УКУЧЫ СҮЗЕ
«Казан утларыхның 1975 елгы 9—10 саннарында Әмирхан Еникинең
«Гөләндәм туташ хатирәсе» дигән кечкенә романы басылган иде Әсәр
турында укучыларыбыздан редакциягә һәм автор исеменә күп кенә хатлар
килде У купыларыбызга шул хатларның кайберләрен тәкъдим итәбез
Әмирхан иптәш!
«Казан утларыонда басылып чыккан «Гөләндәм туташ хатирәсе» дигән романыгызны бик
яратып укыдым! Бу романны бөтен укытучылар коллективы укып чыкты һәм яратты.
Сезнең романда Салих абый бик акыллы, талантль) һәм чибәр кеше итеп күрсәтелгән. Моңа бик
ышанырга була. Романыгызны пьеса итеп тә язарга булыр иде. Тик Салих абыйга охшаган артист
уйнасын иде. Телевизордан карар идек. Безнең авыл зур, төзек, бай. Халкы культуралы. Зур
клубыбыз, яңа мәктәбебез бар.
НУРШИДӘ СӘЕТОВА.
Оренбург өлкәсе, Новомусино авылы.
Хөрмәтле Әмирхан ага!
Сез «Гөләндәм» әсәрегез белән Салих Сәйдәшевне дөньяга икенче кат тудырдыгыз.
Мең рәхмәтләр Сезгә «Гөләндәм» өчен!
Укучыгыз СӨЕМБИКӘ ИХСАНОВА,
Пермь өлкәсе. Горшки авылы.
Кадерле редакция!
Мин үзем Ульяновск шәһәрендә яшим. Татарча газета-журналларга бик теләп язылам, һәм
аларны кызыксынып укып барам. Әле менә Әмирхан абый Еникинең «Казан утлары» журналында
«Гөләндәм туташ хатирәсе» исемле кечкенә романы басылып чыкты. Аның башы журналның 9 нчы
санында иде, ахырын түземсезлек белән көтеп алдым. Әсәрдә Гөләндәм туташның кемгә тормышка
чыкканы ачык әйтелмәгән. Газиз әфәндегә тормышка чыккан диеп уйлыйсы да, ышанасы да килми.
Шуны ачыклап әйтмәссезме икән? Сездән түземсезлек белән җавап көтеп, киләчәктә тагын шундый
яңа романнар, хикәяләр басуыгызны үтенеп:
МӨСЛИМӘ.
Ульяновск шәһәре.
Кадерле редакция!
Без, сезнең укучыларыгыз, «Казан утлары» журналының 9. 10 саннарында басылган «Гөләндәм
туташ хатирәсе» дигән кечкенә романны укып бик дулкынландык. Бу романда бөек татар
композиторы Салих Сәйдәшевнең тормышы сурәтләнә. Күренекле композиторның көйләрен яратып
тыңлыйбыз, ләкин аның хакында бик аз беләбез. Салих Сәйдәшевнең ары табан тормыш юлы
хакында да язсагыз иде.
Зур хөрмәт белән:
ВЕНЕРА БАЯЗИТОВА.
НӘГЫЙМӘ СӘМИГУЛЛИНА.
нефтьчеләр.
Башкортстан. Дүртойле эшчеләр
поселогы.
Хөрмәтле Әмирхан Еники ага!
Әле генә «Казан утлары» битләрендә басылган «Гөләндәм туташ хатирәсе»н ип тәшем Рәшидә
белән бергәләп, тирән кызыксыну белән укып чыктык. Бу әсәр безнең күңелләрдә саф мәхәббәт
турында бер моң булып урнашты, Салих Сәйдәшкә карата булган мәхәббәтебезне тагын да көчәйтте.
Русчага тәрҗемәсен биргәндә «Светлая любовь» дигәнрәк исем килешмәсме икән. Гафу итегез,
монысы безнең фикер генә.
Тирән ихтирам белән әдәбият сөючеләр:
ЯКУБ ЗАНКИЕВ.
РӘШИДӘ ЗАНКИЕВА.
Төмән өлкәсе. Хуҗайлан авылы.
Хөрмәтле Әмирхан Еники иптәш!
Сөекле композиторыбыз Салих абый Сәйдәшеа турында язган романыгыз күңелемә бик хуш
килде. Салих абыйның нәфислеген һәм аңа гына хас булган башка яхшы якларын, шулай ук 16—17
яшьлек кызның нечкә хисләрен, саф мәхәббәтен шул кадәр матур итеп тасвир итүегез өчен Сезне
чын күңелдән котлыйм.
