Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХТАН БЕР СӘХИФӘ


рта гасырларда шәһәрләр, бигрәк тә башкала ролен үтәгәннәре, гадәттә икегә бүленгәннәр. Беренче өлеше кальга дип аталган һәм анда дәүләт башлыгы, хөкүмәт әгъзалары, югары дәрәҗәле руханилар урнашкан. Бистә яки шәһәр (русча «лосад») дип йөртелгән икенче өлешендә һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм башка шуның ише «кара халык» яшәгән XVI гасырда Казан шәһәрендә дә шундый бүленеш булган.
Кальга һәм шәһәр агач стеналар белән әйләндереп алынган. Кальга хәзерге Кремль мәйданыннан бөләкәйрәк урынны алып торган. Хәзерге көндә Татарстан АССР Верховный Советы һәм Министрлар Советы урнашкан бина һәм аның каршындагы бакча урынын хан сарае йорты биләгән. Йорт эчендә мәчетләр, хан нәселенең мавзолейлары урнашкан. Ул биналар матур итеп таштан эшләнгәннәр һәм, башкаларыннан аерылып торсын өчен, биек койма белән әйләндереп алынган булганнар. Кальга эчендәге яхшы ныгытылган бу цитадельгә тантана вакытларында, чит ил вәкилләрен кабул иткәндә һәм башка шундый очракларда биек манара астыннан үтел йөргәннәр. Цитадель белән беррәттән Нур Гали мәчете урнашкан булган. Нур Гали Ширин ул вакытта Казанның зур дәүләт эшлеклесе, хөкүмәт башлыгы, ханнан кала икенче дәрәҗәдәге кеше саналган. Аның мәчете дә бик мәһабәт итеп эшләнгән.
Әйтелгәнчә, кальгадәге мәчетләр, мавзолейлар, хөкүмәт йортлары таштан төзелгәннәр. Казанны алуда катнашкан рус князе А. Курбский: «Тау өстендә матур шәһәр тора, патша сарайлары һәм мәчетләр бик биек, таштан салынганнар... князь һәм түрәләрнең өйләре сөйкемле, гаҗәпкә калдырырлык итеп төзелгәннәр», — дип язып калдырган. Иван Грозный үзе дә, елъязмачы әйткәнчә. Казан белән беренче танышканда, стеналарның биеклегенә, шәһәр ныгытмаларының матурлыгына, ныклыгына исе китеп йөргән.
Хан сараена якында гына кальганең һәм бөтен ханлыкның баш мәчете калкып торган. Сигез манаралы шушы мәчет янәшәсендә зур мәдрәсә, китапханә. Казан дәүләтендә ислам дине башлыгы булып саналган сәетнең йорты урнашкан булган. Башка чиновникларның, хәрби түрәләрнең һәм руханиларның өйләре кальгадә дә, шәһәрдә дә агачтан салынганнар. Кальга стеналарында барлыгы дүрт капка булып, рус елъязмалары хәбәр иткәнчә, алар Патша капкасы яки Олы капка, Алабуга капкасы, Нур Гали һәм Төмән капкасы Дип исемләнгәннәр. Бу капкалар кереп-чыгып йөрү өчен генә түгел, ә бәлки оборона максатыннан да чыгыл эшләнгәннәр. Капкалар өстенә манара рәвешендәге махсус ныгытмалар ясалган. Ул ныгытмаларда туплар, дары һәм ядрәләр сакланган, туп һәм мылтыклардан ату өчен торымнан-торымга уемнар эшләнгән. Шуңа охшашлы оя-амбразуралар стеналарда да ясалган. Мондый чараларның ханнар сарае урнашкан кальгано тышкы дошманнардан саклау өчен гене түгел, шәһәрдәге «кара халыкмка каршы тору өчен дә күрелгән булуы бик ихтимал. Чөнки халык чуалышлары Казан феодаль дәүләтендә шактый еш булып торган.
