Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАЧЫСЫ


Харисның Мәскәүдән кайтуы КамАЗда меңенче машина чыккан көнгә туры килде. Әле эш башланырга иртә булса да, өенә кереп тормады, портфелен күтәргән килеш, ул киностудиягә ашыкты.
Студиядә үзен әле берничә көн элек кенә хәерле юл теләп озатып калган вахтер түти белән: «Әллә кайтып та төштеңме?» «Нигә кайтмаска? Беренчесе дә түгел, әле соңгысы да булмас безнең кайтуларның»,— дип иркенләп бер күрешкәч, юл әйберләрен шунда ук, проходнойда, калдырып. Харис ишегалдына бакчага чыкты. Анда аларның өмәләр ясап, бергәләп карап үстерә торган алмагачлары җимеш өлгертеп утыра. Төп бер хуҗасы булмагач, быел бакча урман аланына охшый башлаган иде. Мәскәүгә китәр алдыннан гына, каравылчы карт белән икәүләп, алар шунда үлән чапканнар иде. Ул юкта карт аны чүмәләгә оеп тә куйган. Алмагачлар ышыгындагы бер эскәмияне сайлап, Харис бераз ләззәтләнеп утырып алырга ниятләде.
Хор белән булмаса да. кошлар сайрый. Үзләре кайда соң болар, днп эзләнә башлаган иде, шулчак аның күз карашы каршындагы өйнең морҗасына төште, һәм анда кагына кагына сайраган кошны күреп, ул кычкырып диярлек көлеп җибәрде. Әгәр шунда кеше булса, аның мондый сәер кыланышына гаҗәпләнми һәм сорамый калмас иде:
— Син нигә эле болай үзалдына шыркылдап утырасың?— дияр иде, могаен, бәлки әле маңгае тирәсендә бармакларын боргалап, мәгънәле төстә ишарә дә ясар иде, ягъни:
— Син нәрсә, егет, әллә бераз ычкындыңмы?
Ә Харис аңа үпкәләмәс иде һәм дә. тартынып тормыйча, әле генә күз алдына китергән күренешне тасвирлап бирер иде. «Безнең авылда шундый ырым бар.— дияр иде ул.— Әгәр сандугач кунып сайраган куакның чыбыгы белән күңелең төшкән кызга кагылсаң, синең мәхәббәтең сөйгәнеңә дә күчә. имеш. Шундый матур ырым менә. Ә монда, шәһәрнең урта бер җирендә, әнә. күрәсезме, кошлар морҗага кунып сайрый. Әлеге ырымны ярдәмгә чакырган егет әнә шул морҗаны кубарып төшәргә һәм шуның белән мәхәббәтенең иясенә кагылырга. тиеш була түгелме? Болай иткәндә матур ырымнан фаҗига ясавы да ерак йөрми». Менә шундый күренешне күзаллап, бөтен бакчаны яңгыратып, тагын бер көлде дә Харис студиягә юнәлде.
...Мәскәүгә ул «Беренче КамАЗ» дигән соңгы фильмын тапшырырга барган нде. Юлы уңганлыгын белеп, хезмәттәшләре аны бик көткәннәр, күренүенә сырып алып, сорауларга күмделәр.
— Я, ошаттылармы КамАЗны?
— Эше беткәнме фильмның?
— КамАЗ ошый инде ул. ә менә фильмның эше бетмәгән,— диде ул һәм, үзенә кирәкле кешеләрнең янәшәсендә булуын күреп алып:—Зәки. Тамара, әйдәгез үз урыннарыгызга,— диде һәм тавыш язу бүлмәсенә юнәлде.— Ә син. Володя. Ли кторн ы алы шты ры рс ы ң...
Владимир Игнатюк — үзе режиссер кеше. Мәскәүдә фильмга карата нинди тәнкыйть булганлыгын Харисның бер сүзеннән аңлады. Ул аны тыңларга әзер нде. һәм чыннан да Харисның иң күп киңәшләре дикторга булып чыкты...
