ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕГЕ ТУРЫНДА ЯҢА ХЕЗМӘТ
атарлар арасында иҗтимагый- политик һәм философик фикер үсеше тарихында мәгърифәтчелек хәрәкәте әһәмиятле урын алып тора. Узган гасырда һәм бигрәк тә аның икенче яртысында киң җәелгән бу хәрәкәт татар хезмәт ияләренең рухи ихтыяҗларын, алар- ның теләк һәм омтылышларын гәүдәләндерде- Мәгърифәтчелек фикере төп асылы белән урта гасырчылык туңлыгына, дини обскурантизм һәм фанатизмга каршы юнәлдерелгән иде Ул халык арасында үз вакыты өчен алдынгы булган идеяләр һәм фәнни белемнәр таратуга ярдәм итте Соңга табарак Татарстанда иҗтимагый фикернең турыдан-туры рус революцион- демократлары йогынтысы астында үсеп китүе, татар халкының рухи культурасы тагын да баюы өчен мәгърифәтчелек зарури бер баскыч булды.
Шул рәвешчә, татар мәгърифәтчеләренең идея мирасын тикшерү прогрессив иҗтимагый-лолитик, философик-социологик, табигый-фәнни һәм тарихи фикер үсешен өйрәнүдә бик кирәкле буын тәшкил итә. Я. Г Абдуллинның күптән түгел дөнья күргән монографик хезмәте нәкъ менә шушы зур һәм әһәмиятле проблемага багышлан-ган.
Татар мәгърифәтчелегенең кайбер мөһим мәсьәләләре, аның туу һәм үсеш тарихы, аерым мәгърифәтчеләрнең иҗади эшчән- леге моңа кадәрге хезмәтләрдә инде шактый тирән ейрәнелгән иде Бу зшкә. барыннан да элек Г Ибраһимов. Г. Сәгъди,
'Я Г Авлтттнн Тятяжкии пгккяетитмьскяя ми . (( <ч<иа п.ная ' ............................... и »>миг 111-16
JCM'J I Татарстан катап яашрмяты. 19№са, оят.
М. Гайнуллин. Р. Нәфиков. К Фасеев, X. Мөхәммәтов. С. Михайловалар тарафыннан зур өлеш кертелгән булуын билгеләп үтәргә кирәк. Бу авторларның хезмәтләренә тиешле бәя биреп. Я. Абдуллин үзенең монографиясендә төп игътибарны татар мәгърифәтчелегенең аз өйрәнелгән өлкәсенә — мәгърифәтчеләрнең философик һәм социологик карашларын ачыклауга юнәлтә. Ләкин иң элек ул, методологик яктан бик дөрес килеп, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең формалашу чорына һәм аның төп этапларына гомуми характеристика бирә; мәгърифәтчелекнең идея нигеэләреи һәм чыганакларын ачыклый; татар һәм рус мәгърифәтчеләре. Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа фикер ияләренең карашларындагы уртак һәм аермалы якларны күр-
Табигый ки. иҗтимагый-политик фикернең, шул исәптән мәгърифәтчелекнең формалашуында һәм үсешендә һәр халыкның милли тормыш шартлары хәлиткеч рольне уйный Шуның белән бергә, монда башка халыклар идеологларының йогынтысы да зур булуын истән чыгарырга яра-мый. Татар халкы гасырлар дәвамында һәм Көнчыгыш һәм Көнбатыш халыклары белән тыгыз культура-экономика багланышлары тота. Монографиядә күрсәтелгәнчә, татар мәгърифәтчеләре борынгы Көнчыгышның Ибн Сина. Әл-Фараби. Ибн Рәшид, Ибн Баҗҗа, Ибн Халдун, Фирдәүси кебек фикер ияләренең иҗат мирасын тирәнтеи үзләштерәләр. Гарәп һәм фарсы телендәге чыганаклар аша алар Аристотель. Платом, Пифагор. Эвклид. Фалес. Сократ һәм башка борынгы грек галимнәренең карашлары белән танышалар, һәм, әлбәттә, татар
Т
мәгърифәтчеләренең зур күпчелеге рус телен һәм
рус культурасын яхшы беләләр. Алар В. В.
