Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ҺӘМ КӨНЧЫГЫШ ӘДӘБИЯТЛАРЫ


алимҗан Ибраһимов әсәрләренең киң яңгыраш алуына китергән сәбәпләр хакында сүз барганда, барыннан да элек, аның дөнья әдәбияты хәзинәләренә йөз тоткан олы художник булуын истән чыгармаска кирәк. Ул рус классик язучыларын һәм рус совет әдәбиятын ныклап өйрәнә, шул ук вакытта, рус һәм төрек телендәге тәрҗемәләр аша, Европа әдәбиятларыннан да яхшы хәбәрдар була. Мәдрәсәдә укыганда аның Әбугалисина, Фараби, Ибне Рөшд, Мәгарри, Фирдәүси, Низами, Җәләлетдин Руми, Хәйям, Хафиз, Сәгъди, Нәваи, Фозули кебек Шәрык даһиларын зур тырышлык куеп өйрәнүе һәм төрек әдәбияты белән мавыгуы мәгълүм.
Кыскасы, Галимҗан Ибраһимов әдәби багланышларны тарихи-әдәби процессның аерылгысыз бер өлеше дип саный, татар әдәбияты үз кабыгына гына бикләнеп ятмаска тиеш, ди. Октябрь революциясенә кадәр үк әле мәдрәсә шәкертләрен дөнья әдәбияты җәүһәрләре белән таныштыру, Гомер, Данте, Шекспир, Гете, Байрон, Мәгарри, Фирдәүси, Сәгъди. Фозули кебек әдипләрнең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү турында хыяллана.
Шунысы да игътибарга лаек: буржуаз галимнәр. Көнчыгыш культурасын түбәнсетеп, аны Көнбатышка каршы куйган бер чорда, я булмаса, пантюркист язучылар һәм тәнкыйтьчеләр бары тик Көнчыгыштан гына өйрәнергә чакырган елларда Галимҗан Ибраһимов һәр ике культураның тигез хокуклы булуын яклап чыга. «...Гомер, Данте, Шекспир кебек Гареп классиклары илә янәшә утыртып, алларына бердәй тезләнергә фарыз булган Шәрык даһиларын хәтергә ала башларга вакыттыр дип уйлыйм, — ди ул. — Мәдрәсә көрсиләренә (кафедраларына), аннан бөтен татар йөрәгенә «Илиадаилар, «Илаһи комедияиләр белән бергә үк гарәпнең Мәгарри, Фирдәүсинең «Шаһнамәләре», Сәгъди белән Фозулиның «Гөлстан» вә «Ләйлә-Мәҗнүн»нәре кереп утырырга, шуңа күрә боларны тәрҗемә вә нәшер кыйлырга, шәкерткә, боларны укып, тикшереп, алар илә нык танышыр өчен, юл ачуны уйлый башларга бик тиешледер» 2.
Шул рәвешчә, Г. Ибраһимов XX йөз башы татар әдәбиятын Көнбатыш һәм Көнчыгыш әдәбиятларының уңай казанышлары белән баетуны, «гакыл вә фикеребезне алар кояшы илә» яктыртуны мөһим бер эш итеп карый, татар галимнәреннән беренче буларак, әдәби бәйләнешләрне өйрәнүгә зур өлеш кертә.
Г. Ибраһимов мәкаләләрендә татар әдәбиятының Шәрык әдәбияты белән багланышы хакында сөйли торган куп кенә мисаллар китерелә. Мәсәлән, ул Шәехзадә Бабич иҗатының гарәп әдәбияты белән мөнәсәбәте зур булуга игътибар итә, ә «йөрәк дулкыннарын тасвирда» аның Әзербәйҗанның күренекле романтигы Фозулины хәтергә китерерлек дәрәҗәләргә менүен искәртә. Ул Тукай иҗатында да Фозули лирикасының тәэсирен күрә. Үзбәк әдәбиятының алтын дәверендә җитешкән Нәваи
††† Г Ибрапимов Татар шагыйрьләре Оренбург. 19)3 ел. 59 бнт.
Г
кебек шагыйрьнең барлык төрки әдәбиятлар өчен дә кадерле булуын билгеләп утә, Хуҗа Насретдин мәзәкләренең, «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет» кебек романтик эчтәлекле мәхәббәт дастаннарының татарлар арасында кулдан-кулга йөреп укылган әдәби җәүһәрләр икәнлегенә басым ясый. Аның фикеренчә, әдәбиятлар арась!ндагы үзара ф мөнәсәбәтләр беркайчан да очраклы рәвештә тумыйлар, «кай заманда, кайсы дөньяның тәҗрибәсен сайлау.. икътисади (экономик) нигезләр кушуы буенча булап'. - Урта гасыр татар әдәбиятының тулысы белән Шәрык мәдәнияте тәэсирендә булуын g да Галимҗан Ибраһимов җитештерү көчләренең шул замандагы халәте, иҗтимагый < ихтыяҗлар белән аңлата.
