Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЙТАВАЗЛАР


Шигъри парчалар
Әби
би, син Тукай белән бс-р яшьтә икән бит!
Әбисе дәшми. Хәтерен барлагандай, кулында гы дисбе төймәләрен чыгара да:
— Син Әмәт чишмәсен беләсеңме? — ди.
Малай агач улактан инешкә чылтырап агып торган чишмәне күз алдына китерә. Хыялында әбисенең йөзе алсулана, чәчләре карала төшә. Менә әбисе, ундүрт яшьлек кыз, ак киндер күлмәген җилфердәтеп, үткән гасыр ызаныннан бүгенгегә таба йөгерә. Менә ул...
— Әби, Тукайны күргәнең булдымы синең? Әбисе сагышлы елмая һәм «юк» дигәнне аңлатып баш селки. Малайга бу бик сәер тоела. Ничек инде, бер чорда яшәп тә...
Әбисе тәрәзә төбендәге гөлнең сулып куырылган чәчәген өзеп ала.
— Гөлгә яктылык җитми, су да сибәм, югыйсә, — ди.
Т әэсир
Төн. Шалаш. Улы әтисенең шыгырдап торган протез каешын чишәргә булыша.
Тынлык. Кинәт йолдыз атыла. Хәнҗәр кебек ялтырый да төн кынына чума. Шул мәлдә кипкән яфраклар өстеннән җиңелчә шыбырдау уза: гүя аларга йолдыз тузаны коела.
Менә ерактан, төн тирәнлегеннән, җыр яңгырый башлый. Моңлы аһәң, төнге тугайларга сыеша алмыйча, киңлек даулап тарала. Якы ная, якыная, якыная!
Ярсынган күңеленә сыеша алмыйча, әтисе тәэсирләнеп сикереш тора һәм... чайкалып артка чүмәлеп киткән чагында улына таянып өлгерә. Әтисе, аягын ял иттерим дип, сыңар протезын салып куйганын онытып күтәрелгән икән.
Җан бирерлек булсаң гына...
Нәни малай буе җиткәнче үрелә, ак морҗага беренче сызыкларын төшерә. Сызыклар моннан меңнәрчә еллар элек гранит ташларга ясалган рәсемнәрне төсмерләтә. Ул гүя кешелекнең бала чагын кабатлый.
Үсә төшкәч рәсемнәрен ул кәгазьләргә күчерә. Рәсемнәр көннән- көн арта, камилләшә бара.
Әбисе аңа:
— Сурәт ясама, улым. Үлгәч үзеңнән җан сорарлар, — ди. Әбисенең сүзләре аңа көлке тоела.
Зур галереяларда ул әбисенең сүзләрен кабат исенә төшерер. Чынлап та шулай булса... Заманга йөзтүбән ауган картиналардан төшкән каһарманнар, Вакыт итәгенә тотынып, теге дөньяга юл алырлар иде — кайсы таякка таянып, кайсы ялангач, кайсы бөтенләй хәлсез... Алар — үзләрен тудырган рәссамнарны эзләп баручылар. Җан сорарга...
Ислам дине әнә шундый шомлы киная белән күпме туачак рәссамнарның рухын богаулаган. Ә чынлыкта исә бу: — Әсәрләреңә җан бирерлек булсаң гына сәнгатькә алын! — дигән шартлы ишарә генә түгелме?..
Зәвык
Сәгать тавышы. Әйтерсең чиксез Вакыт океаныннан тамчылар саркый. Там, там, там... Сәгать башында рәсем — «Иртәнге нарат урманы». Вакыт тавышы, мәңгелек хәрәкәт һәм тыныч урман... Бу манзараны ул кайдадыр күргән кебек. Үтә дә таныш, табигый картинага ул сокланып карый. Күпмедер вакыттан соң бу рәсемгә битараф булачагы уена да килми.
Әгәр «табигатьне көзгедәгечә чагылдыручы» сәнгатьне инде төсле фотография узып китмәгән булса, «мин дөньяны шулай күрәм» дип бәян итүче Ван Гог, Чюрленис картиналарына ул мөкиббән китәр идеме? Бу бөек рәссамнарның замандашлары кебек үк аларга көлеп кенә карамас идеме?
Кем белә, бәлки ул картлык көнендә Шишкинның «Иртәнге нарат урманы»на яңадан кайтыр. Сагынып...
Сурәт
Шәһәр урамында уйдык-уйдык шәфәкъ алсулыгы. Урам иңлә- теп атлылар чирүе керә. Тояк тавышы ишетелми... Гаскәриләр йөзендә тантана, җиңү горурлыгы.
Тояк тавышы ишетелми.
Шәһәрдә ник бер өн, ник бер хәрәкәт булсын. Мәһабәт диварда канлы кул эзе. Бу кул эзе — аркасына ядрә тигәч, йөзтүбән аумас
өчен, стенаны умырырга теләп тотынган ирнең соңгы теләге, нәфрәте.
Фанфаралар уйнатып атлылар керә. Тояк тавышлары ишетелми.
