Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

ДУСТЫМ САРА ТУРЫНДА


алантлы артистка һәм композитор Сара Садыйкованың музыкасын ишеттем исә, аның туганы-апасы күз алдыма килеп баса. (Туганы-апасы — Сараның анасы беләп бертуган. Аның күзләре тумыштан сукыр булып, картайганчы Саралар гаиләсендә яши.) Бишектәге Сараны ул җырлап тирбәтә, кулына алып сөя, тәпи йөри башлагач күкрәгенә кысып, йомшак сүзләр әйтә, киңәшләр биреп юата, җаны-тәне белән үз баласы кебек тәрбия кылып үстерә.
Тумыштан сукыр булып, бала чагыннан дөнья мәшәкатендә чыныгып үскән бу апаның кулы һәрбер эшкә ябыша торган була. Ул апасының башка балаларын да карап үстерә. Аларны үзе ашата- эчертә, аш-суларны да оста пешереп, йорт эшләрен дә үзе башкара, пөхтә аналар күк балаларга күз-колак була.
Шушы апаның миңа сөйләгән сүзләре әле дә исемдә: «Безнең Сара бәхет күлмәгенә уралып туган ул. Нәни чагыннан ук җырга-бию- гә бик тә оста булды. Зур үсә барган саен культа анасының гармунын алып, шунда үзе төрле көйләр уйнап җырлап китә иде. Мин хәйран булып тыңлый идем дә: «Җырла, балам, җырла, бу һөнәреңнән өзелмә, уйна. Гармун белән уйнап җырлавыңны мин бик тә яратам», дип әйтсәм, ул янә минем яныма килеп утыра да дәртләнеп уйнап җырлаудан туймас була иде. Шул чакларда баланы кочарга дип кулымны сузсам, ул балалык шаянлыгы белән, янымнан йөгереп китә иде дә, үзе берәр җиргә качып, «мине эзләп тап» дип, миннән үзен эзләтә иде.
Сара бер көн шулай зур бүлмәнең өстәле астына кереп утырган да бик матур итеп гармун уйный. Мин бераз сокланып тордым да, көндәлек гадәтем буенча, гармун тавышына карап аны эзләргә керештем. Эзли торгач, моң тавышына тукталып, үзем дә шул өстәл кырыена килеп утырдым. Сара баламның көе күңелне тибрәтә, озак тыңлап утырганнан йөрәкләрем өзгәләнеп, чайкалып киттем. Сараның йөзен күргәндәй булдым. «Сара, мин сине күрәм! Ямьле йөзле балабыз кебек күренәсең миңа» дидем, артык хисләнүдән шул вакыт үзем аңымны югалтканмын. Сара кулымнан җитәкләп бүлмәгә кертеп салган»
Шундый моңлы, музыкаль сәләтле булган Сара дустым белән беренче очрашу көннәрем хәтердә.
1926 ел. Без — Казан драма театры артистлары — Мәскәү, Оренбург, Әстерхан шәһәрләренә гастрольгә чыгып киттек. Репертуарыбызда Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» һәм «Казан сөлгесе» дигән пьесалары.
Сәяхәтебез Мәскәүдән башланды. Башкаладагы спектакльләребез зур уңыш белән барды, театр халык белән шыгрым тулы булды,
Мәскәү тамашачылары белән саубуллашу кичәбездә «Сүнгән йол-
Т
дызлар» спектакле куелган иде. Соңыннан безне «Шереметьев» дачасына, сәнгать сөюче Мәскәү тамашачылары тарафыннан оештырылган зур банкетка кунак итеп чакырдылар. Килгән кунаклар арасында Мәскәүдә эшләүче татар артистлары да бар иде. Алар безне спектакль уңышлары белән котлап сөйләделәр. Сөйләүчеләр арасында ка ра кашлы, сөрмә күзле, зифа буйлы, яшь кенә булса да үзенең матур тембрлы тавышы белән Мәскәү халкы каршында зур шөһрәт казанып өлгергән, шат күңелле җырчы Сара Садыйкова үз чыгышында болай диде: «Шашкан кызны уйнаган яшь артистканың уены миңа бүген бик тә ошады. Нәкъ үзен китерде. Чын шашкан кыз булып, образны оста күрсәтә белде». Театр сәнгатен якыннан белгән, бигрәк тә үзе җырчы булган кешенең, бу спектакльдәге уеныма шулай уңай бәя бирүе мине канатландырып җибәрде. Бу җырчы белән якыннан- рак танышасым, иҗат серләрем белән уртаклашасым килде. Шул кичне мин аның белән якыннанрак танышу бәхетенә ирештем. Тора-бара без аның белән аерылмас дуслар булып киттек.