Татарстанда авыр йөк автомобильләре заводы һәм яна шәһәр салу турында хөкүмәтебезнең карарыннан соң нибары алты ел узды. Шундый зур гигант өчен
ул — нибары алты ел! Синең белән минем өчен, КамАЗны төзүче гади кешеләр өчен исә алты ел — үзе бер гомер ул!
Көтеп тору белән куып тотудан да кыенрак нәрсә юклыгын үзең беләсең. Көтеп утыру түгел, бәлки шул көнне якынайту хакына алты ел буе тырышкан кешеләр өчен беренче КамАЗ конвейердан төшкән көн — истәлекле көн, аңлыйсыңмы шуны? Истәлекле дию генә аз, бәйрәм көне, төшенәсеңме шуңа? Көрәшеп алган бәхеттән дә шатлыклырак нәрсә булырга мөмкинме соң? Шуны тоясыңмы син, Володя дустым? Шуны төшенсәң, белсәң генә, сизсәң-тойсаң гына утыр син микрофон алдына.
Диктор бүлмәсеннән Харис кайнарланып чыкты. Тәмәкесен кабызды. Тиешле кешеләрнең үз эшләре белән мәшгуль булуларыннан һәм залда дөм-караңгы- лыктан файдаланып, соңгы ярты елда башкарган төп эшен яңабаштан зиһене һәм күңеле аша үткәреп утырды.
Аның төп эше! Шәһәр һәм автозавод салучыларның, автомобиль төзүчеләрнең менә инде алты ел дәвамында төп эше — беренче машиналарны чыгару булды. Ә аның төп эше нидән гыйбарәт? Шуннан гыйбарәт: аның да төп эше — менә шушы беренче машиналар чыгаруга бәйле эш. Беренче машиналар партия съезды делегатларын сәламләргә Кама буеннан Мәскәүгә, Кызыл мәйданга бардылар. КамАЗның олысы-кечесе аларны озатып калды. Машинаны төзүче, монтажчы һәм шофер алып барды. Харис та алар белән иде. Аның да биленә «Кинохроника» дип язылган җыйнак кына машинасы «КамАЗ» исемле баһадирлар рәтендә чапты, алар сафында, әле алга чыгып, әле артка калып, я булмаса янга төшеп, Мәскәү урамнарын әйләнде. Бу — җиңүчеләрнең, мәскәүлеләрнең алкышлавына күмелеп, «круг почета» ясавы иде. һәм чыннан да «КамАЗ»ны таныдылар, аларны урамны ике яклап тутырып һәм кул чабып каршыладылар. Харис машинасындагы кешеләр — аның хезмәттәшләре: операторлары, ярдәмчеләре бу чакта тиргә батып эшләделәр.
Бу — бәйрәм иде, алты ел буе йөз меңнәрнең мангай тире белән сугарып үстерелгән хезмәт агачының беренче чәчәкләре иде. КамАЗ машиналары сафында Мәскәүне әйләнгән минутлары җаваплы эш белән тулы булса да, режиссер Харисның бик тә шатлыклы минутлары иде бу...
Иң мөһиме: аның мондый хисләрне тоярга хакы бар. Әле 1969 елның декабрь суыкларында беренче чүмеч туң балчыкны чумырып алган экскаваторчы белән янәшә фотографлар, журналистлар, киночылар төзүчеләрнең үзләреннән дә күбрәк булды. Алар инде ул вакытта ук илебез юлларында эшчән баһадирлар — КамАЗ- лар чабасы көннәрне күз алдына китереп яшиләр иде.
Кызыл мәйданда урнашкан аэрофлот кассасына чиратка тезелешкән яшьләрнең ул чактагы сөйләшүләрен Харис әле дә хәтерли.
— Яр Чаллы? КамАЗ кай тирәдә соң ул?
— Казан шәһәрен беләсезме? Әйе. Казан — Татарстан башкаласы була, ә КамАЗ шул Татарстанда инде. Димәк, Казан ягына карап очарга кирәк сиңа. Эх, башың яшь шул әле синең. Ярый, ярый, чәпчемә, бервакыт үзең кешеләрне өйрәтә башларсың әле...
Хәзер исә халыкара аэропортларда ул башка сөйләшүләрне ишетә:
— Казанмы? Ишеткәнем бар, тик кайда соң әле ул!
