ЫК ТАМАГЫНДА
«Кама офыклары» циклыннан
үзләрнең явын алырлык, җаннарны иләсләнде- рерлек гүзәл дөнья...
Язның кинәнгән чагы... Карашыңны кай та-рафларга гына төбәмә, күз нурың ни нәрсәгә эләгергә белми: еракларга китеп югалган зәңгәрсу үзәннәр... Хәтта вертолетта очкан чагында да су баскан тугайлар кайда бетеп, кайда күк чите башлануын аерырлык түгел.
Язның ягымлы һәм йомшак кояшы үзенең алтын нурларын жәлләми, дөньяны иркәләвен белә. Озакламас, ташу сулары чигенеп, данлы Кама да, яшь кызлардай чибәр Ык та үзләренең ярларына кайтыр, ә менә бүген су эченә күмелеп, кинәнеп утырган кушлы тал куаклары, әрәмәлекләр һәм уйсу тугайлар ямь-яшел төскә керер.
Гаҗәп бер тынлык. Яңа Чаллының шау-шуыннан соң үтә дә сәер бу тынлык. Хәтта колаклар чыңлап тора. Ләкин озакламас — монда да сихри тын һава дәртле һәм шашкын авазлар белән тулыр. Ә хәзергә тургайлар кайда сайраша икән? Нишләп соң әле баш өстебездә аларның тансык авазы яңгырамый.
— Тургайлармы? Һе, кырлар өстендә сайраша торганнардыр, бер дә аптырыйсы юк. Кырларда чәчүгә тотындылар бит инде, — ди Мирзанур елмаеп.
Мирзанур — кыска буйлы, ачык күңелле, чандыр гына гәүдәле егет. Аягында резин итекләр, өстендә җиңел сырма. Ул — гап-гади оператор, шушында, Кама белән Ык арасындагы үзәнлектә урнашкан һәм «Күлләр» дип аталган нефть чыганагында җир куеныннан май кысып чыгаручы.
Без аның белән язгы ташу килеп җитә алмаган киң генә бер сыртта басып торабыз. Күз карашларыбыз әйләнә-тирәне иңли.
Каманың аргы як ярлары урыны-урыны белән бик тә текә. Тирән уемнар белән сырланган ул кызгылт ярларны чикләвек куаклары каплаган. Куаклыклар артында ерак-еракларга үр һәм кал- «6
кулыклар сузылып китә. Каманың кинәт кенә текә борылыш ясаган Т?пе1Дв’ үрләр сөзәкләнеп киң генә иңкүлек ясалган. Анда үзенең •♦Шифалы су»ы һәм санаторие белән дан казанган Ижевка авылы урнашкан. 1ап безнең каршы да әлеге кызыл ярлар өзелеп, янә бер ф киң иңкүлек хасил булган. Аның түренә, сөзәк калкулыклар куены- * на Турай авылы сыенган.
Минем авыл Турайдан әллә ни ерак түгел, — ди Мирзанур з Сабиров. — Әнә теге сырт артында гына... Әтәс дигән авыл. 5
Аннары ул биредәге табигатьнең матурлыгы, хозурлыгы турын- < да сөйли башлый.
Минем монда булганым бар, — дим мин, аның сүзен бүлеп. — 3 Күптән инде... тугыз-ун еллар булыр. Ул чагында бик еракта, то- ф ман эчендә кебек кенә булып, бер буровой шәүләсе күзгә чалынганы а хәтеремдә. о
— Шулайдыр, чалынгандыр... — дип баш какты Сабиров. — й Нефтьне Минзәлә конторасыннан килеп эзләделәр. Тапкач, мондагы чыганакны үзләре үк бораулап та бетерде.
Безнең яныбызга таза, калын гәүдәле ир уртасы бер кеше килеп * туктады. Ык Тамагы авылыннан Петр Пономарев булып чыкты ул. _ Сабировның хезмәттәше — нефтьче-оператор икән. Ул бик эшлекле Z кыяфәттә Мирзанурдан хәл әхвәл сорашты, анысын-монысын эшлә- < тәндә ярдәм кирәк түгелме дип төпченде. Ахырда, инде кузгалып китим дигәндә, әйтә куйды: «
— Суыткычта калдырдым мин сезгә... Син, Мирзанур, зинһар кичен дә, төнлә дә күз-колак була күр инде! Таллыклар арасында берәрсе шаяртмагае дип әйтүем...
Мин, билгеле, берни дә аңламадым, ә Мирзанур исә авызыннан очкыннар чәчрәтте:
— Башлары ике булса, тыгылып карасыннар! Бер генә дә кайгырма, Петя, тынычлап йокла!
Пономарев, былтыргы соры үләнне озын кунычлы зур итекләре белән кыштырдатып, әпен-төпен китеп барды. Озак та үтмәде, куаклар артындагы култыкта мотор гөрелтесе ишетелде. Тын һавада мотор тавышының әле ерагая, әле якыная төшеп яңгыравыннан ук бу тирәләрдә Ыкиың ни тикле бормалануын чамаларга була иде.
— Тирән сулы култыкларга җәтмәләр салган иде. Шуңа пошына...
— Браконьермы әллә?.
— Ниткән браконьер ди!—Мирзанур хәтта борынын тартып куйды. — Балыкчылар бригадасыннан... Кантурлары Минзәләдә... Браконьерларны ул үзе элеп ала, селкеп сала дигәндәй...
— Тукта, ул бит нефтьче-оператор булып та исәпләнә ләбаса. Монысын тагын ничек аңларга?
— Шушы ran гади нәрсәне дә аңламаска соң..: Петя ул үзенең напарнигы Митя дәдәп Калабанов белән бер атна буе оператор булып эшли, бер атна ял итә. Ә ял иткәндә тик ятсынмы? Митя дәдәй дә, Петя да әнә шулай бер атна буе балык тоталар.
— Ә син нишләп япа-ялгызың? Напарнигың юкмыни?
