Логотип Казан Утлары
Хикәя

АРЧА


ле күптән түгел белдем. Урта Азиядә үсә торган ылыслылар гаиләсеннән икән ул арча. Сагызлы матур агач, таза, нык. Арча сүзен ишетсәм, Тянь- Шаньда булган күптәнге бер вакыйга исемә төшә. Безнең заставада унсигез яшьлек солдат ат караучы булып хезмәт итте. Бу ятим кыргызны, русчалатып, барыбыз да Федор дип йөртә идек. Карчыга кебек җитез иде ул. Гәүдәгә зур түгел, винтовка буе гына булыр, ә үзе чабып барган атны авызлыклый- Атны гынамы соң! Бервакыт аны повар урманга җиләк җыярга җибәргән. Фе-дор шунда колгадай озын буйлы чик бозучыга юлыккан да. коралсызландырып, заставага алып кайткан. Хәер, чик бозучы дигәне браконьер булып чыкты. Ләкин эш анда түгел. Бу явызны егет берүзе тотып кайткан. Эш менә мидә. «Каян шул хәтле көч килгән бу чебешкә?» — дип гаҗәпләнгән браконьер. Ә Федор аңа:
— Кем хаклы, шул һәр вакыт көчле! — дип җавап биргән.
— Утлы агачны түбән иеп карагыз әле, иптәш комиссар, — диде ул миңа, хикмәтле итеп,— ялкыны һәр вакыт өскә күтәрелер. Моны миңа бабам әйткән иде.
Браконьердан сорау алганнан соң, аның күпме зыян китергәнен күрү өчен, атка атланып, Федор белән урманга киттек. Без анда үтерелгән һәм тунап ташланган өч болан күрдек.
Атларны әкрен генә атлатып, кичкә таба кайтырга чыктык. Җән лек сукмаклары да аз булган биек тау араларында атны үз иркенә кую ышанычлырак. Бу акыллы хайваннарның чик буенда застава начальнигыннан да озаграк яшәгәннәре бар, димәк, аларның кыяларда йөрү тәҗрибәләре дә күбрәк. Ярларында җил һәм яңгыр сулары калдырган эзләр беленгән тарлавыкка җиткәндә караңгы төшә башлады. Шушы бөркет оясындагы төсләр гаммасы батып барган кояш яктысында әкияттәй матур булып күзне чагылдыра. Тарлавыктан бөдрәләнеп ак томан күтәрелә Томан артында, еракта, салкын тау башлары күкселләнеп тора. Кинәт Федор:
— Иптәш комиссар, Ленин! — диде.
Бу сүзне ул кычкырмыйча, әкрен генә әйтте. Ләкин Ленин диген сүз мине өнсез калдыргандай итте. — Әнә анда, — диде Федор, кулын алга сузып.
— Күрәм! Хәзер күрәм инде!
— Ленин күренеп торса, аның күзен болыт капламаса, курыкмыйча юлга чык. — диде Федор җанланып. — Юлың уңар. Минем бабам — чабан шулай дип әйтә торган иде. Гомерен җәйләүдә уздырса да, Тянь -Шаньның күп серләрен белә иде ул. Җиләк җыярга барганда мин Ленинны күргән идем. Теге явызны шуңа коралсызландыра алдым... Киттек, иптәш комиссар. Ат абзарын тазартасым бар—
Федор әче итеп сызгырды да атының янтыгына тибеп куйды.
— Тукта! Ашыкма. Ашыкма, егет, — дидем мин аңа, әйләнеп карамый гына.
Табигать тарафыннан иң биек пьедесталга куелган һәйкәлне югалтудан һәм аны яңадан таба алмаудан курыктым. Кар каплаган тау башы уң яктан шома булып, ә сулдан киртләчләнеп тора. Мин аңа төбәп карыйм, биек маңгай, төз борын, әз генә күтәрелеп торган сакал саргылт күк йөзендә караган саен ачыграк беленә бара. Мин аның кысыграк уйчан күзләрен, мыегына яшеренгән мөлаем елмаюын да күргәндәй булдым. Чынлыкта исә ул минем хыялымда туган образ, бай фантазиясе белән Федорның бабасы тудырган Ильич образы кебек, табигать салып бетермәгән сызыкларын күрергә теләвем генә иде.
— Аны, ташлар өеп, Арча ясаган, — диде Федор ышанычлы һәм бераз моңсу тавыш белән.— Арча — ана ул, әни. Минем әнием.
