Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛ ДИҢГЕЗЕ


иңгезне беренче күргәч, хәйран калып, озак-озак карап торганым хәтердә. Эссе көн иде. Күккә карыйм — очсыз-кырыйсыз зәп-зәңгәр һава. Диңгезгә карыйм — очсыз-кырыйсыз зәп-зәңгәр җәймә. Җил юк. Диңгез тын. Серле. Күңелгә әллә нинди уйлар килә: ниләр бар икән аның төбендә? ..
Телне дә халык әнә шундый очсыз-кырыйсыз диңгезгә охшата. «Тел дигән диңгез бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, эзләгәннәр чумып алыр, эзләмәгән коры калыр», ди.
Г. Ибраһимовның беренче томын тәүге тапкыр кулга алгач, тел диңгезе төбендәге энҗе-мәрҗән искә төште. Әдипнең теле бай булуы, әсәрләренең йөрәк ялкыны белән язылганлыгы хакында кем генә белми! Менә шуңа күрә бай тел диңгезенә тизрәк чумасы, дулкыннарына колач салып йөзәсе килә. Шундый хис белән «Яз башы»н ничек укып чыкканымны сизми дә калдым. Укып чыктым да томны янә күкрәгемә кыстым — тирән уйга чумдым: чыннан да, менә кайда икән тел диңгезе!
Юк, тел диңгезе әле халыкта. Халык аны баласыдай кадерләп үстерә, күренексез, тупас җирләрен шомарта; баладагы алама гадәтне гел-гел каккалап торган кебек, телдәге ятышсыз күренешләрне рәхимсез рәвештә алып ыргыта. Тел һаман инсафлана бара; халыкның үзенчә әйтсәк, диңгездәге энҗе-мәрҗәнгә әйләнә. Язучы шул диңгезгә чума. Энҗе-мәрҗәннәрне җыеп, әдәби әсәр иҗат итә. Г. Ибраһимовның беренче хикәясендә сүзләр әнә. ничектер, җай гына, диңгез дулкыны кебек тирбәлеп тора, алар бер-бер артлы синең күңелеңә шифа булып ятып бара кебек. Лексик-фраэеоло- гик состав та бай, язучының үзенә генә хас сурәтләү чаралары, поэтик бизәк тә күп. Гадәттә елганы зәңгәр тасмага охшаталар. Г Ибраһимов үз авылы яныннан аккан елга агышын назлы кыз йөрешенә охшата: «Бу киң вә дулкынлы үлән диңгезенең нәкъ уртасыннан наэлы кыз йөреше кеби боргаланып-боргаланып аккан елга үзенең көмештән ялтыраган төсе белән бөтен тирө-якның күркен әллә ничә кат арттырып җибәрә». Мәдрәсәдән кайткан малай туган авылының табигатенә әнә шулай йөрәге белән сөеп, яратып, гашыйк булып карый. Авторда шундый асыл сыйфат, кайнар хис-тойгы. табигатьнең эчке матурлыкларына мөкиббөнлек булмаса, елга агышын наэлы кыз йөрешенә охшатып ләззәтләнмәс иде. Табигать йөрәге дигән фразаны Г. Ибраһимов кул кулланучан. Әдипнең үз йөрәге табигать йөрәге белән тоташ. Шуңа күрә талантның табигатьтән килүен әйтә дә ул: «Чын мәгънәсендә шагыйрь булу өчен анаңнан шагыйрь булып туу кирәк. Кеше үзе теләп шагыйрь була алмый, аны табигать ясый» ††††††††.
†††††††† Г Ибраһимов. Татар шагыйрьләре. Оренбург. 1913 ел. Я бит
М. Хәсәнов Г Ибраһимов. Казан. 1964 ел. 65 бит.
Д
ф ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
Сыйнфый көрәш утыннан, революция дулкыннарыннан читтә йөрсә, политик хәлләр эчендә кайнамаса. вакыйгаларны күңеле, йөрәге аша үткәрмәсә, Г. Ибраһимов үзе дэ табигыи талант белән генә әдәбият мәйданында бу дәрәҗәгә үк күтәрелә дә алмас иде бәлки. Әдипнең иҗатын фәнни нигездә тикшергән Мансур Хәсәнов бу хакта болай Ди «Табигый талантның үзе генә художник алдына заман куйган иҗтимагый таләпләргә җавап бирерлек сәнгать әсәрләре тудыру өчен җитми әле. Талантның чын зур көч-кә әверелүе өчен тагын әле прогрессив, дөньяга революцион караш белән кораллануы да кирәк» '.