— Бар. Ирек Әюпов. Тик сырхаулап китте әле. Без аның белән авылдашлар. Бу вахтага чыга алмады. — Мирзанурның тавышы кинәт күтәрелә төште. — Ял эләккәндә без дә алай җил куып йөрмибез үзе. Ни дисәң дә, авыл җирендә яшибез, колхозда...
Бу юлы инде аның сүзләрендә җир хуҗасы булган игенченең ата-бабалардан күчә килгән горурлыгы да, тормышка аек акыл белән каравы да бик ачык сизелде...
Мирзанур белән бер скважинадан икенчесенә йөрибез. Аралары
ярыйсы ук. Озын сырт буйлата атлаганда Сабиров әледән-әле сыкрану аша әйтә куя:
— Былтыр бу төшләрдә су иде... Быелгы ташу ташумыни ул! Тагын корыга китәрме инде, болыннар тагын такыр калырмы? Эх, яңгыр яуса икән, ичмаса, яңгыр!
Скважина янында Мирзанур бөтенләй үзгәрә. Авыз эченнән генә нидер көйли-көйли, тегесен караштыра, монысын боргалаштыра, тикшерә-нитә, ахырда, брезент бияләйләрен шапылдатып ала. Аннары ябык йөзен балкытып, авыз тутырып елмая. Димәк, скважинаның эш режимыннан канәгать!
Нефть промыселларында минем беренче тапкыр гына булуым түгел, элекке елларда да байтак йөргәләгән идем. Ләкин бу юлы мин биредә үземне аптырашка калдырган нәрсәгә тап булдым, һәр скважина янында диярлек җыйнак кына будка тора, әмма үзе буп-буш. Эчендә ни нефть кудыру насосы, ни АДУ күренми. АДУ дигәнем, русчалатып әйтсәк, «автоматическая депарафинизационная установка» була.
— Ә хәзер аларның кирәге калмады. Котылдык! — диде Мирзанур Һәм җиңел сулап куйды. — Безнең бөтен скважиналарда да хәзер эченә пыяла йөгертелгән торбалар. Ә аларга парафин утырмый. Шулай булгач, АДУ ни пычагыма? Кирәкле басымнымы? Анысын скважинага төшерелгән электр насослары бирә... Нефтьне чыгара, аны торба буйлап групповойга да кудыра.
— Алай икән, — дип ияк кактым мин. — Моннан ун-унбиш еллар элегрәк, ай-һай, чиләнерләр иде шул парафин белән.
— Әйтерең бармы... АДУ булышты инде булышуын, эшне шактый җиңеләйтте. Ләкин бит автоматның да чыгымлап куйган чаклары була. Ул чакта инде үзеңә тир түгәргә кала. Скважинадагы кыргычны күтәрткәндә лебедканы әйләндерә-әйләндерә кулбашларың калмас иде. Тагы да элегрәкме, АДУларга тиклеме? Кыенның да кыены иде инде. Җиңел булмаганга күрә ул заманда бер коллектив, ягъни ике кеше, сменага нибары ике-өч скважинага хезмәт күрсәтте дә шул. Үзем иза чиктем — бик беләм, туган!
— Ә хәзер сездә ничәләп скважина?
— Ике дистә ярым... Болай исәпләгәндә, бер сменада без дә икәү генә ич...
— Бүген син әле хәтта япа-ялгызың...
— Ничево. өлгерербез, авыз-борынны канатмабыз... Заманалар үзгәрә бит, хәзер инде, туган, кул көче белән түгел, күбрәге баш белән эшләү кирәк...
Шулай да Мирзанур бер скважина янында тоткарланмыйча булдыра алмады. Монысы хикмәтлерәк скважина икән. Дебиты болай ярыйсы гына — тәүлегенә кырык тонна чамасы, ди. Әмма нефть белән бергә су да күп килә — кырык процентка тикле. Шул сәбәпле, бу скважинада нефтькә махсус дисолван куша торган насос куелган. Һәм менә хәзер шул насос эшләүдән туктаган.
Сабиров, кашын-күзен җимереп, бер мәл колак артын кашып торды.
— Ифрат та көйсез нәмәрсә. Тап хан кызы инде. Тагы пружина сы ычкынды микәнни чәнчелгеренең? Эх, әттәгенәсе, дип әйтте ди берәү.
Мирзанур өстендәге сырмасын салып ташлады, күлмәк җиңнәрен сызганды, аннан бәләкәй генә насоста актарынырга кереште.
— Менә бит, баш белән эшләү кирәк дигән идең, кулларның осталыгы да кирәк икән ич әле, — дип көлемсерәдем мин. егетемнең баягы сүзен исенә төшереп.
— Анысы шулай инде... Остармыйча ярамый хәзер! Ә болан шәп нәрсә үзе — РИТС башлыгы Шәүкәт Хәсәнов үзе керттерде. Аның уй-исәбе ярады.
— Ә нәрсәсе белән ярады алай?
— Соң, дисолван кушылдыргач, нефть судан бик тиз арына, ф Торба буйлап групповоига җиткәнче үк диярлек. Ә бу безнең өчен бик тә файдалы... Әһә, шул икән, пружинада икән хикмәт...
Юк, Мирзанур әлеге «хан кызыдай» кире беткән насоста алай з озак азапланмады. Бер мәлне бу шәп нәрсәкәй тигез ритм белән < келт-келт итеп эшли дә башлады. <
— Булды бу... Эшең бетте, кодагый, дигәндәй...
Бу «хикмәтле» скважина артта калды, без ары атладык. Ерак та з түгел, биек күтәртелгән металл эстакадада зур гына махина-качал- ка хәрәкәтсез катып тора иде. Хәер, монда һәр нәрсә: вагон да, скважина җиһазлары да, трансформатор будкасы да — әнә шулай юга- Z рыга, эстакада өстенә урнаштырылган иде. Шулай итмичә ярамый г да. Зур ташу була калса, нишләргә дә белмәссең. Син һич уйлама- 5 ганда, куәтле Каманың әллә ниләр эшләп ташлау ихтималы бар... *
Бусының дебиты нибары ике тонна. Шунлыктан аңа качал- < ка куйдылар. Күбрәк вакыт тик тора. Автоматик режимда. Скважи- ж нада кирәк хәтле нефть җыелганын көттерәбез. Тәүлегенә нибары •< ике-өч кенә сәгать эшләп ала.