Әйтеп үтелгәнчә, кальга һәм шәһәр стеналары имән бүрәнәләрдән тезелгән. Ике рәт ител өелгән параллель стеналар алты-сигеэ метр саен шахмат тәртибендә аркылы салынган бүрәнәләр белән бүленгән. Дүрт почмаклы мондый бураларның иңе снгев метрга кадәр җиткән. Аларның эченә таш, ком һәм балчык тутырылып, бетон кебек
У
итеп катырылган. Аларның калынлыгы һәм ныклыгы ядрә тишеп керә алмаслык, ә өстендә җигүле атлар йөрерлек булган. Сигез метр биеклектәге стеналар өстендә, сугышчыларны сакларлык итеп, икешәр метрлы коймалар торгызылган. Кайбер урыннарда исә махсус коймалар эшләмичә, тышкы як стенаны эчке ягына караганда биегрәк ясаганнар һәм ату өчен тишек-оялар уйганнар. Кирәк урында стеналар өстенә такта түбәләр япканнар. Ул түбәләр астында һөҗүм итүчеләр өстенә тәгәрәтеп төшерү өчен юан-юан бүрәнәләр, зур-зур ташлар, кайнатып агызу өчен сумала, нефть һәм башка нәрсәләр торган. Стеналар почмак ясап борылган урыннардагы биек манаралар шәһәрнең оборона куәтен арттыру өчен хезмәт иткәннәр.
Шәһәр стеналары каршына тирен чокыр-канаулар казылган. XVI гасырның икенче яртысында язылган «Патшалык китабы«нда Арча кырындагы шундый бер канауның тирәнлеге җиде, иңе өч сажин булганлыгы әйтелә. Бу канаулар табигый күлләр, сазлык һәм елгалар белән тоташканнар. Канау-чокырлар аша һәр капка алдында күперләр салынган, ләкин алар күтәрелмәле булмаган. Күренгәнчә, Казан ул чорда көчле ныгытылган крепостьларның берсе булган.
Саф һавалы биегрәк урыннарда төрле феодаллар һәм бай сәүдәгәрләр яшәгән. Түбән җирләрдә, тау һәм ерганак араларында ярлыларның тәбәнәк өйчекләре берберләренә терәлеп, тыгызланып утырган. Болак буенда һөнәрчеләр мастерскойлары тезелгән. Монда шулай ук пристань да булган. Товарлар Иделдән Казан елгасы буйлап Болакның үзенә китерелгән һәм сәүдәгәрләрнең мал-мөлкәтен ишәйткән. 1523 елга кадәр Казаннан җиде чакрым читтә. Казан елгасы Иделгә койган урынга каршы утрауда (ул сәүдәгәрләр утравы дип аталган) һәр ел саен июнь аенда ярминкә уздырылган. Казанның үзенә һәм шул ярминкәгә килеп, бик күп илләрнең сәүдәгәрләре үзара алыш-биреш иткәннәр. Казан халыкара сәүдәнең зур үзәгенә әверелгән, Европа һәм- Азия илләрен бер-берләре белән бәйләнешкә кертешкән. Шәһәрдә рус һәм әрмән бистәләре барлыкка килгән. Нугайлар һәр елны 20 мең баш ат һәм сарык сата торган булган. Казан татарлары үзләре дә чит шәһәрләр, илләр белән сәүдә мөнә-сәбәтләрендә торганнар. Бохара йөртүчеләр, сәмәркандчылар дип шул шәһәрләр белән сәүдә итүчеләрне атаганнар. Казан сәүдәгәрләре Бөек Новгород, Дмитров, Нижний Новгород һәм башка рус шәһәрләрендә торып та сәүдә иткәннәр. Мәскәүдә. Мәскәу елгасының аръягында татарларның зур бистәсе оешкан. Академик М. Н. Тихомиров, татарлар Мәскәүдәге мөселман халкының зур өлешен тәшкил иткән. Казан белән сәүдә итү Мәскәүнең сату-алу эшен арттырган, дип яза.
Казанның үзендә ике базар булып, аларның берсе хәзерге Беренче Май мәйданын биләгән. Икенчесе аннан аста Болак буенда булган. Ул урын соңыннан Ташаяк дип йөртелә башлаган һам анда ярминкәләр уздырылган. Шәһәрнең шундый зур сәүдә алып баруы аның үзендә дә һөнәрчелекнең алга китүен күрсәтә. Казанда Болгардан күчкән күнчелек, тире эшкәртү, аяк киемнәре тегү, бизәнү әйберләре ясау зур үсеш алган, ташчылар, тимерчеләр, металлчылар, коралчылар һәм башка һөнәр ияләре барлыкка килгән. Тора-бара алар, шәһәр халкының төп массасын тәшкил итеп, социаль яктан икегә — феодалларга бәйле һәм «ирекле» һөнәрчеләргә бүленгәннәр. Беренчеләре хан сарае мастерскойларында, аерым феодалларның йортларында балта осталары, чүлмәкчеләр. коралчылар, тегүчеләр, итекче- кәвешчеләр булып эшләгәннәр. «Ирекле» һөнәрчеләр үзләре ясаган әйберләрне базарда үк сатканнар. Аларның мастерскойлары да базар тирәсенә салынган. һөнәрчеләрнең күбесе эре сәүдәгәрләргә бәйле булган. Шул ук вакытта алар хан власте һәм аның чиновниклары тарафыннан да рәхимсез рәвештә изелгән.