Радлов, А. М. Казимбек, И. Ф. Готвальд, Н. Ф.
Катанов, В. В. Вельяминов-Зернов кебек рус
галимнәре белән бергә эшлиләр. Авторның үз
сүзләре белән әйтсәк, «татар мәгърифәтчеләре
рус иҗ- тимагый-политик һәм фәнни фикерендә
бара торган үзгәрешләрдән хәбәрдар булып
торалар» (33 бит). Бер үк вакытта рус телендәге
әдәбият алар өчен Көнбатыш Европадагы фән,
философия, иҗтимагый фикер казанышлары
белән таныштыручы канал булып хезмәт итә.
Татар мәгърифәтчелегенең үзенчәлекле
якларына тукталып, Я. Абдуллин бу үзен-
чәлекләрнең социаль-экономик мөнәсәбәтләр
табигате, милли традицияләр характеры, хезмәт
ияләренең аңына ислам дине тәэсире, милли-
колониаль изү яшәп килүе һәм башка күп кенә
материаль һәм идеологик, сыйнфый һәм милли,
эчке һәм тышкы, тарихи һәм агымдагы факторлар
белән билгеләнүен ышандырырлык итеп
исбатлый.
Санап үтелгән факторларны анализлаганда,
монография авторы партиялелек принцибын
эзлекле саклый, татар мәгърифәтчелегенең
социаль-сыйнфый табигатен, аның идея
юнәлешен ачыклауга җитди игътибар бирә. Ул
татар мәгърифәтчелеге үзенең төп сыйфатлары
белән буржуаз характер йөртүе, чөнки аның
вәкилләре, ихтыярлы рәвештәме, яки
ихтыярсыздан- мы, җәмгыятьнең ул вакыттагы
«алга таба үсеше белән бәйләнгән
тенденцияләрне гәүдәләндерүчеләр булуы»
турында яза (53 бит).
Алдарак әйткәнебезчә, Татарстанда
мәгърифәтчелек нигездә феодализмга каршы
юнәлешле иде. Гәрчә күпчелек мәгърифәтчеләр
үзләре руханилар яки дини мө- хиттән чыгучылар
булсалар да, мәгърифәтчелек фикере ислам
тәгълиматының орто- доксаль-фанатик
агымнары белән көрәштә формалашты. Татар
халкы яшәгән конкрет шартларда
мәгърифәтчелек өченче сословие, шул исәптән
хезмәт ияләре интересларына да җавап бирде.
Шуның белән бергә, татар мәгърифәтчелеге
бердәм, бөтен һәм эзлекле бер хәрәкәт түгел иде.
(Бу хакта монографиядә басым ясап әйтелә.)
Аның эчендә, хәрәкәт тулаем антифеодаль
юнәлешне саклаган хәлдә, философик һәм
социологик проблемаларны аңлатуда, хезмәт
ияләренең җәмгыятьтәге урынын һәм ролен
бәяләүдә каршылыклы тенденцияләр яшәп
килде. Мәгърифәтчеләрнең идеалларына тарихи
чикләнгәнлек хас булуын онытырга ярамый. Алар
социаль проблемаларны кешенең әхлакый
камиллегенә ирешү, культураны үстерү, хезмәт
ияләрен хуҗалык итүнең алдынгы формаларына,
мәгърифәткә, фәнни белемнәргә тарту юлы белән
хәл итәргә өметләнделәр. Кыскасы, татар
мәгърифәтчелеге тулаем алганда прогрессив
характерда булса да, ул үз чорының иң мөһим
бурычларын чишә алмады.
Китапның татар мәгърифәтчелеге өйрәтүләрендә
философик һәм дөньяга караш проблемаларын
анализлауга багышланган сәхифәләре зур
кызыксыну белән укыла. Автор Г. Курсави, Ш.