Эстакада мәйданчыгына күтәреләбез. Мирзанур әллә нәрсәләр * тикшерә, боргалап карый, аның соңында бер почмакта эленеп тор- „ ган саклавыч тактадагы кнопкага баса. Кинәт бу авыр махина, бик каты дыңгырдап-ухылдап, хәрәкәткә килде һәм яньчелгән олы башын, тавык ашлык бөртеге чүпләгән сыман, әле күтәреп, әле төшереп, скважина тамагын «чукырга» кереште.
— Дәүләт файдасына беравык эшләп алсын әле! Вакыты җиткәч, автомат туктатыр үзен.
Группһлы установка культбудка артындарак. Анда өч булит тора. Булит — сигарага охшашлы озын һәм юан чан ул. Аны, янтайтып, җирдән беркадәр күтәртеп салганнар. Ике булит янәшә бер уңайга куелган, ә өченчесе, кечкенәрәге, шуларның очында аркылы ята. Үзара кушылып һәм үрелеп беткән торбалар. Якында гына берөзлексез гүләп-калтыранып торган куәтле насослар. Чыганактагы бар булган нефть шушында агып килә һәм моннан инде Чаллыдагы Баш корылмаларга кудырыла. Бер читтәрәк, сүнәр-сүнмәс кенә булып. бәләкәй генә газ факелы дөрли. Күрәсең, бирегә газ әллә ни күп килми.
— Тозлы су, олы булитта нефтьтән аерылгач, шушы бәләкәенә җыела, — дип аңлатырга тотынды Мирзанур. — Ярап куйды ул безгә... Нәрсәгәме? Соң. скважинага ремонт үткәргәндә аны нефтьтән арындырырга кирәкме? Кирәк. Ә нефтьне ни нәрсә белән бастыра сың? Иң шәбе — тозлы су. Элегрәк ремонтчылар махсус эремә ясап иза чигәләр иде. Хәзер ул үзебездә, кул астында. Акча да янга кала... Аннан килеп, артык балластны ни пычагыма дип Баш корылмаларга кудырырга, ди?
— Ә моннан Чаллыга кадәр еракмы соң? Төгәл исәп белән исәпләгәндә дип соравым.
— Нефть үткәргеч буйлап барганда төп-төгәл кырык ике километр диләр. Сезнең Баш корылмаларда булганыгыз бармы? Чамалыйсызмы кайдарак икәнен?
— Мин аның белән җирдән дә, күктән дә таныштым. Әле күптән түгел генә вертолетта нефтемагистральләрне тикшереп йөргән идек. Патруль очыш дигәндәй. Сезнең нефть үткәргеч тә. магистральный Да Чаллыда Яңа шәһәр кырыеннан ук уза бит. Гомумән, зур төзе
леш мәйданын кистереп үтә... Моның ни икәнлеген үзең дә бик яхшы аңлыйсыңдыр.
Группалы установкада Мирзанур озаграк тоткарланды. Винтиль- ләрне тыгызлады яисә бушата төште, нәрсәләрнедер сөртештерде, тазартты, аннары куен дәфтәренә нидер язып куйды... Ниһаять, брезент бияләйләрен янә шапылдатып, миңа таба борылды.
— Булды. Бүгенгә җиткәндер.
— Ә ерактагы скважиналарга бармыйбызмыны?
— Аларына иртәгә иртәнге якта инде. Резина көймәне бик вй- бәтләп кабартырмын да, турыдан, әнә теге култык аша гына сыптырырбыз. Юл яртылаш диярлек кыскарыр... Үзебезнең карын турында да онытмыйк. Ни әйтсәң дә, сез — минем кунагым бит... Балык бар — димәк, уха булыр...
— Уха?!.
Вагонның сул канаты кухня рәвешенә китерелгән: матур гына өстәл һәм урындыклар, «Полюс-2» суыткычы һәм азык-төлек шкафы, газ плитәсе һәм электр җылыткычына көйләнгән җыйнак кына калай чапчак. Шушы ук вагонның икенче почмагына рация аппаратлары да урнаштырылган иде.
Мирзанур, суыткычны ачып, аннан зур гыңа корбан, ярыйсы ук шәп судак һәм галәмәт дәү алабуга балыгы алды. Алабуганың кучкыл сырты кабарынып, бөкрәеп тора. Руслар андыйны «горбач» диләр. Минем гаҗәпләнүемә каршы, Мирзанур (кая монда сөенү!) бөтенләй риза түгел сыман: бәбәкләрен алартып, башын селеккәләде дә күптән инде өенә кайтып киткән иптәшенә төбәп, сукранырга тотынды :
— Эх, Петя, аңгыра баш! Балыкны нигә инде суыткычның югары өлешенә тыгып катырырга иде, ә? Калдырган балыгың бөтенләй таш булган бит. Хәзер бу килеш ничек тазартасың инде аны?
— Ярар, чәпчемә юкка. Бераз җебегәнен көтәрбез, — дидем мин аңа.
— Ә бәлкем, тизрәк җебесен өчен, бераз суга салып тотаргадыр?
— Анысын үзең кара инде, агайне. Тик нигә кирәк бу хәтле ба лык?
Мин корбан балыгын Мирзанурның кулыннан алып кире суыткычка тыгып куйдым. Мирзанур балыкның калган хәтлесен буш чиләккә салды да чыгып китте. Судак белән алабуганы ул беравык култыктагы суда тотмакчы.
Ялгызым калгач, вагонның икенче өлеше белән танышырга керештем. Пөхтә итеп җыештырылган ике койка, өстәлдә бер өем газета-журналлар, шунда ук әйбәт кенә экранлы телевизор, ә түрдәге почмакта күркәм генә радиоалгыч шүрлеккә менеп кунаклаган. Бүлмә эче җыйнак, чиста.
