ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР
Йөрдем озак кичке урамнарда Очратырга теләп Тукайны, Уйлар минем уйнап-кайнап торган Йолдыз тулы күккә текәлде.
Тукай — йолдыз, җылы, йомшак, иркен Бишенче ел җәе күгеннән, Бишенче ел тетрәүләрен тыңлап. Җәйрәп яткан Җаек күгеннән Атылып чыккан йолдыз, биек, якты Унҗиденче еллар күгенә
Барып җитми янып сүнгән йолдыз. Эзе ләкин һаман күренә.
Күп күзәттем йолдыз атылганын,
Эзе—күктә, эзе — акылда, Сүнгәндә дә йолдыз йолдызларның Арасына икән атыла.
Фронттан бирле салмаган Итегем аягымда,
Кайттым мин сугыш беткәч тә Авылга май аенда.
Атладым җайга, янда ат, Арсаң атта барасы, Фронтлар арасы түгел Арча — Әтнә арасы.
Кайттым чик куеп үлемгә. Җирдәге бар әрнүгә, Сәер хис: гаҗәп, кешеләр Җир казый бәрәңгегә. Ышанмый күңел, уйлыймын Сугышның утын һаман, Сәер хис: кешеләр җирдә Бәрәңге утырталар.
Утырып ява да яңгыр, Төсләр аралаша да, Салават күпере тоташа Кырдагы полосага. Күренми очы-кырые, Барасым күптер сыман, Бу күпер —иҗатка яңа Салынган күпер сыман. Керәм, кемнәрдер алдыма Әйтерсең палас сала, Студиягә кергән күк Керәмен полосага. Керәмен, кагыла ботаклар Бик таныш куллар кебек, Кемнәрдер кичә полоса Сузган да кунган кебек, һәркайсы таныш, кул биреп, Күрешәм берәм-берәм, Ямь-яшел пластинкаларны Көйләгән өрәңгеләр, Мәңгелек пластинкалар күк Өрәңге яфраклары Әйләнә, бөтен моңнарны Язганнар як-яктагы. Озатып кала зирекләр, Озатып кала чаган, Буыннар тавышын тыңлап Узамын полосадан.
Тыкрык башында иске йорт. Тузаннан каплап йөзен, Тора ул чатта, түбәсе Яшел мүк — яшел уҗым. Тыкрык башында иске йорт, Тузган, тузан, боек, тын, Тигез, гөр килгән чакларын Белә идем бу йортның. Таралган... Ничә яз килеп, Ничә җәй һәм кыш үткән, Тагын яз, ишегалдында Әрекмән дә кычыткан. Каз бәбкәләре янында, Ярлы, ишле балалы, Үстергән безне авылның Шул киң ишегаллары. Чатта йорт... Капкасын ачып, Ул каршы алмый инде, Йөрим шул капка төбендә, Йөримен арлы-бирле. Тынлыкта шунда оядан, Кыегыннан чорманың,
Сыерчык баласының мин Ишеттем чырылдавын. Тыкрыкта, кичке эңгердә, Тынып шундый чырылдый; Гәүдәсе, оясы, йорты — Бөтен нигезе дерелди. Чырылдый ярсып, охшаган Башы орчык башына, Калдырып җаваплылыкны Сыерчык баласына, Таралган бу йорт, төрлесен Төрле якка очырган... Сыерчык баласы белән Тик мин генә ул чордан.
Кайтты Тукай,
Ялдан кайткан сыман, Әйбәтләнә төшкән саулыгы, Үз урынына калып торганнардан Кабул итеп алды Чаллыны.
Тукай теле, аның «Туган тел»е Әйтерсең бер изге догалык, Шәмаилләр итеп элгән халык, Әй, бу халык, бөек бу халык. Ул бер кулы белән һәйкәл салган (һәйкәлләрен аның сана, ил), Ул икенче кулы белән үзенең Шагыйренә язган шамаил.
Шагыйрьләрнең Аккош күлендәге Дачасында (димә: наяннар), Флокслар белән бергә үсә Пугачевлар, Гомәр Хәйямнар. Чәчәкләргә гашыйк Хәсән Туфан Бакчасында көзге бер таңда Үзе баккан чәчәкләрне өзә, Изгеләрчә илтә Тукайга, һәр ел шулай, һәр ел бер вакытта Куя чәчәк, Тукай — алласы, Шунда тәмам кушылып бетә кебек Тукай белән Туфан арасы.
Әхматшин Фоатка
Кайта ул көтү алдыннан, Тоеп дөнья киңлеген, Әйтерсең майда Берлинга Килеп көргән көн бүген. Көтүе төрткән дә башын Ул атлап барган юлга, Уйларын гүя төшенгән Кабатлап бара шунда. Көтүе сүзсез буйсынган, Бер сүзсез күнгән барсы, Кайта ул көтү алдыннан, Зур. горур күләгәсе Яткан кич тыныч кырларга (Үткән ул уттан-судан), Көтүен алып бара күк Җир шары уртасыннан. Читенә басам-басам дип, Бата барган кояшның, Атлый... Шагыйрь башым белән Атлавыннан көнләштем. Көнләштем, хәрәкәтендә Сизелә бөек заманы, Атлый, кырларның өстендә Ике канат — кожаны.
9
Бу гомерне рухның күтәренке Көннәрендә икән син очла, Үч иткәндәй туры килә шул рух Дугадагы авыр сугышка.
Татарларның үзләреннән алда, Бөек эшләр көткән таңнарда Гармуннары килеп керә башта Тольяттилар, КамАЗ, БАМнарга.
Үз җиремдә кыйммәт торам,
Торам алтын мин монда, Торам кыйммәт — һәр җырымны Язам алты миллионга.
һәйкәлсез авыл... Солдатлар... Сагына кем алар кебек?!
Тик һәйкәл юкка авылга Керми торалар кебек.
Кинәт кенә килеп чыгалар да Есениннар белән Шукшиннар, Югалалар кинәт — тагын бушлык... Аңлатырлык сүзләр юк шуңар.
Яшәртеп җибәрә иде Бер шат сәламең элек, Каралдың яңгырлы көзнең Борчак саламы кебек .
Утыз елдан соң да блиндажда Кул сәгате... Көтик килгәнче, Котелогын тотып батальонның Кухнясына киткән иясе.
Кайда сез, безнең әниләр! Табып, алларга салып, Бишеккә салып тирбәткән, Кабык арбага салып, Таң белән уракка киткән Шаулатып тыкырыкны... Тугыз-ун бала үстергән, Сабыр һәм киң холыклы, Кайда сез, безнең әниләр! Көн арты көн баеган, Ургансыз, суккансыз ялгыз, Шул хакта комбайннар Уйлана бүген кырларда, Җиремнең саф орлыгы Агыла бункерга... сагынам: Зур җанлы, сабыр, олы, Кайда сез, безнең әниләр!
Чаллыда иске нигездә — Йорт күчкәч, калган шунда — Утыра ялгызы чия Кирпечләр арасында. Яшәдек тигез дигән күк, Бәхет теләп халкына, Ул чәчәк аткан шушьмда Узган көннәр хакына.