Сафлар алдында — алмачуар атта һәйкәл булып тарихка сикерә- ♦ се горур меңбашы.
Урам уртасында җимерелгән дивар ташына утырган бөкре кар- чык — бу илнең исән калган бердәнбер җаны, шаһиты. Дулкын бу- < лып килгән сафлар карчык алдында туктала. Карга авазлары, шом < салып, тынлыкны кылыч кебек кисә.
Меңбашы карчыкка торырга кушып ымлый. Бөкре карчык — * телсез, хәрәкәтсез... Тапталган иленең тарихын, хәтерен күтәреп ул ф аягына баса алмый инде.
Кылычын күтәргән җәлладны меңбашы кычкырып туктата:
— Тимә, яшәсен!..
Ә кемдер: «Примитив сугыш театры», — ди дә бүтән сурәтләр
Юл. Күпер. Офык
Стенадан Джоконда карый. Күзләрендә — яшерен, тыенкы ел- маю. Бүлмәнең кайсы гына тарафына сугылма, үтемле караш, эзәрлекләп, синең арттан юнәлә.
Арада — гасырлар. Кайтавазы гына калган яшәеш. Бу гадәттән тыш елмаю — тормыш, яшәешнең үзе түгелме?!
Леонардо гомер буе гаҗизләнеп тә ача алмаган фәлсәфи соравын Джокондага бүләк иткән. Бөек рәссам рухы сихри күзләр аша кешелеккә төбәлгән.
Илаһи сынга карап:
— Синең бернинди дә серең юк! — дип кычкырасы килә.
Күзләр мыскыллы көлә.
Арада — тын упкын.
Джоконда артында — юл, күпер, офык... Леонардо киткән юл. Матурлык, изгелек, серлелек сагына Джоконданы калдырган да үзе китеп барган. Мәңгелеккә таба. Серен ачкан кешегә генә Джоконда тайпылып юл бирәчәк.
Мона Лиза кинаяле елмаеп кешелеккә карый:
— Я, тагын кемнәр?!
Җиңелү
Ул пианино каршына утырды. Клавишлар өстеннән бармаклар йөгереп үтүгә авазлар, сибелеп, төрле төсләргә таркалды. Билгесезлек биләвендә йокымсырап яткан өр-яңа симфония сискәнеп уяна, канатларын җәя башлады.
Стеналар артка чигенде.
Бүлмәгә диңгез тулды. Дулкыннар шавы һәм кояш тирәли биюче су кызлары...
Пианиноның кара көзгесендә тантаналы күңел чагылышы — бәхетле күзләр.
Кинәт! Су кызлары оялып туктап калды.
Ул сискәнеп артына борылды. Анда... мәһабәт тау булып Бетховен басып тора иде.
МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ
янына юнәлә.
Хәтер
Кышкы суыктан стеналар зыңлап куя. Мич артындагы сәндерәдә сагаеп малай чак ята. Асылмалы лампа астында гәпләшеп утыручы картлар. Куыгы бик пөхтә чистартылган лампалы өй якты тәрәзәләре белән әллә каян үзенә чакырып тора. Кич утыру. Хатирәләр. Бәетләр. Риваятьләр...
Кәбисә ел бураннары ак чәчле картларны үзләре белән алып киткән. Эзләрен буран күмгән.
Хәтердә бары лампа куыгыннан түшәмгә төшкән якты турысында көйгән эз генә калган. Сүнгән учак урыны кебек...
Янау
Кулыннан тотып ул шәкертен шигъри матурлык иленә алып керде. Яңа дөньяларның пәрдәләрен күтәрде. «Төнлә атылган йолдызны һәркем күрә ала, ә менә син көндезге күктән өзелгән йолдыз тавышын ишет», — дияргә ярата иде ул. Ә бер көнне...
— Хәзер инде минем сиңа кирәгем калмады. Синең үз кыйблаң. — дип, шәкертенә фатиха бирде.
Учак янында алар төне буе утырдылар. Остаз саргаеп беткән китапларын, кулъязмаларын берәм-берәм утка ташлый торды.
— Яшьлек гөнаһлары. Мин алардан ваз кичәм. Ә син гаҗәпләнмә. Заманы шундый иде...
Учак яктысыннан сирпелгән кызыллык остазының ак чәчләренә, җыерчыклы мозснә үрмәләде.
Остазының һич икеләнү-сызланусыз үткән иҗатын утка бирүенә карап, ул шундый уйга килде: «Тәңре аңа тагын утыз ел гомер өстәсә, йөз яшендә ул бүгенге иҗатын ничек хөкем итәр иде икән?»
Учакта бөгәрләнеп янган кәгазьләр, кара бармакларга охшап, кемгәдер янаган кебек булдылар.
Матур алдану
Әгәр шигърияткә битарафлык туса, Венера оялып таш киемен иңенә салыр иде.
Шөкер. Хатын-кыз һаман да үзен шигъриятнең таҗы дип саный.
Горур гына бәян итә ала: «Барысы да миңа табынудан...»
~ Шигърият эчтән генә пышылдый. «Миндәге матурлыкның син бит бары көндәше генә...»