— Шәп кайгыртканнар сезнең хакта! Байларча яшисез икән! — дидем мин, Мирзанур әйләнеп кергәч.
— Ходага шөкер кылып, башлыкларга рәхмәтләр укып, шыпырт кына яшәп ятабыз инде шулай!
— Җитмәсә тагы, эшкә дә өегездән туп-туры вертолетта гына алып китәләр. Көнләшеп үләрсең!
— Дөп-дөрес. Утырасың шулай үз өеңдә җылыда, өстәлеңдә са- мавар гөжли. Үзең инде вахтага китәргә күптән әзер: төенчегең төйнәлгән, дигәндәй. Баш өстеңдә дөбер-шатыр килеп, бакча артыңа вертолет кунаклаганчы рәхәттә тыныч кына оеп утыра бирәсең. Тик алай-болай һава хәлләре генә бозылып куя күрмәсен...
Мирзанур, кирәк кадәр савыт-сабасын әзерләп куйгач, урындыкка җәйрәп утырды да бәрәңге чистартырга кереште. Минем дә аңа
булышырга теләп кулым кычытып тора торуын, әмма ул һаман үзенекен тукый бирә:
— Ярамый, килешми. Сез минем кунакмы... бетте — вәссәләм! — Аннары ул, сүз сөрешен икенче җайга бору нияте белән, ахры, әйлә- * нә кайтып әйтә: —Начальствога рәхмәт инде, профсоюзга да. Оныт- ф мыйлар үзе. Безнең ише авылда торучы эшчегә кышлык утын да бирәләр, бүтәненә булышкалыйлар.
Мирзанур дус, әйт әле син миңа: оператор булу өчен өйрә- з нүе озакмы? ' Һ
Нишләп озак булсын, ди. Тәҗрибәлерәк оператор тирәсендә < караигалап-искәргәләп, тегесен-монысын өйрәнеп йөрисең дә раз- £ рядка имтихан тотасың. И бетте-китте — вәссәләм!
Сезнең монда Ык Тамагында галәмәт бит: тынычтыр, иркен- ф дер. Вәт килеп урнашырга иде шушында! Көндезләрен эштә, ә кичләрен, дөнья мәшәкатеннән бушагач, рәхәтләнеп утыр да языпмы- о яза бир. Беркем комачауламый-нитми. Тынлык! Минем ишләрдән кем генә хыялланмый икән әнә шул хакта... Романтика!
Менә шунда гына Мирзанур минем соравымның астыртын ягын _■ сизеп алды һәм, урындыгында утырган шәйгә, башын артка каерып * җибәрде:
— Ә-әнә сез ничекләй... хыял, имеш... дөнья рәхәте... Романти- ? ка... һе-һе!
Аннары ул тышта, култык суында җебеп яткан балыкны алырга чыгып китте. Әйләнеп кергәндә — гаҗәп хәл — ул бөтенләй башка - кеше иде инде: уйчан, хафалы йөзендә көлү-елмаюның эзе дә калмаган иде. Балык тазартырга керешкәч, ниһаять, телгә килде.
— Анысы шулайдыр инде, кызык күренәдер. Бигрәк тә читтән караганда. Ә бит бездә дә төрле хәлләр булгалый. Кайчагында монда, сез әйткән <рәхәт тынлыкта», улардай булып йөрисең. Бүре айга улаган шикелле. Ярый әле, яныңда иптәшең бар. Икәүләшеп уларга ябышмассың бит инде, аннары килешми дә: ни дисәң дә, ир ат лабаса без... Менә һавалар бозылып китте, ди. Аның өстенә электрның рәте-чираты юк. Иң кирәк чагында аяктан ега да куя. Ә нефть суырту уен эш дисеңме... Ачы буран дими, зәһәр суык димп чабып йөрисең ялан кырда ач җанвар шикелле. Аннан кайтасың да койкаңа авасың. Кая анда радио тыңлау, кая анда телевизор кайгысы. Тизрәк җылын} ягын карыйсың.
— Аның каравы, зиһен үткенләнә, уйның берәгәйлесе уйлана торгандыр, — дим мин, чигенергә теләмичә.
— Бәлкем, киресенчә, тупас уйлар уйланадыр? Кыш көнендә без гадәттә рәттән икешәр атна вахтада ятабыз. Әгәренки, һавалар бозылып, сменаң алмашка килә алмаса? Вертолетка ышаныч ташка үлчим! Кайчагында киеренкелектән башың бөтенләй тупый- лана, тубал була... Ә бит диңгез тамчылардан җыела. Нефть елгасы да шулай... Аннан инде өйгә кайткач, ике-өч көн буена тәннән дә, Җаннан да әлеге суык белән миңгерәүләнүләрне кызу мунчада шәпләп кудырасың. Тагын бүтәнрәк им белән дә... Тик шуннан соң гына син яңадан үз хәлеңдә, җаның яңадан уйнаклый башлый... теге ни... сез әйткән романтика бәлки шул үзедер... Менә шулай, туган!
Бик әйбәтләп тазартылган балык белән эре итеп туралган бәрәңгене, суган, тоз ишесен дә бергә салып, зур кәстрүлне газ плитәсенә куйгач, Мирзанур зур канәгатьләнү белән тамак кыргалап алды:
— Ашыгыр җиребез юк. Әкренләп пешсә, шулпасы тәмлерәк булыр. Ә хәзер чәй эчеп алыйк. Чәйне үзебезчә парлап кына... Риза мы?
Электр чапчак инде ыңгыр-шыңгыр ухылдарга керешкән иде.
— Риза булмыйлармы соң!
Хуш исле тәмле чәй белән кортны беркадәр баскач, уха пешкән арада без телевизор карыйбыз. Хикмәтнең дә хикмәте инде: үзебез әллә кайда җәһәннәм артында, ә үзебез шул ук вакытта башкала тапшырган күңелле концертны карап, ләззәткә чумып утырабыз. Чыннан да әкияттәге сыманрак...