1927 елда Сара Садыйкова Казанга килде. Шушы елны композитор Василий Виноградов, Солтан Габәши һәм җырчы Газиз Әлмө- хәммәтов тарафыннан бергәләшеп эшләнгән «Сания» операсы сәхнәгә куелды. Сания партиясен колоратура тавышлы Сара искиткеч нәфис башкарып, матур образ тудырды. Сараның музыкага сәләте табигый талант кына түгел, музыкаль җанлы әти-әнисе һәм туганна рының тәрбиясеннән дә килгәндер. Сараның сеңлесе Разия да шул ук операда беренчеләрдән булып Сания образын башкарган кеше иде.
1930 елда Сара Казан театрына бөтенләйгә кайтты. Өч-дүрт ел элек башланган дуслыгыбыз ул кайтуга тагын да якынаеп китте. Моңа безнең яшьтәш булуыбыз, бер үк хезмәт белән янып яшәвебез, бер-беребезне эчкерсез яратуыбыз да сәбәп булгандыр, күрәсең.
1928—29 нчы еллардан башлап драма театры репертуарында музыкаль әсәрләр куелуы елдан-ел арта барды. Җырчы артистларга драма спектакльләреннән бигрәк музыкаль әсәрләрдә генә уйнарга да туры килә иде. Баштарак без бер үк рольне Сара белән чиратлашып уйнасак, тора-бара һәркайсыбызга аерым рольләр дә бирә башладылар. Бу безгә иҗади үсеш өчен зур мәйдан иде һәм без — ике дус — киңәшә-киңәшә яңа образлар тудыру өстендә дәртләнеп эшли идек. Мәсәлән, Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик» әсәрендә мин Гөлйөзем булсам, Сара — Зөбәрҗәт, К. Тинчуринның «Кандыр буе» әсәрендә Сара Фәридә ролен, мин Гөләндәмне шулай бергәләп иҗат иттек.
Иртә сәгатьтән репетицияләрдә күрешеп, кичләрен спектакльләр уйнап, без аның белән көннәр буе бергә булдык. Грим сала торган өстәлләребез дә, кием-салымыбыз да — барысы да бер бүлмәдә иде Мәскәүгә консерватория каршында оештырылган опера студиясенә дә без бергә киттек. Казанда опера театры ачылу, опера җырчылары буларак, шул театрда эшләр көннәребез турында хыялланып яшәдек. Уку җиңел булмады. Драма артистлары булып формалашкан кешеләр өчен сәнгатьнең бөтенләй башка төренә күчү иде бу. Уен алым нары да, тавышның куелуы да, барысы да башкача. Шулай да без студияне уңышлы тәмамладык һәм 1939 елның январенда Казан опера театрының беренче пәрдәсен ачу бәхетенә ирештек. Студиядә укыганда композитор Нәҗип Җиһановның «Качкын» операсында Рәй хана партиясен әзерләгән идек. Казанга кайткач та бу партияне, алмашлап, икәү җырладык.
Мин, сәхнә кешесе буларак та, күп еллар буе Сараның иҗади дусты буларак та, аның үз хезмәтенә никадәр зур җаваплылык белән каравын әйтә алам. Бу җаваплылык хисе аңа артистка буларак та, концерт эшчәнлегендә дә һәм, ниһаять, композитор буларак та зур уңышка ирешеп, халкыбызның мәхәббәтен яуларга мөмкинлек бирде.