Елмаеп куйдым. Егетнең үзенә бер холыклы булуын белә идем. Без һәркайсыбыз туган анабызның табигатьтән өстен көчкә ия булуына ышанабыз бит. Шуңа да иң авыр вакытларда кеше туган анасын телгә ала. Шуны белә торып елмаюдан тыелып кала алмадым. Егетнең кәефе кырылды.
— Кайтырга кирәк, иптәш комиссар. Вакыт. Минем өчен... Ат абзарын тазартып куймаслар бит...
Колакларын торгызган атлар таш сукмактан әкрен генә югарыга киттеләр. Федор үпкәләгән, дәшми генә миңа таба карап ала, күз карашы салкын һәм ачулы. Әгәр шул вакытны дәшми барсам, кызык бер вакыйганы ишетми калган булыр идем. Бу күптәнге хәлне Федорга чабан бабасы сөйләгән булган.
— Бу һәйкәлне синең әниең салганмыни? — дип сорадым мин, сыннан күземне алмыйча, — Батыр хатын булган икән. Көчле хатын.
— Аксакаллардагы зирәклек, болан җитезлеге һәм бөркет кыюлыгы булган Арчада! — дип, сүземне тиз генә ялгап алып китте Федор.— Кешеләр аны таң йолдызы дигәннәр. Андагыдай нурлы күзләр, нәфис йөз, зифа буй берәүдә дә булмаган. Арча кебек кешеләр йөз елга бер туганнар. Хәзер инде ул җәйләүдәге якты учаклар җылысына әйләнгән.
Бер тын эчендә шуларны әйтеп бетерде дә Федор, тагын сөйлимме икән дигәндәй, ияренә тотынып торды. Яңадан инде ул тонык тавыш, картларча бер моң һәм хәсрәт белән дәвам итте. Ата-анасын күрми үскән ятим егетнең моңы иде ул.
— Арчага авылның иң көчле егете Исмаил өйлднгән. Йодрыгы белән сугып бүрене үтерә алган балавыздай йомшак күңелле егет булган ул. Капкорсак Кунакбайның көтүләрен көткән. Туй бүләге итеп баеннан тешсез ат алгач, гадел хезмәт итәрмен дип, елый-елый рәхмәт укыган. Мулла да Исмаилга: «Догам кабул булды, ходай тәгалә сиңа иң матур кызны бирде...» — дигән. Һәм егет аның аягын үпкән.
Туйдан соң бакчаларда өрекләр ике тапкыр чәчәк аткан. Ә Кунан- бай дехканнарга: «Рус патшасын кафер-болыпевиклар үтерде. Хәзер
алар мөселманнарга килә. Большевикларның бүрекләре яшел, очлы башлы. Маңгайларында балаларыбыз каны белән ясалган йолдыз»...— дип әйтүдән туктамаган.
Арча да иреннән бу турыда күп ишеткән. Исмаил үзе дә бер тапкыр яшел бүрекле җайдаклар отрядын очраткан. Хатынына зыян ф салырлар дип курыккан һәм ул. Арча балага авырый башлагач, аны < тауларга алып китеп, ташландык сарайга яшергән. Хатынын шулай У еракка качырып, Кунанбайның ат менгәнегетләре янына әйләнеп *
килгән. ♦
Ул төнне Арчатөне буе газапланып чыга. о
— Ай, Исмаил! Ай аллам! Су... Бер генә тамчы су бирсәнә! — дип. i иренә ялвара. ш
Ә Исмаил шул төнне, аннан соң көн озын, Кунанбайның ышаныч J лы кешеләре белән бергә, аил тирәсендә күренгән кызыл йолдызлар- = ның кечкенә отрядын эзәрлекләп йөргән. Хатынының шул төнне ма- 5 лай тапканын да белмәгән ул. *
Ә Арча газапланган. Исмаил да, алла да ярдәм итмәгән аңа. Ул Й кычкырган тавышка озын буйлы, зур мыеклы, очлы башлы яшел бү- i рек кигән бер рус кергән. Тар авызлы савыт белән су китергән. Ә үзе а шундый хәлсез булган, аягында көчкә басып торган, авыр сулаган. Кемдер аның күкрәген кылыч белән яралаган булган. Арча тавышын ишетеп каян, ничек килеп җиткән ул, бары тик күкләр шаһит моңа.
Кояш чыккач. Арча аңа карап тора да:
— Бичара анага су бирүче изге кеше, кем син? — дип сорый.
Русның күп сөйләргә хәле юк
— Федор мин. Большевик, — ди ул, Арчага кара сакаллы бер кеше рәсемен бирә. — Бу иптәш Ленин. Батыр! Үзеңә ал. Иптәш Ленин ярлыларга бәхет китерә. Ышан миңа, ана. Син аны ярлы кешеләргә күрсәтергә тиеш.