Мин телевизор белән артыграк мавыгып киткәнмен, ахры: бер заман, ни күрим, янымда Мирзанур юк. Ишекнең икенче ягында рациядән сөйләшә. Мин аны берәр әһәмиятле хәбәр җиткерәдер дип уйлаган идем. Түгел икән: егетемнең авызыннан, канатларын матур җилпегән асылкош шикелле булып, хатын-кыз исеме очып чыкка- лый иде...
Мирзанурның да, аның кулалмашы Ирек Әюповның да әле өйләнергә өлгермәүләрен мин ишеткән идем инде. Бәлкем Мирзанурның җан сөйгәне телефонисткалар арасындадыр?
Бик озаклап һәм тәмләп сөйләште...
* *
Мирзанурның ухасы хәйран булып пешкән иде. Бер тәмләүдән телеңне йотарсың? Ул да түгел, пешекче дустым шәп судакның дәү башын миңа да тоттырды.
~ Инде хәзер тышта саф һавада, сөзәк сырт буйлата, ах-ух килеп йөренә бирәм. Һава суларга дип, Мирзанур да чыкты. Төньяк-көн- чыгыш тарафта тонык кына яктылык шәүләсе сызылган. Озакламый таң беленер.
Ык ярына якынлашабыз. Таң алды эңгерендә тал ботаклары шыбырдаша. Куак араларында язгы ташкын су чыпыр-чапыр бәргәләнә. Бүтән бер төрле дә аваз ишетелми.
Шунда Мирзанур миңа үзенең башыннан кичкән бер хәлне сөйләргә кереште. Күңелле нәрсә түгел, ямьсез бер вакыйга иде ул.
Бервакыт шулай Петя Пономарев белән моторлы көймәдә Ык буйлап менеп киләләр икән. Борылыш арты борылыш. Бер заман, ни күрсеннәр, елга өсләтеп бихисап балык агып килә. Тересе бар, ярым үлгәне. Күбесе вак балык. Бу ни гаҗәп тагы? Янә бер борылышны үтүгә, болар яр читендә ыгы-зыгы килгән кешеләрне күреп алалар. Югарыда, яр өстендә исә грузовик...
— Безнең көймә выж гына килеп чыгуга, яр читендәгеләр чабы- ша-чабыша машиналарына төялделәр дә ялт кына сыздылар. Без алар артыннан. Әмма алар, каһәрләр, машина номерын брезент итәге белән каплаганнар булып чыкты. Таный алмадык... Белмим инде, балыкны ни белән шулай харап иткәннәрдер. Шартлаткан дияр идең, бернинди тавыш ишетмәдек. Ә бәлкем электр тогы беләндер? Нихәтле балык бит!... Бер дә әллә кемнәр түгел, камазчылар булырга тиеш...
Мин сискәнеп куйдым һәм, КамАЗның чын патриоты буларак, аның сүзен кырт кистем:
— Ә бәлкем чеп-чи яла ягасыңдыр, дускай, ә? Сез бит төгәл аныклый алмагансыз. Монда ыбыр-чыбыр халык аз киләмени? Әйтик, Минзәләдән, я булмаса Әлмәт хәтле Әлмәттән?
— Анысы хак: төрлесе килә, — диде Мирзанур, моңсу гына ризалашып. — Соңгы елларда җәйләрен Ык буйларын машина басып ала. Арада ниндиләре генә юк! Кайчагында Ык буйлап көймәдә менгәндә, спиннинглары белән якаңнан эләктермәгәйләре дип шүрләп барасың, билләһи менә! — Тирән итеп тын алгач, минем бавырны ул икенчеләйрәк рәвештә чәнчергә тотынды.— Баягынак сез мондагы тугайларда җир җиләгенең хәйран булуына шаккатуыгыз-
ны сөйләдегез. Дөрестән дә, хәйран инде анысы. Ә сез бы.тгырларда биредәге тамашаны күрсәгез иде. Бусында инде ап-ачык, төп-төгәл намазчылар... Һәр шимбә белән һәр якшәмбедә катер артыннан катер килеп туктый. Бер төрле десант диярсең? Йөзәрләгән кеше! Бо- лын-тугайларны әйтерсең бөтен бер яу басып ала... Чабылмаган печәнне таптыйлар, изәләр. Колхоз председателе дә, парторг та болынга чыгып, тәмләп тә, тәмсезләнеп тә аңлатырга, үгетләргә тырышып 5 карадылар. Файдасы нуль... Йөдәп беткәч, ахырда кул селтәделәр. = Шуннан соң үзебезнең авыл халкына да җиләк җыярга рөхсәт < ителде. 5
— Замана каршылыгы, — дидем мин һәм тавышымның үтә ко- *■ ры чыкканлыгын тойдым. — Берәүләрнең зур төзелештәге кайнар 3 хезмәттән соң табигать кочагында иркенләп, рәхәтләнеп ял итәсе ки- . лә, икенчеләре болын-тугайларны саф, имин хәлендә сакларга тели... Көннән-көн көчәя барган каршылык...
Вагон тирәсенә кире әйләнеп кайтабыз һәм шундагы бүрәнә өс- g тенә утырабыз. с
— Әйтче, Мирзанур, — дип сүз башлыйм мин, мөмкин кадәр йомшаграк, җылырак итеп. — Сезнең мондагы чыганакны нишләт- < мәкче булалар? Ком юдырып, дамба күтәртерләрме, әллә аерым-ае- * рым утраучыклар гына ясарлармы? Скважиналар өчен, дим... ч
— Тәгаен гейә әйтә алмыйм. Дамба күтәртмәкчеләр шикелле. < Тик бернәрсә ап-ачык: Бәзәкә үзәнлегендәге яки Кызыл Тау тирә- * сендәге кебек үк, болыннарны тунап, каезлап бетерәчәкләр. Су бас- « канчы, ичмаса, тушындагы бар нефтьне суыртып бетерә алсаң иде менә.
