Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘХӘББӘТ ДӘФТӘРЕННӘН


Мин авырдым озак. Көттем сине, Белсәм дә син ерак икәнне.
Ялвардым мин: —Кайт син! Юллар, тизрәк Кайтарыгыз минем иркәмне!
Мин ялвардым...
Шулай көткәнгәдер,
Бер көн төшләремә кердең син: Кояш кебек балкып елмайдың да Яннарыма атылып килдең син.
Толымнардан сызлый башың диеп, Чәчләремне сүтеп тараттың.
Кулларымны куеп йөзләреңә, Күзләремнән үбеп яраттың.
Назга сусап сулган бала төсле, Елый-елый көлдем, куандым.
... Шундый иде синең назлауларың — Мин йокымнан савыгып уяндым.
Без китәбез, дуслар озаталар.
Кайсы үбә, кайсы кочаклый.
Ә бер караш күзли читтән генә — Ник ләззәтле соң ул бу чаклы?
Аерылыштык. Сау бул, димәдем мин, Озатырга кил дә димәдем.
Ә шулай да үзем ул яраткан Зәңгәр күлмәгемне кигәнмен.
Карашларын кудым күз алдымнан, Күңелемнән — назлы сүзләрен Ә күзләрем, берни сизмәгәндәй, Аны көтте, аны эзләде.
Ул очратты минем карашымны, Күзләренә ялкын кабынды. ... Их, син, йөрәк!
Вәгъдә биргән булдың онытырга, Поезд киткәнче үк — сагын