Мәрҗани, К. Насый- ри, Ш. Күлтәси кебек
мәгърифәтчеләрнең хезмәтләрендә бу
проблемаларның ничек хәл ителүенә тәфсилле
туктала, аларның философик культурасы нинди
дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Материяне аңлату,
аның атрибутларына (пространство һәм вакыт,
чиклелек һәм чиксезлек, хәрәкәт) характеристика
бирү, кешенең үзен әйләндереп алган мөхитне
танып белүенең асылына төшенергә омтылу
кебек катлаулы философик мәсьәләләрдә
мәгърифәтчеләрнең нинди позициядә
торганлыклары укучылар алдында шактый тулы
ачыла.
Татар мәгърифәтчеләренең философик
карашларындагы үзенчәлек шунда ки, алар
үзләренең төп карашларына ислам дине
догмалары һәм ышанулары системасын (кәлям)
тәнкыйтьләү һәм мистикага бирелүне,
суфичылыкны (дөньядан ваз кичүг язмышка
буйсыну) кире кагу аша килделәр.
Әлбәттә, суфичылыкны, ортодоксаль ислам
тәгълиматын тәнкыйтьләү ул әле атеизм
позициясендә тору дигән сүз түгел. Татар
мәгърифәтчеләре барысы да дөньяга караш
мәсьәләләрендә теге яки бу дәрәҗәдә югары
идеяне (алланы) тануга нигезләнделәр, исламның
изге чыганаклары көръән һәм сөннәтне кабул
иттеләр. Аларның дингә тискәре карашы,
әйткәнебезчә, ислам тәгълиматы системасын
тулысы белән инкарь итмәстән, кешеләрнең дини
догматларга сукырларча ышануын, схоласти-
каны, фанатизмны тәнкыйтьләү белән генә
чикләнде. Я. Абдуллин бу чикләнгәнлек һәм
эзлексезлекне мәгърифәтчелек фикеренең тарихи
кысалары, шул чорның конкрет тормыш
шартлары тудырганлыгын бик дөрес күрсәтеп
үтә.
Татар мәгърифәтчеләре философиядә
рационализм юнәлешенең кайнар тарафдарлары
булдылар. Алар кешенең акыл кеченә чиксез
ышану белдерделәр, танып белүнең ирекле
булуын, фәннең һәм философиянең диннән
бәйсезлеген яклап чыктылар. Моның шулай
икәнлеген автор Г. Курсави, Ш Мәрҗани, К.
Насыйри һәм башка мәгърифәтчеләрнең
хезмәтләренә киң таянып исбат итә.
Ш. Мәрҗани турында, мәгърифәтче буларак, әле
соңгы елларда гына сөйләнелә башланды. Анда
да тикшеренүчеләр алгы планга аның олы
тарихчы-галим булуын куеп киләләр. Мәрҗани
исә татар иҗтимагый фикер тарихында күренекле
фикер иясе буларак та әһәмиятле урын тота. Ул үз
заманының иң мөһим философик мәсьәләләренә
җавап табарга омтылды, үз халкын урта
гасырчылык чоңгылыннан чыгару, аны гомуми
кешелек прогрессына тарту юлларын эзләде. Я.
Абудллин үзенең монографиясендә Мәрҗани
шәхесен һәм иҗат мирасын менә шушы яктан
ачуга зур игътибар бирә.
Алланы дөньяның башлангычы сыйфатында
таныса да (ягъни, объектив идеализм
позициясендә торса да). Ш. Мәрҗани табигатьнең
һәм җәмгыятьнең вакыт эчендә барлыкка
китерелүен турыдан-туры инкарь итте. Аның
күзаллавы буенча, чынбарлык, алладан бәйле
булса да, мәңгедән яшәп килә, ул — чиксез, ул
даими һәм өзлексез рәвештә үзгәрү һәм яңару
процессына дучар булып тора. Китапта басым
ясап күрсәтелгәнчә, Ш. Мәрҗанинең алласы — ул
һәркайда һәм һәркайчан барлык әйберләрнең һәм
күренешләрнең нигезендә ята торган гомуми
яшәеш принцибы. Табигать исә, илаһи асылның
күренеше буларак, шулай ук мәңгелек һәм чиксез,
бу мәңгелек һәм чиксезлек чикле әйберләрнең
һәм күренешләрнең бертуктаусыз алмашынуы
һәм яңаруы аркылы гамәлгә аша (103 бит). Шулай
итеп, монографиядә Ш. Мәрҗанинең карашлары
пантеистик идеяләр сыйфатында бәяләнә.