— Тагын бер каршылык. Арада иң авыры, иң яманы, дөресме?
— Дөрес: чияли төен... Әмма килер бер көн, ГЭС корылып бетәр, анда инде ул каршылыклар, яман бәрелешләр, бөтенләй булмаган да шикелле, мәңгегә су астында калыр...
—Жәлме болыннарыгыз?
Мирзанур эндәшми, бик озак эндәшми. Җайсызрак сорау бирдем, ахрысы.
Сыек караңгылыкта баш өстебездән бер пар үрдәк очып үтте. Читтә, шактый еракта, карасу тал куаклары артында, тулып ташыган Кама күкрәген ярып, төрле төсләрдәге утлары белән сихри балкып, һичбер нинди тавышсыз-нисез диярлек, югарыга таба дәү теплоход менеп бара иде.
Ниһаять, Мирзанурның теле чишелде, сулганрак моңсу бер тавыш белән әйтә куйды:
— Мин бит шушы болыннарда тәгәрәп үскән малай...
Галәмәт эссе һем коры көнноре белев «ой да үтеп китте, һавалар беркадәр сүрелә төште.
Вертолетта без өчәү: РИТС' башлыгы Шәүкәт Хасәнов, ииже- нер-технолог Лаврухин һәм шушы язмаларның авторы.
Баш корылмалар янындагы балакай гена майданчыктан күтәрелдек та машиналар ташкыны берөзлексез агылып торган шоссе юл өстеннән оча башладык. КамАЗ юлы...
Безнең аста ак ташпулатлары, күп санлы күтәрү краннары белән югары калкынып, киң урамнары, бульвар-скверлары белен җои pen Яңа кала ята. Ук тарафта исә киң басу күкрәкләрен билеген
‘ РИТС — рәйони.. имж.нврно-т.<‘*ч"огичес“в"
КамАЗ корпуслары сузыла. Ерактарак РИЗ һәм кою заводы биналары шәйләнә...
Олы төзелеш мәйданнары акрынлап артка таба шуыша, чигенә бара. Менә инде каршыбызда калын Боровецк урманы...
Лаврухин, минем шикеле үк, күз карашын иллюминатордан аерып ала алмый. Шәүкәт Хәсәнов, югарыдан түбәнгә бер-ике генә тапкыр күз ташлады да, кулларын тез капкачына куеп, уйчанланып калды. Аның түгәрәгрәк саргылт-аксыл йөзендә сүрән күләгә аермачык сизелә иде.
Бик аңлыйм мин аның хәлен: әле күптән түгел генә ул, һич көт- мәгәндә-уйламаганда, операция өстәленә эләгә: аппендицит. Җитмәсә тагы, Алабуга больницасында яшь һәм тәҗрибәсез хирургка тап була. Шул сәбәпле, савыгуы да шактый озакка сузыла. Соңгы көннәрдә ул үзен инде тәмам сәламәтләндем дип исәпләп йөри иде. Ләкин вертолет дигәннәре тап-таза, нык хәлле кешеләрне дә бик тиз хәлсезләндерә шул.
Ә Шәүкәт үзе болай мөлаем чырайлы, җор телле, һәр чак ярдәмчел, бик тә ипле кеше, мин инде аны шактый вакыттан бирле бе- ләм. Тормыш һәм хезмәт юлы белән дә беркадәр таныш. Нефть үзәге — Әлмәт районының Тайсуган авылында туып-үскән, димәк ки, нефть исе аның канына бик яшьләй сеңгән. Хезмәткә ярарлык булып җитлеккәч, ул якындагы промыселга оператор булып эшкә урнаша, соңрак электрик булып эшли. 1960 елда, Хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайткач, яңадан үз эшенә тотына һәм кичке институтта укып, инженер дипломы ала. Тора-бара ул «Лениногорскнефть» идарәсендә бай эрудицияле, төпле һәм тырыш белгечләрнең берсенә әверелә.
Кама елгасының сул ягында нефть чыганаклары байтак. Эреләре бар, ваклары бар. һәркайсының үз холкы, үз мәшәкатьләре. Аларның һәркайсын авызлыклый белергә кирәк...
Моннан ике-өч ел элек биредә дә РИТС оештыру идеясе туа. Алай гына да түгел, берләшмәдә дә, министрлыкта да беренче тапкыр буларак комплекслы РИТС. Ә мондый РИТС нефтьне чыгарып кына калмыйча, аны тиешенчә эшкәртү белән дә, җир астына — нефть катламына су кудыру кебек четерекле эшләр белән дә шөгыльләнергә тиеш. Эреле-ваклы чыганакларны берләштергән РИТС төрле машиналарны һәм механизмнарны куллануда бик тә эффектлы бу-лыр дип уйланыла. Соңыннан бу уй чынлап та аклана... Бу идеяне «Кама буе» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы, бай тәҗрибәле инженер Аклим Мөхәммәтҗанов күтәреп чыга һәм, югарыдан да яклау тапкач, аны тормышка ашырырга керешә. Ләкин яңа РИТСка начальник итеп кемне куярга? Уйлый-эзләнә торгач, Аклим Мөхәммәтҗанов кайчандыр Лениногорскида үзенең кул астында эшләгән тыйнак холыклы, әмма һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга сәләтле яшь инженерны исенә төшерә...
Яңа шартлар, йөкнең авыры, саллысы... Шулай да Шәүкәт югалып калмый. Кирәк булгач, дәртләнеп җиңнәрен сызгана. Уңышлар озак көттерми. Сүзне озынга сузмас өчен мин монда шуны гына әйтеп китим. Кама буенда оештырылган өр-яңа РИТС-3 соңгы ике елда нефть чыгару һәм эшкәртүне бер ярым тапкырга арттыра. Әлбәттә, елга аръягындагы төп көчләрнең өзлексез, ышанычлы ярдәменә таянып...
