Логотип Казан Утлары
Шигърият

СОКЛАНЫЙК БЕЗ ЯЗГЫ ТАВЫШЛАРГА


Агым
Иделләргә кушылып Кама ага, Аңа кушылып нәни Зәйләр ага...
...Җәйләр ага.
Мул көзләргә кушылып кышлар ага, Кышка кушылып яшел язлар ага...
... Назлар ага.
Ага сулар, суда саллар ага,
Салга кунып карт бер карга ага...
... Бар да ага.
Җилләр ага, ак болытлар ага, Нефть, руда, тимер, күмер ага...
... Гомер ага.
Казанга керү
1
Мин Казанга керәм поезд белән.
Алда калка ап-ак биналар.
Чиркәүләрдәй ялгыз түгел алар, Ялгыз түгел, бик тә куп алар.
Яшел таулар тулы ак биналар.
Беренче тау гүя ак болыт.
Казан тора бистәләре белән, Әмәтләре белән ак булып.
Сөембикә әнә — кызыл орчык, Цирк йорты — гүя тәлинкә.
Тәлинкә дә түгел, бер карасаң, Охшый икән әле бәлешкә.
Үз халкының саклый бит гадәтен, Казанның син кара рәвешен. Поезд белән килгән һәр кунакка Сузып тора цирк-бәлешен.
Мин поездым-нием белән бергә (Язмышыма шулай язганга), Кереп китәм мәңге кайнап торган Казан дигән бик зур казанга.
2
Мин Казанга очып төшеп киләм. Самолетым җайлы, заманча. Аяк астым тулып ята минем Күпме мәйдан, урам, каланча.
Торсам әгәр, басып китәрмен күк Егермешәр катлы өйләргә.
Казан радиосы мачталары Җырлап калды милли көйләргә.
Казан шундый ерак җәелгән ки — Чал Кремль—нәни бер чатыр. Бишбалталар, Кәҗә бистәләре Үзәк урам хәзер, тап-такыр.
Ә еракта завод биналары — Мәһабәтләр, зурлар, төрлеләр. Эшче күңеле сыман гап-гадиләр, Эшче күңеле сыман серлеләр.
Самолетым белән, күбәләк күк, (Язмышыма шулай язганга). Очып төшәм мәңге кайнап торган Казан дигән чиксез казанга.
3
Мин Казанга йөзеп кереп киләм. Чал Иделдә япь-яшь дулкыннар. Муеннарын сузып зур краннар Сәлам бирә Казан портыннан.
Казан белән Идел язмышына Тәңгәл минем илем язмышы. Ишетелә Идел төпләреннән Бурлакларның моңлы тавышы.
Шушы елга мәңге бәйли кебек Татарстан белән Болгарны. Битләремдә җылы җилләр тоям, Алар килгән кичеп чорларны.
Мәрмәр ярлар... Ярда неон уты... Иделемдә Казан шәүләсе.
Тау башында очар бөркет сыман Басып тора Җәлил гәүдәсе.
Параходым-нием белән бергә (Язмышыма шулай язганга), Йөзеп керәм зур бер диңгез кадәр Казан дигән олы казанга.
4
Мин Казанга җәяү кереп киләм. Акрын гына атлыйм, җай гына. Күрми калмыйм тагын дигән сыман Ниләр барын тирә-ягымда.
һәр яфрагын күреп юкәләрнең, Укып һәрбер урам исемен, Назлап үтәм яңа Казанымның һәр кирпечен, һәр өй нигезен.
Нәкышларын иске биналарның, Бизәкләнгән тәрәз башларын. Музеена кереп сыйпап чыгам Иң борынгы Болгар ташларын.
Аннан китәм Ирек мәйданына, Газоннарга, гөлләр янына. Университетның күккә ашкан Яңа биналары ягына.
Мин үземне сиңа бирәм, Казан! (Язмышыма шулай язганга.) Әйт, күңелем, кайна, сине салам Казан дигән алтын казанга.
Мәскәү дә
... Күргәч Мәскәү урамында һинд дус, негр, башканы — Искә төште гомер буе Авылымда яшәп яткан Шук керәшен картлары.
Кинәт кенә сызып-сызып Сагындыра башлады Әнкәемнең чуен белән Мичкә куйган бәрәңгесе, Парлы өйрә ашлары.
Яңгыр койды. Бөтен Мәскәү Зонтикларын каплады.
Арыш кыры белән шаулап Хәтеремә килеп керде Туган Шөгөр яклары.
Бастым мәрмәр баскычларга, Күрдем яшел яшманы.
Шунда кинәт искә төште Юл читендә тып-тын торган Татарстан ташлары.
Таптым Җәлил урамын мин — Мәскәүдә бер капканы. Урамдагы һәр кешегә Казанымны, КамАЗымны, Әлмәтемне мактадым.
Әй, Мәскәвем, гүзәл шәһәр, Ил үзәге, башкала!
Минем туган якка булган Иң-иң назлы сөюләрем Бүген синдә башлана.
Моңлы уй
Син бүген дә миннән еракта, Иртәгә дә миннән еракта, Гомер буе миннән еракта — Ләкин үзең һаман йөрәктә.
Мин бүген дә сине уйладым, Иртәгә дә сине уйлармын, Гомер буе сине уйлармын — Юк, кимемәс минем уйларым.
Мин бүген дә авыр суладым, Иртәгә дә авыр сулармын, Гомер буе авыр сулармын — Тик бәхетсез генә булмамьж.
Мин бәхетсез була алмамын, Син булганда минем уемда. Җанда мондый сөю булганда, Ямьсез була алмас бу дөнья.
Сагышланма
Яшьлек үтте ярсу давыл сыман, Булды анда байтак ялгышлар да. Тик аларга карап сүнмә, күңел. Сагышланма.
Көзләр җиткәч яшеллеген җуя, Сары төскә керә камышлар да. Тик аларга карап моңайма син, Сагышланма.
Җирдә шундый дәртле гөрелтеләр... Сокланып кал язгы тавышларга.
Гомер үтә диеп өзгәләнмә, Сагышланма.
Бәйрәм КӨТКӘНДӘ
Шундый бәйрәм килер бүген безгә — Без шатлыктан җырлар җырларбыз. Тәрәзәне ачып куярбыз да Төнге серле өнне тыңларбыз.
Өстәлләрдә булыр тәмле ризык.
Күңелләрдә татлы хыяллар.
Безнең утка килгән күбәләкләр Бездә бәйрәм назы тоярлар.
Шәраб исен иснисе дә килмәс, Татлы сүзләр безне исертер. Язгы дөнья ачык тәрәзәдән Безгә җылы җилләр китертер.
Тыелгысыз булыр яшерен дәртләр, Тотанаксыз булмас тик алар.
Тәннәр буйлап тыйнак дулкын узар — Кавышырлар күктә дөньялар.
Күпме көтеп алган бу кичәне Бездән беркем тартып алалмас. Иң хәйләкәр гайбәт иясе дә Безне моннан эзләп табалмас.
Тапса да ул, күреп бу хозурны, Җөрьәт итмәс монда керергә. Әгәр керсә... Керсә — бөек наздан Үз үлемен табар биредә.
Шундый бәйрәм килер бүген безгә — Котылырбыз гайбәт, үчләрдән.
Сөйкемле һәм җайлы булыр дөнья Безнең татлы, рәхәт хисләрдән.
1976