Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРДӘМЛЕК ҺӘМ КҮПТӨРЛЕЛЕК


дәби стиль мәсьәләләре тирәсендә илленче елларда башланган сөйләшүләр алтмышынчы елларга таба тагын да җанлана тешә † ‡. Әдәбият галимнәре төп игътибарларын социалистик реализм методының төрле стильдәге язучыларның иҗат эшчәнлеге өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр бирүен өйрәнүгә юнәлтәләр. Берәүләр бу төрлелекне татар прозасының яңа әсәрләре мисалында дәлиллиләр. Икенче бер тәнкыйтьчеләр прозадагы стиль агымнарын ачыклауга игьт|Ибар юнәлтәләр. Р. Мостафин, мәсәлән, «Тормыш дөреслеге һәм сәнгать дөреслеге» исемле мәкаләсендә (1961) безнең прозада ике стиль агымы яшәп килүен күрсәтә. Аларның беренчесенә тәнкыйтьче М. Әмир белән Г. Әпсәләмоены кертә һәм еларга «вакыйгаларны, ничектер, читтән торып, үзләре катнашмыйча гына сурәтләү» хас булуын әйтә. Ә икенче агымның характерлы вәкиле итеп ул Ф. Хөснине саный, автор «хикәяләүгә әледән-әле үзе катнашып китә, лирик чигенүләр ясый, геройларга, аларның эш-хәрәкәтләренә аңлатмалар бирә, үзенең фикерләрен белдерә бара», ди •. Бераздан прозадагы стиль агымнары мәсьәләсен өйрәнүгә Н. Юзиеа килеп кушыла. Ул да ике стиль агымы турында сүз алып бара һәм ал арны бәяләүдә Р. Мостафинга шактый якын тора. Шул ук вакытта галим һәр ике агымны яңа әдипләр исәбенә беркадәр киңәйтә һәм тулыландыра төшә. Аларның беренчесенә, Н. Юзиеа фикеренчө, «вакыйга һәм геройларны объектив агышында, авторның турыдан-туры катнашыннан тыш тасвирларга омтылу хас». Бу агымга тәнкыйтьче М. Әмир, И. Гази һәм Г. Әлсәләмов кебек әдипләрне кертә. Икенче агым вәкилләреннән Г. Бәширов, Ф. Хөсни, Р. Төхфәтуллин әсәрләрендә исә «лирик башлангыч, романтик рух көчле, вакыйгаларны һәм геройларны тасвирлаганда авторның «мин»е нык сизелә»3 дип яза.
Алтмышынчы еллар башында әдәбиятта заманга хас стиль хакында бәхәсләр аеруча көчәеп китә. М. Әмирнең 1962 елда «Соцвлистик Татарстан» битләрендә проза турында барган сөйләшүгә катнашып язган мәкаләсенең исеме үк «Заманга хас стиль» дип атала. Анда әдип заман рухына лаеклы яңа стиль табу турында сүз алып бара һәм болай дип яза: «Әдәби стиль — ул теге яки бу язучының шәхси үзенчәлеге мәсьәләсе генә түгел. Ул билгеле дәрәҗәдә тарихи шартларга бәйләнгән *». Күренә ки, М. Әмир биредә теге яки бу чорның тарихи шартлары белән бәйләнгән гомум стильне күздә тота.
' Авторның татар тәнкыйтендә стиль мәсьәләләренә багышланган беренче ммаләсе журяа- лыбызныц 137з елгы и иче санында «асылган иде Анда сүз бу ыәсьәләләрнен 20—вОнче еллар тәнкыйтендә ничек яктыртылуы турында бара
' «Совет әдәбияты» журналы 1961 ел. 6 сан. 119 бит
• Шунда ук. 1962 ел. II сан, 122 биг
‡ «Социалистик Татарстан* газетасы. 1962 ел. 16 вюкь.
Ә
Татарстан язучыларының бишенче съездында тәнкыйть буенча ясаган докладында Г. Халит та заманга хас яңа стиль булдыру мәсьәләсенә туктала. «Заман героен һәм шул геройны гәүдәләндерүгә тиң стильне табу ихтыяҗының көннән-көн үткенрәктәе алуы, — ди ул, — әдәбиятыбызга тормыш таләпләренең басымы тагын да көчәя баруы хакында сөйли» '.
Заманча стиль нинди булырга тиеш соң? Бу хакта сүз алып барганда, барыннан да элек, яңа стильнең үткәндәге әдәбияттан күчеп килгән кайбер искергән сыйфатлардан азат булырга тиешлегенә басым ясала. Шундый иске сыйфатлардан киңрәк таралганын Р. Мостафин «аңлатмалылык стихиясе» дип, ә М. Әмир «мәгърифәтчелек күренешләре» дип атый. Мондый күренешләрнең үткәндәге әдәбиятта киң таралу сәбәпләрен М. Әмир шул дәвердәге укучылар массасының аң-белем дәрәҗәсе түбән булу белән бәйләп аңлата. Әдәби әсәр укучыларга аңлашылсын өчен, дип дәвам итә сүзен М. Әмир, язучы ул заманда «һәр кечкенә эпизодны да мотивлаштырырга, аның тарихи Һәм социаль сәбәпләрен ачыклап, аңлатып бирергә» тырышкан 2. Әдипнең бу сүзләрендә күпмедер дәрәҗәдә дөреслек бар, әлбәттә. Әмма аңлатмалылык стихиясен яки мәгърифәтчелек белән мавыгуны үткәндәге бетен әдәбиятка хас сыйфат итеп күрсәтү һич тә чынлыкка туры килми. Биредә аерым фактлар нигезендә артык киң нәтиҗә чыгару күренеп тора. Р. Мостафин, мәсәлән, болай ди: «Кагыйдә буларак, моңа кадәр алар (татар романистлары — Ф. М.) күбесенчә кешенең хәлен һәм аның хәрәкәтсез тойгыларын сурәтләү, аларны аерым кисәкләргә аеру, психик процессның үзен онытып, аның бары тик нәтиҗәләрен генә тасвирлау белән чикләнделәр» 3. Бу фикер белән дә килешеп бетүе кыен. Р. Мостафин белән бәхәскә кереп, Н. Юзиев ул санаган сыйфатларның татар прозасы өчен һич тә кагыйдә булмавын, киресенчә, үткәндәге иң яхшы роман-повестьларыбызның «кешенең хәрәкәттәге тойгыларын, шәхеснең «рухи диалектикасын» чагылдырулары белән көчле» 4 икәнен әйтеп чыкты.
