Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЫЙБРӘТЛЕ ДИАЛОГЛАР


БАЛЫКЧЫЛАР
ичә нигәдер боз өстендә күренмәдең?
— Мин бүтән урында тоттым.
— Ничек соң анда?
— Шәп каба, малай, алырга гына өлгер. Бер чиләк тотып кайттым.
— Ышанмыйм.
— Ә кем ышана соң? Балыкчылар сүзе чын булса, безнең Казан- када инде
күптән бер балык та калмаган булыр иде.
К
ӘЙТТЕМЕ? ӘЙТТЕ...
— Син нинди китаплар укыйсың?
— Нигә укырга, мин үзем китап язам.
— Мин синең китапларыңны укымаячакмын.
— Ни өчен?
— Чөнки беләм: үзе укымаган кеше китап яза алмый.
КЕМ КЕМНЕ АШАТА!
— Колхозларда атлар бетеп бара.
— Бетәр шул. Атны бит ашатырга кирәк аны. Син дә механизатор, мин дә
механизатор, кем ашатыр аларны?
— Механизатор булмаган агайлар да бар бит әле.
— Аларны механизаторлар ашата.
БӘЛКИ
— Дисциплина, тәртип дибез. Ә тәртипне начальниклар үзләое боза.
— Дәлилләгез.
— Эшкә башкалардан ярты сәгать, бер сәгать алдан киләләр. Шактый соңга
калып китәләр. Бала чагалары, хатыннары янына соң кайталар. Шулмы тәртип?
— Алар турында олырак начальниклар нәрсә ди икән соң?
— Әлбәттә, аларның тәртипләре «бишле» яки хәтта «алтылы» куярлыктыр.
Әмма күп кенә урыннарда боларның балаларының тәртипләре «биш» тән шактый
түбән диләр.
— Бәлки алар да соңга калып кайта торганнардыр. Алма агачыннан ерак
төшми бит.
СЫНАТМАДЫ
— Сине бик саран кеше дип әйтәләр. Имеш, кыш көне дә кешегә бер уч кар
бирмисең?!.
— Минме саран? Рәхим ит, мин сиңа хәтта җәй көне дә бер уч кар бирәм,—
диде дә саран, холодильнигын ачып бер уч кар алып тоттырды кулыма. Акча
сорарга өлгерми дә калдым.
БАКЧАЧЫЛАР
— Көне-төне бил бөгеп эшлим. Ни рәхәтен күргәнем бар бу бакчаның, — дип
зарлана ир, базардан кайтып кергән хатынына.
— Рәхәтен күрсәң, акчасын күрмисең аның, — дип, авызын томалый
хатыны, акчаны оегына тыга-тыга.
— Гомерең буе кибеттә сатучы булып эшлисең. Үзеңә кирәкне дә сатып
аласыңмы?
— Юк, сатмый гына алам.