Кара халык арасында, һөнәрчеләрдән тыш, коллар аерылып торган. Алар феодаллар һәм байларның йортларында иң авыр эшләрне башкарганнар һәм бернинди хокукка да ия булмаганнар. Сугыш вакытында әсир төшкән һәм мөселман булмаган кешеләр күбесенчә кол дип исәпләнгән. Мөселман булган ярлы халык, кол дип саналмаса да, начар шартларда яшәгән.
Феодаллар, дөньяви эш белән шөгыльләнүчеләргә һәм дингә хезмәт итүчеләргә бүленеп, изүчеләр сыйныфын тәшкил иткәннәр. Дөньяви феодаллар, ханнан кала, солтан һәм әмирләрдән, морзалар, огланнардан торган. Алар дәүләт хезмәтендә, күбесенчә хәрби хезмәттә булганнар. Хәрби хезмәттәге гади гаскәриләр эчке казаклар дип йөртелгән.
Дини феодалларга, ислам дине башлыгы сәеттән тыш, төрле шәехләр, имам, ахун, муллалар, хәлфә, мәзиннәр һәм аларның балалары кергән. Болар халыкның иҗтимагый тормышында зур роль уйнаган. Сәет дәүләтнең бөтен эшләрендә катнашкан, хәтта хан үзе дә аның чапанын үбәргә тиеш булган.
Барлык феодаллар хезмәт ияләре исәбенә яшәгән. Князьләр (солтан һәм әмир- . ләр) үз кулларында кораллы отрядлар тотканнар, дәүләтнең аерым өлкәләрендә үзләре теләгәнчә эш иткәннәр. Аларның күбесе зур җир мәйданнары биләгән, кайбер- § ләре тышкы сәүдә белән шөгыльләнгән. Дәүләттә төп көч булып әнә шулар саналган, £ Рухани феодаллар да халык җилкәсендә көн күргән.
Халык массалары һәртөрле феодаль изүләргә каршы өзлексез көрәш алып бар- й ган. Тарихи чыганакларның аз булуына да карамастан, ул көрәшкә бәйләнешле кай- £ бер вакыйгалар турында сөйләргә мөмкин. 1496 елда Казан тәхетенә Себердән кил- _ гән Мамук Шейбани утыра. Күчмә кабиләләр гадәтенчә, ул ачыктан-ачык талау поли- < тикасы үткәрә башлый. Хәтта кайбер эре князьләрнең дә. үзләрен төрмәгә утыртып. £ малларын тартып ала. Аннан соң. үзенә буйсындырырга һәм таларга теләп, Арчага поход ясый. Моның белән килешеп торырга теләмәгән халык баш күтәрә. Арча кешеләре, Казан халкы белән бер булып, үзләренең шәһәрләрен ныгыталар һәм ♦ Мамук Шейбанины анда кертмиләр. Казанга кире борылып кайткан хан шәһәр стена- а ларында үзенә каршы төбәлгән- туп көпшәләрен һәм коралланган баш күтәрүчеләрне “ күрә. Казан халкы кабат аны шәһәргә кертми, ә качып китәргә мәҗбүр итә.
Сафа Гәрәй ханлык иткәндә Казан халкы шулай ук берничә тапкыр күтәрелеп t- чыга. Елъязмаларда әйтелгәнчә 1531 елда шәһәрдә «зур гаугалар һәм буталулар» < башлана. Аеруча зур чуалыш 1546 елда була. Казан халкы, бердәм күтәрелеп, ханны 5 шәһәрдән куа. 1549, 1551 елларда да властьларга каршы баш күтәрүләр турында < мәгълүматлар бар. Тарихи чыганаклар «кечкенәпләрнең, икенче төрле әйткәндә, гади кешеләрнең «зурларлга, ягъни феодалларга, буйсынырга теләмәүләре турында сөй- О лиләр. Шулай итеп, шәһәрнең төп халкы ул вакытта ук инде феодаль изүгә каршы сыйнфый көрәш алып барган. Бу көрәш җәмгыятьнең иҗтимагый фикер үсешендә халыкчанлык идеяләрен тудырган. Шул чорда яшәгән шагыйрь Мөхәммәдьяр үзенең иҗатында гаделлек, барлык кешеләр арасында тигезлек, туганлык идеяләрен яклап чыккан. Ул халыкны җәберләүне илне һәлакәткә алып бара торган нәрсә дип караган. ханнардан гадел хөкемдар булуны таләп иткән.