Шул еллар татар прозасына хас аңлатмалылык һәм мәгърифәтчелек күренешләренә, күл сүэлелеккә яңа стиль норсә белән җавап бирергә тиеш иде соң? Стиль мәсьәләсенә кагылган күпчелек чыгышларда бу сорауга «Кыскалык белән»,— дип җавап бирелде. Кыскалык заман стиленең хәлиткеч сыйфаты итеп карала башлады «Мәхәббәт сагышы» исемле повестенда Ш. Хөсәенов кыскалыкка табынуны заманча стильнең иң төп сыйфаты дип белдерде. «Секундларның йөзенче һәм меңенче өлешләре белән хисаплашучы» атом гасырында, «вакыйгаларның калейдоскопик тизлек белән алышынып тору» заманында, диде ул, укучының «Киек каз юлы шикелле озын һәм чуар романнар суында эрегән гомеопатик дозадагы файдалы фикерне эзләп вакыт үткәрәсе килми», һәм Ш. Хөсәенов: «Әдәбият шаһы — кирпеч калынлыгы роман картаеп бара»,— дигән нәтиҗә ясый.
Безнең тәнкыйтьтә әлеге мәсьәләгә иң аек килүчеләрнең берсе И. Нуруллин булды. «Кыскалык турында» исемле мәкаләсендә ул иң элек бу сыйфатка омтылуны үзмаксатка әйләндерүгә, аны «заман стиленең бердәнбер күрсәткече итеп» карауга каршы чыкты. Аныңча, әсәрнең «озынлыгын яки кыскалыгын аның «файдалы эш коэффициенты», характерларның өлгереп, «пешеп» җитү дәрәҗәсе, әйтергә теләгән фикернең, куелган проблеманың зурлыгы билгели» 5.
Җыеп әйткәндә, шул нәрсә ачыклана: гәрчә 60 нчы еллар башындагы татар тәнкыйтендә заман стиле турында әледән-әле бәхәсләр кузгатылса да, бу мәсьәлә бездә үзәк матбугаттагы кебек популярлык казана алмаган. Ниндидер яңа стиль булдыру турында кайгыртудан бигрәк, безнең тәнкыйтьчеләр татар әдәбиятының конкрет ихтыяҗлары, аның идея-эстетик сыйфатын күтәрү хакында уйланганнар. Кыскалык турында сөйләшү дә, телеграф стилен тудырырга чакырудан бигрәк, сыйфат өчен көрәшнең бер чагылышы булган.
Алтмышынчы еллар башында барган сөйләшүләрдән соң стиль мәсьәләсе татар тәнкыйтенең гомум игътибарыннан төшебрәк тора, һәм менә соңгы вакытларда гына аның белән кызыксыну тагын көчәя башлады.
1 «Совет әдәбияты». 1963 ел. 4 сан. 144 бит.
3 •Социалистик Татарстан». 1962 ел. 16 июнь.
1 «Совет әдәбияты» 1960 ел. 7 сан. 133 бит ‘ Шунда ук. 19*1.' ел. II сан. 127 бит.
• Шунда ук, 1963 ел. 4 сан, 147 бит.
Хәзерге әдәбиятыбызның стиль табигате бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән Шуңа күрә хәзергә аерым күзәтүләр һәм уйланулар белән генә чикләнергә туры килә. Әдәби практика стильнең катып калган бер нәрсә булмавын күрсәтә. Кайчак ул байтак еллардан соң һәм язучы зур иҗат тәҗрибәсе туплагач кына ачыклана. Мәсәлән, А. Расих әдәбият дөньясына 30 нчы еллар уртасында ук аяк баса. Әмма аның стиле 60 нчы еллар уртасында, «Язгы авазлар» һәм «Ике буйдак» романнарында гына ныклап ♦ ачыкланып җитә. Биредә әдипнең гыйльми эшчәнлеге дә зур роль уйнаган, күрәсең. х Чөнки аның хәзерге әсәрләрендә гыйльми эшчәнлекнең һәм фикерләүнең йогынтысы “ шактый нык сизелә. Бер яктан, А. Расих заман проблемаларын һәм конфликтларын 5 еш кына фән дөньясыннан эзли. Икенче яктан, аның хикәяләвендә гыйльми фикер- £ ләүдән килә торган рациональлек һәм төгәллек шактый ачык сизелә. Әсәрнең идея- - сен һәм геройның характерын ачуда ул конфликттан аеруча актив файдалана һәм * аны эзлекле рәвештә үстерүгә зур игътибар бирә Аның романнары динамик кон- 7 фликтка корылган булулары белән аерылып торалар. 2
Кайчак язучының стиле күп кыяфәтле була һәм төрле вакытта төрле төстә гәүдә- ж ләнә. Мисалга М. Әмир иҗатын алырга мөмкин. Аның 30 нчы еллар иҗаты өчен ае- = руча характерлы әсәре — «Агыйдел» повесте. Бу әсәрдә язучы башлыча романтик һәм J лирик рухлы әдип булып алга баса. Заман чынбарлыгы һәм геройлар күбрәк шушы ? планда сурәтләнә. 40 нчы елларда М. Әмир «Миңлекамал» пьесасын яза. Сугыш чоры 3 авылын бөтен тулылыгы белән гәүдәләндергән бу әсәрдә инде кырыс буяулар һәм драматизм өстенлек итә. 50 һәм 60 нчы елларда ул «Саф күңел» романын яза. Бу роман иң элек төсләргә бай булуы белән дикъкатьне җәлеп итә. Анда романтика, ли- 3 ризм һәм драматизм үзара үрелеп бара. Ә иң мөһиме шунда, бу әсәрдә М. Әмир стиле эпик төс ала. Ә менә 70 нче еллар башында язган «Балыкчы ялганнары» повес- * теида әдипнең стиле бөтенләй башка яктан ачылып китә. Дөрес, юмор аның иҗаты өчен өр-яңа нәрсә түгел. Мәгълүм ки, ул — күп кенә юмористик хикәяләр һәм коме- — дияләр авторы. «Балыкчы ялганнарымның стиль яңалыгы шунда, язучының нигездә -җылы юморга корылган хикәяләве лирик геройның заман турында уйланулары, хә- G эерге тормыштагы кайбер күңелсез күренешләр өчен борчылулары белән чиратлашып бара. Бу хәл повестька күпмедер дәрәҗәдә фәлсәфи яңгыраш бирә. Шул ук вакытта М. Әмир стиленең үзгәрүчән һәм яңару чан категория булуын күрсәтә.
