Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ИҖАТ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ
БЕРЛӘШТЕРЕЛГӘН ПЛЕНУМЫ
Республикабызда балалар өчен
иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр,
композиторлар, рәссамнар, сәхнә
осталары яшь буынчы идея-эстетик
тәрбияләү өлкәсендә шак- I ый зур эш
алып баралар. Январь аенда
Казанның Актерлар йортында
үткәрелгән иҗат оешмаларының
берләштерелгән пленумы нәкъ менә
шушы эшчәнлекне— бала- тар
әдәбияты һәм сәнгатенең бүгенге то-
рышын тикшерүгә багышланды, бу
юнәлештә үсеш перспективаларын
билгеләде.
Иҗат оешмаларының
берләштерелгән пленумында
Татарстан Язучылар союзы идарәсе
председателе Г Ахунов, Компози-
торлар һәм Рәссамнар союзларының
җитәкчеләре Н. Җиһанов, Ә. Тумашев,
Бө- тенроссня театр җәмгыятенең
Татарстан бүлеге председателе Р.
Җиһаншиналарның докладлары
тыңланды. Фикер алышуларда
ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты
секретаре Р. Баһаветдинова, ТАССР
мәгариф министры урынбасары 3.
Михайлова, республика хор җәмгыяте
председателе В Лукьянов. М. Җәлил
исемендәге татар дәүләт опера ’һәм
балет театрының баш режиссеры Н.
Даутов, әдипләрдән Ф. Хөсни, Л.
Ихсанова, Ш. Рәкыйпов, Казан курчак
театрының баш режиссеры Р. Батул-
лин һ. б. ип-тәшләр чыгыш ясады.
Пленумның эшендә ТАССР
Министрлар Советы Председателе
урынбасары М. Хәсәнов, КПССның
Татарстан өлкә комитетыннан бүлек
мөдирләре Н. Демидов, М Мусин, Ә.
Миңдубаев иптәшләр катнашты.
Тикшерелгән мәсьәлә буенча
йомгаклау сүзен партиянең өлкә
комитеты секретаре М. Вәлиев
сөйләде.
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ
Татарстан Язучылар союзы партия
оешмасының ачык җыелышында И.
Юзеев белән Г. Зәйнашеваның иҗат
отчеты тикшерелде. Шагыйрьләрнең
иҗаты турында С. Хәким һәм Н.
Арсланов докладлары тыңланды
Фикер алышуларда М. Әмир, Б.
Камалов, М Мазунов, композитор С.
Садыйкова һ б. катнашты.
«ХӘЗИНӘ» РОМАНЫ —ЭКРАНДА
Февраль аенда Әлмәттә «Хәзинә»
исемле киң экранлы нәфис һәм төсле
фильмның премьерасы булды.
Картина Г. Тукай исемендәге
республика премиясе лауреаты Г.
Ахуновның шул исемдәге романы
буенча Свердловск киностудиясендә
эшләнгән. Сценарий авторы — В
Потоцкий, фильмны куючы режиссер
— О. Воронцов, композиторы-^С.
Гобәйдуллина. Фильмда композитор
Н. Җиһанов музыкасы да киң урын
алган. Җыр текстларын М. Горький
исемендәге Дәүләт премиясе һәм Г
Тукай исемендәге республика
премиясе лауреаты С. Хәким язган.
Нефтьчеләр башкаласында
фильмны күрсәтә башлау
тантанасына картинада катнашучы
рус һәм татар артистлары килде.
Кунаклар арасында А. Филиппенко. Р
Гро.мацкий, М. Вертинская, А. Кочет-
ков, 111 Биктимеров, Г Шамуков, В
Минкина. Д. Ильясов, Р Шәрәфиев
һәм башка артистлар бар. Алар
«Хәзинә» әсәренең тормыштагы
геройлары — нефтьчеләр белән
очрашуларда булдылар
«Хәзинә» фильмы респу
бликабызның барлык
кинотеатрларында рус һәм татар
телләрендә күрсәтелә башлады.