Әмма шулай да, иң беренче шарт — табигый талант, тел осталыгы. Г. Ибраһимов тел диңгезендә иркен йөзә, аның мөмкинлекләреннән оста, иҗади файдалана. Тау күкрәгеннән бәреп чыккан чишмә елгага кушылып, аның суын тагын да арттырган, сафландырган кебек, әдип йөрәгеннән чыккан һәр образлы фраза әдәби тел диңгезенә җәүһәр булып барып кушыла. Романтик рухта язылган баштагы хикәяләрендә автор табигать эчендә әсәрләнә. Соңрак исә яз, диңгез, дулкын сүзләре тирән күчерелмә мәгънәләрдә кулланыла башлый. Мәсәлән, «Безнең көннәр» романында ул сүзләр бөтен Россия масштабында кайнаган революция ташкынын бер фразада әйтеп бирергә ярдәм ите: «Олы Россия диңгезендә күтәрелгән куәтле революция дулкыннары; дөньяны каплаган ут диңгезе дулкыны; йөрәкләрне үз дулкыннары эченә суырып алды Һ 6.
Халык дулкын сүзен эчке кичерешне белдергәндә куллана. Мәсәлән, йөрәгем дулкынлана, ди. Ә Г. Ибраһимовта, күрүебезчә, дулкын әнә нинди революцион идеяләрне чагылдыручы эмоциональ-стилистик мәгънәләр белән баетылган. Бу инде кояш җир суларын алып парландырып, кире үзенә шифалы яңгыр итеп кайтарган кебек.
Әлеге фразаларда революционерның кырыслыгы, хис-тойгыны зур акыл белән әралаштырып, йөрәк ярсуы белән әйтү бар. Бу сүзләр эчендә хәтта революционер- язучының үз образы күзгә бәрелеп тора кебек.
Менә «Татар хатыны ниләр күрми» повестенда авылдан җиде кыз китеп, тугыз «илен төшәсе көннең бер картинасын ничек бирә язучы: «Бикъярлар һәммәсе, киенеп- ясанып, урамнарга агылдылар. Салам түбәле өйләр, кәкре-бөкре тыкрыклар, коймалар текмәләр, читәннәр — һәммәсе бертуктаусыз әле анда, әле монда йөгереп кайнашкан аллы-гөлле күлмәкләр, зәңгәрле-яшелле, кызыллы-сарылы шәлләр дулкыны эчендә калдылар. Кара бишмәтләр, җиңсез камзуллар, кайсы оеклы-чабаталы, кайсы итекле кырма бүрекле көяз егетләр шул купшы шәлләр, яулыклар арасына сибелделәр». Игътибар итегез: зәңгәрле-яшелле, кызыллы-сарылы шәлләр дисәк, аерым-аерым кешеләрне генә күрәбез, ә инде дулкын сүзе аларны ишәйтә, бөтен бер массага әйләндерә. Ә менә кырма бүрекле көяз егетләрнең шул дулкынга барып сибелүе нинди образлы, җанлы картина тудыра! Биредә дулкын белән сибелделәр сүзен алып ташласаң, әлеге картинаны күз алдына ачык китереп булмас иде.
Башка урында әдип шундый ук кыска фразалар белән иҗтимагый хәрәкәтне, кешеләрнең йөз-кыяфәтләре аша аларның эчке хәл-әхвәлләрен тасвирлый. «Безнең көннәр» романының бер урынында Г. Ибраһимов шәкертләр хәрәкәтен менә ничек сурәтли: . Мәдрәсәнең һәммә катлавы туктаусыз кайнап торган дулкынны искә төшерә иде. һәммә бүлмәләрдә шау-шу бара. Ябык, саргылт йөзле, хәлсез карашлы, ач яңаклы, беразы казаки, бишмәттән, кайберләре фуражка яки кара күлмәк өстенә бәйләнгән каештан, бик күбе җитү чәчле, ләкин һәммәсе диярлек начар киенгән шәкерт җәмәгате бүген эш ташлау алдыннан завод эчендә кайнаган эшчеләргә якн бунтка әзерләнгән күп солдатлы казармага охшыйлар, үзләре туктаусыз төркем-төркем булып сөйләшәләр, кычкырышалар, каяндыр искән җил белән кузгалып торган диңгез кебек, бүлмәдән коридорга, аннан түбәнгә, баскычка, тагы югарыга, тагы коридордан бүл-мәләргә агып, гөрләп йөриләр».
