, иң пэ кайгыртучан якын дусты булган. Бу турыда шагыйрь үзе исән чакта ук хатларында “ кат-кат искәрткән, язып үткен. Тик Гази аганың тыйнаклыгы аркасында гына ул хатлар, ул хатлардагы кул кенә юллар соңгы елларга хәтле укучыларга тулы хәлендә 2 билгесез булып килде, журнал битләрендә һәм Җәлилнең өч томлык сайланма ч әсәрләрендә кыскартылып басылды. Гази ага шагыйрьнең яңа дүрт томлыгын — хәзерләгәндә дә Җәлилнең үзе турында язганнарын кыскартып бирү фикерендә ~ иде. Редколлегия членнары бердәм үгетләгәч кенә ул элек кыскарткан урыннарны тулыландырырга ризалык бирде. Менә элек кыскартылган шундый өзекләрнең берсе:
«Кадерлем минем, Кашшаф!
Син минем иң якын һәм кайгыртучан жан дустым идең һәм шулай булып калдың. Минем шундый авыр көннәремдә син үзеңнең дусларча саф күңелдән язылган хатларың белән миңа ярдәм иттең, минем иҗатым, китабым һәм гаиләм турында кайгырттың. Мин чын күңелдән сиңа рәхмәт әйтем. Ышанам, син хәзер дә мине онытмассың. Минем поэзиямне һәм минем гаиләмне җылы кайгыртучанлык белән чолгарсың. Әгәр мин һәлак була калсам, мин барлык иҗатымны тулысыича сиңа ышанып тапшырам. Васыятем шул, исән чакта язганнарымның барысы да тулысыича синең күзәтүгә бирелә, синең яклавыңа Һәм кайгыртуыңа күчә. Мин шат, минем поэзиям ышанычлы кайгыртучан кулларга бирелә...
20 март, 1942 ел Хәрәкәттәге армия* Муса Җәлил аңа шулай ышанып һич тә ялгышмаган. Бу хат язылганнан соң ун ел, егерме ел, утыз ел үткәннән соң да — әгәр тылсым кече белән Җәлилне терелтергә мөмкин булса—ул шул ук сүзләрне кабатлар иде «Син минем иң якын һәм кайгыртучан җан дустым идең һәм шулай булып калдың»...
1944 ел- Җәлил үлемгә хөкем ителгән һәм үтерелгән ел. Шагыйрь турында шикле хәбәрләр таралган ел. Нәкъ шушы елда Казанда «Письмо из окопа» исемендә шагыйрьнең яңа җыентыгы басылып чыга. Җыентык турында иң беренче кайгыртучы кеше — Гази Кашшаф. Үзе тезеп бирә, үзе ук күзәтел бастыра.
Сугыштан соңгы беренче еллар. Шагыйрьнең Моабит дәфтәрләре туган илгә кайтып җиткән һәм төрле шикләр тагын да куерган еллар. Шагыйрьнең язмышын нн беренче кайгыртып йөргән кеше —шул ук Гази Кашшаф Ул шушы мәсьәлә белен КПССиың Татарстан елкө комитеты секретаренда була, аның кмңеше белән Мәснеү- ге — СССР Язучылар союзы генеральный секретаре А. Фадеевка бара, аны мәсьәләнең торышы белен таныштыра, шагыйрьгә булган ышаныч турында сөйли..
Илленче еллар... Шагыйрьнең язмышы ачыкланган, исеме акланган еллар... ■Моабит дәфтәрләремнең авторы бетен союзга һәм дөньяга танылган чак. Шагыйрь- Аең әсәрләрен халыкка җиткерү, иҗатын популярлаштыру буенча Гази Кашшаф гаять зур эш алып бара. «Моабит дәфтәрләре.не иң беренче фәнни комментарийларны язучы дә, шагыйрьнең татарча оч томлыгын, русча бер томлыгын хәзерләп чыгаручы да, Муса турында истәлекләр җыючы да — ул. Күп милләтле совет укучылары Муса Җәлил һәм аның көрәйтешләре белен Г Кашшаф аша. яки аның
хезмәтләреннән файдаланып язылган мәкаләләр аша танышалар. Кашшафның герой- шагыйрь турындагы мәкаләләре дистәләгән телләргә (шул исәптән чит телләргә дә) тәрҗемә ителеп басыла.