Мөхәммәдьяр кебек шагыйрьләр Казанда байтак булган. Аның үзенең әйтүенчә, шәһәрдә кечкенәсе дә, зурысы да шагыйрьләр икән. Казан дәүләтендә гомумән культураның һәм әдәбиятның үсеше югары дәрәҗәдә булганлыгы башка мисаллар белән дә исбатлана. Мөхәммәдьярның замандашы, язучы һәм шагыйрь Мөхәммәд Шәриф, мәсәлән, повестьлар иҗат иткән. Аның бер повесте Төркиядә дә билгеле булган. Үзенең туган теленнән тыш ул гарәп, фарсы, чыгытай телләрен яхшы белгән.
Сигез манаралы хан мәчете янындагы зур мәдрәсә һәм китапханәдән тыш Казанда башка мәктәп һәм мәдрәсәләр дә булган. Кальга эчендәге зур мәдрәсәләрдә эре аксөякләрнең, шәһәрдәге мәктәпләрдә һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләрнең балалары укыган, һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр, бигрәк тә аларның чит илләр белән бәйләнешкә кергәннәре өчен грамоталылыкның аеруча зарури булуы да Казанда уку-укыту эшләрен юлга салуны таләп иткән. Ләкин бу хакта бездә язма материаллар сакланма-ган. Моның сәбәпләре күл, билгеле. Шуларның берсе — татар халкының мөстәкыйль дәүләте яшәүдән туктау
1552 елның 2 Октябренда Казан Иван IV гаскәрләре тарафыннан алынгач, каль- гагә һәм шәһәрнең үзенә воеводалар, стрелецлар, князьләр, боярлар, руханилар килеп урнаша. 1565—1568 еллардагы «Язу дәфтәрләре»ннән күренгәнчә, шәһәрдә хәрби хез- моттәгеләр 1010, руханилар 100 чамасы, шәһәр халкы 765 кеше исәпләнгән. Бу саннарга, әлбәттә, ир җенесеннән булган йорт хуҗалары гына керә. Хезмәттәгеләр арасында яңа чукындырылган 24 керәшен, чукынмаган — 8. шәһәр кешеләре эчендә _________________________________________________________________________________________ 9,
стрелецлар составында — 2. барлыгы 43 татар булган. Болардан кала Кабан артында оешкан татар бистәсендә 150 йорт булып, аларның һәрберсендә унар гаилә яшәгән. Шулай итеп, шәһәрнең барлык халкы унеч-унбиш меңгә җиткән. Ул вакыттагы Рус дәүләте шәһәрләре арасында Казан иң зурларыннан саналган. Чагыштыру ечен түбендәге саннарны китереп үтү дә җитә: 1579 елда Бөек Новгородта 283 йорт була. Ә
XVII гасырның 20 елларында Казанда йортларның саны 1400 дан артып китә һәм ул зурлыгы ягыннан Россиядә беренче урынга чыга.
Шәһәр төзелешендәге үзгәрешләр беренче чиратта Кремльгә әйләнеп баручы кальгадан башланган. Ул үзгәрешләрнең берсе сигез манаралы төп мәчет урынына, шуның ташларын һәм стеналарын файдаланып. Благовещенский соборын төзүдән гыйбарәт булган. Ә хан сарае урынына архиепископ, соңыннан архиерей йорты дип аталган сарай салынган. Шул ук гасырның илленче елларында Спас-Преображенский һәм Троицкий монастырьлары эшли башлаган. Кальга-крепостька каршы яктагы Елан тавында Зилантовский, икенче якта Богородицкий хатын-кызлар монастыре ачылган. Казан Кремле төзелә башлаганчы ук инде, воеводаның хәрби-административ власте белән беррәттән, монда руханилар власте да урнаштырылган. Мәскәүгә буйсынган барлык рус җирләренең православие руханилары Казан халкының рухи атасы итеп Гурий дигән берәүне сайлап куйганнар. 1555 елда аның Казанга килүе христиан диненең Көнчыгышка ясаган тәре походы төсен алган. Аның төп бурычы Казан ягы халыкларын, беренче нәүбәттә татарларны чукындыру һәм руслаштыру булган. Архиепископ Гурийның йорты үз канцеляриясе, төрмәсе, хуҗалык корылмалары булган дини учреждениегә әверелгән. Аның карамагына Казан тирәсендәге татар авылларының җирләре һәм ул авылларда яшәүче крестьяннар крепостнойлар итеп бирелгән.
