ИДЕЛ КЫЗЫ
ӨЧЕНЧЕ БАШЛАМ
I
ел.
Россия давыл кузгаткан диңгез төсле шаулый. Петроградта, Мәскәү белән Казанда, Урал һәм Себер калаларында, җир читенә урнашкан Владивостокта — митинглар ташкыны.
Бетсен сугыш! Илгә — иминлек! Сигез сәгатьлек эш көне!
Казан йортларының, департаментларның, солдат казармаларының стеналарыннан алтын погонлы патша сурәтләре очып төшә. Өч гасыр буена сузылган Романовлар хакимлеге халыкның бавырына кара таш булып утырган; мылтык һәм табут күтәрүдән чиләнгән җилкәләр, нахакка аккан каннарны күрүдән бозылган йөрәкләр сызлый. Шуңа күрә патша сурәтен ярсып таптыйлар, тилереп-шашып ерталар.
Россия давыл кузгаткан диңгез төсле үкерә.
Хәвефле хәбәрләр, йомгак төсле тәгәрәп, Кама буйларына да килеп җитте, бу якларның да вакыйгаларын үзе белән ияртеп, үсте, зурайды, чынга әйләнде.
Февраль азагында тирә-як крестьяннары Алабуга бояры Стахиев- ларның аракы заводын таладылар. Барлык аппаратларын ачып, чирекләп һәм чиләкләп алдылар аракыны. Мичкәләп тәгәрәтүчеләр дә булган. Аракы кирәкмәгәне, үч алу нияте белән ярсып килгәне, лом белән, кувалда белән эш иткән. Завод тәмам эштән чыгып, бар булган спирты җиргә аккан, карны, хәтта туң җирне эретеп, дуен балчыкка хәтле төшеп җиткән. Анысын зирәк акыллы авыл агае юри эшләгән, диләр: еллар иминләнеп, заманалар тынгач, дуен балчыктагы спиртны янә дә сөзеп алмакчылар, имеш.
Дәва>:ы. Башы 1. 2 саннарда.
Дәһшәтле хәбәрләр көнләп түгел, сәгатьләп арта. Чистайнын сыра заводын җимергәннәр; Лаеш алпавытының җир-суларын тартып алып, үзен биләмәсеннән куганнар; Алабуга тегермәненнән олавы-олавы белән он төяп киткәннәр. Байлар паникага бирелеп кача, качмаганы Казанның генерал-губернаторыннан бунтчыларны, закон бозучыларны бастырырга гаскәр сорый, имеш. ♦
Олы давылның бер итәге Зартугайга да килеп җитте: ярсып кузгал- а ган ярлылар Таминдар байның аяклы амбарын Иш өстенә ишеп төшер- а деләр. Еллар буена рәнҗетелгән крестьяннар, кара болыттай кузгалып, * Шакир хаҗи йортына таба китте. Авылның күрке булган калай түбәле ч йорт җилсез тымызык төндә, ярты күкне иңләп, кара күмергә калган- 5 чы, япа-ялгызы утырып янды. Күзләрен кан баскан ярлылар карап = торып, бии-бии яндырдылар йортны. Күршедәге Әфләтун бакырчы ♦. йортына да зыян килде. Шакир хаҗиның ике катлы биек йортыннан а бакырчы йортына беләк буе кисәү башлары очып, аны «ә» дигәнче ° көл иттеләр. Янгында булганнар ахырдан мәзәк итеп сөйләде: >
— Авылдашлар, гаеп итмәгез инде, пажарым Шакир хаҗиныкы * төсле матур булмады, ходай кушса, икенче юлы, зуррак йорт салгач, < яндырырга килерсез,— дип әйтте ди Әфләтун абзый, аннары кара кү- ® мергә калган йорт урынына утырып, күз яшьләрен түкте, ди. а
Тирә-як авыллардан көн дә саен ишетелеп торган шомлы хәбәрләр- < нең күпмесе чын, күпмесе уйдырма булгандыр, әмма Солтанның үз күзе белән күргәне моңарчы булмаган өр-яңа заманнарның килеп җитүен аермачык әйтеп тора иде. Таминдар Тураев мәктәбендә, зур сыйныфлар укый торган бүлмәдә, Микулай патша сурәте бар иде. Мөгаллимнәр белән руханилар беренче сүзләрен: «Аллаһы тәгаләнең кодрәте вә патша хәзрәтләренең ризалыгы белән...» дип башлап җибәрәләр иде. Малайлар бер дә бер көнне шул сурәтне стенадан алып, кадак белән күзен тиштеләр, аннары өстенә менеп сикерделәр. Беркемгә берни булмады. Тик учитель Гаврилов кына: «Атавизм! Варварлык! Болай булса, анархизмга тәгәрибез!»—дип, бөтен мәктәпне бер итеп кычкырып йөрде.
Шуннан соң вакыйгалар акыл иярмәс тизлек белән алмашынып тора башладылар.
Зартугайга Шәяхмәт Айдаров кайтып төште.
Бер дистәгә якын җайдак озатуында, озын торыклы алмачуар атта Зартугайның югаргы очыннан килеп керде дә, авыл этләренең тынычлыгын алып һәм Зартугайның буеннан-буена тузан болыты сузып, кайчандыр үз йорты булган җиргә—Габделхәлим сәүдәгәр кибете алдына килеп туктады
Өзәңгедән аягын алып җиргә сикерде, ут янып торган җирән мыеклы чая егеткә йөгән тезгенен тоттырып, кибет болдырына менеп басты, авылдан урман буйларына шае китеп барган тузан тасмасына карап торды, башыннан папахасын салып, тирләгән, авыр елларның җыерчыгы буразналаган дәү маңгаен ашыкмый гына сөртте, тик шуннан соң гына шпорлы итекләре белән каты-каты басып болдырга менеп җитте. Габделхәлим бай кибетенең ишеген каерып ачып җибәрде.
— Сәлам бирдек купең әфәнделәргә!—Буынтыклы зур кара кулын кылыч сабына китереп кунды.
Прилавка янында басып торган Габделхәлим сәүдәгәрнең йөзе мәет кебек агарды, теле тотлыга башлады:
— М... минем... г... гаебем...
— Калтыранма, Габделхәлим абзый! Гаепсезгә тырнак белән дә чиертмибез!—Хуҗаларча бер эшлеклелек белән, ашыкмый гына киштәләрдәге ситсы товарны, лардагы тозны, мичкәдәге керосинны
карап чыкты. Тавышын әкренәйтеп, пышылдау дәрәҗәсенә җиткезеп, сорады:—Таминдар Тураев өйдәме? Нәбкәй староста? Минҗанныкы- лар? Ник дәшмисен?!
Бармак белән ымлап кибетчене үз янына чакырды. Куркудан очкылык тота башлаган кызыл малчының иңбашына кулын китереп салды, аның чүгеп куюыннан сабыйларча рәхәт елмайды:
— Сезнең нәсел ярлы-ябагайны талаганда гына батыр икән, җәза күтәрү ягына буыннар йомшак икән сезнең, ә?! Менә нәрсә, Габделхәлим абзый, Таминдар Тураевка әйт, Шәяхмәт Айдаров кайтты, диген, кибетләрен иртәгә үк берсен бер калдырмый ярлылар комитетына тапшырсын. Аңладыңмы? Мал-мөлкәтнең инәсенә дә тимәсен. Шырпы- тозны, керосин-мазарны яркәм I авыл ярлыларына өләшер.
— Каян килгән кәмитет ул? Юк бит ул бездә,— диде бераз хәл җыеп алган Габделхәлим сәүдәгәр.
— Булдырырбыз! Ишеттеңме?
— Ишеттем, энем Шәяхмәт.
— Бик яхшы, ишеткәч. Кисәтеп куям: өләшмәсә, үзенә үпкәләсен. Бүре базына алып чыгып җанын җәһәннәмгә олактырырмын!
«Олактырмый тор. Таминдар бай без түгел ул сиңа, әллә кайчан гаскәр туплап куйгандыр инде. Синең ише әтрәк әләмне буш кул белән көтеп ятмагае, тот капчыгыңны!»—дип уйлады кызыл малчы.
Шәяхмәт шпорлы итекләре белән каты-каты басып болдырдан төште, җиләненең чабуларын җилфердәтеп, алмачуар атына сикереп атланды, каравыл өенә таба чаптырып китеп барды. Артыннан тузан баганасы сузып атлылары чапты.
Ул Зартугайда ун көн чамасы яшәде. Шул вакыт эчендә ярлылардан актив оештырды, яркәм төзеде, комитетка башлык итеп Салагыш- ның укый-яза белә торган кешесе Вәҗине, комитет әгъзалары итеп Шәрифҗан мөгаллимне, бакырчы Әфләтунны, ике авылның икесеннән дә ышанычлы дип саналган тагын биш-алты кешене билгеләтте. Алар, авыл җыенында карар чыгарып, алпавытларның җирен тартып алырга, җирне бүлү эшләрен башкарырга тиеш булдылар.
Шәяхмәт күзгә күренде, кулга тимәде. Солтан аны ни барысы ике тапкыр күреп калды. Беренчесе — кайткан мәлгә. Икенчесе — китәр алдыннан.
Кайткан мәлдәгесе Солтанның күңелен кузгатырлык матур булды.
Абыйсы башта Солтанны җилкәсеннән кочаклап, муенын авырттырганчы кысты.
— Сугышчы! Настоящий сугышчы! Менә кемнәр кирәк миңа! Болар белән мин буржуйларга каршы сугышып карар идем.
Аның өстендә — күн куртка, түшендә — ут янып торган кызыл бант, бер янтыгында наган, икенчесендә кылыч иде. Рессорлы бричкага утыртып Сара җиңгине алып килделәр. Сара җиңги дә үзгәргән: авыл хатыннары төсле бала итәкле озын күлмәктән түгел, аның өстендә ак кофта, кара юбка; чәчен кыска итеп кистергән, шул кыска чәч өстендә өчпочмаклы сары косынка җилфердәп тора. Үзе тагын сәер: әле аягындагы озын кунычлы ботинкасына, әле Солтанга карап, кызарып елмая; ул елмайгач, Солтан да елмаймый булдыра алмый, елмая һәм битенең ут кебек кызыша башлавын тоя. Аларның Гәрәйнур исемле биш яшьлек малайлары бар, ул туганнан бирле читтә йөреп, татарча өйрәнә алмый калган, сакауланып русча сөйләшә. Өйдәгеләр мәзәк ясап аңардан көләләр, аны уенчык курчак итеп йөртәләр.
Солтан каушаган. Ул моңарчы, абыйсы югында, күңелендә җыелып килгән уйларын аның белән уртаклашырга тели, аның белән ялгызы гына буласы килә. Әгәренки күңелдәген яшерми әйтсәң, аның да абый-
I Яркәм — ярлылар комитеты.
сыныкы төсле күн куртка киеп, түшенә кызыл бант, янтыкка кара наган тагып, авыл буйлап гайрәт орып йөрисе килә. Менә ул чагында ачуны китергән кешеләр белән сөйләшеп карар иде ул. Әлбәттә, иң әүвәл алмачуар атка атланып Таминдар байлар утарына барып керәсең. Алмачуар аттан төшми генә хезмәтчеләрдән Таминдар бай малае Һашимны чакыртып чыгарасың. Һашим кулын күкрәгенә куеп, гаепле ♦ чырай белән аның кыршысына килеп баса; Солтан кара наганны теге- 3 нең ике каш арасына китереп тери: «Яхшы чакта әйтеп кал: җанынмы, 3 малыңмы?» Таминдар бай малае, әлбәттә, малын биреп котылырга * тели. Солтан риза түгел: «Җаныңны алам!»—ди. «Ни өчен җаным-5 ны?»—«Хәтереңдәме, теге чакта, сезнең утарга Казан — Уфа байларың җыелгач, син минем җаннан газиз кешемне, Нөркәйне тартып алдың, = син аны сиртмәле кибиткаларга бикләп йөрттең. Шулай булганыннан ♦ мин синең җаныңны җәһәннәмгә олактырырга хакым бар!» Таминдар а малаеның төсе кача, аяк буыннары калтырый, йөзе кара күмер кебек ° карала. Солтанга ялвара Таминдар Һашимы: «Зинһар, бер юлга гафу > ит, Солтанкаем, мин бит белмәдем, белгән булсам, якын да килмәгән х булырыем, миңа үзем ише бай кызлары беткәнмени!» Солтан киң < күңелле кеше, Таминдар бай малаен гафу итә. Наганны бит ул куркы- * тыр өчен, Һашим Нурия янына бүтән килеп йөрмәсен өчен генә төбәде. £ Шуңа атып кул пычратамы соң! <
Болар барысы — хыял. Гомердә дә буласы юк хыял. Солтанның абыйсы Зартугайда бер булып киткәннән соң күренми дә. Вакытын ул Салагышта, Пәнҗәрдә, Әгерҗедә үткәрә. Үзе төсле папахалы егетләр, продотрядчы иптәшләре белән Әгерҗе — Пәнҗәр төбәгендә буржуйларны талап йөри, отрядына ирекле сугышчылар җыя. Менә, ичмасам, аның отрядына язылсаң, теге заманнарда абыйсы белән бергәләп сал агызып йөргән кебек, ярлыларның дошманнарына каршы сугышып йөрсәң. Ул чагында Зартугай халкы алдында да, Нурия каршысында да даның үсәр иде.
Әтисе соңгы вакытта бик вакчыл булып китте. Тора да Солтанга бәйләнә, тора да Солтанга бәйләнә. Имеш, аның абыйсы Шәяхмәт, җүнледән җүнсез туган нәрсә, бүтәннәр кебек, игелекле эш эшләми. Теге чакта булды, теге чакта кеше иген иккәндә Кама иделендә браматлыкта йөрде, инде килеп, адәм баласы сукасын-сабанын барлаганда, ул авыл саен тузан туздырып байларга каныгып йөри. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас!
Солтан авызын ачып, абыйсының юньле кеше икәнен әйтергә генә теләгән иде, әтисе аны эттән алып эткә салып тиргәде.
Нәкъ шул көнне арып-талып Шәяхмәт абыйсы кайтып керде. Отрядын ул авыл буйлап фатирларга урнаштырган, абыйсы һәм энесе белән иркенләп сөйләшер өчен, хәтта Сара җиңгине дә монда алып килмәгән иде.
Озак юл йөрүдән арган, тирләгән атны суытыр өчен капка боҗрасына бәйләп куеп, хәл-әхвәл сорашырга да өлгермәгәннәр иде әле, Садыйк карт бик төрпә генә сүз башлады:
— Тагын муллаларны, байларны талап йөрдеңме?
— Соң йөрсә? — диде Шәяхмәт, елмая биреп.
— Нишләп каныгасың син аларга? Ил ачтан үлгәндә, ярман сугышы вакытында алар бит әҗәткә биреп тордылар. Алар бит авылга бәрәкәт иңдерделәр.
Шәяхмәт аның сүзен ахыргача тыныч, хәтта елмая биреп тыңлады. Тик абыйсының туктарга исәбе юклыгын, бер үк сүзне киндер сүсе талкыгандай тоташ талкып торуын күргәч, түзмәде, чал куна башлаган матур кара мыегын учы белән чуалтып җибәреп, җан түреннән чыккан тавыш белән әйтте:
— Их, абын! Нүжелн син бернәрсә дә аңламадың әле?
— Нәрсә аңнарга тиеш соң мин?
— Синең энеңә халык зур эш тапшырды. Дошманнардан таптатма илне, Шәяхмәт, безнең изге эшебезне сакла, яме, диде. Ә син байларга тимә, мулла-мунтагайга тимә дип тукыйсың, тисәң бәддога укыйм дип куркытасың. Синең бәддогаңнан, абый, әгәр беләсең килсә, минем бер кылым да селкенми. Беләсеңме, син өзелеп-өзелеп яраткан, койрык асларын яларга әзер торган Таминдар байлар, Сөләйман хәзрәтләр, революция җиңелсә, синең белән ничек сөйләшергә икәнен белерләр! Синең ише бай-бәтчәгә сатылган миңгерәүләрне алар берәм-берәм дар агачына асып чыгачаклар. Күз дә йоммый! Без, большевиклар, сабыр кеше, вакыты җиткәнче аларга тырнак белән дә чиертмәбез. Килер бер көн, мин синең ялгышканыңны күзеңә карап әйтермен. Син мине имансызлыкта гаеплисең; минем иманым бер генә: хезмәт иясе халкының җелеген суырган аждаһаларны җир йөзеннән себереп түкми торып мин көрәштән туктамыйм. Мин шуның өчен гаскәр туплыйм. Ул гаскәр синең бәхетең, Зартугайлар бәхете өчен утка керәчәк. Ул азатлык яулап алачак. Мин үзем белән Солтанны да алып китәр идем, синең бәддогаңнан куркып тормас идем, тик...
— Нәрсә тик?
— Солтанда синең хакың күбрәк. Чөнки ул синең балаң, ә минем энем генә. Син аны карап-багып үстергән, мин аның таза-сау үскәненә сокланучы гына. Тик... тагын бер тапкыр әйтәм, исеңдә тот: дошман көннән-көн явызлана, аның сугышмый гына үләсе килми. Шулай булганыннан, иртәме-соңмы, кайчан да булса бер Солтанга да мылтык алырга туры киләчәк.
— Үлсәм дә бирәсем юк Солтанны! Бирәсем юк! — Садыйк карт, авызыннан күбекләр чәчеп, күкле-яшелле тавышлар белән кычкырына башлады.— Муеныма бау сдлыгыз, аркама ике көпшәле мылтык терәгез. бирәсем юк! Мөхәммәтша, олы улым, Ижау забутында мылтык коямы? Коя! Син гаскәр җыям дип, буржуйларга каршы сугышам дип тилереп йөрисеңме? Шул тилелекләрең белән уналтынчы елны йортсыз- жирсез, малсыз-туарсыз калдыңмы? Шунысы да бик җиткән! Солтанны мин туп җәдрәләре чәрдәкләп бетерсен дип үстермәдем!
Аның җилдә җилфердәп торган сирәк сары сакалы дерелти, әллә ничә ямаулы чикмәненең чабулары ачылып киткән, күзләре, акаеп, нәфрәт очкыннары ата иде. Шәяхмәт аның белән бүтән сүз көрәштерергә теләмәде — кызганды абыйсын. Андыйлар илдә байтак шул әле. Гаделлек кем ягында икәнен аларга озак аңлатырга туры киләчәк. Ул Солтанны җилкәсеннән кочаклап, ишегалдына алып чыкты. Иорт нигезенә алып килеп утырткач, ярым шыпырт тавыш белән әйтте:
— Әтиең ялгыша, Солтан. Аның бәхете өчен көрәшеп йөргәнне аңламый. Гаепләп тә булмый аны, энем, гомер буена крестьянны буйсына торган итеп өйрәттеләр, сыртыннан таяк белән камчы төшмәде. Беләсеңме. уналтынчы елны мин аңар мәшәкать тудырдым, җанын борчыдым. Миңа бит сөйләделәр тентү булганны да, аны Салагыш кутузка- сына ябып асраганны да... Солтан, син минем яраткан энем, тыңла минем сүземне: илдә азатлык өчен көрәш бара. Эшче-крестьяннар корал тотып буржуйларга каршы көрәшкә күтәрелә. Ул көрәшкә син дә кирәк булырсың әле. Әзер булып тор. Мин сиңа үземә ышанган күк ышанам Я, энем, бәхетле көннәргә тикле!
Абыйсы Солтанны кочаклап күкрәгенә кысты, каты төкле ияге белән энесенең битен сыдырттырып алды. Солтанның абыйсы белән китәргә теләге шул кадәр дә зур иде, күңеле тулудан ул елап җибәрә язды, елак булып күренергә ярамый иде, шуңа күрә генә еламады.
Шәяхмәт Айдаров портупеяларын рәтләде, абзардан печән күшәп торган озын торыклы алмачуарны энесе белән бергә алып чыкты, ашыгып баскычтан төшеп килгән абыйсы белән саубуллашты, янә дә бер
мәртәбә аның каргышын тынлап тормас өчен, күз яшьләренә дә урыв калдырмас өчен ашыга башлады
Солтан аның егетләрчә бер җитезлек белән өзәнгегә аягын китереп куюын, күз ачып йомганчы ияргә менеп атлануын, ярсынып бии башлаган аргамакны авызлыклап аягүрә бастыруын, ачык капка аша ат ф тоягыннан каты балчык кисәкләре аттырып чыгып чабуын үкенечле 3 бер соклану белән карап калды... ’ g
х
II I
X
Зартугайда, Салагышта, Кама буеның башка авылларында Габбас ф муллага бигүк аңлашылып җитмәгән хәлләр, үзгәрешләр көн дә саен и диярлек булып тора. о
Таминдар бай мәктәбе тирәсендә Кысык Минҗан белән Нух Галләм = «Милли шура»га сайлау турында, кемгә тавыш бирергә кирәклеге ту- х рында сүз алып баралар. Халык арасында жирәбәне бәлшәвикләргә < бирергә кирәк дигән сүз йөри. Ә ул «бәлшәвик» дигәннәре фронттан ө кайткан солдат, Салагыш укытучысы Мәрдән Мурзин икән. Салагышка, = утыз сигез авылны берләштергән олыс булганга күрә, якын-тирә авыл- < лардан — Зартугайдан, Машик-Пилгадан. Тәмәк-Чүрәкәйдән, Яуморза-u дан, Саранбайлардан халык җыеп, митингы үткәргәннәр, митингы бик гаугалы килеп чыккан. Халык икегә аерылган. Бер як «.Милли шура»га Таминдар байны сайларга кирәк, ди, икенчеләре Мәрдән ягын каера. Таминдар бай куштаннары кызып китеп, укытучы Мәрдәкнең инде аяк- кулыннан эләктереп алганнар, тәрәзәне рамы-ние белән кубарып чыгарганнар, фронтовиклар булмаса, эш харап икән. Ярман сугышыңнан тоташ гарипләнеп кайткан Усал Зариф үзе белән фронтовикларны ияртеп килеп кергән дә, агач аягын тукылдатып, бер генә кычкырган, имеш. Таминдар куштаннары шундук койрыкларын кысканнар.
Авылдан-авылга көне-сәгате белән килеп җитә торган шомлы хәбәрләргә Алабуга, Чистай, Казан хәбәрләре кушыла. Рәчәй мөселманнары Мәскәүгә җыелганнар: сугышны туктатыргамы. Ярман патшасын җиңгәнче дәвам иттерергәме дип бәхәсләшәләр, ди. Казанда, Чистайда, Мамадышта. тагын кайдадыр мөселман өммәтендәгеләр җыелып сөйләшкәннәр. Үлсәк үләбез, изге динебезне аяк астына салып таптатмыйбыз дип әйтәләр, ди.
Габбас мулла Зартугайга бик озак килә торган гәзнтләрне зарыгып көтеп ала: алардан дөнья хәлләрен укый, дөньяга Мулланур Вахитов дигән чая бер егетнең чыгуын, аның Мөселман социалистлар комитеты төзеп, юксыллар, кимсетелгәннәр ягын якларга керешүен, сугышка каршы чыгуын белә.
Шундый шомнар эчендә яз үтә, җәй үтә. Кама иделе быел былтыргы төсле котырынып ташымый, ярларыннан чыгып, авылларны басмый, табигатьнең икенче бер афәте күтәрелә: каяндыр килеп чыккан каты җилләр, давыллар диләнкәсе-диләнкәсе белән урманнарны аударып китә, авыл урамнарында, юл чатларында тузан баганалары күтәреп, капка-коймаларны аударып йөри.
Июнь аеннан соң хәлләр бик кинәт кискенләште. Вакытлы хөкүмәтнең өязләргә җибәргән комиссарлары тиз арада гаскәр чакыртып, бунтчыларны тыя, таланган җирләрне кире кайтарып ала, артык азганнарны корал белән, төрмәләр белән куркыта башладылар Авылларда ике көннең берендә митингы, җыелалар да акырыналар, җыелалар да акырыналар; сугышка халыкны яңадан кузгата башладылар, елау-сыктау башланды, динне, азанны, намазны оныттылар
Шәяхмәт отряды алып китүдән куркып, Габбас мулла кара айгырны көндезләрен Гафияткә басуга чыгарырга кушты. Айгыр басуда дөнья
бетереп кешнәп йөри, Гафият бөкредән башка берәүне дә якын китер* ми. Анысына эчтән генә сөенә Габбас, әмма ат караучысының кинәттән холкы үзгәреп китүенә аптырый. Ни хикмәттер, Гафият аракыдан бизде. Картаю галәмәте генәме бу, әллә үзенә кирәкле әйбәт көннәр килә, хөррият чыга дип шатланамы? Кайбер көннәрне кара айгырны кырга чыгарыр алдыннан мулла белән әрепләшә, каршы сүзләр әйтә, атны абзарда асрарга азаплана. Әллә минем айгырны Шәяхмәт от-ряды алып китсенгә яркәм Вәҗи котыртамы, югыйсә?..
Көзгә таба, Габбасның җанына борчу салып, яучылар килә башлады. Нурияне димлиләр. Бае бар, ярлы-ябагае бар. Әти кешенең кәефе кырылды. Кияүләп-туйлап ята торган заманмы? Иртән торуга авылда ни буласын беркем белми. Нуриянең үзенең дә уенда ул түгел. Иртән торса, кичкә керсә — күзе Садыйклар тәрәзәсендә. Анда ни калган? Әллә шул авызын ачса үпкәсе күренергә торган Садыйк малае Солтанга күңеле төште микән? Имансыз нәсел бит алар, денсезләр. Кара инде ул Шәяхмәтне—денсезнең дә денсезе. Күзе-башы аларган, үзе төсле әтрәк әләмнәр белән ниләр генә кыланып бетмәде. Кемнәрне генә таламады, кемнәрне генә оясыннан тузгытмады.
Габбас мулланың күңел тыныч түгел иде быел. Юк, мине дә башкалар белән рәттән авыл ярлылары талар, атымны-сыерымны алып китәрләр дип куркудан түгел. Мал-мөлкәткә ул беркайчан да җанын фида кылмады. Габбас мулла өчен иң газиз нәрсә — җан тынычлыгы. Быел әнә шул җан тынычлыгы югалды аның.
Патша төшерелде. Инанган, табынган, алла кебек күргән патша төшерелде. Җир-суларны, мал-мөлкәтне дин әһелләре халыкка вәгазь сөйләгәндә изге дип, хосуси милеккә берәүнең дә кагылырга хакы юк дип өйрәтеп килделәр. Ул иман юкка чыгарылды — Айдар Шәяхмәте беренче башлап хосуси милеккә кул сузды. Аннары барысы да кул суза башладылар.
Нәрсә бу? Шәяхмәтнең теге елларны йорт-җирен тузгыткан өчен байлардан үч алуымы, әллә булмаса, ул аны шулай булырга тиешле дип ышанып, законлаштырып ук эшлиме?
Менә шул сораулар Габбасның җанын бимазалый, төн йокысын качыра иде. Өстәвенә, өйдәге ыбыр-чыбыр, ыгы-зыгы, көн саен булып тора торган буталыш аны ардыртты, миңгерәүләтә башлады. Шәмсениса көн саен иртә баштан алтын-көмешләрен барлый, көмеш тәңкәләрне, асыл ташлы беләзекләрне Хәнифәнең чәч толымына гына тагып калмый, чәч эчләренә дә, толым асларына да тагарга, күлмәк эченнән алтын укалы күкрәкчәләрне кат-кат кидертергә тырыша. Адәм баласы акылын җуйса җуя икән. Ярабби, чәч толымындагы, күлмәк астындагы хәзинә белән күпме яшәп була? Монда бит дөньяның асты өскә килә, илдән бәрәкәт оча, динне, шәригатьне танымыйлар. Мең ел буена килгән мөселман өммәте юкка чыгамыни?
Вакыт-вакыт Габбас мулла тол абыстай Шәмсенисага йортка кергәненә үкенә башлый. Әгәр ул моннан егерме ел элек аңар йортка кермәгән булса, мәдрәсәдә балалар укытып, яки алар нәселендәге крестьянлык гадәте буенча, җир сөреп, чәчү чәчеп, иген игеп яшәгән булса? Болай да бит инде ул шул эшләрнең күбесен үз кулы белән эшләде. Ат җигүдән, кырга барудан, печән чабудан тайчанмады. Болар барысы дөрес, шул ук вакытта аның гошер-фытыр садакасы алуы да, олы абыстай белән бергә ашка йөрүләре дә, хатын белән хатынны аралавы да дөрес. Кунакка кем йөрде? Шәмсениса. Өйдәге барлык кара эшне кем эшләде? Хәнифә. Димәк, шулай булгачыннан, ул хатын алмаган, асрау алган булып чыга түгелме? Ә бит хәзер әнә асрау тоткан өчен яхшы булмас, диләр, яркәм Вәҗиләр әйтә, асрау тотканнарга, елын елга исәпләп, түләттерергә кирәк булыр, диләр. Хәнифәнең ул эшкә барып җитәрлек аңы юк, ләкин бит яркәмнәр, авылның кызыл авызла-
ры аның күзен ачмаслар, күңеленә коткы салмаслар дип кем әйтә ала* Ат караучы Гафиятне ал. Анысы бит — турыдан-туры хезмәтче. Нигә әле ул соңгы көннәрдә сүз тыңламый торган, әрепләшүчән булып китте? Нигә әле ул өйдә генә утырмый, атлар янында гына йөрми, каравыл өенә бара, җыеннарда катнаша, илдә ни барганның барысын ишетеп, белеп, мыегына чорнап кайта Синең авыл каршысына басып, җавап ♦ бирер көннәрең җитмәс микән, Габбас? 3
Шундый уйлар белән вәсвәсә килеп йөргән бер мәлне, октябрь 3 башларында Габбас мулла йортына тагын яучылар килеп төште.
Мондый очракта сандык төбеннән иң затлы киемнәр алына: алма 5 бизәкле яулык, энҗеле калфак, кәшимир күлмәк, читек-кәвеш — берсе S дә калмый. Барысы күз явыңны алырлык чуар, барысы ут янып тора. Тавис коштай бизәнеп килгән карчыкларның яучы икәнен хуҗалар шундук төшенеп алалар. Яучыларның берсе артыгын сөйләми, сүзне ® җөпләп яки куәтләп кенә тора, икенчесенең — киресенчә — теле-телгә s йокмый, анысы сусыз юа, җилсез киптерә. Габбас мулла йортына * чачаклы-чуклы киемнәре белән балкып килеп кергән яучы карчыклар- < ның берсе, сусыз юып, җилсез киптерә торганы, кендекче Сафура булып е чыкты. Түрдәге кәнәфигә бик иркенләп, күлмәкне җәеп утырып алгач, = Сафура-җаһил йоласын китереп, озаклап дога кылды.
— Ярабби, бу йортка иминлек бирсен, авыру-сырхау, бәла-каза ь- китермәсен, зыян-зәверле, болгавыр-мәшәкатьле бу заманда җил-давылларны башка якларга борып җибәрсен. Амин. Туктале, мин әйтәм, җир йөзендә Габбас хәзрәт белән Шәмсениса остабикә бар бит, мин боларның, мин әйтәм, хәлләрен белеп чыгыйм, бер исәптән ахирәтем Бибигайшәгә дә күрсәтеп чыгыйм. Ни эшләр бетереп яталар микән, миңа үпкәләмәгәннәр микән...
Шәмсениса абыстай сабыр гына елмайды
— Бик тә рәхмәт изге ниятеңә, Сафура. Үзем дә сагынганыем әле сине. Син бит, ни генә димә, минем кызым Нуриянең кендек әбисе.
— Карале син, онытмаган бит. Ай, рәхмәт төшкере!
Хәнифә өстәлгә ак самавыр чыгарып куйды. Ризык кертте. Үзе табын янына утырмады.
— Яле, кадерле кунаклар, килегез әле, менә монда киезле урындыкка утырыгыз, юкса, сарыгыбызны җонсыз итәрсез. — Барысы да сабырлык саклап, ашыкмый гына утырышып алгач әйтте: — Я, бис- миллаһы рахман рахнм, җитешегез.
Сафура башыннан алма бизәкле француз яулыгын салырга оныткан икән, аны салып, бик пөхтәләп кәнәфи өстснә куйды, аның артыннан Бибигайшә дә шуны ук кабатлады
Сафура өстәл янына иркенләп утырып, бисмилласын әйтеп, бал калагына үрелде. Бибигайшә дә шуны ук кабатлады. Монда алар борын-борыннан килгән бер йоланы да истән чыгармадылар. Баш яучы балны бал калагының очы тияр-тимәс кенә алырга, чәйне дә уртлап кына куярга тиеш. Нәкъ шулай эшләде Сафура-җаһил. Бөтен битенә сузылган, пешкән токмачтай озын борынын тартып, балны мактады:
— Бәрәкалла, бигрәкләр дә татлы икән балыгыз, аны каян алдыгыз? Нинди умарталарда җыйдыгыз, сакларга дип нинди келәтләргә куйдыгыз? Кемнәр бәхетенә шундый татлы булган ул, кайсы кушмаларга тулган ул? Әллә буй җиткән кызыгыз бармы?
— Җитеп үк бетмәсә дә, җитеп килә торган кызыбыз бар.
— Җитеп килә торган кызыгыз ни атлы?
— Җитеп килә торган кызыбызның аты Нурия булыр.
— Бәрәкалла, Нур иясе! Кайчандыр бер буранлы төндә без аны дөньяга китереп, кендеген кнскәннек. Менә инде без, Шәмсениса абыс
тай, ахирәтем Бибигайшә белән, кайчандыр үзебез кендеген кискән Нурияне бәхетле итү нияте белән килдек. Кызы барның капка төбендә җигүле җитмеш аты торыр ди. Җитмеш атның беренчесе үк бул- масак та, җиденче бездер дип беләбез. Сезгә буй җиткән кыз, бездә буй җиткән егет бар.
— Егетегезнең аты кем соң? — диде Шәмсениса абыстай үз нәүбәтендә.
— Атын актыктан әйтербез, башта затын әйтеп күрсәтик.
— Әлхәмделлила, нинди заттан егетегез?
— Нәселләрендә эчкече юк, карак-угры юк, хатын аерып уйнаучылары юк, килен төшә таш була, ашаганы аш була. Егетебез бик тә уңган, бик тә булган, эшләмәгән эше. җитмәгән җире юк.
— Булдыклылыгын ни белән исбат итәсез?
— Егетебез шөһрәтле, мал-мөлкәтле...
... Почмак якта бүлмә тактасы буенда яучылар сүзенә колак салган Нуриянең йөрәге тасырдый иде: башкайларымны кемгә бәйләргә итәләр?
— Ягез, кадерле кунаклар, тыңлап багыйк, мал-мөлкәте безнең чамага тартамы?