Муса Җәлилнең тууына 60 ел тулган көннәр... Әгәр Татарстан Язучылар союзында эшләгән кемнән дә булса: «Муса Җәлилнең тууына 60 ел тулу уңае белән үткәрелгән юбилей көннәрендә укучылар белән иң күп очрашкан, герой-шагыйрь турында иң күп әңгәмә-лекцияләр сөйләгән, иң аз йоклаган, иң күп эшләгән кеше кем?» дип сорасалар, икеләнмичә «Гази Кашшаф!» диячәкләр. Университетның журналистика бүлегендә дәресләр алып бару өстенә, ул илебезнең һәм чит илләрнең газета-журналларына, матбугат агентстволарына Җәлилнең фашизмга каршы алып барган патриотик көрәше турында мәкаләләр язарга да, радио һәм телевидение аша кызыклы әңгәмәләр алып барырга да, көненә берничә урында Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында чыгышлар ясарга да өлгерә. Аны без шул ук юбилей көннәрендә Казан һәм Мәскәү дәүләт университетларында Җәлилгә багышланган фәнни конференцияләрдә докладчы итеп тә, Берлинда «Совет-Германия дуслыгы» җәмгыяте тарафыннан оештырылган кичәдә чыгыш ясаучы һәм Җәлил турында тикшеренүләр алып барган немец журналисты Леон Небенцальнең кунагы итеп тә күрдек. Г. Кашшафның шундый күп төрле эшчәнлегенә һәм фидакарьлегенә гаҗәпләнергә һәм сокланырга гына кала.
1976 елда шагыйрьнең 70 еллык юбилее бөтен ил күләмендә киң рәвештә билгеләп үтелде. Авыруы нык көчәюгә дә карамастан. Гази ага бу бәйрәмне үткәрүгә иң зур өлеш керткән кеше булды. Юбилейга хәзерлек берничә ел алдан башланды. Әйтик, М. Җәлил әсәрләренең дүрт томлыгы, фотоальбом, русча бер томлыкларны хәзерләү эше 1974 елның башларында ук кызу темп белән бара иде. Бу айларда унҗиденче йорттагы беренче квартира чын мәгънәсендә Җәлил юбилеен хәзерләү штабына әйләнде. Авырып больницага кергәч тә Гази ага эшен туктатмады: больница палатасында дүрт томлыкның искәрмәләрен язды, булышчыларына корректураларын укып җибәрә торды. Врачлар аның шулай күп эшләвенә кырынрак карый башлагач, ул өенә чыгаруларын үтенде. Квартирасында каты авыру хәлендә эшен дәвам итте. Соңгы фәнни хезмәте — Җәлилнең өченче томына шагыйрьнең яңарак табылган хатларын хәзерләү, искәрмәләр язу булды. Соңгы язмасы — шагыйрьнең семьясы турында кайгыртып язган хаты. Гази ага үлгәндә дә, шагыйрь дустының васыятен үтәп, тугрылык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, батырларча үлде...
Гази Кашшафның әдәби-фәнни мирасы гаять бай. Басылган кадәресе дә күп, басылмаганы, мөгаен, аннан да күбрәктер. Әйтик, соңгы елларда ул университетта татар журналистикасы тарихы буенча лекцияләр укыды, фельетон, очерк кебек махсус предметлар алып барды. Боларның берсе дә хәзергә дөнья күргәне юк — алар- ны доцент Гази Кашшаф аерым китап рәвешенә китерергә өлгерә алмады. Киләчәктә аның шәкертләре бу кыйммәтле материаллар белән ныграк кызыксынырлар һәм журналистикага караган хезмәтләрен университет нәшриятында аерым китап итеп чыгарырлар дип ышанырга кирәк.
Барлый башласаң, Гази Кашшафның әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы буенча басылган һәм басылмаган хезмәтләре дә шактый күп икәнлеге күренер. Аның беренче тәнкыйть мәкаләләре 1928 елда, Казанда Көнчыгыш педагогия институтында укыган вакытларында ук басыла башлый. Утызынчы елларда инде ул әдәби процесста актив катнашкан тәнкыйтьче буларак таныла. 1940 ел аның өчен аеруча истәлекле. Бу елны берьюлы ике китабы дөнья күрә: Шәриф Камал турындагы монографиясе һәм тәнкыйть мәкаләләрен туплаган «Каләм мастерлары» исемле җыентыгы. Тәнкыйтьченең язу мәйданы, иҗади кызыксынуы елдан-ел киңәя. Ул Г. Тукай һәм М. Гафури, Г. Камал һәм һ. Такташ, М. Гали һәм Г. Кутуй, А. Шамов һәм Ш. Маннур, Ә- Фәйзи һәм М. Әмир, Ф. Хөсни һәм Г. Әпсөләмов турында да яза, барысы турында да төпле сүз әйтергә өлгерә. Татар театрының һәм әдәбиятының ярты гасыр чамасы үсү юлы тәнкыйтьче Гази Кашшафның исеме белән аерылгысыз, һәр язучының «төп китабы» булган кебек, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Гази Кашшафның да «төп китабы», «алтын китабы» бар. Бу — аның Җәлил турындагы хезмәтләре. «Муса Җәлил» исемле монографиясе (1957 һәм 1961 еллардагы басмалары). Җәлил тормышына һәм иҗатына Гази Кашшаф татар әдәбияты тарихының
героин бер сәхифәсен ачучы буларак якын килә, үзенең бай тәҗрибәсен, сәләтен чорыбызның легендар каһарманы һәм бөек җырчысы булып әверелгән шәхесне тикшерүгә багышлый. «Муса Җәлил» монографиясе шагыйрь иҗатын һәм тормыш юлын озак еллар буе фидакарьлек белән өйрәнүнең матур нәтиҗәсе буларак дөньяга килде. ♦
Гази Кашшаф — тәнкыйтьче дә. әдәбият тарихчысы да публицист та. «Муса * Җәлил» монографиясендә авторның бу сыйфатлары үзенчәлекле булып берләшәләр, г бер-берсен тулыландыралар. Тәнкыйтьчелек осталыгы Җәлилне шагыйрь һәм язучы - буларак ачарга ярдәм иткән. Әдәбият тарихчысы булу аңа Җәлил иҗатын киң әдә- £ би фонда, әдәби процесс белән бәйләп күрсәтергә, тормыш һәм иҗат юлының S тулы картинасын тудырырга булышкан. Публицист-журналист булуы аны шагыйрь v турында хикәяләүне киң укучы массасына аңлаешлы итеп, җиңел әдәби телдә алып ф барырга этәргән. Гази Кашшафның шагыйрь белән озак еллар таныш һәм дус булуы _ китапка төрле истәлекләрне, әдәби процессның җанлы күренеш хатирәләрен алып >_ кергән, эмоциональ җылылыкны тудырган.
