ЯЗУЧЫ ФРАЗЕОЛОГИЯСЕНЕҢ = КАЙБЕР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
a
Q
зучы-художник, нинди генә әсәр иҗат итмәсен, халык теленең бетен х мөмкинлекләреннән киң һәм оста файдаланырга тырыша. Ул бигрәк тә < сүзлек байлыгына, аның саф чишмәдәй чылтырап аккан, күңелләргә £ ятышлы сүзләренә, гасырлар дәвамында халык сөйләмендә чарланып шомарган ка- _ натлы тәгъбирләренә, мәкальләргә һәм әйтемнәргә, образлы фразеологик өйләнмә- ләргә мөрәҗәгать итә. Кыскасы, язучы тел өстендә эшләүгә әйтеп бетергесез күп көч түгә. i=
Чыннан да, ни өчен әдипләр телгә шулай нык игътибар итәләр, сүз сайлауга, яңа 2 әйтемнәр куллануга зур әһәмият бирәләр соңТ Бу сорауларга җаеап табу, сәнгать әсәрләренең телен өйрәнү теоретик һәм практик яктан ифрат кыйммәтле бер эш санала.
Кызганычка каршы, татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган бөек язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның тел-стиль үзенчәлекләре, шул җөмләдән фразеологик фонды кул тимәгән өлкө булып кала килә дип әйтерлек. Ә бит ул художник буларак татар әдәби теле лексикасы арсеналында булган бай чаралар белән искиткеч оста эш иткән, хикәя, роман төзелешенә яңа стиль керткән, яңа буяулар салган язучы! Туган телебезгә ул һәр вакыт ихтирам һәм хөрмәт белән караган, аңа саклык күрсәткән, халык теленең бай һәм күпьяклы сүзлек катламнарында энҗе бөртекләредәй яшеренеп ятучы кыйммәтле сүз һәм тәгъбирләрне үзенең хикәя һәм романнарында гаять дәрәҗәдә урынлы һәм, әйтергә кирәк, новаторларча файдаланган.
Телебезнең фразеологиясен иҗади куллану ягыннан Галимҗан Ибраһимовның романнары аерата игътибарга лаек.
Мәсәлән, мәшһүр әдипнең СССР халыкларының Үзәк нәшрияты тарафыннан 1924 елда Мәскәүдә бастырып чыгарылган «Казакъ кызые романындагы фразеологик әйләнмәләргә генә игътибарны юнәлтсәк тә, без гаять кыйммәтле тел хәзинәсенә тап булырбыз. Бу роман Г. Ибраһимов иҗатында аерым урын били. Ул язучының башка халыкларның тормыш-көнкүреше, язмышы белән, интернациональ темалар һәм проблемалар белән турыдан-туры кызыксынуын күрсәтеп тора.
Мәгълүм булганча, романда XIX йөзнең ахыры һәм XX йөзнең башларындагы социаль-экономик үзгәрешләр җирлегендә күчмә казакъ кабиләләренең тормыш- яшәеше сурәтләнә. Автор дала тормышының киң панорамасын яктырта, реалистик картиналарда халык массаларының аңында барган тирән үзгәрешләрне ача, төрле социаль катлам вәкилләре образларының тулы бер галереясен тудыра.
Г. Ибраһимов «Казакъ кызы» романы белән үзенең чын-чыннан классик язучы һәм олы сүз остасы булуын раслады. Романдагы образларны, вакыйгаларны сурәтләүдә ул телебезнең алтын фондыннан — фразеологиясеннән үрнәк булырлык оста файдалана. Берничә мисал китерик.
Карлыгач-Сылуның Арсланбайга булган саф мәхәббәте, аның эчке кичерешләре «йөрәк» сүзе белән ясалган фразеологик әйләнмә аша тасвирланып бирелә:
«Шул вакыт ишек ачыла, ялгыз бер егет килеп керә. Бүз балалар, сылулар арасында кайнашып йөргән бор акын, тора биреп, кунак егетне мактый башлый. Кыз аңа күз ташлый: озынча төз буй. яңа сызылып килгән куе кара мыек, маңгайга таба
Я
бераз киңәеп килгән акыллы йөз, билдә кәмәр, кулда камчы. Яшь йөрәккә ут тешә, мәгәр танымады, кем дип сорарга кыймады, сүз әйтергә теле бармады...» 1
Искә төшереп үтәргә кирәк, «йөрәк» сүзе белән ясалган фразеологик әйләнмәләр татар халкында элек-электән кешеләрнең интим кичерешләрен, гыйшык-мәхәб- бәт тоту, сөешүләрен сурәтләү чарасы буларак кулланылган: йөрәк яну, йөрәк ярсу, йөрәк өзелү, йөрәккә ут салу, йөрәк тилпенү, йөрәк серен серләшү, йөрәк ялкынлану, йөрәкне телем-телем кисү һ. б. Күренүенчә, Г. Ибраһимов «йөрәккә ут төшү» дигән яңа, эмоциональ-экспрессив яктан көчлерәк әйләнмә кулланган.
Байтүрәнең халыкны вәхшиләрчә изүе Биремҗан әкә авызыннан әйтелгән түбәндәге фразеологик әйләнмәләр ярдәмендә тәгъбир ителә:
«— Илчегә үлем юк, мин сиңа шелтә кылмыйм, мәгәр,— диде,— син Байтүрәгә әйт; адәм баласы кулы белән эшләгәнне муены белән күтәрергә тиешле! Илгә таш чәчте, кан агызды, әгәр болар бугазына утырса, үз чәчкәннәрем үсте дип белсен!I!» (279—280 битләр.) «Аңарчы дәшми утырган кунак егет Арсланбай да сүзгә кушылды:
— Байгышның туфрагы авыр булыр, үз йөрәгенә күп адәмнең күз яшен йоткан иде!— диде» (325 бит).