Билгеле булганча, 60 нчы елларда әдипләребезнең сәнгатьчә эзләнүләре тагын да активлаша төшә һәм шул нигездә аларның стильләрендә дә кызыклы үзгәрешләр барлыкка килә. Әйтик, Г. Баширов, И. Гази, К. Нәҗми, М. Әмир. Г. Әпсәләмов кебек әдипләрнең 40 — 50 нче еллар иҗатын бер уртак сыйфат үзара якынайта иде. Аны югары пафослы хикәяләү алымы дип атарга була. Дөрес, бу төр хикәяләүнең һәр әдип иҗатында үз төсмерләре, үз нюанслары була. К. Нәҗми әсәрләрендә публицистика шактый көчле булса, Г. Әпсәләмовта исә романтиканың роле аеруча зур була. Әмма бу алар стилендәге уртак моментларны һич тә кире какмый. Уртаклык әдипләрнең тормыштагы яңалыкны киң план белән һәм калку итеп гәүдәләндерергә алынуларында һәм шуны актив һәм ихтыярлы геройларның искелек калдыкларына каршы көрәшен якты буяулар һәм рухи күтәренкелек белән сурәтләү аша чагылдыруларында күренә.
Ә менә 60 нчы елларга килеп кергәч, әлеге әдипләр стиль ягыннан бер-берсен- нән «ераклаша» төшәләр. Әгәр Г. Әпсәләмов 50 нче еллардагы стиленә шактый дәрәҗәдә турылыклы булып калса, И. Гази, М. Әмир иҗатлары яңа идея-эстетик сыйфатларга байый. Г. Бөшировка килсәк, бу чорда әдипнең иҗатына, сәнгатьчә фикерләвенә аның табигать, халыкның рухи мирасы һәм традицияләре турында тирәнтен уйланулары җитди эз сала. Әлеге уйлануларның нигезендә халык рухын һәм характерын тарихи яссылыкта карарга, аларның чыганакларын, чишмә башын ачыкларга теләү ята иде. Моны хәзерге әдәбиятта көчәйгән тарихилык рухының үзенчәлекле бер чагылышы итвп карарга мөмкин.
Патша заманында тарихның иң авыр сынауларын намус белән үткән, яшәү эчен көрәштә үзенең мөстәкыйльлеген саклап кала алган һәм заманның олы юлыннан барган татар халкының рухи көчен Г. Бәширов аның күңел байлыгыннан һәм характерыннан эзли. Ә инде милли характерны һәм рухны ачу өчен, әдип халыкның гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә мәрәҗәгать итә. Буяктан «Туган ягым—яшел бишек» рус
язучысы В. Смирновның «Дөньяны ачу», литвалы Ю. Балтушисның «Сатылган еллар», үзбәк язучысы Н. Сәфәровның «Каргышлы һәм өметле көн» романнарына шактый якын тора. Г. Бөширов повесте белән Н. Сәфәров романнары арасында якынлык аеруча көчле. Үз халыкларының күркәм гореф-гадәтләрен һәм традицияләре/» сурәтләү аша әдипләр татар һәм үзбәк халыкларының гүзәл әхлакый сыйфатларын, шигъриятле күңелен һәм рухи оптимизмын ачалар, һәм шундый сыйфатларга ия булган хезмәт иясе массаларының, тарих сынауларын уңышлы үтеп, пролетариатның революцион көрәшенә килеп кушылуын күрсәтәләр. Кыскасы, милли характерны һәм рухны ачу өчен гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә мөрәҗәгать итү, халыкның рухи хәзинәсен яхшы белү Г. Бәшировның бу повестьтагы сәнгатьчә фикерләвенә мәгълүм эз салган, аның стиленең характерлы бер сыйфатын тудырган. Аны халык тормышы турында халыкча фикерләү дип атап булыр иде. Хикәяләүнең нәкъ менә революциягә кадәрге татар авылына хас рухта алып барылуында һәм бик табигый чыгуында сүзнең 6—7 яшьлек авыл малае Гомәр исеменнән anijin барылуы мөһим роль уйный.
Хикәяләүнең халыкчанлыгы ягыннан Г. Башировны Ф. Хөсни белән чагыштырып карау кызыклы. Алар икесе дә авыл турында язалар һәм чын мәгънәсендә «авылча» » итеп язалар. Әмма шул ук вакытта алар бер-берсеннән шактый аерылалар. Суз монда, әлбәттә, әдипләрнең теле турында гына бармый — монысы аның иң өстә ята һәм гади күзгә дә күренеп тора. Сүз биредә әсәрнең эчендәрәк, тирәндәрәк ята торган сыйфат — әдипнең сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләре турында бара. Г. Бәширов стиленә үзенә бер тыйнаклык, әдәплелек һәм нәзакәтлек хас. Аннан соң биредә халыкның фәлсәфи фикерләү үзенчәлеге дә сизелә. Ф. Хөснигә килсәк, аның әсәрләрендә инде халыкның икенчерәк сыйфатлары—сүзгә җорлыгы, шаянлыгы ныграк чагыла. Гомумән алганда, Г. Бәширов стилендә халык иҗатының, ә Ф. Хөснинекендә халыкның җанлы сөйләменең йогынтысы ачыграк күзаллана. Ә менә Ә. Еникине алсак, аның стиле үткәндәге язма әдәбиятка барып тоташа. Бу яктан аңарда бигрәк тә Ф. Әмирханга якынлык сизелә. Билгеле булганча, Ф. Әмирхан үткәндәге татар әдәбиятының сәнгатьчә фикерләү тәҗрибәсен, язу культурасын тирән үзләштергән һәм үз иҗатында аеруча көчле чагылдырган зыялы әдип була. Ә. Еники әсәрләрендә дә шул ук нәрсә көчле. Моны язучы геройларының характерында һәм рухында да, хикәяләү пафосында да сиземләргә мөмкин. Әдип үзенең уңай геройларын гадәттә әхлакый тәрбияле һәм әдәпле кешеләр итеп күрсәтә. Бу яктан, мәсәлән, Ф. Әмирханның «Хәят» романындагы Хәят һәм Максим образлары белән Ә Еникинең «Гөләндәм туташ хати- рәсе»ндәге Гөләндәм һәм Сәйдәшев образларын гәүдәләндерүдә билгеле бер аваздашлык булуын сиземләве кыен түгел. Ф. Әмирхан кебек үк, Ә. Еники үз геройларын гаять саф күңелле, әхлакый гүзәл затлар итеп күрсәтә, аларның үзара мөнәсәбәтләрен бөтен нечкәлекләре белән һәм шул ук вакытта зур әдәп белән тасвирлый, һәр ике әсәрдә дә героиняларның гаять мөлаем, самими һәм нәзакәтле күңел дөньясы бөтен табигыйлеге белән ачыла. Аннан соң героиняларның шәхси язмышларын сурәтләүдә дә уртаклык бар. Хәяттә, Гөләндәмдә ата-ана сүзенә буйсынып, мәхәббәтләреннән ваз кичәргә мәҗбүр булалар. Дөрес, семьяда алган тәрбияләре һәм характерлары буенча бер-берсенә нык охшаган бу кызларның уй-хисләренә һәм үз-үзлә- рен тотуларына заман мәгълүм эз сала. Әгәр революциягә кадәр яшәгән Хәят үэ юлын билгеләүдә ата-ана сүзенә һәм язмышка буйсынуны табигый хәл, тормыш законы дип кабул итсә, 20 нче елларда яшәгән Гөләндәм исә мондый караш белән инде килешеп бетә алмый. Тик аның тормыш юлын үзе теләгәнчә сайларга ихтыяр көче генә җитми. «Хәят» белән «Гөләндәм туташ хатирәсепн үзара якынайта торган тагын бер сыйфат аларда хикәяләүнең пөхтәлегенә, үткәндәге әдәбият традицияләре белән бәйләнгән эчке культурага ия булуларына карый. Эчке культура дигәндә мин хикәя-ләүне оештырудагы рационализмны, төгәллекне күздә тотам.