Үзбәк, әзербәйҗан әдәбиятлары белән беррәттән, Галимҗан Ибраһимов татарлар- £ га госманлы әдәбиятының, бигрәк тә «Мөхәммәдия» китабының тәэсире зур булганын н күрсәтә. «Кәлибули шагыйренең талантлы язган «Мөхәммәдияясе,— ди ул,— бездә. һәм шигырь, һәм җыр, һәм музыка буларак, йөз еллар буенча җан азыгы булды, х Истамбулның башка күп әсәрләре дә бездә үз итеп укылды» 2.
Чыннан да, һәм формасы, һәм эчтәлеге ягыннан демократик рухта булган, киң i катлау укучылар массасына адресланган «Мөхәммәдия» китабы бездә киң таралган — булган. Татар егетләре һәм кызлары аның байтак өлешләрен яттан белгәннәр. Шигъри 3 формасы үтемле булганга күрә, татар шагыйрьләре «Мөхәммәдия» китабы алымна- ** рына еш мөрәҗәгать иткәннәр. Галимҗан Ибраһимов та бу моментны игътибарсыз — калдырмый. Мәсәлән, «Татар шагыйрьләре» исемле хезмәтендә Тукай иҗатының баш- < лангыч чорын ул «Мөхәммәдия» дәвере» дип атый. Ул шагыйрьнең милли прогресс. — мәгърифәт турындагы шигырьләрендә, мәхәббәт газәлләрендә, тәнкыйть һәм зарла- 5 рында «Кәлибули хәзрәтләренең күләгәсен» күрә. «Аның (ягъни Тукайның — Р. Г.) u вәзеннәренең байтагы, — ди ул, — «Мөхәммәдияидәгечә улдыгы кебек, ифадә (аңлату) ♦ вә тәркибләр дә (сүз тезмәләре), өслүб тә тәгъбиратның бик күбендә, хәтта гыйшык вә шикаять хакында булган шигырьләренең мәгънә вә мәфһүмнәрендә (эчтәлек) дә җәнабе Кәлибули хәзрәтләренең күләгәсе бик ачык төшеп тормактадыр. Шуның өчен Тукаевның бу язуларын тудырган заманны «Мөхәммәдия» дәвере» дип атау да бер хаксыз булмас иде» 3.
Галимҗан Ибраһимовның әлеге фикерләрен дәвам итеп, шуны гына өстәргә мөмкин: «Мөхәммәдия» тәэсире Тукайның беренче әдәби алымнары белән генә чикләнмәгән. Иҗатының җитлеккән чорында да ул, «Мөхәммәдия» шигырьләреннән файдаланып, феодализм калдыкларын, кадимчелекне тәнкыйтьләгән «Ысулы кадимче» кебек сатирик әсәрләр яза. Гомумән, иске дини-дидактик әдәбиятка, суфичылык поэзиясенә пародияләр һәм Назирәләр язуда Тукай тиңдәшсез художник булып кала.
Көнчыгыш әдәбиятларының татар әдәбиятына булган йогынтысы турында сөйләгәндә, Галимҗан Ибраһимов аларның үсеш диалектикасы, киләчәктәге язмышы белән дә кызыксына. Татар әдәбиятының икенче дәверендә, ягъни XIX йөздә, ул иске Шәрык традицияләренең Курсави. Мәрҗани, Акъегет, Акмулла кебек мәгърифәтче галим һәм язучылар тарафыннан «җимерелеп», Гареп тибындагы әдәби хәрәкәтнең мәйданга чыгуын күрсәтә. Әмма Галимҗан Ибраһимов кулланган «җимерү» сүзен Көнчыгыштан бөтенләй баш тарту дип аңларга ярамый. Бу очракта сүз торгынлык процессы кичергән феодаль Шәрык, аның идеологии нигезләре, клерикаль һәм суфичылын әдәбиятындагы консерватив традицияләр турында бара.
Көнчыгыш Ренессансының бөек галимнәре, философлары, шагыйрьләре иҗатына, гуманистик эчтәлекле халык әдәбиятына Галимҗан Ибраһимов һәр вакытта да зур ихтирам белән карый, аның кайбер алымнарын үзенең әсәрләрендә файдалана.
Әйтик. «Диңгездә» хикәясендә (VII бүлек) сюжетны һинд фольклорында һәм урта гасыр көнчыгыш прозасында киң таралган маҗаралы, гыйбрәтле хикәяләр белән үреп бару алымы очрый (зур балык чәнечкеләренә чүп-чар җыелудан ясалган утрау; ут яккач, балык сыртындагы утрауда купкан зилзилә; җиде тәүлектән соң гына корабка юл биргән гигант балык. Юныс пәйгамбәр язмышын кабатлап, балык карынына ташланган Гаптулла хаҗи турындагы хикәяләр). «Яшь йөрәкләр» романының прологында Мәрьямнең Зыя белән бәхетле тормыш турындагы хыяллары Көнчыгыш ро- ‡‡‡ •
1 Г Нбраһпмок Әдәбият мәсьәләләре. 162 бнт
* Шунда ун, 137 бит
мантикларындагыча маҗаралы хикәя алымнарына нигезләнеп сурәтләнә. Мәсәлән, елга буендагы гаҗәп матур чәчәкле бакча; бакча эчендәге кечкенә чатыр; чатыр эчендәге ниһаясез зур диңгез, пароходлар, матур агачлар, чибәр хатыннар, алар уртасында тәхеткә утырган, «Әлфе ләйлә вә ләйләодәге кызлардан мең вә йөз мәртәбә матуррак кыяфәткә кергән» Мәрьям. «Диңгездә» хикәясеннән беркадәр үзгә буларак, биредә маҗаралы хикәя алымы хикәя эчендә хикәя рәвешендә бирелгән һәм өстәвенә Көнчыгыш әдәбиятларында жанр буларак яшәгән төш күрү алымы белән үрелгән.