155& елда Казан Кремлен төзү башланган. 1555 елның 15 декабрендә махсус указ чыгарылып, «яңа шәһәр Казанны таштан эшләү» өчен /Аәскәүдән «чиркәү һәм шәһәр төзү остасы» Постник Яковлев җибәрелгән. «Язу дәфтәрләре» раславынча, 60 нчы елларда Кремльнең шәһәр белән ике арасында 60 метр. Казан елгасы ягында 30 метр озынлыкта таш стеналары салынган. Калган өлешләре әүвәлгечә агач стеналардан торган. Таш стеналар кальгадәге җимерелгән сарай һәм мәчет ташларыннан төзелгән. Ләкин ак таштан эшләнгән бу стеналар сакланмаган. Һәртөрле ремонтлаулар, яңартулар аша безнең көннәргә кадәр килеп җиткән Кремль стеналары XVI гасырның 90 нчы елларында кызыл кирпечтән төзелә башлаган. Әмма ул вакытта да әле аның бер өлеше агачтан салынган көе калган. Кремльне таш стена белән әйләндереп алу эше XVII гасырда тәмамланган.
1558 елда Казанга килгән инглиз сәяхәтчесе Дженкинсон Кремль турында: «Казан, бик матур итеп, рус һәм татар җирлегендә төзелгән шәһәр, тау өстендә бик нык крепосте бар. Бу замок элек вал һәм агач ныгытмалар белән әйләндереп алынган булса, соңгы вакытта рус патшасы иске стеналарны җимереп, ак таштан яңа стеналар төзергә боерды», — дип язып калдырган.
Кремльгә тоташкан шәһәрдә, ягъни посадта, стрелецлар, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм башкалар урнашкан. «Язу дәфтәрләре»ндә 100 дән артык һөнәрчелек һәм 644 сәүдә итү пункты теркәлгән. Сәүдә рәте хәзерге Татарстан Дәүләт музее урынында булып, анда таможня йорты эшләгән.
Казан халкы рус шәһәрләреннән күчереп утыртылган кешеләр исәбенә үскән. Иван Грозный үзенә ошамаган бояр-князьләрне дә бирегә сөргенгә җибәргән. Күчереп утыртылганнар арасында таза хәлле сәүдәгәрләр дә булган. Аларны Астрахань. Кавказ һәм үзләренең туган яклары белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен күчергәннәр.
XVI гасыр ахырында Кабан артындагы бистә татарларның даими яшәү үзәгенә әйләнгән. Патша указларының тыюына да карамастан, алар шәһәр кырына ук китереп үзләренең мәчетләрен сала башлаганнар. Ләкин 1593 елда патша Федор Иванович, Казаннан җибәрелгән трамота-гаризага җавап итеп, татарларга үз теләкләре белән мәчетләр салуны тыярга, дигән боерык биргән.
Казан XVII гасырда да Көнчыгышта нык хәрби үзәк булып саналган. Ул халык массалары хәрәкәтен бастыру вазифасын үтәгән. XVII гасыр башында крестьяннар күтәрелеше елларында Казан идарә итүче үзәк бульит кына түгел, баш күтәрүчеләрне бастыручы гаскәрләрнең җыелу һәм оешу урыны булып та хезмәт иткән.
Крестьян сугышларында Казан тирәсендә яшәгән халыклар актив катнашкан. Алар- ның бер өлеше Болотниковка барып кушылган, ә калганнары, үз җирләрендә баш күтәреп, хөкүмәт гаскәрләренә каршы сугышкан.