60 нчы елларда И. Гази стилендә дә кызыклы үзгәрешләр барлыкка килә. 40—50 нче елларда ул күбрәк кече жанрларда эшли. Инде романга мөрәҗәгать итсә дә, җыйнаграк, артык киң колачлы булмаган романнар яза.
60 нчы елларда исә ул нәкъ менә киң колачлы һәм зур масштаблы романнар язарга алына. Шул юнәлештә зур гына уңышларга ирешә. «Онытылмас еллар» трилогиясенең икенче китабы шул хакта сөйли. Әйтергә кирәк, эпик хикәяләү өлкәсендә безнең әдипләр 50 нче елларда да кызыклы эзләнүләр алып баралар. Ул вакытта
эпиклыкка башлыча вакыйгалылык ярдәмендә, заманның киң панорамасын тудыру аша ирешелә. Хәзер И. Гази үзенең «Онытылмас еллар»ында 20 нче елларның керешле һәм катлаулы чынбарлыгын чагылдыруда панорамлык белән психологик анализның тыгыз бәйләнешенә омтыла. Нәтиҗәдә без әсәрдә, шул заманның шактый киң панорамасын күзаллау белән бергә, аерым шәхесләрнең катлаулы язмышлары, бай рухи дөньялары белән дә танышабыз. Менә ни өчен бу әсәр татар прозасының гражданнар сугышы чорын бөтен зурлыгында һәм катлаулылыгында сурәтләү юлында * җитди бер адым булып санала. Моның белән «Онытылмас еллар» хәзерге татар ~ прозасының гражданнар сугышы дәверен тасвирлауда 60—70 нче еллар совет проза- Ч сының магистраль юлыннан атлавын күрсәтә. Мәгълүм ки, хәзерге күп милләтле со- Ф вет прозасында әлеге тарихи дәверне бөтен зурлыгы һәм катлаулылыгы белән с сурәтләү тенденциясе көчәйде. Бик еракка китмичә, күрше әдәбиятларга гына мөрә- * җәгать итсәк тә, без казакъ Ә. Нурпеисовның «Кан һәм тир», таҗик Җ. Икраминың 7 «Бохараның унике капкасы», башкорт Ф. Исәнгуловның «Ир-егеткәй белән ат башы» 2 романнарының И. Гази әсәренә шактый якын торуларын күрербез. Сүз әлеге дә * баягы панорамлык белән психологик анализның тыгыз бәйләнешенә ирешү, шул нигездә хикәяләүнең эпик тес алуы турында бара. <
60 нчы еллар прозасының тагын бер үзенчәлеге ул елларда язылган роман-ло- g вестьларда аналитик рухның көчәюе белән бәйләнгән. Моның уңай нәтиҗәсе итеп ы элеккерәк еллар әдәбиятының игътибары җитмәгән күренешләргә һәм язмышларга дикъкать артуын санарга кирәк. Бу 50 нче еллар ахырында һәм 60 нчы еллар башын- ” да әдәбиятка килгән прозаиклар иҗатында аеруча ачык чагыла. Р Төхфәтуллин, = Г. Ахунов, Н. Фәттах, А. Гыйләҗев, Ә. Баянов. Э. Касыймов. Б. Камалов һәм башкалар ~ әдәбиятка шәхси күргән һәм кичергәннәрен тасвирлап килеп керәләр, прозаны һәм тематик, һәм проблематик яктан шактый баеталар. Дөрес, Г. Ахунов, Н. Фәттах, Э. Ка- сыймов кебек авторлар бу юлдан озак бармыйлар, беренче күләмле әсәрләреннән = соң ук үзләренә таныш булмаган яңа материалны, чынбарлыкның безнең әдәбият өчен яңарак якларын үзләштерергә керешәләр. Ә менә Р. Төхфәтуллин, А. Гыйпә- ә җев һәм Ә. Баянов беренче әсәрләрендә күтәрелгән темага теге яки бу дәрәҗәдә бүгенге көнгә кадәр турылыклы булып калалар. Р. Төхфәтуллин, мәсәлән, нефтьчеләр тормышына мөрәҗәгать иткәндә дә («Агымсу» повестенда), сугыштан соңгы авыл малае язмышын чагылдыруны максат итеп куя һәм үзе өчен яңа теманы шушы яссылыкта яктыртырга алына. Балалык һәм яшьлек чоры истәлекләренә таянып иҗат итү бу язучыларның әсәрләрендә стильгә караган кайбер уртак сыйфатлар да барлыкка китерә. Шулардан берсе һәм, минемчә, иң әһәмиятлесе — лиризм. Шул ук вакытта лиризмның һәр язучы иҗатында үз төсмерләре, үз нюанслары булуын әйтергә кирәк. Әгәр Р. Төхфәтуллин әсәрләрендә ул беркадәр публицистика белән азыкландырылса, А. Гыйләҗев һәм Ә. Баянов аңа фәлсәфилек рухы өрергә омтылалар. Дәрес, алар бу теләкләренә һәр очракта да ирешә алмыйлар. Хикмәт авторның фәлсәфи уйларының әсәр тукымасыннан аерылып торуында, фәлсәфи фикерләрне чагылдыру өчен геройларның уңышсызрак сайлануларында. Гомумән алганда, Р. Төхфәтуллин, А. Гыйләҗев һәм Ә. Баянов әсәрләре 60 нчы еллар прозасында лирик агымның көчәюенә китәрәләр. Бу агымга соңрак В. Нуруллин, М. Мәһдиев, Ф. Мансуров һәм башкалар килеп кушыла.
