Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ник кайтмый?
Моңа кадәр ишетелмәгән
Матур көйгә *
Шәһәр буйлап тальян уйнап
Берәү килә.
Йокымсырап, изрәп торган
Таш биналар
Берәм-берәм сискәнешеп
Уяналар.
Иген шавын ияртеп килә
Гармун чыңы.
Сандугачлар озатып килә Г армунчыны.
Асфальт буйлап ромашкалар,
Миләүшәләр
Матур көйне отыйк, диеп
Йөгерешәләр...
Ә гармунчы какмаларга
Баса ныграк.
Җиз телләрдән аһлар, зарлар
Чыга сыкрап.
Ә гармунчы какмаларга һаман баса.
Үкси башлый тальян кинәт, Гөлләр кача...
Тавыш килә язгы ерак
Ташулардан:
«Нәрсә җуйган бу гармунчы Таш урамда?!.
Нигә кайтмый бу гармунчы
Басуларга?!.»
Акбүз ат
Жыр
Бала чагымның хыялы — акбүз аткаем, Нәрсә сөйләп озатып калды сине ак каен? Таң нурында ялкынланып янды ялларың, Күпме йөгерсәм дә сине тота алмадым.
Эзләреңнән йөзләремә энҗе сибелде, Өметме син, бәхетме син, яшьлек идеңме?..
Җанны назлый якты бер моң — исемә төшми; Кайдадыр таулар артында акбүз ат кешни.
Акбүз ат, Кайтырсың, дип көттем сине Озак, бик озак...
Туган авылыма кайтам да мин Тау буена киләм. Бала чакта биек иде таулар, Хәзер инде иңгән. Таулар хәлсезләнгән, Таулар иңгән... Аңлый алмыйм, нидән?..
һаман горур, һаман бик биектә Йөзеп йөри тилгән...
Канатлары аның элеккечә Болытларга тигән.
Ярдәм итми инде уколлар да, Сүлпәнләнә бара тибеше. — Вак борчулар гына туздырды бит Йөрәгеңне синең, и кеше.
Вак борчулар һәм мин-минлек чире, Көнчелек һәм данга кызыгу.
Мәңге яшәрмен күк булсаң да син, Тормыш дигән нэрэсэ кызык ул...
Зур эшләргә сусап типкән иде Әле кайчан гына зур йөрәк. Йөрәк кадерен кеше белмәде шул. Ни файда соң хәзер зар елап.
Яңа шатлык — олыгайгач, Яңа кайгы — олыгайгач, Мәшәкать яңа...
Тик бер үзең генә калгач, Төнге утлар янып аргач, Хәтер уяна.
Бала чакта, еракта без Каеннарны елатканбыз — Бар гаеп бездә.
Бер үк сүзне кабатлый җил, Бер үк сүзне кабатлый җир: «Бер гаепсезгә!»
Бала чак кайтавазы
Усал .«алай сүзләре
Гамьсез көннәр уздырганбыз, Уйнап кына туздырганбыз Кош ояларын.
Шуңа, ахры, кайсыбызның Бүген күңел күле бозлы, Буш хыяллары.
Гөл өстенә ут якканбыз, Күл өстенә ук атканбыз Бәләкәй чакта...
Кинәт мылтык телгә килсә. Җиргә аккош зары иңсә, Уйлыйм шул хакта...