Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘМИТ ТӨХВИ ШИГЫРЬЛӘРЕ


Укучыларыбызга тәкъдим ителә торган бу шигырьләр авторы Хәмит Төхфәтуллин- ның балалык һәм яшьлек еллары Кытайда. Шиңҗаң (Синцзян) — Уйгур автономияле өлкәсендә узган. Ул Кулҗа шәһәрендә татар мәктәбендә урта белем ала 1944 елда булган уйгур милли-азатлык хәрәкәтенә катнашып. «Инкыйлаб и Шәркый Төр- кестан». «Казакъ Шәркый Төркестан» һәм «Шиңҗаң газетасы» редакцияләрендә эшли, беренче шигырьләрен бастыра.
Хәмит Төхфи — Г. Тукайның сайланма шигырьләр китабын төзеп, кереш сүз белән 1947 елда Кулҗа шәһәрендә бастырып чыгарган. 1955 елда гаиләсе белән Ватанга кайту теләгенә ирешкәч, ул Ташкент шәһәрендә яшәп кала, андагы мебель комбинатында эшли...
Хәмит Төхфинең Татарстан Язучылар союзы каршындагы әдәби консультациягә килгән шигырьләрен сайлап һәм автор турында мәгълүмат белән журналга өлкән шагыйребез Әхмәт Исхак тәкъдим итте.
Яр буенда Чистай шәһәре. Бер карауга күзгә ташлана. Яшеллеккә чумган шул яктан, Шәҗәрәбез шуннан баш ала, Минем нәсел шуннан башлана...
Бабай мескен ниләр күрмәгән? Булганмы соң аның иркендә? Бәхет эзләп киткән айкадан Ак буранлы кышкы бер төндә, Ач бүреләр улаган төндә.
Алтын таулар көтмәгән читтә, Ят җирдә дә булмаган уңай. Илдә табалмаган бәхетен Горбәттә дә бирмәгән ходай, Чит илдә дә булмаган уңай.
Кайда барсаң да бит бер кояш, Кайда барсаң да бит үзеңнән. Эш эшләсәң, ага тозлы тир, Эшләмәсәң — ага күзеңнән, Кайда да бит фәкать үзеңнән...
Айка — төп йорт.
Заман аккан, шул заман кебек, Чулман суы аккан да аккан. Ачу белән давыл куптарып, Дулкыннары ярларга каккан, Чулман суы аккан да аккан.
Заманалар хәзер үзгәчә, һич тә түгел аһлар орырлык. Эш эшләсәң бөтен нәрсә бар. Тормышы — гел рәхәт торырлык, һич тә түгел аһлар орырлык.
Яр буенда Чистай шәһәре, Күзгә шундый җылы ташлана. Бу як минем атам мәкане — Минем нәсел шуннан башлана. Безнең нәсел шуннан башлана.
Шаулап куйды нарат урманы Газаматлы, серле өн белән.
Әйт син миңа, әйт син, әй, урман, Сөйләшәсең болай кем белән? Серләшәсең болай кем белән?
Хәл-әхвәлем сорыймсың миннән? Шушы яктан нәсел-нәсәбем.
Үзем исә гади бер татар, Раушан көндәй уем-исәбем, Шушы яктан нәсел-нәсәбем.
Бер күрергә килдем мин сине, Сагышларда янып, җирсенеп. Горбәтлектә гаять кыен бит. Килдем сиңа, килдем илсенеп, Бер күрергә сине җирсенеп...
Китмәс идем мөмкин булганда... Шулдыр инде күңел тулганы. Аңлагандай минем әхвәлне, Шаулап куйды нарат урманы, Шулдыр инде күңел тулганы.
Юкка рәнҗеттем, сөеклем, сине, Шелтәлим инде, әрлим үземне. Әгәр дә мөмкин булса шундый эш, — Кайтарып алыйм әйткән сүземне.
1 Макан — торган җир.
Кайтарып алыйм һәммәсен кире, Нинди авырлык булса сүземдә. Мөмкинме соң бу, мөмкинме инде? Мөмкин түгелен беләм үзем дә...
Күңел күңелдән бизде бер сүздән, Ком сахрасыдай инде арасы. Әйтелгән сүз ул — кадалган хәнҗәр, Хәнҗәрен алсаң, кала ярасы.
Бер төрле китапның һәр җөмлә, һәр сүзе Нәкъ асылташ кебек.
Бер төрле китапның язганы гыйшыктан Исергән баш кебек.
Бер төрле китапның яклаган фикере
Күз белән каш кебек.
Ә инде китапсыз уздырган көннәрем Нәкъ тозсыз аш кебек