Китерелгән мисаллардагы таш чәчте, кан агызды, йөрәгенә күп адәмнең күз яшен йоткан иде кебек тәгъбирләр Байтүрәнең кем булуын, эчке сыйфатларын әнә шулай кискен һәм калку итеп күз алдына бастыра.
Җолкынбайның Сарсымбай йортында интегеп, кыйналып яшәве «аркам күп камчы ашады» (378), ә тукалның ял күрмичә көне-төне эшләве «күземә йокым керми» (326) дигән фразеологизмнар белән бик уңышлы сурәтләнә.
Романдагы фразеологик әйләнмәләр, образлы сөйләм стилен тудыру белән бергә, катлаулы мәгънәләр алып киләләр, персонажларны характерлауга булышлык итәләр.
Әдип үз әсәрендә, сүзтезмә калыбы белән ясалган фразеологик әйләнмәләрдән тыш, җөмлә тибындагы фразеологизмнардан да иркен файдалана. Мәсәлән, йөрәк кайнау, йөз кату, йөрәк парчалану, йөз суыну, күздә ут уйнау, тел бәйләнү, күзне кан басу, күңел кату, күңел сыну кебек әйләнмәләр әнә шундыйлардан.
Галимҗан Ибраһимов бер мәгънәне бирү өчен төрле урында төрле фразеологик әйләнмәләр куллана. Андыйларны синонимик фразеологизмнар дип атарга була. Мәсәлән, татар телендә «күз» сүзе ярдәмендә ясалган фразеологик тәгъбирләр йөзгә җитә. Романда да без бер үк тәгъбирнең кат-кат кулланылуын очратмыйбыз: «Ишектән аягын атлауга тирмәнең эчендәге байлыкка, кирәгә буйлап тезелгән буяулы сандыкларга, кат-кат өелгән атлас юрганнарга, хәтфә келәмнәргә күзләрен йөртте...» (271); «Тирмәдән далага күз ташлауга, аның алдына кайнап торган җәйләү килде: әйтерсең штаб тирәсен сырып алган миллионлы гаскәр!» (273); «...күршедән берничә казакъ, көпеләрен җилкәләренә салып, акрын, сабыр атлап, казаннан табакка сосылган итнең чамасына күз төшереп, уртадагы өлкән өйгә керделәр» (320); «Еракта ак таң беленә башлагач, үз урынына күчеп ятыр алдыннан, кызның үтенүе буенча, бәйләүдәге ала айгырга күз салу өчен чыккан иде» (331) һ. б.
«Сүз», «тел» төшенчәләре белән бәйләнешле әйләнмәләрне алып карасак та, шундый ук хәлне күрербез: «Каршы әйтергә йөрәгем җитмәде... Гомеремдә бер мәртәбә авызым ябылды» (285); «Куркып, агарып молла килеп керде. Нидер әйтмәк булса да, теле бәйләнде» (330); «Айбала һушыннан китә язы, телен югалтты, сердәшенең беләгенә тотынды...» (264); «Ләкин кунаклар телләрен тешләделәр, алар, үзлә-ренең шәрәфен саклау белән бергә, гауга чыгармыйча бетерү ягындалар иде» (389); «Егет берничә мәртәбә сорарга дип авыз ачса да. өлкән адәм үзе әйтмәгәч, батырчылык кыла алмады» (285); «Каршы тел әйтергә ни амалым бар?» (328); «Эчүнең исәбе-саны булмады, кымыз күбрәк китерелгән саен, башлар җиңеләя, күзләрдә ут уйный, телләр чәчәнләшә бара иде» (350); «— Атлары Сарсымбайныкына охшый... Түрдә утырганы Биремҗан аксакал имәсме?—дип, сүз ташлады» (335); «Шуның белән сүз киселде» (292).
Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романында, фразеологик әйләнмәләрдән тыш, метафоралар, метанимияләр, синекдохалар, чагыштырулар, сынландырулар,
Г Ибраһимов. Сайланма әсәрләр Казан, 1956 ел. II том. 295 бит. Барлык мисаллар шул томиан алынды Алга таба битләре генә күрсәтеп барылачак.
эпитетлар, мәкальләр һәм әйтемнәр, казакъ теле сүзләре, казакъ халкына гына хас әйтелмәләр дә киң урын алып тора. Аларны җентекләп өйрәнү язучының тел-стиль үзенчәлекләрен ачуда шулай ук әһәмиятле.
Фразеологик әйләнмәләр, халыкның образлы фикерләү дәрәҗәсен билгеләүче ф тел берәмлекләреннән берсе буларак, матур әдәбият әсәрләрендә тел-сурәтләү чараларының иң катлаулыларыннан һәм шул ук вакытта иң тәэсирлеләреннән, тойгы- лыларыннан, үткеннәреннән һәм үтемлеләреннән исәпләнәләр. Алар художестволы әсәр стиленә сәнгатьлелек бирүдә, фикерне ачыграк итеп җиткерүдә гаять әһәмиятле роль уйныйлар, образларны, вакыйгаларны сиземлерәк, тулырак итеп ачалар, әсәр теленең халыкчанлыгын, гадилеген, аһәңле яңгырашын тәэмин итәләр. Аларның мәгънә җегәрлеге теләсә нинди сүзнекенә караганда икеләтә-өчләтә көчлерәк була. Га-лимҗан Ибраһимов — бу мөмкинлекләрдән иркен файдаланган бөек язучы.