— Ишеткәнең булгач, син инде мәгърифәтле кеше дигән сүз. Хәзер мине тыңла: КамАЗның кайдалыгын беләсеңме? Әйе, Татарстанда, ә Татарстанның баш шәһәре — шул үзе, Казан була инде...
Әйе, ул һәм аның коллегалары КамАЗ тавышын еракларга җиткерделәр. Ул төшергән тасмаларда Чаллы эпопеясенең иң киеренке чорлары тасвирлана. Инде менә әлеге «Беренче КамАЗ» фильмын эшләп бетерде. Ул да Харис күңеленнән, аның хезмәттәшләре кулыннан экраннарга юл ала...
Фильмның режиссеры буларак әллә Харис кызыбрак киттеме, дикторга үзенең дә күңел күтәренкелеген күчерергә теләп, бераз купшыландымы? Йөрәк кайнарлыгын биреп бару — моңардан да җанлырак, заманчарак эш булырмы? Әйе. киләчәк үзенә кирәген сайлый белер, ә КамАЗда исә, өмәгә җыелып, бөтен илебез завод һәм шәһәр сала. Бүген сала.
Харис шул өмәдә. Кинорежиссерлар, төзүче дуслары әйтмешли, «киношник», ягъни киночы Харис Фәхретдиновның шул өмәдә үзе генә эшли ала торган эше бар. Һәм менә алты ел инде КамАЗдан чыкмыйча диярлек шул эшен башкара. Казан кешесе булса да, Чаллыны ул яхшырак белә, аның үзенең дә анда та- , ныш-белешләре күбрәк. *
Менә карыйк: ишләрме алар?
Әгәр Харис Фәхретдинов «КамАЗ—минем мәхәббәтем» ди икән, сөйләсен = әле: нәрсә өчен ул камазчыларны аеруча үз итә? Нәрсә тарта аны алар янына. 5 Энтузиазмы артык ташып тормаска тиешле кырык яшьлек кеше бит инде ул, ~~ югыйсә. Ә андагы халыкның уртача яше — егерме өч, диләр.
— Ә мии һаман егермедә бит,— ди ул.— Онытырга мөмкинмени ул чак- - ларны?.. 2
...Чирәм Ясирләрне яшәрткән чакларны. Илле алтынчы елның җәендә Казан университеты студентлары Казагыстан далаларына эшкә барырга чыкканнар иде Вагонда үзләре белән чит-ят егетне күреп гаҗәпләнделәр. *
— Син безнең арага каян килеп эләктең?— дип сорау ала башладылар моңар- “ дан.— Кая барасың болай?
— Сезнең белән барам,— ди егет.— Мин педагогия институтыннан.
— Үзегезнекеләрдәи ник аерылдың?
— Аларны җибәрмиләр бит, шуны да белмисезмени?
— Моны белү кемгә хаҗәт, ятсыннар шунда пионерлар белән ял итеп. п
— Менә үзегез дә әйтеп бирдегез,— ди егет.— Миңа чирәм җирләрдә эшләү ~ ошый төшә. п
Үзләрен Казагыстанга җибәрмәячәкләрен белеп, ул университет студентлары х отрядына язылган икән.
— Син безгә ошыйсың.— диләр алар егеткә.— Синең белән бергә эшләргә без риза.
Ул исә ике куллап риза. Тик менә әнисен рәнҗетмәдеме икән? «Лагерьга барам» дип чыгып китте ләбаса өеннән. Һәм аның «качуы» тиэ ачылды. Моңа аның, әлеге дә баягы, тиктормас холкы сәбәпче булды. Эш шунда ки, барып төшүгә ул «Казанский» совхозында якташларын табып алды. Мондый очрашу — зур шатлык бит. Ә шатлыкны уртаклашмый түзеп булмый. Чирәм җирче якташлар Татарстанга, Дөбьяз районына хат яздылар, ә хатларында шундый сүзләр дә бар иде:
«Казаннан килгән студентлар арасында гармунчы егетне бик яраттык. Чүри- ле авылыныкы, Харис исемле үзе...» Сүз тиз йорде. әнисенә дә килеп иреште. Дөрес булса, әнисе рәнҗемәгән ди, хәтта гаҗәпләнмәгән дә ди, нибары: «Минем малай бит бу, тәки нидер хәйләләвен сизенгән идем», дию белән чикләнгән ди.
