Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мкртич Корюн,
әрмән шагыйре
Күп лыгырдау бәласе
Төнгә каршы берәү ишек шакыган:
— Кертмәссезме кунып чыгарга?..
Йорт хуҗасы шунда тиеш тапкан
Кем икәнен моның сорарга.
Ипләп кенә тезеп киткән теге:
«Ованесның якын туганы.
Матеосның кияве... Үзегез дә
Беләсездер Нарьян коданы...
Баҗам Киракосны... Тевонесны —
Миңа кайниш була анысы»...
һәм өстәгән тагын:— Улым Ашот, Абыем Вартон сиңа танышмы?
Өнсез калган хуҗа:—Моннан, берүк, Алып китә күр син җыенысын
— Шушы чаклы ишле кешене соң Минем өем ничек сыйдырсын?
... Морале шул моның: авыз тутырып
Үз исемеңне әйтер урында
Лыгырдама ишек төбендә син
Баҗаң... җизнәң... кодаң турында.
Тегүче һәм энә
Сизми калган җөйче энәсенең Төшеп киткәнлеген кулыннан.
Почмактагы чүп-чар арасыннан
Табып алган аны соңыннан.
Озын итеп кабат җеп саплаган,
Тавыш-тынсыз гына утырып.
Тик энәсе эшкә ярамаган, Беткән булган тәмам тутыгып.
Тутыккан да булгач, энә, имеш, Мәсәл өчен иске нәрсә ул.
Тик шулай да аяк өсте йоклап Йөргәннәрне әйбәт чәнчә ул.
Сәер курай
— Кураең,— ди хуҗа көтүчегә,— Моң тарата ерак-еракка.
Ә мин якын килсәм, тавышы да Ишетелмәс була колакка.
— Аптырадым инде мин үзем дә Холкы аның сәер
булганга:
Көй сузарга никтер теләми ул Хайваннар бик якын торганда.
Сүздә һәм эштә
Мактаныр ул кайчан барсаң да:
— Телим,— дияр,— ачыш ясарга.—
Марста да фикер ияләре
Булуы мөмкин,— диеп сөйләнер.
Ә фикергә ия җирдәшләрен
Җене сөйми аның нигәдер.
Гаҗәпләнә күрмә
Карт эт Айга ялгыз өргән чакта
Гаҗәпләнә күрмә син шуңа.
Без дә калышмыйк дип, аңа тагын Йөзәрләгән көчек кушыла.
Акылы үзе белән
Аның хакында мин әйтмәс идем,
Акылы, диеп, алтын: j
Ике ияр белән иярләгән
Арык кына атын.
Алтыдагы алтмышка
— Арысланга тиң мин, дигән мәчедән Кем батырлык
көткән?!
Ул барыбер әүвәлгечә шулай Куркып яши эттән.
РӘШИТ ГӘРӘЙ тәрҗемәләре