Безнеңчә, бу фикер белән килешергә кирәк. Әмма
Мәрҗани пантеизмының характерын билгеләүдә
автор үзенең позициясен төгәл белдерми.
Философик фикер тарихында билгеле булганча,
ике терле — идеалистик һәм материалистик
пантеизм була. Әгәр китапта Ш. Мәрҗани
пантеизмының шулерның кайсысына ныграк
тартылуы ачык итеп күрсәтеп үтелсә, аның
философиясенә бирелгән бәя тагын да тулырак
булыр иде.
Ш. Мәрҗанинең философик карашларындагы
эзлексезлек, аның еш кына дингә һәм идеализмга
кереп китүе икенче бер мәгърифәтченең —
Шәмсетдин Күлтә- синең (1857—1932) философик
карашларын тикшерү фонында бигрәк тә ачык
булып күзгә ташлана.
Ш. Күлтәси исеме соңгы елларга кадәр
тикшеренүчеләрнең игътибарыннан читтә калып
килде. Үз чорының шактый радикаль фикер иясе
булган, реакцион ислам идеологиясен фаш итүгә
һәм татарлар арасында фәнни белемнәр таратуга
күп тырышлык куйган бу мәгърифәтче галимнең
философик карашлары турында беренче булып
Я. Абдуллин язып чыккан иде («Казан утлары»,
1972 ел. 12 сан). Табигый ки. Ш. Күлтәси иҗатын
анализлауга Я. Абдуллин үзенең
монографиясендә дә киң урын бирә. Ул Ш.
Күлтәсинең, философ буларак, деизм
позициясендә торуын күрсәтә. Ягъни, Ш. Күлтәси
галәмне башлап барлыкка китерүче итеп алланы
таный, ләкин реаль чынбарлык соңыннан үз
законнары буенча, үзен тудырган беренче сә-
бәптән бәйсез рәвештә яши дип аңлата. Күлтәси
фикеренчә, материя мәңге яши. Хәрәкәт, өч
үлчәнеш (озынлык, биеклек, киңлек) һәм вакыт
материаль җисемнәрнең атрибутлары гына
булып торалар. Мәгърифәтче материаль
җисемнәрнең үзлекләре материянең үзенә кадәр
һич тә яши алмавын катгый төстә әйтеп үтә.
Билгеле, бу карашларны чын мәгънәсендә
философик материализм дип раслап булмый. Ни
өчен дигәндә, Ш. Күлтәси материаль дөньяның,
ахыр чиктә, барыбер югары илаһи көч
тарафыннан тудырылганлыгы мәсьәләсен куя.
Үзләренең философик өйрәтүләрендә татар
мәгърифәтчеләре танып-белү мәсьәләләрен дә
читләтеп үтмәделәр. Монографиядә
күрсәтелгәнчә, алар кешенең танып- белү
мөмкинлекләренә зур ышаныч белән карадылар
танып-белүдә объект һәм субъект
мөнәсәбәтләрен күз алдына шактый төгәл
китерделәр: күмәк тәҗрибә, теоретик һәм эмпирик
белемнәрнең ролен дөрес аңлауга якын ук
килделәр Шулай да философиянең төп
мәсьәләләрен хәл итүдәге эзлексезлек, дингә һәм
идеализмга таба чигенешләре аларга чагылыш
теориясен фәнни аңлау позициясенә басарга
мөмкинлек бирмәде.