Ләкин, минем белүемчә, кичектермичә хәл итәсе проблемалар да җитәрлек әле монда. Җитди проблемалар...
Хәсәнов, кулларын тезенә куеп, мыштым гына шул проблемалар хакында уйланып бара торгандыр...
Менә Суык су чыганагын гына ал. Аны күптән түгел генә үз-
ләштерергә керештеләр. Әллә ни зур түгел үзе — нибары ике дистә ярым скважина. Ләкин нефте күкертле-водородлы, тозы да җитәрлек. Ул чыганак өчен үзенә аерым «Тайфун», ягъни термо-хнмлк установка кормыйча һич ярамый. ’ ф
Кызыл Тау тирәсендәге дистәләрчә скважиналарга ныклы про- филактика кирәк. Алабуга мәйданында да шул ук хәл. Шулай да 5 иң четерекле хәл Ык Тамагындагы «Күлләр» чыганагындадыр, мө- 5 гаен. Анда катламдагы басымны күтәртмәсәң, нефть суыртуның кү з- < гә күренеп кимүен көт тә тор. Димәк, катламга су кудырырга ки- £ рәк. Инде махсус скважиналары да борауланган. Әмма кудыру өчен Кама белән Ык суы бөтенләй яраксыз—пычрак. Иң кулае, әлб-т- з тә, нефтькә ияреп чыккан тозлы су. Катламның үз суы... Кула гн g кулай да, ләкин аны ныклап аерырга һәм тупларга кирәк. Чыганакның үзендә үк зур күләмле махсус резервуар кормыйча коты та □ алмыйсың... Шәүкәт Хәсәнов моны НГДУ җитәкчеләре алдына күп- ? тән куйган, күптән таләп итә. Ниһаять, төзүчеләр куба... Ләкин с аларның эшләре ничек бара: акрынмы, шәпме? Менә ни өчен Хә- 3 сәнов иң әүвәл Ык Тамагыннан әйләнеп кайтырга ниятләде шикел- < ле... *
Ул арада түбәндә КамАЗ төзүчеләренең һәм завод коллективла- ** рының урман кырыйларына, аулак тугай куеннарына сыенып утыр- < ган ял базалары, пионер лагерьлары күз алдыбыздан йөгереп үтте. ~л Озакламый карашларыбыз Камага килеп кушылган Ык елгасының өзек-өзек көмеш тасмасына текәлде.
Менә шунда гына Шәүкәт Хәсәнов, башын миңа таба борып, нәрсәдер әйтте, аның тавышын вертолет гөрелтесе йотты. Мин иңнәремне сикерткәч, ул тавышын көчәйтә төште:
— Чаллыда, дим, горисполком председателе Гыйләҗев алай бо лай ялга китмәдеме икән?
— Белмим... Ә нигә?
— Нигә дип, квартирлар хакында инде...
Нефтьчеләрдән дистә ярымлап кеше, шул исәптән Шәүкәт үзе дә. Яңа калада һәйбәт квартиралар алып, төпләнеп өлгергәннәр инде. Иртәләрен эшкә дә вахта автобусына төялешеп китәләр. Ләкин читтә- ятта яшәп, торакка чират көтүчеләр дә байтак икән әле.
— Гыйләҗевпең, дим, җаен китереп булса ярый ла!..
Коточкыч гөрелдәп, дер-дер калтыранып очкан вертолетта әнә нәрсә турында уйланып барган икән бу ипле-инсафлы җитәкче-. Хәер, монысы да бәләкәй проблемалардан түгел шул...
«Күлләр»дә әллә ни озак тоткарланмадылар.
Тезүчеләр олы резервуар кору эшенә керешкән инде. Кирәкле тезү материаллары китертелгән. механизмнар бар тик эшче куллар саны гына такыррак. Эшкә тотынуларына Хәсәнов канәгать. 1л кинәт җанлана төште. Тезүчеләр белән «иләшкәндә, аның тел то- бендә бер нәрсә ятканлыгын чамаларга була: эшләрне тизләтеп бе : маемы, резервуарны кышка тикле ничек та өлгертәсе иде - катлам- га су кудырырга кирәк ләбаса! Ә төзүчеләрнең җавабы ап-ачык
— Материалга тоткарлык булмаса. эш бездән тормас!
Вертолетның һәр сәгате, һәр минуты кадерле. Хоганов белән Лаврухинның әле бүтән мәйданнарда да буласылары бар. Мондагы эреле-ваклы чыганаклар Кама буйлап йөз илле чакрымнаргача сибелгән. Өлгерсәләр. Апабугадагы төп базага да сугылмакчылар. т сәбәпле РИТС башлыгы белән инженер-технолог Ык Тамагындагы
Аннары Хәсәнов беравык оператор Ирек Әюпов белән гәпләшеп алды. Килгән шәпкә үк Лаврухин операторга бер кочак газета-журнал тоттырган иде, Ирек шуларны култык астына кыстырган килеш, сыңар кулы белән сумаладай чәчен сыпыргалап ала:
— Энергия булмагач, нишлисең инде... тукталдык шулай...
— Кайчан өзделәр?
— Ике сәгатьтән артык инде.
— Соң электриклар базадан иртүк киткәннәр ләбаса! Бу тикле дә «акрын өлгермәс» булырлар икән!
— Җиренә җиткереп эшләгез дип, мин аларга үзем дә кат-кат әйттем... Профилактика әйбәт үткәрелсә, соңыннан үзебезгә үк җиңелгә туры киләчәк,— диде Хәсәнов.
Вертолетка утырып китәр алдыннан ук Ирек Әюповны янә кисәтергә кирәк тапты:
— Энергия килеп, групповойны җибәргәндә замерны төп-төгәл ал. Хата китә күрмәсен тагын...
— Абынмабыз...
Вертолет, өөм-өем болытларга таба күтәрелеп, бераздан бөтенләй чебенгә әверелде һәм аның гөрелтесе дә ишетелмәс булды. Мин әрле-бирле сугылып йөрүнең бернинди дә кызыгын тапмыйча, культбудкага кердем.