«Диңгездә», «Яшь йөрәкләр» кебек әсәрләрдә романтизм эстетикасы таләпләренә буйсындырылган һәм эпизодик рәвештә генә кулланылган теземле һәм ураулы хикәяләү алымы «Тирән тамырлар» романында үзәк бер композицион чарага әйләнә. «Мең дә бер кичә»дәге әкиятләр. Низаминың «Җиде чибәр» поэмасы, К. Насыйриның «Әбу- галисина», «Кырык вәзир» кыйссалары кебек үк, роман хикәя эчендә хикәяләр формасында язылган *. Коммунист Фәхринең язмышы, аның яңа тормыш төзү өчен көрәше төп, зур хикәяне тәшкил итә; кечкенә хикәяләр — Фәхринең үтерелүенә мөнәсәбәттә сюжет җебенә тезелгән һәм шул чорның катлаулы сыйнфый көрәш диалектикасын гәүдәләндергән башка геройлар (Гайшә. Нәгыймә. Садыйк, Камали, Гыймади, Вәли бай һ. б.). Шул рәвешчә, Көнчыгыш әдәбиятларында озак гасырлар дәвамында кулланылып килгән бу традицион формага яңа эчтәлек салып, Галимҗан Ибраһимов социалистик реализмның зур казанышы булырлык әсәр тудыра. Татар язучысының бу романдагы новаторлыгы төрки әдәбиятларда бүген дә дәвам иттерелә. Үзбәк прозаигы Әсгать Мохтарның «Чинар» романы бүгенге совет әдәбиятында традицияләрнең әледән-әле яңарып торуына уңышлы мисал була ала.
Алда әйтелгәнчә. Г. Ибраһимов татар әдәбиятына урта гасыр госманлы әдәбиятының дөньяви канаты нык тәэсир иткәнлеген күрсәтә. Төрек әдәбиятының күренекле вәкилләре Хәмдуллах Хәмдине, Иосыф Синан Гирмияни, Гыйшыкизадәләрне ул уңай яктан телгә ала, солтан режимын, аның якыннарын тәнкыйтьләгән өчен үтереп диңгезгә ташланган талантлы сатирик Гомәр Нәфгый иҗатына югары бәя бирә. Яңа заман төрек матбугатын, сәнгатен, әдәбиятын Г. Ибраһимов шулай ук яхшы белгән, XIX һәм XX йөз башында иҗат иткән күпчелек төрек шагыйрьләре, прозаик һәм драматурглары белән оригиналда танышкан. Яңа төрек әдәбиятына нигез салган талантлы шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, ялкынлы публицист Шенаси иҗаты, революцион мәгърифәтчелек идеяләре, гражданлык пафосы белән сугарылган Тәүфыйк Фикрәт романтизмы Г. Ибраһимов күңеленә хуш килгән. Терек әдәбиятында новелла жанрын башлап җибәргән, француз язучысы А. Дюма-атасы әсәрләренә охшатып хикәя, повесть, романнар иҗат иткән Әхмәт Мидхәтне ул игътибарга лаек автор дип исәпли, аның «Хөсәен фәллах», «Хәсән мәллах» исемле романнары белән таныш булуын әйтеп үтә.
Киевтә Галимҗан Ибраһимовтан конфискацияләнгән әдәбият исемлегендә Төрки я тарихына, аның сәнгатенә һәм әдәбиятына караган материаллар да байтак очрый. Алар арасында талантлы төрек шагыйре, романтик Габделхак Хәмид әсәрләре аеруча зур урын алып тора. Галимҗан Ибраһимов Киевтә Габделхак Хәмиднең «Индус кызы», «Андалузия батыры», «Үлеләр яки хуҗалар», «Астыртын кыз», «Әшбәр», «Каберлек», «Зәйнәп», «Нарцисс». «Кызганычның васыяте» кебек феодаль һәм колониаль изүгә протест белдергән, изелгәннәр мәнфәгатен, шәхес азатлыгын яклаган, хатын-кызларга ирләр белән тигез хокук таләп иткән шигъри драмаларын укыган. 1913 елның 14 мартында Киевтән Фатих Кәримигә язган хатында Галимҗан Ибраһимов бу елларда Габделхак Хәмиднең әдәби куәте алдында хәйран калуын әйтә2. Атаклы «Ирек» драмасы, «Кабер» поэмасы авторы, алдынгы иҗтимагый идеаллар белән сугарылган һәм Европа әдәбиятларының художество казанышларын үзләштергән Габделхак Хәмид иҗаты татар язучысының иҗади һәм рухи эзләнүләренә аваздаш булган. Габделхак Хәмид кебек. Галимҗан Ибраһимов та яңа заман татар романтизмының нигез ташларын салучы зур әдипләрнең берсе. Габделхак Хәмид әсәрләре белән мавыгуы аның иҗатында төрек романтизмының да билгеле бер дәрәҗәдә өлеше барлыгы турында сөйли.