Инде әйтелгәнчә, «Яшьлек яме» һәм «Ә сезнеңчә ничек?» кебек беренче күләмле әсәрләреннән соң Г. Ахуное белән Н. Фәттах үзләре өчен яңарак тормыш материалын үзләштерүгә күчәләр. Бу алар иҗатының бераз башкарак юнәлештә үсеп китүенә сәбәпче була. Чөнки Г. Ахуновның «Хәзинә» һәм «Хуҗалар». Н. Фәттахның «Бала күңеле далада» һәм «Этил суы ака торур» романнарында сурәтләнгән чынбарлык авторлардан башкарак пафос, сурәтләү чаралары һәм алымнары сорый. Барыннан да влек заманның зур иҗтимагый-политик һәм рухи процессларын, тарихи вакыйгаларны чагылдыруга алыну авторлардан «Хәзинә», «Этил суы ака торур» романнарында масштаблырак тасвирны, күп төрле төсләр белән эш итүне таләп итә. Һәр ике очракта да хикәяләүнең эпос рухындарак башланып китүе дә шушы хөл белән бәйләнгән, кү-рәсең, Дәрес, эпос стиле әлеге әсәрләрнең ахырына кадәр сакланмый. Бераздан авторлар игътибарларын берничә геройның башлыча шәхси язмышына туплыйлар һәм сүзне күбрәк шулар тирәсендә алып баралар. Бу хәл «Этил суы ака торур» романым
да аеруча нык сизелә. Болгар йортның туу, оешу процессын сурәтләүгә багышлан* ган бу әсәр, киң колачлы хикәяләү белән башланса да, Ф. Хөсни әйткәнчә, «ахырга тарая-тарая барып, ниһаять, бәк балаларының «башсыз» тәвәккәллекләрен, сөешү- мәхәббәт романтикаларын бик тәфсилле сурәтләү белән очлана» *. Аннан соң әлеге әсәрләрдәге төп геройларның фаҗигале язмышларын сурәтләүдә дә күпмедер аваздашлык бәр. «Хәзинә» романының герое Кәрим шәхси дан артыннан куып һәлак булса, Тотыш исә мәхәббәт корбанына әверелә. Дөрес, бу фаҗигаләр төрле-терле сәбәпләр белән аңлатылалар. Кәримнең фаҗигале үлеме элеккерәк елларда нефть промыселларында шактый таралган кайбер тискәре тәртипләрнең, аерым алганда, рекордчылык белән мавыгуның шәхескә кире йогынтысы нәтиҗәсе итеп күрсәтелә. Тотышның үлеменә аның мәҗнүнлеге сәбәпче була.
Сюжетның ахырга таба шулай тараюын авторларга әдәби осталык җитмәү белән генә аңлату тулы булмас иде. Биредә анализ рухының тәэсире дә бардыр, күрәсең. Чөнки авторларның масштаблы хикәяләүгә әллә ни омтылмаулары, аерым шәхесләрнең язмышлары белән күбрәк кызыксынулары, шуларны җентекләбрәк сурәтләүне өстенрәк күрүләре сизелеп тора. Мондый омтылыш Н. Фәттахның «Бала күңеле далада» романында аеруча көчле, һәм ул И. Салаховның шулай ук чирәм җирләрне үзләштерүчеләргә багышланган «Күкчәтау далаларында» романы белән чагыштырганда тагын да ачыграк күренә. И. Салахов үз әсәрен эпик рух белән сугарырга, аңа фәлсәфи яңгыраш бирергә омтыла һәм романның баштагы өлешләрендә моңа беркадәр ирешә дә. Н. Фәттах романында исә мондый рухның һәм пафосның эзе дә юк. Язучы бары иксез-чиксез дала киңлегендә эшләп яткан кечкенә генә трактор бригадасы белән кызыксына һәм шушы бригаданың көндәлек тормыш-көнкүрешен җентекләп һәм эзлекле рәзештә тасвирлап бара.
Кабатлап әйтсәк, болар барысы 60 нчы еллар прозасында аналитик башлангыч көчәю белән бәйләнгән. Бу тенденция 70 нче еллар башында да дәвам итә. Дөрес, ул үткәнне кабатлау төсен алмыД бәлки әдипләр иҗатында яңарак сыйфатлар да тудыра. Мәсәлән, 70 иче еллар башы прозасында хәзерге авылга игътибар көчәеп, бу темага багышланган әсәрләрдә колхоз җитәкчесен эшлекле герой итеп тасвирлауга дикъкать артуы күренә. Биредә мин Г Ахуновның «Чикләвек төше». X. Хәйруллин- ның 'Канатлар талмасын» повестьларын һәм М. Хәбибуллинның «Чоңгыллар» романын күздә тотам. Әлеге мәсьәләне яктыртканда әсәрләрдә кызыклы гына стиль сыйфатлары чагылып китә. Г. Ахунов хикәяләвенә динамизм, штрихлы язу алымына мөрәҗәгать итү хас. X. Хәйруллин җитәкче герой образында шәхси белән иҗтимагый якны тыгыз бәйләргә омтыла. М. Хәбибуллин романында исә хикәяләүдә салмаклык көчәя.
Хәзерге прозабызның эстетик байлыгы, индивидуаль стильләрнең күп булуыннан тыш. анда тагын стиль агымнарының яшәвендә дә чагыла. Күргәнебезчә, 60 нчы еллар башы тәнкыйте бу мәсьәләгә беркадәр игътибар иткән иде. Ул вакыттан соң үткән елларда бу агымнар тагын да ачыклана һәм яңа әдипләр иҗаты исәбенә тулылана төшә. Дөрес, стиль агымнары арасында ниндидер кытай стенасы үткәрү кыен эш. Кайчак бер үк әдип стилендә төрле агымнарга хас булган моментлар очрый. Шулай да иҗатларының иң мөһим сыйфатлары белән алар билгеле бер агымга карыйлар.
Безнең хәзерге прозада ниндирәк стиль агымнары турында сүз алып барырга мөмкин соң? Барыннан да элек ике агымның аеруча күзгә ташлануын әйтергә кирәк, Аларның беренчесенә өлкән әдипләрдән Г. Әпсәләмов белән М. Әмирне, ә урта буын прозаикларыннан Г. Ахунов, Б. Камалов һәм Э. Касыймовларны кертергә була. Бу әдипләрне бер-берсенә чынбарлыкның үзәк иҗтимагый-политик проблемаларына һәм заманның алдынгы героена йөз тоту, хикәяләүдә шактый көчле публицистик башлангыч, пафослылык, контраст төсләрне ярату, автор позициясенең аермачык булуы, яңа белән искенең көрәшен калку итеп, ә кайчак хәтта беркадәр ялангачландырып күрсәтү һәм башкалар якынлаштыра. Башында Ә. Еники торган икенче агымга Н. Фәттах белән А. Гыйләҗевне кертергә мөмкин. Бу әдипләр күбрәк тор-мыштагы катлаулы күренешләр яки шәхесләр белән кызыксыналар, аларны бөтен
■ «Казан утлары» журналы 1973 ел. 2 сая. 177 бит.