КамАЗдагы хәзерге танышлары аның биографиясендәге чирәм җирләр сәхифәсен белмиләрдер, шулай да аның үзләре кебек үк энтузиаст җан булуын сизмиләрме соң?
...Абайладыгызмы бер нәрсәне: кинорежиссер Харис Фәхретдинов турында сөйләгәндә, аның яшьлегенә күчеп, бер генә сәхифәне искә алган идек, ул безнең күз алдына студент Харис, тик менә кино институты студенты түгел, бәлки педагогия институты студенты булып килеп басты. Әйе, ул — югары белемле укытучы. Горький өлкәсенә барып, анда да башка кеше урынына китеп, оч ел укыткач. Казанга бер ялга кайтканда күптәнге теләген тормышка ашырырга омтылыш ясый, киностудия директоры кабинетына барып керә.
— Югары белемле кешене йомышчы итеп алырга хакым юк,— ди директор.— Ә бездә сез башка эшкә ярамыйсыз.
— Киләсе елга кино институтына җибәрү өчен әзерләнүче сыйфатында алыгыз.— ди Харис, ялварып кына калмый, алдан ук әзерләп куелган карт һәм дәрәҗәле оператор ярдәменә таяна.
Бер ел ул кино төшерүчеләрнең әйберләрен күтәреп, йомышларын үтәп йөри. Тик бушка йөрми: карт оператор «университетын» уза. Я, әйтегез инде шуннан: Җылы урыннарыннан кубып, меңәр чакрым җир үтеп. КамАЗ төзүдә катнашу өчен ашыккан кешеләр токымыннан түгелмени ул?
...Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтын тәмамлаганда диплом эше итеп яшь режиссер Харис Фәхретдинов «Тукай» фильмын әзерли. Шушы беренче мөстәкыйль хезмәте өчен ул Бөтенсоюз конкурсында приз белән бүләкләнә. Призның да шагыйрь Тукай тормышын күрсәтүне үзенчәлекле чишә алган өчен бирелә торганына лаеклы итеп табалар аны.
1969 нчы ел була бу. Шушы ел ахырында Татарстан җиренә КамАЗ килде. Иҗат кешеләренә дә сынау, ныгу һәм эш күрсәтер өчен мәйдан — олы сабан туй җиткәнлеген Хариска аңлатып торасы юк иде. Ул үзе кайберәүләрне төшендерергә кереште: КамАЗда студиянең даими пунктын ачарга кирәклеге, үзенең шунда күчеп китәргә әзер торуы турында сөйләүдән туктамады. Казан студиясенең биш автономияле республикага хезмәт күрсәтүен аның исенә төшерделәр, төзелеш купкан һәр шәһәрдә махсус пункт ачарга кешесе дә, акчасы да җитенкерәмәвен аңлаттылар.
Төшенде, аңлады, әмма күңеленнән барыбер килешмәде. Җае чыккан саен КамАЗга юл ала торган булды. Анда барган хезмәтнең эчендә кайнамыйча, геройларыңны шунда табып, алар белән әвәрә килеп яшәмичә, төзелешнең дә, төзүчеләрнең дә зурлыгын ачып булмый. Төп проблемаларны аңламый гына эшкә файдалы фильм төшерү мөмкин түгел. Ә проблеманы китереп бирмиләр, аны шул проблемалар, мәсьәләләр, бурычлар... һәм тагын әллә никадәр мәшәкатьләр туып, бәрелешеп, чишелеп, тормышка ашырылып торган җирдә генә тотып алырга, аларның чишелүенә ярдәм итәргә була.