Шул вакыт сарайга Исмаил кайтып керә. Хатыны янында утырган каферне күрүгә камчысын күтәрә:
— О, шайтан, эттән туган нәрсә!
Ләкин Арча, арага төшеп, иренә болай ди:
— Исмаил! Синең күзләреңне Кунанбайның ялган сүзләре күрмәс иткән. Яхшылап тыңла әле мине.. Хәлсез кешегә шайтан булышмас. Бу кеше сусаганда миңа су бирде. Русларның барысы да кыргызларга дошман түгел икән бит. Җәрәхәттән үлеп барган кеше алдамас. Бу большевик егетне безгә Ленин җибәргән. Ә Ленин — батыр, бәлаләр дән йолып алучы кеше, ди. Димәк, большевик безгә кадерле кунак, ә Кунанбайның дошманы булып килгән.
Ярсулы ачу Исмаилның акылын алган Ул русны тауларга сөй рәп киткән һәм, тынычланып, улын алып сөяр өчен хатыны янына кайткан.
Ләкин Арча толымнары белән улының күзен каплаган да:
— Кит! Син яхшы кешене үтердең! — дигән Исмаилга.— Мин улыма аның исемен кушам. Ә син кит, Исмаил. Улың кеше үтерүче атасын, хатының ахмак ирен күрергә теләми...
Арча иң биек тау түбәсенә йөз көн, йөз төн күтәрелгән. Юлында аңа бөркетләр һөҗүм иткән, соңыннан алар да җәфаламас булган. Җилләр юлына аркылы искән, тора-бара алар да анага баш игән. Кыргый җиләкләр аңа азык булган. Салкын чишмәләр су биргән. Ятар урыны — кояш җылыткан караташ икән. Әмма күңелендәге ях шылык күбәйгәннән күбәйгән. Таза булып, улы үсеп килгән Арчаның күкрәгенә яшеренгән карасакал рәсеме анага бетмәс көч биргән.
Арча йөз көн, йөз төн буе таштан Ленинның йөзен ясаган. Аил- дан күренеп торырлык һәйкәл салгач, ул большевик Федорның сүзләрен дала җилләренә тараткан.
— Даладагы хәл ерактан күренә, ерактан ишетелә, иптәш комиссар, _ диде Федор, караңгыда сөртенеп куйган атының ялыннан йомшак кына сөеп алды да, сүзен дәвам итте: — Яхшы хәбәр кымыздан татлырак. Кунакбайдан җәфа күргән дехканнар әнкәм сүзләрен китергән җилләрне куып җибәрмәгәннәр.
Кунанбай Исмаилны чакырып алган, хуш исле чәй белән сыйлаган да:
— Ирен куып чыгарырга җөрьәт иткән хатынның кайда яшәгәнен беләме бу батыр егет? — дип сораган.
Бай юргага үзен ни өчен чакырганнарын аңлаган Исмаил.
— Нигә белмәскә? — дип елмайган ул пиаласын куеп. — Рәхмәт, бай! Арчаның, ахмак ирен куып чыгарган Арча апаның кайда яшеренгәнен ничек белмим ди инде мин?! Даладагы хәл ерактан күренә, ерактан ишетелә. Синең колакларың гына ишетми аны, синең генә күзләрең күрми. Яшь карганы алдый алмас инде карт төлке.
Кояш баеганда Исмаилны мәчеткә китергәннәр. Зур учак янына дехканнар җыелган. Исмаилга Корьән сузып, мулла:
— Ходай тәгалә үзе ярлыкар! Шәригать кануннарына хыянәт иткән хатын кайда яшеренә, әйт! — дигән.
Мулланың догасы аркасында иң чибәр кызга өйләнүен исенә төшергән дә Исмаил икеләнеп калган. Ләкин артындагы дехканнарның борчылулы сүзләрен ишеткән Исмаил-ата, минем әткәм, башын югары күтәреп, канлы телен җиргә төкергән... •
Шул чак Федор үксеп куйды. Мин аңа борылып карадым, ләкин тирә-якны шундый куе караңгылык баскан иде, янымда гына селкенеп барган җайдакның тынгысыз ялтыраган күзләрен генә күрә алдым. Федор, күз яшьләрен сөрткәндәй, җиңе белән битен сыпырып куйды. Бәлки мин ялгышканмындыр. Еракта ерткыч тырнагына эләккән тау кошының илереп кычкыруы, я суга төшкән таш тавышы миңа егетнең үксүе булып тоелгандыр. Әз генә тынып торганнан соң Федор, берни булмагандай, сүзен дәвам итте:
— Исмаил белән булган хәлне җилләр Арчага сөйләгән. Шуннан соң ана улын атасына күрсәтергә теләгән. Улын алып аилга килгән. Тик ул вакытны ат койрыгына тагылган Исмаилның юл тузанында газапланган чагы булган. Егетнең бары тик исеме генә һавада яңгыраган.