Сезнең романны укыгач, Салих абыйның 1925—1928 елларда педагогия техникумында безгә
музыка укытып йөргәне һәм яшь вакытларым исемә төште.
Салих абыйның 1922 елдан 1954 елга кадәр булган тормыш юлы хакында да яп сагыз, бик шат
булыр идем.
Ихтирам белән сәламләп:
ХИСАМОВА. Казан.
Кадерле редакция!
«Казан утлары» журналында басылган «Геләндәм туташ хатирәсе» романын укып чыктым.
Ләкин журнал битен ябасым килмәде. «Шулай итсә ни булган, болай итсә ни булган» дип. Гөләндәм
туташ өчен өзгәләндем. Геройларның үзләрен күргәндәй булдым, күренмичә генә артларыннан
ияреп йөргән кебек хис иттем.
Гаиләбез белән әдәбият, музыка яратабыз. Журналда басылган әсәрләрне, башка әдәби
китапларны ял көннәрендә әниемә кычкырып укыйм. «Гөләндәм туташ хатирәсе» өчен язучы
Әмирхан Еникигә зур рәхмәт!
Яңа әсәрләр көтәбез.
М. ИСӘНЧУРИНА,
Оренбург өлкәсе. Иманкол авылы.
Хөрмәтле «Казан утлары» журналы!
Күңелемне майтардыгыз «Гөләндәм туташ хатирәсе» турында язып... Гөләндәм туташ берәүнең
бергенәсе, хезмәтче белән үсә...
Аның әнисе дә бер җирдә дә эшләми. Бер кызга ике хезмәтче, укучы күңелендә бу бит шик
калдыра дип әзрәк уйлар идегез. Егет булсам, бер кич суыкта салкын тидереп, өч ай мендәр өстендә
яткан сырхауны яратмас идем. Мин Сабираны яратыр идем.
ТӘСЛИМӘ ӘХМӘТҖАНОВА,
Төмән өлкәсе, Стережевой поселогы.
Бу әсәрне мин, аерылмыйча диярлек, яратып укып чыктым. Миңа бу бик ошады. Көчле лирик
әйбер... Уналты-унҗиде яшьлек бер кыз исеменнән генә язылган булса да, эченә күп нәрсә — тарихи
вакыйгалар, тирән фикерләр сыйган... Ул Салих -Сәйдәшевнең яшь вакыты белән таныштырып
кына калмый, шул еллардагы хәлләрне, карашларны һәм татарларның милли тормышын да төрле
яктан күрсәтә. Инде әсәрнең төп нигезе булган Гөләндәм белән Салих арасындагы саф мәхәббәтнең
ничек үсүе оста язылганын әйтәсе дә юк.
Р. ИЛЬЯСОВ,
Рига шәһәре.
Ромен Роллан әйтә, әсәрнең художество кыйммәте — аның ихлас күңелдән язылган булуында, ди.
Автор ихлас күңелдән язса, димәк, ул чын художник.
Әмирхан Еникинең бу кечкенә романы да әнә шундый саф, ихлас күңелдән язылган әсәр.
Тормышны, кешеләрне, заманны тасвирлауда бернинди дә ясалмалык сизелми. Без анда чын. тере
кешеләрне күрәбез. Менә бик самими, нечкә табигатьле яшь кенә кыз Гөләндәм. Музыкага булган сәләте
аны талантлы музыкант, булачак композитор Салих Сәйдәшев белән якынлаштыра. Алар арасында
табигый рәвештә саф. тирән мәхәббәт башлана... Бу мәхәббәтнең ахыры ни белән бетүе дә, минемчә,
дөрес чишелгән. Кыскасы, барысы да бик ышандырырлык.
Аерым күренешләр рәвешендә генә булса да, шул заманның театр, музыка, әдә бият дөньясы да
шактый тулы, җанлы итеп күрсәтелгән. Халыктан чыккан чая, үткер, шул ук вакытта самими, кече күңелле
Сабира аеруча оста язылган.
Авторның бу кечкенә романы да, башка әсәрләре шикелле үк, укучылар өчен үзенә күрә бер бүләк
булды диясем килә. Тик язучы әсәренең телендәге кайбер -кимчелекләрне, мәсәлән, «генә», «гына»,
«кенә» кебек кушымчаларны киметә төшсә, яхшырак булмас иде микән?
ӘМИНӘ ХАЩИЕВА.
Мәскәү.