Моңа тәнкыйтьче Р Бикмөхәммәтов та игътибар итә. Карагыз- «Вместе с народом» Рус телендә, Маскәүдә. 1959 ел. 125 бит
• «Совет әдәбияты» журналы. 1963 ел, 1 сан. 108 бкт.
Танылган төрек романнарының исемнәре, геройлары белән без Галимҗан Ибра- һимовиың әдәби әсәрләрендә дә очрашабыз. Мәсәлән, «Яшь йөрәкләр» романындагы Мәрьям бик «тәмләп вә баллап язылган» исәпсез-хисапсыз төрек романнары белән мавыга. Нәмыйк Кәмал, Әхмәд Рәсим кебек зур мәгърифәтче язучыларның һәм фран- ф цузчадан тәрҗемәләр кызның «бертуктаусыз теләп тора торган рухи ризыгь.»на _ өйләнә. Мәрьям, бөтен дөньясын онытып, реалистик төрек әдәбиятын башлап җибә- м рүчеләрдән Халид Зыя Ушаклыгөлнең «Нәмидә», «Фәрди вә шөрәкя» кебек роман- = нарын укый, үзенең эчке дөньясын аларда мәхәббәт чире белән авырган Нәмидәләр, < Һаҗәрләр, Наилләр, Тайфурлар хәяты белән үлчи, бу геройларның фаҗига, канлы = күз яшьләре белән үрелгән мәхәббәтенә үзенең якты өметләрен каршы куя. «Европа- £ лашу», дөресрәге, «французлашу» процессы кичергән бу чор төрек әдәбияты үзенең •“ идеологии асылы, эстетик табигате белән бик тә чуар һәм катлаулы була. Андагы ~ иҗат методлары да саф килеш кәнә яшәми, реализм да, романтизм да XVIII һәм XIX х гасыр француз әдәбияты өчен хас булган классицизм, сентиментализм, натурализм, 5 импрессионизм күренешләре белән бергә аралашып, үрелеп бирелә. Азмы-күпме бу S әдәби ысулларның (бигрәк тә сентиментализм һәм натурализм элементларының) 5 тәэсире Галимҗан Ибраһимовның Октябрьгача романтизмында да күзгә ташлана. 3 Шул рәвешчә, татар язучысының иҗаты төрек әдәбияты аша француз романтизмы “ традицияләренә барып ялгана1.
Октябрь революциясенә кадәр үк Галимҗан Ибраһимов халыклар дуслыгын яклаган язучы, журналист һәм революционер буларак таныла. Әле 1913 елда — Киев = вакыйгалары чорында ук — бу юнәлештә эур эш башкара. Аның актив катнашлыгында 5 башкорт, казакъ, үзбәк, әзербәйҗан студентлары төрки халыкларның иҗтимагый тормышы, культуралары, әдәбиятлары турында рефератлар тыңлыйлар, фикер алыша- ♦ лар; җирле һәм үзәк матбугат битләрендә милли һәм тәрҗемә әдәбиятның иң яхшы үрнәкләрен пропагандалыйлар, гади халык арасында төрле темаларга язылган фәнни- популяр брошюралар тараталар. Якташлык оешмасы членнарының мондый эшләренә Галимҗан Ибраһимов һәр вакыт диярлек политик төсмер бирергә тырыша, аларның чыгышларын тар «мөселманлык», мәгърифәтчелек кысаларыннан киң интернациональ юлга, самодержавиегә каршы көрәш мәйданына алып чыгарга омтыла. Патша цензурасы материалларында да бу момент теркәлеп калган. «Киев мөселман студентларының яшерен съезд үткәрү идеясенә сезнең мөнәсәбәтегез ничек?» — дип сорагач, Галимҗан Ибраһимов: «Мин, әдәбиятчы буларак, мөселман яшьләренең тормышы, рухи халәтләре белән кызыксынуны, хәбәрдар булуны үземнең бурычым итеп исәплим», — дип җавап бирә. Съездда сәяси мәсьәләләр генә каралырга тиеш, диген тәкъдимнең дә үзе тарафыннан кертелүен раслап үтә 2.