— Рәнҗемә, Исмаил! Бәхил бул!—дип ыңгырашкан халык.— Бәхил бул, Исмаил!
Кунакбайның кәкре пычак белән Арчаны чәнчеп учакка атуын берәү дә күрмәгән. Дехканнардан беренче булып Кунанбайның башына китмән белән кемнең сугуын һәм аның кулыннан Арчаның улын кем тартып алуын күктәге йолдызлар гына белгән...
Чынбарлык белән хыял кушылган бу әкият юл буена җитте. Урман, бөркетләрнең кырыс патшалыгы булган кыя тау сыртлары күптән инде салкынча дымлы төн белән капланды. Ә алда, безнең хәрәкәтнең җаена кушылып, илебезнең иң ерак заставасында утлар чайкала иде. Атлар, кайтып җиткәнне сизеп, юртып киттеләр. Федор йөгәнен нык кына тартты. Аты үрә торды, ә сугышчы егет миңа таба борылды да элек әйткән бер сүзер кычкырып кабатлады:
— Утлы агачны никадәр аска исәң дә, ялкыннары барыбер югары күтәрелә. Карт сүзен шулай дип бетерә торган иде, иптәш комиссар. Ул әле күптән түгел генә үлде, җәйләүдә җирләдек.
Кырык беренче елны, Мәскәү янындагы һөҗүмнәрдә, комиссары мин булган автоматчылар батальоны Панфилов дивизиясе составында сугышты. Урта Азиядә төзелгән бу дивизиядә Көнчыгыш халыкларының бик күп вәкилләре бар иде.
Гитлерчыларның оборона сызыгын штурмлауга бер тәүлек алдан биш егетне дошман тылына «тел» алып кайтырга җибәрдек. Ләкин алар әйләнеп кайтмады. Икенче көнне шул ачыкланды: заданиедән кайтып килгәндә разведчиклар фашистларга юлыкканнар. Атыш киткән. Дүртесе үлгән. Авыр яраланган бишенче солдат Ахунбаевны гитлерчылар блиндажга сөйрәп кергәннәр, газаплаганнар, ләкин үтереп җиткерә алмаганнар. Җәзалардан газап чиккән, өшеп беткән Ахунбаевны блиндаждан санитарлар табып алган. Мине шулар ча-кырып китерде. Сержант комиссарга намуслы күзләрен тутырып карады.
— Җәзалаудан туктатмасалар, телемне тешләп өзәрмен дип уйлаган идем,— диде Ахунбаев, ни булганын сөйләп биргәч.— Штыклар белән кадаулары бик яман.
Аның сүзләре миңа ат караучы Федорны хәтерләтте. Ләкин ул вакытны истәлекләргә бирелеп торыр вакыт түгел иде, ике кулы да бәйләнгән сержантның иңбашыннан кысып:
— Исемең ничек? — дип сорадым.
— Ваня, — диде ул.
Шул вакыт йөземдә гаҗәпләнү билгеләре чагылып китте булса кирәк, Ахунбаев шуны күреп алды.
— Әнием миңа рус исеме кушкан. Большевик Иван исемен.
— Әниең кайда яши? Батырлыгың турында язып җибәрермен.
Ул күңелсезләнеп башын чайкады:
— Минем әнием һәлак булган, иптәш батальон комиссары.
Шул вакыт мин солдатның сүзен бүлеп:
— Аның исеме Арча түгел идеме? — дип сорадым.
Кискәләнеп, тишкәләнеп беткән сержант Ахунбаев горур рәвештә елмаерлык көч тапты:
— Әйе. әйе! — аның күзләрендә шатлык яшьләре иде. — Әйе, әйе, иптәш комиссар.
Тын алуым иркенәеп, тирән кар ерып йөгерүе ансатрак булып китте. Тирә-ягымда снарядлар ярыла, «пикировщиклар» улый, җирнең асты-өскә килә кебек. Җиңү көненә дә әле ерак, бик ерак. Ә минем ниндидер шатлыгым бар кебек. Кемдер тарафыннан иҗат ителеп, менә ничә еллар инде халыкта яшәгән һәм күңелләрне ялкынландырып торган бу искиткеч хикәят герое Арчаның варислары батальонда тагын бардыр әле дигән уй миңа шулай көч бирә иде.
ЛӘБИБӘ ИХСАНОВА
т»ржем»са.