табигыйлеге белән күрсәтергә омтылалар, сурәтләнгән вакыйга-хәлләргә шәхси карашларын һәм мөнәсәбәтләрен яшерә төшәләр. Нәтиҗәдә әсәрдә тасвирланган күренешләргә бәя бирү эше еш кына укучының үзенә калдырыла
Болардан тыш тагын берничә локальрәк агымны күзалларга була. Г. Бәширов белән Р Төхфәтуллинны, мәсәлән, авыл халкының бөтен холык-фигылен, үзенчәлекле эчке рухын, шигъриятен һәм фәлсәфәсен бик нечкә һәм тирән сизеп иҗат итү * үзара якынайта. Алар авыл турында чын мәгънәсендә авылча язалар. Мондый сый- * фатларны тагын яшьрәк прозаиклардан В. Нуруллин белән Ф. Мансуровның шушы g темага багышланган әсәрләрендә беркадәр сиземләргә була.
Ф. Хөсни байтак вакытлар стиле буенча безнең прозада башка беркемгә охша- £ маган әдип булып һәм ничектер бер ялгызы торып килде, һәм менә 60 нчы еллар > ахырында аның бу «ялгызлыгына» беркадәр чик куйган бер язучы әдәбиятка килде. * Ул —М. Мәһдиев. Алар арасындагы якынлык барыннан да элек көндәлек тормышның гадәти күренешләрендә һәм фактларында зур мәгънә эзләүдә, беренче караш- * ка бик гади һәм хәтта мескенрәк тә булып күренгән кешенең олы күңелен һәм х рухи оптимизмын ачуда чагыла. Икенче яктан, бу әдипләрнең икесе дә халыктай килә торган җор һәм тапкыр тел белән язалар. Бу хәл хикәяләүне үзгә бер эмо- гь циональлек белән сугара. S
ш
Теге яки бу стиль агымын тәшкил итүче язучылар белән беррәттән, безнең хе- 10 зерге прозада стиль ягыннан ялгызрак торган әдипләр дә очрый. Мәсәлән, ф А. Расихны катгый рәвештә биредә саналган агымнарның берсенә дә кертеп бул- £ мый. Аның әсәрләрендә төрле агым сыйфатларын табарга була. Ачык һәм динамик s конфликтларны яратуы, уңай геройларны калку ител сурәтләве белән ул Г Әпсәлә- мов, М. Әмир, Г. Ахуновлар төркеменә якын тора кебек. Ә менә традицион тискәре j: персонажларны катлаулы һәм каршылыклы шәхесләр итеп сурәтләве, аларның х гыйбрәтле рухи эволюциясен нигезләп ачуы белән ул инде Ә. Еники һәм А. Гый- ы ләҗевне хәтерләтә төшә. Шул ук вакытта үзенең фикерләүдәге рационализмы белән А. Расих беркемгә дә охшамаган. Ә. Баянов иҗаты турында да нигездә шул ук сүзләрне кабатларга мөмкин, Әйтик, киң эрудицияле геройны сурәтләргә, хикәяләүнең фәлсәфилегенә омтылуы белән ул беркадәр А. Гыйләҗевне хәтерләтә. Әмма мондый сыйфатлар Ә. Еники белән Н. Фәттах иҗатларына әллә ни характерлы түгел. Әлеге фәлсәфилеккә әдәби шартлылык алымнары аша ирешергә омтылу исе бары Ә. Баянозның үзенә генә хас. Хәзергә башлыча А Расих белән Ә Баянов стильләренә генә караган сыйфатларның — гыйльми фикерләүдән килә торган рациональлекнең һәм сәнгатьчә шартлылык алымнарына мөрәҗәгать итүнең перспективалы булуын әйтергә кирәк. Алар киләчәктә яңадан-яңа авторларның дикъкатен җәлеп итәрләр дип уйларга мөмкин
Социалистик реализм әдәбиятындагы стильләр мәсьәләсенең бер мөһим аспекты итеп. 60 нчы еллар башыннан милли стиль мәсьәләсе карала башлады. Бу терминны гамәлгә кертүнең кирәклеген әдәбиятчылар 50—60 нчы елларда совет әдәбиятының эстетик базасы тагын да баю һәм тирәнәю белән, аларда стильләр структурасының бермә-бер катлаулануы белән бәйләп аңлаталар. Әдәбиятларның стиль табигатендәге мондый үзгәрешләрне инде индивидуаль стиль һәм стиль агымнары ярдәмендә генә аңлатып булмавы ачыклана. Яңарак күтәрелә башлаган мәсьәлә булганга күрә милли стильнең асылы турында әдәбият фәнендә әле ачык фикер юк. Бу киләчәк эше булып кала. Моның очен милли стиль мәсьәләсен ныклап көн тәртибенә куясы һәм бу өлкәдә киң тикшеренүләр үткәрәсе бар Ә хәзергә әле мәсьелө гомум төстөрәк күтәрелә, яки аның аерым моментлары турында гына сүз алып барыла. Мисал өчен украин милли стиленә романтиканың, эстон милли стиленә социаль панорамлыкның аеруча хас булуы хакында сөйлиләр.
Гәрчә мәсьәләнең асылы ныклап ачыкланмаган булса да, бер хакыйкатьне ачык ител әйтергә мөмкин: милли стильне «эпоха» стиле кебек әдәбиятта стильләр терпелеген Һәм язучыларның индивидуальлеген кире кага торган күренеш итеп, аз санлы алымнар һәм чараларның арифметик суммасы рәвешендә күзалларга ярамый. Киресенчә. ул стильләр терпелегенә нигезләнгән катлаулы, динамик һәм үзгәрүчән эстетик структура булырга тиеш. Шул ук вакытта милли стильне ниндидер саф милли
алымнар һем чаралар суммасы итеп кенә карау да чынлыкка туры килми. Ченки башка әдәбиятлар тәҗрибәсе белән, бигрәк тә реалистик традицияләр белән баетылганда милли стиль үзен тагын да кемлерәк сиздерә. Мәсәлән, М. Әүэзов казакъ милли стиле формалашуда рус әдәбиятының реалистик традицияләре зур роль уйнавын әйтә. Әдәбиятның милли үзенчәлеге аның реализм бирә торган мөмкинлекләрдән никадәр тулы һәм тирән файдалана алуында, аның реалистик сәнгатьне үстерүгә керткән өлешендә чагыла. Әгәр теге яки бу әдәбиятның шундый сыйфатлары еш кына аның иң күренекле вәкилләре иҗатында тулырак гәүдәләнүен искә алсак, милли стиль нәкъ менә олы художниклар стилендә ачыграк чагылыш таба дил фараз кылырга мәмкин. Әдәбият тарихы үзе шул хакта сейли. Мисал өчен Г. Тукай, Г. Ибраһимов һәм һ. Такташ яңа заман татар әдәбиятының гигантлары булып тарихка керделәр. Үткәндәге милли традицияләрне рус һәм дөнья әдәбиятының реалистик тәҗрибәсе белән баетып, алар милли әдәбиятыбызны сыйфат ягыннан яңа баскычка күтәрделәр. Менә ни өчен бу әдипләр стилендә шул заман татар милли стиле сыйфатлары аеруча көчле чагылды.
