Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тукайга
Тукайны күрергә очам
Апрель канатларында.
Сабыйлыгын бер назлармын
Боеккан чакларында.
Ул әллә китеп барамы?
Киләме әллә кайтып?
Чаба Тукай пар атында Тарих кырын чыңлатып.
Ярты көлчә
Кырыс көзнең салкын көне иде Без ачканда мәктәп ишеген. Ничек хәтерләмим, укытучым, Ничек искә алмыйм исемең.
Портфелеңнән алып сындырдың да Ярты көлчә бирдең, кадерлем. Бүген менә ярты байлыгымны Сиңа тапшырырга әзермен.
«Ризык! Ризык!» иде күңелемдә, Каян сиздең минем уемны?
Ярты көлчә сабый йөрәгемә Ярты дөнья булып тоелды.
Кыр казының саубуллашу җырын, Зәй буеның дымсу җилләрен, Алсу-кызыл яфракларга төреп, Бәйрәмеңә синең җибәрим!
Яусана, кар!
Ак ләләләр сипкән кебек Тәлгәш-тәлгәш яусана, Тирә-якка сафлыгыңны, Пакьлегеңне салсана!
Сагышларны куа-куа, Керфекләргә кунсана, Шәрә калган агачларга Ак ма\лык шәл булсана!
Яусана, кар, каплый-каплый Көзге җир караларын, Капла син салкын булсаң да Күңелем яраларын.
Саубуллашкан чакта...
Җәем белән саубуллашкан чакта, Үтмә тәрәзәмә күз салып, Бу таңымның чакыру җыры булып, Торма юлларымда тукталып.
Уйчан гына карап юкәләргә, Көтә-көтә болай атлама.
Сукмагыңа сары яфрак төште, Минем сагыш бит ул, таптама
Син түгелме үрелеп яфрак өздең, Башкалардан яшел булганга, Саргайдым мин, җиде җилгә каршы Хәбәр көтеп басып торганга.