Шәкертләр хәрәкәте — гомуми революцион хәрәкәтнең бер күренеше. Язучы моны әйтми. Художник буларак, тасвирлы сүзләр куәте аша күрсәтә. Вакыйганың мәгънәсен эш ташлау алдыннан завод эчендә кайнаган эшче, бунтка әзерләнгән солдат казармаларына чагыштырып сиземләндерә. Каяндыр искән җил белән кузгалып торган диңгез кебек дигән чагыштыру да характерлы. Ул җил, билгеле, мәдрәсә шәкертләренә теге олы Россия диңгезендә күтәрелгән куәтле революция дулкыннары белән
килеп кергән. Кузгалган түгел, кузгалып торган диңгез. Болай әйтү дә үзенчәлекле, ченки бу — вакытлыча кузгалу. Өзекне дәвам итик. Язучы шәкертләрнең тышкы күренеше белән эчке дөньяларын яраштырып сурәтли, «Нәҗип Камалны күргәч, ябык
саргылт йөзле, ярым русча начар киемле, җитү чәчле, ләкин һәммә сугышка әзермен
дип караган ялкын карашлы шәкертләрнең бер төркеме, шул уртак дулкыннан аерылып. аңа таба каршы килделәр».
Г. Ибраһимов халык телендәге әзер тәгъбирләрдән гаять оста файдалана. Барлык иҗатында алты меңнән артык фразеологик әйтелмә генә бар. Мәкальләр дә җитәрлек Ләкин ул бер урында әзер форманы кулланса да, икенче урында инде аны кабатламаска тырыша. Чит җирдә солтан булганчы, уз җиреңдә олтан бул дигән мәкальне Г Ибраһимов бер биттә үзгәртми файдаланса, икенче урында, шуның эчтәлеген саклаган хәлдә. Мисырда патша булганчы. Канганда гидай булу артык дип ала. Сүзләрне дә кабатламаска тырыша ул. Әйтте, сөйләде дигән лексик берәмлекнең, мәсә
лән. әллә ничә синонимын куллана: тезеп китте, суз куертты, сайрап китте, сызып - чыга алды, сөйләп бирде, хикәя кылды, әйтә салды, сөйләргә тотынды, гәп куертты. § калкытып утте. йөгереп үтте, аваз салды, һ. б.
Г. Ибраһимов еш кына бер тәгъбир белән кешенең үткәне һәм бүгенгесен, бетен Г уй-тойгысын күрсәтеп бирә. Бу да шул тел маһирлыгына бәйләнгән. «Кызыл чәчәк- S ләр хикәясепндә, мәсәлән, Гыйрфан бай кызы революциядән соң авылга кайта. Тор- _ мыш аны шактый үзгәрткән. Элекке иркә, матур йөзендә хәзер җитдилек бар. Тирә- < якка уен-көлке чәчә, җиңеллек чәчә торган күзләрендә ниндидер уй катнаш акыл пәрдәсе капланган. Солтан аны шулай күрә. Ә сөйләшә башлагач, икенче бер дөнья = ачыла: «Ул иркәләнде, күзләрендә элекке заманның нуры, куштанлыгы ялтырап кит- < те». Язучы шушы бер метафора аша кеше психологиясендәге тирән катламнарны күрсәтә. Яки менә «Безнең көннәр«дәге Гәүһәр туташ образы: нечкә зифа гәүдә,
матур алсу ирен аның чибәрлеген күрсәтсә, зәһәрле караш эчке дөньясын ачып сала. Әдип озак сөйләп тормый, аз сүз белән күп мәгънә аңлата.
Әсәр героеның нинди сыйнфый катлам кешесе булуына, иҗтимагый тормыштагы роленә карап, язучы кыска гына бер чагыштыру аша да аның характерын ачып салуга ирешә. «Безнең көннәрвдәге революционер Гәрәй — усал телле, ялкынлы йөрәкле.
