Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИПНЕҢ ТАГЫН БЕР ХАТЫ


Журналның былтыргы 12 нче санында Галимҗан Ибраһимовның яшь тәрҗемәче Гайшә Шәриповага адресланган хатлары басылган иде. Укучылар хәтерлидер, күренекле әдип ул хатларда әдәби тәрҗемәнең нигез принциплары, әдәби әсәрдә тел-сәнгать чараларының әһәмияте турындагы карашлары белән уртаклаша.
Күптән түгел, Алма-Ата шәһәренә баргач, Казагыстан ССРның Үзәк дәүләт тарих архивында Гайшә Шәрипованың шәхси фонды белән таныштык. Анда әдәбият тарихы өчен әһәмиятле күп кенә материаллар саклана. Пөхтәләп төпләнгән кәгазьләр арасында «Безнең көннәр» романының русча тәрҗемәсе, М. Галәүнең «Бунт» («Ил өреккәндә») романы һәм хикәяләренең, шулай ук «Татар әкиятләре»нең русча тәрҗемәләре, Ф. Бур- наш хатлары һ. б. бар. Аерым папкада Г. Ибраһимовның Г. Шәриповага язган тагын бер хаты табылды (1956 фонд, 1 тасвирлама, 72 эш берәмлеге). Ул әдәби иҗат эшенең үзенчәлекле якларына язучының мөнәсәбәтен ачыкларга булыша. Форсаттан файдаланып, хатны матбугатка чыгарырга рөхсәт иткән өчен, Г. Шәрипованың кызы Асия ханымга рәхмәт . белдерәсе килә.
ИСКӘНДӘР АБДУЛЛИН, филология фәннәре кандидаты.
20 март, 1936 ел. Ялта.
Хөрмәтле Гайшә ханым,
хатыгызны алдым. Договор эшенең һаман тәмам булмавы эчне пошыргыч бер мәсьәләгә әйләнеп бара. Моны тизрәк өзеп, практик эшкә — тәрҗемәгә тотынырга кирәк иде: 1 кыйммәтле вакыт юкка китә бит.
Сез андагы шартлар буенча сатулашырга хаклысыз. Ләкин үзегезне Гослитиздатка каршы куеп, алар белән көрәшү хәленә керүдән сакланырга кирәк. Алар частный
XXXI Кара: Вестник научного общества татароведения 1928 ел, 8 сан. 5 бит
ташлар дәрәҗәдә кискенлеккә алып бармаска тиеш Сезгә бу очраклы бер эш түгел. Сез — профессиональ тәрҗемәче, Сез — Союз әгъзасы; мондый эшләрдә санап алынган акча белән бер дәрәҗәдә үк моральный авторитетны күз алдында тотарга кирәк. Әдәби мәйданда моральный авторитет — саф алтын ул. Аның аркасында матди файда үзе тагы төплерәк нигезгә утырадыр.
Гонорар өчен сатулашканда, бу моментларны бер дә хәтердән чыгарырга ярамый. Мин үзем ач хәлемдә «Яшь йөрәкләр» кебек зур романны бөтенләй буш бирдем, «Казакъ кызы» өчен «Центриздат» табагына 35 сум түләде. Башка кайбер китапларымның III нче, IV нче басмаларына 400 тәңкә түлиләр. Мондый эш базарга чыгарып мал сату түгел. Хәзер исәпләп карасам, минем буш биргән романым яки 35 кә биргән «К[азакъ] к[ызы]» романы гомуми нәтиҗәләр буенча миңа матди тәэмин ягыннан да зуррак файда китергәннәр. Кыскасы, бу эшләрдә киңрәк, ераграк уйлап, гомуми нәтиҗә якларын күз алдында тотарга тиешлебез.
Мин бүген Асадуллаев2 иптәшкә хат язып, Сезгә гонорар эшендә дә чара күрсәттем.
Яхшылап аңлашкач, алар анда Сезгә арттырырлар, мин реальный юлны әйттем аларга.
Җавабыгызны тиз языгыз.
Сәлам белән Галимҗан.