Хәзерге әдәбиятта милли стиль белән эш ничегрәк тора соң? Бер нәрсәне ачык әйтергә була: безнең көннәрдә милли стильне, Тукай һәм Ибраһимов заманнарындагы кебек, аерым әдипләр стиле белән генә бәйләп карарга ярамый. Мондый принципны иң элек хәзерге әдәбиятта стильләрнең гаҗәп күп төрле булуы кире кага. Шуның өстенә бу стильләр үзләренең әһәмияте ягыннан еш кына бер дәрә- җәдәрәк торалар, аларның берсен икенчесеннән өскәрәк куеп карап булмый. Алда- рак куелган сорауга җавап бирү өчен, шушы стиль байлыгын җентекләп тикшерергә кирәк.
Хәзерге вакытта милли стильнең интенсив рәвештә үзгәрә, яңара баруы эшне тагын да кыенлаштыра төшә. Проза өлкәсендә бу үсеш-яңарыш, бер яктан, өлкән әдипләрнең стильләре байый һәм үзгәрә бару белән бәйләнгән булса, икенче яктан, 50—70 нче елларда урта һәм яшь буын әдипләренең стильләре формалашу һәм җитлегүе мөһим роль уйный. Дөрестән дә, хәзерге прозабызның стиль байлыгын Р. Төхфәтуллин, Г. Ахунов, Н. Фәттах, А. Гыйләҗев, Ә. Баянов, Б. Камалов, М. Мәһ- диев һәм башкаларның иҗатларыннан башка берничек тә күз алдына китереп булмый. Алар милли стильне яңа бизәкләр белән баеттылар.
Хәзерге әдәбиятыбызның милли стилен тулы итеп күзаллау шактый кыен булса, аның аерым тотрыклы сыйфатлары турында конкретрак та сөйләргә мөмкин. Биредә мин буыннан-буынга күчә-күчә әдипләр аңында кристаллашкан әдәби традицияләрне күз алдында тотам. Тарих сынауларын уңышлы үткән мондый традицияләр милли стильнең какшамас нигезен тәшкил итәләр. Шуларның берсе рәвешендә, минемчә, татар прозасында «кечкенә кешенне сурәтләүне алырга була. «Кечкенә кеше»гә ничек канатлар чыкты» исемле мәкаләсендә Ф. Хөсни аны безнең әдәбиятның К. Насыйридан башлап килә торган традициясе дип саный. Аның фикеренчә, бу традиция революциягә кадәр Ф. Әмирхан, Г. Газиз, Ш. Камал һәм Г. Ибраһимов хикәяләрендә ачык чагыла. Әмма Ф. Хөснинең революциягә кадәрге әдәбиятта «кечкенә кешепне тасвирлауның үрнәге итеп Ф. Әмирханның «Сәмигулла абзый» исемле хикәя, сендәге сәүдәгәр образын алуы бәхәсле иде. һәм бу моментка тәнкыйть тә игътибар итте. Татарстан язучыларының V съездында ясаган докладында Г. Халит, мәсәлән, болай диде: «Бу әсәрдән байтак элек Ш. Камал һәм Г. Ибраһимов хикәяләрендәге чын мәгънәсендә халыкның үзеннән чыккан хезмәт иясе, гадел кеше образлары була торып, Сәмигулла кебек обывательләрне татар әдәбиятындагы «кечкенә», гади кеше тәхетенә менгерү, әлбәттә, бик сәер».1 Моннан тыш, Ф. Хөснинең революциягә кадәрге әдәбиятта сурәтләнгән «кечкенә кеше»не кырт кисеп «перспективасыз, канат, сыз. тик үзенең бер тиенлек идеалы белән генә яшәүче көлке «татар кәрләсе» 2 дип бәяләве белән дә килешүе кыен. Чөнки мондый бәя башлыча Ф. Әмирханның Сәмигулласы кебек типларга карый. Ә инде Ш. Камал һәм Г. Ибраһимов хикәяләрендәге «кечкенә кеше» башкачарак бәяләүне сорый. Бу очракта әдипнең капиталистик җәм. гыять шартларында яшәгән гади хезмәт кешесен зур сиХлпатия белән сурәтләве,
' Г Халит Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән Казан. 1975 ел. 316 бнт ’ «Совет әдәбияты» 1958 ел. 9 сан.
аның үзенең күңел сафлыгы белен бозык чынбарлыктан өстен торуын күрсәтүе турында сүз алып бару дөресрәк булыр. Ф. Хөснинең икенче фикере, «кечкенә кешемне сурәтләүнең традиция рәвешендә совет чоры әдәбиятыңда да яшәвен әйтүе инде чынлыкка туры килә. Шул ук вакытта ул бу традициянең социалистик чынбарлык тарафыннан тагын да үстерелүенә, яңартылуына игътибар итә. Хәзерге әдәбиятта, ди автор, әлеге тип «революция тудырган яңа шартларда яңача тереклек итә башлаган гадел күңелле, тыйнак характерлы, шау-шусыз гына яши һәм эшли белүче тыйнак совет кешесе сыйфатында» алга баса. Болардан тыш хәзерге әдәбиятта тагын «кеч. кенә кеше»нең, ягъни беренче карашка бик гади, хәтта урта кул шәхес булып күрен, гән геройның олы күңелен һәм рухи матурлыгын ачуга дикъкать ителә. Бу сыйфат аеруча Ф. Хөсни иҗатына хас. Бу рәвешле сурәтләнгән герой тагын Р. Төхфәтуллин.
3. Касыймов һәм башка язучылар әсәрләрендә әледән-әле очрый. Әмма бу әдипләрнең уртак бер традицияне дәвам итүләре һич тә аларны бер-берсен кабатлауга китерми. Киресенчә, аларның һәркайсы бу традицияне үзенчә үстерә, аны яңа бизәкләр белән баета. Моның шулай икәненә ышану өчен Ф. Хөснинең Бәдретдинен («Бәдретдин»), Р. Төхфөтуллинның Нәбиен («Авылдашым Нәби») яки Э. Касыймовның Мирычын («Томан аша») искә алу да җитә. Уртак идеяне чагылдырган бу образлар сәнгатьчә гәүдәләндерү ягыннан бер-берсеннән шактый аерылалар.