— Ташпулаттан өе бар, өе тулы сые бар, янып торган йөзе бар, шомырт кара күзе бар... Сезгә ни кирәк тагын?
— Без, Сафура, читкәрәк киттек. Башта атын белик, — дип, яучылар йоласын үзе дә сизмәстән ашыктыра башлады Шәмсениса абыстай.
— Кыз баланың аты йолдызлар балкышы төсле була, тирә-ягы нур белән тула, ир баланың атында кылычлар чыңлап, дөньялар зыңлап тора. Без, Шәмсениса абыстай, Габбас белән синең йортыңа Тәминдар бай улы Һашимнан илче булып килдек. Без сүзебезне әйттек, инде сез әйтегез.
— Әйе, ээ, сез әйтегез сүзегезне, — диде яучыларның икенчесе.
... Почмак якта, бүлмә тактасы буенда, яучылар сүзен тыңлаган Нуриянең йөрәге каты-каты тибеп куйды: әни ни әйтер? Әти ни әйтер?
Таминдар байларга кыз бирү Шәмсенисаның көтеп бетерә алмас бер хыялы иде. Ләкин ул аны әле шулай тиз һәм көтмәгәндә килер дип уйламый иде, кинәт теле тотлыкты, бите бурлаттай кызарып чыкты. Сер бирергә ярамый иде. Чамадан тыш беркатлы булып, гел дә генә Таминдар бай малаеннан яучылар көтеп яткан булып күренмәс өчен ялындыра башлады.
— Рәхмәт, кадерле кунаклар, җылы сүзегезгә: кызыбыз яшь бит әле. Бик яшь кызыбыз... — дип, күгәрчен кебек гөлдерәп кенә сүз башлады Шәмсениса абыстай, өзеп тә куймады, өметсез дә итмәде. Хәзер, аның исәбенчә, яучылар үгетли башларга тиеш иде, ул шуңа лаеклы җавабын әзерли башлаган иде, ләкин шул мәлне әллә каян гына Габбас пәйда булды, яучыларның да, Шәмсенисаның да авызын ачтырмаслык итеп өзеп әйтте:
— Кызыбыз яшь, ике елдан килерсез!
Була бит шундый хәл: эсседән әлсерәп үләр чңккә җиткән юлчы кое янына килә, бик тирән коедан чыгыр белән әйләндереп су менгерә, чиләкне кулга тотам дигәндә генә, бавы өзелеп, чиләк коега төшә дә китә.
Әнә шундый хәлдә калдырды Габбас Шәмсенисаны.
Шәмсениса абыстай ирен төне буе тиргәп чыкты. Күз яше белән каргады, надан дип, акылсыз дип, кара мужик дип, тагын әллә нәрсәләр дип исем кушты. Ләкин ул күпме генә ярсынмасын, эшләнгән эш эшләнгән иде шул инде: сүккән белән сукканны кире кайтарып алып булмый, Таминдар байлар аларга бүтән әйләнеп тә карамаячак. Ялгы-
ша иде Шәмсениса абыстай, Һашимның ансат кына Нурияне ычкындырырга исәбе юк иде.
Иртәгесен, ялт итеп торган кояшлы бер көнне, Зартугай урамнарын көмеш кыңгырау чыңына күмеп, авылга кибиткалы пар ат чатыр чабып килеп керде, югары очтан, Сөләйман хәзрәтләр турысыннан түбән очка чаклы төшкәч, ярсып пошкырынган атлар, авызлыкларын чәйнәп. _ Габбас мулла капкасына килеп туктадылар.
Капка ачарга чыккан Гафият бөкре: 5
— Таминдар бай малае Һашим килде, кертимме? — дип хәбәр итте. _ Аптырап калган Габбас мулла керт дип әйтүдән башка сүз таба ң
алмады. Кыңгыраулы атлар ишегалдына кереп туктады. Шул минут- = тан башлап кызның әтисе Габбас мулла белән үзен кияү итеп тәкъдим иткән Һашим Тураев арасында ярты сәгатькә сузылган баталия баш- = ланды.
— Әссәләмәгаләйкүм, Габбас әфәнде, — дип, ике куллап күреште =
Һашим. Аның өстендә кара төстәге тройка, аягында штиблет, чытыр х ак күлмәк якасына ул күбәләк-бант таккан, башына энҗеле кара кәт- * тәши кигән иде. *
«Минем өчен тырышкан»,— дип уйлады Габбас мулла кунакның = сәламен алган чакта.
— Безнең тарафка нинди җилләр ташлады, яшь бай?
— Җылы җилләр—диде Һашим, елмаеп.— Минем яучыларыма якты йөз күрсәтмәгәнсез икән, шуңа күрә сәбәбен белергә дип үзем килдем.
— Сәбәбе бер генә: кызым яшь.
— Хәтерем ялгышмаса, сез, дин әһелләре, унҗиде яшьне никах өчен иң җитлеккән яшь дип саный идегез шикелле...—диде Һашим.
«Сүзне аяк терәп сөйләшә бу. Бөердән чыгарып сөйләшә», — дигән уй узды Габбас мулланың күңеленнән. Ул Таминдар бай малаенда бер ел эчендә байтак кына үзгәрешләр барлыкка килгәнен дә күрми кала алмады. Һашим калыная төшкән, бите түгәрәкләнгән. Яңак сөякләре дала ягында озак яшәгән кешеләрнеке төсле бүлтәйгән, бите җилдән* кояштан каралган. Энҗеле кара кәттәши белән кыршаулап куелган бу биттә кашчкүз, авыз-борын урта бер җиргә җыелып, аерым яшиләр, үзара гел киңәшеп торалар төсле тоела иде.
— Сезнең сүзне көтәм, Габбас әфәнде.
— Мин үз сүземне әйттем.
— Минемчә, аның сәбәбе ул түгел бит.
— Нәрсә соң? Белсәгез әйтегез.
— Әйтергә була, — диде Һашим, ләкин почмак якта нәрсәнеңдер кыштырдап куюына колак салып, өстәде: — Безгә. Габбас әфәнде, аулаграк җирдә сөйләшергә кирәк иде. Чит кеше ишетә торган сүз түгел бу.
Түбән өйгә төшеп бикләнделәр.
— Сез нәрсәдәндер шикләнәсез, миңа калса...
— Дөрес әйтәсез, шикләнәм. Дөньясы бик болгавыр бит. Чат саен мылтыклы, почмак саен — шпион. Кызымны мин билгесез язмышка дучар итәргә теләмим.
— Билгесез дип нәрсәне әйтәсез?
— Бүген сез, Һашим әфәнде, гайрәтле кеше. Дөнья сезнең кулда. Иртәгә большевиклар килеп сезне селкесә? Сез кем булып каласыз? Шыр ялангач бер адәм. Үпкәләмәгез туры әйткәнгә. Без бары тик шулай гына аңлаша алабыз.
Һашим Тураевның кәефе кырыла башлады.
— Сез, Габбас абзый, мин барлык капиталымны кесәдә йөртә дип уйлыйсыз, ахрысы. Мин большевиклар якадан алганны көтеп утыра
j. «к. У.» г* s. 17
дип беләсез. Минем капиталым, әгәр беләсегез килсә, күптән чит ил банкысында.
— Шулайдыр анысы, ышанам. Ә маңгайга бәреп кергән әрсез бер пуля сезнең ул капиталыгызны бөтенләйгә чит ил банкысында калдыруы мөмкин түгелмени?
— Ә нигә мин пуля көтеп ятарга тиеш? Пароходым — Иделдә,
озатучыларым янымда. w _
— Чит илгә сызарга уйлыйсызмыни? Сер булмаса, әйтегез: кайсы илгә?
— Төркиягә, — диде Һашим иренен кысып.
— Алай икән —диде Габбас мулла, беркавым тын утырды, Һашим аның чырае бик кинәт караңгыланганны күрде.
— Ошамыймы Төркия? Иранга китәргә була, Мысырга. Аннан — Европа. Нурия кайсысын тели — шунда алып барам: Франциягә, Германиягә... Аңлагыз, конца концов, мин монда Нурия аркасында гына утырам, юкса, күптән якорь күтәргән булыр идем.
Һашимның энҗеле кара кәттәши белән кыршаулап куйган түгәрәк битендә күз-кашы, авыз-борыны тагын урталыкка җыелды: мәсьәләне кап урталай аерып ташларга кирәк, юкса, ул шундый дәрәҗәле башы белән надан бер мулла каршында вакланып утыра.
— Сезнең сүзне көтәм, хәзрәт.
Ниһаять, Габбас мулла телгә килде.
— Сезнең җирсәү дигән төшенчәне ишеткәнегез бармы?
— Юк. Нәрсә соң ул?
— Туып-үскән җиреңне, илеңне сагыну ул җирсәү. Туган җирсез тора алмау. Ярый ла Нурия хәзергә яшь, көләч, сез оештырган зиннәтле тормыш аны канәгатьләндерә дә алсын, ди. Ә олыгая башлагач?..
— Олыгайгач кайтырбыз.
— Кайтарсалар кайтырсыз. Инкыйлаб, революция дигәннәре кайту юлын бикләп куйса?
— Ә бит сез куркыныч кеше, Габбас Уразаев. Сез — телисезме, юкмы — большевиклар җырын җырлап утырасыз. Мин сезне, башка кеше булсагыз, кораллы отряд җибәреп чүкетер идем, Нурия кызганыч.
— Алай икән... Беләсеңме, энем Һашим, көчләү-җәберләүгә иманын саткан кешеләргә миндә кыз юк.
Һашим Тураев чәчрәп урыныннан торды, ишегалдына чыгып:
— Атлар!—дип кычкырды һәм, көмеш кыңгырауларын чыңлатып, сәгате-минуты белән Зартугайдан чыгып чапты.
Петроградта «Аврора» туплары атып, бөтен илдә Совет власте урнашканчы Габбас муллага бүтән яучылар килмәде.
Давыллы унсигезенче елны илдә гражданнар сугышы купкач, мал- мөлкәтен югалтканнар качкан ояларыннан чыгып, комиссарларны, укытучыларны суеп йөри башлагач, Кама иделендә үлем баржалары, рельсларда үлем эшелоннары чапкан чакта, бердәнбер кызы Нурия өчен курку, кан калтырап яшәү Габбас мулланың җанын тагын бер мәртәбә тимер кыршау белән кысып алды.
III
Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы август төнендә, беренче әтәчләр кычкырганнан сон, Садыйк карт, ярсып өргән эт тавышына уянып, карчыгы Мәүдүдәгә дәште:
— Сиңа әйтәм, тор әле...
— И-и-и шушының бер! Тагын нәрсә бар инде? Төн пәрие булдын, чисти.
— Телеңә салынма, эт өрә.
— Өрсә соң. Синең ул йолдыз атылганга да өрә торган саташкан этең бетмәс монда.
Садыйк картның ачуы чыкты. _
— Каян килгән йолдыз ди ул мондый караңгы төндә.
Капка дөбердәтә башладылар. 2
— Тор диләр сиңа, ут яндыр. Килеп җиттеләр бугай!
— Нәрсә сөйлисең син? Кемнәр?
— Анаңның кәлҗемәләре, белдеңме?! Капкада кеше бар. Арт са- =
ныңны күтәрә аласыңмы-юкмы? Солтанны уят, мин чыга торам. ф
Фонарь яндырып баскыч төбенә чыкты, ярсып өргән эткә дәште: а
— Актүш, тукта хәзер үк! о
Эт, аны тавышыннан танып, аягына килеп сарылды, аз гына шып- -
шып алгач, хуҗасына ияреп капка ачышырга китте.
— Кем йөри... эт чыкмас төндә? — диде карт, фонарен баш очына* күтәрде.
— Әти, ач әле, бу мин, — диде карлыккан басынкы тавыш.
— Бәрәкалла, Мөхәммәтша, син түгелме?
— Мин, әти, ач тизрәк.
Капка ачуга каршысына картузлы, мылтыклы кеше кереп баскач, Садыйк карт имәнеп китте, ләкин олы улын аның бөкрәя төшкән җилкәсеннән, саргылтрак мыегыннан һәм аңкып торган машина мае исеннән танып, аңа юл бирде, үзе фонаре белән яктыртып, аның артыннан иярде.
Чоланга кергәч, хәвефләнеп сорады:
— Нишләп төнлә йөрисең? Җитмәсә, мылтык күтәреп?
— Хәлләр әйбәт түгел, әти, өнгә кергәч сөйләшербез, — диде Мөхәммәтша басынкы тавыш белән. — Үзегез ни хәлдә? Әни авырмыймы? Шәяхмәт абыйдан хәбәр бармы? Аклар килеп җитмәдеме әле?
Берьюлы бирелгән шул хәтле сорауның кайсысына җавап бирергә дә белмәстән, әле һаман фонарен тоткан килеш, Садыйк карт чоланда басып тора иде, ишектән Солтан килеп чыкты, йокылы-уяулы, күзләрен угалап торды да, Мөхәммәтшаны танып: абый!—дип кычкырып аның муенына асылынды.
Өчәүләп өйгә керделәр.
Әни кеше мәш килеп йөри башлады, лампа кабызырга шырпы тапмый интегеп бетте, аннары улы янына килеп, аның төнлә кайтып туңган зур кытыршы кулын ике куллап тотып исәнләште, сагышлы, еламсырак тавыш белән әйтте:
— Син... исән икән. Дөньяда ни булганны да белер хәл юк. Синең өчен кайгыруларым
Аны тынычландырып йокларга яткыздылар. Мөхәммәтша лампа кабызмауларын үтенде. Фонарь утының тонык яктысында кичтән калган ашны ашады, өй алдына чыгып тәмәке тартып керде, шуннан соң гына әтисе белән Солтанны каршысына утыртып, үз хәлләрен сөйләп бирде.
— Ижауда фетнә. Кичә башланды. Завод эшчеләрем башта ак чехлардан коткарышырга дип Казанга озаттылар. Аннары таң вакытында барлык чиркәүләр кага башлады. Паровозлар, заводлар гудок кычкырта, халыкны мәйданга җыйдылар. Баксаң, ак гвардияче офицерлар, советка каршы теш ыржайтып яткан фронтовикларны коралландырганнар, коммунистларны, совет оешмасы башлыкларын асалар, кисәләр, суялар. Ижаута таланган алпавытлар, патша армиясе офицерлары җыйналды, властьны әнә шулар тартып алдылар.
— Безгә дә килеп җитәрме инде ул? —диде Садыйк карт, күкрәген ышкып.
— Килеп җитүе көн кебек ачык. Әти, син урамга бик чыгып йөрмә. Минем заводта икәнне беләләр. Шәяхмәт абыйның кем икәнен әйтеп тә торасы юк. Аның егетлеге, куркусызлыгы турында хәтта Ижау татарлары арасында да сокланып сөйлиләр.
— Шәяхмәт минем менә монда утыра! — дип, Садыйк карт сөякчел каты кулы белән саргайган, җыерчык баскан муенына тукылдатты.— Син, А1өхәммәтша, мине котыртасың килмәсә, Шәяхмәт исемен телгә алма, яме.
Уңайсыз тынлык урнашты.
— Озакка кайттыңмы, абый? — диде Солтан, аның тәрәзә буена сөягән мылтыгын алып.
— Куй син, сыбызгы. Белер-белмәс башың белән мылтыкка тотынма,—диде Садыйк карт. — Син дә, Мөхәммәтша, атаң йортына кайткан чакта мылтыксыз гына да кайта алган булырыең.
— Мылтыксыз ярамый хәзер, әти, — диде Мөхәммәтша, энесе Солтанга күз кысып алып, өстен чишенә башлады. — Мин бер-ике сәгать кенә черем итеп алыйм. Аннары уятырсыз. Фетнә вакытында тәүлек буе йокламадым.
Садыйк карт олы улының саргылт сакал баскан, берничә көн кырынмаган, арган, алҗыган чыраена карап торды да:
— Ярар уятырмын. Берегезнең дә путный сүз сөйләгәне юк. Фетнә дә буталыш, буталыш та фетнә,— диде.
— Әйдә, Солтан, ишегалдына чыгыл керәбез,— диде Мөхәммәтша, утны сүндергәч.
— Анда ни калган?—дип сүзгә кушылды әтиләре.— Нәрсә, миннән тел яшерәсез мәллә инде сез?
— Юк ла,— Мөхәммәтша көлеп куйды. —Йомышны үтәми торып булмый бит инде, әти.
Садыйк карт тынычланып, урын өстенә менеп китте, Солтан белән Мөхәммәтша ишегалдына чыгып озак кына сөйләштеләр.
Аксагыз таулары ягыннан салкынча җил тарта башлаган, күлмәкчән генә тәнне калтырата, теш-тешкә тиеп шыкылдый иде.
— Туңдыңмы?—диде абыйсы.— Әйдә керик. Мин әйткәннәрне оныта күрмә, яме. Авылны, гамьсез ятып, кырдырып бетерергә ярамас...
Алар йортта хәзер ир затыннан икәү генә: әтисе дә Солтан. Мөхәммәтша абыйсы Ижаудагы фетнәне кайтып сөйләгәннән соң өйдә бер кич кунды да янә китеп барды. Солтан уенча, ул фетнә оясына Ижауга китмәгәндер, кызылларга барып кушылгандыр. Солтан хәзер аңлап алды: эшчеләр алар, «ай, җирем, ай, йортым!» дип, авыл крестьяны кебек дөнья малы өчен ут йотмыйлар. Эшчеләр — кыю халык, башын салса салыр, үз дигәнен итми калмас.
Кайчандыр чамадан тыш юаш кеше иде Мөхәммәтша абыйсы, әтисенең авызына гына карап торган кеше иде. Хәзер ничек кыюланган. Ул да Шәяхмәттән бер ягы белән дә ким түгел хәзер. Тик менә Солтан гына өйдә ята. Әти-әнисе тота кулны. Җитмешкә җиткән карт белән карчыкны, дөньялар болгавыр чакта, замана кырыкка төрләнгән чакта, бер үзләрен калдырып китү әллә ничек уңайсыз. Әнисе авырудан арынмый. Быел аның баш өянәге кузгалды. Кайчан карама — башын сөлге белән ураган булыр. Ике көннең берендә ырымчы карчык Тайбә килә, тегәрҗеп белән Мәүдүдә түтинең башын үлчи, маңгай турысына корым сыза, җепне урталай бөкли, корымлы төше уртагышка туры килми, башың дүңгән, ди, кара сыер сөтенә кара тавык йомыркасын болгатып эч, көнгә ике тапкыр, иртәнге һәм көндезге намаздан соң ятып тор, ба-
шиндагы сөлгене салма, бәйләү белән маңгай турысыннан төйгечлә, чәч араңа ояларга иткән шайтаннар качып бетәр, ди.
Күңел төшенке, эч поша. Көн аралаш килгән ырымчы карчык Солтанның күзенә хәзер убырлы карчык булып күренә. Аның ырымчыны ф якасыннан умыртып тотып, баскыч күтәрмәсеннән сыдыртып җибәрәсе килә башлый. Әнисенең авыруы көчәюдән куркып кына Солтан ул й эштән тыелып килә. 3
Өй эше дә бик бер төрле: ишегалды себер, бакчага тирес чыгар, ч утын кисеп, утын ват. Туйдырмас дисеңме! Солтан көн дә саен эшли ул эшләрне, дөньяда бер гаме дә юк кеше төсле йөри, әмма бер колагы = 1ел уяу: дөньяда ни хәбәрләр бар? Кайдадыр Себер ягында әсирлектә ф яткан чехлар баш күтәргән, ак генераллар белән сүз берләшеп, алар- а дан корал алып, саранча явы кебек, Мәскәүгә ашкыналар икән.
Кама өстендә сугышлар бара. Таң вакытында туптан аталар. Кара- > выл өс башындагы, зират каеннарындагы каргалар, дәррәү күтәрелеп, * ачы тавышлар белән кычкырып оча: нәкъ давыл вакытындагы төсле! < Туп атканнан көтүдә йөргән сыерлар куркышып, койрык чәнчеп тирә- 2 якка чаба. Картаеп хәлсезләнгән Мамык ләлек чыбыркы аларны ур- £ маннардан, чокыр-чакырлардан эзли-эзли әлсерәп бетә. <
Июль азакларында таң алдыннан, халык йокыда чакта, ярты күкне иңләп пожар ялкыны күтәрелде. Күк йөзендә комачтай кызыл шәүләләр биешә, авыл урамында куркышып уянган халык умарта күче төсле кайный: кайсы ат җигә, кайсы абзардан сыер-сарыгын алып чыга алмый кара тиргә төшә, ут өермәсе уйнаткан мәхшәр килеп җиткәнче аулак урманнарга китеп кала алмыйм дип коты чыккан халык, паникага бирелеп, ата улны, ана кызны белмичә чабышып йөри, йөгерә торгач, тәмам арый, хәлдән тая, алып чыга алмагач, капка төбенә, яки йорт нигезенә утырып аһ ора иде.
Салагыштан килгән яркәм башлыгы Вәҗи, мөгаллим Шәрифҗан көч-хәл белән халыкны тынычландырдылар: пожарның Зартугайдан егерме биш чакрымнар ары Пәнҗәр янында Кама иделе өстендә икәнен әйтеп бирделәр. Аклар кызылларның бер пароходын яндырганнар, пароходны батырып, кызыл гаскәрнең башлыкларын үлем баржасына төяп, Чистайгамы, Чаллыгамы алып киткәннәр
Бу хәл Зартугайларның күңеленә янә дә шом салды. Әгәр алар Камада гына торып калмасалар, Иж белән килеп, Салагышка, Зарту- гайга тикле күтәрелсәләр?
Авылдашларын бәладән коткарырга теләп. Кысык Минҗан урамга чыкты; үгет-нәсихәт сүзләрен бик хәтәр хутка җибәреп:
— Болан булганыннан булмады инде, җәмәгать!—диде.— Кызыллар юкка көчәнә, үзләре дә башсыз калачак, безне дә кырдырып бетерәчәк. Менә мин әйткәнне диерсез. Корал юк бездә, корал. Агач мылтык белән еракмы китәсең?! Агач мылтык белән әнә зират каеннарындагы каргаларны да куркытып булмый, ә без ничәмә еллар сугышып азау тешен ярган янаралларны куркытмакчы булабыз. Кичә әнә әфн- сәрләр туп атты, пырахуд егерме чакрымга күренерлек булып янды, аннары су төбенә китеп баргандыр. И-ex, аткач, аткач, әнә шулай итеп атарга кирәк тупны, көчлсне көчәйтеп коралсыз халык өстеиә җибәрмәскә кирәк.
Байлар Кысык Минжанга яңа йорт салып бирергә вәгъдә иткәннәр— Минҗан шуңа тырыша. Зартугай авылында торып калган Шәрифҗан мөгаллимне, яркәм башлыгы Вәжнне, кораллы өч кызыл гвардиячене ул күздән ычкындырмый күзәтә, аларның ни гамәл кылуларын сәгате- минуты белән Сөләйман хәзрәткә җиткезеп тора, ә тегесе аклар якынлашу белән поскан ояларыннан чыккан байлар белән бәйле...
Зартугай белән Салагыш яркәм эшеннән дә, кораллы сугышчылар-
дан да, Шәрифҗан мөгаллимнән дә канәгать түгел. Кызыл гаскәргә атын да, икмәген дә бирергә теләмиләр.
Кысык Минҗан дөрләп янган утка керосин сибеп тора:
— Җыелырга кирәк, җәмәгать! Киңәш-табыш итәргә кирәк. Каравыл өе янына җыелып бер сөйләшсәк, оттырмабыз. Авызга су кабып йөрсәк, үзебез дә бетәрбез, йорт-җирләребезне дә яндырып, барлы-юклы ризыкларыбызны да талап алып китәрләр.
Йортлар арасыннан елан кебек ыжылдап узды Кысык Минҗан. Бо- лай да әйле-шәйле килеп йөргән Садыйк карт кебекләр, Минҗан коткысына бирелеп, шимбә көнне иртәнге якта каравыл өе янына җыела башлады. Минҗан моны күрде, теге вакытта, уналтынчы елны оештырган эше төсле файдалы эш булуына эчтән генә куанып, авылның икенче башына йөгерде.
Китте коткы елан агуы кебек таралып!
Шәрифҗан мөгаллим халык арасында кемнеңдер бик тырышып коткы салып йөрүен сизенгән, ул-бу була калса дип, авылда тәртип сакларга калдырылган кызыл гвардиячеләрне кисәтеп куйган иде.
Халык каравыл өенә тартыла башлауга, алар килеп җитте. Ләкин бу вакытта халык шактый ук ярсынган, кычкырган-бакырган тавышлардан каравыл өе яны гөрләп тора иде. Үгетләү генә ярдәм итәр микән монда?
Яркәм башлыгы Вәҗидә, мөгаллим Шәрифҗанда, сүз катып халыкны тыңлата алмагач, кызыл гвардиячеләргә әмер бирделәр. Озын буйлы, битен сакал-мыек баскан утыз яшьләрдәге кызыл гвардияче, винтовкасын җилкәсеннән салып, каравыл өе болдырына күтәрелде.
— Иптәшләр, гражданнар!—дип ипләп әйтеп карады, ләкин аны тыңларга теләүче юк иде. Шуннан соң ярсулы, гайрәтле тавыш белән:
— Туктыйсызмы-юкмы, анагызны фәлән-төгән-фәсмәтән!—дип, бугаз ертып кычкырып җибәрде.
Халык арасыннан Кысык Минҗанның чыелдык ачы тавышы колакларны чыңлатып узды:
— Нигә ул безнең әниләргә тия? Нигә ул безне мылтык белән куркыта?
— Бәреп төшер килмешәкне!
— Измәсен из!
Төркемнең алдында ук торган кызыл чырайлы, акай күзле бер дистә мужик, авылның таза хәлле кешеләре, ажгырып-шашынып кызыл гвардиячегә ташландылар: кулыннан мылтыгын бәреп төшерделәр, үзен аяк астына салып, кыргыйлар төсле акырышып таптарга керештеләр; алар артыннан авыл кузгалды.
Яркәм председателе Вәжи күзләрен кан баскан кара төркемгә атылып барып керде, авыр мышнап, соңгы көче белән:
— Иптәшләр, туганнар, акылыгызга килегез!—дип гыжылдады.
Кысык Минҗанның ачы тавышы янә һаваны ярып җибәрде:
— Җәмәгать, халыкны деннән яздыручы яркәм Вәжи үзе килде! Ычкындырмагыз!
Акылдан шашкан кара төркем Вәҗигә ташланды, күз ачып йомганчы эләктереп, шинелен умырырга, үзен ни эләкте — шуның белән дөмбәсләргә тотынды; яркәм башлыгының ачыргаланып кычкырган җан өшеткеч тавышы ярсынган өернең үкерүен узып, күккә менде.
Инде Шәрифҗанга чират җитте. Шәрифҗан, кулына тоткан кара наганын уңга-сулга селтәп, бик ашыгыч рәвештә артка чигенә, тешен кысып:
— Якын килмәгез, атам!—дип кычкыра иде.
Халык стена булып өстенә ава башлагач, Шәрифҗан, нишләгәненә хисап бирмәстән, наганнан бер-бер артлы ике мәртәбә һавага гөрсел- дәтте, аның артыннан ук залп белән ике кызыл гвардияче башлап
йөрүчеләргә атып җибәрделәр. Төркем кинәт анына килде, ахылдап, кычкырып, чинап, бер-берсен таптап, мылтык төтеннәре эченнән як-якка сибелде.
Буталыштан файдаланып, Шәрифхан Җиде күл болыннары ягына чыгып чапты. Ул анда, күл буе камышлары арасында, көне буе үзен ф эзәрлекләүчеләрдән качып утырды. Кичен, карангы төшә башлагач, _ авылга кайтты, шыпырт кына Садыйклар йортына керде.
Солтан бу вакытта, кирәк була-нитә калса дип, җиңел сиртмәнең г күчәрен майлап маташа иде.
— Сабакташ, үзең генәме? — диде тыны кысылган Шәрифҗан. u
— Үзем генә. Ә нигә, Шәрифҗан абый? =
— Дусым бул, яхшылыгыңны онытмам. Ат җигеп, Вәрзе-Ятчәгә ф генә илтеп куй.
— Ник? с
— Сорама, туганым Бик тиз барып җитәргә кирәк.
Ун минуттан алар күптән яңгыр күрмәгән урман юлы буйлап тузан * туздырып чабалар иде инде. <
Вәрзе-Ятчәдә әле авылдан китәргә өлгермәгән ике укытучыны оч- е раттылар. Берсе кулына чемодан, икенчесе талдан үргән кәрзин тоткан = бу ике кеше тимер юлга ашыгалар иде. <
Шәрифхан арбадан сикереп төште. Өчесе бергә, кулларын бутый- <бутый, сөйләшеп алдылар. Шәрифҗан тынычланып сиртмәгә менеп утырды:
— Шөкер, өлгергәннәр...
Атны авыл башындагы урыс капка төбенә туктаттылар. Алар кар- шысына бите яраланган, кулына кәрзин тоткан берәү килеп чыкты
— Мәрдән абзый!—дип кычкырды Шәрифҗан —Ни булды сиңа?
Мәрдән Мурзин, Салагышның авыл советы рәисе, тынычсыз иде, сорауга җавап биреп тормады, заманаларның нинди икәнен белмисеңмени, дигәндәй, кул гына селтәде, аннары бик коры тотып, Салагыш- Зартугай хәлләрен сорашты, Шәрифҗан бүген Зартугайда нинди мәхшәр барганны әйтеп биргәч, сөмсерләре коелып, башын селкеп торды:
— Күнелем сизгән иде аны.— Шәрифханга боерды: —Хәзер үк минем белән китәсең!
— Китә алмыйм, Мәрдән абый!
— Ни өчен?
— Әти-әнине ерткычлар кулына калдырып булмый бит.
— Ә син аларны саклап кала алырмын дип уйлыйсыңмы?
— Мин китсәм, минем өчен аларны
— Мин сине иптәшләрчә кисәтәм. Аклар иртәгә Ятчәдә, берсекөнгә Салагыш белән Зартугайда булачак. Дошман аяусыз: аса, кисә, суга батыра. Кулаклар, мал-мөлкәте таланганнар качкан өннәреннән чыкты' Гамьсезлек аркасында бнк күп асыл егетләр һәлак булды. Уйла, Шәрифҗан. Китсәң, тимер юл ягына ашык
Мурзин күпме генә үгетләсә дә, Шәрифҗан аның белән китәргә ашыкмады. Моңсу гына аерылыштылар.
— Сакла үзеңне, сакла, Шәрифҗан!—диде Мәрдән абзый
Солтан авыл советы башлыгының ачынып әйткән сүзләрендә, борын турысына тартылып килгән кашларында Шәрифҗан сабакташ өчен зур борчылу күрде. Юл буе дәшми кайткан Шәрифханның бөкрәя биреп утырган кыяфәтенә карап, үзе дә ихтыярсыз аның язмышы өчен борчыла башлады.
IV
Акларның якынлашуын башта Зартугай аркылы узган әсир кызыл гвардиячеләр колоннасы сиздерде. Ялан аяклы, чабаталы, ертык чикмәнле кешеләрне биеп торган акбүз атларга атланган конвойчылар,
камчыларын селти-селти, авыл аша алып чыгып киттеләр. Бу ак офицерларның халык күңеленә алдан ук шом салу, акларның җиңелмәсле- генә ышандыру ысулы иде.
Әсир кызыл гвардиячеләр артыннан ук аклар булып узган авылларда нинди явызлыклар эшләнүе турындагы хәбәрләр килеп җитте:
...Вәрзе-Ятчәнец авыл советы башлыгын, чормадан табып алып, гаиләсе-ние белән үлем баржасына озатканнар.
...Тәкмәк-Чүрәкәйдә авыл активы Харисның күзен чукып чыгарганнар.
...Салагышта яркәм Вәжинең әнисен таш подвалга япканнар.
Хәбәрләрнең беренче дулкыны узып китәргә өлгермәде, аннан да дәһшәтлерәк икенче дулкыны китереп бәрде:
...Иш буенда җиде кызыл гвардиячене күпер өстенә бастырып атканнар.
...Саранбайларда ак солдатлар унтугыз яшьлек мөгаллимәне мунчага ябып көчләгәннәр.
...Көчек авылында, көчләү-ирексезләүгә каршы сүз әйткәне өчен, Даут мулланың кул-аягын кисеп, гәүдәсен штыкка кадап, кырга чыгарып ташлаганнар...
Шомлы көннәр. Авыл картларының йокысын качырган, хатын-кызның йөрәген алган хәвефле төннәр.
Зартугайга да аклар гаскәре килеп керде. Урамнар буш — халык йортыннан чыгарга ашыкмый. Җәяүле гаскәрне, укалы погоннарны тәрәзәдән карап тору белән чикләнәләр.
Садыйк картларга күкрәгенә алтын тәре таккан, аяк балтырын марля белән ураган яшь кенә подпоручикны квартир керттеләр. Подпоручик янына көн саен дәү купшы мыеклы, юан гәүдәле комендант килә. Садыйк картны каршысына бастырып әмер бирә: подпоручикны яхшы тәрбияләргә кирәк.
Садыйк абзый Солтанны кисәтеп куйды:
— Кара аны, малай, матри, аксак әфисәргә ялгыш тел тидерә күрмә. Ишетсен колагың!
— Ә тидерсәм?
Картның чырае кача.
— Шаяртма, ахмак! Ике дә уйламаслар, көчекне аткан кебек кенә атып үтерерләр!
Солтанның кинәт әтисен үчеклисе, аның куркаклыгыннан көләсе килеп китте:
— Ә нигә соң теге чакта Шәяхмәт абый белән җибәрмәдең? Менә мин хәзер кылыч белән әфисәрләрнең укалы погоннарын турап йөргән булыр идем!
— Ни сөйлисең син, сыбызгы?! Өйнең көлен күккә очыртасың киләме? Я булмаса, минем картаймыш көнемдә дар агачында асылынып торуымны телисеңме?
Иртәгесен аларга ындыр артлатып кына, карангылы-яктылыда, Вәр- зе-Ятчәдән бер кеше килде. Сакланып кына керде, мескен бүреген арткарак чигереп исәнләште, Садыйк картны лапаска алып кереп анда нидер киңәште. Садыйк карт аны ишегалдына алып чыгып тормады, ындыр артлатып кына озатып җибәрде. Кергәндә Солтан аның бик хәтәр каушаган булуын, сирәк сакалы дерелдәвең күрде. Солтанны ул бармагы белән генә ымлап чакырып алды да, ярым пышылдап:
— Бар, Шәрифҗанга кереп әйт, хәзер үк качсын,— диде.
Солтан кергәндә Шәрифҗан кулына балта тотып, көрәк сабымы — нәрсәдер юнып маташа иде.
— Нихәл, сабакташ, ни йомыш белән кердең? — диде. Күңеле гаять тыныч иде. Солтан ни йомыш белән кергәнен әйткәч тә чырае үзгәрмәде.