Бу чорда Галимҗан Ибраһимов Шәрыкны өйрәнүче галимнәр, прогрессив карашлы журналистлар, демократик матбугат органнары белән дә якын мөнәсәбәтләрдә була. Әле Киевтә чагында ук ул профессор В. В. Бартольд белән бәйләнешкә керә. Башка мөселман студентлары белән берлектә, ул редакцияләгән «Мир ислама» журналының патша цензурасы тарафыннан эзәрлекләнүенә ризасызлык белдерә, аның иҗтимагый-политик мәсләген яклап чыга. «Мир ислама» журналында басылган объектив эчтәлекле фәнни мәкаләләр Эчке эшләр министры Макаровка ошамый. Ул журналны царизмның колониаль политикасын үткәрүче рупорга әйләндерергә тели. Ләкин В. В. Бартольд министрның бу таләбен катгый рәвештә кире кага һәм нәтиҗәдә редакторлык эшеннән алына. Министрлыктан журналның элеккеге юнәлештә чыгару кирәклеген яклауны үтенеп. В. В. Бартольд Галимҗан Ибраһимов җитәкчелек иткән Киев мөселман студентларының якташлык оешмасына мөрәҗәгать итә. Бер үк вакытта ул «Мир ислама» журналының татар бүлегендә нинди материаллар белән катнашу мөмкин икәнлеген дә аңлата. Якташлык оешмасы протоколлары, цензура материаллары профессор В. В. Бартольд мөрәҗәгатенең Г. Ибраһимов катнашында махсус тикшерелүе турында сөйли1. (Совет власте елларында да Галимҗан Ибраһимов академик
• Г. Ибраһимовның французчадан тәрҗемәләрне укуы турында үзенең истәлекләрендә Зәйнәп Кәрнмоая да әйтеп үтә «Казам утлары.. 1967 ел. 3 сап. 139 бкт
' Украина Үтәк дәүләт тарих архивы. 774 фонд. I тасвирлама. 3151 эш. 562—563 «итләр
• Шунда ук. 352 «нт •
В. В. Бартольд белән язышып тора, терки халыкларның, шул исәптән татарларның тарихы, мәдәнияте турында фикер алыша.)
Киев якташлык оешмасы членнары, шул исәптән Галимҗан Ибраһимов. Петербургта Дагстанның күренекле язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Сәет Габиев редакторлыгында чыга торган «Мусульманская газетамны шатланып каршы алалар һәм аны царизм тарафыннан кимсетелгән, изелгән Көнчыгыш халыкларының мәнфәгатен яклаучы прогрессив матбугат органы дип бәяләп, махсус телеграмма белән котлыйлар *. Бу телеграмма текстын язуда Галимҗан Ибраһимов та катнашкан. Үз чиратында Сәет Габиев якташлык оешмасы белән бәйләнешкә керә. Көнчыгыш халыклары тормышын ейрәнү буенча студентларга киңәшләр бирә һәм аларны «Мусульманская газетамда язышырга чакыра.
Күрәсез. Галимҗан Ибраһимов үзенең беренче адымнарыннан ук Көнчыгышны өйрәнүче галим буларак формалаша, һәм аны революцион, педагогик, фәнни-оештыру эшчәнлеге белән бергә үреп алып бара. 1915—1916 нчы елларда «Галиям мәдрәсәсендә укытканда ул әзербәйҗан, казакъ, кыргыз, үзбәк, төркмән шәкертләре арасында туганлык җепләрен ныгытуга, аларда милли культура мәсьәләләренә демократик караш тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Бу уңай белән Гомәр Бәшировның Тукай белән Ибраһимов башка халыкларга мөнәсәбәттә «революциягә кадәр үк үзләрен дөнья әдәбиятының бөек гуманистлары биеклегендә тоттыларм дип язуы бик тә урынлы ’. Дөрестән дә, Галимҗан Ибраһимов украиннарның бөек шагыйре Шевченко турында язамы, төрки әдәбиятлар һәм телләр мәсьәләсен кузгатамы — һәрнәрсәдә интернационалистик принципларны яклый Мәсәлән, 1916 елның кышында ул «Галиям мәдрәсәсенең 10 еллык юбилее уңае белән үткәрелгән тантаналы җыелышта зур чыгыш ясый һәм шунда төрки халыкларның милли интеллигенциясе һәм милли культуралары мәсьәләсенә дә туктала Аның киләчәктә һәр халыкның милли культурасы, уз милли әдәбияты, үз милли теле булырга тиеш дигән тезисына Муса Бигиев кебек буржуаз идеологлар, бер төркем муллалар каршы чыгалар, барлык төрки халыклар өчен «бердәм мәдәният, уртак әдәбият һәм лисан» кебек пантюркистик идеяләрне алга сөрәләр. Җыелышта катнашучы демократик интеллигенция вәкилләре, шул исәптән «Казакъм газетасы редакторы Әхмәт Байтурсунов, Галимҗан Ибраһимов фикерен куәтлиләр, аны «милләткә хыянәтитә гаепләүчеләргә отпор бирәләр.
Төрки мәдәниятләрнең үсеш закончалыкларын чын фәнни нигездә аңлату буенча да Галимҗан Ибраһимов «Галиямнең күп милләтле шәкертләре арасында зур эш башкара, шовинистик һәм милләтчелек теорияләренә каршы чыга. Шул ук елда мәдрәсәдә казакъ телендә чыгарылган «Садак» кулъязма журналы тирәсендә барган бәхәсне, мәсәлән, дөрес юлга юнәлдерә, «татарчылык» сөреме кагылган яшьләрнең ялгышларын күрсәтә; төрек, әзербәйҗан, үзбәк, казакъ, татар әдәбиятларының үсеш үзенчәлекләре турында сөйли, казакъ халкының үз телендә әдәбият, фән, матбугат тудырырга омтылуын зйрури бер күренеш 'итеп исәпли. Соңыннан бу турыда «Аң» журналында мәкалә белән чыгыш ясый. «Телләре башка булса да, күңелләре бер» исемле бу мәкаләдә Галимҗан Ибраһимов казакъ халкының «рухында көчле самобытность» күрә, аның фольклорына зур бәя бирә һәм аннан өйрәнергә чакыра. «Бо- ларның халык әдәбияты, — дип яза ул,—башка һичбер төрле кабиләләргә охшамас дәрәҗәдә бай һәм зурдыр. Безгә казакъларны татар теле вә әдәбияты астына кертү хыялыннан бигрәк, әдәби хәзинәмезне баету өчен казакъ халкы әдәбиятын киң рәвештә өйрәнү тиешледер» 3.