Ирек Әюпов койкага утырган да газета-журналларга чумган. Мин аның белән гәп корып җибәрмәкче идем, әмма ул сүзгә үтә саран булып чыкты. Биргән сорауларыма да: «Шулай инде», «Болай ярыйсы гына» кебек өзек-төлек җавап бирүдән узмый. Ахырда, минем үземә дә газета-журналларга үрелүдән бүтән чара калмады.
Без шулай, гыйлем өстәп, энергия килүен көтеп утырганда, бер заман ни ишетим, җил купты, ул да түгел, чиләкләп яңгыр коярга тотынды.
Ирек Әюпов койкага утырган да газета-журналларга чумган, кучкыл йөзендә чиксез куаныч балкытып, ишекле-түрле йөренеп алды. Аннары ишекне ачып, ялангач башын яңгыр астына куйды:
— Вәт кирәк иде! Җәй буе көттерде бит. Үзе шундый җылы! Бәрәңгеләр өчен әкәмәт инде бу!
— Чәчкән уҗымнарга да!
— Әйтерең юк!
Без шулай сөенешеп 'ишекле-түрле йөргән чагында, түбәндә, эстакадада утырган вагоныбыз астында дөбер-шатыр мотоцикл тавышы ишетелде. Гөрелте тынып, бераз вакыт үтүгә, ишектән Мирзанур Сабиров атылып килеп керде. Өсте-башы манма су, үзенең авызы колагына җиткән.
— Менә, ичмасам, булдырды! — Кинәт ул мине шәйләп алды. — 0, кунак бар икән! Төкле аягың белән!.. Чәй эчтегезме әле?
Мин аны шул хәлендә бөтереп алмакчы булдым:
— Чәй калмас... Ә менә син өйләндеңме әле?
— Кая ул!.. Вакыт тими, кәләш килми, дигәндәй...
Сүзгә Ирек тә кушылды:
— Мирзанур инде менә дигән өй дә өлгертте. Тик кыз дигәне генә, каһәре...
— Ә үзең соң?! Мин менә син юньсезнең, син булдыксызның муенына кайчан элмәк салырлар икән дип көтәм! Өйләнгәч ничек була икән дип карап карарга...
Культбудканы яңгыратып көлешеп алдык.
Мирзанур тиз генә өстен-башын алыштырды да яшь киленчә җитезлек белән кухняда әштер-өштер килә башлады.
— Иң әүвәл чәйләп алыйк! Кичкә таба бәлкем балык та чама
ларбыз. Петя куна киләм дигән иде. Иртәгә аларга сменага чыгасы. Тагын төнгә каршы уха ашап кына...
Мин шундук кулымны селтәдем:
— Юк, юк, рәхмәт! Монысында мин бөтенләй куну нияте белән килмәдем. Өйдә эшләр муеннан... Вертолет электрикларны алмага килү белән...
— Ниткән вертолет ди бүген?! Күрмисезмени, бөтен дөньяны каплап алды ич. Иртәгә очса да рәхмәт әйтерсең әле.
Шул чак түшәмдәге лампочка гөлт итеп кабынды. Мирзанур белән Ирек ашык-пошык кына җыендылар да тышкы якка атылдылар. Ике-өч минут үттеме-юкмы, Мирзанур үзенең мотоциклына атланып, пычрак чәчрәтә-чәчрәтә, ерак скважиналарга элдертте, ә Ирек якындагы группалы установкага чапты.
Бу юлы миңа чәйне япа-ялгызыма эчәргә туры килде.
Җәйнең соңгы көннәре... Яңгыр хәзер сибәли генә. Болын-тугай- ларны җиңелчә томан баскан. Бер кырыйда, әрәмәләр артында җыйнак кына вышка күренә. Анда — скважиналарга җир асты ремонты үткәрүчеләр. Илдар Сәләхетдинов бригадасы. Алар оста хирурглар сыман: авыр сырхаулаган скважинага тиешле «операция» ясап, аны терелтәләр, сафка бастыралар.
Якындагы группалы установкада куәтле насослар гөрелди. Еракларга сузылган торбалар буйлап «кара алтын» ага. Чаллыдагы Баш корылмаларда тәмам тазартылгач, ул Әлмәт тарафларына кудырыла һәм анда «нуленче» километрда «Дуслык» магистраленә килеп кушыла. Аның соңында дөнья читләренә сәфәр тота...
Җыйнак кына, бәләкәй генә «Күлләр» чыганагы. Гүзәл Ык Тама гы... Куәте алай зур да түгел үзенең. Ләкин Мирзанур бик тә хаклы: тамчылардан җыела лабаса ташкыннар...
...Кичке эңгер таралырга торганда, электриклар килеп төште. Озын чәчлеләр, шуклар. Шау-гөр килеп иң әүвәл трансформатор будкасына сугылдылар. Анда сүз булсын өчен генә операторларны әрләгәндәй иттеләр. Шуннан соң үзара бәхәскә керештеләр. Вертолет булмаячак, нишләргә? Туп турыдан Турай перевозы аша Алабугадагы төп базага элдертергәме, әллә әйләнеч һәм озын юллардан Минзәлә, Чаллы аша китәргәме?
— Бу пычракта паромга керүләре, ай-һай... Безнең машинаны күтәрә аламы-юкмы бит әле ул...
— Иртәгә Кызыл Тауга дигәннәр иде. Әллә шунда гына сыптырабызмы?
Менә инде кичке эңгердә карасуланган тал куаклары, тонык Җемелдеген сирек-спрок утлар артка таба йөгереше башлады. Ык Тамагы торган саен ераклаша бара...
Анда озын көз һәм кыш алдының мең төрле мәшәкатьләренә чумып, үз кичерешләрен заман каршылыкларына вайлн белүче минем дусларым калды. Борышы итенче һем балыкчы токымының уллары һем оныклары - җир хуҗалары, члге квн тон байлык ееюү челәр калды.