«Хәзинә» Казандагы документаль
фильмнар студиясендә
татарчалаштырылды.
ФОЛЬКЛОР ХӘЗИНӘСЕ
СССР Фәннәр академиясе Казан
„филиалының Г. Ибраһнмов
исемендәге тел. әдәбият һәм тарих
институты татар халык поэтик
иҗатының иң матур үрнәкләрен
туплаган 12 томлык фәнни җыелма
әзерләде. Бу фольклор хәзинәсенең
беренче томы «Кыска җырлар» дигән
исем белән басылып та чыкты инде.
Якындагы елларда «Табышмаклар»,
«Әкиятләр» (өч китап), «Дастаннар».
«Мәзәкләр», «Пола һәм уен
җырлары», «Риваятьләр һәм легенда-
лар». «Тарихи һәм лирик җырлар»,
«Мәкальләр», «Бәетләр» дигән
томнарны бастырып чыгару күздә
тотыла.
ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ
* * *
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең
иҗатын һәм көрәштәшләренең
сугышчан юлын өйрәнүче Ташкент
галиме Исхак Зәбиров. Карши
шәһәрендә булып, «Муса Җәлил һәм
аның үзбәкстанлы көрәштәшләре» ди-
гән темага лекцияләр укыды.
Тыңлаучыларны ул соңгы араларда
табылган яна документлар һәм
фоторәсемнәр белән таныштырды Бу
материалларны аңа 1920—30 нчы
елларда шагыйрь белән бергә комсо-
мол һәм партия эшендә эшләгән Яков
Пантелеевич Сивожелезов (Украина
ССР- ның Тернополь шәһәреннән),
Гайшә Хөсәе- новна Байчурова
(Мәскәү), Фатих Султанович Султанов
(Оренбург), Рәхим С. Аб- дурәхимов
(Әндиҗан) һәм башкалар җибәргән
булган. w w w
Татар халкының бөек шагыйре Г
Тукайның 90 еллык юбилеен күп
милләтле совет әдәбияты үзенең
уртак бәйрәме итеп
билгеләде Илебез башкаласы Мәскәүдә.
барлык республикаларда, шулай ук чит
телләрдә чыга торган бик күп төрле жур-
налларда һәм газеталарда Г. Тукай турында
фәнни хезмәтләр, хикәяләр, шагыйрь
әсәрләренең яна тәрҗемәләре дөнья күрде.
Мәсәлән. «Советская культура» газетасында
КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре
М. Валиев, «Литературная газе- та»да — М.
Горький исемендәге Дәүләт һәм Г Тукай
исемендәге республика премиясе лауреаты
шагыйрь С Хәким, «Литературная Россияэдә
—Татарстан Язучылар союзы идарәсе
председателе Г Ахунов, әдәбият белгече Н
Юзневның күләмле мәка ләләре басылды
Мәскәүдә «Советская литература* жур-
налының венгр телендәге басмасында Г. Тукай
шигырьләренең яна тәрҗемәләре, Карелия
АССРда фин телендә чыга торган әдәбн
журналда Ә. Мәхмүтов мәкаләсе
урнаштырылган, «Волга» һәм «Агыйдел»
журналларында — И Нуруллин, «Огонек»- та
—В. Галиев, «Литературный Азербайджан»
журналында — А Абдулла, Каза- гыстаннын
әдәби журналы «Җулдуз»да — Э
Дербнсалиннын бөек шагыйрь ижатына
багышланган мәкаләләре чыкты Шулай ук,
юбилей уңае белән, үзбәк, украин, латыш,
төркмэн, литва, таҗик, уйгур, балкар, авар,
якут, каракалпак һәм башка телләрдә Г.
Тукайның 90 еллыгына, иҗатына багышланган
фәнни язмалар дөнья күрде, шагыйрьнең
әсәрләре тәрҗемә итеп басылды.