— Садыйк абзыйга әйт, кайгыртканы өчен рәхмәт, диген. Мина берни дә булмас, сабакташ. Мин авылдан китмим. Кеше үтергәнем, ат урлап суйганым юк.— Шул сүзләрне әйткәч, ягымлы итеп бер елмайды.
Садыйк картны бу сүзләр генә дә тынычландыра алмады. Солтанны ул Шәрифханнарга кабат кертте. Ләкин Шәрифханның сүзе нык, анын . авылдашлары белмәгән катгый бер карарга килүе сизелеп тора иде.
Офицерлар, озак та үтми, халыкны каравыл өе янына куып китерә з башладылар. Урамда калаен тагып чыккан Нәбкәй староста, бер күзе- з нә кара чүпрәк бәйләгән Кысык Минҗан, атларга атланып, халыкны бик тырышып каравыл өе янына җыенга җыялар иде. Садыйк карт 5 тәрәзәдән күзен дә алмастан: х
— йа ходай, хараплар булды шае теге бала...— дип, авыр итеп бер -
көрсенде. *
Солтан урамга чыкты. Әтисе чыкмаска кушып күпме генә үгетләсә ® дә, каның кызу синең, бер-бер хәл кылмагаең дип, барма, улым, дип х гозерләнсә дә, бармый кала алмый иде инде ул. Анда аның сабакташы- * ның язмышы хәл ителәчәк. Капкадан чыгуга кара бер күч булып кү- < ренгән халык төркеменә таба, каравыл өенә таба чапты. в
Мәйданның урта бержшрендэ башына ямьшәйгән кепка, өстенәтөсех уңган пинжәк, аягына күн итек кигән Шәрифҗан басып тора. Чырае* тыныч. Аның белән янәшә—күк биягә атланган, аркасына мылтык и аскан, кулына камчы тоткан Кысык Минҗан. Олау килгәнне көтәләр.
Бакырчы Әфләтун, Шәрифҗан янына ук килеп, шыпыртрак тавыш белән:
— Энем, кесәңдә акча-мазарың юкмы, булса калдыр, әтиләреңә илтеп бирермен,— диде.
Шәрифҗан кесәсеннән өч кисәк кызыл акча — «керенканы» чыгарып Әфләтун абзыйга бирде, тегесе акчаны куенына яшереп, халыкарасына чумды.
Ул арада җигүле ат килде. Атка атланып сакта торган Кысык Мнн- җан мылтыгын күккә күтәреп, гүя килүчеләрне сәламләгәндәй, атып җибәрде. Мылтык тавышы Аксагыз тауларына бәрелеп кире кайтырга һәм дары төтене таралып бетәргә дә өлгермәде, Нәбкәй староста йортыннан, китель төймәләрен каптыра-каптыра, чал мыеклы, карсак буйлы офицер йөгереп чыкты. Килә-килешкә:
— Кто стрелял?—дип кычкырып җибәрде.
— Я стриләл. Аристаунай видум бит, эстриләйт имийем пырава,— диде Кысык Минжан, күзен дә йоммыйча.
— Болван!—дип җикерде ана ак офицер —Я веду сто семнадцать человек, и то не стреляю!
Шәрифҗанны атлы арба янына китерделәр. Ул халыкка карап нидер әйтмәкче булды, әйтә алмады — иреннәре тетрәнде, бәхил булыгыз дигәндәй, халыкка карап, бил тиңентен бөгелеп баш иде.
Солтан җигүле ат янында ук тора иде. Шәрифҗан абыйсына карап аның күзенә мөлдерәп яшь тулды. Шәрифҗан иреннәрен кысып Солтанга елмайды. Ул шулай иреннәрен кыскан хәлдә елмаюы белән Солтаннарны үртәргә ярата иде. Искиткеч матур әкиятләр белгән, яшь шәкертләрне берәүдән дә кыерсыттырмаган, сабыр табигатьле Шәрифжан- ны алда нинди язмыш көтә? Аклар аны харап итмәсләр микән? Солтанның йөрәге кысылды. Күзен каплаган яшь пәрдәсе аша ул атка атланган Кысык Минҗанны күрде, аның ат өстеннән төшмичә генә Шәрифҗанны чанага утыртырга боеруын ишетте.
— Качарга уйлый күрмә, сабакы! Мылтыкта минем бүре җәдрәсе, бер атуда миеңне агызып чыгарырмын!
Олаучы карт, дилбегә кагып, атка чөңгереп алды. Халык, олауга юл биреп, икегә аерылды. Ләкин олау чаптырып китәргә өлгермәде, -калык ачкан тыкрыктан ашыга-ашыга ике офицер, алар белән бергә
кибән чаклы бохар чалмасын киеп алган, кулына таягын тоткан Сөләйман хәзрәт каршы килә башладылар.
Офицерларның берсе, олау янына килеп җитүгә, халыкка карап, та-тарчалатып: q
— Мөселман кардәшләр, хәзрәтнең сезгә әйтәсе сүзе бар, сабыр итеп торыгыз,— диде.
Офицерның йөзе үтә дә таныш икәнен күрде Солтан, ләкин кем икәнен исенә төшерә алмады. Укалы погоннарда гел русча сөйләшүче офицерларны күрергә гадәтләнгән Зартугай халкы, татарча әйтелгән сүзләргә сәерсенә биреп, тынды. Ул арада Сөләйман хәзрәт татар офицеры белән янәшә басып, тамак кырып алды, вәкарь белән сөйли башлады.
— Мөэминчмөселманнар, илдә адәм әйтеп ышанмаслык афәт бара. Ата улны, ана кызны белми. Мөхәммәт өммәтеннән булганнарның хәләл каны акмасын дисәк, аллаһы тәгаләнең бар һәм бер икәнен онытмыйк. Күңелләребездәге иманны яңартыйк. Ходаның гөнаһлы бәндәсе Шәрифҗан, үзе безнең мәптек-мәдрәсәдә укып чыккан мөэмин-мөселман, безнең балаларыбызны Мөхәммәт өммәтеннән аерырга теләде. Илне бәлшәвикләр тырнагыннан азат итәргә теләгән шанлы гаскәрләр әмере белән, аллаһы тәгаләнең кодрәте белән Шәрифҗанны гөнаһлы юлыннан вә һәм дә мордар үлемнән коткарып калырга була. Моның өчен бер генә нәрсә кирәк: күктән иңдерелгән изге Коръәнне үбеп, сә- BiHT влачыннан баш тартам дип ант итәргә!
Хәзрәт, Коръәнне урталай ачып, Шәрифҗанның битенә үк китерде Шәрифҗан төбәлеп Коръән битенә карап торды. Анда ул үзе мәдрәсәдә чакта күреп гадәтләнгән чиста язу сәнгатенең гүзәллеген күрде, ун ел буе үзен кол итеп, фани дөньядан яшереп асраган сүзләрне күрде, нык күңел белән әйтте:
— Минем авылдашларыма хыянәт иткәнем' юк. Кем дә кем хыянәт иткән, шулар Коръән үбеп ант итсеннәр. Совет властеннан мине берәү дә баш тарттыра алмас.
Сөләйман хәзрәт кара көйде. Татар офицерының йөзенә елмаю чыкты, ләкин ул елмаюын озак саклап кала алмады, тешләре ыржаеп китте:
— Катарсың. Нәселеңне корытырбыз!
Солтан аны елмаюлы йөзеннән һәм ыржайган тешләреннән кинәт танып алды: Галләмов! Мәдрәсә шәкертләренең канын эчкән Нух Галләм ич бу.
— Тоткынны алып китегез!—дип кычкырды офицер Галләмов.
Кысык Минҗан җигүле атка табан иелеп камчы белән орды. Ат кинәт тартылып куйды, ыргып алга сикерде һәм халык ачкан юлдан тузан эченә кереп югалды...
...Габбас мулла, тәрәзә каршысына басып, ахшам намазын укыр алдыннан бүгенге көн вакыйгаларын күңеленнән кичереп тора. Мәчет тәрәзәләрендә кичке шәфәкъ дөрләп яна, каяндыр тоташ бер гүе.тде булып тавышлар якынлаша иде. Колагын шыңкайтып, аргы очтан килгән иләмсез тавышларны тыңлап торды. Тавышлар үсә, отыры көчәя барды һәм кинәт... Зартугай урамнарын тузан белән күмеп, ат менгән дүрт-биш кеше җан-фәрманга чаптырып китеп бардылар. Алар артыннан күтәрелгән тузан басылырга да өлгермәде, кемнедер берәүне ат койрыгына тагып чабып килгәннәре күренде. Габбас мулла, ләилаһы иллаллаһы дип, тәрәзәдән артка чигенә башлады, ләкин ул китеп өлгермәде, урамдагы тавыш өйдәгеләрне тәрәзәгә ябырылырга мәҗбүр итте. Габбас мулла кызы Нурияне, хатыннары Шәмсениса белән Хәни- фәие тәрәзә яныннан куа, аларны кулы белән этә, йөрәк яргыч бу күренешне күрсәтмәскә тели иде. Ләкин хатын-кызларны тәрәзә буеннан
алып китәрдәй әмәл юк иде шул инде. Ат койрыгына тагылган кешенең хатын-кыз икәнен, аның анадан тума ялангач икәнен, капка-коймалар- га бәрелә-сугыла килүен күргән Нурия ачыргаланып кычкырып җибәрде— һушыннан язып, идәнгә ауды...
...Шәрифҗан шул китүдән Зартугайга әйләнеп кайтмады. Берәүләр, аны тере килеш җиргә күмгәннәр, дип, икенчеләре дар агачына асып v Камадан агызып җибәргәннәр, дип сөйләде. Өченчеләр, ул качып кит- s кән, үч алыр өчен отряд туплый икән, дип сөйләделәр.
Чын дөресе аклар Зартугай белән Салагыштан киткәннән соң, халык 2 авыллардан авылларга йөри башлагач билгеле булды.
Кысык Минҗан хатыны Мәрзиябану ниндидер йомыш белән Сала- ~ гыштан Зартугайга килеп чыкты. Кылган гамәлләре өчен җәза алачак . көннәре якынлашуын истә тотып, аны Кысык Минҗан үзе җибәргән * идеме, әллә Мәрзиябану үзе халыкның алар гаиләсе хакында ни уйла- ® вын белер өчен килгән идеме, ничек булса булды, Мәрзиябану Сөләйман = хәзрәтләр өендә, түр башына аяк бөкләп утырып, әфисәрләрнең Шә- * рифҗанны ничек җәзалауларын сөйләде: <
— Иа ходаем, күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәнгә сабырлык бирсен. е Азаплап та карадылар соң мескенкәемне! Башта күлмәк-ыштаннан ~ гына калдырып безнең кар базына ябып асрадылар. Иманнары ук ь качкан икән ул әфисәрләрнең! Баздан чыккач, күгәреп каткан Шәриф- u жаннан сәвит башлыгы Мәрдәнне таптырдылар Шәрифҗан бер генә сүз әйтә: белмим! Әфисәрләрнең башлыгы Шәрифҗанның ияк астына янып торган лампа китереп куйды. Ярабби, сакал төкләре чатыр-чотыр яна, Шәрифҗанның чытырдатып йомган күзләреннән яшь ага, дәшми. Өйгә йон яндырган сасы ис таралгач, түзмәдем, ишегалдына чыгып киттем. Минем чыгуым булды, Шәрифҗанны да ишегалдына чыгарып ташладылар. Ике солдат алмаш-тилмәш камчы белән кыйныйлар, берсе кыйнап арый, икенчесе тотына. Ул кадәрле кыйнауга хайван булып хайван түзмәсие, бу түзә: чалкан яткан, беләген тешләгән, тынын да чыгармый. Өйдән әфисәрләрнең башлыгы чыкты, күн итек башы белән аның гәүдәсен әйләндермәкче булды, булдыра гына алмый бит, әйләнми Шәрифҗан. Ачуы чыкты әфисәрнең, ливальвирын тартып алды да Шә- рифҗанның башына төбәп атты. Бичара сикереп куйды — торырга итенгән күк, аннары колагыннан шаулап кан ага башлады Шундый әйбәт егет ие бичаракаем. Мин бит аны малай чагыннан ук беләм. Әле мин Зартугайга кунакка килеп йөргән чакларда, килен булып төшкәч, аларның күршеләренә килә торганыем. Кыш көне ялан аяк килеп кере- рие, сүзен әйтә алмый ишек төбендә таптанып торырые. Аяклары күгәрчен тәпие күк кып-кызыл булырые. Малай чагында хәерчелек белән рәхәт күрмәде, үсеп җиткәч, үз көнен үзе күрә башлагач, мордар адәмнәр кулыннан шәһит үлем белән китеп барды. Бигрәкләр яшь көе әрәм иттеләр шул бичаракаемны
Мәрзиябану боларны елый-елый сөйли, яулык почмагы белән ыш- кый-ышкый күзләрен кызартып бетерә. Тик Шәрифҗан мөгаллимнең үлемендә аның ире Кысык Мннҗанның турыдан-туры гаебе барлыгын гына искә алмый: әйтерсең аның ире сөттән ак, судан пакь.
V
Алабуга пристаненнан бер чакрымнар ары текә тау ышыгына үлем баржасы китереп куйдылар. Күктә август кояшы йөзә, тау кыясыннан бүселеп чыккан кызгылт ташлар төрмә диварларын хәтерләтә иде; мазутка чумган бәләкәй буксир, баржаның яңа урынын ошатмагандай, сыер кебек мөгрәп куйды, һавага төтен төргәкләре чөеп җибәрде.
Канга батырып кыйналган крестьяннарны, чабаталы кызылармеецларны, партизаннарны, Алабуга һәм Бондюг эшчеләрен — үлемгә хө
кем ителгәннәрнең яна партияләрен баржага китереп, трюмга ыргыта башладылар.
Төш вакытлары җиткәндә, конвойчы ике солдат кулын артка каерып бәйләгән, гимнастеркасы теткәләнгән, ялан аяклы һәм ялан башлы бер кешене — кызылларның командирын баржа янына китереп туктатты. Яр читенә басма төшергәнче, үлемгә хөкем ителгән адәм маңгаена төшеп азаплаган кара чәч бөдрәләрен кискен бер хәрәкәт белән артка чөйде, чәч бөдрәләре аңа буйсынмады, болыттай тузгып, янә маңгаена таралып төштеләр: тоткын, кунадай киң җилкәсен каймылдаткалап, трапка аяк басты.
Баржада аны солдатлар каршы алды. Тоткын, елга өстендә чыелдашкан акчарлаклар, бортка бәрелеп чупылдаган дулкыннар тавышына колак салып, чак кына юанды — каршы алган солдатларның берсе, битендә яра җөе ярылып ятканы, аның аркасына мылтык түтәсе белән китереп төртте:
— Атлый бир, нәрсә терәлеп каттың?!
Аны каютага алып керделәр. Кояш нуры тулган бәләкәй бүлмәдә- штабс-капитан формасындагы берәү диванга җәелеп утырып, кушуч- зурлыгындагы кыпчкызыл алма ашый, бүлмәгә алманың хуш исе таралган иде. Бик тә гадәти бер эш эшләгән сыман, тоткынга күтәрелеп тә- карамастан, ул сургучлы пакетны кулына алды, аны ашыкмый гына бер кырыеннан ертты, алмасын чәйни-чәйни, пакет эчендәге язуны бик тыныч кыяфәт белән укый башлады һәм кинәт — киек җәнлек тизлеге белән — урыныннан сикереп торды.
— А-а-а, менә бу, ичмасам, сюрприз! Күптән көткән идем мин бу очрашуны, Айдаров, күптән! Карак нинди оста урлашмасын — барыбер тотыла. Шулай түгелме?
Ул аякларын аерып, башын үҗәт бер ныклык белән аска иеп басып торган тоткын каршысына килде, аның ияген кулы белән күтәрмәкче, күзенә карамакчы булды.
— Кулың белән кагылма, мәхдүм!—диде Шәяхмәт.
«Таныдыңмы? Танытырбыз! — дип елмаеп уйлады Бохараев.— Үлем якасыннан урап алган инде, ә ул һаман әдәп өйрәткән булып маташа, заразы!»
Штабс-капитан кулына килеп эләккән корбанын, кул ярасы белән, түгел, тел ярасы белән җәзаларга ният кылды — тышка бәреп чыга алмаган ярсуы ач яңаклы аксыл битендә, чигә тамырларында сулкылдашты.
«Мине тезләндерергә маташачак бу»,— дип, кәефе китеп уйланды Шәяхмәт.
— Нәрсә, Айдаров, полкыңны җимерделәр-кырдылармы?
— Минемчә, сез грамотный. Кәгазьгә язылганны укый беләсез.
— Укырбыз. Анысын сездән сорап тормабыз,— диде штабс-капитан, борын канатларын киереп.
Ул Айдаровны күптән аулый иде инде. Шәяхмәтнең большевиклар белән бәйле булуын Бохараев жандармерия идарәсендә утырган чакта ук белеп алды. Андагыларның барысыннан алдарак белде. Уналтынчы елны Шәяхмәт Айдаров партия заданиесе белән фронттан Петроградка китеп баргач, Зартугайдагы тентүне, Айдаров йортын чүкеч сугып саттыруны ул оештырды, әтисе Сөләйман хәзрәтне дә шул эшкә җикте. Аннары патша төшерелде. Өстен сыйныфларны җылы урыннарыннан кузгата башладылар. Шәяхмәт Айдаров унҗиденче елның июнендә, Вакытлы хөкүмәт власть башында әле бик нык утырган заманда ук, фронттан кайтып, Пәнҗәр төбәгеннән Әгерҗе тимер юлы депосына/ хәтле булган арада яркәмнәр, дружинниклар, активистлар оештырды, продотрядлар төзеп, аларны коралландырды — китте волостьлар буй-
лап алпавыт җирләрен, кулак хуҗалыкларын талау, мал-мөлкәтне крестьяннарга өләшү. Байларның, муллаларның, сәүдәгәрләрнең йөрәгенә шом салып яшәде Шәяхмәт. Революция чыгу белән кызыл гвардиягә иреклеләр туплый башлады. Бохараев ул чакта ана тырнак белән дә чиертә алмады. Инде менә көткән көн килде, җәза сәгате сукты' * Карап карыйк, җәза күтәрүгә буыннар нык микән «большевик иптәш- з ләрнең?» з
Бохараев, алмасын ашап бетереп, авызын кулъяулыгы белән сөртте, * матур итеп бер елмайды, борын астындагы бәләкәй кара мыегы да 5 ирене белән бергә җәелде.
— Әйтегез әле, Айдаров, сезне шундый почетлы үлемгә ни өчен “ хөкем иттеләр? *
Аның елмаюына каршы Шәяхмәт җитди җавап бирде:
— Сезнең сыйныфны өзелеп яраткан өчен, мәхдүм. 2
— О-о-о! Сез оптимист. Шушы хәлдә дә юмор әйтә беләсез. Олы- > лыйм, Айдаро®! *
— Анысы мәҗбүри түгел. Кулны чишәргә боерсагыз — шул җитә, & капитан әфәнде.
— Чишегез кулын. -
Артка каерылып торудан оеган кулларын, иңбашларын кыймылда- * тып алгач:
— Тәмәке тартырга да рөхсәт итәрсез дип беләм,— диде.
— Тартыгыз,— Бохараев кесәсеннән көмеш портсигар чыгарды да аны чыртлатып ачты, папирос тәкъдим итте:— алыгыз, американский.
— Рәхмәт. Мин тәмәкегә күнеккән.— Кесәсеннән чигүле янчык алды, тәмәке төреп ут кабызды. Тирән итеп эчкә төтен суыргач, күптән тартмаганга башы әйләнеп китте: каршыда утырган газраиле аңа томан пәрдәсе аша тонык кына булып, юашланып күренә башлады.
— Ну-с, үлемгә ни өчен хөкем иттеләр?
Шәяхмәтнең сакал-мыегы кырылмаган, алҗыган, талчыккан йөзенә беренче мәртәбә елмаю чыкты:
— Син бит аны беләсең, Динислам. Нигә комедия уйныйсың?
Сөләйман хәзрәт улы үз исемен авылдашы авызыннан ишетергә бик тели иде. Ләкин ул аны ярсып, ачудан буылып әйтерләр дип көтә иде. Шәяхмәтнең һич көтмәгәндә гади генә итеп: «Син бит аны беләсең, Динислам», дип әйтүе аның ай буе үлемгә хөкем ителгәннәр арасында яшәп, кешеләрне ату-асудан тупасланып беткән күңелендә җылы бер тойгы уятты, шуңа күрә аның Шәяхмәт белән допросчы булып түгел, авылдашы булып сөйләшәсе килде.
— Ярый, хуш, мин беләм ди. Ә син үзең? Үзең соң ни өчен дип уйлыйсың? Син әйткәнне тыңлап карыйк.
— Мин әйткәннәр синең йөрәккә сары май булып ятмас, мәхдүм Инде бик кызыксынасың икән, рәхим ит. Авылдашым хакына, бер үк болыннарда аунап, бер үк чишмәнең суын эчеп үскәнебез хакына әнтәм: үлемгә мин түгел, син хөкем ителгән кеше, Бохараев
Штабс-капитанның йөзе кинәт чалышаеп китте. Ләкин ул үзен шундук кулга алып өлгерде.
— Минемчә, үлем элмәген без тартабыз, Айдаров.
— Вакытлыча.
— Ничек вакытлыча? Әгәр сез сукыр булмасагыз, уйлый алу сәләтен югалтмасагыз, күргәнсездер дип беләм: Казан губернасы тулысынча безнең кулда.
— Кем ул сез?
— Халык армиясе.
Шәяхмәт ирен чите белән мыскылчан елмайды. Бу хәл Бохараевны чыгырыннан чыгара язды.
— Совет власте Казан губернасында фактически юк. Өязләрдә — чехлар, халык армиясе. Мөселман комиссары Вахитов — Казанның Кремль төрмәсендә. Ә аннан, мәгълүмдер ки, юл бер генә якка —кабергә генә илтә! Күп булса бер атна узар, аны, аның белән бергә барлык жидларны стенага терәп атарлар.
— Ә ни өчен атарга тиешләр?
— Халыкның таләбе шундый. Аңлыйсызмы — таләбе! Самардан, Сембердән, Уфадан, Казанның үзеннән сорыйлар. Милләтебезнең алдынгы кешеләре: Алкиннар, Туктаровлар, Мәмлиевләр, Кильдишевләр сорый. Болак арты республикасы җитәкчеләре таләп итә. Хаиннарга — хаинча үлем!
Мулланур Вахитовның гомере кыл өстендә булу Шәяхмәтнең җанын тетрәтте. Ләкин бу минутта, сәяси дошманы алдында утырганда, ул йомшаклык күрсәтә алмый иде. Үҗәт бер ныклык белән соравын кабатлады:
— Ни өчен Вахитовны атарга тиешләр?
— Ни өченме? Өч гасыр буена хакимлек итеп килгән Романовлар тарихи хата ясады, без ул хатаны кабатларга теләмибез. Ишетәсеңме, Айдаров, теләмибез.
— Нинди хата ул?
— Николай Романов монархия дошманнарын үтереп бетермәде. Ул аларны каторгага җибәрде, төрмәләргә тыкты, Себергә сөрде. Кыскасы, Россияне сәяси тоткыннар белән тутырды. Акылы бар аңларга тиеш: янып торган учакны кая гына куйсаң да, нинди генә йозак белән бикләсәң дә, ул учак булудан туктамый. Сүндерергә кирәк учакны, томаларга кирәк. Шул чагында гына тыныч йоклый аласың, пожар чыгудан курыкмыйсың. Рус монархиясенең иң зур хатасы шундадыр ки, ул бик озак ут белән уйнады, уйнап бетергәч, утны сүндерергә онытты.
— Сез... сүндерәсезме?
Штабс-капитан урыныннан торды, киң сары каешлы портупеясен төзәтә-төзәтә, Шәяхмәткә якын ук килеп басты; Айдаров аның саргылт авыру чыраена нур биреп торган яшькелт күзләрендә усал очкыннар биешүен күрде.
— Сүндерәчәкбез. Идел белән Камада — үлем баржалары, тимер юлда — үлем эшелоннары. Син тузгыткан Таминдар байлар, Шакир хаҗилар үз имениеләренә кайтып утырдылар. Зартугай белән Сала- гышта син урнаштырган советларның көле күккә очты. Патша вакытында нинди тәртип булган — илдә шундый тәртип. Шулай булгач, большевик Айдаров, син гомер буе юкка көчәнгәнсең булып чыга түгелме?
Шәяхмәт диванга ничек килеп утырган булса, шул хәлендә, гаять тыныч чырай белән, җиргә береккән имән кебек утыра бирде.
— Штабс-капитан, сез яралы аюның нәрсәгә сәләтле икәнен беләсезме?
— Аюның монда ни катнашы бар?
— Сез ирекле илне яраладыгыз. Ил моның үчен алачак. Сез үзегезнең төзүче түгел, җимерүче икәнегезне ачып салдыгыз Причем — оятсыз рәвештә. Тарих шаһит — халыкның беркайчан да җимерүче артыннан, палачлар артыннан барганы юк, жандарм Бохараев!
Штабс-капитанның чигә тамыры сулкылдап тибә башлады.
— Солдатлар!—дип кычкырды ул.— Бу мерзавецны җан исәбенә кертегез.
— Камчы беләнме, ваше благородие, шомпол беләнме?
— Камчы белән! Илле кайнарны! Исегезгә төшерәм, порка вакытында барабан суксыннар, минем нервыларым кеше ыңгырашканны күтәрә алмый.
V!
Зартугай урамнарыннан көн дә саен арыган, өшәнгән атлылар уза. Кайчандыр акбүз атларда ашкынып чапкан иреклеләр, ярларына кире кайтып төшкән язгы су төсле, күмәк ташкынга ияреп, кирегә тәгәриләр. Ялан аяклы кызылармеецларны конвой белән атка атланып куган чак- * тагы сыман, күкрәкне киереп, камчы белән селтәнеп бармыйлар, күбе- з сенчә Кама буендагы хурлыклы җиңелүне, үләрен-калырын белм! з ябырылган кызылларны искә төшерәләр. Башлар түбән иелгән.
Акларның җиңелү белмәс бөек армиясе Кама үзәннәреннән Баш- 5 кортстанга таба чигенә. §
Зартугайның Түбән очына, Иш елгасының текә ярына ук терәп оборона кордылар, авылның яшен-картын ялан кырга куып, окоп к< • зыттылар, окоп саен диярлек пулемет куеп чыктылар. Ләкин көтмәг» - « дә ашыгу, каударлану башланды. Пулеметлар алынды, сафлар тезеп- - де — гаскәр авылны ташлап чыгып китте. *
Аклар белән бергә Югары оч мәхәлләсенең баш мулласы Сөләйман хәзрәт тә китәргә җыенды. Хатыннарын, мал-мөлкәтен Таминдар Тура- е евлар олавына төяп, ике атын олауга тагып, намазын, мәчетен онытып, = бөтен авылны бер итеп йөгереп йөрде.
Габбас мулла йортына, ак күбеккә баткан атын камчылап, Кысык * Минжан килеп керде.
— Сип нишләп гамьсез ятасың, Габбас? Сөләйман хәзрәт китте, безнең Салагыш муллалары китте, Таминдар бай шылды. Әллә бер сине башыңнан сыйпарлар дип беләсеңме? Җыен, хәзрәт, баш исән чагында китеп калыйк. Синең кола бия белән минем күк бияне парлап җигик тә аклар гаскәренә ышыкланып китеп барыйк Җүнлелеккә булмас калу: байбәтчәнең, мулла-мунтагайның берсен-бер калдырмый суеп киләләр ди бәлшәвикләр. Балаларны ботыннан тотып стенага бәрәләр ди. Мордар үлем белән үлгәнче үзебезнең Мөхәммәт өммәте өчен сугышкан аклар гаскәре ягында булуың мең артык...
Габбас мулла аның сүзләрен тәрәзәдән урамга төбәлгән килеш, сакалын учы белән каплап, бүлдерми генә тыңлады. Аннары, бирчәйгән бармаклары белән сакалын аралаштырып, гүя сакалы белән киңәш-табыш иткәндәй, беркавым дәшми торды.
— Син мине кыстама, кем Минжан. Җигеп чыгарга арбам да әзер түгел, биям дә колынларга тора.
— Үкенерсең, хәзрәт, соң булыр.
— Үкенерсең дип... Пик үкеним икән мин? Сәвиткә каршы гамәл кылганым юк, авыл кешеләрен сатмадым
— Кем саткан? — диде Минҗан исән күзен акайтып.
— Башыңны җүләргә салма, Минҗан абзый. Шәрифҗан мөгаллим вафаты синең вөҗданыңда.
— Ни сөйлисең син, хәзрәт. Акылыңа кил. Нишләп Шәрифҗан минем вөҗданымда булсын?
— Ә кем алып китте соң аны Салагышка?
— Анысы инде үткәнне казымыйк, хәзрәт. Барыбыз да дөнья коллары, берәүнең дә җаны икәү түгел, муенына алтатар терәп әмер иткәч, апкитми хәлең юк.
— Ярар, сөйләштек, юкка вакыт уздырмыйк. Син алып киткәнсең икән, җавабын да үзең бирәсе. Ул беткән башларга ияреп, ирекле баштан Себер китәр хәлем юк. Үлсәм дә, калсам да шушы Зартугайда. Тәкъдирдә ни язган — шул булыр
Кысык Минжан корт чаккандай угаланып алды. Аннары авырдан гына күк биясенә чыгып атланды да, тиктомалдан атына камчы белән өрып, аягүрә бастырды, тартып туктатты, башын капкага бәрә язып, мулла йортыннан чыгып китте
Акларның актык гаскәрләре авылдай уза. Таланасы әйбер таланып беткән. Ләкин офицерлар аңа гына канәгать түгел, җиңелү хурлыгыннан ярсып, халыкның соңгысына тотыналар.
Солтаннарга бер төркем солдат ияртеп, бодай капчыгы кебек тыгыз, нык гәүдәле фельдфебель килеп керде.
— Лошадь есть?—диде, кулын кабурына куеп.
— Ниту,— диде Садыйк карт.
— Искать!—дип кычкырды фельдфебель солдатларга.
Сарык абзарыннан, салам белән каплап куйган җирдән, сары бияне җитәкләп алып чыктылар.
Садыйк карт, үләрен-калырын белми, атның йөгәненә килеп асылынды.
— Гаспадиннар, кызганыгыз. Ул бит буаз. Сабан җитә, ул бит буаз. Солтан, дим, кая китеп олактың син, эт каешы? Аңлат әле үзләренә, әйтеп бир әле урысчалатып, атның баранчуты була, диген.
Солтан, Алабугада чакта өйрәнә башлаган русчасын хутка җибәреп, шуның янына кул болгауларын да кушып, әтисе әйткәннәрен озаклап аңлатты. Ул арада офицерның сабыры төкәнде.
— Прекратить разговоры!— диде фельдфебель, бияне арбага җигәргә боерды.
Атның тезгенен ычкындырмый азапланган Садыйк картны читкә селтәп аттылар.
— Улыңмы? Илтә барыр. Алмашка ат бирербез,— диде фельдфебель.
Садыйк карт тагын чәбәләнә башлады.
— Малайкы нитругай, малайкы җәлке, малайкы харушнй,— дин сөйләнә-сөйләнә, карт урамга чаклы чыкты, улына ялвара башлады.
— Солтан, балакаем, озак йөрмә, тиз кайт. Тиз кайта күр, яме.
Фельдфебель белән аның денщигын утыртып, Солтан Салагыш юлыннан чигенеп баручы олауларга килеп кушылды. Күңелендә аның хәзер бер генә уй: исән-сау котылса, атны да алып кала алса, өйдән качып китү, акларны куып килгән Азин гаскәренә кушылып, үтерүчеләрдән Шәрифҗанның үчен алу иде.
Ләкин хәзергә качып китү өчен бер генә дә җай юк, басу юлыннан иллеләп олау бара, олаулар яныннан зур кара төркемнәр булып, жәяү- ле солдатлар атлый. Салагыш белән Пәнҗәр арасындагы урманда солдатлар туктап ук калганнар. Сакалы биленә җиткән бер рус карты:
— Берите лошадей, проклятые, я не поеду! — дип ярсып кычкыра, җыерчыклар телгәләгән кара-кучкыл битеннән яшь агып, сакалына җыела бара иде.
Солтанның җиңел сиртмәсенә утырган фельдфебель ашыкмый гына җиргә төште, солдатлар төркемен аралап кергәч, биленнән кылычын суырып алып, олаучы картның башына китереп чапты.
Солтан чытырдатып күзен йомды. Яралы аюдай үкереп җибәргән тавышка күзен ачса—солдатлар таралышкан, олаучы карт, канга батып, җирдә ята.
Солтан шул якка озаграк карап тора икән, сыртына төшкән йодрыктан сискәнеп, атны куалап алып китте.
Пәнҗәргә җитәргә биш-алты чакрымнар кала сиртмәле арбага сары бөдрә чәчле, зәңгәр сарафанлы яшь кенә бер хатынны утырттылар. Солтан үзенең артында сиртмәдә әлеге хатынның фельдфебельгә ялагайланып дәшүен, иркә тавыш белән гөлдерәп сөйләшүен, аннары чупылдатып үбешә башлавын ишетте. Артына әйләнеп карарга бик өзгәләнсә дә базмады: башына кылыч чабылган олаучы карт күз алдыннан китми иде әле.
Кызыллардан ерак киттеләр шикелле инде. Солтанның артында, сиртмә-арбага көйләнәләр, ахрысы, ешрак мышлый, ешрак тын ала башладылар.
Пәнжәргә җитәрәк атлы олаулар, җәяүлеләр артканнан-арта барды. Чигенүче гаскәр, күрәсең, Пәнжәрдән пароход белән китәргә исәп тота, авылның ындыр артлары, басу юллары олаулар белән, гаскәр белән * тулган. Пристаньда, яр буйларында буксирлар, баржалар, катерлар, з хәтта гап-гади балыкчы көймәләренә тикле гаскәр төйн, сугыш кирәк- 2 яракларын тутыра иде.
Фельдфебель, кабурына кулын куйган хәлдә, Солтанга беркая да 2 китмәскә боерып, сөяркәсе белән каядыр китеп югалды. Солтан җир- § дән чәчелгән печәннәрне җыеп сары биясен ашатты, өйрәнгән гадәте буенча, өйдән кыстырып чыккан ипи кыерчыгының да яртысын атка * ашатып бетерде. Калган яртысын үзе ашый-ашый, күршедәге олаулар- ® га күз төшергәләп алды. Җирән сакаллы, тула чикмәнле ике рус, = Солтан ишетмәсен дип бугай, сак кына сөйләшәләр иде. Ләкин Сол- * тайның сизгер колагы, аннан да битәр алгысыган күңеле сизеп алды: < болар качып китәргә җыеналар. е
Атларын борып, урам якка таба китә башлаулары булды, Солтан да - алар артыннан иярде. Шәһәр читенә чыгуга руслар атларын жан-фәр- - манга чаптырып киттеләр. Солтан да алардан калмаска тырышты: ни u күрсәләр дә бергә күрерләр.