шашкын күңелле, дошманга аяусыз, тимер характерлы кеше. Аның кулына эләксәң, ычкыну мөмкин түгел. Моны әдип тимер ыргак кебек кеше дигән чагыштыру ярдәмендә раслый.
Шул ук әсәрдәге Шакир солдат хакында ул болай ди: алпавытны суярга хәзерләнгән кеше кебек каты карый». Башка бер сүз әйтми, шушы бер фраза революция дошманнарына йодрык төйнәгән корыч йөрәкле солдатларны күз алдына китереп бастыра.
Г. Ибраһимов конкрет бер образ аша киң гомумиләштерүләр ясау алымына еш мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, ул бер башкорт образы кыяфәтендә бөтен халыкның каһарманлык сыйфатларын чагылдыра: «...кыяфәте белән дә чын башкорт иде. Майланып. ялтырап торган киң кара йөзе, кош йомыркасыдай зур уенчак күзе, башындагы чын камчат бүреге белән билендәге көмеш кәмәре — моның рус гаскәрләренең алгы сафында Парижга барып кайткан мәшһүр тарихи каһарманнарның берсе икәнен
ачык күрсәтәләр иде».
Күз карашы, елмаюы аша да кешенең ни уйлаганын әйтү, эчке дөньясын ачып салу оста психолог булуны таләп итә. Г. Ибраһимов әнә шундый кодрәткә ия. Югарыдагы кайбер мисаллар да моны раслап тора Тагын берничә мисал: җиңеп чыккан генерал елмаюы белән көлде; Сәлимов мыек астыннан мыскыллы елмаю белән Мефистофельчә көлеп утырды һ 6.
Аз сүз белән күп мәгънә аңлату, игътибар итсәң, әдип томнарының һәр битендә күзгә ташлана. Сүзгә саранлык (экономиялелек), әсәрләре теленең халык сөйлә
менә якынлыгы, сүзләрнең гаять нечкә стилистик-экспрессив мөмкинлекләрен эшкә җигә белү — болар барысы да әдипне күренекле тел остасы итеп таныта.
Төрле тарихи, иҗтимагый-политик һәм социаль күренешләрне сурәтләү язучыларны билгеле бер дәрәҗәдә публицистика стиле чараларын файдалануга этәрә. «Тирән тамырлар». «Безнең көннәр» романнарында да урыны белән публицистика стиле үзен сиздереп куя. Ләкин Г. Ибраһимов. оста художник буларак, ул сизелүне
31 «К У» М3.
161
һич тә озакка сузмый, матур сүз җепләре белән тизрәк чигүләргә ашыга. Кыскасы, матур әдәбият стиле белән публицистик стиль элементларын да яраштыра белә әдип. Кайнар хис, тирән тойгы, йөрәк җылысы белән язу аны прозада шагыйрь итә. Вакытында бу хакта күренекле әдәбият белгече П. С Коган да әйткән иде. Г. Ибраһи- мов кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр семьясына башын югары тоткан хәлдә барып керергә хаклы, ди ул.XXXI
Әдип теленең төп үзенчәлекләреннән берсе итеп, аның әнә шул прозадагы поэзиясен күрсәтәсе килә. Ул поэтик элементлар әсәргә җылы тын өрер өчен генә түгел, ә бәлки зур фикерләрне эмоциональ тасвирлау өчен кулланыла. Табигать күренешләрен дә зур уйланулар аша җанландыра ул: мәсәлән, кук белән диңгез сөешә... күк нурлы күзләре белән җир йөрәгенә карый... Язучының тасвирламасын укыганда син әллә нинди матурлык дөньясына кереп югаласың.
Бу мәкаләдә Г. Ибраһимов теленең кайбер үзенчәлекләренә генә тукталынды. Яки, икенче төрле әйтсәк, язучының тирән тел диңгезеннән тамчы-тамчы үрнәкләр алып күрсәтү генә булды. Ә инде эзләгәннәр табып алыр, эзләмәгән коры калыр дигәнне истә тотсак, Г. Ибраһимов теле диңгезенә кат-кат чумарга кирәклеге көн кебек ачык.