Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӨРӘШЧЕ ТИМЕРЛӘР ҺӘМ МИҢҖАМАЛ ҖИҢГИ


иңҗамал җиңги көтте ул сабан туйларын, зарыгып көтте.
Шулай булмыйча, үткән елгы сабан туйда оттырган өчен
быел ничек тә үч алырга кирәк ләбаса. Ел саен Тимерләр
батыр калырга тиеш түгел бит инде. Сарыгын жәлләмәде,
быел да ирен көрәшкә әзерләде. Менә, ниһаять, сабан туй!
Яше-карты урман эчендәге аланга җыелды, һәркайда
җыр, музыка, уен-көлке яңгырый. Җиңгинең аларда
кайгысы юк. Аның бөтен игътибары көрәш мәйданына
юнәлгән. Малайлардан башланган көрәш әкренләп
бабайларга таба үрләде. Гайрәглеләр, осталар ега
тордылар. Мәйдан уртасында көрәшчеләр саны
азайганнан- азайды. Соңгы дүрт кеше арасында үзенең
Нурлыгаяны да калгач, Миңҗамал җиңгигә канат үсеп киткәндәй тоелган иде.
Әмма Тимерләрнең бәдәне тимердән ким түгел икән. Соңгы алышта Гаян абзый-
ны баш аркан чөйделәр. Шулай итеп, Миңҗамал җиңгинең өмете чәлпәрәмә
килде дип уйлыйсызмы? Һич юк. Аның ачуы бермә-бер артты гына.
Менә бер заман ашау ярышлары башланды. Әйе, әйе. ашау ярышлары!
Күрмәгән кешеләр булса, аңлатып китик. Ул менә болайрак була инде: каерып
киселгән ипи телемнәрен ике таяк аркылы сузылган тасмага асып куялар һәм
куллары артка бәйләнгән катнашучылар, команда булу белән, ашарга ябышалар.
Үз өлешен кем алдан ашап бетерә, шул бүләк ала. Әмма быел, әз булса да яңалык
керсен диптер инде ипине ашап бетергәч, эчәргә бер савыт ка тык та куйганнар
иде. Катнашырга теләүчеләр башта бик озак икеләнеп тордылар. Ничаклы мул
киселгән булса да. ипиен ашап бетерерсең. ә менә катыгын эчеп бетереп
булырмы?
Тәвәккәл таш йоткан дигәндәй, мәйданга җыелган халык арасыннан тәвәккәл
кеше табылды бит. Иң беренче булып әле генә мәйдан тоткан Тимергали чыкты.
Шуны гына көтеп торгандай, төп кебек тәгәрәп, Миңҗамал җиңги дә Тимергали
янына терәлеп басты. «Булдыксыз» иренә сулагай кулын селтәгән җиңги бу юлы
үзе алы
Фәтхулла Абдуллин
шырга исәп итте, күрәсең. Бер заман китте ярыш, китте чыр-чу! Ипи телемнәре
икесе дә бертигез югарылыкта эленгән. Болай да кыска гәүдәле Миңҗамал
җиңгинең ипигә рәтлёп буе җитми — сикерә-сикерә байтак азапланды. Ә менә
озын гәүдәле Тимергалигә, киресенчә, аска иелергә туры килә. Ипине кабыйм
гына дисә, борыны тиеп китә дә ипи телеме аның башы тирәли әйләнергә тотына.
Алыптай гәүдәсе белән Тимергали дә ипи телеме артыннан әйләнә. Халык гөр
к илә.
— Әйләнчек булдымы әллә сиңа, Тимергали? — дип кычкыралар. Көрәшче
көрәшче инде, әйләнә-тулгана булса да үз өлешен сыпырып салды Тимергали.
Моны күргән Миңҗамал җиңги калган ипиен әллә чәйнәп йотты, әллә чәйнәмичә,
аннары тиз генә катыкка ябышты һәм, ничек итсә итте, тәки беренчелекне алды.
Аңа бүләккә күлмәклек бирделәр. Ул да булмады, мәйданга энесенең җиңелгәнен
күреп хурланган Тимершәех атылды. Эх, син! Көрәштә батыр калган егет, шул
капка тәләкәсенә биреште бит. Шартласам шартлармын, мәгәр җиңелмәм, ди иде
аның күз карашлары. Әйе, моңа ышанырга була иде. Авыл халкы белә, быел энесе
батыр калса, икенче елга абыйсы мәйдан тота. Әтиләре Тимербулат агай да
заманында көрәшче булган. Гомумән, көрәшче нәсел иде алар Тимерләр. Әмма,
мәйдан халкын гаҗәпкә калдырып, бу юлы да Миңҗамал җиңги җиңде бит,
шайтан. Халык гөр килеп кул чапты. Кайбер усал телләр генә:
— Әйтәм аны, хатыны ни әйтсә, Гаян абзый шуңа риза, татулыкның сере менә
кайда икән, — дип көлештеләр. Ике агасы җиңелгәч, өченче туган Тимергази
ярышка чыгарга базмады. Батырчылык итүче бүтән кешеләр дә күренмәделәр.
Шулай итеп, ашау буенча гомуми беренчелекне Миңҗамал җиңгигә бирделәр.
Тимерләрдән үч алынды. Ләкин бәйрәм уеннары бетмәгән иде әле. Иң соңыннан
төпсез мичкәләр аша чыгып йөгерү башланды. Ике тапкыр рәттән җиңүгә
ирешкән җиңги, канатланып китеп, монда да беренче булып язылды. Әллә
агаларының җиңелүенә хурланып, әллә очраклы гына, икенче кеше булып
ярышка Тимерләр нәселе Минзифа килеп кушылгач, безнең җиңги эшнең уен-
муеннан түгеллеген сизенде сизенүен, ләкин соң иде инде. Алыптай абыйларын
отып, сеңелләре алдында гына хур буласы килмәгән җиңги команда булу белән
йөгереп килеп чирәмдә аунап яткан мичкә эченә кереп китте. Кереп китүен
китте... әмма икенче башыннан килеп чыкмады: мичкә эченә кысылып калган
булып чыкты.
... Гаян абзый мичкәнең кыршавын салдырып хатынын сөйрәп чыгарганда,
Тимербулат агайның төпчек кызы елмаеп бүләк алып тора иде.