Атлар өстеннән ак күбек оча башлаганчы чаптылар да беркавым юыртып кына бардылар. Каранып алдылар — арттан куа килүче күренми. Болай булгач — котылалар. Алдагылар урман юлы белән уңга борылды, Солтан Саранбайлар авылына элдертте. Авылга керер алдыннан кечерәк бер сазламыкны узарга кирәк иде, Солтан шул хакта кайгырып, буаз бия белән сазламыкны узьгп булыр микән дип баш ватып кайта иде, жир астыннан чыккандай, аның каршысына берьюлы ике атлы килеп туктады. Берсенең аты бик кечкенә, ишәк чаклы гына иде.
— Давай, прягай лушади,— диде әнә шунысы.
Солтан аның татар икәнен аңлап алып, әтисе әйткән хәйләгә кереште:
— Абзый, бия буаз, тояклары да уалган, ул бит атланып йөрергә ярамый,— диде.
Солтан белән бәхәсләшеп тормадылар. Тәбәнәк аттагысы ялт кына җиргә сикерде дә йөгән тезгенен Солтанга тоттырды, үзе әллә ни арада сары бияне туарып үз атының иярен аңа бәйләде, биягә атланды, Солтанга борылып:
— Бәхил бул, егет, үпкәләмә. Заманасы шундый. Мин сина начар ат калдырмадым,— диде.
Солтан кәҗә хәтле атка карап, елар чиккә җитешеп әйтте:
— Кемнәр соң сез: аклармы, кызыллармы?
— Сиңа ирек алып килүчеләр без!
— Ирек алып килүчеләр!—диде Солтан үртәнеп —Агы да талый, кызылы да. Кемнең кем икәнен дә белмәссең.
— Давай, егет, авызыңны бик җәймә, җик тә тай,— диде бәләкәй ат калдырган сугышчы —Ату монысын алып китәргә дә күп сорамабыз. Заманасы шундый.— Ул көчәнеп елмайды, аркылы кызыл тасма таккан көрән бүреген салып тирләгән маңгаен сөртеп алды, аннары олтаны куба башлаган зур иске күн итеге белән сары биянең корсагына тибеп китеп барды.
Солтан сары бияне кызганып бик озак карап торды Кайтырга кирәк иде — гаскәриләр калдырып киткән кечкенә алашаны сиртмәгә җигеп, моңсулыктан, керфек төпләрен кымырҗытып күзенә яшь килүдән уңайсызланып, тиз генә сиртмәгә менеп утырды Караса — ат дигәне тәртәнең яртысына гына җиткән, хет тагын шундый бер бәләкәй
1 <К У ■ » 3 33
ат ялгап җик. Кәҗә бит бу, чын кәҗә! Теге сазлыктан ничек чыга инде бу? Аның гаскәриләр калдырып киткән шушы ат кисәгенә шундый да ачуы чыкты, ул аяк өсте торып 'басты, нишләгәнен белештермичә, сүс дилбегәне баш өстеннән болгап-болгап, җан көче белән атка китереп сукты: әйдә, дөмексәң дөмек инде! Шулай дип уйлап та бетермәде, күз ачып йомганчы сиртмә төбенә авып төште. Бичара ат ыргылып алга сикергән икән. Солтан тагын аяк өсте торып баскалаганчы ат инде сазламыкны чыгып китәргә дә өлгергән.
Сиртмә, казылмаларга менә-төшә, дөберди-дөберди, бәрелә-сугыла чаба. Солтан сүс дилбегәне ике куллап чорнап тотып, сиртмә төбенә ятты. Туктатыр гына хәлләр юк бит бәләкәчне! Атылып урамга барып керделәр. Капка-коймага, урам урталарындагы бураларга бәрелүдән коты алынып, дилбегәне ике кулга чорнап, аяк терәп тарта Солтан, ат — кая ул туктау!—шашынып, ярсып, дулап, тилереп чаба! Урамда очраганнар читкә атыла, җир җимертеп чапкан ат артыннан сәерсенеп карап кала. Картлар: «Тукта! Тукта!»—дип дәшә. Ат Саранбайларны да узып китте инде, ялан кырны бетереп озак чапты — әле һаман туктамый.
Юлда атлы арба күренде.
Солтан: «Беттем!» дип күзләрен йомды.
Бичара хайван арбага сикереп тезләрен бәрде, читкә ыргылмак булды. Арбадагы агай, җиргә төшеп, атның башыннан тотып алды. Күзләре акаеп чыгарга җиткән, савырыннан бүрек-бүрек булып ак күбек очкан бичара ат дер калтырап чабудан туктады, Солтан дилбегәне бушаткач, ул бөтенләй тынычланды — тик ара-тирә генә артына борылып ачулы пошкыргалап куя, шалтыратып авызлыгын чәйни иде.
Саклау урманында бер аланга туктадылар.
Башына ямьшәеп, төсләре уңып беткән киез эшләпә, аягына чабата кигән, киндер күлмәге киҗеле ыштаны өстеннән чыгып торган агай Солтанның кайсы авылдан икәнен сораштырды, кем малае икәнен әйткәч, баш селкетеп торды:
— Беләм. Айдарныкыларны беләм. Шәяхмәт Айдаров белән бергә ярман сугышында йөрдем,— диде.
— Кит аннан!— Солтан гаҗәпләнеп агайны баштан аягына кадәр күздән үткәрде, бу аның абыйсы Шәяхмәт белән янәшә дә куярлык түгел, бердән, яшькә бик олы, икенчедән, киеме Шәяхмәт абыйсы белән янәшә куйсаң — кычкырып көләрлек иде.
— Нигә бик гаҗәпләндең?—диде агай Солтанга, каш астыннан карап.
— Шәяхмәтне беләм дидең дә... Нишләп, алайса, ул... акларга каршы отряд белән йөри, ә син монда, аклар озатып...
— Дөнья бу, энем. Мин дә абыең төсле арыслан егет нем. Ярман сугышында кантузин булдым, аяктагы яраларны әйткән дә юк. Өйдә әни карчык, хатын авыру, өч бала... Карап кара син менә шуларны.
Агайның капчыгында ипи белән кабыклы бәрәңге бар икән, шуны икәү' бүлеп ашадылар. Урманны чыгып җитә язганда җәяүле юлчылар очрады. Салагыш белән Зартугайдан әле аклар китеп җитмәгәнне әйттеләр. Авылга ат белән кайтып йөрмәгез, бер атны да калдырмый талап алып китә баралар, диделәр.
— Атларны яшереп торыйк. Караңгы төшкәнче көтик,— диде юлчы карт. Урман ешлыгына кереп, атларның алдына үлән йолкып алып килеп салгач, карт:—Ай-Һай, егет, атың да атың, әллә Шәяхмәт абыең алып кайттымы?—дип сорады.
Караңгы төшкәч, агай үз юлы белән Яуморзага кайтып китте, Солтан, Зартугайга кайту юлын саташтырып байтак вакыт каңгырып йөргәч, Салагышка барып керде.
Урамнар тын, кеше-кара күренми, этләр дә өрми. Аулаграк урамнар аша узып, кырга килеп чыкты Солтан, Зартугай юлын табуга шатланып, дилбегәне чорнабрак тартып җибәргән иде — бәләкәч ат очкын урынына алга ыргылды, бушаткач — тагын тынычланды.
Төн әллә нинди тыныч, аулак, ерактан тонык кына булып ишетелгән ф туп тавышлары фронтның шактый ерак киткәнен белдереп тора иде. _ .Менә инде Салагыш басулары да артта калды, Солтан үз авылы җир- й ләренә барып керде. Юлның ике ягында — вак әрәмәлек, сирәк урман. £ Атны үз жаена куеп, әкрен генә үрдән төшеп килә иде, куак төбеннән ниндидер карачкы күтәрелде дә, юлны кисеп, ат каршына чыга башла- “ ды. Солтанга ул караңгыда шыксыз озын булып, имәндергеч булып = тоелды. Ул, сикереп торып, дилбегәне кулына чорнамакчы иде, теге ф адәм ат башыннан тотып алырга да өлгерде:
— Кем син?— диде әкрен генә.
Солтан Зартугайныкы икәнен әйтте х
— Ә бу синмени әле, Солтан апаем?—дип, әлеге кеше арбага таба *
килә башлады. Солтан аның теге көнне Вәрзе-Ятчәдә очраткан Мәрдән < абзый икәнен таныды. е
— Әй, Мәрдән абзый, котны алдың? Каян килеп чыктың болай? =
Мин әфисәрләрне озатып кайтып киләм. <
— Кайсы авылларда булдың? •-
— Пәнжәрдән башлап барысында да...
— Аклар кай тирәдә?
— Пәнжәргә килеп тулганнар. Ындыр артлары да, ишегаллары да, басу юллары да тулык.
— Китәләрме?
— Өлгергәннәре китә. Буксир белән дә, баржы белән дә...
— Әһә. Салагышта булмадыңмы?
— Булдым.
— Анда ни хәлләр? Аклар киткәнме?
— Бер тавышта (ишетелми. Кеше-кара да юк урамда Бәлки киткәннәрдер.
— Ярый, алай булгач, мин синең белән Заптугайга чаклы кайтыйм әле. Алып кайтырга курыкмыйсыңмы?
— Әйдә, бергә-бергә күңеллерәк булыр,— диде Солтан Аннары сагая төшеп әйтте:— Авылдан аклар китеп бетте микән соң? Син, авыл советы башлыгы булган кеше, тотып алсалар?
— Төнлә бик ауламыйлар алар. Ж,ан кадерле. Кем белә минем кайсы почмактан килеп чыгасымны? Бәлки мин кесәмдә револьвер йөртә торганмындыр. Бәлки бүре үтерә алырдай аучымындыр .
— Шулаен шулай да, барыбер куркыныч. Шәрифҗан абыйны кыйнап үтерделәр, Вәҗи анасын анадай тума ялангач ат койрыгына тагып йөрттеләр.
— - Китче?! И Шәрифжаи Әйттем бит мин аңа...
Зират янында Мәрдән абзый арбадан төште. Солтанга рәхмәт әйтеп, агачлар арасына кереп китте. Солтан үз урамнарына таба юнәлде.
Солтан капка бастырыгын төшерүгә, ишегалдына әтисе белән әнисе йөгереп чыктылар. Әнисе битен яулыгы белән каплап елый, әтисе тыенкы тавыш белән тиргәнеп, аны туктатырга азаплана иде.
Ниһаять, әтисе аңардан аерылды, арба янына килеп җитеп:
— Солтан синме? Ат исәнме?—диде.
— Исән,— диде Солтан.— Янаны алмаштырып бирделәр
Садыйк карт тәртәнең яртысына гына җиткән бәләкәчне бар яктан әйләнеп карап чыкты да, җиргә төкереп, өйгә кире кереп китте, хәтта туарышырга да булышмады.
«Күрерсең әле енн аның нинди икәнен»,—дип, үзалдына елмаеп уйлады Солтан.
Икенче көнне әтисе, каргана-каргана, бәләкәчне җигеп урманга китте. Берәр сәгатьтән ул камытларын ваттырып, дугаларын сындырып, атны башыннан җитәкләп кайтып керде.
— Ну, әти, ничек?— диде Солтан.
— Юкка рәнҗеткәнмен әрме атын. Җен көчләре бар бу бәләкәчтә. Алай да талканы коры монын, эрәтеннән-жаеннан гына тормасаң, муеның астына килгәнне сизми дә калырсың! Әмма дә ләкин аптырыйм әле мин, әрмеләр сары биянең нәрсәсенә кызыктылар икән? Бу бит аның янында — очкын Юк, ялкын бу, пажар! Бар, улым, ипи алып чык өйдән, няләндерик кулга. Шәт, иншалла, әрмеләр кире килсәләр дә кызыкмаслар инде моңа,— диде, атны, суыту өчен, лапаска кертеп, баганадагы боҗрага бәйләп куйды.
Иртәрәк сөенә иде Садыйк карт. Әрме аты аңа насыйп булмады, шул көйне төнлә Солтан аны шыпырт кына лапастан алып чыкты да атланып кызыллар отрядын эзләп китеп барды. Бары тик бер айдан соң гына аның Азии гаскәренә барып кушылганлыгы, халыкның канын эчкән байларны, ак әфисәрләрне кырып бетерми торып кайта алмам, дигән хаты килде.
Садыйк карт киез эшләпәне кулы белән каш өстенә чигереп, арт чүмечне кашып, җиргә карап торды.
«Ярабби, монысыннан да кул арасына керерлек әдәм чыкмады. Монысы да, Шәяхмәт коткысына бирелеп, браматлыкка китеп барды. Мина балалар игелеген күрергә язмагандыр инде...»
Илдә барган сугышларны искә төшереп, еракта-еракта күк күкрәгән сыман туплар тавышы ишетелә иде.
ДҮРТЕНЧЕ БАШЛАМ
I
1919 елның көзендә, заманалар бераз гына булса да тынычланып, Кама буенда мылтык тавышлары тынгач, Габбас мулла ат җигеп Нурияне янә дә Алабугага китерде. Китерүенең сәбәбе гади: Алабуга — алар авылына иң якын кала. Габбасның туганнан туган сеңлесе Зәйтүнә анда балалар укыта, тутасы ягыннан кардәш тиешле Наҗия Ура- заева, буй җиткән кыз, элекке Эпархиальное училище бинасында, хәзер урта мәктәп итеп җиһазланган зур кирпеч йортта укып йөри. Нурия шулар янында әвәләнеп кыш чыгар дип фикер йөртелде.
Болары, билгеле, тышкы сәбәпләр. Әгәренки эчкәрәк, тирәнгәрәк кереп карасаң, хәлләр, әлбәттә, катлаулырак. Зартугай белән Сала- гышта, гомумән, Кама буйларында булып узган мәхшәр: үтерү-сую. Вәҗи анасын анадан тума килеш ат койрыгына тагып йөртү, гаделлек таләп иткәне өчен Даут мулланың кул-аягын кисеп, үле гәүдәсен штыкка кадап кырга чыгарып ташлау — болар барысы Габбас мулланың җанын тетрәткән, өнен алган иде. Мәк чәчәгедәй алсу янып торган унтугыз яшьлек Нуриясен ул мондый болгавыр заманда Зартугайда асрап ятудан курка, Таминдар Тураешлар, Сөләйман хәзрәтләр аклар гаскәре белән бергә качып киткәннән бирле үзен таянычсыз итеп сизә, җанын кая куярга белмичә, көннәр буе каңгырап йөри, төннәрен берсеннән-берсе ямьсез төшләр күреп, сискәнеп уяна. Төшләре дә бит аның һаман бер тирәдә әйләнә: имеш, аклар яңадан әйләнеп кайтканнар. Алар белән бергә Сөләйман хәзрәт 'белән аның улы әфисәр Динислам да кайткан. Кара аргамакларга атланып, кылыч айкап, авыл халкын турап-суеп йөриләр, имеш. Габбас уянганнан соң озаклап догаларын укып ята, аңа гына да риза булмыйча, тәһәрәт алып,
намазлык өстенә үк менеп утыра, көн саен укып бара торган биш вакыт намазында ул, явыз адәмнәрдән үзең сакла, каферләрнен, дәһриләрнең, имансызларның акылын томала, ходаем, дип, тәңресенә ялвара. Шуларның барысы өстенә Нуриянең боеклыгы... үтерә әнә шу.' боеклыгы. Ә бит ул нинди көләч иде, нинди яңгыравыклы итеп, көмеш кыңгыраудан чылтырап, рәхәтләнеп-рәхәтләнеп көлә торган иде. Айдар ♦ Садыйгының Солтаны Азии дивизиясенә китеп барганнан бирле кызыл з сүзсез калды. Шул хәтле дә көчле булды микәнни соң яратуы?..
Кунакларны Зәйтүнә каршылады Ак чырайлы, сары ефәк чәчле. * озын кара күлмәкле, егерме җиде яшьләрендәге мөгаллимә кунаклар- 5 ның икесенә ике төрле мөнәсәбәт күрсәтте. Абыйсының сәламен алыр- 2 алмас, юка иренен бөреп кенә куйды (ул әле, күрәсең, абыйсының яшь хатынга өйләнүен шушы көнгә тикле гафу итмәгән!), Нурия белән кү * решкәндә аның зәңгәр күзләре чиксез бер сөенеч белән тулып, язгы күк а йөзе кебек балкыдылар. Шомырт кара ике толым чәче көзге пальто 2 өстеннән салынып торган Нуриянең алсу капкан битләреннән сөеп. >
— Йа алла, кемнәр бәхетенә шулай тулып пештең син?!—диде— * Туктале, гөлекәем, өебез дә суык бит әле безнең... Киләсеңме хат белән " дә язып җибәрмәгәнсең. Белгән булсам. Серафима Ниловнага иртә 2 баштан ук өебезне яктырып куйган булыр идем. Әйдәле, үскәнем, сал I әле бу пәлтәләреңне, иңнәреңне баскандыр. Мамык шәлем бар минем. 5 суык дисәң, җилкәңә шәл салырсың. Укырга дип килдеңме? Бик әйбәт, бик яхшы, үз янымда яшәрсең, Наҗия белән бергәләп укырсыз
Ул тагын әллә нихәтле ягымлы сүз сөйләде, Нуриянең чибәрлегенә, буй-сынына торып-торып сокланды, шуның белән сеңлесеи бик кыен хәлгә китереп куйды. Гел аның янында гына бөтерелүе, әтисен санга да сукмавы Нурияне баса, газаплый башлады.
— Наҗия апам кайда соң?—диде Нурия, килеп туган күңелсезлекме бетерергә теләп.
— Кайтыр, иркәм, Наҗия дә кайтыр. Аларны урман кисәргә җибәрделәр — бер атнага. Югары сыйныфта укучылар утынны үзләренә үзләре әзерли. Кеше бер дә юк бит, гөлекәем, ир-ат фронтта, яшь-үсмер- иең киеп чыгам дисә киеме юк. Халыкны кара җәяүгә калдырды бу сугыш...
Ул, капыл исенә төшеп, сүз белән мавыкканга үзен-үзе битәрләп, болын чаклы буш бүлмәне кыеклап кисеп чыкты да аргы баштагы бәләкәй генә иске бер имән шкафтан соры мамык шәл алып, Нуриянең җилкәсенә китереп япты, тик шуннан соң гына:
— Әйдә, абый, чишен син дә... кунып китәрсен,— диде.
— Кунуын мин сездә куналмам, Зәйтүнә. Атны сакларга урын да юк монда... Нуриянең әйберләрен алып керим дә кузгалырмын...— диде Габбас мулла
Ул көчәнә-көчәнә сандык күтәреп керде, талдан үргән кәрзин алып керде, Нуриягә кирәкле ашау ризыклары салган ипи капчыгын кертеп куйды, аннары өстен чишенмәгән көе генә урындыкка утырып, кызы белән сеңлесе Зәйтүнәнең саулыгына кул күтәреп дога кылды . һәм кайтырга дип кузгалды.
Нуриянең күңеле тетрәп китте. Әтисен бер чынаяк чәй дә эчмәгән килеш чыгарып җибәрү башка сыймаслык хәл иде. Ләкин бу фатирга ул 'баш түгел, юка иренен чытырдатып кысып куйган. Зәйтүнә апасы баш иде шул. Әмма әтисе ишек төбенә үк килеп җитеп, ишек тоткасына үрелгәч, кызый түзмәде:
— Апам, әти чәй эчеп китсен инде, яме,— диде
— Чәй эчеп китәр,— диде Зәйтүнә апасы коры гына.
Самавыр кайнаган арада Нурия үзе яшисе бүлмәне күздән кичерде Бәләкәй иске шкафтан тыш монда баш-башлары тимер шарлы ике иске карават, бер өстәл, кайчандыр байлар өен бизәп торган, хәзер инде
кызыл төстәге атласы тузып тишелгәләгән терәкле өч урындык, стена буендарак галанка мич бар иде. Шушы ике-өч бөртек мебель болын чаклы буш бүлмәдә бөтенләй югалып калган, бүлмәнең бушлыгын би- гүк сиздермәс өчен генә анда-санда төртеп куелган сыман тоела иде.
Саргылт битен җыерчык һәм борчу баскан озын сарафанлы бер хатын утын күтәреп керде. «Добрый день!»—дип исәнләште, болар кемнәр дип тә, каян килделәр дип тә сорап тормады, мичен ягып җибәрде дә «досвпданья!» дигән бер генә сүз әйтеп чыгып китте.
Аның шулай үз эченә бикләнгәнлеге, сүзсезлеге Нуриягә үтә дә аңлаешлы һәм табигый иде, Нуриягә ул туганыдай якын тоелып кипе.
— Йорт хуҗабыз, Серафима Ниловна,—диде Зәйтүнә, ул чыгып киткәч.— Ире кызыл командир булган, Алабуганы коткарганда дошманнар үтергәннәр. Мәшәкать дип тормый, мичне көн саен үзе кереп яга, бичара. Фатпрдашларым утынны күп тотмагайлары дип курка буган...
Нурия апасының сүзен баш селкеп тыңлады. Габбас мулла, атласы ертылган урындыкка чүмәшкән көе, үз уйларын уйлый иде, ул бер сүз дә дәшмәде. Ул Зартугайга кайтып китәчәк. Нурия монда кала. Алар өчәү генә яшәрләр — үзе дә ике хатыны. Барысы да олы кешеләр. Эчпо- шыргыч дәрәҗәдә күңелсез кешеләр. Көмеш тавышы белән бөтен өйне ямьләндереп яшәгән Нурия монда кала. Әти кешегә кинәт бик күңелсез һәм моңсу булып китте: ул хәзер көмеш кыңгыравы алып ташланган буш дуга күтәреп кайтып юитә түгелме?
Чәйне сүзсез диярлек эчтеләр. Нурия әтисенең, чынаяк тәлинкәсен тырпайган бармаклары өстендә тотып, өф-өф килеп эчүен, тәлинкәне үзенә таба гүя сулышы белән тартып китерүен карап утырды Кала җирендә дә чәйне самавырдан эчәләр икән, дип уйлады. Шул минула ук күз алдына Хәнифә түтәсе килде, ул аның көйрәп торган утлы күмерләрне мичтән соскычка тутыруын, мич эссесеннән алсуланган чибәр йөзен, аның янында олы коштай дәү булып, әмма йөргән чагында песидәй йомшак басып йөри торган үз әнисен күз алдына китерде. Солтан авылдан киткәннән бирле җанына җыелган сагышлары янына инде үзенең дә авылдан читкә китү сагышы өстәлде. Әтисе дә кайтып китәчәк бит әле аның. Ул бәлки монда соңгы чынаяк чәен эчә торгандыр. Әнә ничек тырышып, тирләп эчә ул. Чал керә башлаган түгәрәк кара сакалы дерелди, алсуланган ирене очлаеп тәлинкәдәге төшне тотарга тырыша, менә ул аны тотты, ләкин чамалап җиткерә алмады бугай, төш белән бергә шык иттереп тәлинкә кырыен да китеп алды. Менә син, гөнаһ шомлыгы! Башта гаҗәпләнде, аннары кып-кызыл булып кызарды, сок дәрәҗәдә уңайсызланып, Зәйтүнәдән кат-кат гафу үтенде, яңа чынаяк китереп бирергә вәгъдә итте. Зәйтүнә аны кыен хәленнән чыгармады, юка иренен кысып куйган килеш, мыскылчан чырай белән карап торды. «Юк өчен борчылма, абый, бу заманда аннан кадерлерәк әйберләр дә ватыла!» дип әйтсә ни була инде? Әйтми бит, тынычландырмый. Нуриягә әтисе шундый кызганыч булып тоелды, ул хәтта чәй эчүеннән үк туктады, Зәйтүнә апасы аны кат-кат кыстаса да, бүтән эчерә алмады чәйне.
Сүзсез генә аерылыштылар. Әтисе өстен киенеп, ишектән бөкрәя төшеп чыгып китте. Нурия тәрәзә аша аның арба башыннан юл кәжә- нен алып киюен, арбадагы печәнне ястык кебек итеп күпертүен, арбага менеп утыргач, өй ягына таба каерылып бер каравын, аннары атка дилбегә кагып китеп баруын күрде...
Көзге көн сүнеп бетә язды. Өй эченә эңгер иңеп, караңгылык кара- ват-өстәлләр, галанка мич яннарына үрмәләде. Әйберләр шәкелләрен югалтып, кара өемнәргә генә әйләнеп калдылар.
— Ә нигә без ут кабызмыйбыз, апам?—диде Нурия зарлы тавыш белән.
— Керосиныбыз юк, гөлием. Электрны нардомда гына яндыралар. Бераз көтик инде.
Бүлмә бөтенләй караңгыланды, дөнья тынды, ялгызлык хисе Нуриянең җанын баса башлады.
Зәйтүнә апасы каяндыр шкаф эченнән шәм табып алып кабызды. Аны калай тәлинкәгә утыртып, өстәлгә куйды. Зартугайда чагында ♦ утызлы лампага ияләнгән Нуриягә шәм яктысы тычкан уты төсле генә з иде — утсыз утырганнан да күңелсезрәк булып китте.
Нурия үзен гаять бәхетсез сизеп, әтисе кебек, урындык читенә чү- * мәште, башын иде; әллә нишләп йөрәк сыкрый, кешегә күрсәтмичә генә g үксеп елыйсы килә, ләкин бу зур һәм шыксыз бүлмәдә качып елардай S почмагы да юк бит аның... Әкрен генә басып йөргән әнисе күз алдына “ килде. «Сабыр, сабыр»,— ди иде ул аңа. Чәрелди башласаң да, еламак- ♦ чы булып борын тартсаң да, бер үк сүзне әйтә: сабыр сабыр! Әллә нит- ® кән догаларыңнан, үгетләүләреңнән болайрак тәэсир итә иде шул ике £ сүз Нуриягә. Менә хәзер дә ул әнисенең дәү коштай каршысында басып >. торуын, сабыр, сабыр дип дәшүен ишеткәндәй булды. Нурия тамагына * килеп бөялгән күз яшен түкми калды. _
Күңелдән моң түгеп, шәмнең сары яктысына карап бераз утыргач, _ Зәйтүнә апасы урын җәйде, юлдан килгән кеше арыгандыр дип, сең- а. лесенең башыннан сыйпап йокларга яткызды. Үзе ул атнасына бер 5 мәртәбә куела торган спектакльгә нардомга җыена башлады.
Нурия уй-сагышлары, үзәк өзгеч эч пошуы белән — гомерендә беренче тапкыр — япа-ялгыз калды. Зартугайдан ук алып килгән мамык мендәрдә үз өйләренең җанга газиз исен тоеп, иләсләнеп ята торгач, бүгенге озын юл, яңа тойгылар, яңа мөнәсәбәтләр авырлыгы аны басты, ул йоклап китте .
Озак йоклагандырмы, юкмы — бер заманны каты итеп төрткәнгә уянды. Өстәлдә сары ут яна, каршысында кыска итеп чәчен кистергән, өстеиә кофта-юбка, аягына күн итек кигән бер кыз басып тора. Почык борынлы, мыскылчан чырайлы бу кызның тавышы тәмәке тартудан карлыккан ирләр тавышы кебек тупас иде:
— Тор, буржуй кызы, киерелеп ятма, мин сиңа бер кызык күрсәтәм!
Нуриянең кинәт йокысы качты. Эчке күлмәктән генә килеш, куллары белән үзен-үзе кочаклап, каршысында торган күн итекле кызга карап катып калды:
— Ә син кем?
— Без Наҗия Уразаева булырбыз!
— Синмени ул Наҗия апам? Әле бит сине Зәйтүнә апа бер атнага китте дигән иде.
— Ә мин үземә тигән өлешне дүрт көндә кисеп бетердем, мәктәптән яңа смена алырга кайттым,—диде Наҗия карлыккан тупас тавышы белән — Ә син тәмәке тартасыңмы?
Нурия бу сүздән «нкъ!» дип көлеп куйды, торып өстен киенә башла- лады.
Наҗия терәкле урындыкны галанка мич буена аударып куйды да мич капкачын ачып, шунда чүгәләде, гәзит кәгазе ертып, тәмәке төрде, ут кабызды, икс борын тишегеннән паровоздан чыккан төсле итеп ак төтен агылып чыкты. •
Нурия анысына гаҗәпләнергә дә өлгермәде. Наҗия аның авылдан алып килгән күчтәнәчләрен таптыра башлады, каяндыр үзенең юл капчыгын табып, аннан бөке урынына кәгазь бөтереп тыккан бер шешә алды, шешәне баш турысына чаклы китерде дә
— Син моның нәрсә икәнен беләсеңме?— диде
— Әллә керосин алып кайттыңмы, апам?—диде Нурия сөенеп
— Таптың сүз: керосин! Самогон диләр моны беләсең килсә! Әйдә, Зәйтүнә апа югында берәр чокыр эчеп алабыз.
— Кит, жүләр!—диде Нурия коты алынып.
— Их, син, буружуйкызы! Менә карап тор. .Моны авызга бер кабуга бөтен тәнеңә ут йөгергәндәй була! — Наҗия калай кружкага аксыл- яшькелт сыекча салды, башын артка ташлап эчеп җибәрде, Нурия аның йөзе әче миләш капкандагыдай җыерылып килүен, күзеннән шул ук минутта атылып яшь чыгуын күрде. Ул бик кинәт исереп китте, Нурияне килеп кочаклады, чатырдатып күкрәгенә кысты:
— Ә син беләсеңме, буржуй кызы, замана хәзер пыралитарьятны- кы! Элек кенә ул хатын-кызны эт урынына да күрмәгәннәр! Хәзер мин үземә-үзем баш. Телим — тәмәке тартам, телим — эчәм. Мине беркем берни эшләтә алмый. Ха-ха-ха! Әйдә, тансавайт итәбез.
Ул Нурияне ду китереп әйләндерә башлады, Нурия башы әйләнеп, куркып кычкырып җибәрми торып, аны әйләндерүдән туктамады.
Искиткеч иде бу хәлләр. Нурия тәмам хәйран калып торган арада Наҗия Зәйтүнә апасының кайда икәнен таптыра башлады, нардомга спектакльгә киткәнен белгәч, Нурияне бик ашыктырып киендерде, кулыннан җитәкләп спектакльгә алып чыгып чапты.
Шул көннән башлап бу йортта Нурия өчен көтелмәгән, беркайчан да күңелгә килмәгән шау-шулы, өермәле тормыш башланды.
II
Серафима Ниловна — аз сүзле хатын. Ул көненә бер мәртәбә өйләдән соң мич ягарга кереп чыга. Өстендә бөрмәләп теккән озын сары сарафан, сүзләре дә бер үк: «Добрый день — досвиданья!» Зәйтүнә апалары көннең-көн буе мәктәптә, өйдә керосин булмаганлыктан, язу- сызу эшләрен ул мәктәптә төгәлләп кайта, Нурия белән Наҗиягә монда үзләре теләгәнчә яшәргә тулы ирек куелган иде. Өстәвенә, Зәйтүнә мөгаллимәнең олыгаеп барган кыз булуы да ярап куйды. Алабугага :лгәч дуслашкан мөгаллимә кызлары белән бергә ул танцы кичләренә i.w| п. атна саен бер мәртәбә нардомга спектакль карарга бара. Киенеп- ясанып, озын кунычлы сары ботинкасының барлык каптырмаларын шнур белән бәйләп бетереп, өйдән чыгып китәр алдыннан:
— Бер кая да чыгып йөрмәгез, яме, үскәннәрем. Дөньяларның бик чуалчык чагы, усал-унтагайдан, явыз-яманнан үзе сакласын!—дип әйтеп китә.
Авылда туып үссә дә. бик тиз шәһәрләшеп киткән, тез тиңентен кара итәк, зәңгәр блузка киеп, берет-кепканы кыңгыр салып йөри торган Наҗия, Зәйтүнә апасы иптәш кызлары белән өйдән чыгып китүгә, мич алдына килеп тезне-тезгә чәнчеп утыра да тәмәке кабызып җибәрә, ул да түгел, йөгереп килеп Нурияне урыныннан йолкып ала да тегеләр артыннан чыгып чаба: болар да шул ук спектакльгә барып керәләр, спектакль бетәр-бетмәс беренче булып чыгып йөгерәләр дә Зәйтүнә апалары кайтып кергәндә инде мышный-мышный «йоклап яталар».
Әнә шулай бергә, Зәйтүнә мөгаллимәгә күрсәтмичә генә үз белдек- .’.оре белән яшәп ятканда. Нуриянең тормышында көтелмәгән бер хәл булды. Күрше фатирда стена аша гына музыка уйнап җибәрделәр. Әллә нинди ят музыка, үз гомерендә беренче тапкыр ишеткән сәер авазлар әсир итте Нурияне. Язын Йш елгасы ташыган чактагы кебек, бозларның дөберди-дөберди кузгалулары сыман, бер мәлгә дөнья гел күк- әп торды. Аннары бозлар агып беттеләр. Кояш чыкты. Кояш җылысыннан өй кыегында тамчылар тама башлады. Шундый матур, шундый нәфис тама тамчылар, шундый мөлаем, шундый рәхәт җылыта кояш, ишегалдына чыккан сыерлар шул җылыга кызына, урамда казлар йөри, күңелне тутырган шатлык-сөенеч күз яше булып тамакка бәялә; әнә
күрше Садыйк абзый малае Солтан ат эчерергә китеп бара, тамчылар һаман тама, һаман тама. .
Әтиләре белән кунакка барган җирдә Нуриянең мандолина, скрипка кебек уен кораллары күргәне бар иде, зур кунаклар җыелган чакларда әтисе үз өйләрендә граммофон уйната торган иде, ә менә бу язгы саф авазларның, тымызык тамчыларның, җылы кояш нурларының нинди ф уен коралыннан чыгуын ул бер ничек тә аңлый алмады. Аңлыйсы килү, 3 белергә теләү — тәкатьсез рәвештә — аның күңелен алгысыта иде. д
— Апа җаным, бер генә минутка мине күршеләргә алып кер әле,— *
диде ул Наҗиягә. ч
— Ярамый!—диде Наҗия. Нык итеп, өзеп әйтте. Атаманлык итү. -
«буржуй кызын» үз иркенә буйсындыру аңар бар нәрсәдән рәхәт иде. - күрәсең.ф
— Әллә, апам, кеше әйберсенә тияр дип куркасыңмы? Бер генә әй- я берләренә дә кагылмыйм. Күреп кенә чыгыйк инде шул музыканы . о
Ишектән Зәйтүнә апасы кайтып керде. Борынын сузып иснәнеп ~ торгач: *
— Нәрсә яндырдыгыз сез монда?—диде.