* * *
Украина ССРиын әдәбият музеенда 300
томнан күбрәк материал тупланган Алар
арасында «Татарстан — Украина» дигән
томнар, «Татарстан әдәбияты — социалистик
милләтләр телендә» дигән материаллар татар
һәм украин әдәбиятлары арасындагы
бәйләнешләрне чагылдыралар. Музейдагы бу
материаллар Татарстан һәм Украина
халыкларының туганнарча хезмәттәшлеге,
татар әдипләренең украин теленә тәрҗемә
ителгән әсәрләре, театр, музыка. кино сәнгате
өлкәсендәге элемтәләр турында сөйли. Алар
— ике халык арасындагы олы дуслыкның
тарихи шаһитлары.
РСФСР Язучылар союзының Пермь шә-
һәрендәге җирле бүлекчәсе каршында
оештырылган иҗат клубында «Азат хатын»
журналының 50 еллыгына багышланган эүр
әдәби кичә уздырылган. Тантананы Язучылар
союзының Пермь бүлеге секретаре Олег
Селянкин ача «Азат хатын» журналының ярты
гасырлык эшчән- леге турында докладны
журналист Җәгъфәр Камалов сөйли Соңыннан
ул. журнал редколлегиясе исеменнән. «Азат
хатын» журналын халык арасында таратуда
актив ЭШЛӨГЛ1 Пермь язучыларына һәм
журналистларга Мактау грамоталары
тапшыра.
. ТЕАТР УЧИЛИЩЕСЫНА 50 ЕЛ
Ярты гасыр влек татар театр технику мы
сәнгать күгенә беренче карлыгачларны
очырган иде. Быел республика башкаласының
киң җәмәгатьчелеге шул техникумның беренче
чыгарылышына 50 ел тулуны татар театрының
күркәм бәйрәме итеп билгеләп үтте.
Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан
бүлеге, сәхнә ветераннары советы, бу датага
багышлап. Актерлар йортында «Сәнгатькә
багышланган гомер» дигән кичә үткәрделәр.
Анда театр училищесының ярты гасырлык юлы
турында сөйләнде, ветераннар хөрмәтләнде.
Тантана кичәсендә татар театр техникумын
беренче тәмамлаучы артистлар һәм сәнгать
эш- леклеләре белән бергә Казан театр учили-
щесында хәзер укучы яшьләр дә катнашты.
Өлкән буын сәхнә осталарының нжат отчеты
да, яшьләргә хәерле юл теләп эстафета
тапшыруы да булды бу кичә. Татар театры
сәхнәсендә күп еллар иҗат итеп зур хөрмәт
казанган ветераннар — РСФСРнын һәм
ТАССРның халык артисткасы Галия Булатова,
ТАССРның халык артистлары Галия
Кайбицкая, Галия Ннгь- мәтуллина, Хәким
Сәлимҗапов, ТАССРның атказанган артисты
Каюм Бариев һәм башка актерлар тантана
кичәсенең түрендә булдылар.
ТӘРҖЕМӘЧЕ ИҖАТЫН ТИКШЕРҮ
Моннан ике ел элек РСФСР Язучылар
союзы каршында әдәби тәрҗемә советы
оештырылган иде Аның утырышларында
төрле телләрдән русчага тәрҗемә пробле-
малары тикшерелә Быел январь ахырында
үткәрелгән бер утырышта тәрҗемәче шагыйрь
Николай Беляевның татар поэзиясен русчага
тәрҗемәләре рында сүз барды Шагыйрьнең бу
өлкәдәге эшчәнле- ге хакында докладны С.
Лнпкин сөйләде
Рус укучылары татар поэзиясенең күре-
некле шагыйрьләре һ Такташ. С. Хәким. X.