Үләң вә җырларга бай Абай Кунанбаев кебек шагыйрьләре булган казакъ әдәбиятының киләчәгенә Галимҗан Ибраһимов зур өметләр баглый: «Ләкин бара торгач елар (ягъни казакълар — Р. Г.) мөмтаз рухлары белән парлак мәйданга чыгачаклар. Моны һичбер куәт туктата алмаячак» Казакъ культурасы һәм әдәбиятының Октябрь революциясеннән соңгы үсеше Галимҗан Ибраһимовның бу сүзләрен тулысы белән раслады.
Совет дәүләтенең беренче адымнарыннан ук Галимҗан Ибраһимов Көнчыгышны
1 Украина Үзәк даүләт тарих архивы, 274 фонд, I тасвирлама. 3151 эш. 352 бит •
’ «Казан хтлзры» журналы 1967 ел. 3 сан. 139 бит.
• «Аң». 1916 ел. 5 сан. 88-89 бнтлар.
’ «Аң». 1916 ел. 5 сан. 90 бнт
өйрәнүне марксистик нигезгә кору буенча киң колачлы эшкә катнаша. СССР Үзәк Башкарма Комитеты каршында Көнчыгышны өйрәнүнең Бөтенсоюз гыйльми берләшмәсе оештырылгач, ул аның член-учредителе була. Әдип Совет Көнчыгышындагы халыкларның тарихын, фәлсәфәсен, революцион хәрәкәтләрен, мәдәни үсешләрен, ф матбугат һәм әдәбиятларын яктыртуга бердәй игътибар бирә. Фәннәр академиясенең 200 еллык тантанасы уңае белән Г. Ибраһимов Ленинград- — та һәм Мәскәүдә Көнчыгышны өйрәнү фәненең күренекле галимнәре белән очраша, = тюркологларның Бакудагы I Бөтенсоюз съездын ничек үткәрү, хәзерләү турында фикер алышуларда катнаша. Татарстан делегациясе җитәкчесе ител Бакуга ул үзе җибәрелә. Яңалиф турындагы доклады бәхәсләр тудырса да, Көнчыгыш халыкларының революцион хәрәкәтен өйрәнү мәсьәләсе съезд программасына Галимҗан Ибраһимов тарафыннан кертелә. Бу — марксистик методологияне гамәлгә ашыру юлында аның зур адымы иде. Шуны ук ул үзенең замандашларыннан — язучылардан, галимнәрдән, художниклардан таләп итә. Бу җәһәттән танылган скульптор Бакый ага Урманче истәлекләре игътибарга лаек ’. Бервакыт Галимҗан Ибраһимов аңа Октябрь революциясе-нең Көнчыгыш халыкларын уятудагы ролен күрсәткән китапка рәсем ясавын үтенә. Әмма художникның зур, ажур тәрәзәле бүлмәдә бизәкле келәмнәр, йомшак мендәрләр өстендә кальян суырып, тәрәзәдән кергән кояш нурларына (ул Октябрь революциясен символлаштыра) гаҗәпләнеп утырган бае Галимҗан Ибраһимовка ошамый. Моның сәбәбе — Көнчыгыш халыклары тормышының тышкы бизәкләрен генә күрү, күренешләрнең асылына үтеп керә алмау, сәнгатьчә фикерләүдә гасырлар буенча килгән традиционлылык кысаларында калу. Иң мөһиме — яңа заман көнчыгыш тарихын изелгәннәрнең милли һәм социаль азатлык өчен көрәшләре белән бәйләмәү
Шунлыктан Галимҗан Ибраһимов бу рәсемнән баш тарта. Бу факт Галимҗан Ибраһи- ♦ мов өчен һәр адымда иҗтимагый, культура, әдәби хәрәкәтләрне марксизм ысулы белән өйрәнү җитәкче методологик принципларның берсе булып калуын раслый.
Галимҗан Ибраһимов «революциянең могҗиз куәте белән» татар, әзербәйҗан үзбәк, төркмән, казакъ, уйгур телләрендә «киң бер ташкын булып мәйданга чыккан» марксистик юнәлештәге иҗтимагый-политик һәм әдәби матбугатны «кәгъбәгез изге» дип, сөенеп каршы ала. Мәсәлән, ул «Коммунист», «Инкыйляб» («Революция»), «Кызыл Казагыстан», «Төрекмән иле», «Яшь уйгур», «Кызыл ил», «Кызыл укучы», «Чаткы» кебек журнал, газета һәм мәҗмугаләргә күзәтү ясап, кайбер мәкаләләрдә күзгә ташланган иҗтимагый битарафлык тенденцияләрен тәнкыйть итә, революция дошманнарын «үтерерлек итеп чәнчергә» өнди, яшь мөхәррир һәм язучыларның чыгышлары сыйнфыйлык принцибы белән, заман рухы белән сугарылырга тиешлеген яклап чыга («Төрки кавемнәрнең әдәбияты һәм матбугаты тирәсендә». «Төрки халыкларның әдәбиятлары дөньясыннан»)2.