Әдәбиятның стиль табигатенә һәр тарихи дәвер үз эзен сала. Хәзерге күп милләтле совет әдәбияты илебездә бара торган фән-техника революциясенең көчле йогынтысы астында үсә. Фән-техника революциясе замандаш әдипләрнең сәнгатьчә фикерләвендә ике сыйфатның аеруча көчәюенә китерде. Сүз хәзерге әдәбиятта до- X кументальлек белән шартлылыкка игътибар арту турында бара. Беренче карашка бу ~ төшенчәләр бер-берсеннән бик ерак торалар һәм хәтта бер-берсен инкарь ителер >. кебек. Чынлыкта исе алар бер-берсенең «ярдәменә» мохтаҗлар, бер-берсен * тулыландыралар, баеталар. Әгәр документальлек үзе генә булса, әдип документка. = фактка ябышып ятса, бу хәл әдәби иҗатның сәнгатьчә камиллегенә зыян итәргә, аның с_ сулышын һәм колачын тарайтырга мөмкин. Инде шартлылыкка килсәк, егәр ул реаль е тормышка нигезләнмөсә, формализм чирен тудырырга мөмкин. Гомумән алганда, документальлек белән шартлылык миңа чын сәнгатьнең ике канаты кебегрәк тоела. Шул ук вакытта документальлек белән шартлылык әдәби иҗатның ике нигез сыйфатын чагылдыралар. Документальлек ул, һичшиксез, әдәбиятта аналитик тенденция көчәюен күрсәтә. Шартлылык исә сәнгатьчә гомумиләштерү, синтез чарасы булып, тора. Автор фикерен гомумиләштереп һәм зур эмоциональ-фәлсәфи көч белен ча-гылдырырга ярдәм итә торган шартлылык чараларын эзләп, соңгы вакытта илебез әдәбиятларында халык иҗаты традицияләренә актив мөрәҗәгать ителә һәм бу өлкәдә кызыклы нәтиҗәләргә ирешелә. Бу уңайдан минем бер чагыштыру китерәсем кило.
4. Айтматовның «Ак пароход» һәм А. Гыйләҗевнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» повестьларында бер-берсенә шактый якын торган ике вакыйга тасвирлана. Ч. Айтматов повестенда ул боланны (маралны) атып үтерү вакыйгасы, ә А. Гыйләҗев әсәрендә кемнеңдер төнлә зиратта кабер ташларын кубарып йөрүе, һәр ике очракта да бу хәлләр авторлар тарафыннан халыкның үткәненә, үткән буыннар истәлегенә һәм рухына җинаятьчел төстә кул сузу, аларны аяк астына салып таптау дип бәяләнә. Әмма шушы уртак фикерне сәнгатьчә гәүдәләндерү ягыннан әсәрләр бер-берсеннән шактый аерылалар. Ч. Айтматов маралны үтерү кебек көндәлек тормышта гадети браконьерлык булып кына саналырлык фактка киң мҗтимагый-фәлсәфи һәм идея, әхлакый яңгыраш бирүгә ирешә. А. Гыйләҗееко килсәк, әсәрендә сурәтләнгән факткә үзенең шәхси мөнәсәбәтен генә белдереп үтүе сәбәпле, әнә шундый киң әхлакый, фәлсәфи яңгыраш бирә алмый. Шушы ук темага Ч. Айтматовның «Иртә килгән торналар» исемле яңа повесте багышланган. Анда 15—16 яшьлек малайларның сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәрүләре, аларның беренче мәхәббәтләре һәм нәфрәтләре турында сөйләнелә. Әмма безгә таныш шушы хәлләрне һәм күре. иешләрне тасвирлауга Ч. Айтматов үзенчә кило. Эш шунда ки. сугыш чоры авылы эчен гадети күренешләргә ул фәлсәфи яңгыраш бирә. Бу эште әдипкә тагын халык иҗаты образлары ярдәмгә килә. Сугыш чоры колхозы йөген уз җилкәләрендә күтәрүче кешеләрне Ч. Айтматов кыргыз халкы эпосы «Манас» геройлары белән чагыш-
БЕРДӘМЛЕК ҺӘМ КҮП ТӨРЛЕЛЕК
тмра. Сугыштан яраланып кайтып председательлек вазифасын үз өстенә алган Тына- ииевны ул Манасның үзе белән чагыштыра. Ә инде авылның төп эшче көчләре — язгы чәчүгә чыгучы 15—16 яшьлек малайлар автор алдына борынгы Алыплар булып басалар Кыскасы, шартлылык Ч. Айтматовка үз геройларын, аларның эшләрен фәлсәфи зурайтып, масштаблы итеп бирергә булыша. Мондый эзләнүләре белән Ч. Айтматов әдәбият алдына заман куя торган таләпләрне тирәнтен тоеп иҗат итүен һәм хәзерге әдәби-эстетик хәрәкәтнең алгы сафында баруын күрсәтә. Эш шунда ки, фен-техника революциясе заманы хәзер художниктан фәлсәфилекне, заман һәм шәхес турыңда масштаблы фикер йөртүне сорый. Укучы әдәбияттан дөньякүләм әһәмиятле эшләр башкарган һәм башкаручы совет кешесенең эре характерын, монументаль образын эзли. Хәзерге совет әдәбияты үзенең иң яхшы әсәрләрендә менә шушы ихтыяҗны канәгатьләндерергә омтыла.
Хәзерге әдәбиятның стиль табигатен өйрәнү хакында сүз алып барганда тагын бер мәсьәләгә игътибар итәсе килә. Мәгълүм булганча, хәзерге әдәбиятның төрле өлкәләре арасында эстетик бәйләнеш ныгый бара. Әдәби практика чәчмә хикәяләү алымнарының яки элементларының поэзиягә һәм драматургиягә, поэзиянең прозага һәм драматургиягә үтеп керүләрен күрсәтә. Шул ук вакытта әдәбиятның шушы әлкәләрендә эшләүче әдипләрнең стиль эзләнүләрендә кайбер уртак моментлар күзгә ташлана. Конкретрак әйтсәк, хәзерге урта буын прозаиклар, шагыйрьләр һәм драматурглар иҗатында, аларның сәнгатьчә эзләнүләрендә игътибарга лаеклы уртак моментлар күзаллана. Мондый уртаклыкларны бер әдәбият эчендә генә түгел, бәлки хәзерге сәнгатебезнең төрле-төрле өлкәләрендә дә сиземләргә мөмкин. Мәсәлән, шул ук урта буын әдипләр, композиторлар һәм театр эшлеклеләре иҗатында сән. татьчә фикерләү ягыннан кайбер уртак моментлар күзгә чалына. Аларны җентекләп тикшерү хәзерге сәнгатебезнең гомум үсеш тенденцияләре, аның милли үзенчәлеге турында сөйләү өчен кызыклы материал бирер иде. Моның өчен хәзерге сәнгатьнең төрле-төрле жанрларын һәм тармакларын үзара чагыштырып һәм комплекслы өйрәнү сорала, һәм бу эш безнең хәзерге әдәбият һәм сәнгать фәненең мөһим бурычы булып тора.