Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бердәнбер кыз турында бер баллада


I
Иделнең иң гүзәл җирендә Шәм кебек сузылып үскән ул, Борынгы җырларда җырланган Чишмәгә суга дип төшкән ул.
Авылның гармунчы егете
Аны нәкъ шул чакта күргәндер, Алмадай кызлар күп авылда, Арада ул гына — бердәнбер.
II
Кичләрен уенга чыкканда Беркемгә сиздерми чыгарга Рәешкә киясе күлмәген Чыгарып яшергән чоланга.
Үзе дә кичергән әнисе Аның бу хәйләсен белгәндер. Беркатлы кызлар күп авылда, Арада ул гына — бердәнбер.
Ill
Күбәләк шикелле талпынып Очкан ул бер чыккач иреккә, Яшьлектә кал икән гомерлек Уйнап та, җырлап та, биеп тә.
Ул бәлки нәкъ шушы уенда Яшьлеген озатып көлгәндер, һәркемнән узачак ул бәйрәм, һәркемнең яшьлеге — бердәнбер.
IV
Ул кемнән ким әле, ник әле Яраткан ярына чыкмасын, Туй белән биргәннәр аны да, Искечә укытып никахын.
Кем белә, ә бәлки ул чакта Бу яңа туйлар да кергәндер. Ак туймы, кызылмы — барыбер, Ул аның туе бит — бердәнбер.
V
Аннары бу сугыш. Озату. Аерылу иреңнән дүрт елга. (Дүрт елга сузылган сугышның Газабы барачак күп елга.)
Үпкәдән килгән бу кара кан Симәнә ташыган үрдәндер. Ә ире исән-сау кайтачак. Ул аның ире бит — бердәнбер.
VI
Зур җиңү килде ул, тик менә Тын кыса, кимерә үпкәне. Ире дә исән-сау, янында, Бу сугыш бетсә дә, үтмәде.
Тәүлекләп игеннәр урганда Ул аңа чир булып сеңгәндер, Идәндә сабые үрмәли, Ул аның сабые — бердәнбер.
VII
Идәндә сабые үрмәли, Алырга иде бер кулыңа. Бу соңгы теләге үтәлми — Чем-кара күзләре йомыла.
Ә аның шикелле илемдә
Меңләгән хатыннар үлгәндер... Онытма, кешелек! Ул минем Әнием иде бит — бердәнбер.
Куралар
Искә төште көтү көткән чакта Курай өчен кура алганым. Куралыктан кура өзәм диеп, Чак-чак кына батмый калганым.
Авылдашлар тартып чыгардылар Ярты гүргә кергән җиремнән.
Шул курайдан көй чыгарам диеп, Канап беткән иде иреннәр.
Бабамнарның кан тамырларында Минем белән бергә йоклаган Ул моң миннән, ирен канаса да, Курай моңы булып чыкмаган.
Бу дөньяның нәрсә икәнлеген Белмәгән дә хәлдә, ул һаман Күзе ачылмаган көчек сыман Якты дөнья эзләп елаган, —
Төшмәк булып тальян телләренә Яшь түктергән газиз сабыйдан, Инде мөлдерәмә күзләр генә Ул көннәрдән миңа карыйлар.
Канга баткан иде иреннәрем, Ауган идем арып-талчыгып. Хәзер инде башка — була чаклар Йөрәк бетә канга манчылып.
Мин бүген дә менә кураларга Карап торам, ә ул куралар Күкрәгендә моңы талпынучы Малайларны көтеп торалар.
Гомер иткән карт җыры
I
Тәнгә тулды җегәр,
Кытыкланды җелек...
Уздык бала чакны,
Уздык шундый җилеп,
Җиде чатлы юлның
Сайлап авыр чатын,
Киттек... — егылып калды
Ак кашкалы атым.
II
Тугарылды җегәр, Уйнакламый җелек, Инде бәйгеләрдә Йөреп булмый җилеп. Кул сузсаң җитәр күк, Яшьлек шундый якын, — Буыннарсыз калды Ак бәкәлле атым.