Галимҗан Ибраһимов Совет Көнчыгышындагы төрки дөньяның шактый күп җәмәгать һәм культура эшлеклеләре, галимнәре, язучылары, журналистлары белән дуслык мөнәсәбәтләрендә була. Мәсәлән. Киевтә чакта ул мөселман студентлары якташлык оешмасы члены. Әэербәйҗанның танылган прозаигы Йосыф Вәзиров белән аралаша. Жандарм идарәсе тарафыннан Г. Ибраһимовтан конфискацияләнгән китаплар исемлегендә Йосыф Вәзиров әсәрләре дә бар. Галимҗан Ибраһимов белән очрашу Йосыф Вәзировта да татар әдәбияты белән якыннанрак танышу теләге уята. Ул зур кызыксыну белән Ибраһимов әсәрләрен укып бара, аннан үрнәк алырга тырыша. Г. Ибраһимов Әэербәйҗанның күренекле революционеры, дәүләт эшлеклесе. язучы Нариман Нариманов турында мәкаләләр яза («Нариман иптәшнең 30 еллык хезмәт бәйрәме». «Нариман ага вафат»), аны талантлы язучы һәм Көнчыгыш халыклары туфрагында марксизмны үстерүче бөек шәхес дип бәяли. Танылган революционер, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Сәкен Сәйфуллин аның фикердәш һәм каләмдәш дусты була. Каэагыстанда һәм Татарстанда Совет властен урнаштыру, казакъ һәм татар социалистик милли культураларын тудыруга зур элеш керткән бу күренекле шәхесләрнең Мәскәүдәге бер очрашуы турында академик Сабит Муканов үзенең истәлекләрендә язып калдыра. Сәкен Сәйфуллин һәм Сабит Мукановлар белән Галимҗан Ибраһимов саф казакъ телендә сөйләшә, җылы хисләр белән казакъ җәйләүләрендә укыткан вакытларын, аның кешеләрен менә тешерә. Бу әңгәмәдән алган тәэсирләре турында Сабит Муканов болай дип яза: «Казакъ халкының телен, тормышын, гореф- гадәтләрен һәм культурасын аның ни дәрәҗәдә яхшы белүенә мин тагын бер тапкыр ышандым»'.
VHHAAX ЮТНАОМИЧУДОИ IIV'WfclltTVJ
Казакъ җәйләүләрендә яшәгән, укыткан елларда алган тәэсирләренә Нигезләнеп, ул мәшһүр «Казакъ кызы» романын яза. Шул ук вакытта бу әсәр интернационалист язучының, галимнең пролетариат революциясе һәм партиянең Көнчыгыш халыклары тормышын иҗтимагый-тарихи планда өйрәнүне мөһим бер эш дип санап, көн тәртибенә куюына һәм бу өлкәдә актив хезмәттәшлеккә чакыруына җавабы да иде. Революциягә кадәрге даладагы сыйнфый көрәшне бу кадәр оста, реалистик үткенлек белән сурәтләгән әсәр XX йөз башы казакъ әдәбиятында юк иде әле. Карлыгач-Сылу белән Арсланбай мәхәббәтен тарих сәхнәсенә яңа гына аяк басып килгән сыйныфларның иҗтимагый көрәш перспективасы яктылыгында романтик пафос белән гәүдәләндерү әсәрнең идея-эстетик кыйммәтен. Көнчыгыш халыклары аңына эмоциональ тәэсир көчен икеләтә арттырган. Казакъ укучысы Галимҗан Ибраһимовны үз язучысы кебек яратып кабул итә, күпләр аның романын оригиналда укый. «Казакъ кызы» үз вакытында Казагыстан язучыларына рус һәм Европа әдәбиятлары традицияләрен үзләштерү өчен киң мөмкинлекләр ача, М. Ауэзов ңебек талантларга «Абай» эпопеясын иҗат итү һәм казакъ әдәбиятының бөтендөнья әдәбияты мәйданына чыгуы өчен уңдырышлы җирлек хәзерләшә.
Галимҗан Ибраһимовның төрки халыклар әдәбиятына булган тәэсире Октябрь революциясенә кадәр үк башланган иде. Бу халыкларның кайбер язучылары, мәсәлән, башкорт Сәйфи Кудаш, Шәехзадә Бабич, казакъ Бәембит Майлин, үзбәк Мирмухсин Ширмөхәммәтов Галимҗан Ибраһимовның лекцияләрен тыңлыйлар, аның җитәкчелегендә үзләренең әдәби зәвыкларын үстерәләр.
Әдипнең феодаль-патриархаль тәртипләргә, социаль һәм рухи изүгә ялкынлы протест белдергән хикәяләре, революцион-демократик идеяләр белән сугарылган публицистикасы башкорт, казакъ, кыргыз, уйгур, үзбәк, каракалпак, төркмән.әзербәй- җан укучылары арасында зур теләктәшлек таба, аларның иҗтимагый аңын уятуга зур өлеш кертә, рус, француз, төрек әдәбиятларыннан килә торган прогрессив романтизм һәм реализм традицияләре белән таныштыра.