Туфан һ б күп кенә әсәрләре белән Н. Беляев
тәрҗемәсендә таныштылар. Алар русча ничек
яңгырый5 Тәрҗемәче татар шигыренең
үзенчәлекләрен саклыймы5 Утырышта чыгыш
ясаган Л. Озеров. В. Нейман, Л Копылова, Р
Моран, Ә Кәримул- лнн, В. Ганиев. Р
Бухараевлар шул хакта сүз алып бардылар
Николай Беляевның татар поэзиясен рус
укучысына житке рүдәге хезмәтләре уңай
бәяләнде, бу өл кәдә тагын да уңышлырак
эшләү өчен ана киңәшләр әйтелде.
ЛАУРЕАТЛАР АРТА
Узган елның декабрь азагында Ульяновск
шәһәрендә үзешчән сәнгать коллективлары
һәм аерым башкаручыларның Бөтенсоюз
фестиваленең зона конкурсы үткәрелде
Октябрьның 60 еллыгына багышланган бу
сәнгать ярышында Татарстан Чувашстан,
Мордва автономияле реслубли калары,
Ульяновск һәм Пенза алкәләрсиец
үзешчәннәре катнашты Татарсгамяын тар ле
районнарыннан фестивальгә 500 даз күбрәк
үзешчән артист барды Якташлары бызнын
жыр-бию осталыгына югары бәя бирелде.
Республикабызның үзешчән сәнгать
мастерлары 4 Зур алтын медаль. 110 Кече
алтын медаль яулап алды 9 коллектив. аерым
башкаручылар һәм сәнгать түгәрәкләре
җитәкчеләре Бөтенсоюз фести
вале лауреаты дигән мактаулы исемгә лаек
булды. Татарстанда Бөтенроссия фестивале
лауреатларының саны да 34 кә артты.
• * *
Сочида совет эстрада җырларын башка-
ручыларның Бетенроссия конкурсы үткәрелде
Анда Федерациянең 53 шәһәреннән йөзләгән
җырчы, вокаль һәм вокаль-инструменталь
ансамбль коллективлары катнашты. Конкурста
татар композиторларының эстрада җырлары
да яңгырады. Алар- ны Г Тукан исемендәге
татар дәүләт филармониясенең Вадим
Усманов җитәкчелегендәге «Орфей» вокаль -
инструменталь ансамбле башкарды.
Бу яшь коллективның чыгышларын тың-
лаучылар бик җылы каршылый. Жюри ко’
миссиясе председателе композитор А. Фляр-
ковский ансамбльнең осталыгын «бу—иң
музыкаль һәм иң сәнгатьле башкаручы
коллектив» дип бәяли.
«Орфей», сәнгать ярышында икенче урын
яулап, Сочидан Бетенроссия конкурсы
лауреаты дигән мактаулы исем алып кайтты.
БАШКОРТ ДУСЛАРЫБЫЗ
КАЗАНДА
Республикабыз башкаласында башкорт
җырлары еш яңгырый. Яна елның башында
Казандагы Спорт сараенда тугандаш
халыкның сәнгать осталары зур концерт куйды.
Агыйдел моңнарын, башкорт халкының дәртле
биюләрен Казан тамашачылары яратып
карады.
ЮБИЛЕЙ КҮРГӘЗМӘСЕ
Рәссам Харис Хәйдәровка 50 яшь тулды.
Шул уңай белән Казандагы рәссамнар
йортында аның юбилей күргәзмәсе ачылды
Анда халкыбыз тормышының бүгенге
матурлыгын, хезмәт героикасын чагылдырган
әсәрләр күрсәтелә.
КОТЛЫЙБЫЗ
Совет әдәбиятын үстерүдәге зур хезмәт-
ләре өчен һәм 70 яшь тулу уңае белән язучы
Мирсәй Әмир (Мнрсәяф Мәсәлим улы Эмиров)
СССР Верховный Советының 1977 ел. 12
январь Указы нигезендә Ленин ордены белән
бүләкләнде.