Нурия кызарды. Наҗиягә күз сирпел алды, тегесе бармагын ирене- е нә куеп, әйтмәскә боерды.
— Яндырмадык,— диде Нурия, тотлыгып.
Зәйтүнә апалары тәрәзә төпләрен, карават асларын карады, галан- u ка мичнең көлләрен актарып бетерде, нәрсә янганны аңламады. Канәгатьсез калып, өс-башын алмашырга кереште.
Нурия аңар баягы гозерен әйтте. Зәйтүнә апасы юка иренен кысып, сабыр гына тыңлап торды да, мәктәптә балалар өйрәткән көйле тавыш белән:
— Юк, иркәм, сорама да, ялынма да. Күрмәгән-белмәгән кешегә юк-бар йомыш белән керү кызларны бизи торган сыйфат түгел ул. Гомумән, андый уйларыңны башыннан чыгарып ташла, гөлкәем, яме. диде.
Нурия күңелсезләнде, боекты. Үз өйләрендә, Зартугайда чакта аның барлык гозерен берсүзсез үтәп килгәнгәдер, ике олы кешедән берьюлы отказ алу аңа авыр иде, бу аңа тормышның бик зур гаделсезлеге булып тоелды.
Шулай да ул музыка коралын күрү бәхетенә иреште. Бер атнадан соң мәктәп укучыларын, яшьләре олыгая төшкән кызларны зур бер якты бүлмәгә музыка дәресенә дип алып керделәр. Шүрәле куллары төсле озын куллы, нечкә бармаклы Балантаев бүлмәнең аргы почмагында торган уентыклы, кырма аяклы, көзгедәй ялтыравыклы кап-кара өстәлнең капкачын ачып, аны, өй кыегы кебек итеп, таяк белән терәтеп куйды. Тагын бер кечкенә капкачын ачып, гармун телләре төсле аклы- каралы бармакларына басып, төрле-төрле тавыш чыгарды. Нурия баскан җирендә тора алмаслык булып, сикереп китәрдәй булып сөенде Теге көнге авазлар пч бу Кояш нурын, тамчылар тамуын менә нинл . музыка коралы тудыра икән.
Балантаев тавышларның исемен до, ре. ми, фа, соль дип аңлатты. Бик тә сәер тоелды бу Нуриягә: имеш, ашый торган тоз да соль, тавыш пың исеме дә соль булсын. Кызык та соң дөнья хәлләре!
Тәнәфес вакытында ул Наҗия Уразаеваны эзләп тапты. Тыны бетеп, бүгенге яңалыгын хәбәр итте:
— Менә, күрсәтергә теләмәгән идең, белдем инде, күрдем инде, әллә-лә, әл-лә-лә!
— Нәрсә белдең, нәрсә күрдең?
— Музыка коралын күрдем. Рояль дип атыйлар икән аны! Хәзер мин, теләсәм, атна саен, көн саен шул рояль янына утырып көн чыгара алам, дәрестән соң туйганчы рояль уйный алам!
Болары — Наҗия апасына белгерткәне. Әле бит белгертмәгәне, күңелдә сер булып калганы бар. Солтан сугыштан кайтыр, Нурия рояль уйнарга өйрәнеп куяр. Ул аңа «Кара урман», «Иделкәем алкын» көйләрен уйнап күрсәтер, Солтан таң калып тыңлар, тыңлап кына калмас, аның музыкасына кушылып, рәхәтләнеп бер җырлап җибәрер. Менә булыр әкәмәт, менә булыр шатлык-сөенеч! Ул көннәргә тикле ерак әле, аларны Нурия хәзергә җанын җылытып торган матур бер өмет итеп күңеленең иң-иң түрендә генә яшәтә ала...
Киләсе ял көнендә Зәйтүнә апасы Нурияне Ибраһим Баяновларга алып барырга вәгъдә итте. Баянов Буби мәдрәсәсендә чакта Габбас мулладан сабак укыган икән, остазының кызын үзләрендә күрергә теләгән. Нурия кунакка бик теләп бармады, мөгаллимә апасының «чит кешегә керү кызларны бизәми» дигән сүзләре аның миенә сеңеп калган иде.
Чал кашлы, пенснелы Ибраһим абзый ошады аңа. Башкалар кебек чамасыз мактау сүзләре әйтеп Нурияне оялтмады, табын янында да олылыгы белән басып тормады, киресенчә, төрле мәзәк сүзләр әйтеп, барысын да көлдерде, чәйдән соң күңелгә үтәрлек итеп скрипка да сызып җибәргәч, Нурия аны гомер буе күреп, янәшә яшәгән туганыдай якын итте. Табигыйлек белән киң күңел кешеләрне чын итә шул.
Зәйтүнә апасы Нуриянең Баяновны үз итеп өлгерүен сизде, шуңа күрә әйтер сүзен тартынып-нитеп тормыйча әйтте:
— Сеңлебезнең бер һөнәре артырга тора бит әле, Ибраһим абзый Нурия музыкага әвәс булып чыкты бит. Менә сез, тәҗрибәле укытучы, ничек карыйсыз бу эшкә?
Әйбәт карый икән укытучы: яратып баш какты, тиздән яшьләр өчен нардомда бальный танец кичәләре оештырылачагын, теләгән кешенең языла алачагын белдерде.
Хәбәрнең монысы Нуриягә сөенеч белән бергә борчу да китерде. Аны алырлар микән? Аның буй-сыны танцы итәргә ярарлык микән? Әллә кызларның гәүдәсе, аяклары танцы өчен табигать тарафыннан махсус яратылган булуы кирәк микән?
Нурия соңгы елларда уйланучан булып китте. Мулла йортында бер төрле, авыл урамнарында икенче төрле мөхит белән очрашу, әнисе Шәмсенисаның аны дин-шәригать (кануннары өйрәткәнчә яшәтергә тырышуы, ә хөррият чыкканнан соң башланган өр-яңа тормышның синең алдыңа үз таләпләрен китереп куюы — әледән-әле уйланырга, тормыш таләбе белән үз ихтыяҗыңны янәшә куеп карарга мәҗбүр итә иде.
Танцы өчен бик тә килешле дип таптылар Нуриянең гәүдәсен. Музыкаль слухына да яхшы бәя бирделәр, ритмы да тел тидермәслек иде кызыбызның, әмма... һай, шул «әмма» дигәне булмаса! Гөнаһ шомлыгы, бар иде шул «әмма» дигәне, әнә шул «әмма» дигәне Нуриянең кул- аягын бәйләп куя иде. Бальный танцыларга өйрәнгән өчен акча түләргә кирәк иде. Әтисе килешерме шул хәл белән, әллә катгый рәвештә баш тартырмы?
Нәкъ шул көннәрдә Алабугага Габбас мулла килеп төште. Чыпталы кошовкага ул капчыгы белән бәрәңге төреп салган, поты белән бодай оны алып килгән, кызын үлеп тә сагынган, аның өчен борчылып килгән иде.
Нурия өйдә юк иде, әти кеше кызының хәлен Зәйтүнәдән бик төпченеп сорашырга кереште.
— Укуын әйбәт укый, аш-су кебегенә дә кулы ябыша, туганым абыстай бик тә йорт җанлы итеп, тәрбияле итеп үстергән сеңлемне,— диде мөгаллимә, иренен бөрештереп сүзсез торгач, янә дә сөйләп китте:—Тик менә... музыкага әвәс булып китте Нуриякәй. Пианино уйный, бальный танецка язылам дип йөдәтә.
Габбас мулла кызының ир-ат белән бергә кәҗә кебек сикергәләнеп йөрүен бер дә өнәми иде, тик каршы килсә, артта калган кара мулла икән дип әйтүләреннән курыкты, шуңа күрә кашларын җыерып, чыраен сытыбрак торгач:
— Сон... дәресләренә зыян килерлек булмаса... йөрсен... — диде. .
— Йөресен дип әйтү ансат аны. Ул бит түләүле, бушка өйрәтмиләр. _ Габбас мулланың бу хәбәргә дә исе китмәде, чаларып килгән куг д
көрән сакалы эченнән үзалдына елмаеп:
— Соң тансы-мансы миңа кирәк түгел, Нурия белән сиңа кирәк, 5 акча эшлисең бит, түләрсең, — диде
Боларны тыңлап, тезне-тезгә чәнчеп утырган Наҗия Уразаева, кыска итеп кистергән чәчен селки-селки, рәхәтләнеп бер көлде. ’
— Күрдегезме, буржуйлар безне нинди утыртты?! Ха-ха-ха! Кызын “ танцыга өйрәтергә теләмәгәч, тәки тапты бит җаен, ха-ха-ха! — Ул = озаклап, күңеле булганчы көлде, аннары үтә дә чыккан җитди, усал чырай белән Габбас мулла каршысына килеп басты:
— Ничава, мулла абзый! Хәзер замана пыралитарьятныкы! Сез әле * минем кулга бер төшәрсез, мин сезне сагайский биетермен! Шундый Z итеп биетермен мин сезне, үзегез акча түләп чыгып качарлык булыр- < сыз!
Бу шул хәтле көтелмәгәндә килеп чыкты, Зәйтүнә мөгаллимә дә, Габбас мулла да сүзсез калдылар.
Тормыш үзенекен итте: Нурия усаллашып, үҗәтләшеп, рояль уйнарга, дөресрәге, ул кышны көй чыгарырга, теләсә кайсы егетнең күзен ут яндырырлык итеп танцы итәргә өйрәнде.
Наҗиянең дә һөнәре арта төште: Зәйтүнә апасыннан яшереп тәмәке суыргалый торгач, ул ирләр кебек ботны-ботка куеп, тәмәке төтенен эчкә алып тартырга, җае чыкса аракы йотарга, урысчалап сүгенергә өйрәнде. Нурия өчен Наҗия гомумән дә акыл ирешмәслек бер могҗиза иде. Әле күптәнмени, ул бит аның канатлы ал алъяпкычын ябып, ап-ак йон оекбаш белән тугызлыдан үргән чабата киеп йөргән чакларын белә, ул бит аның юашның да юашы чакларын күрә иде Хәзер кара, өстәге кием заманча: блузка да итәк, кыска чәч тә тәмәке! Наҗия теләсә кайсы малай белән сугыша ала, теләсә кайсы укытучы белән бәхәсләшә ала, ни генә эшләмәсен — һәр вакыт өстен чыга. Табигать биргән сәләте бик зур идеме, өйдә аның дәрес әзерләп сәгатьләр буе утырганын да күрмәссең, ә үзе гел мактаулы билгеләргә генә укып бара. Мәктәптәге иң зур эшләрне ул башлап йөри, Нурия һәм башка кызлар өстеннән ул атаманлык итә.
Нурияне иң-иң аптырашта калдырганы шул: Наҗия зарланмый. Баксаң-күрсәң, уку шартлары нинди авыр, укучыларны ашатыр өчен паек җитәрлек түгел, сыйныф бүлмәләрендә кышын бияләй киеп утырган чаклары булды. Укучыларның күпчелек өлеше бик ябык, ике-өч кыз бергә килдеме, укуның кыенлыгыннан, ачлыктан, суыктан зарлана башлыйлар, Наҗия килгәнне күрсәләр, шундук шып булалар, чөнки Наҗия зарланып йөрүчеләрне «пыралитарьятның» явыз дошманы дип санап, эт урынына сүгә, кайчагында яңакларына менеп төшәргә дә күп сорамый иде.
Менә шушы батыр кыз, кызларның атаманы, язын агачларның каерылары кояш җылысын сизеп бүртә, яшелләнә башлагач, берәүгә бер сүз әйтмичә Алабугадан китеп барды
Моңа бик сәерсенделәр. Сәбәбен эзләделәр, таба алмадылар. Мәктәп йорты тынды, моңсуланды, атаман кызның истәлекләре белән яши башлады.
Ill
Зәйтүнә мөгаллимә мәктәптә татар әдәбияты дәресе алып бара иде. Башта ул Галиәсгар Камалның байлардан көлеп язган шигырьләрен аңлатты яшьләргә, аннары мавыгып китеп, хәзер менә алар укый торган бинаның кайчандыр Епархиальное училище булуын, аны рус бояры атаклы Стахиевның салдыра башлавын, аннары, Стахиев үзе үлгәч, ' атыны салдырып бетергәнлеген әйтте. Зәйтүнә мөгаллимә әйтер сүзен тәмләп, җиренә җиткереп әйтә белә иде. Шушы йортта кайчандыр, әле унбиш еллар элек кенә, руханиларның булачак хатыннары укып ятканны, Кама буйларын тетрәтеп кулында тотып торган Стахиевлар- ның дәүләт терәге булган дингә никадәр зур ышаныч баглаганнарын сөйләп китте. Кызлар тын да алмый тыңладылар аны, малайлар да тыңлады.
Зәйтүнә мөгаллимә үзе алып барган дәресләрдә шаулап утырганнарын хәтерләми. Ә менә бүген әллә нәрсә булды. Бер минут эчендә сыйныфның асты-өскә килде, малайлар белән кызлар, һичбер рөхсәтсез, аяклы парталар арасыннан чыгып, тәрәзәгә ташландылар. Мөгаллимә аларны тәртипкә чакырып никадәр азапланмасын, берни булдыра алмады, дәшә-дәшә тамагы карлыккач, үзе дә түзмәде, сыйныф хәтле сыйныфны берьюлы кузгата алырлык вакыйга булганны карар өчен тәрәзә буена килде.
Килде һәм урамдагы тамашага хәйран калып, авызын ачты да ябарга онытты. Тәрәзә каршысында ук бик күп булып атлы арбалар туктаган, арбаларның әле берсеннән, әле икенчесеннән я көрәк сакаллы поп төшә, яки чалма-чапанлы мулла язгы көпшәк кар өстенә коела иде.
Карый торгач, Зәйтүнә мөгаллимә дин башлыкларын үзенә буйсындырган кешенең кем икәнен дә күреп алды. Бу — Наҗия атаман иде. Аның өстендә яшькелт бушлат, бушлатны ул яссы каеш белән буып куйган, каешка кара кабуралы наган таккан, аягына күн итек, башына бүрек кигән иде.
Барлык мулла-мәзинне, барлык попны-дьяконны арбаларыннан төшергәч, мәктәп тәрәзәсе буена тезеп куйды. Сафка тезелгәннәрнең каршысыннан йөреп чыкты, башларын иеп торганнарның башларын күтәрде, чатнап чыккан усал тавыш белән:
— Хир-р-р-но! — дип кычкырып үрә катырды, бер-ике, бер-нкегә санатты, ике рәт итеп тезде дә мәктәп тирәли бер өч мәртәбә чаптырып әйләндерде, шуннан соң гына олауларына утырырга рөхсәт биреп, урман ягына таба алып китте.
Зәйтүнә мөгаллимә башка муллалар арасында абыйсы Габбас мулла да барлыгын күреп өлгерде, башта ул моңа хәйран калды, аннары Наҗия атаманның чамадан тыш арттырып җибәреп, Габбас мулла кызы Нуриянең гайрәтен чигерүеннән курка башлады.
Әнә шул көннән соң мәктәп укучылары арасында Наҗия Уразаева- ның милиция эшенә кергәнлеге, укучылар салкында туңып утырмасын өчен Алабуга өязендәге поплардан һәм муллалардан унҗиде кешене җыеп алып килеп урман кистереп ятуы турындагы хәбәр таралды.
Нурия күңелендә Наҗиягә карата ямьсез бер төен урнашты. Наҗия аның әтисен, башкалар белән бергә, көн саен балалар сабакка җыелган чакны турып китереп, мәктәп тирәли йөгертеп кенә калмый, башка руханилар белән бергә салкын бер баракта асрый, кызы янына күрешергә дә җибәрми, үзе дә хәзер элекке фатирына кайтып күренми иде.
Габбас мулла бары тик ун көннән соң гына беренче мәртәбә Зәйтүнә мөгаллимәләргә килеп, кызы белән күрешә алды. Ул бәләкәйдән 'i к урман эшендә эшләп, дөньяның ачысын-төчесен һәм авыр эшләрен -шләп үскән булса да, бу юлы килә-килүгә урман эшенең авырлыгыннан зарланырга кереште.
— Бигрәк кансыз кеше булып чыкты бу Нажия! Сулыш алырга да
ирек бирми бит, имансыз! Җелекләребезне киптерә. Көне буе урман кискәненә дә түзәр иең, бихисап сүгенә. Муллаларны мыскыл итеп тәмәке тарта, анысына да күз йомарыең, дингә тел тигезә, мәктәп балалары алдында, тилеләр йортына җыелган кешеләрне тинтерәткән кебек, мәктәп тирәли чаптырып йөри. Урманны бит аны динне мыскыл ♦ итмичә дә кистерергә була торгандыр... з
Зәйтүнә мөгаллимә башта абыйсын сабыр гына тынлап утырды. § I аббас мулла тагын да җәелебрәк зарлана башлагач, аны кызганудан * Нуриянең күзләренә яшь тулгач, түзмәде: 5
— Бүгенгә җитеп торсынмәллә, абый? Калганын икенче килгәндә g зарланырсыңмәллә? — диде.
Габбас мулланың үлеп тә хәтере калды. Өйлә намазы укыйсы бар- ♦ лыгын да онытып, үзалдына каргана башлады. Ачу аның төер булып a тамак төбенә менеп утырган, ярсудан тавышы кысылып, нечкә булып, ° вакыт-вакыт гыжылдап ук чыга иде.
— Совет динне мыскыл итәргә кушмый! Кушмый мыскыл итәргә! * Әгәр сез мөгаллимә башыгыз белән шуны белмисез икән. Декретны < укып карагыз. Гәзиттәм кисеп алып, Көръән өченә салып куйдым мин ? ул Декретны. Сезнең кеше җанында тукынырга, дин әһелләрен мыс- Z кылларга берегезнең дә хакыгыз юк! Юк! Без монда урман кисеп йөри- « без икән, балалар суыкта утырмасынга кисәбез, балалар белемле бул- сынга.
Бу юлы инде Зәйтүнә мөгаллимә дә тыныч кына кала алмады, корт чаккандай чәчрәп урыныннан торды:
— Туктале, абый, торасың да дин дисең син, динне мыскыл итәләр дисең? Нәрсә, Наҗия сезне намазлык өстеннән бәреп төшердеме? Әллә булмаса сәҗдәгә киткән чагында муен тамырыгызга наган терәдеме? Нишләп син, дин дигән булып, Декрет дигән булып, безнең илдә яшәгән теләсә кемнең хезмәт итәргә тиешлеген, ил авыр көннәр кичергән чагында аңа булышырга кирәклеген онытасың?
— Минме онытам?
— Әйе, син онытасың. Крестьян гомер буе атсыз тилмерде. Җирсез тилмерде. Казан губернасында революциягә хәтле 483 мең крестьян хуҗалыгы булган, шуның 158 меңе атсыз...
— Нәрсә син миңа сөйлисең боларны?
— Кемгә сөйлим соң, менә бу шкафка сөйлимме, мина бер генә претензия дә белдермәгән галанка миченә сөйлимме? Серафима Ннлов- наның әнә ирен үтерделәр, алай да зарланмый, тешен кысып яши бирә. Син әйтәсең, мине мыскыл итәләр дисен. Ә теге заманнарда халыкны ничек мыскыл иттеләр?! Халыкны хакка-нахакка күпме кыйнадылар! Алариы бит муллалар, поплар рөхсәте белән эшләделәр.
— Минем халыкны кыйнарга кушканым юк.
— Кыйнаган өчен каршы килгәнең дә юк.
—- Каршы килгәне өчен әнә Даут мулланы тураклап үтерделәр.
— Шул-шул менә! Күбәләктәй газиз җаныгыз өчен кан калтырап яшисез. Ә халык җаны җан түгел сезгә, эт җаны. Шәкертне хәлфә кыйнады — дәшмәдегез, крестьянны староста таяк белән төйде — авызыгызга май каптыгыз, солдатны офицерлар нагайка белән суктырды — полк муллалары фатихасын биреп торды. Ник син ул чагында хакыйкать эзләмәдең, ә?! Бүген сезгә — Алабуга өязе муллаларына бер Наҗия кычкырган, сезнең инде шуңар үләр чикләргә җитеп ачуыгыз килә, каннарыгыз кайный, ай-һай-һай, бар икән кадерле җаннар! Ә бит синең өстеңдә әйбәт тун, абзыкаем, башыңда җылы бүрек, аягыңда итек. Син өеңнән алып килгән туклыклы ризык ашыйсын Ә безгә, халыкны агартучыларга, балаларның күңеленә мәгърифәт нуры салучыларга нәрсә? Ясмык кушкан чи арыш ипие, солы боткасы! Укучылар аны
чүпрәк боткасы дип йөртә. Синең кызың ул ашны ашамый. Син аңа әнә ике мәртәбә бодай оны алып килдең. Менә шулай, абыкаем...
Габбас мулла чал төшкән куе кара сакалын учы белән учлап, мөгаллимә сеңлесен ярсынып тыңлады, каршы сүз әйтмәде. Сүзләре бик саллы, дәлилләре каршы килерлек түгел иде шул.
Тагын ике атнадан урман кисү буенча үз өлешенә тигәнне бетереп, ул Зартугайга кайтып китте. Бик зур рәнҗү төяп кайтты җанына. Утыз чакрымнар кайткач, аның җирән биясе арыды, өшәнде, аңа атын күрше авылда калдырып, башка муллалар белән бергә җәяү кайтырга туры килде. Яшь чагында Буби мәдрәсәсенең суык бүлмәләрендә катып-туңып ятканга ул ревматизм алган иде. Дүрт-биш чакрым кайту белән үк аның аяклары йөрмәс булды. Муллалар, Саранбайлардан ат яллап, аны мең иншалла белән өенә кайтарып җиткезделәр. Шул көннән башлап Габбас мулла сеңлесе Зәйтүнәгә дә, башкисәр Наҗиягә дә, аның хурлыгына шаһит булган кызы Нуриягә дә җанында рәнҗеш саклап калды.
IV
Авыл башында зират. Зартугайлар читкә киткәндә дә, читтән кайтканда да зират буена туктап, күңелләрен ныгыталар: олыраклар дога кыла, яшьләр тын гына басып тора. Ата-баба йоласы шулай. Ничәмә-ничә буын Зартугайда гомер кичереп, бала-чага үстергән, йорт җиткезгән, табигатьтән үзенә тиешлесен алып яки алып бетерә алмыйча, күңеленә үкенечләр төяп, теге дөньяга китеп барган, ягъни менә шушында төп йортына, мәңгелек йортына күчкән.
Нурия йолаларга мөкиббән китә торганнардан түгел иде. Әмма шулай да ике ел Алабугада яшәп, совет мәктәбендә белем алып, елларның авырлыгын һәм төрләнеп торуын үз күзе белән күреп кайткач, ул да Зартугай зираты янында туктамый булдыра алмады.
Башка елларны күкрәп утырган зират быел күңелгә шом салырлык дәрәҗәдә үзгәргән: йөзәр яшьлек имәннәр, Зартугай әле кара урманнар арасына килеп утырган чаклардан бирле калган карагайлар шаулап- тулышып утырмыйлар, аларның яфрагы сирәк, фәкыйрь ябалдашлы агачлар арасыннан бушлыклар, игене көйгән кырлар күренеп тора. Авылда ачлык. Егерменче елның кайнар җилләре болын печәнен, иген- таруны ялмап алган.
Зиратның авылга терәлгән ягына килеп чыккач, күрде: зират капкасы төбенә көтүе белән халык җыелган, зур гына чуар төркем өзлексез кыймылдап, хәрәкәтләнеп тора.
Төркем янына җитеп сорашкач, белде: югары очның Рамазан картлар йортыннан берьюлы ике кеше үлгән: карт үзе, кече малае. Ябык чырайлы, сәләмә киемле кешеләрнең Нуриядә эше юк, юлда очраган Хәсбикамал Әптерие аңа шул хәбәрне әйтте дә үзе зиратка кереп китте.
Габбас мулла өендә Нурияне шаулап каршы алмадылар. Габбас мулла үзе үлгәннәргә ясин чыгарга дип, Хәнифә түти әтисе белән энесенең җеназасын күреп калырга дип югары очка киткәннәр.
Шәмсениса карчык авыл ярлылары гына кия торган ниндидер ала- ма-сәләмә киемнәр киеп, ишегалдында тавыкларга әчетке болгатып йөри иде. Капкадан кергән ят кешегә башта кулын каш өстенә куеп озаклап карап торды, аннары танып алып каударлана башлады: кулына тоткан кош табагын җиргә куярга да, тоткан килеш торырга да белмичә, арлы-бирле селкенә башлады, аннары нигез буена ыргытып, Нуриягә таба лаптыр-лоптыр килеп йөгерде, күлмәк итәгенә абынып егыла язып калды.
— һай аллам, балакаем, син дә исәнмени әле дөньяда? Әллә ниткән төшләр күреп бетердем. Ике көннең берендә кеше үлгәнне килеп әйтәләр, ятсам да уйлыйм, торсам да уйлыйм, ниләр бетереп йөри икән бу бала, минәйтәм, ашарларына бар микән моның? Менә бит... зиһенем чуалып китте әле. Хәнифә түтәйнең әтисе дә гүр иясе булды бит. Авыр туфрагы җиңел булсын, тилмерепләр дә үлгән диделәр би- _ чаракайны. Ач үлемнәрне ходай язмасын, дусыңа түгел, дошманыңа з да күрсәтмәсен...-— Шәмсениса абыстай кинәт йомшап китеп балавыз з сыга башлады, Нурия аны үз сүзләре белән үк юатуны кирәк тапты: «Сабыр, әни, сабыр». 5
Шәмсениса абыстай аны чәй куеп эчертте, үзенең бу ике елда бик = тә картайганын, шушы корылыкның, ачлыкның бик теңкәгә тигәнен 4 сөйләп китте. а
— Җылап керә күрше-колан. Бер умачлык он сорап та, ашка са- о лырлык бер бәрәңге сорап та керәләр. Яна ашлыктан бише белән кан- * тарып бирермен дип гозерләнәләр. Бирмәсием — ачтан шешенгән ке- х шеләрнец йөрәк бәгьренә төшәрлек итеп карауларын күрү әҗәл белән < бер, бирериең — үзеңә калмый Әле бит киләсе елны да иген уңамы- » юкмы? Аны бит сина берәү дә әйтеп бирә алмый. Ачлык бөтен Идел “ буена килгән. Бездән башлап Әчтерханга чаклы Идел буйлап әллә < егерме, әллә утыз мельон кеше иписез, ди. Әтиең гәҗиттән укып әйтте. 1“ Сәвит хөкүмәте булышасы диләр диюен, Әмрикәдәнме, Франциядәнме эшче-крестьяннәр Рәчәйгә икмәк җыясы диләр, аларныкын кем белә, әнә бит теге унсигезенче елларны да Әмрикә булышасы дип торган- нарые, булышты бик, әллә ничә илдән гаскәр җибәреп, ярлысын-баен бергә өеп турап йөрделәр. Ходаем, бүтән күрсәтмәсен, адәмнең коты алынып беткән, бер нәрсәгә дә ышанмый хәзер, агы килде — агы талады, әллә ниткән кәмитетләр төзеп йөргәннәрне, алары булып алары талады, бездән генә ничәмә-ничә кат ашлык алып чыгып киттеләр бит инде... Яраббым, бер ходаем, мәрхәмәтеңнән ташлама, без бичара инсаннарыңны ач итмә дип догалар кылам, тәңрегә ялварам. Кеше- кара керә-нитә калса дип алабута ипие пешереп куйдым, шуны ашатам, үзебезнеке дә юк (икәнне тел белән аңлатып бирә алмаганга гаҗизлектән шулай эшлим. — Ул шакмаклы тастымалны сүтеп, кайрак кебек кара, таш кебек каты алабута ипиен Нурия алдына китереп куйды: — Менә, кабып карале, белерсең ни икәнен .
Нурия ипине әйләндереп-әйләндереп карады, тешләп кабып карады, уртын яман ачыттырып, авызында су җыелгач, үрелеп чәй уртлап куйды.
Рамазан карт җеназасыннан Габбас мулла кайтты, йөзе —кара болыт. Ни дисәң дә Рамазан карт аңа баба тиешле кеше, Хәннфәне буй җиткереп биргән. Берәүне дә рәнҗеткән адәм түгел. Пичәмә еллар солдат хезмәтендә интекте, өн тулы кыз бала булып, җирсез интекте, инде менә бердәнбер ир заты (авыру-гарип булса да ир заты!) бу йорттан китеп барды. Болай булгач әби тиешле кеше Габбас карамагына кала бит әле. Амбардагы арышны бик чамалап тотасы булыр. Алабута кушып пешерергә кирәк. Иртәгә үк хатын-кыз затын өй эче белән алабута җыярга чыгарасы булыр. Бер бездән генә калмаган.
Алабута җыю дигәннәре алай бик ансат эш түгел икән. Саламы белән җыймыйча, орлыгын гына сыдырып җыйганга күрә, Нуриянең ярты көн эчендә бармак аралары суелып чыкты. Әнисенә зарланган иде, Шәмсениса абыстай тавышын әкренәйтеп
— Сабыр, балам, сабыр, ачтан үлеп булмый бит инде,— диде.
- Амбарда арыш бар бит әле, — дип каршы төште Нурия.
— Тик кенә тор, күрсәтерләр арышыңны! Бу болганчык заманда авызына су кабып торганың мәслихәт. Аллам сакласын, арышың ба
рын белеп алсалар, үтереп чыгарга да күп сорамаслар. Чистай ягында әнә бер пот он өчен өй эчләре белән суеп чыкканнар, ди. Җый әйдә, җый, безнең ашарга юкка ышансыннар...
Әле генә танцы кичәләрендә йөреп, нардомда спектакльләр карап, совет мәктәбендә укып кайткан кыз өчен бу сүзләр сәер иде, әнисенең дә, үзенең дә алдакчы булып чыгуларын уйлау Нуриянең күңелен кимсетә, гарьләндерә иде. Әмма ул кайткан көнне үк берьюлы ике кешенең гүр иясе булуын белү, ябыгудан коры сөяккә калган кешеләрне күрү аны дәшми калырга мәҗбүр итте.
Июнь ахырларында, авыл халкы ачтан кырылып бетү куркынычы алдында калгач, Әгерҗе станцасына кукуруз кайтканлыгын хәбәр иттеләр. Авыл саен, җан башыннан билгеләп, норма белән бирәселәр, имеш. Аягына басып торырлык булган, күтәрәмгә калмаган утыз бишләп атны авыл советы башлыклары гамәлгә кертеп, станиага барырга мәҗбүр иттеләр. Алар арасында Габбас мулла аты да бар: арбага Габбас мулла үзе түгел, яшь хатыны Хәнифә утырган где.
Бу хәл олаучылар арасында мыскылчан сүз дә кузгатып алды. Башына ак киез эшләпә, өстенә өйдә суккан алача күлмәк, дәү төпле киндер ыштан кигән Хатамтай, мәңгелек мәзәкче, ышнада атларны үлән чемченергә җибәргәч, сиртмә арбасыннан төшмичә, битен яулык белән бөркәнеп, өйдән алып чыккан ипи кыерчыгын ашап утырган Хәнифәгә таба баш бармагын сузды: .
— Күрдегез-ме, яшь остабикә дә атка утырып йөри башлады, мин оиңайтим. Еллар иминләнергә, игеннәр уңарга булсын! Ә бит теге елларны Габделхәлим куписларга кунакка йөргәндә Габбас мулла янына Шәмсениса абыстай киерелеп утыра торганые. Кукуруз апкайтырга булгач, мин сиңайтим, нибуч, яшь корткасын чыгарган. Баксаң-күрсән, алабута ипие биреп җибәргәндер әле, юкса, Хәнифәне әйтәм, карачкы кебек, битен-башын каплап утырмасые. Ах-ха-ха...
— Ярлы язмышы янаралга чыксаң да ялыныч инде ул, Хатамтай абзый. Мәрхүм Рамазан картның кызы муллага чыкты ни дә, юргага чыкты ни—барыбер ялчы булып гомер итәчәк.
— Шәмсениса остабикә дә хитри: хәзрәтенә яшь катын алам дип өенә асрау китертте. Өч бала тапты Хәнифә, өчесе тиң гүр иясе булдылар. Әллә җүнне тормыштан дисеңме? Булмаган кая? Көне-төне кер юып, атка башак болгатып, ындыр табагы чаклы йортны алланың бир- меш көне утын белән ягып җылытып кара әле. Имгәнү түгел, әллә нишләп бетәрсең! Бер генә баласын да вакытында тапмый бит. Я корсак төшерә, я җитлекми туып үләләр.
Авылда аз сүзле булуы белән дан алган тугымчы Ямалтин шакыраеп каткан алабута ипиен тезенә куеп урталай сындырды да тешләп алып, авырдан гына чәйни башлады.
— Син иик дәшмисең? — диде аңа Хатамтай.
— Акыллы эшен бетерер, ахмак кәвешен эзләр, — диде Ямалтин, ипиен чәйни-чәйни.
Әгерҗедән кайтышлый, атлар арыгач, кукуруз капчыкларының күбесен мулла атына төяделәр. Башка атларның буш арба тартып кайтырлык кына хәлләре калган иде. Олаучылар инде үзләре дә эштән чыгып арыганнар, шуңа күрә аларның берсе дә мулланың яшь хатыныннан көлеп теш агартмый, һәркайсы үз уе белән, үз гаме белән мәшгуль, тизрәк өйгә кайтып җитәргә, тизрәк кукурузны киледә төеп, аның оныннан мөлдерәшеп утырган ач балаларга төче күмәч пешереп бирергә хыялланалар иде.
Җаннарга җылы бирерлек кайнар төче күмәч кирәк иде аларга.
... Ачтан интеккән, мәет чыккандай тынып калган авылда утырудан да күңелсез нәрсә бар микән? Бер ай эчендә Нурия эч пошудан ябыгып, олыгаеп киткәндәй булды. Моны әтисе белән әнисе дә сизеп алдылар. Нигә шулай икәнен төпченеп-төпченеп сорашырга тотындылар Монысы инде Нурия өчен сүзсез саргаюдан да авыррак иде. Ул бит аларга: монда миңа күңелсез, сез бит миңа гомер юлдашы була алмыйсыз, дип әйтә алмый. Аның мәңгегә дип яраткан кешесе әллә кап-ларда йөри, ашың өенә кайтканы да юк, кайда икәнен хәбәр иткәне дә юк. Әллә исән ул, әллә исән түгел. Монда сагыштан саргаеп ятканчы Нурия Казанга китәргә ният кылды. Ләкин ерак юлга ялгызы гына барасы килми. Алабугада чакта бергә укыган иптәш кызын үгетли алса әйбәт булыр иде дә, эттән дә ярлы гаиләдә беренче бала булып белем алган, индеСалагыш мәктәбенә эшкә дә урнашып бетә язган Кәшифәне әниләре Казанга җибәрерләр микән соң? Аннары Казан хәтле Казанга барасың икән инде, өс-башыңны дә рәтләп китмичә булмас Сугыш газапларыннан, ачлыктан интеккән илдә алыйм дисәң әйберсе дә юк бит әле аның. Кәшифә белән икәүләп, кеше-карага әйтми генә, ак йонны бик нечкә итеп эрләп, пардан кофта, пардан перчатка бәйләделәр. Нуриягә әнисенең озын кунычлы сары ботинкасы белән киеп йөрер өчен кара йон оекбаш та кирәк иде, анысын эшкә уңган Хәнифә түтәсе ике көн эчендә бәйләп өлгертте ды.
