ШИГЫРЬЛӘР
Диңгезче малае
... Кыштыр-кыштыр Дәфтәр бите буйлап Бөтерелә буяу каләме...
Ул сулары! —
Ай-Һай! Кара-кучкыл,
Дулкыннары —
Алып кадәрле.
Шаулы диңгез.
Малай басып тора
Моңсуланып биек ярында.
Ә корабы инде китеп барган — Бик озакка микән — тагын да
Апельсиндай түм түгәрәк кояш, Суга ап-ал тасма сузылган...
Малай белми нәкъ шул мәхәббәтнең Дәшәчәген ата юлыннан.
Бозлар китә
Бозлар китә, бозлар китә, Су есләре — ак күбек. Ярсып тибә сыман йөрәк, һәм сызлана да кебек.
Бозлар китә шик-шөбһәләр, Борчулар белән бергә.
Ярый әле, язлар килә, Җан керә, бозлар, сезгә.
Ярый әле, кузгаласыз, Күңелне кузгатасыз.
Ваемсыз, тыныч көннәрне Дәрьяга озатасыз.
Апаларга, әниләргә
Йомышыгыз төшсә әгәр, Сер бүлеп сөйләшегез. Авыр чакта, кирәк чакта, Кызым, дип эндәшегез.
Кайгылы көннәрегездә Күреп бер киңәшегез. Шатлык китерербез сезгә, Кызым, дип эндәшегез.
Ерактагы балагызны Килсә бик күрәсегез- — Хатлар аша, әй, аналар, Кызым, дип эндәшегез.
Синең сүзләр
Авырганда йомшак сүзләр әйтеп, Әче дару бирде чит кеше: Көчем кайтты аяк-кулларыма, Әйбәтләнде йөрәк тибеше.
Синең сүзләр ләкин яшьләндерде Өмет белән тулган күземне: Иреннәрем кипте, Хәлем китте, Кабат авыру тойдым үземне.
Йөрәгемне
Чит кешеләр дәвалады, Синең сүзләр кабат яралады.