Монография авторының татар мәгъри-
фәтчеләренең философик карашларына биргән
гомуми бәясе белән тулысынча килешергә
мөмкин. «Татар мәгърифәтчелеге философиясе,
— диелә китапта, — гәрчә дөньяга дини-
идеалистик караш белән араны кискен рәвештә
өзә алмаса да, рационалистик философия булды,
ул бер очракларда пантеизм, икенче очракларда
деизм белән бәйләнгән иде һәм, дөньяга прогрес-
сиврак караш буларак, урта гасырлар ирра-
ционализмына һәм мөселман схоластикасына
каршы торды... Табигатьне, илаһи асылны
пантеистик һәм деистик рухта аңлату дөньядагы
әйберләрне һәм күренешләрне аларның үз
табигатеннән һәм эчке закончалыкларыннан
чыгып тикшерүгә һәм аңлатуга күчүдә зарури
алгы шарт булды» (143 бит).
Я. Абдуллин үзенең хезмәтендә күп кенә
социологик проблемаларны яктыртуга зур урын
бирә. Татар мәгърифәтчеләренең игътибар
үзәгендә кеше һәм аның бәхете проблемасы
торды. Шәхеснең әхлакый камилләшүендә алар
иҗтимагый үсешнең мөһим шартын күрделәр.
Менә шушы гомум танылган фикерне дәвам
иттереп, автор татар мәгърифәтчеләренең кеше
табигатен, шәхеснең формалашу һәм әхлакый
камилләшү шартларын ничек аңлауларын, бу
мөһим социологик проблеманы хәл иткәндә
аларның нинди теоретик-методологик юнәлештә
торуларын ачыкларга омтыла. Моңа кадәрге
тикшеренүләрдә тиешенчә яктыртылмаган, әмма
татар мәгърифәтчеләрен үз вакытында нык
дулкынландырган мөһим проблемаларның берсе
— социаль прогресс проблемасы.
Мәгърифәтчеләр аны ничек аңлаган, артта
калганлыкны, торгынлыкны бетерүнең юлларын
алар кайда күргәннәр? — Монографиядә бу
сорауга да җавап эзләнә.
Дөрес, философик идеализм белән араны өзә
алмаган татар мәгърифәтчеләре җәмгыять
үсешенең социаль-экономик асылын аңлап
бетермәделәр. Ләкин аларның идеяләре
гуманизм, ирек сөючәнлек рухы белән
сугарылган, гади кешенең кешелек намусын һәм
дәрәҗәсен яклауга юнәлдерелгән иде.
Мәгърифәтчеләр хезмәт ияләренең мохтаҗлыкта,
хәерчелектә яшәүләрен күрсәтү белән генә
чикләнмәделәр, бәлки тормышның мондый
тискәре күренешләрен кискен гаепләделәр. К.
Насыйри, 3. Бигиев, М. Акмулла һәм башка
мәгърифәтче язучыларның әсәрләрендә бу хәл
ачык художестволы чагылыш тапты. Бер үк
вакытта мәгърифәтчеләр табыш артыннан кууга,
мал җыюга, акча властена каршы протест
белдерделәр, эчкечелек, икейөзлелек,
комсызлык, саранлык кебек әхлакый
гариплекләрне рәхимсез фаш иттеләр.
Татар мәгърифәтчеләре милли үсеш һәм
милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр мәсь-
әләләреннән дә читтә калмадылар. Аларның бу
өлкәдәге карашлары һәм идеаллары чын-чынлап
тәкъдир ителүгә лаек. Татар халкының иҗтимагый
прогресс юлына басуы өчен аны башка халыклар,
бигрәк тә алдынгы милләтләр культурасына һәм
фәненә тарту кирәклеген дөрес аңлап,
мәгърифәтчеләр милли-колониаль изү
системасына, халыкларның үзара аралашуы
юлында реакцион дин башлыклары тарафыннан
тудырыла торган һәр төрле киртәләргә,
чикләүләргә каршы чыктылар. Ш. Мәрҗани,
мәсәлән, татар халкына Европа фәне, мәгарифе,
культурасы, промышленносте кирәклеге, белем
белән мәгърифәтнең милләт һәм тел чикләрен
белмәве хакында турыдан-туры язып чыкты.