КамАЗ тарихында һәр хезмәт елының йөзен билгеләгән үз проблемасы ачык ярылып ята. Әйтик, җир эшләре елы, фундаментлар салу елы, аннары стеналар торгызу һәм түбә ябу. ягъни монтаж эшләре... Шулар арасында бер этап — җылылык бирү белән бәйләнешле эшләр. Аның бер фильмы шушы проблеманы хәл итүчеләргә багышланган булып, «Җылылык трассасы* дип атала да. Беренче фильмнарыннан ул аның, шуңа күңеленә бик озакка уелып калган.
Елы үтә яңгырлы булды. Төзүчеләрнең иң зур дошманы ул — яңгыр. Ә режиссер Харис, эшчеләр арасында бөтен җәфаны күрсә дә, яңгыр коюына шатланып йөргән иде. КамАЗ салу ул Камада балык тотып кәефләнү генә түгеллеген күрсәтерлек шартлар тудырды Хариска ул чакта яңгыр. Хәзер шул вакытларны искә алып, киночы иптәшнең «яңгыр яу-яу. иләкләп тә чиләкләп» дигән теләктә йөрүен белсәләр, төзүчеләр аны нишләткән булырлар иде икән дип уйлап куйса, ирексездән «прых» итеп көлеп җибәрә. Аннан үзен-үзе төзәтә: «КамАЗда хезмәтнең тәмен беләләр, эш белән йөрисең икән, синең хезмәткә дә аларның хөрмәте зур». Чөнки белә ич: аңа кирәк булганда алар бер эшне кабат-кабат башкарырга да иренмиләр иде.
КамАЗга аны эре характерлы, чын ир-ат холыклы кешеләр тарта. Аның андагы танышлары шундыйлар. Бригадир Рәис Ганиев турында махсус фильм да эшләде. Рәис бөркет йөрәкле егет булып үскән, теләге дә — очучы булу булган. Ә ул — бетончы, юллар салучы. Хезмәттәге аеруча уңышлары өчен аңа Ленин комсомолы премиясе бирелде. Аңа багышланган фильмда шундый кадр бар: Рәис Мәскәүдә, зиннәтле бер залда лауреат дипломын ала. Аңа космонавт Леонов кул чаба. Әйе, Рәис Ганиев очучы була алмады, ә аны космонавтлар котлый! Кешеләрне шундый биеклеккә күтәргән төзелешкә килергә кем ашкынып тормас икән!
Фильм экраннарда режиссер җиткерергә теләгән фикерләрне, хисләрне миллионнарча йөрәкләргә күчереп йөри.
...КамАЗ конвейерыннан яңадан-яңа машиналар чыга. Почык борынлы бу баһадирларны илебез трассаларында очратып, аларга хөрмәт белән карап калсак та. без хәзер хисләргә артык бирелмибез дә инде. КамАЗ өмәсенең дә әкренләп илебездәге зур төзелешләр елъязмасына кереп калуымы бу? Харис һәм аның кебек меңләгән иҗат кешеләренең хезмәтләре дә газета битләре, китаплар, телевидение һәм кино тасмалары, радио тапшырулары сыйфатында үткәннәр турында елъязмага әверелүме?
Әлбәттә, шулай.
— Киләсе буыннар өчен без барыбыз да — елъязмачылар!— Харис Фәхрет-
динов шулай уйлый. Шул ук вакытта беренче елъязмачыларның архив кешеләре түгеллеген дә ул яхшы белә, үз иҗаты белән шуны раслап яши.
Озак та үтмәс, алар салган завод бүгенге кебек ярты елга мең машина түгел, бәлки көненә ике йөз илле, аена алты-җнде мең. ә елына йөз илле мең машина чыгарырлык егәрлек җыяр.
Ә өч йөз илле мең кеше яшәрлек шәһәр! Аны әле чыннан да шәһәр итәсе оар. Бу хакта уйланганда Харисның хәтерендә бала чакта әбисеннән ишеткән әкият яңара. Ул әкияттә җен-пәриләр таң әтәчләре кычкырганчы бер төндә гүзәл сарай өлгертәләр. Матур әкият. Ә бит җен-пәриләр гашыйк егет фәрманын, димәк, мәхәббәт фәрманын үтиләр. Мәхәббәт бер төндә гүзәл сарай салдыра! — менә ничек.