Изелүгә, талауга чыдамы беткән Урта Идел буе халыклары 1615 елда баш күтә
рәләр. Аны татар һәм мари крестьяннары башлап җибәрә. Аларга чуваш, мордва, рус, удмурт һәм башкорт крестьяннары килеп кушыла. Восстание шактый зур территориягә— Сарапулдан алып Арзамаска һәм Муромга кадәр җәелә. Баш күтәргән крестьяннарның иң зур җитәкчеләреннән берсе йомышлы татар Җан Гали Вәлиулла углы була. Бу хәрәкәтне тарихта аның исеме белән Җан Гали яки Еналей восстаниесе дип йөртәләр дә. Крестьян отрядлары байтак кына шәһәрләрне камап ала, Казан, Нижний Новгород, Муром шәһәрләренә һөҗүм итә. Патша хөкүмәте аларга каршы күп санлы гаскәрләр, җәза отрядлары җибәрергә мәҗбүр була. Кораллы солдатлар Урта Иделнең төрле өязләрендә баш күтәргән крестьяннарны төрле яктан кысрыклый башлыйлар. Аларга татар морзаларының бер өлеше булышлык күрсәтә. Җан Гали восстаниесе берничә ел дәвам итә һәм ул 1619 елда гына бастырыла. Аның җитәкчеләрен Казанга алып килеп асып үтерәләр.
1646 елгы «Язу дәфтәрләре» Казанда йорт хуҗаларының саны 2540 кешегә җитүе турында сөйлиләр, һөнәрчелек белән шөгыльләнгән йортларның саны исә 800 дән ким булмаган. Бу вакытта шәһәр инде Кремльдән төньяк-көнчыгышка һәм Болак буйлап көньякка таба үскән, һөнәрчеләр арасында күнчеләр, итекчеләр, тимерче, тегүче, сабынчы һәм шәмчеләр арткан, күп санлы асламчылар (текстиль тукымалар белән сәүдә итүчеләр) барлыкка килгән. Сату-алу эшләре шактый алга киткән. Казан башка шәһәрләр белән экономик бәйләнешкә ныграк кергән. Шәһәр һәм авыл кешеләре арасында акча-товар мөнәсәбәтләре үсә. киңәя барган. Эчке сәүдә тышкысы белән тыгыз элемтәгә керә башлаган. Казанда чит ил сәүдәгәрләре күбәйгән. Монда илнең башка шәһәрләреннән дә бик күп сәүдәгәрләр яшәгән. Болар барысы да Бөтенроссия базарын тезүдә Казанның зур роль уйнавына китергән. Бөтенроссия базарының үзәк артериясе булып хезмәт иткән Идел — Кама магистрале Казан өчен шундый уңайлы шартлар тудырган. Сәүдәнең һәм һөнәрчелекнең үсүе үз чиратында шәһәрнең зураюына китергән. XVII гасырның икенче яртысында аның тирәсендә яңа бистәләр үсеп чыккан. Акрынлап шәһәр үзенең элеккеге чикләренә сыешмый башлаган.
XVII гасырда, башка бистәләр белән беррәттән, татар бистәсе дә зур тизлек белән үскән. Казан татарларының зур көчкә ия булуы Степан Разин восстаниесе вакытында ачык күренгән. Разинның якын көрәштәшләреннән берсе Хәсән Айбулат улы Карачурин аның исеменнән Казан татарларына чакыру-өндәмә хатлары язып, аларны восстаниегә кушылырга өнди. Шул ук вакытта ул Степан Разинны Казанны алырга чакыра һәм, анда барсак Казан татарларында яклау табачакбыз дип. аларның теләктәшлегенә ышана. Ләкин Казан, көчле хәрби крепость һәм Көнчыгышта алпавытларның үзәк шәһәре буларак, Разин восстаниесен дә бастыру вазифасын үти. Хөкүмәт гаскәрләре баш күтәргән крестьяннарга каршы берничә тапкыр походка чыгалар һәм Сембер янында Разин гаскәрләрен таркаталар.
XVII гасырда Казан төрле стихияле бәла-казаларга да дучар була. 1654 елдан 1656 елга кадәр чума зәхмәте шәһәрнең ун меңнәрчә халкын кыра. 1672 һәм 1684 елларда Казан тулысынча диярлек янып бетә. Ләкин бу бәлаләрдән соң шәһәр яңадан аякка баса. XVII гасыр ахырларына ул тагын да матуррак ител төзелә. Халык массаларының кул көче дә. акыл көче дә аңа бөтенләй егылырга беркайчан да ирек бирми. Болай да авыр тормышта яшәгән халык бәла-казаларны да җиңә барган һәм шәһәребезнең данлы тарихын тудырган.