«Муса Җәлил» монографиясе хәзергәчә герой-шагыйрьнең тормышы Һәм иҗаты 2 турында иң тулы фәнни чыганак булып килә. Шуңа да Җәлил образын әдәбиятта һәм сәнгатьтә гәүдәләндерергә алынган прозаиклар да, драматурглар да, кино эш- s лехлеләре дә аңа таяналар, андагы бай фактик материалдан файдаланалар
Гаэи Кашшаф Муса Җәлилнең тормыш юлына бәйле күп нәрсәләрне ачыклады тормышына һәм иҗатына караган бик күп яңа фактларны шагыйрьнең бик күп билгесез әсәрләрен эзләп тапты. Ә бит һәр табылган шигырь, һәр ачылган тормыш факты артында күпме йокысыз төннәр, күпме газаплы һәм татлы эзләнүләр ятканын Гази Кашшаф үзе генә белгәндер М. Җәлил турындагы безнең белемебез иллен- че-алтмышынчы елларда никадәр тулыланды, тирәнәйде! Моңа, әлбәттә, барыннан да элек, Гази Кашшафның эзләнүләре, аның ачышлары сәбәпче булды. Ул Муса Җәлилнең героик характерын, фашистларга каршы алып барган яшерен керәшен яңадан-яңа, берсеннән-берсе кызыйлырак мәгълүматлар белән баета торды. 1957 елны басылган китабында ул безгә Җәлилнең фашистларга каршы көрәше турында «Моабит шигырьләреонә таянып, гомуми рәвештәрәк сөйләгән иде. Ул чакта хәтта шагыйрьнең блокнотында фашистлар тарафыннан гаепләнеп төрмәгә ябылган 12 кешенең, Җәлил һәм Алиштан калганнарының, кем икәнлекләрен дә. көрәшнең ничек һәм нинди конкрет шартларда баруын да белми идек Җәлил үзе дә
Әкияттәге серле йомгак булып Җырым калды сүтелеп юлымда,—
дил, очраклы рәвештә генә язмаган. Гаэи Кашшафка бу катлаулы эштә чын мәгънәсендә эзтабар, тикшеренүче булырга, С. Смирнов кебек, йөзләгән кешеләр белен бәйләнешкә керергә. Н. Андроников кебек, хакыйкать эзләп илне аркылыдан-буйга гизәргә, «серле йомгакпны күп көч куел, эур түземлелек белән сүтәргә туры килә Ул М. Җәлилнең инде үлгән дип исәпләнгән көрәштәш дусларын эзләп таба, шагыйрь дәфтәрендә язылган исемнәрдән башка көрәшчеләрне һәм яшерен төркемнәрне ача, аларны тарих өчен терелтә. Бу — әдәбият галименең фидакарьлеге һәм батырлыгы аркасында гына мөмкин булды. Гази Кашшаф тикшеренүләрендә Җәлил оештырган яшерен оешманың 12 кешедән генә тормыйча. Берлин һәм Радом төркемнәре белән генә чикләнмичә, гаять киң колач җәюе, Германиядә, Польшада. Франциядә барган Каршылык хәрәкәтенә барып тоташуы, интернациональ колач алуы ачыла. Гаэи Кашшаф бу очракта тарихчы буларак та эур эш башкара. Икенче бөтендөнья сугышында фашистларга каршы көрәштә татар халкының батырлык сәхифәләрен язганда Гаэи Кашшафның бу ачышлары тарихка кыйммәтле материал булып керәчәк.
Гази Кашшафның герой-шагыйрь һәм аның көрәштәш дуслары турындагы тикшеренүләре Җәлилгә һәм җәлилчелөрге лаеклы һәйкәл булды. Аның бу өлкәдәге хезмәтләре — Гаэи Кашшаф иҗатының гына түгел, ә бөтен татар әдәбият белеменең олы казанышы, якты сәхифәсе.