Ill
Әнә шулай чорлап Янды мәшһүр атлар, Соңгы атым — Акыл Салмак кына атлар. Күзләр әле үткер, Зиһен әле шөкер!.. Акыл атым, мине Мәркәземә җиткер!
IV
... Үткән кире кайтмас Хет илереп кычкыр. Соңгы аткаемның Төсе кара-кучкыл.
Баралмасам әгәр
Вәгъдә биреп, вакыт җитеп Баралмасам сиңа — «Мәгарәдә ята! — диген,— Әбүгалисина».
... Зур дөньяның ваклыклары Үзе белән торсын, Минем алда үз кодрәтен Ача шигъри тылсым. — Ачылалар... (Ачылмый ул Шакымыйча гына.) Кем ут өргән без җылынган Шигырь учагына?
Ачылалар үткәннәрнең Серле капкалары, Хакыйкатьнең ни гомерләр Эзләп тапмаганы, Бәгыремнең дөрләп-дөрләп Яну сәбәпләре — Я, ни әйтер Бөек Вакыт Г алиҗәнабләре?
Тарала изге теләкләр Кошлар сыман очып, Минем алда үз киңлеген Ача шигъри офык — Ачыла... (Ачылмый киңлек Күтәрелми генә.) Кемнәр менгән иле белән Офык киңлегенә?
Күкрәкләр киңәеп китә, Иркенәя сулыш, Ныгый бара туган җиргә Горур басып торыш. Якыная ата-баба Гореф-гадәтләре — Я, ни әйтер Бөек Вакыт Галиҗәнабләре?
Ачылып, яктырып ала Томанланган акыл, Асыл ирләрне табынга Җыя шигъри чатыр. Аралашып китәр өчен Тиз салына күпер. Баш күтәрә баш бирергә Теләмәгән фикер.
Искереп беткән әйтемне Чөеп кенә ташлый:
«Кылыч кисә алмый, — ди ул, — Горур торган башны».
Ә ул башның баш бирмичә Торган сәгатьләре..
Я, ни әйтер Бөек Вакыт Г алиҗәнабләре?
Ничек инде чыгып китим Әнә шундый чакта? Кызыксынса бер гали зат Сорап минем хакта, Әйтер сүзең әзер булсын, Киңәшем шул сиңа: «Мәгарәдә ята! — диген,— Әбүгалисина».
Сагышлы төн. Өстә — зәңгәр күктә Ай яктыра, йолдызлар яна... һәм китәсе килә чиксезлеккә, Иң ахыргы йолдызга таба.
Сагышлы төн. Зәңгәр күлдә — төптә Ай яктыра, йолдызлар яна...
Сикерәсе килә мәңгелеккә Иң ахыргы йолдызга таба.
Урман яна
Наҗар Нәҗмигә
Яна урман, урман яна, Ничәнче көн бу якларда. Шомлы гүләү авазлары Ишетелә еракларга, Ераклардан-еракларга.
Җәнлек кача, кош-корт кача, Кача исән булганнары, Хәтерләтеп һәлакәтне Сугыш барган чорлардагы, Аннан ерак чорлардагы.
Кешеләрне эзли күзләр, Бу мәхшәрдә кайда алар? Алар әнә, полосалап Наратларны аударалар, Исән урман аударалар.
Яна урман, әнә шулай Янар сыман бу дөньялар...
Ө кешеләр аударылган Агачларга ут ягалар, Утка каршы ут ягалар.
Ут очраша, җиргә сеңә, Сүнә-сүнә раслап тора: Утка каршы ут якканда Урманнарны саклап була, Үз илеңне саклап була.
... Җәнлек кайта, кошлар кайта, Кайта исән булганнары, Хәтерләтеп хәрәкәтне Сугыш тынган чорлардагы, Аннан әүвәл чорлардагы.