«Әби минем философ булган!»—шулай уйланып, елмаеп куя Харис.— Сүзләре дә дөрескә чыга, хыяллары да тормышка ашты. КамАЗда йөзгә якын милләт кешесе—«әйттек—бетте» дип, көнне төнгә ялгап эшлиләр: заводлар салалар, шәһәр торгызалар. Монда да гуманизм, мәхәббәт фәрманы өстенлек итә. Ә бу фәрман партия Үзәк Комитетының КамАЗ һәм яңа шәһәрне төзүгә кагылышлы карарларында законлашкан. Коммунист кинорежиссер Харис Фәхретдинов шул фәрманны баһадир машиналарга, гүзәл шәһәргә әверелдерүчеләрнең берсе булуын белеп эш итә.
КамАЗ коммунистларының бүгенге мәшәкатьләрен чагылдырган бер фильмында аның герое — партия работнигы шәһәр төзүне, торак йортлар, культура сарайлары, шифаханә һәм ашхаиә-кнбетләр. мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүне тизләтә бару турында сөйләп килә дә, сүзен йомгаклап, әйтеп куя
— Кешеләрнең шәхси мәнфәгатьләре никадәр тулырак канәгатьләндерелсә. хезмәт җитештерү чәйлеге дә шул кадәр югары була. Туп туры бәйләнеш шундый,— ди.
Харисның «Туп туры бәйләнеш» исемле фильмын илебездә генә түгел, чит илләрдә дә карыйлар. Германия Демократик Республикасы телевидениесе һәм башкалар аны күптән инде үзләрендә күрсәтәләр.
Харис үзенең фильмнарында заманның техника куәтен, хезмәт киеренкелеген, индустрия пейзажлары романтикасын, зур төзелешнең хезмәт симфониясе аһәңен бирергә омтыла. Ләкин топ геройлары аның кешеләр — шул куәтне эшкә җигүчеләр. Төзелешнең генә түгел, һәр эшнең төп резервы—кешеләр. Иҗат кешеләре: язучымы, композитормы ул. журналист яки кино сәнгате вәкилеме — алар барысы да кеше рухы инженерлары, димәк, әнә шул төп резервны хәрәкәткә китерүчеләр.
— Менә шундый туп туры бәйләнеш!— үз героеның сүзләре белән үз хезмәтенә дә биргән бәясе Харисның әнә шундый
...Бүген ул «Беренче КамАЗ» фильмын эшләп бетерде Моңа ул өч дүрт ел элек әзерләнә башлаган иде. Инде конвейердан дистәләрчә мең КамАЗлар төшеп, илебез юлларында хезмәткә кушылдылар. Миллионынчы машина да булачак бит. Нигә әле «Миллионынчы КамАЗ» фильмын да ул эшләмәскә тиеш? Димәк, хә- зердән үк әзерләнә башларга вакыт.
Тукайның да йөз еллыгы җитәр. Ә нигә соң әле КамАЗдан Тукайга. Тукайдан КамАЗга күчеп йөгерә аның уйлары, хыяллары? Нигә дип. шулай булырга тиеш икән лә бит. КамАЗ бит Тукай районында! Хыяллар түгел, ә тормыш үзе туп-туры бәйләгән язмыш икән лә бит.
Ә иртәдән бирле күңелдә яңарган күренешне дә онытмыйсы иде. Сандугач кунып сайраган куакны табып, шуның чыбыгын алып сөйгәнеңнең кулмәгенә булса да кагылу турындагы борынгылар ырымын да берәр фильмда образ итеп файдаланасы иде. Димәк, ул фильм гашыйклар турында, мәхәббәт турында, яшьлек һәм мәңгелек турында булырга тиеш. Хыялында йөрткән КамАЗ һәм Тукай турындагы фильм өчен шигъри образ түгелме соң әлеге бу ырым - сандугач һәм Ул кунып сайраган куак чыбыгы — күлмәгенә кагылу белән мәхәббәтеңме сөйгән кешеңнең йөрәгенә кабыза алырлык сихри чыбык... Татарстанның атказанган сәнгать эшлоклесе кинорежиссер Харис Фәхретдинов яңа фильм белән әнә шулай илһамланып Лори.