Мәгърифәтчеләр уртак ватанда уртак язмыш
кичереп, бер җирнең икмәген ашап, гомер-гомергә
күрше булып яшәгән, бер- берсенең гореф-
гадәтләрен яхшы аңлаган рус һәм татар
халыклары арасындагы дуслыкны үстерү һәм
ныгыту кирәклеген кат-кат күрсәттеләр. Алар
(бигрәк тә К. Насыйри) татарлар һәм руслар
арасында иҗади һәм практик эшчәнлектә тыгыз
багланышлар урнаштыруга төрлечә булышлык
иттеләр, татарларга рус теле укыттылар, рус
тарихы һәм культурасы буенча материаллар
хәзерләп бастырдылар. Ш. Мәрҗани, И. Хәлфин,
X. Фәезхановлар рус галимнәре белән даими
элемтәдә тордылар, рус аудиторияләрендә
фәнни докладлар белән чыгыш ясадылар.
Татар мәгърифәтчеләренең рус һәм татар
халыклары арасындагы дуслыкны ныгыту
юнәлешендәге тырышлыклары зур әһәмияткә ия
булды. Шуны югары бәяләп, Я. Абдуллин бик
хаклы рәвештә мондый юлларны яза: «Татар
мәгърифәтчеләре эшчәнлеге татарлар арасында
интернациональ карашлар һәм тенденцияләрне
тарату һәм ныгыту өчен зур киңлек ачты. Бүген,
совет җәмгыяте шартларында, татар халкының бу
гүзәл улларының халыклар арасындагы дуслык
һәм туганлык, культура
казанышларын үзара ирекле алмашу мөмкинлеге
турындагы хыяллары чынбарлыкка әверелде
һәм татар хезмәт ияләре совет халыкларының
уртак сафында коммунизмның якты
биеклекләренә атлыйлар» (241 бит).
Бер рецензия чикләрендә генә Я. Абдуллин
монографиясендә күтәрелгән проблемаларның
барысына да тукталу мөмкин түгел. Алай да,
санап чыгу төсендә генә булса да, аларны телгә
алып үтәсе килә. Китапта мәгърифәтчеләрнең
хатын-кыз азатлыгы өчен көрәше, алариың
дәүләт төзелеше, халык мәгарифе, укыту һәм тәр-
бия принциплары турындагы фикерләре,
карашлары һәм практик эшчәнлекләре шулай ук
киң яктыртылыш тапкан. Мәгърифәтчеләрнең
эстетик карашларын тикшерүгә багышланган
бүлекчә дә бик кызыклы. Анда Ш. Мәрҗани, К.
Насыйри һәм башка мәгърифәтчеләрнең
сәнгатьнең иҗтимагый роле, аның тарихы һәм
теориясе- буенча әйткән фикерләре тирән анализ-
лана. Сәнгатьнең табигатен аңлатуда мәгъ-
рифәтчеләрнең материалистик позициядә
торуларын, сәнгатьне шәригать чикләүләреннән
һәм тыюларыннан азат итү, әдәбиятны,
музыканы, скульптураны һәм рәсем сәнгатен
үстерү өчен көрәшүләрен автор бик күп фактлар
я рдәмендә ачыклый.
Шул рәвешчә, без Я. Абдуллин китабының төп
эчтәлеген кыскача гына күздән кичереп үттек.
Җитди фәнни тирәнлек белән һәм җентекләп
язылган бу хезмәт татар мәгърифәтчелек
фикерен өйрәнүгә әһәмиятле яңа өлеш булып
тора. Татар халкының культурасы, иҗтимагый-
политик һәм философик фикере тарихы белән
кызыксынучылар бу китаптан үзләре өчен зур
файда алачагын ышанып әйтеп була.
М. САДЫЙКОВ, философия фәннәре
кандидаты.
X. МӘХМҮТОВ.
филология фәннәре кандидаты