* * *
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге
хезмәтләре өчен композитор Фасил Әхмәтгали
улы Әхмәтовка Татарстан АССРның
атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы
исем бирелде.
* * *
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хез-
мәтләре өчен Г. Тукай исемендәге татар
дәүләт филармониясенең эстрада җырчысы
Таһир Абдулла улы Якуповка Татарстан
АССРның атказанган артисты дигән мактаулы
исем бирелде.
* * *
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хез-
мәтләре өчен Сара Гариф кызы Садыйко- вага
Татарстан АССРның халык артисты дигән
мактаулы исем бирелде.
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хез-
мәтләре өчен композитор Бату Атаулла улы
Мулюковка Татарстан АССРның атказанган
сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем
бирелде.
Совет матбугаты өлкәсендәге хезмәтлә-
ре өчен «Правда» газетасының Татарстан
АССРдагы үз корреспонденты Рәис Мәр- дән
улы Сабировка Татарстан АССРның
атказанган культура работнигы дигән мак-
таулы исем бирелде
* * *
Совет театр сәнгате өлкәсендәге күп
еллык нәтиҗәле эшләре өчен һәм Г. Камал
исемендәге Ленин орденлы татар дәүләт
академия театрына 70 ел тулу уңае белән
артист Ирек Вәли улы Баһманов. художннк-
яктыртучы Тамара Михаиловна Галиәкбәрова,
костюмнар тегүче Разия Хөсәен кызы
Нурмөхәммәтова, баш режиссер. РСФСР һәм
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе
Марсель Хәким улы Сәлим- җанов. элекке баш
режиссер. РСФСР һәм ТАССРның атказанган
сәнгать эшлеклесе Ширьяздан Мөхәммәтҗан
улы Сарымса- ков, театрның директоры Әзһәр
Мнншәех улы Хөсәенов, ТАССРның халык
артисты Касыйм Шамил улы Шамил КПСС өлкә
комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар
Советының Почет грамоталары белән
бүләкләнделәр.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ
ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
Язучы Азат Ганневнең «Бәхәс» һәм
«Иман» исемле яңа хикәяләре тикшерелде
Фәлсәфи темаларга язылган бу әсәрләр
җыелышта катнашучылар арасында кызыклы
бәхәс кузгатты. Р. Төхфәтуллин. М. Хәсәнов. Г.
Афзал. С. Сөләйманова. Ш. Бикчурин, Ю.
Әминов, Ә. Маликов, яшь язучылар Г.
Кашапов. Ә. Галиев. А. Хәсәнов, X. Сафина
хикәяләрнең у нан һәм кимчелекле якларын
анализлап сөйләделәр. авторга файдалы
киңәшләр әйттеләр.
* * *
Нефть якларында яшәүче авторлар Әл-
мәт татар дәүләт театрының баш режиссеры.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Гали Хөсәенов белән очраштылар. Ул сәхнә
серләре турында сөйләде, үзенең иҗади
тәҗрибәсе белән уртаклашты. Театр
репертуарындагы әсәрләр турында фикер
алышуда Ә. Маликов. Р. Төхфә- туллин, Г
Афзал, С. Сөләйманова. Ш. Бикчурин. Ю.
Әминов. М. Хәсәнов катнашты.
Азнакай нефтьчеләр поселогы китапха-
нәсендә язучы Мәхмүт Хәсәновның «Саумы.
кояш» исемле романы буенча укучылар
конференциясе үткәрелде' Автор үзенең яңа
әсәреннән өзекләр укыды.
* * *
Әлмәт. Лениногорск. Азнакай, Баулы
әдәби берләшмәләренең чираттагы уты-
рышлары әдәби осталык турында сөйләшү һәм
яшь авторларның яңа әсәрләрен тикшерүгә
багышланды. Язучылардан С. Сөләйманова. Г.
Афзал. Ш. Бикчурин. М Хәсәнов үзләренең
иҗат тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.