Хат гади бер кәгазьгә төрелгән, тышында бернинди дә язуы юк иде. Нурия бик каушап ачты аны. Ачты да, йөрәгенең тамак төбенә үк килеп җиткәнен тоеп, сулыш ала алмыйча, хатны күкрәгенә кысты. Хат аңардан иде: исән икән, дөньяда бар икән бит аның Солтаны!
— Сиңа ни булды?—диде Мәрхәбә, аның йөзе тораташ булып катканын күреп.
— Бер ни дә... булмады... — Нурия сүзләрен көч-хәл белән әйтеп, очкылык тоткандай икылдап елап җибәрде.
Мәрхәбә хатны тотып карамакчы булып апа таба үрелде, әмма Нурня хәл алып өлгергән иде инде, кулны пешерердәй кайнар хатны учында кысып тоткан көе, ул үзләренең югары бакчасына йөгерде. Мәрхәбә аның артыннан калмады, укытучы булып, балалар укытырга кайтса да, кызларга хас кызыксыну, белергә теләп ашкыну хисе анарда да бар иде.
Бакчаның пң аргы почмагына узып, берәү дә күрмәслек куе ябалдашлы сәрби куагының төбенә утырып, башларын-башка куеп, хатны икәү бергә укыдылар. (Шундый сөенечле хат китергәне өчен Мәрхәбәгә дә укырга рөхсәт итте Нурия!)
Солтан Казанга кайткан, рабфакка } кырга кергән Колчак гаскәрен нәҗес пумала белән Япон диңгезенә себереп төшергәч, Солтанга
ИДЕЛ КЫЗЫ
Нурия укырга китәргә җыена, әтисе дәшми йөри. Нурия аңлый аны, әтисе аны тагын, Алабугадагы кебек, юк-бар белән, уен-көлке белән, әртнслек белән шөгыльләнер дип курка.
Нурия үзе дә икеләнә башлады. Әллә китмәскәме? Чыннан да! Калада апа пи калган? Салагыш мәктәбенә укытучылар җитми, озакламый Зартугайда да мәктәп ачылыр, диләр. Әгәр Нурня ата-анасы янында яшәп, балалар укытса һәм сабыр гына көтсә?
Казанга китмәү, Зәйтүнә апасы кебек мөгаллимә булып авылда калу уе көннәшкөн күңелендә ныграк берегеп барган бер вакытта аның уй-фикерләрен челпәрәмә итеп ташлаган бер хәл булды. Сала- гышка Казаннан укытучы булып кайткан Мәрхәбә, аны өйләреннән шыпырт кына чакырып чыгарып, лапас күләгәсендә бер хат тапшыр
анда эш калмаган. Сугышта булу, үлем белән кара-каршы очрашу аның күзләрен ачкан. Ул Нурияне сагынуын, яратуын, күрәсе килүен әйткән. Элекке үпкәләрен инде онытып бетерә язган. Укымыйча мулла йортында мәхдүмә булып кына калырга уйлый күрмә тагын, дигән. «Мәхдүмә» дип төртеп әйткән сүз Нурияне гарьләндереп куйса да, сагынып һәм үз итеп язган хат аны сөендерде. Күрәсен, бу сөенеч йөзенә бәреп чыкты бугай, Мәрхәбә аны утырган җиреннән үрелеп кочаклады, әкрен генә чайкалган көйгә:
— И дә бәхетле кеше син, Нуриякәем! Миңа сугыш җирләреннән шундый хат язучы булса... — диде.
— Нишләр идең?
— Минме? — Мәрхәбә дусыннан аерылды, сипкел баскан матур битен балкытып яшькелт күзләре җемелдәштеләр, куллары канат булып югары күтәрелде, матур тыгыз күкрәкләре шалкан кебек калкып чыктылар. — Минме? Аксагыз таулары башына менеп бер кычкырыр идем...
— Нәрсә дип?
— Хатны мина язмаганнар шул, — диде Мәрхәбә, кулларын түбән төшереп. — Миңа язсалар, кычкыра белер идем мин... — һәм авыр итеп бер көрсенде.
Нурия аны яратып, якын итеп көлде, аннары кинәт моңсуланып калды.
Ул көннең-көн буе Солтанга хат язды, язган бер хатын ерта барды. Хатның берсе дә аның күңелендә скрипка кылыдай чыңлаган үзәк өзгеч сагышны әйтеп бирә алмый иде. Адәм баласының телендә мәхәббәтнең бөеклеген, сафлыгын әйтеп бирердәй сүзләр яралмаган әле. Хисләрен әйтеп бирә алырдай сүз табудан гаҗиз калгач, ул бүген үк Казанга чыгып китү, Солтанның Казан урамнарыннан атлап баруын күз кырые белән генә булса да күрү хакында хыяллана башлады. Солтанны ул солдат итекләреннән, яшькелт гимнастеркадан, кызыл йолдызлы, очлы башлы шлемнан итеп күз алдына китерде. Кызыл гвардияче Солтан кызу-кызу бара. Зәңгәр күзләре тагын да зәңгәрләнебрәк балкыйлар. Барган уңайга җебеп киткән борынын тартып-тартып куя, ә үзе Нурияне уйлап сагышлана. Нурия аяк очларына басып килә дә аның күзен каплый. Солтан ялт итеп борыла: Нуриякәй-Нөркәй, синме бу? Күземә генә күренәсеңме?
Үзе уйлап чыгарган әнә шул гүзәллектән Нуриянең йөрәге кысыла, һәм ул, Казанга китү көнен якынайтырга теләп, Кәшифәләргә йөгерә. Ике дус ашыгып-каударланып өс-башларын рәтләргә, зур калада кирәк буласы язу-сызу әсбапларын хәстәрләргә керешәләр.
Кешеләргә сөенеч китерүдән ямь таба торган Мәрхәбә тагын килеп җитә, Нурияне өйләреннән урамга чакырып чыгарып, өр-яңа хәбәр әйтә: аның әтисе Ибраһим Баянов Алабугадан кайткан. Ул хәзер укытучылык эшендә эшләмәячәк. Аны Казанга Җир эшләре халык комиссарының урынбасары итеп алалар. Нарком урынбасары. Ул кечкенә кеше булмаска тиеш! Әгәр онытмаган булса, ул Нуриягә ярдәм итә ала. Нурия аларда бер генә мәртәбә булды шул, анда да әле Зәйтүнә апасы кыстаганга гына барцы. Ибраһим Буби мәдрәсәсендә әтиеңнән гыйлем алган кеше дигәнгә күрә генә... Онытты микән, юкмы?
— Син нәрсә тынып калдың? Әллә минем әтинең нарком урынбасары булуы ошамыймы? — диде Мәрхәбә, авызын турсайтып.
— Кара әле, дусым, әгәр мин сезгә барсам, Ибраһим абый, мине дә Казанга алып бар әлс дип сорасам, ул бик уңайсыз булыр микән?
— И шушының бер! Җыен тузга язмаганны уйлап чыгара да тора. Нәрсәсе авыр булсын инде аның, я? Син бит минем әтинең муенына атланып бармыйсың.
Икесе дә чыркылдап көлештеләр. Нурия Мәрхәбәләргә бүген кпч- кырын кереп чыгарга булды. Хәзер үк ияреп китмәве әрсез булып күренмәскә тырышудан иде.
Ышлафырлы яшел күлмәген, әнисеннән алган озын кунычлы сары ботинкасын киеп, чәч толымнарына чулпыларын такмыйча гына (со- ф вет чыккач андый нәрсәләрнең модасы бетте!), Баяновларга китте. _
Баскычтан йөгерә-йөгерә менде. Ишек шакыды — җавап бирүче ? булмады. Көтеп торды, тагын шакыды. Мәрхәбәнең әнисе, яулыгын g тамак астыннан китереп бәйләгән кырык яшьләрендәге хатын, ишектән килеп чыкты, кулын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә: =
— Бәрәкалла, нишләп ишек дөбердәтеп торасың? Ачык бит ул! =
Әйдә, апаем, әйдә, түрдән уз, Габбас хәзрәт кызы түгелме сон син? — ф диде. а
— Шул нем шул, Маһинур апа... Ибраһим абый кайткан икән, о
шуны ишетеп килгән идем. Озак тормам мин, йомышымны гына әй- - тәм дә... х
Маһруй җиңги почмак якка таба барылып:
— Әтисе, сиңайтәм, йомыш белән килгәннәр, — диде.
— Исәнмесез, Ибраһим абый, — диде Нурия үзенә таба килгән - озын буйлы ир кешегә.
Ибраһим Баянов буй-буй сызыклы ак күлмәгенең сәдәпләрен кап- - тыра-каптыра килеп җитте, ул чит-читләре ярты күмәч кыстырган төсле кабарып чыккан яшькелт галифе чалбардан, җиңел чүәктән иде. Үзен бик тыныч тотып:
— Исәнме, апаем, — дип, авыл гадәтенчә, ике куллап күреште. — Миндә йомышың бар идемәллә?
Нурия батырлыгын җыеп, бер әйтүдә пулеметтан сиптергән төсле сүзен сибеп ташлады.
— Мин быел Казанга укырга бармакчы булган идем. Сезне дә Казанга барасыгыз бар икән дип ишеттем. Мине үзегез белән алып китә алмассызмы дип килдем.
— Сез кем буласыз әле? — диде Баянов, күзләрен зуррак ачып. Аның чал кергән кашлары югарырак күтәрелде.
— Мин... танымыйсыз мәллә? Мин бит Габбас Уразаев кызы бу лам, Зәйтүнә Уразаева сеңлесе. Ул мине сезгә алып барган иде, Алабугада чакта..
— Нуриямени? Бәрәкалла! Сез ике елда бик үскәнсез, чибәрләнгәнсез дә дип әйтимме?—дип, ул Нурияне бик оялтты, аннары Нуриянең җилкәсеннән әдәп белән генә алып, өстәл янына китереп утыртты, \зе аның каршысына ук килеп утырды.
— Без, әлбәттә, сезне алып барырбыз. Мин бит әле үзем генә түгел, Казаннан кайткан энем Габидулла белән аның хатыны Нурҗиһан Алабугада калдылар. Сез, алайса, иркәм, егерме бишенче августтан да соңга калмыйча, Алабугага килеп җитегез, шуннан без бергә-бергә оешып Казанга сәфәр кылырбыз.
Нурия пружина кебек җыелды, сүзен әйтә алмый чак кына тот лыгып торгач, янә дә пулеметтан сипкән төсле бер тын алуда әйтеп ташлады:
— Ибраһим абый, минем белән бергә Кәшифә дә барсын әле.
— Кем соң ул Кәшифә?
— Бик якын дусым ул минем. Түбән очның Сәлим эттәй кызы.
— Әтисе кем?
— Тугымчы Ямалтин.
Баянов чал кергән кашларын тагын бер мәртәбә түбән төшереп алды: күрәсең, хәлне бизмәнгә салып өлгерде.
— Ярар. Барсын. Алырбыз. Башка дусларың юктыр бит инде?
— Юк, Ибраһим абый, башка дусларым юк. — Баяновның ышан- мыйчарак карап торганын күргәч, борын канатларын киереп, ярсынып өстәде: «Валлаһи газим юк, ипидер!»
Баяновлардан чыккач, Нурия жәлт-җәлт атлап, Кәшифәләргә китте. Күңеле аның түгәрәкләнгән, хисләре Казандагы «берәү» белән барып тоташкан иде, әнә шул аны жәлт-җәлт атлата, дөньяны гел яп- якты төсләрдән генә торгандай якты итеп, матур итеп күрсәтә иде
Каравыл өе янында, койма аша үрелеп, миләш яфрагы өзеп торган коба сыерның сыртыннан сыйпап узды. Каравыл өенең корыган каенында кара каргалар колак тондыргыч каркылдашып калдылар. Нурия аларга торналар озаткан чактагы кебек матур итеп кул болгады. Өй нигезендә комда аунаган тавыкларны ике якка чәчеп, Кәшифәләр чоланына барып керде.
Кәшифә өйдә иде, кулдан гына күлмәк итәге бөгеп утыра иде. Дусын күргәч, ашыкмый гына торды, килеп, кабартма кебек йомшак, жете ак кулы белән Нуриянең ике кулыннан тотып алды:
— Килдеңме? Кайчан кузгалабыз?
— Егерме бишенче августтан да соңга калмыйча Алабугага барып җитәргә!—дип кенә сүз башлаган иде, почмак яктан башына яулык өстеннән мескен бүрек киеп куйган Сәлимәттәй килеп чыкты:
— Ул ниткән сүз ул «кузгалабыз»? Син, мәхдүмә, Кәшифәне бик кыстама, ул бара алмас быел.
Нуриянең башына күсәк белән китереп ордылармыни! Ул лып итеп бүкәнгә утырды. Үпкәләгән тавыш белән, көйле итеп, бераз гына артистланыбрак:
— Нишлә-ә-әп инде, Сәлимәттәй? Җибәрермен дигән идең бит? — диде.
— Атасы Ижауга китте, забутка. Минем рөхсәттән башка кыз баланы бер кая да чыгарасы булма, ишетсен колагың, матри, диде. Шулай дип боргычлап куйганнан соң да... юк, мәхдүмә, кыстама.
— Туктале, Сәлимәттәй, бу ничек була инде бу? Мин бит Кәшифәгә ышанып...
— Ике абыйсының берсе әрмедән кайтканы юк. Өйдә мин япа-ялгызым нишләрмен?
— Син, Сәлимәттәй, бик өзеп әйтмә әле,— дип, Нурия аның җаена ятып, барлык артистлык сәләтен эшкә җигеп сөйли башлады:—Мин бит синең үзеңә кыен буласын беләм, мин барысын да күреп торам. Әмма дә ләкин мулла булып мулла, дин башлыгы бердәнбер кызын калага укырга җибәргән чагында, Ямалтин абзый каршы килмәс. Ю-у-ук, каршы килми. Киләме соң! Бу елларны бит аның ашарга табуы да асат эш түгел. Анда безне пайоктан өзмиләр, ай саен онын, ярмасын биреп торалар. Хәзер бит замана көчленеке түгел, укыганныкы! Аннары бит без ике кыз бала икебез генә китмибез, Казанда түрә булып бик зур урында утырган Ибраһим абзый алып бара бит безне.
— Кайсы Ибраһим? Баяннар Ибраһимын әйтәсеңме? Ул бит Алабугада ие түгелме соң? Мөгаллим диләр бит аны...
— Казанга күчергәннәр, түрә итеп, үзем алып барам, үзем укытам дип тора лабаса! Беләсеңме, Сәлимәттәй, бу ачлык заманда, бер генә кышны үткәреп җибәрсәк тә...
— Белмим инде, җибәрсәм үземә кыен, җнбәрмәсәм, кыз баланың үпкәләп куюы бар...— дип авыр сулады әни кеше, бу инде аның килешүе иде.
Тагын бер атнадан Габбас мулла аларны ат белән Пәнҗәр пристанена хәтле китереп куйды. Пароходның кайчан кплере билгеле түгел иде. Пристань буендагы бәләкәй генә йортта төн кунып, икенче көн-
иең азагында гына, авыл советыннан алган белешмәләрен күрсәтеп, Алабуга пароходына көч-хәл белән эләгә алдылар.
Пароход шыплап тутырылган иде.
Капчыклы, әрҗәле, сакал-мыеклы, карангы чырайлы кешеләр урын өчен талашалар. Әржә-капчыклары өстенә чүмәшергә өлгергәннәре . Iырлап йоклап ук киткәннәр, эләгә алмаганнары дөнья бетереп сүге- _ нәләр; тозлы балык исе, иегән күн исе, адәм тире исе, тагын әллә нит- з кәй исләр барысы бергә кушылып, борыннарны ярып керә иде.
Нурия белән Кәшифә алмашырга бер кат кием һәм юл ризыгы салган кәрзпннәрен күмер капчыклары өстенә куеп, усал чырайлы 2 сәләмә кешеләр арасына кереп кысылдылар -
Пароход, көпчәкләрен шапылдата-шапылдата, үзе артыннан кү ф бекләнеп кайнаган ак су калдырып, алга үрмәләде. Пароход артыннан, ачы чыелдап, балык аулаучы акчарлаклар көтүләре белән ияреп бар- £ дылар... =
Алабугадан Казан пароходына күчеп утыргач, юл мәшәкатьләре х бераз гына булса да онытыла төште. Ибраһим абзыйның наркомзем < язулары ярдәм иттеме, чаларган кашлы олы кыяфәте пароход баш- ө лыкларына ошап куйдымы, аларга кеше дыңгычлап тутырылмаган = өске каттан урын бирделәр. Ибраһим абзый белән Габидулла абзый. < тавышланырга яратучан Нурҗиһан җиңги укырга баручы кызларны u кешегә санап, үзләре белән тамак ялгап алырга чакырдылар. Табындагы ризык бик аз күренә иде, безнең кызлар ризыкка үрелергә кый-мадылар, үз капчыкларын чишәргә уңайсызландылар, ә менә Габидулла абзый колачына көчкә сыярлык карбыз күтәреп кереп, кызларны сыйлый башлагач, тартынып тормадылар. Мондый затлы ризыкны күптән күргәннәре юк иде.
Габидулла абзый карбыз тураган чакта пычагын кыеграк ышкып, бармак битен эләктереп алды. Нурҗиһан җиңгигә шул җитә калды
— Әллә бер дә кызлар күргәнең юкмы? Ипләбрәк кылансаң бул- мыймәллә?—диде. — Нәрсә монда карбыз кисәсе урында бармагыңны кисеп утырасың?
Бу хәл Нурия белән Кәшифә күңелендә бнк уңайсыз тойгы калдырды. Шуңа күрә алар. Казанга җитеп, Нурҗиһан җиңгиләр йортына кергәч тә ишек төбеннән узмыйча хуҗаларны аптыратып бетерделәр. Нурҗиһан җиңги күтәрелеп-бәрелеп тиргәргә дип чыккач, ботинкаларын парадныйда ук салып, оекчан килеш, аяк очы белән генә басып, түр якка уздылар.
Иртәгесен Ибраһим абзый кызларны партия өлкә комитетына алып барды — ишек төбендә басып торган мылтыклы солдат, кызларның белешмәләрен карап, аларны Баянов белән бергә кирәкле бүлмәгә озатып җибәрде.
Өлкә комитетында аларга фармшкола, пединститут, университет янындагы рабфакны тәкъдим иттеләр. Ибраһим абзый кызларны рабфакка күндерде.
Командировка язуларын күтәреп, тере тиен тоткандай сөенеп, кызлар Нурҗиһан җиңги янына кайттылар.
Бүген Нурҗиһан җиңгиләренең йөзе якты иле, кызларны ул берәм- берәм күкрәгенә кысты, күкрәге аның, килеп капланган чакта, тын бетәрлек дәрәҗәдә зур иде.
— Сез, кызлар, болай итегез. Грузинский урамыннан түбәнрәк төшегез дә Кызыл Армия йортын табыгыз, аннары трамвай юлы белән барып, тар бер тыкрыктан Воскресенский урамга менеп китегез. Бик күп баганалы, урам буе сузылган ак йорт булыр Ннвирситит дигәннәре шул инде. Ишегалдына кергәч, «Рабфак кәнсәләре кайда» дип сорарсыз.
Кызлар ярар дип риза булып чыгып киттеләр, ләкин күпме эзләсәләр дә, университетны таба алмый кайттылар.
Нурҗиһан җиңги ике мәртәбәсендә дә аларны ачуланмады, бүген аның кәефе яхшы, йөзе елмаюлы иде. Борыны янындагы миңе дә кызларга әллә ничек сөйкемле тоела иде. Икенче мәртәбә чыгып китте кызлар. Бактың исә, алар Грузинский белән барып Рыбнорядскийдан арырак төшеп китәләр дә, университетны урталыкта калдырып, Про- ломныйдаи туп-туры Грузиноюийга чыгып, саташып йөриләр икән. Кешеләрдән сорасаң: менә алга таба, менә сулга таба, менә артка таба дип өйрәтеп җибәрәләр. Казан каласына беренче мәртәбә аяк баскан кешегә «алга таба» ни дә, «артка таба» ни — каян беләсең аны!
Әйләнчек сарык кебек әйләнеп йөри торгач, биек бер койма буйлап Воскресенский урамына менә башладылар. Инде шактый арыдылар, табасы килә рабфакны!
Кемдер Нуриянең битен каплап алды, кыз чырыйлап кычкырып җибәрде. Күзен ачса... каршысында, авызын колагына хәтле җәеп, Солтан басып тора. Ул нинди үскән, тазарган! Әле кайчан гына ул Нуриядән тәбәнәгрәк иде шикелле. Ике ел эчендә... Күр әле бер! Сары каеш, гимнастерка, галифе чалбар, күн итек нинди килешә аңа!
— Я, нигә телсез калдыгыз? Исәнмесез, Зартугайлар!—диде Солтан, калынаеп киткән тавыш белән. Ул, үзенең шундый зур һәм таза булуыннан уңайсызлангандай, кулларын чалбар кесәсенә тыккан килеш, җилкәләрен җыерып куйды.
— Әйдә, бул мае а күрешик,— даде Нурия, кызарып.— Бәлки син инде авыл кызлары белән күрешергә дә теләмисеңдер.— Солтанның җанын кайнар бер дулкын яндырып алды. Ул кызларның икесе белән дә ике куллап күреште, икесен бергә үзенә тартып китереп, җилкәләреннән кочаклады да, күңел түреннән чыккан рәхәт бер куе тавыш белән:
— И сагындым да соң үзегезне! — диде.
Ул, әлбәттә, Нурияне сагынганын әйтергә теләде, тик әдәп кагыйдәсенә буйсынып, «үзегезне!» дип әйтте.
Нурия мөлдерәмә тулы хисләрен түгеп җибәрүдән курыккандай, телсез калды. Аның өчен Зартугай хәлләрен Кәшифә сөйләп бирде.
— Садыйк абзый каргана. Синең Зартугайга кереп тә тормыйча Казанга китеп баруыңны яратмаган. Мин аңар төп йорттан бер казык та бирәчәк түгел, ди, мин аны браматлыкта йөрергә дип үстермәдем, ди, Шәяхмәтнең азар-бизәр килеп йөргәне дә бик җиткән, ди...
Солтан Кәшифәнең көйле йомшак тавыш белән туктаусыз сибеп торган сүзләрен, үзе өчен ямьсезлектән бүтән берни дә китермәгән сүзләрне көч-хәл белән тыңлап бетерде дә:
— Ярый, кызлар, мин сезне рабфакка тикле озатып куйыйм да йөгерим. мине наркомземда Ибраһим Баянов көтеп тора! —диде.
— Ибраһим абзыйга бездән сәлам әйт, Казан каласына безне ул алып килде, обкомга да ул алып барды.. —дип Кәшифә янә дә көйле тавышы белән тезеп китә башлады. Солтан аны шул урында кырт кисеп:
— Ә син, Нурия, минем хатны алдыңмы? — диде-
Нурия баш селкеде, керфекләре тетрәнде.
Солтан аларны университет ишегалдына кертеп, рабфак канцеляриясенә кадәр озатып куйды, икесен бергә кочаклап саубуллашты, аннары солдатларча кырт борылып, таза нык адымнар белән китеп барды
Нурия кинәт тынып, моңсуланып калды.
— Нәрсә оин әвене янган адәм кебек торасың? — диде Кәшифә.
— Без бит Солтанның адресын да сорамадык.
Кәшифә әкрен генә көлде:
Нурия каршы сүз әйтмәде. Алар гаризаларын, командировка кәгазь .ләрен канцеляриягә кертеп бирделәр. Кичен рус теле белән арифметикадан имтихан тапшырдылар. Кәшифәнең рус теле бик чамалы иде, Нурия янында улда узды. Гомуми торак булмады. Рабфакның хуҗалык эшләре мөдире, кабарынкы мыеклы, куе тавышлы украин Спивачук сөлге буе исемлектән әле берәү дә кермәгән фатир табып, аларны Воскресенский урамындагы Пассаж дип йөртелгән йортка алып китте Кызларга алтынчы катта түгәрәк тәрәзәле, чолан сыман гына бер бүлмә кисәге эләкте. Коменданттан ике тимер карават, эченә салам тутырган матрац алып, олаучы бер карттан кайтартып куйдылар. Олаучы ике караватны, ике матрацны берьюлы аркасына күтәреп, алтынчы катка тикле менгезеп куйды — бер генә мәртәбә дә тукталмады.
Икенче көнне кызлар сөенечләрен әйтергә дип Нурҗиһан җиңгиләренә йөгерделәр. Алар аның тавышланырга яратса да, нечкә күңелле, ярдәмчел кеше икәнен белеп алганнар иде инде.
Чәй янында Габидулла абзый бик җитди кыяфәт белән:
— Әллә булмаса, Нурҗиһан, син дә рабфакка укырга керәсеңме? Теләк булса, сиңа да командировка алып була бит, — диде.
Нурҗиһан җиңги башын артка ташлап, кычкырып көлеп җибәрде.
— Син нәрсә, әтисе, әллә миңа Кәшифәләр, Нурияләр белән бергә букча күтәреп, тырык-тырык нивирсититка чабарга кушасынмы?!
Нурҗиһан җиңгинең үзен бик югары куеп, өстән карап сөйләшүе кызларга ошамады. Рабфакта төрле халык укый: үсмерләрдән башлап, олы яшьтәге хатыннарга, сакаллы абзыйларга чаклы бар. Язучы Фатих Сәйфи хатыны Абруй Сәйфи, кайсыдыр наркомның хатыны Сабирова, яшь язучы Ахшамов белән аның йомшак табигатьле, сөйкемле хатыны Галия ханым — барысы да рабфакта Нурҗиһан җиңги җәелеп көлеп утыра икән, бары тик.. заманны аңлап җиткермәгәнгә, ире канаты астында булганга гына көлә. Шулай да кызлар Нурҗиһан җиңгине бер юлга гафу иттеләр: ул бит әле аларны Казанга алып килде, ул бит әле аларны беренче көннәрендә үз фатирына сыендырып асрады, ул бит әле аларга «нивирсититнын» кайда икәнен өйрәтеп җибәрде Чынлап торып уйласаң — шәп кеше ул Нурҗиһан җиңги!
VI
Пассажның алтынчы катындагы чоланда салкыннар башлануга яшәрлек әмәл калмады. Күпме генә яксаң да, анда җылы тормый, берике сәгатьтән ул салкын ат абзарына әйләнеп кала иде
Кәшифә белән Нурия кышны уздырып җибәрердәй урын эзләргә тотындылар. Нурия Алабуга кызы Таһирәне очратып, Казанда музыка техникумы барлыгын белеп аллы. Халык мәгарифе комиссариатыннан (ягъни Габидулла абзыйдан) командировка сорап, музыка техникумына килде. Яше олырак иде Нуриянең, музыка техникумына егерме ике яшендә түгел, бик күп иртәрәк керергә кирәк иде, әмма композитор Солтан Гәбәши тәкъдиме белән Нурияне кабул иттеләр Нурия Пассаж түбәсендәге гүр суыгыннан әнә шул техникумның тулай торагына күчеп котылды. Кәшифәне дә урамда калдырып булмый бит. Аны Шәрык академиясе рабфагында укыган авылдашлары Солтан Айдаров белән Имам Каһарманов үз яннарына сыендырдылар Икесе дә гражданнар сугышы фронтларында йөреп кайткан, дөньяның ачысын-төчесен татыган бу кешеләр, озын-озак уйлап тормастан, бүлмәнең бер почмагына ширма корып куйдылар да тугымчы Ямалтин кызы шунда көн күрә башлады. Нурия аңардан үлеп тә көнләште: ул көн саен, сәгать саен
— Яратуы чын булса үзе эзләп тапсын! Кызлар горур булырга тиеш!
Солтанны күреп торачак, аның белән сөйләшә алачак. Нуриягә булсын иде шул бәхет!
Кәшифә күчмәсен, мин күчәм дип барып булмый шул.
Музыка техникумының торагына, кечерәк кенә бер бүлмәгә дүрт кыз: Нурия Уразаева, Фатыйма Чапдарова, Алабуга кызы Таһирә һәм арада иң моңлы бала — җырчы кыз Гөлсем Сөләйманова туры килделәр. Алабуга кызы Таһирә кеше белән аралашуга бик әллә ни әвәс түгел— аның үз уе үзе белән; Фатыйма кияүгә чыгарга җыенып нерпаның да үз мәшәкате үзенә җиткән, Нуриягә хәзер иптәш булып, сер уртаклашырдай дус булып Гөлсем Сөләйманова торып калды. Гөлсем — үтә дә беркатлы, эчкерсез кыз икән, беренче күрүдә үк ул Нурияне үз итте, зур авыр толымын кулына тотып карап:
— Ничек үстердең, Нурия җаным, бу хәтле чәчне? Әллә чишмәлә- регезнең суы бик әйбәтме? — диде
— И-и-н, кем инде аны үстерәм дип үстергән,— диде Нурия,— Хә- нифә түтәй бар безнең, әтинең яшь хатыны, шул көн саен тарап, көн саен үрә торган иде.
— Әтиең бай кешемени?
— Мулла.
— Син, алайса, аны, җан кисәгем, миннән башка берәүгә дә әйтми тор, яме. Бу дөньяның кеме юк— яхшысы бар, яманы... Алла сакласын, рабфагыңнан да, техникумыңнан да чыгарып ташларга күп сорамаслар...
Гөлсем Сөләйманованың әйткәннәре дөрескә чыкты.
Ләкин ул иң әүвәл рабфак яки музыка техникумы җитәкчеләре тарафыннан түгел, нәкъ менә Нурияләр белән бергә укыган рабфакчы Галләмов тарафыннан эшләнде һәм Нуриянең күңелендә ямьсезлеге белән мәңге төзәлмәс бер яра булып сакланып калды.
Галләмов дигәннәре Зартугайдагы мәктәп-мәдрәсәдә шәкертләрне кыйнап, кансызлыгы белән дан алган Нух Галләм иде. Ул ак офицерлар белән бергә Шәрифҗанны җәзалап үтерүдә катнашканнан соң, ак генераллар Кама буйларыннан табан ялтырата башлагач, заманаларның ул көтмәгәнчә үзгәреп китәчәген сизенеп, кызыллар ягына авышкан, әүвәлгечә үк кансызлык белән акларны турарга тотынган һәм, совет власте өчен кан коюы турында документ юнәтеп, Казанга кайткан, университет рабфагында иң дәрәҗәле кеше булып, күкрәк киереп йөри иде. Әнә шул Нух Галләм башта, дәрестә утырган чакларда, Нуриягә язу язып аптыратты, тора-бара хатлар яза башлады. Хатларында ул Нуриягә үлеп тә гашыйк булуын, аңардан башка тора алмавын, аңа өйләнергә теләвен, әгәр Нурия аңа кияүгә чыгарга риза бул- маса, урлап Ташкент якларына алып китәчәген яза иде.
Нурия җор табигатьле, мәзәк уйлап чыгарырга, артистланырга оста кыз, башта хатларны үзе укый, аннары көлә-көлә Гөлсемгә укыта, аннары Нух Галләм булып кылана башлый: борын астына бияләй теккәннән калган тире кыйпылчыгын ябыштырып куя, чәчне колак яныннан күпертеп чыгара, кепканы кыңгыр сала, кулдан бәйләгән озын ак шарфны җилкә аша җилбәгәй җибәрә дә, аһылдап, Гөлсем алдына килеп тезләнә:
— Гөлсемкәем-гөлкәем, йөрәк маем, сызып бетәм бит инде, сары кәгазьләр кебек саргаям, зәңгәр каралар кебек зәңгәрләнәм, ашасам ризык җитми, эчсәм чәй төткәзә алмый аптырыйм, синнән башка көнем көн, төнем төн түгел! Никләр азаплыйсың син мине, никләр тәмуг утларына саласың? Ник син мине җылы кочагыңа алмыйсың?! — дип зарлы тыңкыш тавыш белән сөйләп китә Нурмя-Нух. Гөлсем аның мәхәббәтеннән баш тарта, Нурия-Нух аның саен ярсый, кайнарлана, сабырсызлана, дәртенә чыдаша алмыйча, сөйгәненең ботларыннан
кочып ала һәм алар икәүләп, дөбер-шатыр килеп, караватка авып китәләр.
Бу спектакльне карап торган кызлар: Фатыйма белән Таһирә эчләре катып, кулларын чәбәкли-чәбәкли көләләр, ду килеп сикеренәләр.
рәр стакан крахмал кесәле ашап чыктылар
Өйгә кайттылар. Көн кичкә таба авышканлыктан, бүлмә суынып беткән, ягарлык утын да нибары ике көнлек кенә калган иде инде. Фатыйма белән Таһирә бәләкәй чана тартып, печән базарына утын эзләргә чыгып киттеләр. Гөлсем Сөләйманова пианист укытучы белән өстәмә рәвештә әзерләнергә сүз куешкан икән, ул шунда чыгып йөгерде. Нуриягә өйне җылытып, мичкә бәрәңге тәгәрәтеп куярга куштылар. Кызларның һәркайсы карават астында саклый торган капчыкларыннан өчәр бәрәңге алып бирде.
Нурия башта мич артына куеп киптергән чыралыктан бераз чыра телде, аны галанка мичкә бура кебек итеп тезде, ул бәләкәй чакта Зар- тугайда түбәлек тактаны шулай тезеп киптерәләр, ай буе торганлык тан, такта өй эченә куе булып үлән үсә, Нурия иптәш кызлары белән әнә шул өй эчендә качышлы уйный торган иде
Коры чырага ут элгәч, мичкә утын агачлары салып чыкты, мич капкачын ачып куйды, табуреткасын идәнгә аударып, мичтән төшкән ут яктысында музыка дәресенә әзерләнә, нотадан җыр чыгара башлады.