Гарәп графикасы белән файдаланган вакытта төрки халыклар Галимҗан Ибраһимовның әсәрләрен турыдан-туры оригиналда укыганнар. Егерменче-утызынчы елларда, милли телләр формалашу процессын кичергән бер чорда, татар язучысының әсәрләрен Көнчыгыш телләренә (әзербәйҗан, үзбәк, казакъ, төркмән, уйгур) тәрҗемә итү эше дә җанланып китә, аның аерым әсәрләреннән өзекләр төрки халыкларның әдәбият дәреслекләренә кертелә. Кайбер хикәяләре, «Безнең көннәр» романы төрек телендә басылып чыга.
Совет власте елларында Галимҗан Ибраһимов үзенең әдәби әсәрләре белән генә түгел, тарих, философия, педагогика, тел һәм әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть буенча язылган хезмәтләре белән дә төрки халыкларның алдынгы интеллигенциясенә сыйнфый көрәш закончалыкларын аңларга ярдәм итә, аларның социалистик эчтәлекле милли культураларының нигез ташларын салуда булыша, Галимҗан Ибраһимовның феодаль-патриархаль тәртипләрне камчылаган, сыйнфый бәрелешләр, революцион хәрәкәтләр темасына язылган әсәрләре Көнчыгыш халыклары арасында аеруча популярлык казана. Хатын-кыз азатлыгына багышланган хикәя, повесть, романнары бигрәк тә яратып укыла. Бу аңлашыла да. Чөнки ислам дине, шәригать кануннары хатын- кызны «тере курчак», кол иткән Көнчыгыш халыклары дөньясында бик тә четерекле һәм әһәмиятле социаль проблемаларның берсе иде. Кайсы гына Көнчыгыш әдәбиятына мөрәҗәгать итмик, аларның яңа заман прозасы шушы актуаль теманы яктыртудан башлана. Бу — үзенә күрә бер закончалык. Галимҗан Ибраһимов прозасының тәэсире дә башта шул юнәлештәрәк бара.
Татар интеллигенциясенең политик көрәш сферасына тартылуын, революциягә килү юлларын гәүдәләндергән «Безнең көннәр» романы Көнчыгыш әдәбиятларында повесть, роман кебек яңа жанрларның мәйданга чыгуына һәм социалистик реализм
1 Г. Ибраһимов турында истәлекләр 335 бит
методының формалашуына да булыша дияргә кирәк. Башкорт, казакъ, үзбәк, таҗик, төркмән, әзербәйҗан әдәбиятларында сыйнфый көрәш диалектикасын чагылдырган проза әсәрләренең бер-бер артлы дөнья күрүе шул турыда сөйли.
Сәкен Сайфуллин, Сабит Муканов. Габиден Мустафин, Бәембит Майлин. А. Токым- баев, Әүләни, Суфизадә, Зауки, Хәмзә Хәким-задә, Мирмухсин Ширмөхәмммәтов, ф Абдулла Кадыйри, Мәһди Хөсәен, Йосыф Вәзиров, Берди Кербабаев. Садертдйн Гайни, Һәдия Дәүләтшина һәм башка бик күп шагыйрь, драматург, прозаиклар Галимҗан Ибраһимовны үзләренең остазы, фикердәш һәм каләмдәш дусты итеп санадылар, аннан өйрәнделәр. Бу уңай белән төркмән совет әдәбиятын башлап җибәрүче һәм нигезләүче академик Берди Кербабаев сүзләре аеруча гыйбрәтле: аӘйе, Галимҗан минем беренче укытучым булды, — ди ул. — Өстәп әйтәм; ихтимал, бердәнбер укытучым булгандыр. Билгеле, мин башка язучылардан һәм. беренче чиратта, рус классик әдәбияты һәм совет әдәбияты үрнәкләреннән дә өйрәндем. Ләкин ул чагыну да әле рус телен бик начар белә идем. Совет власте урнаштырылган беренче елларда, Урта Азия халыклары әдәбиятлары белән чагыштырганда, татар әдәбияты аеруча алга киткән иде. Анда Галимҗан Ибраһимов күренекле урын алып торды. Аның әсәрләрендә барлык социалистик милли әдәбиятлар нигезләнгән принципиаль яңалык бар иде. һәм бу яңалык минем өчен, башка язучылардагыга караганда, көчлерәк, аңлаешлырак һәм гүзәлрәк яңгырады, һәм мин Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымый калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен бер ачыштай була ид廧§§. Берди Кербабаевның Галимҗан Ибраһимов турында әйткән сүзләрен Совет Көнчыгышы халыкларының бик күп язучылары кабатлый алыр иде. Әмма Галимҗан Ибраһимов һәм Көнчыгыш әдәбиятлары дигән тема бездә әле бик аз өйрәнелгән. Бу юнәлештә И. С. Брагинский, Л. И Климович. М. И. Багданова, Е. Исмәгыйлов. М, Хә- “ санов, Б. Исхаков, Ә. Хаҗиәхмәтов, Ш. Турдыев кебек галимнәр тарафыннан инде бер кадәр эш эшләнде. Ләкин әле бу — беренче адымнар гына.