Мичтә дөрләп киткән ут аның тез башларын рәхәт җылыта, җырның никтер нотадагыча чыгасы килми, авылда, яшьләр урамда җырлап йөргән, некрутлар гармунга җырлап узган җырлар искә төшә иде. Кинәт кызның күңеле кузгалып, бәләкәй чаклары, тегермән буасы янындагы сазламыктан бака балалары алып кайткан чаклары исенә төште. Бик тә кире, үз сүзле <кыз булуыннан ул хәтта оялып та куйды. Бермәлне аларның өенә чыпчык очып кергән иде. Нурия чыпчыкны тотып бирегез дип шыңшый башлады. Әтисе белән әнисе, алар белән бергә Көмеш түтәй, өйдәге әйберләрне аудара аудара, мышкылдый-мыш- кылдый, чыпчыкны тотып Нуриягә бирделәр, Нурия аны кулында тотып торды, чыпчык бөтен гәүдәсе белән дерелди, дерелдәве хәтта Нуриянең кулына сизелеп тора иде..
Аннары ул Солтан белән аяклы амбар янына килеп, тау түбән йөгереп төшүләрен, саллар өстендә куышып уйнауларын күз алдына кн-
ачлы-туклы яшәгән тормышларын вакытлыча гына булса да онытып торалар иде
Бәхетсезлек буласы көнне дә алар шулай шаярыштылар, көлештеләр, дуракланып ду килделәр. Пианино торган суык бүлмәләрдә бармаклар күчән кук катмасын өчен, кара йоннан бармак очларын тишеп калдырып бәйләгән перчаткаларын киеп, музыка дәресенә барып кайттылар.
Аннан кайткач, Гөлсем, Фатыйма, Таһирә, алар белән бергә Нурия паек һәм стипендия алырга бардылар. Нурия баштарак:
— Әйем лә... бүген бармыйм, иртәгә барырмын әле, — дип көйсезләнеп маташкан иде, кызлар аны җилтерәтеп кенә алып чыгып киттеләр. Кызларның көне-сәгате белән стипендия алырга кыстауларының сәбәбе дә юк түгел, чөнки стипендия болай да аз акча, алган көнне үк, кирәк-ярагыңны алып өлгермәсәң, акчаның бәясе төшә дә бетә, бер генә нәрсә дә алырга ярамый иде
Шуңа күрә кызлар Нурияне җилтерәтеп алып чыктылар, шуңа күрә кызлар, стипендия алуга, тагын бер мәртәбә җилтерәтеп Нурияне паекка алып бардылар. Бпшесенә тиешле бер пот онны бәләкәй чана белән тартып алып кайттылар да якындагы ләвкәче Ясыйр абзыйга биреп, көн саен ипиләтә алып торырга вәгъдәләшеп кайтып киттеләр.
Аннары ачлык елны Америка эшчеләре җибәргән азыкларның калдыгына төзелгән ашханәгә кереп, ике кашык тары боткасы белән бе
терде—йөрәге рәхәт-рәхәт кысылып куйды. Үлеп тә Солтанны күрәсе килә башлады Солтанның ун көн инде аларга килгәне юк, нишләп йөри икән ул? Әллә укуын ташлап авылга кайтып киттеме, югыйсә?
Кинәк ишек шакыдылар. Нурия сискәнеп, бер үк вакытта бик хәтәр сөенеп, ишек ачарга йөгерде, «Ул» дигән уйдан аның бөтен тәненә ут йөгергән иде. Ләкин ишекне ачкач, аның чырае бик кинәт караңгыланды. Ишек төбендә басып торган Нух Галләм, күн кепка астыннан бүлтәеп чыккан чәчен рәтли-рәтли:
— Көтмәгәниегезме, Нурия туташ? — диде.
Нурия дәшмәде, ачу белән ишекне ябып кереп китә башлады. Кереп җитсә, ихтимал, ул ишекне бикләп тә өлгергән булыр нде, әмма Нух аңардан өлгеррәк булып чыкты. Нурия тотынган ишекне ул каерып ачып керде дә, бүлмәдә берәү дә юклыгын шәйләп алгач, ишекнең биге барлыгына игътибар итеп, буш урындыкка килеп утырды.
— Я, ни хәлләрдә яшибез, сылукай-гөлкәй? — диде ул тыңкыш тавышы белән.
Нурия каш астыннан, өнәмичә, дошман күзләре белән аңар карады. Нух Галләмнең елтыравыклы күн курткасы да, шундый ук күн кепкасы да, тезен тезгә чәнчеп утырганда тырпаеп торган сары сафнян итеге дә, хәтта кызлар йөзе кебек чибәр йөзе: сызылып киткән кара кашлары, туры борыны, уймакланып торган бәләкәй авызы да, барысы, барысы аңар күңел кайтаргыч чит нде, дошман иде. Ул хәтта бер генә мәлгә үз-үзеннән аптырап та куйды, тышкы кыяфәте белән бу Солтан Айдаровтан чибәррәк бит, киеме дә коеп куйган, Нурияне бәлки ярата да торгандыр, Солтан әнә ун көн буе килми, ә бу шул ун көн эчендә Нуриягә өч хат язды, көнгә ике-өч кат туктатып хәл-әхвәлен сорашты. Кыен булса, ярдәм итәргә әзер икәнен белдерде.
—- Нишләп шулай әрсезләнеп йөрисез сез, Галләмов абзый? — диде Нурия. Нухның үзеннән дүрт-биш кенә яшькә олы икәнен белә торып, карт итеп күрсәтер өчен юри «абзый» диде.
Нух Галләм ирен чите белән генә елмаеп куйды.
— Сез мине мыскыл итәсез, мулла кызы. Итегез, туйганчы көлегез миннән, абзый диегез, бабай диегез, минем сезгә булган ялкынлы мәхәббәтемне алар берсе дә сүндерә алмый. Мин сезне төшләремдә кү- рәм. Зартугайда беренче мәртәбә күргән көнемнән башлап, сезнең менә бу шомырт кара чәчләрегезне, сезнең зифа буегызны оныта алмыйм. Шушы кадәр хәзинәгә мин түгел, икенче берәү хуҗа булачагын төшемдә күреп, көнләшүдән йөрәгем ярылыр дәрәҗәгә җитеп уянам. Ник тилмертәсез сез мине? Ник үртисез? Әйтегез бер сүз: синеке булам, сабыр ит. диегез, биш ел, ун ел, гомер бакый көтәргә риза. Я, ник дәшмисез? Мина сезнең тавышыгызны ишетү мәңгелек сәгадәт! Әгәр сез миңа өметле бер сүз әйтсәгез, Габбас абзыйга барып, тезләнеп, кулыгызны сорар идем.
— Сез, Галләмов абзый, роман геройлары кебек сөйләшәсез. Кулны сораудай ни файда, йөрәкне сорарга кирәк.
■— Сез һаман көләсез. Ә минем йөрәкне мәчеләр тырный.
— Абау, бигрәк ямьсез итеп әйттегез. Мәче! Сез, ичмаса, миңа берәр җыр җырлап күрсәтер идегез. Күңелсез, суык. Тышта җилләр улый...
Нурия әрсез егетнең болай гына чыгып китмәслеген белә иде, шуңа күрә ул юк-бар белән аны юатып, иптәш кызлары Гөлсемнәр, Фатын малар кайтканын көтә, кызлар кайткач, Нухның әле генә әйткән сүзләрен нәкъ аныңча тез чәнчеп утырып, кабатлап күрсәтергә тели иде. Шуңа күрә аның күңеле тыныч, хәтта Нух Галләмгә караган саен көләсе килеп, шаян тойгы белән тулган иде.
Тик ул тагын берничә минуттам үзен нинди язмыш көткәнен' белми иде әле.
Нуриянең мыскылчан бер чырай белән, үзеннән рәхәтләнеп көлеп, мич каршында тыныч күңел белән утыруына Нух Галләм үзенчә бәя бирде. Урыныннан торып, ишекле-түрле салмак кына йөренә-йөренә, тагын бер мәртәбә Нуриягә булган хисләрен сөйләп чыкты һәм шул арада, сиздермәскә тырышып, ишекнең келәсен бикләде. .
Келә тавышы Нурияне урыныннан сикереп торырга мәҗбүр итте:
— Сез нишлисез, Галләмов? Ачыгыз хәзер үк! ■£
Нух Галләм, Нуриянең юлына аркылы төшеп, беләкләреннән тотып з алды. Кыз күтәрелеп аңа карады, күзләре зур булып ачылды Мич кызуыннан алсу капкан бите, куркынып ачылган күзләре чиксез матур, 5 дөньяңны онытырдай чын иде. Нух Галләм, кинәт үзендә тыелгысыз В рәвештә кайнар бер хис кабынганын сизеп, кызны үзенә тартып китер- . де. Бер кулы белән чатырдатып кысып, икенче кулы белән кызның биле тирәсендә кармалана башлады. Нурия, җан көче белән черәшеп, ® аның кочагыннан сыдырылып чыкты. Күзен кан баскан, акылын җуй- = ган Нух Галләм Нуриянең изүенә килеп ябышты, күз ачып йомганчы * кызның күлмәген урталай ертып төшерде һәм... яшен суккандай катып < калды. Аның күз алдында ап-ак йомры иңбаш, шалкандай тыгыз ими-е ләр, озын ак муен пәйда булды. Ләкин күз камаштыргыч гүзәллекне - ул секундның күпмедер бер өлешеңдә генә күреп калды, аңын җыеп * өлгергәндә инде ул икенче бер тетрәү кичерде. Нәфрәттән ярсыган u Нурия, үзен-үзе белештермичә, башта аның чәченнән умырып тотгы. аннары унлы-суллы яңаклый башлады. Күзеннән чәчелгән ут көлтәсе һәм чалтырап киткән таныш Нухны авына китерде: идәндә аү-нап яткан кепкасын эләктереп, ишекнең келәсен ашык-пошык ачып, ул урамга атылды...
VII
Кабан күленең уң ярында патша заманнарында ук купең Тирапа- новлар өч катлы итеп салдырган борынгы кирпеч йорт тора. Бөтен дөнья сугышы, ике революция һәм гражданнар сугышы давыллары канчандыр фирүзә төсендә булган йортның буяуларын уңдырып, аны ала-кола төскә керткәннәр. Урыны-урыны белән шкатуры коелып, кызыл кирпечләре чыгып калган; алар ил өстеннән узган дәһшәтле сугышларның канлы ярасы кебек, ерактан ук күренеп торалар. Булат ти-мердән гомерлек итеп коелган урам як капкасының да җил яңгырлардан буявы уңып, тутыгып, күгәннәре кәкрәеп беткән. Майламаганнары- на да ун еллар бардыр, ачканда-япканда, әкәмәт ачы тавышлар чыга рып, ярлы кеше зарыдай ыңгырашып кала.
Менә шунда Идел буе авылларыннан, Кама аръягыннан һәм шәһәр бистәләреннән белемгә сусаган татар-чуваш мукшы балаларын: унсигез яшен тутырган яшь-җилбәзәкне дә, солдат шулпасы эчеп, окопларда бет симертеп кайткан сакаллы солдатны да, буразнадан гына күтәрел гән авыл мужигын да барысын бергә китереп тутырдылар. «Шәрык академиясе рабфагы» дигән яңгыравыклы зур исем биреп, ач-ялангач халыкны ил белән идарә итү өчен тизләтелгән ысуллар белән укытырга керештеләр.
Солтан Айдаров та шушы казанга килеп эләкте.
Алдынгы булуы белән элек тә бик әллә ни мактана алмаган, дөнья промышленниклары исемлегендә иң арттагы урынны берәүгә дә бирми килгән Россия гражданнар сугышыннан тәмам бөлеп, җимерелеп килеп чыкты. Завод-фабрнк морҗаларының төтене сүнгән, чуен юллары ватык, пристаньнар сәләмә киемле мужиклар, бәхет эзләп йөрүче сукбайлар белән тулы. Бердәнбер байлык — килер көнгә өмет. Тик шул өмет, «рактагы якты ут кебек, кешеләрне җылытып асрый, соңгы чиккә җи теп ачыргаланырга ирек бирми иде.
Ачлык-ялангачлыкта, суык биналарда яшәгән рабфакчылар көн саен күңел юаткыч шаярулар уйлап табалар. Йокысы каты булган берәр егетне караваты-ние белән күтәреп коридорга чыгаралар да карават башындагы тоташтыргыч тимерләрен алып куялар. Төнлә суыктан туңа башлаган «йокы чүлмәге» иске шинеленең җиңенә аягын тыкмакчы булып кыймылдый башласа, дөбер-шатыр килеп, җимерелеп төшә.
Колчак Хәсән белән Имам Каһарманов Сәйфелмөлекне өстәл өсте- нә менгереп бастырганнар да чалбарын тарталар. Малай галифе чалбарына чытырдатып ябышкан, тарткан саен галифедан салам коела. Баксаң-күрсәң, Сәйфелмөлек, авыл гыйбаты, шәһәрчә булам дип чалбарыннан галифе әмәлләгән — күпереп торсынга салам тутырган икән.
Шәһәрчә киенү, шәһәр культурасына ия булу, йогышлы авыру кебек, рабфакчыларның яман чиренә әйләнеп китте, ул аларны тилертә, чатлама суыкта урамга бәрән бүрек киеп түгел, кепканы кырын салдырып чыгара, киез итек әрҗә-чемоданнарга бәйләп куйган килеш карават астында тора, тишек булса да ботинка кияләр. Солтанга да шул чир йокты — Шәяххмәт абыйсыннан калган яшькелт бостон чалбарны, галифе ясыйм дип, кия алмаслык дәрәҗәдә бозып ташлады да инде менә үкенеп йөри...
Көндезләрен дөнья революциясе, совет властеның бурычлары турында ач карынга лекция тыңлап кайталар; лекциядән соң бүлмә-бүлмә җыелып, паек алырга казна келәтенә йөгерәләр. Паек дигәннәре атнасына бер бөтен ипи. Син шуны җиде кисәккә бүлеп, атна буе ашарга тиеш.
Кукмара ягы малае Әхмәтсафа, үз-үзенә бәйрәм ясап, ипине җиде кисәккә бүлә (шул көн җиткәнче ул чалгы пычакны Гали пәкесе итеп кайрап куйган була).
— Менә шулай, ипекәйгенәем, син тагын безне сагынып килдең, без сине тагын чалгы пычак белән җиде кисәккә бүләбез. Бер кисәген б\- ген, бер кисәген иртәгә ашыйбыз. Сабыр гына ашыйбыз без сине, ашыкмыйбыз. Солы кибәге кушылган булсаң да тәмле син, ясмык тәмнәре дә килә синнән, борчак тәмнәре дә килә, ә бит оин үзең арыш ипие дип аталасың! Менә болай итеп тотабыз без сине, ипекәй, менә болай итеп ашый башлыйбыз...
Ашарга тотыну белән Әхмәтсафаның тавышы бетә. Ипине ул вак- вак кабып, бик озак чәйнәп, тәмләп ашый. Ләкин рәхәтлекне никадәр озакка сузарга теләмәсен, көндәлек паек барыбер ашалып бетә, ачка киселгән ашказаны әле ашыйсы килеп котырып кына кала, моны инде бүлмәдәгеләр Әхмәтсафаның үз-үзен тирги башлавыннан аңлап алалар:
— Юк, сорама, бирмим. Дүшәмбе паегыңны ашадыңмы? Әйттем бит инде бирмим дип! Нигә ачуымны китерәсең? Әллә бирим микән? Иртә- гәсе көнне, сишәмбедә ашамый торасыңмы? Ярар, торсаң бирәбез. .
Икенче көн паегы да ашалып бетә. Әхмәтсафа әле туймаган. Аның инде күңел коткысына бирелергә хакы юк, калган биш кисәкне ул шакмаклы тастымалга төрә, чишә алмаслык итеп чияләп бәйли, чемоданның төбенә үк салып, берьюлы ике йозак белән бикләп куя.
Ашаган ипи кече телләренә йокмаса да, рабфакчылар кайнар суны бактан бер-ике кружка соскач, туклангандай булалар, күңелләре ачылып, яшьлеккә хас шаянлык-шуклык белән мавыгып китәләр. Арада иң күп көлдерә торганнары Колчак Хәсән. Ул барысыннан да өлкән, буйга барысыннан да озын һәм барысыннан да чандыр; ул гражданнар сугышы чорында Колчакта әсирлектә дә булырга өлгергән, үлемнән мәзәк холкы һәм чамадан тыш ихласлыгы аркасында гына котылып калган.
Тамак ялгап алгач, Колчак Хәсән, буржуйлар кебек, йоклап алырга тели: буржуй хатыннары булып түшәк сала, «түшәге» күперебрәк китсен дип, шәрә тактаны и кага, и кага — рабфакчылар эчләре катып, рәхәтләнеп көлә, мендәр урынына да, түшәк урынына да, юрган уры-
нынада хезмәт итә торган озын соры шинелен бөркәнә башлагач, дәгъва куптаралар, ул әле доклад ясарга, профессор булып тарих аңлатып бирергә тиеш.
Колчак Хәсән бердәнбер исән булган терәкле урындыкны үзенә тартып китерә, озын ябык гәүдәсе белән урталай бөгелеп, урындык терәгенә ябыша, күзлекне пенсне сыман иттереп ике бармак белән генә чеметеп борын төбенә кысып куя да бик җитди чырай белән сөйли баш лый:
— Один тыша девятсот двадцать первый голодный год, серебра семьсот, медний тәңкә бесшут, сифрлэнни, хамудрэнни, ариндатор, сп i- кулянтыр, Әхмәтсафа шантажир, Колчак Хәсән указатель. Солтан Айдар приказатель, адрит-кудрнт, яфрак майт, кибени финн китсен кибәннәр арасына Каһарманов...
Егетләр, эчләрен тотып, караватка авалар.
— Көлдермә, үтерәсең, болай да эч эчкә ябышкан, — диләр.
Ачлы туклы тормыш рабфакчыларны кышын түзеп тора алмаслык хәлгә китерде. Ипидә арыш онының әсәре дә калмады, ахрысы: ул авызга капмаслык тәмсез була, я кайрак кебек ката, я артык чи булып, складтан алып кайтып җиткергәнче бозга әйләнә; тозлы кәбестә шулпасында өшегән ике-өч бәрәңге йөзеп йөри.
Ачлык кайбер егетләрне бозык юлларга да этәргәләде.
Базарда вак сәүдәгәрләрнең, авыл хатыннарының әйберләрен чәлдерү, үз йорты белән яшәгәннәрнең келәтенә керү, Петропавел чиркәвенә төшеп, икона урлап сату шикелле нәрсәләр булгалап, аларны рабфак ның комсомол оешмасы гына түгел, партиянең С\конный Пләтән рай комы бюросы да көн тәртибенә куеп тикшерде. Ләкин шул гадәттән тыш хәл дә кайбер егетләрне өркетә алмады Шагыйрь булырга хыял ланып, поезд барган ритмга такмаклап йөрергә гадәтләнгән Сирин-Ба тыршин үзенчә нәтиҗә ясады:
Юк. иптәшкәйләрем, нинди генә югары оешмага куеп тикшермә, урлашу начар нәрсә дип күпме генә лаф орма, кеше социализмда яши мс, капитализмдамы, тамагы ач икән, аның башында бер генә идея: «Каян ашарга табарга?» Совет власте безгә башта ипи бирсен —аннары социализм идеяләрен таләп итсен.
Гражданнар сугышыннан контузия алып кайткан Имам Каһарманов, стажлы коммунист, озын чәчле, бәләкәй гәүдәле шагыйрь белән һич кенә дә килешергә теләми:
— Уйлап кына карагыз, Идел буендагы корылык утыз миллион кешене бер телем иписез калдырды Кулак ипиен җиргә күмеп черетә, үзе төсле капкорсак, үгез муеннар белән советка каршы теш шыкырдата, әнә шул ипине аңардан каерып алырга, рабфакчылардан ЧОН отряд лары төзеп, авылларны айкап кайтырга кирәк.
Аны игътибар белән тыңлыйлар, ләкин авылга чыгарга ашыкмыйлар.
Вак-төяк урлашулар көн саен булып тора. Бу эшкә бер вакыт хәтта Солтан Айдаров та катнашып алды Иң әүвәл ул, учком рәисе булуыннан файдаланып, завхоз Кәрим абзыйга якынайды Завхозның эшен тикшерү, аңа контроль ясап тору учкомга йөкләнгән иде Шунлыктан Солтан үзен продукт тирәсендә хуҗа итеп сизә, әмма каты куллы, гадел холыклы Кәрим абзый хәтта учком рәисе Айдаровка да бер генә телем икмәк тә артык бирми, аның эшен күпме генә тикшермә — һәр- кайчан дөрескә чыга. Азык келәте тулай торакның аскы катында булып, аның бер ишеге кухняга карый иде. Айдаров әнә шул ишекнең йозагын ачарга өйрәнде. Төнлә белән, бүтәннәр яткач, йозакны кадак белән ача да бер телем ипи, әзрәк кенә тозлы ман яки бер-ике уч ярманы кесәсенә салып, яңадан ишекне бикләп чыга. Берсендә шулай ярманы идәнгә ялгыш коеп калдырган. Айдаров бервакыт шулай завхоздан:
— Эшләр ничек, Кәрим абзый, продуктларга кагылучы юкмы? — дип сорады.
— Кагылучы юк анысы, — диде Кәрим абзый, — тик менә бер күсе ияләнде, каһәр төшкере, бакчы, ярманы идәнгә чәчеп киткән, йөзе кара нәмәстәкәй!..
Төн. Утыз биш кешелек бүлмәдә барлык егетләр инде йоклый. Колчак Хәсән белән Шадра Шакир гына йокламый. Солтан аларның ара- тирә бер-берсенә сүз кушып куйганнарын ишетеп, йоклап киткәннәрен көтеп ята. Бүлмә тәмам тынып, авыр мышнаулар, борын сызгыртулар гына алмаш-тилмәш ишетелә башлагач, ул әкрен генә тора, аяк очларына гына басып коридорга чыга, буш һәм караңгы коридордан капша- на-капшана барып, кухняга төшә. Кухняда плитә яна, идәндә бик зур кисмәк тора, кисмәк өстендә чүмәләмә итеп турап куйган бәрәңге агарып күренә. Мич башында кухарка хатын гырлап йоклый. Солтан, кухарканың йокысы катымы икәнне сынау өчен, бер котелокка кайнар су агыза, агызып бетерүе була:
— Әй, син нишлисең монда? — дигән тавышка сискәнеп, кулындагы котелогын төшереп җибәрә яза. Караса — Шадра Шакир. Солтан тиз генә котелогына бәрәңге тутырып ала, икәүләп коридорга чыгалар.
— Ипиләре кайда боларның?— ди Солтан.
Шакир иңбашын сикертә, белмим, ди
Белә шадра шакмак — аның монда төшкәне бар. Юкса, Айдаров артыннан шулай тавышсыз гына керә алыр идемени!
— Син дөресен әйт, шаярып торырга вакыт юк.
Коридорда шкаф тора, ишегендә йозак, өстә ябылып бетмәгән зур гына ярыгы бар.
— Әнә шул шкафта түгел микән? — ди Шакир шыпырт кына, Солтанны җилкәсенә бастырып өскә күтәрә, кулын тыгыл карарга куша.
— Шушында!—ди Солтан тыны бетеп.
— Ал тизрәк.
Солтан шкаф башына менеп китә, ике куллап ишекне каера һәм, кулын тыгып, бер бөтен ипи ала да Шакирга суза.
— Инде ипләп кенә төш! — ди Шакир.
Ләкин ипләп төшү дигәннәре барып чыкмады. Шкаф янында гына буш чиләк тора икән. Солтанның шуңа килеп абынуы булды, чиләк шалтыр-шолтыр тәгәрәп китмәсенме?!
Ул арада кухнядан чәчләре тузгыган кухарка килеп чыкты, күзләрен акайтып Солтанга төбәлде, әллә курыкты, әллә кинәтлектән каушап калды, аны-моны әйтергә өлгермәде, Солтан аны янга селтәп, ишеккә ташланды. Шакирны ул өченче кат баскычында куып җитте, кулында бәрәңгеле котелок, култык астында — бөтене белән икмәк!
Тиз генә кереп яттылар. Шакир ипине карават астына ыргытты. Тавыш тын юк, куа килүче дә юк. Бераздан Шакир Солтанны ипи ашарга чакырды. Кая ул ашау! Или түгел, күмәч бирсәң дә кирәкми! Солтан кан калтырап ята. Болай хур булып йөргәнче ачка үлгәнең артык.
Иртәгесен Солтаннар бүлмәсенә завхоз Кәрим абзый, рабфак мөдире һәм кухарка килеп керделәр. Аларны күрүгә Солтан сөлге алып юынырга шылды. Әй юына, әй юына, суык судан бите, кулы күшегеп бетте — тегеләр һаман чыкмый. Юыну бүлмәсендә көне буе ятмассың бит инде, киредән бүлмәгә кайта. Тегеләр нәкъ бүлмәдән чыгып киләләр.
Рабфак мөдире бармагы белән генә ымлап, Солтанны үзенә чакыра, ияк очына ябыштырылган бер тотам кара сакалын өч бармагы белән чеметеп. Солтанга төбәп карый:
— Иптәш Айдаров, менә бу егетне төнлә кухарка кухняда күргән.— Үзләре белән ияртеп алып чыккан Шакирга күрсәтә. —Ә ул әйтә, Айдаров белән бергә төштем, ди. Моны ничек аңларга?
Солтанның йөрәге жу итә. Рабфактан очырачаклар. Хурлыгы ни тора! Ул бик усал итеп Шадра Шакирга карап куя да:
— Әйе, төшкән идек, — ди.
— Әйттем бит, әйттем бит, — дип чәрелди кухарка. Ф
Кәрим абзый, башны кырынрак салып, Солтанга күзенең агын әй- _
ләндереп карый.
— Әйе, әйе, төшүебез дөрес, — ди Солтан. — Мин уч ком рәисе бу- 2
ларак, сигнал алдым, кухарка төнлә рабфакчылар белән шаяра, имеш. _ Тикшерергә кирәкме безгә, юкмы? J
— Алдаша, андый эшнең гомердә дә булганы юк, ипидер әгәр, — з дип ярсынып китә кухарка, аның төнлә күргәндәге кебек, чәчләре туз- ф гып төшә.
Мөдир кухарканы кул селтәп туктата: о
— Дәвам итегез, Айдаров. з
— Нәрсәсен дәвам итәсең, безнең килеп керүебез булды, ат чаклы * бер егет, чиләкләрне аударып, дөбер шатыр чыгып чапты!
— Кем икәнен танымадыгызмы? е
— Танып булмады шул. Кухаркадан сорап карадык, әйтми. —Сол- з
тан, үз ялганына үзе ышанып, кинәт ярсынып китте:—Ул һәрвакыт * шулай, яла ягарга оста... «
Хәйләне аңлап алган Шакир да батырая төште, гөбедән чыккан төсле куе калын тавышы белән утка керосин өстәп җибәрде. Коридорга рабфакчылар җыела башлады. Уңайсыз хәлдә калган мөдир, ияк очына ябыштырган сакал кисәген сөякчел кулы белән учлап, башын иеп торды, аннары кинәт, кулын бик кискен селтәп, китеп барды.
Алар китүгә рабфакчылар бүлмәгә кереп тулдылар. Шакир —шадра шакмак — мендәр астыннан бер бөтен ипине алды да, телем-телем тураш, егетләрне сыйлый башлады. Вәт шулер!
— Туктале, ничек тапмадылар моны? Тентемәделәрмени?
— Тентемәгән кая! Бүл<мәнен астын өскә китерделәр. Мин аны ике мендәр арасына салган идем. Икесен бергә күтәреп читкә алып куйдым, аның өстенә матрацны әйләндереп салдым, тагын әйләндердем, караватның икенче башын ачтым, егетләргә бик ачы тавыш белән
— Караватларыгызны әйләндерегез, матрацларны бушатыгыз’ — дип комайда бирдем, аннары чемоданнарны ачтырдым, яптырдым. Бүлмә тузан белән тулды
Ипи — исән. Малайлар әвен суга. Тентү вакыйгасын исләренә тө- шерә-төшерә, көлешә-көлешә ашыйлар. Солтан, никадәр генә кыстасалар да, ашый алмый, ипинең валчыгы да тамагыннан үтми, әле генә үзе уйлап чыгарган ялганнан аның күңеленә төер утырган, шул аны уңайсыз бимазалап тора, ни өчеңдер аның мендәргә капланып елыйсы килә иде. Ә бу вакытта икенче бер кеше, кухарка хатын, рабфак мөдире бүлмәсендә ачы күз яшьләре белән елый һәм үзенең берәү белән дә буталмавын ышандырырга теләп чукына-чукына ант итә иде.
VIII
Яшьлек үзе белән күпме генә энергия алып килмәсен, тормышның ямьсез, җан өшеткеч якларын күпме генә оныттырырга, аларга күз йомдырырга тырышмасын, аяусызлык белән дорфалыкның өскә чыккан чаклары да булгалады.
Акчасызлыктан интеккән чакларда, инде нишлибез, ачка үләбезме нидни аптырагач, кызларның берсе —зәңгәр күзле, ак чырайлы Таһирә аркан төсле юан сары чәч толымнарын кисеп, базарда сатып кайтты. Ул гына да бәладән коткара алмагач, интернатта яшәгән кечерәк балаларга дәресләр бирә башлады. География белән рус теле дәреслә
рейде ул. Таһирәнең иптәш кызларына караганда белеме күбрәк, ул — Алабугада гимназия бетергән кыз. Балаларны тәрбияләү эше дә ана тапшырылган иде булса кирәк. Ул балаларның йокы бүлмәләренә дә кереп йөрергә мәҗбүр иде. Бүлмәдәшләрнең иң кыен чагында, Нуриянең әтиләреннән дә посылка-мазар килми торган вакытта, ул эшләп тапкан акча бераз гына булса да хәлне җиңеләйтергә ярап куя иде. Әмма ул кечкенә бүлмәгә зур гына мәшәкатьтә тудырды. Чөнки Таһирәнең плюш пальтосына ияреп бет тә кайта иде. Таһирә бичара балалар бүлмәсеннән кайтып керүгә:
— Кызлар, тикшерегез мине тизрәк, аркамда әллә ничәсе берьюлы йөри бугай, — дип сабырсызлана башлый иде.
Нурия музыка техникумында бер генә ел укып калды. Гомуми торакта үтә салкын, үз акчаңа утын алып төткәзерлек түгел, ягылмаган залдагы рояль хәтта тишек бармаклы перчатка киеп уйнаган чакта да кулны күшектереп, бармакларны берни тоймас дәрәҗәгә җиткерә иде.
Нурия бик тә авырыксынып, зар елап музыка техникумыннан китте. Рабфакта гына калды. Аның музыка техникумыннан китүенә Нух Галләм дә сәбәпче булды. Теге чакта Нурия белән килеп чыккан оят-хур- лыгын ул онытмаган, үч алу өчен уңай вакыт көтел йөри иде. Менә ана җай чыкты. Рабфакта үткәрелгән зур бер җыелышта ул Нурия Уразае- вага ташланды.
— Беләсезме, иптәшләр, безнең арабызда пролетариат идеологиясенә каршы кешеләр бар. Мәсәлән, Нурия Уразаева, сыйнфый аңын күтәрәсе урында, тулысынча буржуаз идеологиягә бирелеп, музыка мәктәбендә укып йөри
Җыелыштагылар дәшмәделәр. Нурия әрсез егетнең авызын капларлык сүзне шул минутта гына тапмады. Өйгә кайткач, ул бик күңелсез йөрде, җырчы Гөлсемнең аны бигрәк тә үз итеп, гел ягымлы сүзләр генә әйтеп торуы аның кәефсезлеген арттыра төште—кызганганнарын белү аның өчен үлем белән бер иде. Кызларның берсе белән дә сөйләшмичә, юрганын башыннан ук бөркәнеп йокларга ятты. Күзенә йокы кермәде — пычрак эчле Галләмовның кем икәнен әйтеп бирми калуы үкендерә иде. Әйтергә иде шунда: «Син, явыз кеше, син миңа моны үч итеп әйтәсең, синең әле яңак төбең һаман ут янып торадыр,— дияргә иде.— Музыкага өйрәнү буржуаз .идеология булгач, ник соң безнең завуч иптәш Виннер музыка мәктәбенә кларнет күтәреп йөри? Ник сон алайса минем коммунист абыйларым Баяновлар минем анда укуымны хупладылар?»
Җыелышта Нурия Уразаеваны рабфактан чыгару турында карар кабул ителмәде, әмма рабфак мөдире Михаил Савельевич Корбут аны икенче көнне үк үз бүлмәсенә чакырып алып бик озак сөйләште. Төпче- неп-төпченеп сөйләште. Әти-әнисенең, туган-тумачаларының кем булуларына хәтле әйттереп бетерде. Нурияне курку алды: әллә югыйсәм, мулла кызы дип укудан чыгарып ташламакчы булалармы?
Мөдир, сорашып бетергәч, ак дип тә, күк дип тә әйтмәде. Ә ике көннән приказлар тактасы янына җыелган халыкны күреп, Нурия эченнән ут йотып, шунда барды. Аның рабфактан куылуы турында приказ чыккан, приказда Н. Г. Уразаеваның мулла кызы булуы, эшче-крестьян балалары укыган җирдә укырга тиеш түгеллеге, рабфакчы кызның нә- сел-нәсебен яшереп йөрүе бик усал сүзләр белән әйтелгән иде.
Нурия приказ астындагы «М. С. Корбут» дигән имзаны укып бетерүгә, шунда, коридорга җыелган егетләр-кызлар алдында ук, күз яше белән елап җибәрде. Ике-өч кенә сүзле приказаны укудан мәхрүм итә? Нинди хурлык! Егерме ике яшенә җиткән кыз баланың кайгысы шундый да зур, шундый да котылгысыз иде ки, аның күз аллары караңгыланды, аяк астындагы җир кинәт убылып, җимерелеп бара кебек тоелды.
Үз бүлмәләренә кайткач, мендәргә капланып, туйганчы, күңеле бушаганчы кайнар күз яше түкте. Әзрәк хәл алгач, кайгысын сөйләргә дип Кабан күле аръягына, Солтаннар, Каһармановлар, Кәшифәләр торагына китте. Иң авыр минутларында аңа Солтан кирәк, ярдәм итсә, бары тик ул гына итә алачак иде.
Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, Солтан өйдә юк иде. Кәшифә дә эш ? белән каядыр китеп барган, тик Имам Каһарманов кына, күперенке з галифе чалбардан, җилкәсенә шинель салып, ишежле-түрле йөренеп тора иде. Каһарманов — кырык яшьләрендәге кеше, кеше кайгысын 5 күтәрешә алырлык тәҗрибә дә, сабырлык та бар иде аңарда. Лышык- = лышык борын тартып, хәсрәтем сөйләгән Нурияне бүлми-нитми тың- ф лады, тыңлап бетергәч, йомшак тавыш белән юатып әйтте:
— Син, үскәнем, елап йөреп берни дә майтара алмассың. Хәзер үк “
наркомземга, Ибраһим Баянов янына бар. Ярдәм итсә, сиңа бары тик = ул гына ярдәм итә ала. Кара аны, тартынып-нитеп торма, туп-туры * Баяновның үзе янына кер, юкса, син ай буе каңгырып йөрерсең дә, < сине аннары беркая да алмаслар.— Озаткан чакта тагын да юатыб- е рак —Озакламый Солтан кайтыр, ул тимер юл стансасына вагон = бушатырга киткәнне, кайтып җитүгә синең яныңа йөгертермен, яме,— Д1Ы<- fc
Нурия, тынычлангандай булып, наркомземга китте. Ләкин аны анда да бәхетсезлек көтә, Баянов янына керү түгел, аның ишек төбенә дә килеп җитәрлек түгел, кабул итү бүлмәсен халык басып алган иде
Нурия, нишләргә дә белмәгәч, Нурҗиһан җиңгиләренең өенә барып карарга булды. Габидулла абзыйдан киңәш сорармын, әгәр Ибраһим абзый әле аңардан башка фатирга чыкмаган булса, аны да көтеп алырмын дип өметләнде. Ләкин синең кайгыңны җиңеләйтәм дип беркайда да атлыгып тормыйлар. Габидулла абзый эштән кайтмаган, Ибраһим абзый болардан күчеп киткән. Нурҗиһан җиңгигә үгез үлсә ит, арба ватылса утын иде. Ул авылдашын гамьсезрәк бер чырай белән тынлап торды да:
— Бер дә генә борчылма, гөлекием, азапланып-нитеп тә йөрмә, Зар- тугайга әтиләрең янына кайт та балалар укыта башла, шуннан да тынычрак бер генә эш тә булмас сиңа, — диде. Кызга якын ук килеп, зур имиле күкрәге белән терәлеп, бик тә изге бер эш эшләгәндәй, Нуриянең башыннан сыйпап куйды.
— Мин Габидулла абзыйны көтәм әле, ул ни даш әйтсә шул булыр,— диде Нурия, үҗәтләнеп.
Габидулла абзый караңгы төшкәч кенә арып-талып кайтып керде. Нуриянең ник килгәнен ике сүз белән сорашты Пөзен болыт басты
— Да, сеңелем, эшең хөрти. Бик хөрти! Срази Ибраһим абзыйга барырга кирәк иде. Ул наркомпроска язу язып бирер иде. Шул язу белән рабфакта кабат сөйләшерләр иде.
Нурия, елап җибәрер чиккә җитеп:
— Нишлим соң, Габидулла абзый? Наркомземга кереп булырлык түгел, ишек төбендә ике сәгать басып тордым, якын да җибәрмиләр,— диде.
— Ярый, үскәнем, син кайгырмый гына кайтып йокла. Торактан китәргә ашыкма. Мин иртәгә иртүк наркомзем белән үзем сөйләшермен, үзебезнең наркомпроста да кирәкле кешеләрне күреп куярга тырышырмын.
Бер көн узды — Нурия Уразаеваны рабфак җитәкчеләре чакырмый. Тагын бер көн узды — чакыручы юк. Солтан да күзгә-башка күренми Яратам дип йөрүләре ялган булды микәнни? Әгәр шулай булып чыкса, аның каи җире Нух Галләмнән артык була инде? Хәзер ана бердәнбер юл Нурҗиһан җиңги әйткән киңәшне тоту булып чыга түгелме? Авылга кайтырга да балалар укыта башларга! Ә бит аның югары белемле
кеше буласы килгән иде. Кайгырып та, авылга ни оятын белән кайтып керерсең дип гарьләнеп тә арыгач, ул ныклы бер карарга килде: кайтмаска! Ни генә булса да кайтмаска авылга, кеше көлдермәскә! Ул бит яшь, сау-сәламәт, эшлим дисә, кулыннан эш килә! Тегүчеләр фабригы- на керер, өч ел буе тырышып эшләр, стажлы эшче булыр. Башына кызыл кепка-берет киеп, рабфак җитәкчеләре алдына күкрәк киереп килеп басар! Менә шул чагында аны кертми карасыннар. Тик шунысы аяныч, ул инде Гөлсемнәрдән, Кәшифәләрдән өч елга соңгарак калып бе-терәчәк. Өч ел! Өч җәй, өч кыш, өч яз, өч көз дигән сүз бит ул. Нурия шул хәтле озын гомерне көтеп бетерә алыр микән? Кияүгә чыкмаган, сазаган бер кыз булып кына калмас микән? Болай булгач булмады инде. Солтан аңардан йөз чөерә. Шул хакта уйлый башлагач, аның уй- фикерләре бик тирәнгә кереп китте. Мулла йортына кайтып, андагы тәртипләрне барлап чыкты. Социаль тигезсезлек яшәгән чакта, өстең- башың бөтен булу, тамагың тук булу белән генә бәхетле булып бул-мый икән шул. Солтан аңардан мулла кызы булганы өчен баш тарта, аның көн саен килеп чыгачак мәшәкатьләрен, борчуларын уртаклашырга теләми. Социаль тигезсезлектә бәхет юк. Үз башы белән килеп җиткән шушы хакыйкать кинәт аның күңел күген киңәйтеп җибәрде. Димәк, аның совет мәктәбендә укып йөргәннәре бушка китмәгән. Ул ак белән караны аерырлык хәлгә килгән. Ләкин икенче бер мизгелдә ул янә дә өметсезлеккә бирелә. Мулла йортында алган диндарлык, озак еллар буена тукылып килгән йолалар өстенлек итә башлыйлар. «И ходаем, рабфак җитәкчеләренең күңеленә мнһырбанлык бир Алар мине киредән үзләренә алсыннар!» — дип теләк тели башлый. Әмма ул теләгенең бигүк кабул булачагына ышанып җитми. Уй йомгагын сүтә-сүтә, җепнең очына, аны рабфактан чыгаруга төп сәбәп булган төп фактка, үзенең мулла кызы булуына килеп җитеп, туктый. Ә кем әйтте башлап аның мулла кызы булуын? Нух Галләм. Бүтән беркем дә түгел. Буаның эше. Ә бит җыелышта мулла кызы булудан башламады, музыка мәктәбен сылтау иткән булды, кара елан, бәдбәхет! Кабахәт җан! Нурия кинәт башына килгән уйдан сискәнеп китә: аның мәхдүмә икәнен Нух язып биргән, үч итеп! Нурия аның үзләренә килгән көнен, төчеләнеп сөйләшүен хәтерендә яңарта, кинәт күз алларын караңгыландырып умырылып төшкән күлмәге, шәрә иңбашлары белән шул кара елан Нух алдында басып торулары исенә төшә дә бөтен тәне чымырдап китә...
Урамнан атлы олаулар дөбердәп уза, дагалы тояк тавышлары ишетеп, Нурия шул тавышларны тыңлап, озак кына уйланып ята, төн урталары узгач кына саташулы авыр йокыга тала...
Иртәгесен иртүк, Нурияләр чәй эчеп утырганда, алар бүлмәсенә атылып-бәрелеп Солтан килеп керде һәм Нурияне җилтерәтеп алып чыгып китте.
— Кая алып барасың син мине? — диде Нурия юлда барышлый.
— Барып җиткәч белерсең, сорама,—диде Солтан, ашыктырып.
Воскресенский урамыннан бара торгач, пожар депосы янындагы кечерәк бер йортның коридорына барып керделәр. Караңгыда кармаланып ишекне таптылар, шакыдылар, җавапны көтеп бетерә алмыйча, эчкә уздылар.
— Рабфак завучы иптәш Виннер биредә торамы? — диде Солтан, эчке бүлмәдәгеләр дә ишетерлек итеп.
Армиядән кайтканнан бирле обмоткалы солдат ботинкасын салмый йөри торган, мыеклы, күзлекле, илле яшьләрендәге бер кеше, пиджак төймәләрен төймәлп-төймәли, алар каршысына килеп чыкты.
— Иптәш Виннер сез буласызмы?
— Мин булсам ни диярсез?
Солтан тулы кызылармеец формасыннан иде, үкчәне-үкчәгә китереп бәрде дә кулны чигә турысына күтәреп честь бирде:
Мин ТатЦИКтан килдем. Председатель заданиесе белән. Менә сезгә язу, менә сезгә тере кеше, нәтиҗәсен белергә нуль-иуль унсигез сәгатьтә керермен.
Каушый төшеп, күзлеген рәтли башлаган Виннернын кулына пакет _ тоттырды, пакетны алганга кул куйдырды, честь бирде һәм, бер мину- - тын да әрәм итмәстән, чыгып та китте
Ул киткәч, Виннер пакетны әйләндереп-әйләндереп карады, ертып е укырга кирәклеген аңлап, түр якка чыгып китте Анда ул кайчымы, J пычакмы эзләде бугай, өстәл тартмаларын шакы-шокы китереп ачып- = япканы ишетелеп торды. Ниһаять, ул Нурияне түр якка чакырды Ну- ф рия пальтосын салып чөйгә элде, киез итеген почмакка куйды, йон _ оекбаштан түргә узды
Нурия кергәч, Виннер кыздан рөхсәт сорап галәмәт дәү иске диван- = га барып ятты, аякларын диванның терәгенә күтәреп куйды:
— Гафу итегез, фронт шартларында аягым өшегән иде, озак басып <
торсам, сызлый башлыйлар, — диде. е
— Сезнең эшне бик җентекләп, игътибар белән өйрәнүне таләп итә =
ТатЦИК, рабфакчы Уразаева. Я, сөйләгез, әтиегез кем. хәзер кайда * яши? u
Нурия, урындыгын тартып, аңар якынрак килеп утырды, әтисенең крестьян гаиләсендә туып-үскән ундүртенче бала булуын, бик авырлык белән генә укып, мәдрәсә бетерүен, казакъ даласында балалар укытуын, крестьян эшендә эшли-эшли бармаклары бирчәеп бетүен сөйләде. Авылда ике мулла булып, шуның берсе Өфедән, мөфтидән рөхсәт алып кайткан указлы Сөләйман мулла, икенчесе — Нуриянең әтисе Габбас мулла. Ул алып барган мәхәлләдә бер генә йөз хуҗалык бар, аның әтисе алардан килгән керем өчен түгел, даны өчен, өстәвенә, тол оста-бикәгә өйләнгәне өчен мулла булып тора...
— Ә синең үзеңнең рабфакны бетергәч нинди ниятләрең бар, Уразаева?— диде Виннер.
— Институтта укыр идем.
Ярый, бар кайт та дәресләреңә тотын. Калган дәресләреңне укып җиткер, мөдир белән үзем сөйләшермен
Нурия кая басканын белми чыгып йөгерде.
Ул кичнең-кич буе Солтан белән урамда йөрде, кино карады, саубуллашыр алдыннан Солтанның үткенлеген мактады:
— Ай-яй, булдыклы егет булып чыктың сии, малай. Күрдең нишләде завуч: син үкчәне үкчәгә бәреп, кулны чигә турысына кутәргәч, дер калтырап төште
Мактау Солтанны бөтенләй үсендереп җибәрде:
— Ә ул бәлки рабфак завучы булып оялаган буржуйдыр әле. Каршы килеп карасын: мин бит аны сагайский биетә алам
— 11 мактанчык. ТатЦИК председателеннән алып килгән язуың булмаса, исе китәдер иде бик Виннернын — синең ише агач солдатны күрмәгән иде ул Беләсең килсә, ул үзе дә гражданнар сугышы солдаты Обмоткалы ботинка киеп йөри, шинелен дә салмаган әле.
— Ә син каян беләсең?
Фронтта аягын өшеткән, сөйләшкән арада да, басып тора алмыйча, аягын күгәреп ятты.
\ягын күтәреп? —Солтан ачуы чыгудан тешләрен шыкырдатты Яткырырмын мин аны. контра, буржуй калдыгы, адәм тәганәсе! Яшь кыз алдын ia ботын күтәреп ятарга ни хакы бар аның?!
— Ярар, ярар, бик чәпчемә, яме! Әйбәт сөйләште ул минем белән, яклармын, диде, мине бүтән чыгармаслар инде рабфактан
— Чыгарсалар ла аптырама: үземә кияүгә чыгарсың, гражданнар
сугышы солдатына, ярлы кеше хатынына рабфакта укырга шундук рөхсәт итәрләр.
Солтан бу минутларда моны уйнап әйтсә дә. Нуриягә өйләнү, аның белән матур гаилә кору аның соңгы көннәрдә күңеленә кереп утырган зур бер хыялы иде. Нуриянең рабфактан чыгарылуын белгәч тә ул башта наркомземдагы Баяновка, аңардан соң Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты Председателенә йөгерде. Тимерне кызуында сугып калу өчен үзенең барлык документларын күрсәтте һәм рабфактан куылган Нурия Уразаеяаны булачак хатыны итеп тәкъдим итте. Әгәр Нурия үзен Солтан нинди шантаж белән рабфакта саклап калуын белсә, нәф-рәтләнеп карамасмы? Гомерлеккә аңардан йөз чөермәсме?
Яшьлемнең үз законы: юк кына нәрсәне дә күпертеп күрә. Тәҗрибә туплаган, дөньяның ачысын-төчесен татыган бер кеше булса: «Ничек итсәм иттем, сөйгәнемә ярдәм иттем әле», — дип сөенер иде, Солтан исә әле мәхәббәттә дә аңлашмаган кызны булачак хатыным дип әйткәне өчен үзе алдында үзе оялып бара. Колаклары ут яна. Ярый әле, көндез түгел, урам фонарьлары караңгы, Солтанның колаклары кып-кызыл икәнне Нурия күрсә нишләр иде икән?
йөри торгач, алар Кабанның биегрәк ярына, ботак-тармакларын җәеп үскән карт бер өянке төбенә килеп чыктылар. Күктә ай да юк, анысын да болыт каплаган — гашыйклар төне түгел, димәк.
Аларга барыбер рәхәт. Тонык кына булып шәүләләнгән Кабан күле өстеннән, аркылыга кисеп, сукмак узган, кешеләр яр буйларыннан әйләнеп йөрмичә, үзләренә сукмакны боз өстеннән салганнар, һәркемнең үз сукмагы булырга тиеш. Тармы ул, киңме, кәкреме ул, турымы — үз сукмагы.
Солтан да үз сукмагын салыр, ә менә шул сукмактан аның белән кулга-кул тотынып кем барыр? Кем аның юлдашы булыр, кем аның шатлык-кангысын уртаклашыр?
— Кемне уйлыйсың, Солтан?
— Сине.
— Китче, чынмы?
— Мин сине көннәр буе уйлап йөрим.
— Менәтрәк! Нишләп?
Солтан бер генә мизгелгә каушады, аннары, ни булса ул булыр дип, бер тын алуда әйтеп бирде:
— Яратам мин сине. Синсез яши алмыйм.
— Кит аннан?—дигән булды Нурия, бик озак көткән сүзнең шулай кинәт өскә авуыннан каушап, уен-көлке белән котылмакчы булды: — Мин дә сине яратам бит.
Солтан, аны күкрәгенә кысып, кайнар пышылдады:
— Безгә өйләнергә кирәк. Безнең бозылып китүебез бар. Син мине тилмертмә, Нөркәй, чык миңа кияүгә! Ник дәшмисен? Тиң күрмисен мәллә? Бәлки сиңа мулла абзый рөхсәт итмидер? Мин сине яратам, яратам, ышанасыңмы? Мин сине көн саен төштә күрәм. Сине миннән кемнәрдер алып китәләр. Мин йокымнан йөрәгем ярылыр чиккә җитеп уянам.
— Безгә бит әле укырга кирәк. Өйләнешкән кешеләрне укыталар микән соң?
— И җүләр дә инде син, Нурия! Кемнең кемдә эше бар?
— Ә фатир?
— Табарбыз, тапмасак, торакта торырбыз. Син миңа кияүгә генә чык. минеке генә бул.
Алар айсыз төндә, Кабан күле ярының йөз яшәр өянкесе төбендә, гомер буе бер-берсен яратырга, гомер буе бер-берсенә турылыклы булырга кайнар вәгъдәләр биреп, беренче кат үбештеләр.
Торакка кайткач, бер-берсенең нинди хәлдә икәннәрен күрсәләр, алар куркып калган булырлар иде.
Нурия, үзләренең бүлмәсенә кайтып кергәч, Гөлсемне кочаклап алды да. битләреннән, күзләреннән үбәргә тотынды. Сабыр табигатьле, юаш холыклы Гөлсем бу хәлгә бик аптырый калды: Ф
— Ни булды сиңа, балакай? Әллә кияүгә чытасыңмы? — диде.
— Ә син каян беләсең? Каян беләсең?!
— Гомердә булмаганча кыланасың бит. Күзләрең үк урыныннан 3 купкан. Нәрсә, әллә Солтан белән вәгъдә бирештегезме?
— Ул мине яратуын әйтте. Ул миңа өйләнешик диде. Шуннан сон §
минем бөтен тәнем ут булып яна башлады. =
Гөлсем, сабакташын үтә дә якын күргәнгә, киңәш бирүне кирәк тапты.
— Син, Нурия җаным... егетләргә бигүк ышанып җитмә. Тасма 2 телле булып куймагае. =
— Юк, юк, юк! Без инде Солтан белән бер-беребезне Алабугадан *
башлап яратабыз. Әйтергә генә кыймый йөрдек. Аның миңа нинди хат- < лар язганын белсәң... е
— Туктале, кызый, син бит әле укып бетерергә тиеш. з
— Ә ул миңа, беләсеңме, нәрсә ди? Я без бозылып китәрбез, чибәр- < легебез бар чагында өйләнешеп калыйк, ди. Ул, исәрбаш, картаербыз, - битләребезгә җыерчык басар дип курка инде, әйеме? Бозылырбыз дигәне— картаербыз дигән сүз...
Гөлсем ана карап баш селкеп торды.
— Бигрәкләр дә бала шул әле син. Буен үскән, акылың аланнарда торып калган. Егетеңнең ни әйтергә теләгәнен аңламыйсың. Жүләркә- см, ул бит сина башка егетләр белән танышып йөреп бозылуың турында әйткән. Белдеңме инде?
Нуриянең үз аңлавы үзенә ямьлерәк иде. Гөлсем бүтәнчә аңлаткач, ул бик күңелсезләнде, урынына барын ятты да озак кына дәшмәде.
Көтмәгәндә аларга Кәшифә килеп керде- Нурия аңар ташланды. Гөлсем әйткәннәрнең хак түгеллеген, Солтанның аны өзелеп яратуын кабат-кабат, ярсынып-ярсынып аңлатырга тотынды
Кәшифә аны, тынычландырырга тырышын, караватка алып килеп утыртты, үзе дә аның янына утырып, яратып, үз итеп, чәчләреннән сыйпады, толымнарын яңабаштан сүтеп үрде.
— Менә син иргә чыгам дип ашкынасың. Ә балагыз булса? Әле бит сезгә бик күп укырга кирәк. Кем соң мине Казанга укырга китәбез дип кыстады? Кем мине ялгыз әнием яныннан үгетләп алып килде? Кем соң әтисе йортында алмагачы, чия агачы үстерергә хыялланып йөри? Кем соң рабфактан соң авыл хуҗалыгы институтына керәм дип сөрән сала? Сип түгелме, балакаем? Шулай инде ул, вәгъдәне бирүе генә ансат аны, үтәве ансат түгел.
Нурия урыныннан сикереп торды, толымнарын атындырып, бүлмәдән ялаш аяк йөгереп килде дә, Кәшифәне кочаклап:
— Ә балалар бакчасы? Ә ясле? Аларны сон ни өчен төзиләр’—дип ябырылды. — Юк, юк, авызыңны да ачма, ниятеннән кире кайтарырмын дип азапланма даI —Сүз әйтә башлаган Кәшифәнең авызын учы белән каплады. — Мин аны яратам! Мин ана кияүгә чыгам. Мине бер генә кеше дә туктата алмын! Сез минем бәхетемнән көнләшәсез: син дә, Гөлсем дә! Сез минем бәхетле булуымны теләмисез!
... Нурияне торакларына кадәр озаткач, Солтан үзләренә кайтты. Аның күңелендә үзәк өзгеч моңсу, шул ук вакытта җанын кемдер йомшак каз канаты белән сыйлап торган төсле рәхәт иде. Ул, беркемгә бер сүз дәшмәстән, конкасына килеп утырды. Ләкин зчтән генә тынып уты
ру мөмкин түгел, кемгәдер нәрсәдер сөйлисе килә. Ләкин нәрсә әйтергә, ипчек итеп сөйләргә — сүзе юк. Кайгымы бу, шатлыкмы? Йөрәк яна, тән тетрәнә, бугазны нидер кыса, кычкырып елыйсы килә.
Яше белән дә, акылы белән дә Солтаннан өлкәнрәк булган Имам Каһарманов, җилкәсенә шинелен салган көйгә, аның янына килде.
— Ни булды сиңа, Солтан? Әллә Нурия белән ачуланыштыгызмы?
— Ачуланышмадык, Имам абый! Бергә Кабан күле буенда йөрдек..— Солтан тотлыгып кала, әйтер сүз эзли, таба алмагач, дөресен әйтеп бирми булдыра алмый.— Мин аны үпкәнием, йөрәгем әллә нишләде, елыйсым килә.
— Ела, энем, ела, Солтан. Син бәхетле кеше: син гашыйк булгансың!
— Ул да мине яратыр микән соң? Нишләрмен мин, әгәр ул мине яратмаса, башкалар белән алыштырса?
— Яратыр, ул бик яратыр сине.
— Каян беләсең?
— Авыр чакта сине эзләп килде бит. Синнән ярдәм көтте. Ә син аңа ярдәм итәргә әзер торган калай әтәчләр беткән дисең мәллә? Шул ук Галләмов! Козгын кебек әйләнә аның тирәсендә. Нурия баш бирми. Менә шуңа үчегә Галләмов. Беләсеңме, энем, ярдәмне теләсә кемнән көтмиләр, яратканың белән чын дусларыңнан гына көтәләр. Ул сине яратачак. Мин... аңа әйтермен, Солтан Айдаров — миравай егет, аның яратылырга хакы бар, ул үз кул көче белән көн иткән кеше, ул революцияне мылтык тотып яклашкан кеше, диярмем.»
Имам Каһарманов бу сүзләрне ихлас күңелдән сөйли, ләкин муеныннан гашыйк егеткә аларның барып җитәме-юкмы икәнен берничек тә белә алмый — Солтам, артка кайшала биреп, ике кулы белән койкага таянган, күзләре кайдадыр үзе генә белгән бер дөньяда яши иде.
Их, Солтан! Син әле берни белмисең, Каһарманов инде сөюнең мәңге онытылмас рәхәтендә, сөйгәнеңнән аерылуның йөрәк яргыч фаҗигасендә кичерде. Хыянәт газабы аның җамын парә-ларә телде. Ләкин ул хакта ярату хисләреннән башын җуйган егеткә ничек әйтәсең. Мәхәббәттә һәркемнең үз юлы, үз табышы, үз югалтулары. Ела, Солтан, син бәхетле кеше, син гашыйк булгансың!..
IX
Рабфакчыларның эшкә билгеләнер вакытлары җитте. Аларны зур бер аудиториягә җыйдылар да төрле комиссариатлардан килгән вәкилләр алдына тезеп утырттылар.
Нурия сабырсызлык белән үз фамилиясен көтте. Ләкин аңар хәтле әле исемлек зур, завуч Виннер алфавит буенча бер дә ашыкмыйча, гаҗәеп бер төгәллек белән фамилияләрме укып килә иде.
Баштагы бер \н кеше укытучы булып китәргә теләк белдерделәр.
Уразаева Нурия Габбасовна. — диде Виннер
Нурия урыныннан торып басты, җиңел бер хәрәкәт белән чәч толымын артка чөйде, йөзе кинәт бурлаттай янып, чигә тамырлары сулкылдап тибә башлады.
Рабфакчылар аңа төбәлделәр
Көтәбез, иптәш Уразаева.
- Мин... укуыммы дәвам итәргә теләр идем.
Кайсы институтта? — дип сорады пеләш башлы кеше. Нурия аның исем-фаммлиясен белми, вузлардан вәкил булып килгәнен генә белә иде.
— Бакчачы булырга...—агроном.
Виннер исемлектәге Уразаева фамилиясе турысына «Сельхоз институт» дип язып куйды һәм башын күтәреп:
— Каршылар юкмы?—дип сорады
Учком рәисе Охливанкин, сакал-мыек урынына сарыбала йон гына төртеп чыккан озынча битле чуваш егете:
— Бездә Уразаева өстеннән ике гариза бар Иптәш Галләмов белән *
иптәш Хамматов аны югары уку йортына җибәрү зарарлы булыр дип з исәпл иләр, — диде. з
— Гариза бирүчеләр мондамы? — Виннер залга төбәлде.
Рабфакчылар арасыннан фәкыйрь генә киенгән, сөякчел зур гәүдә- 3 ле Хамматов күтәрелде. ' =
— Гаризаның берсен мин яздым,—диде, тотлыгып-нитеп тормас- ф тап.—Хәзер дә шул ук сүзләрне кабатлый алам Бүрене бүреккә а салсаң да урманга карый, диләр. Мулла кызы Уразаеваны институт- о ка уздыруга мин категорически каршы. Әйе, әйе, каршы мин. Тешем- х тырнагым белән каршы. £
— Пластинка бер тирәдә әйләнә. Сәбәбен аңлатыгыз, —диде Вин- < нер. ә
— Сәбәбе билгеле: Уразаева барыбер Совет иле кешесе булмас = Югары мәктәпкә керергә ярдәм итәсе урынга рабфакта алган стипен- < диясен түләтергә, институтка юлны бикләргә кирәк. Ул Алабугада укы- - ды, укытучылар семинариясендә, ләкин эшче-крестьян балаларын укы тырга авылга китмәде. Ни өчен? Аның белән бергә укыганнарның кубе се комсомолга язылды. Ә ул бүгенгә тикле комсомол түгел. Ни өчен? Жәй саен авылга, Габбас мулла йортына кайта, ни өчен ул шушы көнгә тикле әтисеннән ваз кичмәгән?
Залдагылар тонык кына гөжләп алдылар. Комиссия бер-берсенә карашты.
— Гариза бирүченең икенчесе «кем?
Нух Галләм урыннан торды.
- Ялгышмасам, сез, иптәш Галләмов, бер мәртәбә бу эшне эшләдегез шикелле?
- Эшләдем, эшлим, эшлиячәкмен, завуч иптәш. Теге чакта Ура «ае ваны сез яклап калдыгыз. Сез аны бәлки хәзер дә совет вузына сөйрәп кертмәкче буласыздыр, ләкин ул эшегез барып чыкмас. Белеп торыгыз, мин Мәскәүгә чаклы барып җитәчәкмен.
Виннерның гасабиланудан фронтта өшеткән аяклары сулкылдап сызлый башлады, ул тешләрен кысып кына түзгән хәлдә, сабырлыгын җуймыйча:
— Иптәш Уразаева, сезне тыңлап карыйк,—диде
Нурия теге заманнарда, Нух Галләм аны рабфактан чыгарырга әйткән чакта, авыз йомып калуы сәбәпле нинди авырлыклар кичерүен хәтерләп, үзе һөҗүмгә ташланды.
— Ачыклык кертәм мәсьәләгә.— Башта Хамматов ягына борылды: Сез. Сәфәр абый, минем хәзерге көнгә тикле комсомолда булма выма иң әүвәл үзегез гаепле бит Чыннан да, бик кызык килеп чыга би! әле бу. Сез рабфакның алдынгы укучысы, күз өстендәге кашы, яшькә дә мина караганда өлкәнрәк, партия члены булып га өлгергән сез. Нык соң сез минем яныма килеп, ичмасам, бер генә мәртәбә бул са да: «Сеңелем Нурия, сиңа комсомолга керер вакыт җитмәдеме икән?» — дип әйтмәдегез? Ник сез мине иптәшләрем алдында, эшкә билгеләнер вакыт җиткәч кенә, хурлаган булып кыланасыз’ Ярый, соң булса да. киңәшегез өчен рәхмәт. Мин комсомолга керермен, мул ла исемен йөрткән әтием белән дә араны өзәрмен Быел ук өзәрмен Тик мин әле өч ел буе бергә укыгаи» башка иптәшләремнең дә сүзен тыңлан карарга телим, алар ни дисәләр, шу.тай эшләрмен.
Әйтүен әйтте Нурия, шундук куркып та калды. Иптәшләре аны як- ламасалар? Безгә мулла кызы кирәк түгел, без социализмны аңардан башка да төзи алырбыз дисәләр?
Беренче булып учком рәисе Охливанкин сүз алды:
— Мин Хамматов белән Галләмов гаризаларын дөрес дип тапмыйм. Уразаева бүре түгел. Ул өч ел буе эшче-крестьян балалары арасында кайнады, безнең белән бергә суык бүлмәләрдә яшәде, ачтан интекте, безнең белән бергә социалистик идеология белән сугарылды, бик яхшы сугарылды, без аны югары мәктәптә белем алырга лаеклы дип саныйбыз. Мин моны үз исемемнән генә түгел, барлык рабфакчылар исеменнән әйтәм.
— Тагын сөйләүчеләр бармы?
Нурия ни күзе белән күрсен, Кәшифә күтәрелде. Алабугадан башлап биш ел буе бергә укыган, ахирәт дусы булып бер телем икмәкне бергә бүлешкән Кәшифә. Әгәр ул, ярлы кызы булуыннан файдаланып, гариза язучыларны якласа, Нуриянең кешеләргә булган ышанычы җимерелеп төшәчәк. Ул чагында югары мәктәпкә керәм, Совет иле өчен файдалы кеше булам, әтиләр белән араны өзәм дип йөрүнең дә кирәге булмаячак.
Кәшифә торып басуын басты, ләкин әле һаман сүз әйтергә ашыкмый. һай, шул сүлпәнлекләре, һай, шул җебегән әлләзи булулары! Ник әйтми /инде, ник суыра җелекне?
Менә Кәшифә күлмәкләрен тарткалады, чәчен сыпыргалады, кибеп киткән иренен теле белән ялаштырып алды, ниһаять, алга иелә төшеп учына бер йөткереп алгач, әйтте:
— Мин Хамматов хакында бер сүз дә әйтә алмыйм. Галләмовның гадел түгеллеген әйтә алам... Ул әшәке, бозык кеше. Карьерист.
Зал тынды. Көттеләр. Виннер сабыры бетеп:
•— Ни өчен? — диде.
— Ни өченме?
— Әйе, көтәбез.
— Галләмов Уразаева артыннан ухаживать итте. Уразаева аның ухаживаниесен кире какты.
Зал бик кинәт шауларга, көләргә, бәхәсләшергә тотынды. Шушы гөжләү эченнән кемнеңдер калын тупа'с тавышы «оятсыз!» дип кычкырды.
Көч-хәл белән тавышны туктаттылар.
Халисә Ишкәева сүз сорамый гына урыныннан торды:
— Мин Уразаева белән рабфак казанында өч ел кайнадым. Укуны ярата. Кешелекле. Бәла-каза килгәндә булышырга биш куллап әзер. Ә менә бүген бик тә тәти егетләр булып кыланган Галләмов белән Хамматов, мин лекция язган дәфтәрләрен сорап баргач, алар миңа: «Үзең язарлар!» — дип кенә җавап бирделәр. Мин андый кешеләргә ышанмыйм.
Зал тагын дуларга, тагын ярсынырга тотынды.
Нурия үзен кая билгеләүләрен дә ачыкламады, комиссиядә эшен бетереп чыгып киткән чакта да беркемнән берни сорашмады — аның күңеле ташып тулган иде. Бергә укыган иптәшләре аны яклап чыкты! Гаделсезлеккә юл куймады. Бердәмлек җиңде, аны яратып, яклап сөйләделәр. Шуннан да зуррак бәхет аның өчен юк һәм ул үзендә югары мәктәптә укырлык кына түгел, тау-ташлар актарырлык көч уянуын сизә иде.
Тагын ике көннән Кәшифә рабфак бетерүчеләргә командировкалар әзерли башлауларын ишетеп кайтты.
— Беләсеңме, Нуриякәем, мин икеләнә башладым әле, — диде ул кайтып керешкә. — Без ялгышмадык микән? Кешеләр әйтә, агроном бу
лу хатын-кыз эше түгел, диләр, көне-төне тузанга батып йөрергә туры киләчәк, диләр. Сез лутчы врач булыгыз, врач булсан, халыкка күбрәк файда китереп була, диләр.
Икәүләп баш ваттылар. Агроном булыргамы, әллә врачмы?
Вәсвәсәче үзе башлаган Кәшифә үзе үк икеләнә дә башлады.
— Ак халат киеп йөрү бик әйбәт. Ләкин бит анда мәет тә ярасы була икән.
— Мәет ярасы, бр-р-р! Ә без мәет яра торганына кермәбез, балалар врачы булырбыз.
Тагын бераз баш ватып, икеләнеп утыргач, врачлыкка укырга булдылар. Нурия командировканы авыл хуҗалыгы институтыннан алып, университетның медицина факультетына бирергә кирәклекне өзеп әйтте
Әкрен кыймылдый торган Кәшифә бу юлы өстен киенергә кереште.
— Соңга калмыйк тагын! Безгә дигән командировкаларны алып бетерә күрмәсеннәр.
Икәүләп рабфакка чаптылар. Анда командировкаларны җибәреп өл-гермәгәннәр иде әле. Секретарь карт Ильинский, тешсез авызын мүкел- дәтеп, аңлаешсыз бер-ике сүз әйтте, иреннәрен кысып, күзлек өстеннән кызларга беркавым карап торды, шулай да командировканы алар теләгән вузга языи бирде. Күзлек өстеннән тагын бер мәртәбә карап алып, мөлаем гына елмаеп куйды.
Кызлар тынычланып кайтып киттеләр.
Кәшифәләрдә Солтан да, Имам Каһарманов та юк, алар да командировка артыннан йөриләр, ахрысы. Кызлар аяк киемнәрен салып. Кәшифә яшәгән ширма артына кереп утырдылар
— Нуриякәем, өч ел артта калды. Университетта имтихан алмыйлар. Без хәзер — ирекле кошлар. Әйдә. Зартугайга кайтып, рәхәтләнеп бер урманнарда йөрик инде, — диде Кәшифә.
Бу аның ахирәт дусы булыл киткән Нуриягә укырга алып килгәне өчен рәхмәт әйтүе иде. Нурия дәшмәде, күзеннән ике бөртек яшь агып чыгып, бите буйлап тәгәрәде. Эшкә билгеләнү комиссиясендә, әтиләрем нән ваз кичәм, дигәннән соң ул Зартугайга кайта алмый иде инде...
Ахыры бар.